Сез кайларда татарлар?...




Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Язгы җиллә булып, аваз салып

Халкым тарихына карадым.

Төшләремдә күрәм, таптым диеп

Тетрәндәргән милләт карабын.

 

Кушымта:

Сез кайларда татар балалары,

"Әнкәй!" дисез кайсы телләрдә.

Җан тартмаса бәлки кан тартадыр

Ник кайтмыйсыз туган илләргә?!

 

Дулкын куган кораб югалмасын

Чит илләрдә йөрмик адашып.

Җиңел түгел чит-ят җирдә яшәү

Юксынамын сезне җан атып.

 

Киткән кошлар кайтырлар ул кабат

Тик гомернең кайтмый узганы.

Кошларга да якын туган җире

Корган оялары, үз таңы.

28.02.2014.

 

Чит җирләдә бәхет эзләмә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Ильшат Валеев көе.

Бәхет эзләп киткән идем,

Кайтып булмый калам бит.

Чит илләрдә сораучы юк

Хәлең ничек, балам? - дип

 

Туган җирне ташлап китү

Син бәхеткә санама

Туган якка кайталмыйча

Синең яның кыйнала

 

Карлыгач та җылы яктан

Кайта үз ярларына.

Карлыгач түгелмен нигә

Язмышым алларында?!

 

Чит иләрдә, чит җирләрдә

Өзелә бәгырьләрем.

Туып үскән җиркәемнең

Белмәдем кадерләрен.

 

Күңелемдә җан авазы

Туган якларны көтә.

Чит илләрдә бигрәк кыен

Сагындыра кич - иртә.

 

Тау астыннан чыккан төсле

Язмышым агышлары

Балам диеп ишетелә

Әнкәмнең тавышлары!

28.02.2014.

 

Кошлар белән кайтам

Рәүф Багаутдинов сүз.

Илшат Валеев көе.

 

Туган якка аккош юлы

Уеымнан һич чыкмады.

Анда минем Әткәм-Әнкәм

Бала чагым, сукмагы.

 

Кушымта:

Бик риза мин язмышыма

Кошларым булганнарга.

Кош бураны белән кайтам

Мин туган якларыма

 

Анда минем туган йортым

Газиз ачык ишегем.

Очраштырып аерган да

Сабый чагым, бишегем.

 

Уйлар диңгезендә җилкән

Кош бураны бүген мин.

Кайтыр юлда гомер уза,

Сихри нурдан икән ул.

1 март 2014

 

Әнием

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Карашышыңнан Әнкәй күреп торам,

Балам диеп көн-төн уйлыйсың?

Сагышларда үтә сезне сагынып

Үтә гомерем, үтте җәл дисең

 

Гомерем буе шулай бала диеп

Үтәр кебек җаным ачына.

Кара төндә күңел яна-көя,

Бала сөйгән гашыйк назына.

 

Борчыласың Әнкәй безнең өчен,

Озатканда елап озатма.

Синдә калды минем бала чагым

Мин китәмен инде еракка.

 

Рәхмәтлемен сиңа мин Әнкәем

Күкрәк сөте тәме телемдә.

Янып-көеп бала диюләрең,

Саф сөюең безгә бүгендә.

16.02.2014.

 

 

Тиңдәшме?1

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Сөяргә кирәк ярларны

"Сынау" күлендә йөзеп.

Чиксез күңел түрләрендә

Нәгыш бизәкләр чигеп.

 

Сөйгән ярың дустың булсын

Ихласлыкка ни җитә?

Бер-береңне аңлау гына

Кешеләрне иш итә

 

Ышанычлы булсын ярың,

Чык син, дус, юлларыңа

Тиңдәшеңне сынап түгел,

Үтәсе елларыңа.

 

Кулларыңны кулларына

Алырлык булса гына.

Хәлдән таеп, ятып калсаң

Ярдәмдә калса генә.

.2.03.2014.

 

Гомерем агышлары

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Тәүге аваз күл өстендә

Киек каз тавышлары -

Тынгы тапмый күңелем дә

Гомерем агышлары.

 

Киек казлар кебек еллар

Оча ярсу җаннардан.

Кояш юлын мин кабатлыйм

Ялгыз калмас таңнарда.

 

Очып киткән казларымның

Тәүге салган тавышы.

Узган гомер шул тавыштыр

Тик төзәлми сагышы.

 

Саубуллашып очты казлар

Син аны карадыңмы?

Казлар кебек еллар оча,

Елларын санадыңмы?

 

Сихри көзем

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Нинди матур үткән көзем минем

Каңгылдаша тышта кошларым.

Тәңкә-тәңкә очып карлар ява.

Бар булмышым Башкортстаным.

 

Сиңа гашыйк бүген ап-ак карлар.

Агач яфраклары сибелә.

Сагыш тулы минем йөрәгемдә

Каршы алдың мине син генә.

 

Тышта кояш, ап-ак карда бизәк

Уйдык, уйдык гөлләр кар әле.

Илем, Республикам, якты көнем

Синдә яшәр көнем бар әле.

 

Юкка гына Урал тауларының

Кыясына бөркет кунмаган.

Ояң җирнең түбәсендә булгач

Килгән көзнең кышын тоймаган

 

Көзге хисләр

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Нигә көзем җилне дулатасың?

Юеш карлар күктән өрәсең

Гомерем кыска диеп әллә җирне

Ак юрганга елап төрәсең

 

Күңелең ярсый, беләм хушлашасың

Җәйләреңдә калды гөлләрең

Син бәхетле идең шул чакларда,

Илһамланып үтте көннәрең.

 

Көзләрнең дә була үз кайгысы

Көз сарысы җиргә тоташса.

Көзге җил, кар буранын ияртеп

Яшь түгеп, җәй белән хушлашса.

 

Йөрәккәем курка шул көзләрдән

Күңелемә бозлар тутырды.

Ничә җәйне, көзне кичергәнмен

Мин шуларны санап утырдым.

 

Ләкин беләм күңелем бозы эрер

Ак юл салып агып китәрләр.

Ә әлегә бул син салкын кышым

Ярсыганда кайнап бетәрләр.

 

 

Күңелдә син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Яшәүдән туймамын

Гомерләр узганга

Рәхмәтле сиңа мин

Без икәү булганга.

 

Булмасын үкенеч

Яшәмик көенеп.

Гашыйк бул, тынма җан,

Яшик без сөенеп.

 

Елмай син, сөйгәнем,

Син -бәхет тауларым.

Гөл булып үскәнсең,

Син - аткан таңнарым.

 

Авыр сүз, ачу юк

Бары тик сөй генә.

Тормыш ул - бер мизгел,

Күңелдә син генә

2 март 2014

 

 

Җан моңы

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Һәр кешенең җан моңы бар

Тартыгызчы аның кылларыннан.

Назлар тоеп атсын чәчәк.

Бәхет эзләп йөргән юлларыннан.

 

Хисләремдә җан моңы бар

Хыялый мин синең яннарыңда.

-- Иренемә шатлык эзләп

Былбыл булдым сөю аланында.

 

Син кичәмнең бер гүзәле

Сөю бишегенең аланында.

Сөялмиче кагылуым

Янган йөрәк синең алларыңда.

 

Һавлардан аккош булып

Нигә әле шашып сөелмәскә

Үткән вакыт якынайткан

Син күңелдә аткан бер гөл- чәчкә

2 март 2014

 

Зәңгәр күзләр

Рәүф Багаутдинов сүз

Илшат Валеев көе.

 

Көн дә көтәм: ник килмисең

Миндә -мәхәббәт хисе.

Кич авышкан, зәңгәр пәрдә

Синең күзләрең төсле.

Кушымта:

Зәңгәр күзләргә багышлап

Сөю җырлары туа.

Ул йөрәктән китми икән

Мине акылдан җуя..

 

Хыялыма көн дә кайтам

Хисләремне җуйганчы.

Җырлар идем бер җыр булса,

Сагышларым тынганчы.

 

Хыялымда зәңгә күзләр

Сихри зәңгәр күк төсе,

Сөю уты күңелемдә

Янып бетәрмен төсле

 

 

Төшләремдә генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Бүген төнлә тәмле төш күрдем мин

Туңган хисләремне эретеп,

Ак пәйгамбәр булып керде

Яз китергән назны өертеп.

 

Ул үзе бит бик чибәр дә түгел

Кулбашыма кунды кош кебек.

Җитәкләде кысып кулларымнан

Зур дөньяга илткән көч кебек.

 

Күпме яшәп һичбер күрмәгәнмен

Ул әйдәде мине үзенә.

Их шул чакта, кочагында аздым,

Кайнар яшләр килде күземә.

 

Сусаганда эчеп туймагандай

Иреннәре үпте иренемне.

Ник уяндым икән, шул чакларда?,

Оныталмадым бу зур көнемне.

 

 

Ян йөрәгем

Рәүф Баһаветдинов схз.

 

Сине сөюләрем күкрәгемдә

Сугарасың мине кан белән.

Яшәү бәхетен тоям синнән генә

Чыккан кояш, якты таң белән..

 

Кайнар гашыйк җаным хисләремә

Серле аваз салды күкрәктән.

Яраландың әллә син сөйгәнем,

Күкрәгемдә шыткан орлыктан.?

 

Син җанымның сүнмәс бер өлеше,

Сулыш өрдең күкрәк тутырып.

Оя кордың күңел түрләренә.,

Көне-төне сакта утырып

 

Төннәремдә кайчан уянсам да,

Таң атуга чиксез куанам.

Хыялымны алсу җилкән иттең,

Кочагыңа кереп югалам.

 

Син җанымның, шиңмәс бер өлеше,

Минем җаным сиңа омсыныр.

Ә җан Күккә, һавларга оча,

Тояр өчен Яшәү тылсымын.

11.02.2014.

 

Тормыш

Рәүф Багаутдиноа сүз.

 

Сайлап алган парың тиңдәш булсын

Тормыш юлын бергә үтәрлек.

Бер-береңне өзелеп яратып гел

Хыял тауларына менәрлек.

 

Кушымта:

Гомеребез үтсен гел парлашып

Өлешемә төшкән көмешем.

Зур тормышка илткән тын алышым

Синдә минем йөрәк тибешем.

 

Син җанымның бер өлеше бул

Сулыш өр сен гомер кичкәндә.

Җан җылысын бир өшегәндә,

Авыр чакта тормыш көткәндә.

 

Сабыр булыйк һәр-чак бер-беребезгә

Гашыйк җаннан алып җылысын

Тормыш арбасын да бергә тартыйк

Җырлый-җырлый көйнең моңлысын.

30.04.2014

 

 

Көзге яфрак кебек

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Көзге җилдә яфрак үрсәләнә

Салкыннарда килми туңасы.

Шаулап үткән җәйге көннәренең

Сизеп ахры әллә соңгысын.

 

Гомер үтү көзнең җитүләре

Ыҗлап искән җилләр тавышы.

Сары яфрак күңел боегуы

Йөрәкләрнең сөю сагышы.

 

Каңгылдаша көзен кыр казлары

Сары яфрак кебек моң тартып.

Хушлашулар авыр еллар белән

Иң шәп чаклар кала озатып.

 

Сары яфрак үксеп елый кебек

Салкын җилгә сөйләп зарларын.

Көз җитүен сизеп саубуллашып

Йөриләрдер сагынып парларын.

3.03.2014.

 

 

Сары яфрак кебек

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Көзге яфрак үрсәләнә

Килми аның туңасы.

Шаулап үткән көннәренең

Сизеп әллә соңгысын.

 

Гомер үтеп җитүләре

Искән җилләр тавышы.

Сары яфрак боегуы

Йөрәкләрнең сагышы.

 

Каңгылдаша кыр казлары

Яфрак кебек моң тартып.

Хушлашулар еллар белән

Иң шәп чагын озатып.

 

Сары яфрак үксеп елый

Салкын җилгә зарларын.

Көзләр белән саубуллашып

Әзлиләрдер парларын.

 

 

Бәхетле иттең

Рәүф Багаутдинов сүз.

Флүрә Шәрипова көе.

 

Җан җылысы хисләремдә

Син аттырдың гөлемне.

Бәхетле иттең көннәремне,

Ахры таптым үземне.

 

Кушымта:

Синең күзләр йолдыз кебек,

Нурлар сибә һәр көнне.

Яши алмам бер минутта

Күрми калсам бер көнне

 

Мәхәббәттә мин тынгысыз

Кояшым бул, иркәлә

Мин яшимен синең өчен

Килми калма иртәгә.

 

Күзләреңдә адаштым мин,

Коткар серен аңларга.!

Мин янамын куз шикелле,

Ялгыз аткан таңнарда.

6март 2014

Җанымда чын сөю

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Җанымда чын сөю, ишетәм тавышын,

Сагышын күңелдә саклыймын.

Кил, иркәм, яныма, сыендыр җаныңа,

Син калдырган җырны ятлыймын.

 

Кушымта:

Тышта яз елмая, әллә син килдеңие?

Килмәвең белсәм дә сагынам.

Килче, кил, мәхәббәт, шатлыкка төренеп

Гөлләрем нур сибә назыннан.

 

Гел чиртсен күңелем, бәхете күкерә,

Җырларым яңгарый кичендә.

Төшемдә чәчкәләр кочаклап серләшә

Әйтер сүз гел синең исемгә.

 

Уйымда моңлы көй чайкалып тирбәлә,

Болынга чыксам мине - моң баса.

Яндырып йөрәкне, көйләмәс идем дә

Җанымда чын сөю булмаса

6.03.2014

Серле елмаюың

Рәүф Багаутдинов сүз.

Флүрә Шарипова көе.

 

Язгы кояш әллә карашларың

Күңелемне салдың сагышка.

Эндәш миңа! Кайтавазың итеп

Ярсып типкән йөрәк кагышка.

 

Кушымта:

Күзләреңне ялкын чорнагандыр

Муелга тиң кара күзләрең.

Керфегеңә әллә гөлләр үскән

Кош моңыдай синең сүзләрең.

 

Мин сөярмен, җаный яр булсынга

Хыялларым сиңа киң дала.

Йөдрык хәтле кайнар йөрәгемнән

Саф сөюе, моңы, юл сала.

 

Сакла сөюемне мин сөярмен

Күңелемә салдың сагыш эз.

Сөюемнең кайтавазы йөрәк.

Гашыйк күңелемнең яме сез.

6.03.2014.

Сине яраттым

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Дулкынланам сине уйлап

Ник мин сине яраттым?

Кар өстендә юллар ерып

Бураннарда адаштым

 

Кушымта:

Бергә булсак бу дөняда

Бул син миңа чын юлдаш.

Мин булырмын сиңа терәк

Күктәге якты кояш

 

Йөрәгемдә урын тапсаң

Канатым бул хисләргә.

Күзләреңнең нурын сирпеп

Җәйге зәңгәр кичләрдә

 

Тәрәзләрдә ай нурлары

Бәхет сибеп елмая.

Әйтерсең дә яңа дөнья

Нурга төрөнеп уяна.

 

Нигә элек күрә алмадым

Кайларда йөредең икән.

Белмәдем торган йортыңна

Барырмын көндә иртән.

 

Тик син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Озатып кил гомеремне

Мәхәббәттә адашып.

Ай да карый нурлар чәчеп

Таң йолдызын яратып

 

Кушымта:

Ян, йөрәгем, дөрләп ян син

Башкалар кагылмасын.

Мине синнән - сине миннән

Йөрәкләр аермасын.

 

Тик син генә йөрәгемдә

Бер сер саклап йөреттем.

Иртәдә кич килерсең дип

Өзелеп сине көттем.

 

Кояшым бул нурлар сирпеп

Җылысын бир җаныма.

Ашкынам мин ташкын булып

Дулкыннанып яныңа.

7.03.2014.

 

Киек казлар

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Казлар оча көзләр җиткәч

Һавада моңнар көйләп.

Каңгылдашып йөрәк телеп

Түгелеп зарын сөйләп.

 

Киек казлар каңгылдаша

Җәйнең азага микән

Кулны сузам зәңгәр күккә

Сагыш газабы микән.

 

Кайтарып булмый гомерне

Көз җиткәч кошлар китә.

Үткән елларны калдырып

Чәчләрне күмер итә.

 

Киек казлар һич китмәгез

Калдырмагыз кырларны.

Анда корган ояларны,

Яшли сөйгән ярларны.

 

Кайтарып булмый гомерне

Күпме көзләр үтелгән.

Үткән елларның көннәре

Йөрәгемдә өтелгән.

7 март 2014

 

Синең өчен яшим

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Синең өчен яшим бу дөньяда

Мин ялгызмын: синсез мин һаман.

Инде ничек түзәр гашык җаным

Утларында гына мин янам.

 

Кушымта:

Чүлләр кичик, айкап дөня йөген

Бергә йөзик олы дөньяда.

Мин ай булам, ә син зөһрә йөлдыз

Диңгез өсләрендә елгада.

 

Бер сер булып кала алмадыкмы?

Миндә синең күзең карасы.

Изге уем ак саф бәхет эзли

Ничек итеп сине табасы.?

 

Калырбыз гел яш булып

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Йөрәк нигә ярсыйсың син

Күкрәгемдә дулкыны

Күңелем һаман сине эзли

Эчтә сагыш упкыны.

 

Кушымта:

Очам көндә яннарыңа

Канатларым ак болыт.

Картаймабыз бергә булсак

Калырбыз гел яш булып.

 

Искә төшеп сагындырды

Без икәү йөргән болын

Иң беренче мәхәббәтем

Шатлыкта үткән урын.

 

Квышырга язсын гына

Салкын җил тидермәмен.

Сөеп үтсен,сөелеп үтсен

Калган бар гомерләрем.

 

Син изге җан - шаулый торган

Урадың йөрәгемне

Оныта алмыйм матурым дип

Яратам дигәнеңне.

 

Җырым бүләк

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Җырым бүләк җырлыйк әле

Күңелемнән хисемә.

Тойгыларым синең өчен

Тынмый моңнаар һич кенә.

 

Кушымта:

Уемда җырым тирбәлә

Син булмасаң моң баса.

Килмәс идем яннарыңа

Җанда сөю булмаса.

 

Үзем уйныйм, үзем җырлыйм

Һәркемгә насыйп түгел.

Әйдә кушылып бергә җырлыйк

Шатлыкка тулсын күңел

 

Синең белән мин бәхетле

Бетмәс безнең сөйләр сүз

Ике йөрәк парлап типсә

Салкын тимәс гөлләр без

 

Канатым син.

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Һаваларда очып барам

Канатлыдай мин һаман

Нигә болай сагынам икән,

Бетәр микән бер заман.

 

Сине сагынып тибә йөрәк

Очам мин синең эздән.

Яшерә алмыйм сөюемне

Яшь тама минем күздән.

 

Очам, эзлим, һич табалмыйм

Талпына гел канатым.

Һваларда очып барам.

Канат бирде ярату.

 

Миңа тиеш мәхәббәтә

Канатым син тиң ярым.

Синнән башка торалмыймын

Тик беләм мин син барын.

7.03.2014

 

Сине эзлим

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Язгы җилләр тәрәзәне кага

Саф сөюем очкан торналар.

Синсез гомерем торна тавышлары.

Яңгыр булып яшьне коялар.

 

Кушымта:

Бүген килеп менә эзлим сине

Мәхрүм иттең очар канаттан

Килче тагы, килче, мәхәббәтем

Һәм күкләргә күтәр кабаттан!...

 

Кичә генә яннарымда идең

Һаваларга очтың биеккә.

Кулларымне күпме сузсамда мин

Өлгермәдем сине сөеп тә

 

Ниләр өчен миңа шундый газап.

Үпкәләпләр әллә калдыңмы?

Әллә яман күзләр, артык күреп

Йөрәгемнән тартып алдымы?

9.03.2014

 

Сез кайларда дусларым

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Бүген төнлә төшләремдә күрдем

Үземнән дә якын дусларны.

Якын дуслар белән язга кердем

Өшемичә үттем кышларны

 

Кушымта:

Дуслык хисе ул гомерле икән

Мактый -мактый җырлар җырладым.

Җырладым да эзләп дусларымны,

Яшерен генә үксеп еладым..

 

Очрашырбыз әле, күрешербез әле

Хыялыбыз очар кош булса.

Әммә үкенербез, күпме еллар узып

Күңел күзләребез буш булса

 

Сез кайларда якын дускайларым

Тынгы белми йөрәк сызланып.

Яз чишмәсе ярсып елый кебек.

Сез дусларны эзләп уянып.

10.03.2014.

 

Сагышлы миләш

Рәүф Багаутдинов сүз

Олег Нәбиуллин көе

 

Көзге салкыннарның килгән мәле

Тукталгандай булды агым су.

Миләшләр дә бүген ярсып елый

Булып китте кинәт ямансу.

 

Башын игән миләш тәлгәшләре

Салкыннарда кояш батканда.

Гел кояшлы гына тормый көннәр

Күз яшьләрең ташып аксада.

 

Ниләр сөйли кызыл тәлгәшләрең

Айдан якта төшә иңемә.

Кемнәр өчен үрелеп чәчкә аттың

Куанычым, ачым син генә.

Миләшем, син ачым, син генә

11.03.2014

 

Саумы дуслар!

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Хәерле көн! Саумы дуслар!

Күрешеп елмаегыз.

Чәчкә аткан гөлләр кебек

Чакырам уяныгыз.

 

Кушымта:

Сандугачлар сайрамаса

Тургайлар җырын сузсын.

Көннәребез бергә үтсен

Шатлыклар салып узсын.

 

Хәерле көн! Саумы дуслар!

Йөрәгем дулкыннары.

Сез дусларым яшьлегемнең

Салкыны, ялкыннары.

 

Хәерле көн! Саумы дуслар!

Дуслар дип яши күңел.

Күңелләрдән шатлык таша.

Җырламый мөмкин түгел.

11.03.2014.

 

Калмаш суы

Рәүф Багаутдинов сүзләре.

 

Калмаш суы талгын ага,

Сандугач талларында.

Бала чагым калды анда

Тора күз алларымда.

 

Кушымта:

Ярларында кошлар моңы,

Салкын чишмә, эчәм су.

Тынып кал син, аккан суым,

Аерылышу ямансу.

 

Аккан сулар чыңлап куя,

Башын ия камышлар.

Чүт-чүт итеп сайрый кошлар,

Җырлап туймас сагыш бар.

 

Күзләремнән яшь коела

Баш ия миңа каен.

Калмаш суы көй чыгара

Челтерәп аккан саен.

12.03.2014.

Үткән тыңнарым

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Үткән таңнар бәхет таңы иде

Бүгенгесе синсез ник аткан?

Шул таңнарны эзләп гомерем үтә

Ул таңнарны эзләп кем тапкан.

 

Йөрәк! Йөрәк! Нигә ярсыйсың син

Ярсуларың сиңа кирәкме?

Әйтү ансат, Ничек ышандырыйм

Сөю саташтырган йөрәкне.

 

Күзләреңнең нуры таныш иде

Шул күзләрне сагынып эзләдем.

Миңа булган сөю утларының

Күптән сүнгәнлеген белмәдем.

 

Еллар өзде өмет яфракларын

Юллар булган урау, бормалы.

Гомер буе сине эзләгәнмен

Кыйгыларга гына урады.

13 март 2014.

 

Гармунчы

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Төнге тынлык.Йоклап киткән дөнья,

Җәй гамнәре биреп җаннарга.

Тик үкседе гармун гына елап,

Бәгырьемне телеп таңнарда.

 

Гармун моңы җылләр булып исте,

Болыт ялларына уралып.

Син тылсымлы сагыш! - Ыңгырашма,

Күңелемә кереп сарылып.

 

Гармун уйный, бәргәләнә йөрәк,

Гармуннар бит булмый күрексез.

Шул бәхетне кочып моңнар алам,

Саклар белән соклар кебек без.

 

Тонык тавыш тынгы бирми һаман,

Җанга шәрех моңдыр - сагыштыр.

Кем кирәк соң сиңа, их, гармунчым?

Ул сихерле, серле язмыштыр.

15 март 2014.

Муел чәчәгедәй

Рәүф Багаутдинв сүз.

 

Түземсезлек белән язлар көттем

Муеллар да бүген актан-ак

Гашыйклар да яз көненә ошый

Саф сөюдән чәчкә аткан чак

 

Синең йөзләр һаман күз алдында

Муел чәчәгедәй сөйкемле.

Минем күңелемдә ниләр барын

Тик муеллар белә шикелле.

 

Шикләндергеч сүзең була калса

Ашыкма син аны әйтергә.

Далаларда бүген гел чәчкәдә

Муелларны ал син хәтергә.

 

Сагышларга мине сала күрмә

Сагыш юлы безгә тиң түгел.

Гашыйк җаным синең назга сусап

Аерылмыйча яши гел күңел.

13 март 2014

Бергә булыйк әле

Рәүф Багаутдинов сүз

 

Синең өчен яшим бу дөньяда

Мин ялгызмын: синсез мин һаман.

Инде ничек түзәр гашык җаным

Утларында гына мин янам.

 

Кушымта:

Чүлләр кичик, айкап дөня йөген

Бергә йөзик олы дөньяда.

Мин ай булам, ә син зөһрә йөлдыз

Диңгез өсләрендә елгада.

 

Бер сер булып кала алмадыкмы?

Миндә синең күзең карасы.

Изге уем ак саф бәхет эзли

Ничек итеп сине табасы.?

Түзче җаным

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Түзче җаным, елларымның

Су булып агуына..

Шул суларда йөзеп барам

Син биргән язмышыма

 

Кушымта:

Алып китмә яшьлегемне

Агышларыңа салып

Тик җырларым кире кайтыр.

Үткән гомремне табып.

 

Бәлки елгам сез әйтерсез

Яшь чакларым кай якта

Күрәлмичә түзеп кара

Йөзеп барам шул якка.

 

Их бер барып урар идем

Яшьлегем яннарына

Ник акчарлак түгелмен мин

Язмышым алларында?!

 

Яшь чакларым суга кушылып

Моңнар булып сирпелде.

Нигә киттең, мине ташлап

Кыр казлары шикелле.

17.03.2014.

 

Сорама сөюемне

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Сорама син минем сөюемне

Сөюләрем сагыш күңелдә.

Кояш белән таулар көче анда

Гашыйк җаным йөрәк түрендә.

 

Кушымта:

Ак пәйгамбәр булып кердең төшкә

Сөюемне әллә сиздеңме?

Җилләр булып битләреңнән үптем

Кояш булып яндым күрдеңме?

 

Сорама син минем сөюемне

Төннәремдә йокысыз калганын

Янса йөрәк бастым яшем белән,

Кем сынаган сагыш басканын.

 

Сорама син минем сөюемне

Сөюемне суга салмадым.

Ул өшесә өреп җылыттым мин

Мамык юрганнарда сакладым

Йөрәк түрләрендә сакладым

18.03.2014.

 

Мин бәхетле

Рәүф Багаутдинов сүз.

Найл Сулейманов көе

 

Дулкынланам сине уйлап

Өзелеп сине яраттым?

Бураннарда карлар ерып

Бергә үтәр юл ачтым

 

Кушымта:

Бергә булыйк бу дөняда

Бул син миңа чын юлдаш.

Мин булырмын сиңа терәк

Күктәге якты кояш

 

Йөрәгемдә урын сиңә

Күңелемдә сандугач

Синнән башка яши алмыйм

Мәхәббәтем син булгач.

 

Тәрәзләрдә ай нурлары

Нурын сибеп елмая.

Әлдә син бар яннарымда

Мин бәхетле дөньяда

18.03.2014.

Саф сөюем...

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Кош бураны сөюләрем

Минем йөрәк талпына.

Ләйсән яңгыр булып куныйм

Гашыйк җаның каршына

 

Кушымта:

Хискә тулып дулкынланып

Очып сиңа барышым,

Хисләремне бәйли йөрәк

Күкрәгемдә сагышым.

 

Кушымта: шул ук.

Рәхмәтлемен язмышыма

Бәхетемә эндәшәм.

Ак-кош кебек мин яшимен

Куеныңда сөйләшәм

 

Мин үземне синең белән

Канатлыдай хис итәм.

Иркәлим мин җилләр булып

Саф сөюне үз итәм.

28.03.2014.

Сөюләрем

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Мин бит синнән хәбәр көтәм

Назлы хисләр уятып.

Очам көндә яннарыңа

Керфегемне чылатып.

 

Кушымта:

Далаларга син керәсең

Хуш-искә күмеләсең,

Сине эзлим, гөлгә карыйм,

Килә бер сөеләсем

 

Сине күреп калырга дип

Айда иелгән төсле.

Саф сөюем, мәхәббәтем

Җил давылдан да көчле

 

Пар аккошлар булыйкчы без

Куеныңда сөйләшәм

Җаннарыбыз йөрәкләр дә

Бер берсенә эндәшә.

 

Йөрәгемдә урын алдың

Син гөлемдә гел күңел.

Яннарыңда калдыр мине

Күз нурларыма күмел

.15.03.2014

Бергә булыйк

Рәүф Багаутдинов сүз.

Филюс Беркет көе.

 

Егет:: Язгы кояш җирне назлагандай,

Назлый мине синең күзләрең.

Керфегеңә әллә гөлләр үскән,

Кош моңыдай синең сүзләрең.

 

Кыз:Мәхәббәттә мин дә тынгысыз ян

Иң саф җанлы матур булсалар

Миндә сине өзелеп гел сөярмен

Күз нурларың сүнми торсалар:

 

Егет белән кыз:

Гомерләрне җырлап икәү үтик

Хәтерләрдән торган язмыш та.

Бердәм булып, бергә яшик әле

Шушы матур безнең тормышта.

12.02.2014

 

Син бәхетле иттең

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Егет: Сихри гүзәлектә синең күзләр

Кояш кебек бирә җылысын.

Сокланам мин синең гүзәллеккә

Бәхетемнең бирдең зурысын

 

Кыз:Җан җылымны бирәм мин дә

Иң яраткан чәчкә гөлемне.

Матурладың минем гомеремне,

Мин ахыры таптым үземне.

 

Егет: Мин дә сине сөям яр булганга

Хыялларым сиңа гөл генә

Йөрәк кылларыннан юллар үрәм,

Вәгдә бирәм сииңа кил генә

 

Кыз: Көннәреңә өстәр идем ямьнәр

Күктә йөзгән айдан нур атып.

Күз нурыңда күңел көзгесе бар

Кояш булып йөри озатып.

 

Кыз белән егет:

Гомер юлын икәү үтик әле

Җиңел түгел яшәү һаманда.

Бергә тартыйк тормыш арбаларын

Ут давыллы кытлык заманда

18.03.2014

Туган авылым Калмашым

Рәүф Багаутдинов сүз.

Композитор Филюс Беркеткә

 

Яратам мин авылымның

Беркет очкан тау башын.

Нинди гүзәл җир дисәгәез

Ул бит минем Калмашым.

 

Монда минем Әткәм -Әнкәм

Атлап киткән юл башым.

Челтер-челтер аккан чишмәм

Моң тудырган Калмашым.

 

Бишек җырын тоя йөрәк

Күңелдә бала чагым.

Әлдә авылым бар әле

Зарыгып кайткан чагым

 

Киләчәгем сиңа бәйле

Кайтам сагынып ел саен

Йөрәк кылларына салып

Моң бирдең Калмашкаем

19.03.2014.

Ялгыз итмә

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Егет: Язгы көндәй ачык йөзең

Күзләремә нурлар өрәсең.

Йөрәгемә кояш нуры булып

Сагындырып төшкә керәсең

 

Кыз:Айда карый нурлар чәчеп

Таң йолдызын яратып.

Озата кил гомеремне

Мәхәббәттә адашып.

 

Егет: Сине көтәм көн саен мин

Килә йөгреп барасым.

Ничек якынайтырга соң

Ике йөрәк арасын?

 

Кыз: Кояшым бул нурлар сирпеп

Җылысын бир җаныма.

Барырмын мин ташкын булып

Дулкыннанып яныңа.

 

Егет белән кыз:

Бергә булсак бу дөньяда

Бул син миңа чын юлдаш.

Мин булырмын сиңә терәк

Күктәге якты кояш.

18.03.2014.

 

Дусларыма

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Сез дусларым бергә яшик

Бер йөз гомер үтәек.

Гомерләр бер мизгел генә

Җырлар җырлап китәек..

 

Кушымта:

Сез дусларым сезне сагынам

Һәрчак күңелем түрендә.

Җырым бүләк,җырлыйм әле

Күңелем сезгә үрелә.

 

Ялгыз булсаң дус һәм юлдаш

Озата барыр моңнарым

Сырхау булсаң дәва өстәр

Багышлаган җырларым

 

Җырларымны сезгә җырлыйм

Йөрәк утын яндырып

Яшәр өчен дәрт - көч бирә

Тормыш ямен арттырып..

20.03.2014

 

Түзче җаным

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Түзче җаным, сөюемнең

Су булып агуына..

Шул суларда йөзеп барам

Син биргән язмышыма

 

Кушымта:

Бәлки елгам сез әйтерсез

Сөйгән ярым кай якта

Күрәлмичә түзеп кара

Йөзеп барам шул якка.

 

Их бер барып урар идем

Аккан су ярларына

Ник акчарлак түгелмен мин

Язмышым алларында?!

 

Гашыйк җаным суга кушылып

Ярларыннан сирпелде.

Югалма син, сөйгән ярым

Моңсыз кыллар шикелле.

17.03.2014.

 

 

Ярала моң, ярсулар

Рәүф.Багаутдинов сүз

Сәйдәш Хәсәнянов көе.

 

Йөрәк нигә ярсыйсың син,

Күкрәгемдә – дулкының.

Күңелем һаман бер моң саклый,

Эчтә сагыш упкыны.

Күңелем һаман бер моң саклый,

Эчтә сагыш упкыны.

Жырларымннан чыга сулар

Бер бушана бар сулар.

Мин һаман да сине эзлм,

Ярала моң, ярсулар

Мин һаман да сине эзлм,

Ярала моң, ярсулар

 

Таң чыгыдай яшьләр кунып

Керфекләрдә сулкылдай

.Күкрәгемне айкый моңнар

Диңгездәге дулкындай.

Күкрәгемне айкый моңнар

Диңгездәге дулкындай.

.

Жырларымннан чыга сулар

Бер бушана бар сулар.

Мин һаман да сине эзлм,

Ярала моң, ярсулар

Мин һаман да сине эзлм,

Ярала моң, ярсулар

 

Жырларымннан чыга сулар

Бер бушана бар сулар.

Мин һаман да сине эзлм,

Ярала моң, ярсулар

Мин һаман да сине эзлм,

Ярала моң, ярсулар

Ярала моң, ярсулар

 

Сиздеңме

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Исемеңне яздым ап-ак карга

Бетмәс мәңге.Бетмәс эзләре.

Ашкынамын, туа минем хи<



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-06-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: