Туган ил кайдан башлана?




Билет №1

Көз килде.

Әле кайчан гына ямь-яшел җәй иде. Кошлар җыры белән гөрли иде урманнар. Безнең тәрәзә каршында да зифа буйлы, бөдрә чәчле каен кызы җилфердәп тора иде. Җәй көннәрендә аңа нинди генә кош кунмады да ничек кенә сайрамады!

Ә хәзер дөнья тынып калды. Көз килде дә каен яфракларын сап-сары буяуга манып китте. Ә җил минем мескен дустымны кочаклап алды да дер селкетте. Сары яфраклары шыбырдап җиргә коелды. Бу көннәрдә кошлар да ерак-ерак илләргә китеп бардылар. Каен кызы яп-ялангач торып калды. Аңа бик салкын булыр инде.

Әмма борчылмыйм. Менә атна-ун көн узар да, ак тунын кигән кыш бабай килеп җитәр. Ул җирне ап-ак юрган белән каплап китәр. (119 сүз.)

 

(Нәби Дәүли.)

Билет№2

Җылы яңгыр.

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде. (33 сүз.)

(Г. Бакировтан)

Билет №3

Кошлар.

Кошлар көз көне җылы якка очып китүгә – урманнар бушап кала. Яз җитү белән алар тагын кайталар. Гаҗәеп матур тормыш башлана.

Кошлар монда, безнең янда булганда, урман чыр-чу һәм җыр тавышлары белән тула. Кайдадыр бүтән җирдә, диңгез һәм таулар артында, урманнар буш һәм саңгырау булып калалар. Без андый чакта сагынабыз, җәен кошларның җыр һәм матур авазларын күбрәк тыңлап калмавыбызга үз-үзебезне тиргибез.

Су дулкынының яз саен үзеннән үзе артуына ияләнгәнбез без. Әгәр бервакыт ул артмаса? Болыт сирәкләнмәсен өчен без барысын да эшлибезме соң?

Җир өстендә кошлар дулкыны, тере болытлар күченә. Алар өстендә күк йөзе сафмы соң? Алар астында җир тынычмы соң? (99 сүз.)

 

(Н. Сладков.)

Билет №4

Агыйдел.

Тыныч кына аккан көмеш сулары, яшел тугайлары, кош-корт, киек җанварлар белән тулган урманнары, андагы җиләк-җимешләре, чылтырап аккан чишмә-инешләре Агыйделнең матурлыгына кабатланмас нур өстиләр. Аның ярына басып карап торсаң күңелне кузгата торган күренеш ачыла. Агыйделгә зәңгәр чишмәләр, бихисап сандагы эреле-ваклы елгалар кушыла. Тирә-юнендә сазлыклар, җикән һәм камыш үсә торган күлләр җәелеп яталар. Урман-әрәмәләр яр кырыйларына сырышып үскәннәр. Агыйдел турында халык кабатланмас шигырьләр иҗат иткән һәм җырлар юллаган.

Кайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел.

(Фирдәвес Гарипова буенча.)

.

Билет №5

Яшенле яңгыр.

Кояшлы матур көн иде. Авыл тып-тын. Барлык халык болынга печән җыярга китте. Ниязлар да юлга чыктылар. Менә алар урманга барып та җиттеләр. Нияз урман аша юлны белми иде. Малайлар адаштылар.

Шул арада каяндыр кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри.

Кинәт ява башлаган яңгыр, кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында Салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде.

Малайлар тар гына сукмактан китеп бардылар. (79 сүз.)

 

(Л. Ихсановтан.)

Билет №6

Җәйге лагерь.

Паровоз соңгы гудокны бирде. Шат күңелле, көләч йөзле балалар вагонның ачык тәрәзәләре аша кул болгадылар. Алар озатырга килгән ата-аналары һәм туганнары белән шулай саубуллаштылар.

Поезд балаларны яшел урманга алып китте. Лагерь урмнның иң матур җирендә урнашкан. Төз һәм матур нарат агачлары арасыннан сузылган киң юл белән алар шактый бардылар. Менә лагерьга килеп җиттеләр. Тәрбиячеләр укучыларны ачык йөз белән каршы алдылар. (61 сүз.)

 

(«Сабантуй» газетасыннан.)

Билет №7

Таштугай.

Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Көньяктан киң болын сузыла. Болын буенда җиләк-җимеш бакчасы. Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. Бу урман бакчаны җил-давылдан, хәвеф-хәтәрдән саклый.

Менә җәйге ял вакыты якынлаша. Олылар безгә җәйге ялны җил куып уздырмаска киңәш иттеләр. Без бертавыштан риза булдык.

