Таулар колхозы альбомыннан




Кыскача тарих

Уразай авылы 1674 елдан Агыйделдән ерак түгел Иске авыл күле янында урнашкан була. Язгы ташу вакытларында Агыйдел ярларыннан ташып,һәр елны авыл тоташ су эчендә кала. 1722 елларда түземлелеген җуйган авыл халкы, җыен җыеп, төрле якларга китәргә карар кыла.Халыкның бер өлеше Уразайның хәзерге урынына, икенче өлеше елганың каршы як ярына,бүгенге Башкортостан җирләренә барып урнашкан.

Уразай авылы итәгенә урнашкан бу үзенчәлекле тау – Кирәмәт(мари телендә”зират” дигәнне аңлата).

 

Телдән телгә күчеп йөргән бер риваять буенча,Уразай урынында кайчандыр зур су булган. Кирәмәт тавы кораблар, каеклар туктау өчен уңайлы. Имеш, берәр сәүдәгәр үлә калса.аны бөтен байлыгы белән шунда күмгәннәр.Болай дип әйтер өчен җирлек тә бар: тау итәген сөргән вакытта элегрәк кеше башы сөякләре.чүлмәк ватыклары, алтын акчалар,беләзекләр табыла.

“Бу җиргә иң беренче булып мари кавемендәге халык килеп төпләнгән була. Янәшәдәге Җанбай, Бәкилде күлләрен арендага алган Уразаев фамилияле типтәр балыкчысы килеп төпләнгәч, якыннары шунда күченеп,берничә хуҗалык булып яши башлыйлар. Авылның исеме дә шуннан алынган. Дин һәм тел аермалыклары зур булган татарлар белән бер авылда яшәп булмаячагын аңлаган мариларга бу җирләрне ташлап китәргә туры килә. Авыл картлары сөйләве буенча –Уразай авылы 1882 елны Иске авыл урыныннан күчеп килә, шушы урынга урнаша.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Такталачык волостена керә.

Уразайлылар 1917 елгы Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы,сәнәкчеләр фетнәсе, 1921-1922 еллардагы ачлык белән бәйле вакыйгаларның шаһитлары булалар. 1818- 1819 елларда авылда активистлар башлангычы белән беренче җир эшкәртү ширкәте оештырыла. 20 елларда ул таркала. 1927 елда 13 хуҗалык аны торгызалар.Бу ширкәткә беренчеләрдән булып Нәбиулла Хәмидуллин, Н. Миннуллин, Г.Рафыйков, Ш. Әсәдуллин, Вәкил Галимов һ.блар керә. 1930 елда оешкан күмәк хуҗалыкка Миннеәхмәт Рафыйков тәкъдиме белән “Таулар” исеме бирелә. Аның беренче рәисе итеп Нәбиулла Хәмидуллин сайлана, аны Вәкил Галимов алыштыра.1931 елда беренче трактор кайтарыла.

“Таулар үз чоры өчен югары күрсәткечләргә ирешә.Уразайда аның дүрт бригадасы була. Хөснимәрдән Нурисламов, Шәймәрдән Шәймәрдәнов зур уңышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнәләр һәм Мәскәүгә колхозчылар съездына баралар. Бу вакытта корылмалар, шул исәптән фермалар төзелә. Төзүчеләр бригадасын Гомәр Нуриев җитәкли, Баян Хәмидуллин ферма мөдире булып эшли.

50-60 елларда Уразай авылы зур үзгәрешләр кичерә.1952 елда мәктәп җидееллыкка әверелә, әмма 1956 елда ул киредән башлангыч мәктәп итеп(1983 елга кадәр) үзгәртелә.1958 елда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү барышында “Таулар”, “Кызыл игенче”, “Кызыл тау”колхозлары зур хуҗалыкка берләшәләр.Аңа “Таулар” исеме бирелә.Яңа колхозның беренче рәисе Нәсих Харисов була.

 

Бөек Ватан сугышы фронтларында Уразайдан 256 кеше китә. Аларның бары 36 сы гына туган якларына әйләнеп кайта. Алар арасында Гарифьянов Муллаян, Исламов Махиян, Гарипов Җәвәт, Хөббетдинов Вәҗетдин-Дан орденнары, Гарипов Харрас, Исламов Солтан, Имамов Әбүдәр “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Бүгенге көнгә исән калган сугыш ветераннарыбыз юк.

 

1971-1977 елларда Фәннәр Академиясенең Казан филиалы галимнәре Е.Г.Казаков һәм Р.С. Габәши җитәкчелегендә үткәрелгән эзләнүләр нәтиҗәсендә, архиологлар бу калкулыкта тарихи әһәмияткә ия булган табышларга юлыккан. Уразай авылының көньяк- көнбатышына урнашкан Кирәмәт тавының Такталачык авылы ягында аслы-өсле өч каберлек табылган. Иң өстәге каберлек моннан 500 еллар элек яшәнән кешеләрнеке булса, икенче каберлек 1000 ел чамасы элек, иң аскы өлеше исә өч- дүрт мең ел чамасы элек яшәгән кешеләр каберлеге булуы ачыкланган. Өске катламда төрки халыклар,ә аскы катламда угро-финнар төркеменә керүчеләр – мари, удмурд, мордва вәкилләре җирләнгән.

 

 

 

Уразай урманы

 

 

Бәкилде күле

 

 

 


 

Флора һәм Фауна

Агыйдел буйлап тирә-юньгә хуш ис таратып торган болыннар җәйрәп ята. Бөдрәләнеп-бөдрәләнеп куаклыклар үсә. Мондагы шомыртны, баланны, бөрлегәнне, камырлыкны,чикләвекне җыеп бетерерлек түгел.Сугыштан соңгы ачлык елларда Актаныш районының кыр яклары әнә шушы су баса торган болыннарга килеп, капчыгы-капчыгы белән юа җыеп киткәннәр. Аннан аш пешергәннәр. Үзенең матурлыгы белән чагыштыргысыз як бу. Хозурлыгы белән ул кешеләрнең күңелен күтәреп кенә калмаган, гасырлар буена аларны туендырган да.Җирендә үскән җиләк җимешләреннән тыш аның сулары,санап бетергесез күлләре төрле төрле балыкларга да гаять бай булган.Нәкъ менә шушы якларда патша балыгы дигән чөгә балыгын тотканнар һәм кышын чаналарга,удмуртларның Каракулһәм татарның Красный Борыннан тере килеш Петербургка озатканнар.Патша өстәленә яхшы килеш барып җитсен өчен мичкәдәге суны алыштырып торганнар.Бу тирәләр җәен дә, кышын да төрле шәһәрләрдән килгән балыкчылардан да өзелми.

Безнең Уразай халкы электән үк балыкчылык белән шөгыльләнгән.Балыкка бай булган Агыйдел, Шәбез елгалары, авылыбызны әйләндереп алган Шәбез,Җанбай, Кондызлы, Бәкилде, Чәйле күлләре балык тотырга яратучыр өчен бик уңай булган. Алар балыктан төрле ризыклар пешереп ашаганнар, сәүдә иткәннәр.

 

Әле тагын безнең якларга гына хас аерым бер төр тал үсә.Кыска гына итеп әйткәндә, менә дигән утынлык материал ул. Шуның өстенә әле ул кискәннән соң бик тиз үсеп китә. Бер елдан алар инде элекке хәленә кайта. Монда яшәүчеләр гомер- гомергә аның тагын бер үзенчәлекле ягыннан файдаланганнар: төрле-төрле кәрзиннәр үргәннәр.

Җәнлекләргә килгәндә, урманнарда кабан дуңгызы,төлке,енот,поши, куян, керпе, бурсык, тиен; елга әрәмәлекләрендә кондыз еш очрый. Сирәк очрый торганнар: бүре,рысь,кыр кәҗәсе.

Уразай авылының тагын бер үзенчәлекле ягы бар: елга күлләрнең бик күп булулары аркасында авылда аккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары бик күп.

Табигый байлыклар

Уразай авылы данлы Агыйдел елгасыннан 3 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Шуңа күрә авылның елга кушылдыклары булган күлләре, сазлыклары, әрәмәлекләре күп. Елга-күл атамалы: Агыйдел елгасы, Шәбез елгасы, Бәкилде күле, Җанбай,Җиделе,Кыдай талы күле,Иске авыл күле,Чәйле күл,Зирекле күл, Аккошлы күл, Шәрәй, Чатлы күл,Кылы.

Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята.Әйе,һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Авылыбызда күлләрнең күп булуы,шушы тауларның һәрберсе астыннан чишмә бәреп чыгу нәтиҗәсе.

Ишморат чишмәсе. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.

Фатыйхкоесы. Тау астында Фатыйх исемле кеше кое казыган һәм аны озак еллар буена тәрбияләп торган.Хәзер ул кое яныннан чишмә бәреп чыккан. Чишмәләр турында язучыларыбыз бик күп шигырьләр язган. Әмә чишмәсе...Салкын чишмә- Мерәс белән Уразай арасында-бик үзенчәлекле, шарлап ага торган,сихәтле чишмә.Тирә як кешеләре дә килеп астына басып су коенып, кан басымы кебек авырулардан шифа табалар.

Әмә чишмәсе. Авыл халкы 1882 нче елларда бу урынга күчкәнче үк, шушы чишмә суын агач кисмәкләр белән ташып эчкән. 1950нче елларда чишмә такта белән ныгытыла.Ул вакытларда аның суын ыргаклы “әсәкәй” белән чиләкне төшереп чайпап алганнар.1964 нче елларда Исламов Мәхиян һәм Галимов Муллахмәт чишмәне цементлап улак ясаганнар 2003 нче елда Латыйпов Назыйф бурадан беседка ясап куя.Авылыбызнын Бөек Ватан сугышы ветераны Ризванов Шәех ай ясап куя. 2009 нче елда Бөек Ватан сугышы ветераны Хөббетдинов Вәҗи оныгы Насрыев Илнур тимердән беседка ясады.

Тауларга да бик бай авыл. Элекке ата-бабаларыбыз авыл өчен урынны белеп сайлаганнар, бөтен авылны кочып алган таулар каты җилләрдән ышыклап торалар. Тауларның атамалары: Кирәмәт, Байгара, Очлыкай, Вәҗи. Бу тауларны урманнар уратып алган. Урман атамалары: Уразай, Җәнәле,Вәрәш.Башка атамалар: Фәхертдин сукмагы, Фәхертдин акмасы,Сөләймән чокыры,Чиялек басуы, уИмәнлек басуы,Аю үтергән әрәмә,Хисмәт зияраты, Әлбәк сазлыгы.

 

 

Милли үзенчәлекләр

Татар авылы булганга күрә биредә, әлбәттә, татар халык ризыкларын яратып пешерәләр. Бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк, кыстыбый, шәңгә, тәбикмәк белән һәр хуҗабикә дә өстәлен бизи. Әмма үзенчәлек шунда: авылда балыкны бик күп тотканга күрә, балык ризыклары бик күпләп пешерелә. Балык пироглары, балык кәтлитләре, балык ашы, кыздырылган, тозланган, какланган балыклар бер генә табынны да калдырмый.

Эчемлекләргә килгәндә, бөрлегән компоты, катык, әйрән, мәтрүшкә чәе киң кулланылышта.

 

 

Татар халык йолаларын һәм бәйрәмнәрен авыл халкы матур итеп саклап яши. Һәр ел саен, кыр эшләре беткәч, урман аланында гөрләтеп Сабантуй үткәрелә. Майның беренче көнендә бөтен авыл балаларын җыеп, авыл эчендәге мәйданчыкта ботка пешерелә. Иң зур бәйрәмнәребез булган Ураза һәм Корбан гаете мәчетләрдә иртәнге гает намазы һәм вәгазьләр тыңлау белән башланып китә. Авыл кешеләре үз йортларында ураза вакытында ифтар мәҗлесләре үткәрәләр.Корбан бәйрәмендә дә бөтен авыл халкы бәйрәмгә чакырылып, корбан ите ашый.

Традициябезгә әйләнеп килгән Яңа ел бәйрәмнәре дә авыл халкын читләтеп үтми. Авыл төрле утлар белән бизәлә, матур кар сыннары ясала, зур чыршы куела. Кызыклы чаралар, җыр-бию, күңел ачудан торган яңа ел бәйрәменә бөтен авыл халкы җыела.

 

 

 

Һәйкәлләр

Күпләргә зур хәсрәт китергән сугыш хәтирәләрен шушы “Ана” һәйкәле яңартып тора.Ирен,балаларын сугышка озатып,көтеп торучы Ана һәйкәле. Шушы урында басып күп аналар,балалар.хатыннар –балаларын,әтиләрен,ирләрен күренеп торган Агыйдел елгасыннан,параход туктаганын көтеп,күзәтеп торганнар.

Шушы тауга менеп,үзенең туган якларына сокланып,хыялланып үскән Мөхәррәм Сафинның кул җылысы да бар бу һәйкәлдә.1979 елда иптәше Фликус белән Нурулла һәм Назыйф абыйларына һәйкәл ясашырга ярдәм итәләр.Кызганыч,яшьгомере 1981 елда тау-ташлы Әфган җирләрендә өзелә.

Мөхәррәм Сафинның һәйкәле Уразай җәмәгать үзәге каршында урнашкан. Ул 1962 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының Актаныш районында, Уразай авылында Нәсим һәм Фәнҗия Сафиннар гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килгән. Куян сигезъеллык мәктәбен тәмамлагач Такталачык урта мәктәбендә укый ул. Анда шофёр һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач Яр Чаллы шәһәренә китеп КамАЗ заводына эшкә урнаша. 1980 елның 25 октябрендә яшь егетне армия хезмәтенә алалар. Башта ике ай буена Төрекмәнстанда әзерекләр үтә, ә аннан соң инде кайнар Әфган җирләренә эләгә. Хатларында язылганча, 1980 елның 1 декабрендә аны Сәмаркандка, ә 27 декабрьдә ТУ-154 самолеты белән Әфганстанга алып китәләр. Мөхәррәмгә БТР машинасы белән хезмәт итәргә туры килә. Аның хатлары әле һаман да туган йортында Мөхәррәмнең төсе итеп саклана. “Сагынам сезне һәм туган ягымны. Авылдагы кешеләрне. Кайтыр көн кайчан җитәр, анысын белгән юк. Чаллыдан озатканда Рәмзия апаның елап калганы әле дә хәтердә. Тау артында басмачылар, пуля колак төбеннән сызгырып үтә. Бәлки пуля да эләгер, ләкин кайгырмагыз, үземне һәм туган илемне сакларга тырышырмын”,Бу хатымны разведкага чыгар алдыннан язам. Бүген 7 февраль.Дошманнар белән бәрелешергә туры килә. Уң кулга пуля алдым инде. Алай куркырлык түгел.”,”Авылда нинди яңалыклар бар?Көннәр ничек? Карлар эридер инде. Сыерчыклар кайтмадымы эле?Барысын да әйтеп хат языгыз. Мин сезне бик сагындым. Их,авылга кайтып бер генә минут булса да күрергә иде.”-

дип яза ул үзенең хатларында. Туган иленә, туган ягына,туган авылына, аның кешеләренә олы мәхәббәт хисләре белән сугарылган аның хатлары.

Әмма яшь солдатның гомере 1981 елның 21 маенда өзелә. Дошман снаряды ул утырган машинаны юк итә. 21май көнне һәлак булган егетнең гәүдәсе кургаш табутта кайта. Бөтен Уразай халкы, тирә-як авыллар яшь солдатны зурлап күмәләр.

Соңгы хатын ул 1981 елның 17 нче маенда язган була: ”Менә тагын шушы БТР машинасы белән 9000км йөрим дә, 3 ай Союзга чыгам. Бәлки отпускага кайтырмын. Мин монда 21000 км йөрдем инде. Иртәгә тагын рейска чыгып китәм.” Әмма бу рейс аны тагын да ераккарак алып китә... Бу хаты туган ягына үзенең гәүдәсе кайтып җирләнгәч кенә кайтып җитә...

Шул ук елның 23 ноябрендә Мөхәррәм Сафин “Кызыл йолдыз” ордененә, 1989 елның 28 мартында “Интернационалист сугышчыга Әфган халкыннан рәхмәт йөзеннән “ медаленә, 2010 елның 15 нче февралендә “ 30 еллык операция ШТОРМ-333” хәтер медаленә лаек була.

 

 

 

 


Социаль объектлар

2011 елның ноябрь аенда Уразай авылында җәмәгать үзәге ачыла, клуб,мәктәп, почта, балалр бакчасы, авыл советы, медицина пункты, китапханә дә шушы җылы-якты бинада эшли башлый. Җәмәгать үзәгенең адресы: Уразай авылы, Үзәк урам, 4 йорт.

Мәктәп.1983-84 уку елында Уразай авылында ике катлы таш мәктәп салынып бетә. Урта мәктәп директоры булып Латыйпов Зәгърәф була. Аны 1986-87 елларда Мирзаянов Ильяс, 1988 елда Исламов Рүзил Мөхәмәтнур улы, 20 елдан Исламова Әнисә, 20 елдан Шаймарданова Гүзәлия Сәлимҗан кызы эшли. 20 елда мәктәп 9 еллыкка калдырыла. Бүгенге көндә мәктәптә 38 бала укый.

Мәдәният йорты. 1963 елга кадәр авылда клуб ролен мәчет бинасы үтәгән. 1963 елда авылга клуб салына. 1946 елда клубта Гомәров Зөфәр эшли. Аны Гарипова Мәлләфә алыштыра. 1965 елдан Солтанова Әзһәрия,1968 елдан Шигапова Кадрия, Сафин Нәсим, 1976 елдан Закирова Нурия. Шуннан соң клубта Яппарова Вера, Шигапова Рушания, Камалова Галия, Гарипова Дәния, Файзуллина Мөхәссәнә, Гарипова Айгөл эшли. Хәзерге вакытта 1999 елдан алып Шарипова Римма Дамир кызы эшли. 2002 елда бу мәдәният йорты сүтелә. 2011 елда мәктәп бинасы Җәмәгать үзәге итеп үзгәртелгәч мәдәният йорты да шуның эченә керә.

Китапханә.

1957 елдан китапханә Куян авылыннан Уразайга күчерелә. Китапханәдә 1990 елга кадәр Шайхетдинова Наилә эшли. Аны Сафина Дилбәр Инглис кызы алыштыра һәм ул бүгенге көндә дә эшли.

1986 елда авыл советы Куян авылыннан Уразайга күчерелә.Ул елларда авыл советы председателе булып Гаязов Нәвис эшли. Аны 1990 елда Басыйров Ягъфәр, 1992 елда Ялалов Мөдәрис, 1997 елда Фарисова Хәния, 1999 елда Камалетдинов Фәрит, 2000 елда Басыйров Ягъфәр, 2005 елдан Исламов Рүзил Мөхәмәтнур улы, 2015 елдан Хазиев Айрат Галимҗан улы, 2017 елдан Шарипов Риназ эшли.

1963 елда төзелгән клуб 2002 елга кадәр халыкка хезмәт итә. Бу клубта халык бөлән бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә. Ул үз эченә китапханәне дә сыйдыра.

 

 

Мәчет

Мәчет. Уразай авылында беренче мәчетне 1895 елда Хабетдин бабай салдыра. Беренче мулла Лотфулла бабай, аннан Хәйдәр бабай була. Совет власте урнашкач, 1962 елны мәчет бинасы манарасы белән бергә сүтеп ташлана. Авылда муллалык вазыйфасын байтак еллар Хөббетдинов Вәҗетдин үти. Аннан соң Ризванов Шәех башкара. 2003 елда аны Басыйров Миркасим Имам улы алыштыра. 2006 елда авылыбызга ямь өстәп яңа мәчет ачыла. Аны төзүдә Нурисламов Илһам, Шайхелисламов Дилшат, Исламов Сабирҗан катнашалар. Бүгенге көндә Имам-хатыйб вазыйфаларын Адгамов Айдар башкара.

 

Авылның күренекле кешеләре

Ветеринария фәннәре докторы,РФ Ветеринария фәннәре академиясе мөхбир әгъзәсе Раудис Госманов, ТР атказанган укытучысы Рәмзия Халикова; техник фәннәр кандидаты, полковник Рифкать Галиев; хуҗалык эшлеклеләре Сәлмән Әсәдуллин һәм Фәгыйль Исламов;

Риза Ишморат

 

ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, балачак елларын Уразайда уздырган

Татар совет драматургиясенең күренекле вәкиле Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов) 1903 елның 17 октябрендә (яңа стиль белән 1 ноябрендә) хәзерге Башкортстан АССРның Янавыл районы Бәдрәш авылында туган. Аның әтисе, чыгышы белән ярлы крестьян катлавыннан булып, малай чакларында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта — хәлфә, аннары указлы мулла хезмәтләрең башкара. 1913 елда ул, муллалык вазифасыннан ваз кичеп, туган-үскән авылы Уразайга (Татарстанның хәзерге Актаныш районы) кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда гади крестьян булып көн күрә. Булачак драматург алты яшеннән мәктәпкә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары үз авылларыннан илле-алтмыш чакырым ераклыктагы Янбарыс авылы мәдрәсәсендә һәм Сараш авылының русча-татарча земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1916—1918 елларда укуын Минзәләдә һәм Уфаның «Госмания» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1920 елда Уфадагы педагогик курсларны тәмамлый.

Әдәбият һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда — Татарстан АССРның, ә 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1973) һәм ике тапкыр (1957, 1963 елларда) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Риза Ишморат—1927 елдан КПСС члены, 1938 елдан СССР Язучыларсоюзы члены.

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә Риза Ишморат музее урнашкан.Уразай авылы җәмәгать үзәгендә Риза Ишморатка мемориаль такта урнаштырылган

 

 

Кадрия Саматова

Уразай авылының шагыйрәсе, “Агыйдел дулканнары” иҗат берләшмәсе әгзасы.

Үзе турында:

Мин 1939 елның 16 маенда Уразай авылында туганмын. Әтием Нуриев Шәрифҗан, әнием Нуриева Мосаллия. 1946 елда Уразай башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Соңыннан укуымны Куян җидееллык мәктәбендә дәвам иттем. Хезмәт юлымны 1955 елдан башлап җибәрдем. Торф сазларында да, Свердловск өлкәсе урманнарында тимер юл салып та хезмәт юлымны чуарладым. Кабат туган авылыма кайтып төрле эшләрдә эшләдем. Почтальонка да булдым. Авылыбыз клубында мөдир булып эшлэп авылым халкына сәнгать хезмәте дә күрсәттем. 1976 елдан 1996 елга кадәр колхозыбыз фермасында мал үрчетү-көтү яңарту технологы булып эшләп лаеклы ялга чыктым.

Гомерем буена иҗат, сәнгать кешеләренең хезмәтенә сокланып, гашыйк булып, рухи ләззәт алып яшим.Үземнең уңай сәләтләремне тирә –юньдәгеләр белән уртаклашу җаныма җиңеллек китерә. Кешеләр яратып тыңласалар, җырларга иренмим. Шигырьләремне ошатып укысалар, язарга илһам килә.

Кадрия Саматова ике китап бастырып чыгарды.”Авыл шавы”һәм “Тормыш көзгесе”

 

Әхмәтова Рәмзия

Шагыйрә, укытучы, психолог, “Агыйдел дулканнары” иҗат берләшмәсе әгзасы.

Үзе турында:

Мин Актаныш районы Уразай авылында 1953 елның саф төсләргә, хуш исләргә бай булган май аеның 27 сендә дөньяга килгәнмен. Башлангыч белемне Уразай башлангыч мәктәбендә алып, 5 нче класска Куян сигезьеллык мәктәбенә бардым. 1969-1973 елларда Минзәлә педагогия училищесында белем алдым. Хезмәт юлын Яңа Әлем сигезьеллык мәктәбендә рус теле укытучысы буларак башладым. 1975-1981 елларда Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамладым. 1976 елдан Такталачык урта мәктәбендә география фәнен укыттым. 1978 елда гаилә хәле буенча Такталачык ярдәмче мәктәбенә күчерделәр. 1982-1985 елларда Свердловск дәүләт педагогия институтының дефектология факультетын тәмамладым. Шул мәктәптә озак еллар логопед булып, төрле фәннәр укытып 2014 елда хезмәт юлымны тәмамладым. Шулай ук 1993-1994 елларда “Мәгариф системасында практик психология” факультетын тәмамладым. Параллель рәвештә Такталачык урта мәктәбендә 5 ел психолог булып эшләдем. Иҗатыма килгәндә, Куян мәктәбендә укыганда ук сочинениеләргә үз шигырьләремне өсти-өсти яза идем. Минзәләдә укыган чакта да, үзем өчен генә дип, байтак шигырьләр язган идем. Алар блокноты белән тулысынча югалды. Укыту барышында кирәкле темаларга даими языштырып килдем. 1994 елда “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсенә бардым. Анда Илфак Ибрагимов шигырьләремне бик ошатып, хупап каршы алды. Шул вакыттан күңелемә хуш килгән темаларга шигырьләр языштырам. Күпчелек шигырьләрем туган як, туган тел, кеше күңелендә туа торган бөек хисләргә багышлана.

Гөлфирә Сәрвәрова (Гөлсәрвәр).

1962 елның 15 сентябрендә Актаныш районы Уразай авылында туганмын. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза идем.
Мәктәпне тәмамлагач Актаныш районы Аккүз авылы китапханәсендә вакытлыча эшләргә туры килде. Анда эшләгән вакытымда, 1980 елнын 25 маенда, "Чишмә" колхозының 50 еллык бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә районнан,Казаннан зур кунаклар чакырылган иде. Көндезге бәйрәм тантанасыннннан соң Аккүз мәдәният йортында зур концерт булды. Концертта район hәм республиканың танылган сәхнә осталары белән бергә авыл яшьләре дә чыгыш ясады. Мин дулкынлана-дулкынлана үзем язган шигырьләрне укыдым. Композитор Сара апа Садыйкова сәхнә артында концерт барышын күзәтеп утырган икән. Мин сәхнә артына чыккач: "Кунелем сизә, акыллым, әгәр шигырь язуыңны ташламасаң, җыр сүзләре язучы булачаксың!"-диде. Казанга китәргә киңәш итте.

1995 елда шул сәхнәдә укыган шигырем "Сафхисләр" гә Фирзәр Мортазин көй язды. Салават Фәтхетдинов башкаруында зур сәхнәләрдә яңгырады.
Шул җырдан соң күп шигырьләремә композиторлар Оскар Усманов, Зөфәр Хәйретдинов, Лилия Ахунҗанова, Ленур Зәйнуллин, Марат Мухин, Вәис Бәйрәмов, Илгиз Баязитов, Альфред Яхшембетов, башка куп кенә композиторлар көй яздылар. Алар Лилия Хәмитова, Гүзәл Уразова, Дилә Нигъмәтуллина, Булат Нигъмәтуллин, Альбина Апанаева, Илдар Әхмәтов, Мәликә, Илназ Минвәлиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илнар Сәйфиев hәм башка күп җырчылар башкаруында яңгырыйлар.

Камалетдинов Камалетдинов Инсаф Заһретдин улы Актаныш арйоны Чирү авылында 1925 елның 11 нче сентябрендә туа. 1939 нчы елда ул колхозда хезмәт юлын башлап җибәрә. 1943 елда 18 яше тулар-тулмас армия хезмәтендә алына, һәм шул яшендә кулына корал алып, ил бәйсезлегендә канын коеп катнашып, каты яраланып, Берлинга кадәр юл үтеп, орден-медальләр белән 1947 елда исән-сау килеш туган ягына әйләнеп кайта. Сугыш кырыннан кайту белән Инсафны “Алга” колхозына башта бригадир, аннан рәис итеп билгелиләр. 1965 елдан, лаеклы ялга киткәнче, ул “Таулар” колхозын җитәкли. Инсаф Заһретдин улы җитәкчелек иткән вакытларда таулар хуҗалыгында һәм авылларда төзелешләр киң колач белән бара, социаль-мәдәни учакларның, мәктәп һәм ясле-бакчаларының яңа биналары калкып чыга. Районның җәмәгать тормышында да актив катнашып, күп тапкырлар авыл, район советлары депутаты булып сайлана. Татарстанны шаулаткан хуҗалык рәисе И.З. Камалетдинованың фидакарьлеге Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Татарстан Югары Соыеты Президиумының Мактау грамоталары белән бәяләнә. Аңа Республиканың атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелә. Рәис зур җиңү урләренә үз хезмәтләрен яхшы белүче хезмәттәшләре – партоешма секретаре Нәфис Сафин, Россиянең атказанган агронромы Зәкәрия Шәехов, Хезмәт Кызыл Байрагы иясе Ягъфәр Гыйбадуллин, бригадирлардан Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дуглас Ишморатов, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Нәвис Гаязов һәм башка тынгысыз җаннар белән ирешә.

Ул колхозны 1987 елга кадәр җитәкли. 1987 елда Зөлфәт Фәрдиев,1994 елдан Ильяс Мирзаянов, 1995 елдан Әбүгали Шакиров, 1998 елдан Рөстәм Шайхетдинов, Нургаян Нурлыев, Дәниф Харисов рәислек итәләр. Хәзерге вакытта “Нур” исемен йөртүче хуҗалыкны кабат 2019 елдан Дәниф Харисов җитәкли. “Нур”хуҗалыгында терлекчелек фермасы,амбар, машина-трактор паркы бар. Хуҗалыкта 3204 га сөрүлек җире бар. Анда арпа, бодай, солы,кукуруза,арыш,күпьеллык үлән,борчак үстерелә.

“Нур” хуҗалыгында барлыгы 87 колхозчы исәптә тора. Уразай авылында 30. Хуҗалыкта Уразай, Шәрип, Куян, Мерәс авылларында терлекчелек фермалары бар. Барлыгы 1500 терлек исәптә тора. Шулар эченнән 492 сыер,2 үгез, 70 ат һәм бозаулар. Уразай фермасында 572 терлек(230 сыер)-21 кеше хезмәт күрсәтә.Куян фермасында 139 терлек, Шәрип фермасында 516 терлек(300 сыер), Мерәс фермасында 273 терлек.

 

 

 

 

Бөек Ватан сугышы чоры фотосы

 

Матбагат битләренән

 

Уразай авылының элекке башлангыч мәктәбе (1983 елга кадәр балалар шушы бинада укыганнар)

 

 

Таулар колхозы альбомыннан

 

 

Арсланов Гали (Сугышка кадәр хуҗалык рәисе булып эшли)

Ялалова Сәхипҗамал (сугыш вакытында хуҗа

лык рәисе булып эшли). Яппаров Хәмит(беренче тракторчы)

 

 

Тарихи мизгелләр

 

Риза Ишморат туган нигезендә

Уразай авыл бәйрәме кунаклары Риза Ишморатның

үскән нигезендә кунакта

 

Авыл Сабантуе

Исем кушу йоласы

Авылда карга боткасы

Уразайда авыл бәйрәме

Уразай мәдәният йортында Корбан бәйрәме

Уразай авылы узешчәннәре

Авылыбызның кул эшләре остасы Кадрия Саматова



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-09-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: