ВСЕ ВЫПУСКНИКИ ВЫХОДЯТ НА СЦЕНУ (Барысыда тезелешеп баса)




СЦЕНАРИЙ

“Соңгы кыңгырау -2016”

“ГҮЗӘЛ УКУ, МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ”

“Килдек Дуслар идел дингез кичеп ”

(Музыка астында текст укыла)

А.Б.ж __. Игътибар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! “Каенлы мэктэбе” портында Сезне күрүебезгә чиксез шатбыз. “Белем” лайнерын каршы алырга барыгызны да чакырабыз. Хазерге вакытта безнен причалга 2005-2016 нче номерлы рейс астындагы лайнер килеп туктаячак.

А.Б.ж __. Хөрмәтле пассажирлар! Рейс 2005-2016 “Белем”лайнеры “Гүзәл уку, мәктәп елларына” багышланды. Бүген сез зур тормышка аяк басачаксыз, белем дингезендэ сез озын 11 кыш, 11 җәй, 11 көз, 11 яз булдыгыз.

Пароход гудогы ( Сәхнәгә 11 керэ үз багажлары белән утыра, сумкаларда ВУЗ исемнәре язылган)

А.Бк. ____ Буген сез, 11 класс укучылары, инде чыгарылыш класс! Өлгергәнлек таныклары алу өчен, экзаменнарны биреп чыгарга кирәк.

(Качка в море звук)

А.Б.к _ Хөрмәтле пассажирлар! “Мәктәп - Уку - Олы тормыш юлы ” рейсы тогэллэнде! “2005-2016”рейс пассажирларын олы юлга аяк басу очен сез эзерме? Яр буенда зур дулкыннан булу сэбэпле, сезнен жиргэ аяк басуыгыз 1 сәгатькә тоткарлана.

Укучы ______. Менә сиңа мәәә. Нәрсә эшләп бетәрбез инде сәгать буе?!

Укучы ______. Сиңа бит аңлаешлы тел белән барсында әйтеп бирделәр. Багажыңны барладынмы, эйберлэренне онытып калдырмадынмы? Утыр да ял ит. Дәрес бетәргә звонок көтеп утырасың юк, бер контроль эш, бернинди зачеттыр, баш катыргыч әллә нәрсәләр эшлисең юк, бөтен класска акырып кәгазь бите эзләп утырырырдай бик каты эшләрең юк бит. Көт тә утыр!

Укучы ______. Ә менә миңа моңсу. Без бит 11 ел буе бер олы гаилә идек. Омтылдык гел алга, яңа үрләр яуларга.

(Дурт 9 класс укучысы керә, сумка белән,берсенен сумкасында “ШПАРГАЛКИ”дип язылган)

Укучы 9 кл____ __. Сез әле тошмэдегезме? Мин соңга калмадыммы?

Укучы _11кл_ ____. Э сез кая барасыз? Сезнен бит эле тагын 2 ел белем дингезендэ йозэсегез бар!

Укучы 11кл______. Безнең тошу тоткарлана никтер. Бәхетең бар икән. Тошкэн сумкаларны тикшереп тошерэлэр икэн.

Укучы 9кл______. Нәрсәсен аның тикшереп торырга?? Шпаргалка инде ул Африкада да шпаргалка!!!

(Дурт укучы керә 9 класс укучысы, сумка белән,берсенен сумкасында “КИТАПЛАР”дип язылган, бесенен кулына чангы тотып керэ.)

Укучы 11кл______. Монысы тагын нәрсә инде моның? (книги) Сездэ тошэсен мени?

Укучы 9кл______. Эйе, сез Рауфа апаны курмэдегезме. Бу белем дингезенен иң кирәклесе. 4 класс укучыларына. Аларга бит эле ай-хай укыйсыда-укыйсы.

Укучы 9кл_______. Әнә үзләрен дә күрәм, 201_ номерлы каютыларыннан чыгылар.. Безне озатырга дип килгән алар.

Укучы11кл _______.. Хәтереңдәме, безнең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүебез? Шундый шат идек инде үзебез...

Укучы 11кл_______.. Әйе, әле хаман да күз алдымда... Әллә кая чаба инде бу вакыт....

Укучы 11кл_______.. Барыбызның да исенә төшерер өчен, әйдәгез 4 класс укучыларын тыңлап китик. Без дә бит 7 ел элек шундый бәләкәчләр булганбыз.

Укучы 11кл_______.. Каршы алыгыз 4 нче класс укучылары! Безне дә бит шулай 7 ел элек озын, мавыктыргыч мэктэп юлына озатып җибәргән иделэр!

 

КЛАСС УКУЧЫЛАРЫЧЫГЫШЫ

Укучы кл_______.. Бигрәк тә матур сөйли инде бу бәләкәчләр. Без дә шундый булганбыздыр инде.....

Укучы кл_______. Әйе, бер дә моңа ышанасы килми эле, кайтарып булса иде шул чакларны...

НОМЕР ҖЫР “Балачагым” (ИлГәрәй)

Бала чагым гелдә искә төшә

Су чәчрәтем сулар керүләр.

Куңелемдә онытылмас булып

Мәнге калды матур мизгелләр

Кайда калды гүзәл балачагым,

Онытылып уйнап йөрүләр,

Әнкәемнең орышасын белеп

Курка – курка өйгә керүләр?

Хәтеремдә кулга чәчәк тотып,

Мәктәп бусагасын атлавын.

Укытучы апа белән бергә

Зур тактага хәреф язганын.

Кайда калды гүзәл балачагым,

Онытылып уйнап йөрүләр,

Әнкәемнең орышасын белеп

Курка – курка өйгә керүләр?

Җәйләр җиткәч бәбкә саклый идек

Әкияти яшел аланда

Әткә каздан куркып елаулары

Бүгенгедәй истә хаманда

Кайда калды гүзәл балачагым,

Онытылып уйнап йөрүләр,

Әнкәемнең орышасын белеп

Курка – курка өйгә керүләр?

 

Выпускник (____________): БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ! (РӘХМӘТ СҮЗЛӘРЕ)

Аларның назлы тавышларын ишеткәч, ягымлы йөзлэрен күргәч, барлык курку хисләребез юкка чыкты.

Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды.

(барысыда, узенен беренче укытычысынын исемен эйтэ)

Хөрмәтле Лэйсан апа, Фирая апа, Гузэлия апа, Антонида апа!

Рэхмэт сезгэ,рэхмэт сезгэ

Энидэй булдыгыз безгэ.

Гел тырыш унган балалар,

Укырга керсеннэр сезгэ.

Тэуге укытучы булып

Хэтердэ уелып калдыгыз

Бэхетле,Сэламәт булыгыз

Кайгы хэсратсез утсен,

Сезнен тормыш юлыгыз.

 

 

Укучы _______.. Нәрсә тошэбезмы әле?

Укучы _______.. Юк, ашыкма, әле

Укучы _______.. Кара әле, бу погода рэтлэнэме инде! Тагын озак булыр микән?

Укучы _______... Юктыр инде. Яр буенда порт директоры да котеп тора. Юк, тукта әле, бөтенләй буталып беттем! Бу бит безнең Хөрмәтле директорыбыз – Лэйсэн ханым Илдус кызы.

Укучы _9кл______.. Хөрмәтле Лэйсэн Илдусовна!

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.

Укучы 11кл Сез безнен беренче укытучыбыз да, җитәкче дә. Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер,иҗади уңышлар,бәхет, шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

 

А.Б.ж_______... Ә хәзер сүз Каенлы мэктэбе директоры Лэйсэн ханым Илдус кызына бирелә. Рәхим итегез, Лэйсэн Илдусовна.

ДИРЕКТОР ЧЫГЫШЫ

А.Б. к ____Хөрмәтле пассажирлар һәм каршы алучылар. Рейс “Мәктәп- Уку- Олы тормыш юлы” Хава торышы начар булу сәбәпле элегэ тоткарланып тора. Аңлаугыз өчен рәхмәт!

Укучы _______.. Бу хава торышы туйдыра башлады инде.

Укучы _______.. Әйе, әйтмәдә инде.. Ә менә безнең мәктәптә бер погода да не по чем! Шунда кар иштеме, яңгыр ишеп яудымы, әллә инде урамда -30 градус суык, дәресләр тәртибе шул ук! Безнең завуч бер дә уку процессын кулдан төшерми!

ХӨРМӘТЛЕ АЛФИЯ РАШИТОВНА!

Бугенге кон булэк итсен Сезгэ

Кунеллэрдэн жылы нурларны.

Озын гомер, саулык бирсен Ходай,

Насыйп итсен имин елларны.

НОМЕР (Алсу “Зимний сон” музыкасына)

Допоздна вы с нами сидите

Вам терпенья не занимать,

Нас вы научили трудиться,

Этого теперь не отнять,

Может быть, мы встретимся снова,

Может быть, уйдем навсегда.

Не грустите милый учитель

В нашем сердце вы навсегда

припев:

Спасибо вам за вашу ласку

За доброту и за любовь

За знанья те, что вы нам дали

Спасибо скажем вновь.

У вас прощения мы просим

За все оплошности свои

Как жаль, что нужно расставаться, увы

Укучы _____. Дусларым, Атас! Бар нәрсәдә отменяется!

Укучы _______.. Син безне туйдырдың! Көне буе инде безне куркытып йөрисең!

Укучы _______.. Нәрсә портта террористлар мәллә?

Укучы _______.. Аннан да үлешерәк! Ул- Лида Николаевна. Барлык тәртип бозучыларның иң сөймәс кешесе. Мәктәпнең прокуроры!

(ЛИДА АПАГА РӘХМӘТ СҮЗЛӘРЕ)

Борчуда да, шатлыкта да

Безнен хэлгэ сез кердегез.

Яшэргэ дэрт, укуга коч,

Белем ачкычы да бирдегез.

А.Б. ж ___ Хөрмәтле каршы алучылар! Лайнер “Белем” килеп туктады. Белем багажын тикшерергә, валерьянка эчеп куярга, эти-эниләргә һәм укытучыларга валидол бирүегезне сорыйбыз!!!

Укучы _______.. Хмм, хәзер безнең белем багажын тикшерәләр. Бетте баш! (башын тотып)

Укучы 11кл_______.. Безгә кайгырып утырыга вакыт юк! 11 ел буена безнең укытучыларыбыз барлык булган белемнәрен безгә тырышып бирде.

Укучы _______... Чыннан да, кайгырыга сәбәп юк! Багаж безнең кыйммәтле. Укытучыларыбызның хәрбер акыллы сүзен, киңәшен истә тотарбыз!

Укучы 9кл_______.. Сез беләсезме кемнәр ул классиклар? Сочинениемне бирмичә мине жиргэ каникул айларына беркем дә җибәрмиячәк!

Укучы _______... Әлбәттә беләбез. Чөнки рус теле һәм әдәбияты укытучылары безне барысына да бик ныклап өйрәтте! Ул - Ралия Мунавировна, Ахмэтсагир Фаизович

(«Юкка тугел, юкка тугелдер» коенэ)

Кая барма урыс теле кирэк,

Без ул телне ныклап ойрэндек.

Дэреслэрдэ урыс телендэ без

Купме экият, шигырь сойлэдек.

Хэркемгэ дэ бирелмэгэндер ул

Гариповлар тосле укытучы.

Урыс телен ойрэнгэнбез икэн

Юкка тугел, юкка тугелдер.

 

Укучы _______.. Рус теле белән барысыда аңлашыла. Әммә дә ләкин, безгә бит әле ЕГЭны математикадан да бирәсебез бар!

Укучы _______... Монда да минемчә, кайгырыр хәл юк, чөнки без бик тә тырыш, үз эшен яхшы белечү укытучыда укыдык. Ул да булса – (хором) Халидэ Закиевна!

 

(ХАЛИДЭ ЗАКИЕВНА РӘХМӘТ СҮЗЛӘРЕ)

Жир йозендэ ин кызыгы шулдыр

Ел буена алгебра укудыр.

Кем укымый, юлыбыздан китсен

Укыганнар «5» ле омет итсен.

Алгебраны мэнге онытмабыз

Хэрчак хэтердэ аны сакларбыз.

Файдасы куп анын кешелэргэ,

Ярдэм итэ ул бик куп эшлэрдэ.

НОМЕР

Балачакның гүзәл бер мизгеле

Хәтеремдә минем бүген дә.

Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре

Килгән көнем белем иленә.

Кушымта:

Кыңгыраулы мәктәп елларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дәшә сыман:

Улларым сез минем, кызларым.

Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп,

Алып киттең тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдәм кулын суздың,

Сакладың син ялгыш адымнан.

Кушымта.

Өйрәттең син, ярат, балам, диеп,

Туган илне, әткәң-әнкәңне.

Гомерең буе халкың өчен тырыш,

Онытма син туган телеңне.

Кушымта.

Укучы9кл _______.. Без барыбыз да әз-әзләп укыдык. Нәрсәгә булса да, һәм ничек тә булса да.

Укучы11кл _______.. Тукта, тукта әле. Син хәзер физика турында шулай дип әйтәсең мәллә? Син физиканы физкультура белән бутама. Ул сиңа гап гади генә дәрес түгел, Җир шарын әйләндереп атардай фән ул!

 

(РИНАТ ГАМИЛОВИЧ РӘХМӘТ СҮЗЕ)

Анлар очен физиканы

Тавышланма, тик утыр.

Физика кызыклы фэн,

Кунел биреп укысан.

Анламыйча да калырсын

Авыз ачып утырсан.

(Бер укучы сумкасыннан пепси, кола, спрайт и т.д. чыгара)

Укучы _______.. Сиңа бу су нәрсәгә кирәк инде? (пепси, кола, спрайт и т.д.)

Укучы _______.. Бигрәк җүләр икәнсең, су ник кирәк диләр мени инде? Представь себе эчәргә!

Укучы _______... Моны бит эчәргә ярамый. Бу сулар белән чәйнекләр генә чистартырга ярый, шулай ук эле кешеләр акчаны да шуна тыгып чистарта. Син нәрсә аларның химия составын белмисеңмени??

Укучы _______.. Ешрак химия дәресләренә йөрисе калган аны... Бәлки моны эчмәс идем дә!

Укучы _______.. Синен эчэсен генэ килә, э минем ашыйсым киле!

Укучы _______.. ( Сумкасыннан алма ала)Миндә алма бар иде. Мә аша .(алманы төшереп җибәрә )

Укучы _______... Руслар әйтмешли: Не поваляешь, не поешь !(җирдән ала да, авызына капмакчы була)

Укучы _______... Син нәрсә, бар ташла! Андагы бактерия хәзер! Биологияңне искә төшер, я бер дә булмаса географияне. РОЗА РАВХАТОВНА нэрсэ дип ойрэтте безне.

Указка тотып кулларга

Картадан шэхэр табарга

Ойрэтэ Роза апа, Роза апа

Микробларны курергэ,

Саклана да белергэ

Ойрэтэ Роза апа, Роза апа.

Табигатьне анларга,

Жирне-суны сакларга

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ, мэктэплэрдэ.

Голлэрне устерергэ,

Гузэллекне курергэ

Ойрэтэ Роза апа, Роза апа.

Уважаемые дамы и господа! Благодарим вас за то, что вы воспользовались услугой нашей компании! (этот же текс звучит и на английском).

Dear ladies and gentlemen! Thank you for what you have used service of our company!

(ИЛСИЯ МАХМУТОВНА)

Чит телдэн сез укыттыгыз безне,

Тумыштан сез, гуя чит илдэн.

Сездэ белем алган укучылар,

Яхшы аралаша шул телдэ.

Э кем белсен,эллэ менэ без дэ,

Англияне бэлки явларбыз

Инглизчэ «бик шэп» сойлэшеп

Сезнен ышанычыгызны акларбыз.

 

Укучы _______... Күз алдына китерегез, күпме укучы елда шушы порттан китә.

Укучы _______... Иң беренче лайнер моннан ____ ел элек киткән.

Укучы _______.. Шушы вакыт эчендә ничә йөз укучы олы юлга аяк басты. Алар барысы да безнең мэктэбебез тарихына, район тарихына, гомүмән Ватаныбыз тарихына кереп калган.

Укучы _______.. нәрсә эшләп басып торасың син бу позада(берәр нинди позада басып тора)

Укучы _______.. Беләсегез килсә, мин 16 предмет арасыннан иң яраткан фәнемне сайлыйм!

Укучы _______.. Йә, нәрсә сайладың инде?

Укучы _______.. Тарих, тарих, тарих дигән фән ул!

 

(РАСИМ ФАИЗОВИЧ)

Тарих, тарих, тарих дию белэн

Куз алдыма РАСИМ абый килэ,

Эйтэ кебек кузлэремэ карап,

Эйдэ уткэн параграфны сойлэ.

Сойлэ мина, син шул хакта

Нилэр язалар китапта.

Укып булса да килденме?

Сорыйсымны син белденме?

НОМЕР

Укучы _______.. (телефоннан сөйләшә): Алло, аллло әнием, менә без тиздән тошэчэкбыз, син кайгырма бик алай. Мин сиңа перезвоню! Ярар все пока!

Укучы _______.. Син нәрсә? Оныттыңмы әллә, туган теленне

ЛИЛИЯ РАУФОВНА алай сойлэшкэненне ишетсэ....

И туган тел и матур тел

Эткэм энкэмнен теле

Доньяда куп нэрсэ белдем

Син туган тел аркылы.

Лилия апа,яратабыз сезне,

Апа диеп сагынып кайтырбыз.

Сез укыткан дэреслэр аша,

Туган телнен серен ачарбыз.

Укучы _______.. Сиңа чаңгы ник кирәк булды соң әле ул?

Укучы _______.. 3 нче чирек беткәч алып кайтып китмәгән идем, менә хәзер мәктәптән китеп барганымны Ростэм абый күрде дә тоттырып җибәрде! Бу чаңгы бит миңа кадерле

Укучы _______.. Нәрсәсе белән кадерле булды инде ул сиңа?

Укучы _______... Менә искә төшер. Дүшәмбе көн, оченче дәрес физкультура. Абый чаңгы алып килергә кушкан иде, 8 укучыдан бер минеке генэ бар иде чонки мин аны былтыр да алып кайтып тормадым. Шунда абый Сезгә ничәле куйды?

Укучы _______... Икеле куйды да, әле өстөвенә кар көрәтте.

Укучы _______.. Сезгә шул кирәк тә! Менә аңладыңмы инде ни өчен сихерле, бәхетле инде минем чаңгым?

Укучы _______.. Юк.

Укучы9кл _______.. Эх, син тити баш. Сезгә “икеле” куйганда миңа бит Рустам Рифкатович “бишлеләр” тезеп барды!!

Физкультура, ОБЖ дэреслэрен

Котэ идек зарыгып,

Сез дэ безне онытмагыз

Искэ алыгыз сагынып.

Укучы___ Физкультурада кар корэу, чангыны онытып калдырсан гына элэгэ эле ул. Э менэ хезмэт дэресендэ Лилия Мутыгулловнага чангы не причем.

Лилия апа

Без хезмэт сойдек сезнен дэреслэрдэ

Суттек,жыйдык,тектек,ямадык

Нэрсэ кушсагыз шуна ойрэндек без

Хич кайчанда аптырап калмадык.

Рэхмэтебез сезгэ,иге –чиге булмас гомергэ

Юлыбызда якты маяк булып,

Яшэрсез сез безнен кунелдэ.

 

Сәхнә уртасына бер укучы. Чемоданын “КИТАПЛАР” дип язылган, остерэп чыгара.

Вып.3.(_______): ______, кая төяндең шул хәтлене?

Вып.4 (_______): Жиргэ тошермилэр имеш китапларымны китапханәгә тапшырырга өлгермәдем. РАУФА НАЗИМОВНАНЫкүрмәдеңме?

Вып.4_____ Ул үз урынында утыра, сине инде ул зарыгып көтәдер.

 

Класстан тыш уку өчен,

Кирәк булса китаплар

Рауфа апа, сезгә килдек,

Табып бирче, дип, зинһар.

Бер елмаеп карыйсыз да,

Була ул, хәзер, дисез.

Без сораган әсәрләрне,

Озак эзләп тормый гына,

Безгә эзләп бирәсез.

 

Укучы____ Кайчан тошэбез инде, эчем дэ быгырдый башлады инде.

Укучы____ Э бутэн конне бу вакытта, без ашханэгэ бара идек.

АШХАНӘ

 

Тэнэфестэ бергэлэп без

Ашханэгэ керэбез.

Сиринэ апа аш пешерэ

Аны барыбыз белэбез.

Аш та тэмле, боткасы да,

Барысына да зур рэхмэт.

Тамак туйгач, дэреслэрдэ

Утырулары рэхэт.

Укучы_____ Карале, э безнен арттан, ничэ ел буе Альбира апа белэн __________ тавыш-тынсыз гына жыештырып йорделэр.

 

ҖЫЕШТЫРУЧЫЛАРГА РӘХМӘТ СҮЗЕ

Жыештыручы апалар,

Чиста тота мэктэпне,

Буген сезгэ шигырь аша,

Эйтэбез без рэхмэтне.

Жыештыручы апалар эшен дэ,

Яхшы куреп белэбез.

Буген менэ хэммэсенэ

Рэхмэтебезне эйтэбез.

 

ВСЕ ВЫПУСКНИКИ ВЫХОДЯТ НА СЦЕНУ (Барысыда тезелешеп баса)

Вып. _____: Белмисезме, кайчан әле безгэ тошэргэ рохсэт бирэчэклэр?

Вып. _____: Белмим. Тик менә әле класс җитәкчелэребез дә шалтыратмый...

Вып._____: Ә менә исегедәме, биш минутка гына соңга калып кара, бөтен гаиләң инде синең мәктәптә юклыгыңны белә иде.

Вып. _____. Бер кем дә мөгаен алай тиз генә оперативно эшли алмыйдыр!

Вып. _____ Менә барсында искә алу кызык, Ә менә аңа бездән башка моңсу булырдыр. Хәзер инде артыңнан сине тиз арада эзләп табучы да булмас....

Вып______. Әмма дә ләкин безнең кебеп малайлар һәм кызлар аның инде бер кайчанда булмаячак!

Вып.______ Иң ягымлы

Вып.______ Иң гүзәл

Вып.______ Иң дөрес

Вып. ______. Балалар яратучы

Вып. _______. Иң акыллы

Вып. _______. Иң уңганы

Вып._______. Иң шәп әни

Вып._______ Иң шәп хатын

Вып._______ Иң позитив

Вып. ______. Спорт яратучы

Вып. ______. Иң шәп алып баручы

Вып ______. Телгә бай

Вып ______. Иң шәп укытучы

Хором: КЛАСС ҖИТӘКЧЕБЕЗ: РОЗА РАВХАТОВНА! РАЛИЯ МУНОВИРОВНА!

РӘХМӘТ СҮЗЕ



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2016-08-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: