Никяхлашырга вакытлыча харам булган хатыннар




Никях дөрес булсын өчен, зарури шартларның берсе – ирнең харам булмаган х-кызга никяхла-шуы тора. Никяхлашырга харам булган х-кызлар 2 төргә бүленә:

I. Никяхлашырга мәңге харам булган хатыннар

II. Вакытлыча харам булган хатыннар

Вакытлыча харам булган хатыннар алар ниндидер бер сәбәп белән харам, әгәр шул сәбәп бетсә хәләл-гә әвереләләр. Мәсәлән, көферлек сәбәпле харам булган хатын.

1.  Мөселманга мөшрик яки динсез хатын-кызга ул Ислам динен кабул иткәнче никяхлашырга ярамый Шулай ук мөслимә хатын-кызга мөшрик яки баш-ка диндәге иргә никяхлашу рөхсәт ителми (2:221).

2.  Өч талак әйтеп аерылган хатын. Әгәр ир хаты-нын 3 талак әйтеп аерса, ул әүвәлге иренә харам була. Ләкин ул хатын, башка иргә кияүгә чыгып, аннан аерылса, беренче иренә хәләлгә әверелә  (2:230).

3.  Икенче бер кешенең аермаган хатынына никях-лашырга ярамый (4:3).

4.  Гыйддәсе бетмәгән хатын-кызга никяхлашырга ярамый.

5.  Берюлы ике кыз кардәшне (апа-сеңелне) никях-лау тыелган (4:24).

6.  Берюлы 4 хатыннан артык хатын алу.

7. Ирекле хатын өстеннән кол хатын алу тыелган.

 

12. Никяхүл мүтга - ни ул?

   نِكَاح الْمُتْعَة Никяхүл мүтга. Ир кеше хатын-кызга мәһерсез, шаһитләрсез, билгеле бер вакытка кадәр дип, никяхлашуы никяхүл мүтга дип атала. Хөкеме – батыл һәм харам.

Хәдис: Мөхәммәд   әйткән: «Әй кешеләр, сезгә бүгенге көнгә кадәр никяхүл мутга рөхсәт ителгән иде.Бүгенге көннән (Хайбар сугышыннан соң,VI һи-җри) сезгә Аллаһы Тәгалә аны кыямәткә кадәр ха-рам кылды. Әгәр берәрегез мондый никяхта булса, биргән мәһерләрне кире алмыйча, ул хатыннарны калдырыгыз » (Әхмәд).

 

13. Никяхүл мүәккать - ни ул?

نِكَاح الْمُؤَقَّت  Никяхүл мүәккать  – вакытлыча никях. Ир кеше хатын-кызга мәһер биреп, шаһитләр кат-нашында билгеле бер вакытка кадәр дип никяхла-ша. Әгәр никях вакытында ир яки хатын-кыз мин синең белән шуның кадәр генә торам дип никяхла-ша икән, ниятендә була икән, бу никях батл була. Тыелуы - вакыт билгеләнүдә.

 

14. Никяхүль шигар кайчан була?

نِكَاح الشِّعَار  Никяхүль шигар  . Мәһерсез генә ике ир кеше сеңелләр белән алыша. Беренчесе апасын (сеңлесен) икенчесенә бирә, икенчесе (апасын) сеңлесен беренчесенә бирә (алыштыру). Харам-лыгы мәһер булмауда һәм (мөмкин) ризалыкларын алмауда.

15. Нәфәкаһ - тәэмин итү

Ашарга ризык, торырга урын, кияргә кием белән тәэмин итү النَفَقَة (нәфәка) дип атала. Ир кеше берәр хатын белән никяхлашса, хатынына нәфәка бирер-гә тиешле. Әгәр мөселманның балалары бар икән, ул аларны шулай тәэмин итәргә тиеш. 2/233; 9/17.

Әгәр мөселман асрарга хайван алса, ул аны шулай ук ашый торган ризык белән, тиешле урын белән тәэмин итәргә тиеш. Хөкеме – вәҗиб!

 

16. Нәфәкаһның төрләре

1. Хатыннарына бирелә торган нәфәка. Әгәр ир никяхлашса, никяхлану сәбәпле, хатынын тәэмин итәргә тиешле. Хөкеме – вәҗиб! 2/233; 9/17. Ир кеше хатынын 1) ашый торган хәләл ризык белән, 2) торырга урын белән, 3) сезонлы кием белән тәэ-мин итәргә бурычлы. Ирнең бирә торган нәфәкасе аның матди хәленә карап билгеләнә. Әгәр ир бай булса, хатынына байлар нәфәкасы бирә. Әгәр ир ярлы булса, хатынына ярлылар нәфәкасы бирә.

Әгәр ир хатынын талак кылса, ир хатынын гыйддә дәвамында шулай ук тәэмин итеп торарга тиеш.

2. Якыннарга бирелә торган нәфәка.  Әгәр мө-селманның балалары бар икән, ул аларны шулай тәэмин итәргә тиеш. Бу төр тәэмин итү туганнарга бирелә торган нәфәка дип атала. Ир кеше баласын бәлигатькә ирешкәнче тәэмин итәргә бурычлы (2:233).

Әгәр мөселманның әти-әнисе, әби-бабасы ярлы булса, ул аларны да тәэмин итәр (31:15). Нәфәка биргәндә әти-әнинең нинди булуы искә алынмый. Әгәр ир балаларына яки ярлы әти-әниләренә нәфә-ка бирмәсә, казый аша мәҗбүр ителер.

3. Хайваннарга карата нәфәка

Әгәр мөселман асрарга хайван алса, ул аны шулай ук ашый торган ризык белән, тиешле урын белән тәэмин итәргә тиеш.

 

17. Бала туганнан соң үтәлә торган эшләр

أَخْكامُ الْوِلَدَة Әхкәәмүл уиләдә – бала туганнан соң үти торган эшләр

1. Матур исем сайлау. Иң күркәм исемнәр “Габд-“ кушылган Аллаһ исемнәре булыр. Әгәр кешедә сыйфатларның берсе булса, "әл-"сез кушып була. Мәсәлән, Әннур النُّور – ярамый, Нур – мөмкин.

Икенче дәрәҗәдәге күркәм исемнәргә пәйгамбәр-ләр исемнәре керә. Мөхәммәд исеме кушымча белән генә кушыла, мәсәлән, Мөхәммәдҗан, Мөхәммәдхан.

Һәр халыкта күркәм мәгънәле саналган исемнәр була (Айсылу, Айгөл, Айнур, Илнур, Илгизәр,..).

Әгәр исемнәр мәгънәсез булса. аларны алыштыру рөхсәт ителгән. М-н: бер сәхабәнең исеме Габду-шәмс булган (кояшның колы) Мөхәмәд аңа Габ-дуллаһ дип исем кушкан.

2. Җиденче көнгә исем кушу.

3.Җиденче көнне баланың чәчен алу һәм чәчнең авырлыгы күләмендә алтыннан сәдәка бирү. Якын-ча, 300-400 сум.

4.Сөннәткә утырту. Мөмкин булса, ир баланы җиденче көнгә (яки 14 көн, 21 көн, 1 нче ай, 3 нче ай) сөннәткә утырту.

5.Гакыйка корбан ашы үткәрү. Ир бала туса, 2 сарык суеп, кыз бала туса, 1 сарык суеп, гакыйка корбан ашы үткәрү.

Санап үтелгән эшләр барысы да сөннәт мүәккәдә (даими булмаган сөннәт )

 

18. الْحِضانة   - бала карау

الْحِضانة Әл-Хидаанә  бала карау, Бала әнисеннән сөт имгән вакытында әнисе белән булу тиешле. Бу вакытта баланы әнисенең рөхсәтенән башка бер-кем дә аерып ала алмый. Хәдис: Мөхәммәд   әйт-кән: «Әгәр бала әнисенә мохтаҗ икән, әнисе балага хаклырак » (Әбү Юсуф).

Ир бала әнисе карамагында 7 яшькә кадәр, кыз ба-ла бәлигатькә ирешкәнче булыр. Әгәр ир бала әни-сеннән башка ашый-эчә, киенә башласа, аның әти-се белән бергә булуы яхшырак. Чөнки ир балага ирләр холкы керергә тиеш.

Х-с: " Әгәр ир бала әнисеннән башка ашый-эчә, кие нә башласа, аның әтисе белән булуы яхшырак " (Әбу Юсыф).

Әгәр бала тулы ятим калса, тәрбияләү әнисе ягын-нан әби-бабай өстенә төшә, соңыннан әтисе ягын-нан  әби-бабай өстенә төшә (беренчеләре булмаса). Әгәр әби-бабае булмаса әтисе ягыннан  апаларына, соңыннан әнисе ягыннан  апаларына, соңыннан апаларының кызларына.

 

19. Бала табудан саклану шәригатьтә рөхсәт ителгәнме.

Ислам шәригатендә бала табудан саклану чара-лары дөрес дип табылган эш. Хәдис: «Мөхәм-мәд  вакытында сәхәбәләр кайвакытта, хатын-нары балага узмасын өчен, төрле саклану чара-лары куллана иде. Бу хакта пәйгамбәребез  гә иреште. Пәйгамбәребез   бу эштән тыймады » (Бәйхакый).

Бу хәдистән аңлашылганча, балага узудан саклану дөрес, ләкин мәңгелек баласызлыкка китерергә тиеш түгел.

Хәдис: «Госман р.г. хатыны Рукыя вафат булган-нан соң, Мөхәммәд с.г.в. янына килеп әйтте: «Йә, Рәсүлүллаһ, мин синең кызларыңнан соң, башка хатынга никяхлашасым килми. Буйдаклыкны авыр кичерәм. Рөхсәт итче миңа үземне печәргә ». Мөхәммәд  : «Моңа рөхсәт юк, син ураза тот», – дип җавап бирә » (Әбү Дауд). Бу хәдистән аңла-шылганча, мәңгелек баласызлыкка китерә торган чаралар харам хөкемендә.

 

20. Талакның телдәге һәмшәригатьтәге мәгънәсе

Талак сүзе телдә-азат итү дигәнне аңлата. Шәри-гатьтә – ир кешенең билгеле бер сүзләр әйтеп никях килешүен өзүе, бетерүе, юкка чыгаруы. Талакның дөреслеге Коръән һәм хәдис белән рас-лана (2:229). Хәдис: «Мөхәммәд   әйтә: “Аллаһы Тәгалә каршында иң сөелмәгән хәләл әйбер – та-лак. "

Дин галимнәре бердәм фикердә булып әйтәләр: " Кирәкмәгән килеш талак кылу – харам хөкемен-дә ".

21. Талак әхсәннең рәвеше

Талак, кылу рәвешенә карап, өч төрле була:

1. طلاق أَخْسَان Талак әхсән

2. طلاق حَسَن Талак хәсән

3. طلاق بِدْعِي Талак бидгый

Шуларның берсе -    طلاق أَخْسَان Талак әхсән (хуплан-ган талак).

Рәвеше: ир, хатынына туһр (чиста) вакытында бер тапкыр талак әйтә. Соңыннан, якынлык кылмыйча, 3 күрем вакытын үткәрә, гыйддәсе үтү белән, хатын аерылган була. 3 күрем вакыты – гыйддә.

Әгәр ир хатынын бу рәвешле аерса, әхсән талак дип атала. Ир аерган хатынын, әгәр хатыны риза булса, яңадан мәһер биреп, шаһитләр катнашында никяхлаша ала. Ләкин, әйткән талагы саклана.

Гыйддәсе үткәнче хатынын әле кире никяхка кайтара ала сүз белән яисә гамәл белән.

22. Талак хәсән кайчан була?

Талак, кылу рәвешенә карап, өч төрле була:

1. طلاق أَخْسَان Талак әхсән

2. طلاق حَسَن Талак хәсән

3. طلاق بِدْعِي  Талак бидгый

Шуларның берсе - طلاق حَسَن Талак хәсән (необрати-мый).

Рәвеше: ир кеше, хатынына, якынлык кылмас бо-рын, тухр вакытында бер тапкыр талак әйтә. Со-ңыннан, якынлык кылмыйча, икенче тухр вакы-тында кабат бер тапкыр талак әйтә, Соңыннан, өченче тухр вакытында тагын бер кабат талак әйтә. Соңыннан, гыйддәсе үтү белән, хатын тулы-сынча аерылган була. Хатынны бу рәвешле аеру хәсән талак дип атала.

Ир хатынын бу рәвешле аерса, ул хатын аңа хәләл булмас. Әгәр ул башка иргә кияүгә чыкса, соңын-нан шул ире үлсә яки аннан аерылса гына беренче иренә хәләл була. Яңадан тәкъдим ясый ала. Элек-ке вакытта әйткән талаклары сакланмый.

 

22. Талак бидгый рәвеше

Талак, кылу рәвешенә карап, өч төрле була:

1. طلاق أَخْسَان Талак әхсән

2. طلاق حَسَن Талак хәсән

3. طلاق بِدْعِي  Талак бидгый

Шуларның берсе - طلاق بِدْعِي  Талак бидгый (хуплан-мый торган).

Талак бидгый – ир кешенең хатынына күрем вакы-тында әйткән талагы, яки бер тухр вакытында өч тапкыр әйтелгән талак.

 

Талак сарих

Талак кылган вакытта куллана торган сүзләргә карап, ике төрле була:

1. طلاق صَرِح  Талак сарих.

2. طلاق كِنَائي   Талак кинәи

طلاق صَرِح  Талак сарих. Ачык әйтелгән талак. Талак кылган вакытта гына әйтелә торган сүзләрне кул-ланып хатынны аеру талак сарих дип атала. Мәс. «мин сине талак кылдым », «мин сине аердым » – бу сүзләр ачык рәвештә хатынны аерганны аңлата һич башка мәгънәне белдерми. Сарих талак вакы-тында ният таләп ителми. Талак сүзен куллану бе-лән талак хасил була.

Әгәр ир кеше хатынына "сарих талак" белән бер яки ике тапкыр талак кылса, гыйддәсе үткәнче хатынын әле кире никяхка кайтара ала сүз белән яисә гамәл белән.

Гыйддәсе үтү белән, "бәин сугра" талак була, аер-ган хатынына яңадан тәкъдим ясап никяхлап ала ала.

"Сарих талак" белән өч тапкыр талак әйтсә "бәин кубра" (кире кайтарып булмый торган) талак була, ягни бу хатын иренә харам була.

Әгәр бу хатын башка иргә кияүгә чыкса, соңын-нан шул ире үлсә яки аннан аерылса гына беренче иренә хәләл була.

 

25. Талак кинәи

Талак кылган вакытта, куллана торган сүзләренә карап икегә бүленәләр:

1. طلاق صَرِح  Талак сарих.

2. طلاق كِنَائي   Талак кинәи

طلاق كِنَائي  Талак кинәи. Күз алдында тотылган, киная ле талак. Талак кылган вакытта ир, талак кылудан башка мәгънә белдерергә мөмкин булган сүзләрне кулланып, хатынын аеруы – талак кинәи дип атала. Мәс. ир хатынына " Чыгып кит ", " күземә күренмә ", " өеңә кайтып кит " кебек сүзләр әйтсә. Бу сүзләр үзләре генә талак кылуны белдерми. Ләкин, бу сүзләрне кулланганда ир талак кылуны ниятләсә, күз алдында тотса, талак хасил була. Ниятендә булмаса, талак булмый. Кинаяле талак вакытында ният булуы шарт. Ир кинаяле талакта кулланган сүзләрне әйткәндә ничә талак ниятләгән булса, шуның кадәр талак хасил була.

Ир, хатыны белән талак хакында сөйләшеп утырганда хатынына: “Гыйддәңне сана”, – дип әйтсә, ният-кә бәйләмичә бер талак хасил була.

Әгәр ир кеше хатынын "кинәяле талак" белән бер яки ике тапкыр талак ниятләп талак кылса, гыйд-дәсе үткәнче хатынын әле кире никяхка кайтара ала сүз белән яисә гамәл белән.

Гыйддәсе үтү белән, "бәин сугра" талак була, аер-ган хатынына яңадан тәкъдим ясап никяхлап ала ала.

" Кинаяле талак " белән өч талакны ниятләп әйтсә " бәин кубра " (кире кайтарып булмый торган) талак хасил була, ягъни бу хатын иренә харам була.

Әгәр бу хатын башка иргә кияүгә чыкса, соңын-нан шул ире үлсә яки аннан аерылса гына беренче иренә хәләл була.

 

26. Талак раҗгийүн кайчан була?

Ир кеше, хатынын аерганнан соң, аны кире кайта-ра алу яки алмавына карап, талак ике төргә бүленә:

1.  طلاق رَجْعِي  Талак раҗгийүн.

2. بَئِن طلاق  Талак бәин.

طلاق رَجْعِي  Талак раҗгийүн. Ир кеше сарих (صَرِح  ачык) талак белән хатынына бер яки ике мәртәбә талак әйтсә, яисә " кинәяле талак " бер яки ике тапкыр ниятләп хатынын талак кылса - талак раҗгый була – ягъни ир хатынын гыйддәсе үткәнче кире никях-ка кайтара ала, никях килешүләре тулысынча өзе-леп бетмәгән була. Никяхка кире кайтару ике төрле юл белән башкарыла: 1) ир кешенең хатыны белән якынлык кылуы (гамәл); 2) сүз белән. Ир хатынына “ Никяхка кайтардым ” дип әйтү белән. Никяхка кире кайтару бары тик гыйддәсе беткәнче генә мөмкин. Раҗгый талакны сүз белән бетергән-дә, ирнең талактан кайтуын шаһитләр ишетеп то-руы хуплана. Раҗгый талак вакытында, хатынның гыйддәсе беткәнче, өендә зиннәтләнеп йөрүе дөрес Чөнки әле талакны бетереп була.

Әгәр ир хатынына: “ Никяхка кайтардым ”, – дип әйтсә, ә хатын моны инкяр итсә, хатынның гыйд-дәсе бетмәгән булганда, ир сүзе белән гамәл кылы-ныр. Әгәр инде, хатынның гыйддәсе беткән булса, хатын сүзе белән гамәл кылыныр, ягъни хатын аерылган булыр.

 

27. Талак бәин дип кайчан әйтелә?

Ир кеше, хатынын аерганнан соң, аны кире кайта-ра алу яки алмавына карап, талак ике төргә бүленә:

1.  طلاق رَجْعِي  Талак раҗгый.

2. بَئِن طلاق  Талак бәин.

بَئِن طلاق  Талак бәин. Тулы талак. Кайтару мөмкин булмаган (необратимый) талак. Әгәр ир хатынына " сарих талак " белән 3 тапкыр талак әйтсә, яки " кинәяле талак " белән өч талакны ниятләп әйтсә - طلاق بَئِن قُبْرَى талак бәин кубра (зур бәин талак) була, ягни хатын иренә харам була, ул ир аңа яңа тәкъдим дә ясый алмый.

Әгәр ул хатын башка иргә кияүгә чыкса һәм аннан аерылса гына әвәлге иренә хәләлгә әверелә.

طلاق بَئِن صُعْرَى  Әгәр ир хатынын бер яисә ике талак әй-теп аерса, "талак бәин сугра" була. Бу очракта ир аерган хатынын яңадан никяхлап ала ала. Хатын-ның башка иргә кияүгә чыгуы шарт түгел.

28. Талак кылуны кайчан икенче кешегә тапшырып була?

تَفْوِيضُ الْطلاق  Тәфвиидуль-талак – талак кылуны башка кешегә тапшыру. Ир үзенә ышанмаса, мәс. Кызу-лык белән талак әйтеп ташлый да – үкенә, холкы шундый.

Талак кылуны хатынның үзенә яки башка кешегә (вәкилгә) тапшырырга мөмкин. Талак кылуны ир хатынына тапшырса, хатын үзен теләгән вакытта аера ала. Ир, хатынына 1 яки 2, яки 3 талак әйтү хокукын бирә ала. Хатынга ничә талак бирү хоку-кы бирелгән булса ул шуның кәдәр талак ала ала. Әгәр, хатын бу хокук белән салкын кулланса, ир аннан калган хокукларын ала ала. Талак кылу хокукы х-кызга ире алдында җаваплылыкны сакларга ярдәм итә.

Талак кылуны башка кешегә (вәкилгә) тапшырган-да ул язмача шаһитләр белән расланырга тиеш.

 

29. أَلْإِيلأُ кайчан була?

أَلْإِيلأُ  Әл-Иилә’ү. Иилә сүзе телдә ант дигәнне аңла-та. Шәригатьтә: ир кешенең хатынына:" 4 ай, яки аннан да күбрәк вакыт дәвамында якынлык кыл-мыйм ",- дип ант итүен белдерә, хатынны бу рәве-шле аеру иилә дип атала. 

Әгәр ир, ант иткәч 4 ай давамында антын антын бозмыйча сакласа, хатыны аерылган булып санала. Әгәр инде антын бозса, хатыны никяхта калган бу-ла, ләкин ир кеше кәффәрәт түләргә тиешле була.

Бозган антының кәффәрәте – 10 мескенне ашату, яки 10 мескенне киендерү, яки бер кол азат итү, боларны үти алмаган кеше, 3 көн тоташ ураза тоту (5:89).

Ант иткәндә Аллаһ исемләре белән генә ант итү сорала (ипиләр, башка әйберләр белән ярамый).

 

30. الحُلع - хатын кайчан бу хакка ия?

Әл-Хүлгу. Ир белән хатын арасында дошманлык хасил булса һәм аларның үзара мөгамәләләрен яхшыртуга өмет булмаса, хатын иреннән никяхны өзүне сорый ала. Никяхны бу рәвешли өзу – әл-хүлгу дип атала. Бу очракта, хатын иренә компенсация түли. Күләме мәһәр күләмендә, үзара килешсәләр, аннан артыграк та була ала.

Әгәр дошманлык сәбәбе ир ягыннан булса, хаты-ныннан ни дә булса алу дөрес түгел (4/20-21).

 Хатын компенсацияне я үзе бирә, я аның исемен-нән башка кеше бирә (2/229). Хүлгу вакытында хатынның ире белән аерылышуында казыйның хөкем чыгаруы мөһим. Монда шулай ук шаһит-ләрнең катнашуы сорала.

 

31. الظهار - кайчан була?

•  Әз-Зиһар. Телдә арка дигәнне аңлата, шәригатьтә ир кешенең хатынына карата “син миңа әниемнең аркасы кебек харам” дип әйтүе, ягъни хатынын үз үзенә харам кылуын әйтәләр (“Мүҗәдәлә”, 1-4).

Әгәр ир кеше хатынын зиһар кылса, хатыны аңа харам була, кәффәрәт түләү тиешле була. Кәффә-рәт биргәнгә кадәр ир хатыны белән якынлык кыла алмый. Әгәр ир, хатынын үзенә харам кылганнан соң, кәффәрәтен түләмәсә, хатыны аерылган була. Зиһарның кәффәрәте: 1 кол азат итү, яки тоташ 2 ай ураза тоту, яки 60 мескенне ашату. Әгәр ир кәффәрәтен үтәгәнче, хатыны белән якынлык кыл-са, гөнаһ кылган була, ләкин аңа җәза каралмый.

 

32. الِّعان - кайчан була?

• Әл-Лигән. Телдә ләгънәт кылу дигәнне аңлата. Шәригатьтә: ирнең яки хатынның бер-берсен зина кылуда гаепләп казый алдында шаһитлек кылула-рын атыйлар. Мәсәлән, ир кеше казый алдында 4 мәртәбә: “ Аллаһы Тәгалә белән ант итәмен, ми-нем хатыным зина кылучы ”, – ди. Бишенчесендә: “ Әгәр минем сүзләрем ялган булса, Аллаһы Тәгалә мине ләгънәт кылсын ”, – ди. Хатын исә, үз чира-тында 4 тапкыр: “ Аллаһы Тәгалә белән ант итә-мен, мин зина кылучы түгел ”, – ди. Бишенчесендә: “ Әгәр минем сүзләрем ялган булса, Аллаһы Тәгалә мине ләгънәт кылсын ”, – ди. Алар үзара шулай бер-берсенә каршы шәһәдәт бирәләр, соңыннан казый аларны аера. Алар бер-берсенә мәңге харам була.

Әгәр ир сүзеннән кире кайтса, "казф" кылыныр. Яла ягу өчен 80 камчы сугыла һәм беркайчан да шаһит була алмый.

 

33. Гыйддә көтү сроклары

Әл гыйддә – көтү сроклары. Телдә санау дигәнне аңлата. Шәригатьтә хатынның иреннән аерылган-нан соң, яки ире үлгәннән соң, кияүгә чыгарга яра-маган көтеп тору вакыты. Гыйддәнең максаты – хатын-кызның йөклеме-йөкле түгелме икәнен ачыклау, икенчесе – ирнең талак уеннан кире кайту мөмкинчелеген тудыру. Аерылган хатынга – яңа урын табу өчен вакыт.

Гыйддә көтү вакыты:

1. Иреннән аерылган хатынның гыйддәсе 3 күрем вакыты (2/228).

2. Ире вафат булган хатын-кызның гыйддәсе 4 ай да 10 көн (2/234)

3. Күреме булмаган яшь яки карт хатыннарның гыйддәсе – төгәл 3 ай (65/4).

4. Йөкле хатынның гыйддәсе баласын тудырганчы (65/4).

5. Кол хатыннарның гыйддәсе 2 ай. Гыйддә ва-кытында ир хатынын ашый торган ризык, кием, торыр җир белән тәэмин итеп торыр. Гыйддә вакытында хатын-кызны өйдән куу тыелган.

Хатын-кызның да гыйддә вакытында өйдән чыгып китүе дөрес түгел. Ир дә сәфәргә чыгып китә алмый.

34. الحِداد нәрсә ул?

Әл-Хидәд. Хатынның ире үлгәнгә кайгыруы. Алла-һы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән ха-тын-кызга, ире үлгәннән соң, 4 ай 10 көннән артык башка бер кардәше вафат булганнан соң, 3 көннән артык мәтәмдә булуы дөрес түгел. Мәтәм сүзе ас-тында хушбуйлардан баш тарту, бизәнү, сөрмә тарту, тыйнак кием кию күзаллана. Хидәд вакы-тында хатын-кызның яңа никях хакында сөйләшеп кую дөрес.

35. Вәсыять кылуның хөкеме.

1. Вәсыять кылуның гомум хөкүме – мөстәхәб

2. Кешедән алган әйберләрне кире кайтару, әҗәт-ләрне бирү, бирмичә калган зәкәтләрне әйтү хакын да вәсыять әйтү – вәҗиб хөкемендә.

3. Мирас алмаучы якыннарга, мохтаҗларга, мес-кеннәргә, галимнәргә, бурычка баткан кешеләргә вәсыять итеп, мал калдыру – мөстәхәб хөкемендә.

4. Бай туганнарга, чит кешеләргә мал вәсыять итү – мобах хөкемендә.

5. Бозык кешеләргә мал вәсыять итү, яки ярлы кешенең васыять итүе – мәкрүх тәхрими хөкемен-дә. Гөнаһлы эш хакында васыять әйтү – харам хөкемендә.

36. Вәсыятькә кагылышлы кагыйдәләр.

Вәсыять ителә торган әйбер:

1) күләме төгәл билгеле буларга тиеш, билгесез, ачык булмаган әйбер вәсыятьне бетерә;

2) мүтәкәввыйм мал булуы;

3) бөтен килеш бирелер;

4) малның өчтән бер өлешеннән артмавы; әгәр өчтән бер өлешеннән артык булса, варисларның ризалыгы кирәк.

5) вәсыять итүче кешенең милке буларга тиеш;

6) вәсыять итүче вафат булганнан соң, башта бурычлары түләнә, соңыннан вәсыяте үтәлә, соңыннан мирас малы бүленә;

7) вәсыять ителгән әйбер вәсыять алучыың тулы милкенә күчә;

8) вәсыять мәгъсыя – гөнаһлы эш хакында булмаска тиеш, булса да, үтәлми.

• Вәсыять бирүче кеше:1) балигъ булырга, 2) акыл-лы булырга, 3) үз милкенә хуҗа буларга тиеш.

• Вәсыять алучы кешенең 1) хакыйкый рәвештә булуы, ягъни исән булырга, 2) аны варислар тиз эзләп таба алырга, 3) вәсыять алучы вәсыять алыр-га хаклы буларга, туры килергә, 4) вәсыять алучы васыять бирүченең үтерүчесе булмаска, 5) вәсыять алучы кеше вәсыять бирүченең варисы булмаска тиеш; 6) вәсыять алучы белән, вәсыять бирүченең диннәре бер булуы шарт түгел.

Санап үтелгән кагыйдәләр үтәлсә, васыять дөрес булып санала. Фәкыйһләр әйтүе буенча, вәсыять бирүче үзенең вәсыять бирү хакындагы фикерен-нән теләгән вакытында баш тарта ала. Ул аны сүз белән ачыктан-ачык әйтеп бетерә ала яки вәсыять ителгән әйберне вәсыятеннән кире кайтканын күр-сәтеп куллана ала.

– вәсыятьне инкяр итү – вәсыять бирү фикереннән кире кайту билгесе булып тора;

– мәчетләргә, мәдрәсәләргә, шифаханәләргә, китап ханәләргә вәсыять итеп мал бирү дөрес;

– кешенең үз исеменнән хаҗ кылырга дип мал бү-леп бирергә вәсыять кылу дөрес;

– вәсыять алучы вәсыятеннән тулысынча яки өлеш чә баш тарта ала;

– вәсыять шаһидләр катнашында язу белән теркәл-гән булырга тиеш.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-04-04 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: