Песня «Дружный Детский сад».




Ник авыр бу хушлашу.

Вальс биик әле, дуслар,

Вальс ул—саубуллашу.

Балалар вальс бииләр. Шахмат тәртибендә басып калалар.

8 бала. Тормышныңтәүге баскычы

Бу бакчада үтелде.

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

9 бала. Онытмабыз монда үткән

Һәр көнне, һәр мизгелне.

Еш килеп йөрербез әле

Сагынып үзегезне.

10 бала. Сез дә безне сагынып

Искә алырсыз әле.

Без киткәндә моңсуланып

Елап калырсыз әле.

11 бала. Күңелләрдән һич тә китмәс

Биргәнсабакларыгыз.

Без мәктәпләргә китәбез,

Сау бул, сөйгән бакчабыз!

Бергә. Сау бул, сөйгән бакчабыз!

Җыр “Шаянкай” бакчабыз”. Утыралар.

1 Алып бар. Балалар, бүген без бәйрәмебезне имтихан тапшыру тәртибендә төзедек. Имтихан булгач, билетлар булачак. Менә алар(күрсәтә). Шушы билетларда булган биремнәрне без үтәргә тиеш.

2 Алып бар. Яле беренче билетны үзем алыйм.(Укый). Әстәгъфирулла, Ялгыш күрәмме? Тиктормастан сәлам дигән. Кем ул, нәрсә ул? Һич аңламыйм.

Йөгерә, сикерә музыкага Тиктормас керә. Балаларга кагылып үтә. Җырлый. ( Мин татар халык җыры “тулган ай” көенә җырлаттым)

Тиктормас. Бәләкәй дип уйламагыз,

Буема карамагыз.

Минем кебекләр сирәк,

Сирәк булса да кирәк.

Алып бар. Һай, бу нинди тиктормас малай?

Тиктормас. Каян белдегез минем исемне? Мин әле әйтмәдем бугай.

Алып бар. Нәрсә, исемең дә Тиктормас мени синең?

Тиктормас. Әллә охшамаганмы? Бер дә тик торырга яратмыйм. Ә сез нишләп утырасыз? Әйдә, торыгыз, шаярабыз, уйныйбыз. Менә бер әйбер күрсәтим әле(кесәсеннән рогатка ала. Аткан була). Бер чыпчык-һап, икенче чыпчык-һап. Менә бу кызның бантигына атам.

Алып бар. (кулыннан тота). Тиктормас, алай эшләргә ярамый.

Тиктормас. Дөнҗя ул, ярамыйга карамый.(Бер малайны тарта) Чык әле, чык.(Рогатканы суза). Менә сиңа бүлә итәм. Нәрсә? Кирәкми мени? Тыгып куй кесәңә, кирәге чыгар.

Алып бар. Тиктормас, безнең балалар андый тәртипсезлекләр эшләмилэр Һәм алар сине тыңламаячаклар. Алар бит тиздән мәктәпкә баралар.

Тиктормас. Менә менә мәктәпкә баргач, бу әйбернең кирәге чыга да инде. Мәктәп тә мәктәп дигән буласыз. Ә үзегез 2гә 3не куша беләсезме соң?

Балалар. Беләбез. Биш була.

Тиктормас. О-һо! Шәп,шәп! Кыю балалар! 1+2, 3+4, 6-2. Ничә була?

Балалар җавап бирәләр.

Алып бар. Ә соң син үзең укый беләсеңме?

Тиктормас. Миңа аның кирәге дә юк. Менә минем пистолетым бар.(Пистолет чыгара. Ата.)

Ашыгып Полиционер керә.

Полиция. Кем монда ата?(Тиктормас пистолетын яшерә) Синме? Яле күтәр кулыңны. (Пистолеты төшеп китә). Кем диеп беләбез инде.(Тиктормас эндәшми). Сөйләшә белмисеңме әллә? Мә, язып күрсәт.

Тиктормас. Яза белмим.

Полиция. Ә-ә, теле бар икән.Үзең шундый зур, үзең яза белмисең. (Язу күрсәтә). Укы, менә монда нәрсә дип язылган?

Тиктормас. Белмим.

Полиция. (үчекләп). Белмим. Менә белмәсәң муеныңа тагып куйыйк әле.(Табличканы муенына кидерә). Балалар, нәрсә дип язылган монда? Укыгыз әле.

Балалар. На-дан.

Полиция. Нәкъ шулай. Укый-яза белмәгән кеше надан була.

Тиктормас. Минем надан буласым килми.

Алып бар. Иптәш Полиция, Безнең балалар хәзер үзләренең мәктәпкә әзерлек белемнәрен күрсәтерләр. Бу малай карап торсын, бәлки кызыксынып китәр.

Полиция. Шулай дисезме? Ярый алайса.

М а т е м а т и к у е н.

Тиктормас. Минем дә мәктәпкә барасым килә. Бу надан сүзен тагып йөрисем килми.

Полиция. Әйдә, мин сине мәктәпкә үзем алып барам.

Тиктормас. Балалар, рәхмәт сезгә. Сез миңа белем иленә юл күрсәттегез. (Китәләр).

Алып бар. Ярый. Тиктормаска хәерле юл телибез. Ә без имтиханны дәвам итәбез. Яле Алсу, син билет ал.(Бала билет ала)

Бала. Җырлагыз әле, җырлагыз

Булачак бизнесменнар.

Коммерсантлар, менедңерлар,

Министр, директорлар.

Алып бар. Кая, шулай язылганмы анда?

Бала. Апа(тәрбияченең исеме), мин бит әле укып бетермәдем. Дурт егетнең дүртесе дә

Менә дигән егетләр.

Алар сезгә бик шәп итеп

Хәзер җырлап бирерләр.

Җыр: “Без татар егетләре”.

Алып бар. Афәрин! Әйдә, Наил, син билет ал.

Бала. Яңгыр ява дип тормыйлар,

Рәхәтләнеп йөриләр.

Кызлар кулына эләккәч

Зонтиклар да бииләр.

Кызлар зонтиклар белән бииләр.

Алып бар. Айгөл, хәзер син билет ал. (Кыз билет ала)

Кыз бала. Бик кадерле, бик тә якын

Бу балалар бакчасы.

Башта китәсе килсә дә

Хәзер килә каласы.

Чөнки кала Айрат,Әдилә,

Альбина һәм Рәмилә.

Безнең әле алар белән

Бераз уйныйсы килә.

Музыка астында кечкенә төркем балалары керәләр.

1 бала. Алып килдек без сезгә

Бу көмеш кыңгырауны.

Дәресләргә дәшсен сезне

Аның саф яңгыравы.

2бала. Сезнең кебек тәрбияле

Балалар күбрәк булсын.

Безнекеләр болар диеп,

Мактап сөйләрлек булсын.

3 бала. Алыгыз бу кыңгырауны

Кыңгырау сезгә кирәк.

Гел шатлыклар таратсын ул,

Бездән сезгә шул теләк. (Кыңгырауны бирә)

4 бала. Дус яшәдек сезнең белән

Бүләк булсын җырыыз.

Мәктәпкә баруыгыз белән

Чын күңелдән котлыйбыз!

Җыр: “Бакчабыз- нәкъ гөлбакча”. Китәләр

1 Алып бар. Алга барабыз.(Икенче тәрбиячегә мөрәҗәгать итә) Лилия Мансуровна, сез дә бәхетегезне сынап карагыз әле.

2 Алып бар. Роза Шамилевна, монда “урок русского языка показать” диеп язылган.

1 Алып бар. Бик әйбәт, менә сезгә кыңгырау. Рәхим итегез! Өлешегезгә тигән көмешегез, биремне үтәргә кирәк.

2 Алып бар. (Кыңгырау чылтырата). Под звуками этого звонка мы попробуем проводить один урок-урок русского языка.

Сказал нам однажды знакомый художник: «Все буквы на что-нибудь очень похожи.Например, на дом или в нашу калитку. На щётку зубную, на круг, на улитку». Пусть лучше они сами о себе расскажут.

Выходят 6 детей с таблицами где написаны буквы.

1 реб. А -шагает гордо, А-алфавита голова.

Знает Ильфат, знает Эльвина

Что похожа буква «А»

На летящую ракету

И на крышу теремка.

2 реб. Буква Б проснётся рано,

Буква Б как бочка с краном.

Умывайся, будь здоров,

Богатырь Динар Попов.

3 реб. Д-как домна заводская,

Печь для плавки чугуна.

Дым клубами выпуская,

День и ночь горит она.

4 реб. Жарка жатва на меже,

Встанет сноп как буква Ж.

Если сноп, как пояском,

Мы подвяжем колоском.

5 реб. Речка –быстрая волна,

Буква Р вдали видна.

Это парус там тугой,

Выгибается дугой.

6 реб. У -улитка на дорожке,

Смело выпустила рожки.

--Уходите-ка с пути,

Не мешайте дом везти.

2 Вед. А сейчас переверните таблички, там написаны цифры. По порядку становились! (Дети построятся по порядку цифр.) Дети, прочитайте какое слово получилось?

Дети. Друж-ба! (Выходит ребёнок)

7 реб. Как хорошо, что дружба есть на свете,

Она как воздух нам нужна.

Так пусть шагает дружба по планете

Пускай как солнце светит нам она.

Песня «Дружный Детский сад».

Алып бар. Менә соңгы билетыбыз калды. Бу билетны әти-әниләр алсын әле.

Әни. Нык итеп кул чабыгыз

Сезгә килә бер кунак.

Үпкәләп китеп бармасын,

Чабыгыз, чап катырак.

Балалар кул чабалар. Шапокляк керә.

Шапокляк. Исәнмесез, минем иң кадерлеләрем, кызларым- бөтерчекләрем, малайларым кисәү агачларым. Таныдыгызмы мине? Бу бит мин. Сезнең иң яраткан апагыз Шапокляк. Хәлләрегез ничек?

Балалар. Яхшы.

Шапокляк. Начар, бик начар. Яхшы булганны мин бер дә яратмыйм. Беләсезме, мин кемнәрне яратам. Иң акыллы хулиганнарны, “ике”ле капчыкларын. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Яхшы, имеш. Мин үзем явыз эшләрне җыям. Алардан китап чыгарып, үз исемемне данга төрергә уйлыйм.

Алып бар. Сәер дә кеше инде сез. Иң яхшысы, сезгә яхшы эшләр белән танылырга кирәк.

Шапокляк. Юк,юк, сез нәрсә? Син яхшы эш эшләсәң, аны тиз генә кем күрә. Бөкрең чыкканчы, картаеп беткәнче йөр, сине бар дип тә белмиләр. Ә менә бер генә явызлык эшлә, сине бөтенесе теленнән төшерми. Менә сезнең янга килүемнең дә сәбәбе шул, үземә ярдәмчеләр эзлим. Сез миңа ярдәм итәрсезме?

Алып бар. Ә нәрсә эшләргә кирәк?

Шапокляк. Бик күп, бик күп нәрсәләр эшләргә кирәк. Мәсәлән, менә бу трубкадан чыпчыкларга борчак атарга дисеңме....

Алып бар. Ай, нинди тәртипсезлек.

Шапокляк. Тәрәзәне ачып, үтеп-сүтеп йорүчеләргә су түгәргә, дисеңме?(Күрсәтә).

Алып бар. Сез ничек оялмыйсыз?

Шапокляк. Нәрсәсе бар аның. Урамны да теләсә кайсы җиреннән кисеп үтәм мин.

Алып бар. Монысы артык инде, әбекәй.

Шапокляк. Нишләп мин сиңа Әбекәй булыйм.Элеккегә СССРда миңа “Гражданка Шапокляк” дип, эндшәләр иде.

Алып бар. Ярый, ярый, гражданка Шапокляк, сезнеңчә булсын. Бездә сезгә яраклы балалар юк. Безнең балалар акыллылар, алар тиздән мәктәпкә баралар.

Шапокляк. Менә-менә! Мин үземә укучылар сайларга килдем дә инде. Хәзер бит сайлап алу модада. Гимназиядән килделәрме әле? Юкмы? Менә мин сезнең беренче укытучыгыз булырмын. (Шатлана). Ой, сез шундый күп! Мин сезне шундый яхшы явызлыклар эшләргә өйрәтермен.

Алып бар. Хөрмәтле Шапокляк, әйттем ич инде. Безнең балалар тәрбияле, алар синең мәктәбеңә туры килмиләр.

Шапокляк. Хәзер тикшерәбез аны. Саный беләләр микән, игътибарлылар микән, сезнең балалар?

У Е Н: “1. 2. 3. 4.5”

Шапокляк. Бу миңа бер дә ошамый әле. Менә мин сезгә хәзер җырлап күрсәтәм. Сез дә миңа кушылыгыз. (Җырлый)

Җырла, җырла дип әйтәләр,

Җыр капчыгым ертылган.

Кичә бер җыр откан идем,

Ул да булса онытылган.

Алып бар. Андый гына такмакларны без дә җырлыйбыз. Ягез әле балалар. Замана такмаклары.

Такмаклар. Кызлар, малайлар кара-каршы җырлыйлар. Шапокляк яннарына барып балаларны ярата.

Шапокляк. Менә болар минекеләр инде,җанкисәккәйләрем.

Алып бар. Без бит шаярттык кына. Ә менә син үзең берәр шигырь беләсеңме?

Шапокляк. А как же! Гали белән Коза.

Наше Галя дружит Коза белән,

Әнә Коза смотрит тазрадан.

Галя аны сено белән угощать итә,

Коза рәхмәт әйтә, бородасын селкетә.

Алып бар. Шапокляк, син бит ике телне бутап сөйләдең. Син менә безнең балаларны тыңла әле, алар татарча да, русча да шигырьләрне бик матур сөйлиләр.

Б е р н и ч ә ш и г ы р ь.

Шапокляк. Да, шигырьләрне матур сөйлиләр. Ә менә иҗекләрдән сүзләр төзи беләләр микән?

У е н: “ Иҗекләрдән сүзләр төзү”

Алып бар. Күрдеңме инде, Шапокляк, безнең балалар бу уенда да сынатмадылар.

Шапокляк. Карап-карап куям да, болар берсе дә минем мәктәбемә бара торган балалар түгел икән. (Кунаклар янына бара) Ә менә монда минем мәктәбемне бетерүчеләр бардыр әле. Тикшерәм, тикшерәм үзләрен. Минем команданы тыңлагыз, минемчә эшләгез. Басыгыз, утырыгыз, уңга борылыгыз, сулга карагыз, кулларны өскә күтәрегез.(Төрле командалар бирә, үзе бутап күрсәтә. Кунаклар ялгышалар.)

Алып бар. Гражданка Шапокляк, үзең дә бу укытучылык хезмәтеннән арып беттең бугай. Әйдә безнең балаларның биегәнен карап тор.

Малай. Бигрәк рәхәт бу бакчада

Кызлар белән биисең.

Беләсеңме, белмисеңме,

Яннарында йөрисең.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-04-30 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: