Байрас Сөмбелдән күзен аера алмады. Хисләремне әйтергәме дип уйлаган иде, иртәрәктер дип, уйларыннан кире кайтты.
- Байрас, бәлки син безне алып кайтып китәрсең, әнигә үзем аңлатырмын. Аңлар әле, кешедә була торган хәл. Көз җитә бит, Булат та үзенә урын тапмый. Без монда киртә генә булып торабыз.
- Сөмбел, мин сезне хәзер алып китә алмыйм. Йөк машинасында бала куркыр. Соңрак, эш беткәч, җиңел машина белән үзем илтеп куярмын, әзрәк түз инде, - дип, аңа моңсу бер караш белән текәлде дә авыр сулап: - Эх, Сөмбел, син киткәч, бу бакчада бик күңелсез булыр бит, - диде.
- Курыкма, башкалар аны тагын да ныграк ямьләр. Ишеттеңме бу җырны:
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса...
- Ә син аларны миңа бир, Сөмбел.
- Миңа алай итеп карама. Байрас, син соңга калдың, ә мин ашыктым, минем чәчкәләр сулдылар. Сулган чәчкәләр кемгә кирәк?
Ул арада:
- Апа, без кайттык, - дип, Әлфиснең кычкырган тавышы ишетелде. Йөгереп килеп, абыйсын кочаклап алды.
- Машинаңны ал, атны кертергә кирәк. Болай озак кайда йөрдең? Абыем, Азаматны күрдеңме әле, матур бит, үскәнме? - дип, абыйсына авыз ачарга да ирек бирмичә, бер-бер артлы сорау яудырды. - Әйдә, машинаңны ал, мин дә утырам сиңа.
Эшчеләр кайтты, димәк, бакча тагын гөрләячәк. Сөмбел, ашыгып, самоварын яңартты, яшелчәләрне турады, үзе пешергән ипине өстәлгә куйды. Барысы да шау-гөр килеп, бакчага кереп тулды, Сөмбелнең өйдә икәнен күргәч, җаннарына җылы керде.
|
- Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз, аш суына, - дип елмайды Сөмбел.
- Ничек тордыгыз, кызым? Сиңа да монда эш күп булды инде. Кая әле минем тәтием? - дип, Шәүкәт абый бишеккә килде.
Әгәр бүген алар кайтуга бу бишек буш булса, бакчада Сөмбел елмаеп тормаса, моңа аның йөрәге түзә алган булыр идеме икән? Ул, шатланып, баланы кулына алды, Гөлфия апа да сөенеп оныгы янына килде, серле итеп, иренә карап куйды. Бу караш «Ходайның рәхмәте, китмәгәннәр бит» дигәнне аңлата иде. Сөмбелнең беренче тапкыр пешергән ипиен тәмләп, мактый-мактый ашадылар.
- Аллага шөкер, печәнне бетердек, хәзер әниең өйдә булыр, ә сезне Әлфис белән чиягә алып барырмын, Зәйнулла чишмәсе янындагы чиялеккә исең китәрлек, - диде Шәүкәт абый Сөмбелгә карап.
- Әткәй, Байрас безнең авылда эшлим, ди, мин дә берәр атнага авылга кайтып килим әле, - диде Сөмбел ялварулы тавыш белән.
Өстәл артында тынлык урнашты. Әтиләре, серле итеп, Булат белән Байраска карап алды.
- Тукта, кызым, син башта шәһәргә барып, өс-башыңны карап кайт, син бит хәзер әни кеше. Әниең акча бирер, ни теләсәң, шуны ал, аннары матур киенеп кенә авылыңа кайтырсың. Әнә Әлфискә дә мәктәпкә әйберләр аласы бар, икәү йөреп кайтыгыз. Азаматның киемнәре дә бәләкәйләнгән, яңа киемнәр кирәк. Булат, сиңа машинага права алу турында уйларга кирәк, берәр кая барырга кирәк булса, гел Байрасны көтәбез. Болай булмый, укы. Машина тора, йөртергә кеше юк. Ә син, улым, кайда, ни эшләр бетереп йөрисең? - дип, Байраска борылды.
|
Байрас үзенең Сөмбелләр авылында эшләвен, кодагыйларда торуын, аңа печән белән ярдәм итүен кыскача гына сөйләп бирде. Әтисе:
- Шулай кирәк, маладис, улым. Әллә бер-ике көнгә без дә барып кайтабызмы, әбиеңә ярдәм итәргә кирәк, - дип, Булатка борылды.
- Барыйк соң, минем өч көн ялым калды әле. Байрас, син кайчан китәсең?
- Белмим, бүген китсәм дә, иртәнге өчтә китсәм дә ярый. Мин болай больницага дип киткән идем. Менә, кул шешә, тимерчыбык кергән иде, - дип, кулын күрсәтте. - Әни, берәр нәрсә яп әле, бик нык сызлый, юньләп йоклаган да юк.
- И балам, зурга киткән бит бу, ник больницага бармадың?
- Анда барсам, монда кайта алмый идем, сәбәпсез җибәрмиләр, яңгырлар ебашланганчы дип куалар.
Мондый яраларны карарга Сөмбел оста, барыбызны да ул караштырып, бәйләп тора, - дип сүзгә кушылды әтиләре.
- Сөмбел, кил әле, кызым, йөрәгең җитсә, кара әле.
Сөмбел Байрасның майкасын юып элде дә, кулын сөртә-сөртә, алар янына килде.
- Ни булды, әткәй?
- Менә кара әле, берәр нәрсә эшләтергә кирәк.
- Әбәү, кулсыз каласың бит, ник болай йөрисең, ник әнигә күрсәтмәдең?
|
- Бүген шулай нык шеште, кичә болай ук түгел иде әле.
Сөмбел Байрасның кулын әйләндереп карады да:
- Әнкәй, аракы бир әле, - диде.
Өйгә кереп, үзенең дарулар тартмасын күтәреп чыкты. Ярты стаканнан артыграк аракы салып, Байраска сузды.
- Мә, эч тә башыңны тегеләйгә бор.
Сөмбел өстәлгә чиста бәз җәйде, Байрасның кулын аракы белән юды. Кулның шеше беләккә кадәр җиткән, бармакка кергән тутыккан тимерчыбык үз эшен эшләгән.
- Курыкма, син мине коткардың, мин сине коткарырмын, - дип елмайды Сөмбел.
Байрасның әллә аракыдан, әллә Сөмбелнең шулай бик якын торуыннан башы әйләнде. Өстәл янында утыручылар, тын алырга да куркып, Байрасның кулына текәлде. Шәүкәт абый гына Байрасның Сөмбелгә төбәлгән күз карашын күзәтте. Әйе, ата кешенең тәҗрибәсе җитәрлек, улының хисләрен тын алышыннан ук аңлады.
Сөмбел аның кулына килеп кагылуга, Байрас, күзләрен йомып, башын аска иде. Юк, бу авыртудан да, куркудан да түгел. Ул әти-әнисе, абыйсы аның хисләрен аңлар дип курыкты. Сәламәт кулы белән үзе утырган урындыкка тотынды. Әтисе карашыннан болар берсе дә читтә калмады.
Сөмбел, Байрас күрмәсен дип, яны белән басты да тулышкан шешне энә белән чокып ачып җибәрде, җыелган эрен, шуны гына көткәндәй, агып китте. Байрас, күзләрен йомган килеш, башын Сөмбелгә терәде, шундый рәхәт иде аңа бу мизгелдә.
- Авыртамы? Авыртадыр шул, әнигә күрсәткән булсаң, болай ук булмаган булыр иде. Ул мондый яраларны бик оста дәвалый, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбел каны чыкканчы шешне кысты.
- Менә хәзер җиңеләеп китәрсең, сыз лавы да басылыр.
- Килен, менә бу даруны як, ул шешне бик суыра.
- Юк, әнкәй, ни сөйлисең, шундый чибәр егет ничек инде сасы дару сөртеп йөрсен, ул бит кызлар янында эшли. Менә бу алоэ гөлен ярып ябабыз да яхшылап бәйлибез, төнлә рәхәтләнеп йоклар.
- Байрас, булды, уян, - дип көлеп, битләрен учлап тотып, башын күтәрде
- Булды дим, бар, ят, йокла, әллә чынлап исереп киттең инде?
Әйе, ул исерде. Аның тән исе, аның йомшак куллары, аның назлы тавыш! Байрасны тәмам исертте. Ул гомере буе шулай аның янында утырырга риза.
- Әй, улым, - диде әтисе сузып, мин барысын да аңладым дигәндәй, Байрасның күзләренә карады.
Байрас та әтисенең күз карашыннан сискәнеп куйды. Әйтерсең, әтисе аның еракка яшереп саклаган күңел сандыгын ачып карады. Әти белән ул, мәгънәле итеп, бер-берсенә карашып куйды. Шушы таза гәүдәле, озын буйлы, чибәр улы кечкенә Сөмбелнең колы. Ә Сөмбел авылның беренче егете булган, әзмәвердәй Байрасның кем өчен җан атып йөрүен башына да китерми.
Байрас урыныннан торды да бер сүз дәшми, беркемгә күтәрелеп карамыйча, өйгә кереп китте.
Иртән ирләр, өчәүләшеп, машинага утырып, Сөмбелләр авылына киттеләр. Ике көндә бөтен эшне бетереп кайтып та җиттеләр.
Сөмбелнең әнисе аларны күргәч, шатланып туя алмады. Кодасы да Сөмбелне мактап бетерә алмады.
- Рәхмәт, кодагый, акыллы, уңган кыз үстергәнсең, кулыннан килмәгән эше юк. Әзрәк эшләр җиңеләйсен дә берәр атнага кунакка китерербез.
Кодасы үзе шулай дип торгач, ананың башы күккә тиде.
- Рәхмәт, кода, бик сагындым үзләрен, әзрәк торып китсә, бик әйбәт булыр иде, - дип, кызын көтеп калды.
* * *
Сөмбел белән Әлфис шәһәргә барып киенеп кайттылар. Сөмбел үзенә бик матур, озын итәкле, чия төсендәге костюм, өйдә кияргә килешле генә күлмәк алды. Әлфискә дә күлмәк, чалбар, ботинка алдылар, чәчтарашка кереп, чәчен кистерделәр.
Өйгә кайткач, Байрас үзләрен:
- Сөмбел, кодагый иртәгә кичке якта сезне кунакка чакырды. Анда кичә бик ерактан кунаклар кайтты, алар янына кунак җыя, - дип шатландырды.
- Байрас, әйдә, мин сиңа аш бүлеп бирим, - дип, Сөмбел аш җылытырга бакчага чыгып китте. - Нинди кунаклар кайтты, сөйлә әле. Син ашыгасыңмы? Кулың төзәләме?
Байрас, ашавын онытып, елмаеп Сөмбелне күзәтте. Аның шулай балаларча сөенүен, сандугач кебек сайравын ярата иде ул.
- Ничек төзәлмәсен, син кагылган җирдә гөлләр үсә бит.
- Әллә тагын бер бармак үстеме? - дип шаяртты Сөмбел. - Шулай да, кая, карыйм әле, - дип, аның кулына үрелде. Яра, чынлап та, төзәлеп килә, тик әз генә ачык җире бар, ялкынсынып та тора.
- Иртәрәк салгансың бәйләвечеңне, яраңа пычрак кергән, тагын шешәчәк бит. Хәзер чистартып бәйлим, - дип, өйгә кереп китте.
Дарулы тартмасын күтәреп чыкты, яраны чистартып, яңадан чиста бинт белән бәйләп куйды.
- Сиңа шәфкать туташына укырга кирәк. Сөмбел, сиңа бу эш бик килешер иде.
- Укырга керермен дигән идем дә, менә бит ничек килеп чыкты. Хәзер инде бала белән беркайчан да укый алмаячакмын. Барысы да хыялда гына калды шул. Уку да, ак туй күлмәге дә, ак атка атланган принц егет тә... Булатны күрдем дә барысын оныттым... Йә, ярар, булган-беткән, уйлыйсым килми, уйласам, яшисем килми.
- Сөмбел, юкка кайгырма әле, бер җае чыгар. Мин киттем, иртәгә әниеңнәрдә очрашырбыз.
Сөмбел дә, «Очрашырбыз», дип елмаеп озатып калды.
Икенче көнне алар, киенеп-ясанып, күчтәнәчләр алып, Сөмбелләр авылы Бәйрәмгулга кунакка киттеләр. Алар килгәндә, кунаклар җыелышкан, өй эче шау-гөр килеп тора иде.
Сания апа аларның килгәнен күреп, йөгерә-атлый каршы алырга чыкты.
- И кызым, и оныгым, - дип, кайсысын беренче кочакларга белмәде. Өйдәге кунаклар да аларны каршы алырга дип чыкты. Алар арасында бик чибәр, чәченә ак кырау төшкән, шулай да егетләр кебек төп-төз гәүдәле, мөлаем йөзле, кайнатасы яшьләре тирәсендәге, Сөмбелгә таныш түгел бер ир күренде, ул башын кырын салып, читтән генә яңа килгән кунакларны күзәтә иде. Әнисе:
- Кызым, таныш бул, бу - Әнвәр абыең, без аның белән ике туган булабыз. Бик ерактан кайтты, - дип, Сөмбелне таныштырды.
- Исәнме, Сөмбел үскәнем. Кайда үскән мондый чибәр кара карлыгач?
- Исәнмесез, - диде Сөмбел оялып кына, - шушында үстем.
- Син безнең як, Урта Азия кызларына охшагансың.
- Әйдә, кызым, әбиеңнең абыйсы - Ибраһим бабаң да кайткан, кереп күреш, - дип, әнисе өйгә алып кереп китте.
Барысы җыелышып табын артына утырдылар, таныштылар. Өстәл яны гөр килеп торды, бераз кызып алгач, абыйсы сыздырып гармун уйнап җибәрде. Сөмбел аңа кушылып җырлады:
Сагынганда ак болытка кара,