Нче бала.
Бакчабызда – ыгы – зыгы, Иркә
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
Нче бала.
Нигә бүген бөтен җирдә Раушан
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала.
Бүген - гаилә бәйрәме, Г.Алинә
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Нче бала.
Без бәйрәмнәр яратабыз, Г.Әмир
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Котлыйбыз сезне, зурлыйбыз Гүзәл
Бәхет теләп калабыз
Сезнең белән безгә рәхәт
Без сезне яратабыз
Шундый сабыр, шундый көчле Ильяс
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Безнең әти-әниләр.
Әтиемне яратам Җыр
Әтиләрне, әниләрне Рамил
Кадерлибез, зурлыйбыз
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз
Әни сүзен телгә алсам,
Авырлыкларым үтә.
Аның назлы карашыннан
Күңелемдә яз җитә. Фирүзә
Зәңгәр күгемдә ал кояш, Сафина
Сүнмәсен балкып янсын
Әти-әниемнең йөзе
Гел көләч булып тора
И газиз, әти әнием
Мин сезгә ярдәмче булырмын.
Һәр сүзегезне тыңлармын.
Яратып, кадерләп торырмын Ф.Әмир
Иртәнге кояш нурларын чәчә
Битемнән сөеп миңа эндәшә.
Иртәрәк уян, кызым, Дилә, ди
Йоклап ятуны кем дә белә, ди
Карап көчеңә булыш әниеңә.
Хезмәт матурлык өсти кешегә Дилә
|
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын әти-әниләр
Кадерләсәк аларны,
Тыныч булыр ил көннәр. А.Алинә
Ни куаныч, безнең авылыбызда да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан сынатмыйча, матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Аларның берничәсе безнең бәйрәмдә дә катнаша. Әйдәгез, хәзер гаиләләрне бәйрәмебез түренә чакырыйк. (Бәйрәмдә катнашучы гаиләләр үз урыннарын алалар).
Парлы I конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, гаиләсе белән таныштыра.
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Әби – бабага кирәк
Балаларга зур терәк
Булып яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!”
4. Зур тормыш юлларында,
Югалып адашмаска. ландыш
Сабыр булып яшәргә,
Сынмаска, сыгылмаска. һ. б.
- Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия.
“Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”.
|
Яхшы исем кыйммәт барыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем!
Җиргә кеше туа, ул әлегә бик көчсез, иң аянычы – ул үзе теләгән исемне дә сорап ала алмый. Бу бик җаваплы, мөһим вазифаны баланың әти-әнисе үз өстенә ала. Ярый да, өлкәннәр исемнең бала тормышында никадәр әһәмиятле роль уйнаячагын аңласалар, исемнәрнең мәгънәсе белән кызыксынсалар.
“Исем кирәк” дип аталган шигырь юлларын тыңлап китик әле.
Бәби туа җиргә аваз салып,
Кеп-кечкенә, ләкин, ул – кеше!
Елау, көйсезләнү, йоклау гына
Әле аның бар белгән эше.
Шул кешегә матур исем кирәк,
Аның булсын тирән мәгънәсе.
Шушы исем аңа гомерлеккә!
Истә тотсын әткә-әнкәсе!
Шушы исем белән яшәп кеше,
Үрләр яулый, таный, таныла,
Исем мөһим кеше язмышында,
Һәркем салсын моны аңына.
Әти-әни исем кушкан чакта
Теләк тели сабый балага.
Яңгырата кеше, я югалта аны,
Туу белән исем ала да!
Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?
II конкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз гаиләсендәгеләрнең исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!
|
III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
(Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
Әниләр әзерләнгән арада Х.Ислам шигырь сөйли.
IV конкурс. “ Бишек җырлары”. (Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.
Малайлар башкаруында солдатлар биюе
V конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл”.
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)
VI конкурс Шарлар белән.
Әти-әни уртага куеп, бала подноска куеп шарны әйләндереп алып килә.
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез тел турында татар халык мәкальләре беләсезме?. Шул хакта да бераз сөйләшик әле. Мин сезгә мәкальнең яртысын әйтәм, ә сез төгәлләгез(Тамашачы әти-әниләргә бирелә)
Татлы тел тимер капканы ачар.
Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы
Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
Акыллы сүзгә кул куй,
Акылсызга юл куй.
Картлар сүзен кар басмас.
Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.
Бик дөрес әйттегез, хөрмәтле әти-әниләр. Бер-беребезне рәнҗетми, ямьсез сүзләр әйтешми, борынгы әби-бабаларыбызның үгет нәсихатләрен тотып гел шулай тату яшик.
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?
VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
Кызлар җырлый. Солдатта булган диләр
-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” (Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
Әтиләрне чакырып шалкан әкиятен куеп күрсәтергә тәкъдим ителә
Инде әниләребезне сынап карыйк Әниләр башка бүлмәгә чыгып тора.
Әниләргә бер әсәрдән өзек укыла. Берәм-берәм генә керәләр. Бер-берләренә сөйлиләр.
Фатыйма абыстай, түбән очның китек колак Сапыйлардан аштан кайтып, күрше бакчаларына кереп, туенып йөрергә яратучы, карак кәҗәсен эзләргә дип ният кылып торганда күзе келәт почмагында эленеп торучы бишмәткә төште. Кырык җирдән ямалган, ничә тапкыр тарала язган бу бишмәт аның өчен бик кадерле иде. Миңлевәлие бүләк иткән бу бишмәтне Фатыйма абыстай бик күп вакытлар саклап кисә дә вакыт дигәнең үзенекен итте. Бишмәт куырылып, тараеп калды. Әби, татлы хатирәләрне исенә төшереп, аяк астында тормасын әле дигәндәй, бишмәтне үрелеп алырга уйлады. Шул чак капкадан аксак Кәримә килеп кереп әбине сискәндереп җибәрде.”Йөри шунда, вакытлы- вакытсыз”, дип уйлады Фатыйма абыстай.
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
Нче бала.
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
Нчы бала.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
Кызлар башкаруында татар халык биюе. “Су юлы”
Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. (Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)
Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?
Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.
Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?
Нигә елап торасың?
Бичура.
Бигрәкләр дә харап булдым
Кыш уртасы – йортсыз калдым.
Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.
Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р... (елый).
Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? (Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме - мин сезнең Бичурагыз булам. (“Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)
И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? (Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.
X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” (Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. (Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?
XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.
Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?
Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!
XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)
Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!
XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми... (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар... (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс... (һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң... (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада... (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган... (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап... (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә...(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә... (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама... (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң... (картлыгың бәхетле булыр.)
Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)
-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.
Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.
Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый ) Балалар (барсы бергә):
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? - Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? - Туган телебез кирәк.
Әни сүзе иң бөек сүз
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң иң әйбәт кешеләр дә.
Әти кебек булалмас Камил
Чәчегезгә ак карлар кунса да
Язлар яме сезнең күңелдә
Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап,
Сокланырлык тормыш төзергә. Максим
Сәламәтлек ташламасын сезне.
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү көче, донья иминлеге,
Юлдаш булсын сезгә картлыкта Гадел
Әниемә карыйм да мин,
Эчемнән уйлап куям.
Ярый әле, ничек димен ул минем әни булган.
Үзе җитез, үзе уңган,
Балкып тора йөзләре.
Йөрәккә рәхәтлек өсти назлап әйткән сүзләре.
Мин сине әнием, үскәч тә сөярмен.
Әтием, бәгърем, күз нурым, диярмен
Барысы өчен дә мин сезнең алда,
Башымны иярмен Зәлия
Җыр Туган ягым