Беренче көннән үк без җиң сызганып эшкә чумдык. Әби-бабайлар һәм әти-әниләр безнең тырышып эшләгәнне күреп таң калдылар. (64 сүз.)

 

(Гариф Галлиев.)

Билет №8

Сыерчыклар килгән!

Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәнен әйтте.

Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.

Ул да булмады, сыерчыкларның берсе кинәт урыныннан кузгалды да ояга кереп китте. Эчтә пыр тузыналар. Берничә секунд та үтмәгәндер, оядан чыпчык атылып чыкты да тиз генә куаклар арасына кереп посты.

Чыпчык артыннан ул ясаган йомшак мендәр дә тышка очты. Бераздан сыерчык оядан чыкты һәм ботакка кунды.

Мин шунда шатлыгыннан нишләргә белмичә сикергәләп торган улыма кошларның файдасы турында сөйләдем. Кошларның күбесе бер көн эчендә үз авырлыгы кадәр бөҗәк ашый.

Безнең язгы кунакларыбыз менә нинди файдалы кошлар алар!

 

(Н. Толоконников

Билет №9

Зәңгәр чишмә авылы.

Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур матур күл буена утырган бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар.

Зәңгәр чишмәнең бакчаларында төрле төстәге чәчәкләр үсә. Җәй көне болыннарында елның елында яшел печән өлгерә. Анда кышкы суыкта солыдан кадерле хуш исле коры печән күп була. Таулары зәңгәр болытларга кадәрсузыла. Меңәр еллык карт наратлар, яшел чыршылар җәен – кышын яшәреп, шаулашып утыралар. Елгалар, күлләр буйлап уңдырышлы киң басулар җәелеп ята.

Вакытында яңгырлар яуса, бу яланнарның мамык кебек йомшак кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәт бирә. (81 сүз.)

 

Билет № 10

Октябрь.

Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупас башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды.

(Галимҗан Ибраһимовтан)

Билет №11

Миләш тәлгәшләре.

Мин көзге урманда йөрим. Агачлар яфрак коя. Юллар һәм сукмаклар алсу, карасу-кызыл яфраклар белән түшәлә. Тирә-якта яфрак оча.

Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый. Урман эче яктырып китә. Төз буйлы каеннар тагын да аграк булып күренә.

Шуларның берсенә миләш сыенган. Көзге кыраулардан, беренче кардан соң әчкелтем җимешләренә бал тәме кергән.

Урман эченәрәк атлыйм. Күзем түгәрәк Кызыл төймәләрен таккан тагын бер миләшкә төшә. Ботакларына купшыл чыпчыклар кунган. Җәйнең соңгы җимеше белән сыйланалар алар. (73 сүз.)

 

 

Билет №12

Апрель.

Ак каеннар язны тоеп алды: зифа кәүсәләреннән татлы су агызды. Аллы-гөлле күбәләкләр килеп җитте. Кырмыскалар да кузгалды. Туйганчы сыйланып, бер-бер артлы ак кәүсә буйлап югары үрмәли, түбәнгә йөгерә, шулай үз юлларында юкка чыга башладылар.

Алар ник озакка калмадылар соң? Ял итеп, тагын эчә башламадылар? Чөнки эш көтә үзләрен. Алар болай да кышын йоклап яттылар. Апрель-матур җир асты ояларын җылыткач, уянышып, кыймылдап алдылар. Аннары, җир астыннан чыгып, ял итеп яттылар. Ә инде икенче көнне бар хаста оядашларын кояш җылысына өскә ташырга тотындылар һәм чыгарган берен биек оялары тирәсенә ташыдылар. Ләкин ач килеш эшләп булмый бит! Үзара эш бүлешеп, кайберәүләре ризык табарга билгеләнде.

Аларның шулай бердәм булуларын күреп таң калам, ярдәмчел булуларын күреп сокланам мин.

Әй, ничек начар күрә үзләре! Исне мыеклары белән сизәләр. Исеннән юлны табалар, үз оя кырмыскаларын исләре буенча беләләр.

Ана кырмыскалар ни тикле эшчәннәр! Зарарлы бөҗәкләрне, һәртөрле кортларны дистәләп, йөзләп кыра торганга, искеткеч зур файда бирәләр.

 

(Гарәфи Хәсәнов.).

Билет №13

Менә яз да җитте. Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык күренә, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чылтырап соргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә тора.

Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый, кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра. Оялары алдындагы кечкенә баскычларында сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе сайрый. Ферма тирәсендә киң бушлыкта,койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып йөри. (87 сүз.)

 

(Гомәр Бәшировтан)

Билет №14

Җәйге иртә.

Җәйге җылы көннәрнең берсе иде. Иртәнге кояш табигать белән исәнләште, җир өстенә көләч нурларын сипте. Җәйге табигать матурланып, җанланып китте.

Акрын искән җил тын су өстен җинелчә генә дулкынландырды. Иртәнге җил тавышын тыңлап торган вак камышлар күңелле генә кыштырдашып куйдылар. Җемелдек чык тамчылары белән дымланган куе үләннәр кояш нурлары астында тагын да яктыра төштеләр.

Кояшлы иртә меңләгән кошларны татлы йокыларыннан уятты. Алар киң һавада иркенләп канат җилпенделәр, азык эзләп очып киттеләр. Нурлы кояш һаман югары күтәрелде. Кичтән тынып калган иркен басуларда тормыш кайный башлады.

Тузанланган киң юллардан автомашиналар үтте. Басуларда көчле тракторлар гөрләште. Утлауга чыккан зур-зур көтүләр томанланган тау итәкләренә таралдылар. Җәйге аяз көннең гүзәл иртәсе менә шулай башланды. (110 сүз.)

 

 

Билет № 15

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” өч томнан тора. Бу китапта сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла. I томда 8131 сүз,3861 тезмә сүз һәм фразеологик берәмлек бар. II томга 12808 сүз, 4113 тезмә сүз һәм фразеологик берәмлек кертелгән. III томда 11941 сүз,6036 тезмә сүз һәм

фразеологик берәмлек китерелә.

Билет №16

Кыңгырау чәчәкләр.

Август кояшлы Урсалы тавы артына таба авышып килә торган, көндезге эсселек кичке салкынлык белән очрашкан да дөньяга шундый рәхәт кенә җылылык бүләк иткән мизгелләр иде. Бәлки, җәй белән көзнең шулай дусларча очрашуыдыр бу? Шулайдыр ул,әнә тузганак, әнис, әби тарагы кебекләр инде, чәчәкләрен коеп, орлыкларын җир куенына сибәргә өлгергәннәр.

Тирә-як тып-тып иде, аз гына да җил исми иде. Ә кыңгыгырау чәчәкләр талгын гына тирбәләләр, нидер тыңлагандай, бераз туктап торалар да тагын сизелер-сизелмәс кенә тирбәнә башлыйлар.

Чү! Юкка гына тирбәлмиләр, ич бу чәчәкләр. (89 сүз.)

 

(Р. Төхфәтуллин.)

 

Билет № 17

Урман тургае.

Санап бетергесез канатлы җырчылар яши безнең якларда. Иртә язда урман-кырларга чыксаң, әйләнеп кайтасың килми. Сайрар баркылдыкны гына тыңлап кара. Күпле тыңласаң да, туйдырмый. Аңа бүтән кошлар кушыла. Әйтерсең җыр ярышы ачканнар, баркылдык әйтерсең бу хорда башлап җырлаучы. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын. Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.

Урман турае бик иртә кайта, сабан тургаеннан бер дә калышмый. Кыш әле калын тунын салмаган, ә ургае, яз киләсен сизеп, чишмәдәй челтери. Аңа кушылып, урман ешлыгыннан башка тургайлар аваз бирә. Урман ургае хәтта сайрар баркылдыкны да уздыра.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың.Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатькә мәдхия җырлар.

Урман тургае көзге салкында да сайраудан туктамый. Болытлы көзге күктә урман тургаеның моңлы җырын ишетсәң, гүзәл җырчының туган ил белән хушлашуы дип кабул ит.

(Гарәфи Хәсәнов)

 

Билет № 18

Март.

Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар. Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды.

Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде… Әмма эш гөрләвекләргә үк барып җитмәде. Гүя болытлар ачуландылар да кире әйләнеп киделәр… Көн кичкә авышканда, янә ябалак-ябалак җепшек кар ява башлады. (68 сүз.)

(Р. Ишморатов

Билет №19

 

Җәйге иртә.

Җәйге таң сызылды. Илдус иптәшләре белән елгага коенырга китте.

Бөтен табигать тынлыкка чумган. Тик ара-тирә генә төрле авазлар ишетелеп куя. Елга өстендә кунып калган каз-үрдәкләр серләшеп ала. Кояшның беренче нурларына сөенеп уйнаган балыклар камыш төпләрен кыштырдата.

Елга өсте яктыра бара. Илдус ашыкмыйча гына чишенде һәм суга сикерде. Көзгедәй тыныч су өстендә боҗра-боҗра булып дулкын таралды. Чумып, өскә калыккач, Илдус сай җиргә йөзеп чыкты. Йомшак кына җил исеп куйды. Ул иптәшләрен көтә башлады. (74 сүз.)

 

(Әминә Бикчәнтәева.)

Билет № 20

Туган ил кайдан башлана?

Кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.

Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!

Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.)

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-11-19 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: