Бер кайтырмын туган якларга




Саумы туга авылым

Рәүф Багаутдинов көе һәм сүз.

 

Сауму туган авылам, яшьлек күгем,

Сине сагынып килә җырлыйсы.

Иң беренче атлап киткән җирем,

Килә сиңа сарылып җылыйсы.

 

Табигатең мине үзенә тарта,

Моңлы чишмәләрнең сулары.

Бала чакта йөргән сукмакларда

Шаулап үскән урман кырлары.

 

Бала чагым калдың хәтеремдә,

Баштан китә ташып күңелем

Кайтып тагын алсу таңнарында,

Кочар идем, сине авылым.

 

Синнән гүзәлерәк җирләр юктыр,

Туган авылын бер кем сайламый.

Синнән башка, миңа данья юктыр

Күңелем кошы, синсез сайрамый.

 

Ялгыз аналар

Рәүф Багаутдинов көе.

Рәзинә Мухярова сүз.

 

Кайткан балаларын озатырга

Чыгып баса ялгыз аналар.

Без китәбез чит-ят җирләргә,

Алар юлда басып калалар.

 

Эндәшергә куркам сау бул! диеп,

Күбрәк эндәшмича каламын.

Туры карап, саубуллаша алмый,

Кулны гына болгап аламын.

 

Аңламыйм мин әле ялгызлыкны,

Тоям бары ана күзендә.

Аңламасын иде бер кеше дә

Аңлаучылар ай-һай түземле.

 

Сакла ходай ялгыз аналарны,

Сабырлыкта гомер итсеннәр.

Тамырыбыз калган нигезләрдә

Өметләнеп безне көтсеннәр.

 

Әткәем газизкәем

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Эх, Әткәем газизкәем

Карашларың ягымлы.

Синең изге киңәшләрең

Бәхетле итте җанымны.

 

Бигрәк матур Әткәм йорты

Көлеп карый бакчада.

Әткәм кочып каршы ала

Күктә кояш чайкала.

 

Рәхмәт юллым әтиемә

Кеше итеп үстергән.

Авырлыкларны җиңәргә

Каян аңа көч кергән.

 

Әтиебез көчле, сабыр

Якты гайлә учагы.

Йөзләрендә нурлар балкый.

Әйтерсең, йөзек кашы.

 

Сагыныплар бик еш кайтам

Туган йорт мине көтә.

Әти кылган изгелекләр

Кояштай балкып китә.

21.03.2014.

 

Кил дигәнең көтәм

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кил дигәнең көтәм еллар буе..

Миләш тәлгәшедәй янам бит

Көт!- дидең дә киттең...Көзге җилләр

Өшетсә дә түздем, ярар, дип

Кушымта:

Ничә язлар кил!- дигәнең көтеп

Күкрәгемдә җаным сызлана

Яшьлегемнең иң саф тойгылары

Күз яшьләрен түгеп юл сала..

 

Кышкы бураннарда сине эзлим

Кар өстендә яшем тамар бит,

Кил! -дигәнең көтәм...Сиңа юлны

Мин тапмасам, җырым табар дип

3.01.2014

 

Син җырчыма

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Һәр җырчыда җан сүрәте

Ярдәм сораучыларга

Җырга моңнар өстәп тора

Өзелеп җарлаучылар да

 

Моңнарыңда күпме шатлык

Тараттың сагышымны.

Галәмемдә оча җаным

Ишетеп тавышыңны.

 

Күзләремдә яшьме яңгыр?

Җырың ярсып чайкала.

Сокланам мин тавышыңа

Кошлар сайрап шатлана.

 

Зурлый сине Уралым да

Шаулый моңлы урманнар.

Анам кебек сөя халыкым

Якын дуслар туганнар.

 

Кешеләрне аңлау өчен

Матур җәйләр кыш үтә.

Кайчагында өздереп бер

Җырлап алу да җитә.

 

Сөйгәнемә кушып

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Сиңа атап җылар җырлыйм

Бүләк булсын үзеңә.

Моңнар өстәр йөрәгеңә

Атла гөмер үренә

 

Кушымта:

Сөйгән ярым пар канатым

Очыйк без һаваларга.

Хыялдагы далаларга

Саф-сөю калаларга.

 

Моң иясе саф сөюем

Күңелемнән сибелә

Сагыш тулы йөрәгемдә

Урын алдың син генә

 

Сөиңа диеп җырлауларым

Язга илтә көнемне

Ярсып типкән йөрәгемне,

Бәхетле итә үземне

24.04..2014.

 

Әткәем газизкәем

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Эх, Әткәем газизкәем

Карашларың ягымлы.

Синең изге киңәшләрең

Бәхетле итте җанымны.

 

Бигрәк матур Әткәм йорты

Көлеп карый бакчада.

Әткәм кочып каршы ала

Күктә кояш чайкала.

 

Рәхмәт юллым әтиемә

Кеше итеп үстергән.

Авырлыкларны җиңәргә

Каян аңа көч кергән.

 

Әтиебез көчле, сабыр

Якты гайлә учагы.

Йөзләрендә нурлар балкый.

Әйтерсең, йөзек кашы.

 

Сагыныплар бик еш кайтам

Туган йорт мине көтә.

Әти кылган изгелекләр

Кояштай балкып китә.

21.03.2014.

 

Кил дигәнең көтәм

Рәүф Багаутдинов сүз.

Кил дигәнең көтәм еллар буе..

Миләш тәлгәшедәй янам бит

Көт!- дидең дә киттең...Көзге җилләр

Өшетсә дә түздем, ярар, дип

Кушымта:

Ничә язлар кил!- дигәнең көтеп

Күкрәгемдә җаным сызлана

Яшьлегемнең иң саф тойгылары

Күз яшьләрен түгеп юл сала..

 

Кышкы бураннарда сине эзлим

Кар өстендә яшем тамар бит,

Кил! -дигәнең көтәм...Сиңа юлны

Мин тапмасам, җырым табар дип

3.01.2014

 

Көтәм мәхәббәтне

Рауф Багаутдинлв сүз.

 

Көтеп яшим сине мәхәббәтем

Үзлегеннән туган сөйгәнем.

Кайда соң син? Кил син яннарыма

Сине эзли сагыш күзләрем.

 

Кушымта:

Коштай очып кочагыңа

Кереп кунасым килә.

Иркәләнеп гомерем буе

Минем яшисем килә.

 

Баш иямен мәхәббәтем сиңа

Аваз сала зәңгәр күкләрдә

Үзенә әйди чиксез сагышларым

Сине күрсәм бәлки бетәрдә

 

Мәхәббәттә яшәүләр дә матур

Мәңге яшә минем юлдашым.

Ташлый күрмә. берүк саф-сөюем,

Син бит минем якты кояшым

 

Борчылма син

Рәүф Баһаветдинов сүз һәм көе

Серле карашыңнан күреп торам,

Эчтән генә кемне әрлисең.

Авыр хезмәтләрем белән минем

Үтте гомерем, үтте җәл - дисең.

 

Гомер буе шулай булыр төсле,

Үзгәрмәстер минем хәл, дисең.

Кайвакытта күңелем елый, көя.

Үтте гомерем үтте җәл - дисең.

 

Борчылма син үткән язларыңа

Күңелләрдән ялкын сибелсен.

Яшлегеңне хәтерләтә торган

Синең нурга донья күмелсен.

.

Әнием төшләремдәем

Төшләремдә бик еш күрәм,

Елап бүлдем йокыңны.

Йоклап китсәм, тагын әнкәм

Сүндермәдең утыңны.

 

Их әнкәем, иң кадерлем,

Оныталмадым әнкәем,

Инде сагышымда янам,

Син кайда соң әнкәем?

 

Кочагыңнан атлап киттем

"Әннәм"-диеп,куанып.

Тыңлыйм йөрәк тибешеңне,

Төшләремдә уянып.

 

Төшләремдә сагынып әнкәм

Күрдем сине юанып.

Шул чагымда рәхмәтемне

Әйтә алмадым уянып.

 

Син беренче укытучым

Рәдиф Тимершин сүз

Рәүф Баһавктдинов көе

Син беренче укытучым минем

Иң кадерлем булдың, беренче.

Карурамда сукмак күрсәтүче,

Тел ачкычы миңа бирүче.

 

Күп нәрсәне мин беренче тапкыр

Хәтеремдә тойдым, сакладым.

Сүрәтләргә карап күп сүзләрне

Син өйрәттең,ә мин ятладым.

 

Күңелемә тугры юлдаш булдың

Гомерлеккә акыл бирүче.

Хисләремә минем җан өрүче

Рәхмәтем дә сиңа беренче.

 

Ярата алмасаң

Фәния Габидуллина сүз

Рәүф Баһаветдинов көе

 

Үкенеп уйларга чумасың

Беркемгә юк диеп кирәгем.

Парлашып янасы урынга

Көл булды тик минем йөрәгем.

 

Үртәлмә ярата белгәнгә,

Кыен ул ярата алмасаң.

Ул нинди мәхәббәт була, ди, -

Утларга суларга, салмаса.

 

Мин беләм, сабырсыз күпләрне

Ялкынлы мәхәббәт зар иткән

Зарланма, күмергә калдым дип,

Шул сөю бит безне пар иткән

Бөреләрдәй күңел

Рәсимә Илясова сүз.

Рәүф Баһаветдинов көе

 

Телгәләнгән минем йөрәгемә

Ялгыш кына тозлар сипмәгез.

Күңел кылларым да нык тартылган

Берүк инде каты чиртмәгез.

 

Әрнеп кенә торган мингем күңел

Сызлый әле һаман яралар.

Сагышлардан мине, юксынудан

Кемнәр генә килеп аралар?

 

Язгы бөреләрдәй күңелемә

Йомшак җилләр булып исегез.

Язын яуган ләйсән яңгырларның

Тамчыларын гына сирпегез.

 

Минем сагышым

Рәүф Баһаветдинов сүз. һәм көе

 

Син хушлашып киттең минем белән

Аерылышу авыр түз генә!

Китәм дисәң тышта буран уйный

Китәлмәдең һаман тиз генә.

 

Бурап-бурап юлны карлар күмгән

Һава шарты тиздән көйләнми.

Синең белән мине аерырга

Кар бураны хаттә тәләми

 

Күңал ярсу, беләм буран туктар

Ак юл салып очып китәрләр.

Җил давылдан саклап бүләк итеп

Йөрәк нурын сиңа илтерләр.

 

Кышкы шыксыз җилләр дулый һаман

Тукталгандай дөнья акгышы.

Ап-ак карлар уйдык-уйдык гөлләр

Минем белән уртак сагышы.

Карт имәннәр зары

Багаутдинов көе һәсм сүз

 

Карт имәннәр тагын бер кышлады

Салкын җилләр, буран кар белән.

Яз кояшын басып каршы алды

Яшлегемнән калган җыр белән.

 

Табигатькә һәр яз көч өләшә

Карт имәннәр генә боега.

Яшь муелга нарат серен чишә

Картайды дип гомер бер елга.

 

Карт имәннәр, сезнең моң-зарларга

Миндә дәшәм, соңгы елларда.

Язлар килгәч - шатлык бар дөньяга

Миндә генә моңсу җыр туа.

Күңелемдә авылым

Рәүф Багаутдинов көе һәм сүз.

Әй, сагындым авылымны

Күңелдә балачагым.

Әл дә авылым бар, әле

Зарыгып кайткан чагым.

 

Ялкын иттең йөрәгемне,

Сагышка урый-урый.

Чишмәдәй саф тойгыларым

Бәхетләр юрый-юрый.

 

Бераз тагын кайталмасам,

Күз алдында авылым.

Эчтән генә сызып янам

Түзә алмыйм сагындым.

 

Мең-мең бәхет юрыйсың син,

Син авылым урманым.

Синдә минем бала чагым

Эчәр суым, моңнарым.

 

Күңелләрдә авыл моңы

Гармуннарда уйныймын.

Бала чагым моңнар өсти

Су буйларын урыймын.

Әниләр бәйрәме

Рәдиф Тимершин сүз

Рәүф Багаутдинов көе

Язлар белән бергә назлар килә

Назлый җирне язның нурлары.

Язгы нурлар җирне назлагандай

Назлый безне әнкәй куллары

Кушымта:

Әнкәй кулларының җылысыннан

Әнкәй кулларының назыннан

Күңелләргә ингән мәхәббәттән

Күпме сөю җыры язылган.

 

Язлар алып килгән назлар кебек

Әниләрнең шушы бәйрәме

Сине сөеп язган шушы җырым

Булсын сезгә чәчкә бәйләме.

Кушымта шул ук.

Йөгерен үтте сагыш

Рәүф Баһаветдинов сүз. һәм көе

 

Бала чакларымда миңа

Әнкәй ак күлмәк алган.

Шул күлмәкне их матур дип

Минем иңемә салган.

 

Их күлмәгем син гел ап-ак

Сине һәр чак юксынам

Бала чагым узды инде

Исаңдәме?- ди сыман.

 

Бала чагым узды инде

Ак күлмәгемне киеп

Кем уйлаган аерылгач

Ялкыны калыр диеп

 

Ак күлмәгем саф хисләрем

Кушмаган икән язмыш.

Бала чагым урам буйлап

Йөгереп үтте сагыш.

 

Айлы төн сагышлары

Рәүф Баһаветдинов сүз.

Их, айлы төн якты була

Булмаса болытлары.

Йолдызлар да җемелдәшә

Шул сөю минутлары.

 

Кушымта:

Килче кил иркәм, килче яныма

Күңелемнең алсу таңына.

 

Их, айлы төн тыныч була,

Син булган минутлары.

Сагышларым ташып бара,

Юл ясап болытлары.

Кушымта шул ук.

 

Их, айлы төн сагыш тулы,

Актара болытларны.

Йолдызлар да моңсуланды

Яп-ялгыз минутлары.

Кушымта шул ук.

Таң кызы

Рәүф Баһаветдинов сүз. һәм көе

 

Күктә янган йолдызларның

Таң кызы иде берсе.

Айлы төндә сагышымнан

Чишәм тик аңа серне

 

Кушымта:

Һаман йолдызларга карыйм

Күз алдымда таң кызы.

Гашыйк булдым йлдызыма

Йөрәктә яна кузы.

 

Көндә йолдызларгр карыйм

Сагышым ярасыннан.

Син таң кызы минем йолдыз

Мәңгегә янар сыман.

 

Кушымта: шул ук.

Балкып яна якты йолдыз

Йөрәгемә юл салды

Өзелеп сөйгән саф күңелдә

Моңнары булып калды.

Кушымта:

Һаман йолдызларга карыйм

Күз алдымда таң кызы.

Гашыйк булдым йлдызыма

Йөрәктә яна кузы.

Йөрәктә яна кузы

Кыз бәхете көяү кулында

 

Рәүф Баһаветдинов көе

Рәсимә Илясова сүз

 

Кыз баланың чын бәхете

Бары кияү кулында.

Әлдә кызым очыраткан

Сине гомер юлында.

 

Бу дөньяда кызыбызның

Бәхетенә тугансың

Минем берлән бер кызымның

Сөйгән яры булгансың.

 

Эшеңдә дә мактаулысың

Матур донья көтәсең.

Безне дә үз, якын итеп

Кадер хормәт итәсең.

Без дә сине кадерлибез

Кирәкле якын кешем.

Кайнар коймак, эссе мунча

Барыда кияүем өч

 

Сагыш

Рәүф Баһаветдинов көе

 

Әрнү сагышлардан

Минем җаным сызлый

Моңга салып садә күңелне

Син мәңгелек ярам,

Гомерем газаплары

Акыллардан язам түгелме

 

Йомшак чәчең сыйпап

Мин иркәли идем

Кочагыма килә аласым.

Күңел моңым булып

Керфек очларымнан

Күз яшләрем булып агасың.

 

Безнең урамнарда

Йөргән сукмакларда

Калдымы әллә синең эзләрең

Тулган айга карап

Сагыш җырлар сузам,

Сине һаман эзли күзләрем

Сине һаман эзли күзләрем

 

Белсәң иде уйларымны

Рәүф Быһаветдинов сүзләре.

 

Айлы төндә

Аяз күктә

Йолдызлар кабынганда.

Миңа рәхәт синең белән

Гел без бергә булганда

 

Кушымта:

Белсәң иде уйларымны

Йакылардан да язганымны

Әллә чынлап та,

Әллә чынлап та,

Сөю килдеме?

 

Яшәү ямем

Синдә генә

Мин назлап сөяр идем

Азырак тагын

Күрми торсам

Зарыгып бетәр идем

 

Кушымта шул ук

 

Бәхет өстенә мин бәхет

Гел өстәп сөяр идем

Нинди матур,

Парлар диеп,

Бик күпләр сөйләр иде..

 

Әнием сөлгесе

Рәүф Багаутдинов сүз.

Әнием сөлгесе

 

Истәлек билгесе

Керфегемнән яшләр сөрткәнсең

Иркәләп уятып

Еласам юатып

Битләремнән сөеп үпкәнсең.

 

Таңнарым гел синсез

Яшәвем күңелсез

Сине сагынып көеп янганда.

Исемең йөрәктә

Киттең син еракка

Керфегемнән яшләр тамганда.

 

Әнием сөлгесе

Истәлек билгесе

Күрәм мин төшемдә үзеңне

Эзлим һаман сине

Җырым белән бергә

Ишеткәндәй булам сүзеңне

Изге теләкләрем

Рәүф Баһаветдинов сүз.һәм көе

Багауов-Хадееев Илшат Илфат улына

һәм Баһаветдинова Әдилә Рафаэл кызына

 

Чәчкәләр җыярмын,

Хуш - искә коярмын,

Көч бирим нур өстәп күңелеңә

Син чәчкә, күбәләк,

Яшик без бергәләп

Сибелдең бар дөньям күгенә

 

Гөлләр чәчәк атсын,

Бәхет шатлык артсын.

Үстер син яшлегең гөлләрен.

Мәхәббәт бер генә,

Син аны бел генә,

Гел шатлыкта үтсен көннәрең.

 

Шатлык көен сузам,

Юлларыңнан узам,

Җиз коңгырау моңы уятып.

Күңел шәмем бүләк,

Кояш булып балкый

Нурлар чәчеп, сиңа куанып.

 

 

Бала чакларымны эзлим

Кичә генә сабый бала идек

Үсеп җитеп очтык биеккә

Кулларымны күпме сузсам да мин

Өлгермәдем сине сөеп тә.

 

Кушымта:

Ярсу хисләр ташый моңнар булып

Бала чакны эзлим сызланып.

Яз чишмәсе ярсып елый кебек

Бала чакны эзләп, уянып.

 

Сабый чагым,синнән канат алдым

Очам кебек коштай кагынып.

Гөрләвекләр булып борылып агам

Сагышымнан өзелеп сагынып.

 

Ул балачак, ул кечкен эзләр -

Татлы төшле сабый чакларым.

Мин бәхетле идем еласам да

Хәтеремдә мәңге сакланыр.

 

Син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Саф сөюем чын күңелдән

Бергә яктык учаклар.

Бер иркәләп алулары

Истән чыкмый ул чаклар.

 

Кушымта:

Синсез язлар, язлар түгел

Сагышлардан мин янам.

Йөрәгемдә саф сөюем

Сиңа гына юл салам.

 

Өстен күрәм мәхәббәтнең

Ак чагын кара чагын.

Януымның көюемнең

Булса да авыр чагын.

 

Сөйгәнемне оныталмадым

Кояшым дип тукталам

Тәүге сою ялкыннарын

Төштә күреп сокланам.

 

Әрнеп үксеп елаган бар

Хәтерлим елын, аен.

Сөйгән ярың тиңдәш булсын

Булмасын аерым җаның.

 

Синсез үткән гомер

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Бик еракта, Идел буйларында

Ашкынып гел сине эзләдем..

Син кабызган кайнар хисләремне

Кояш нурларына тиңләдем.

 

Кушымта:

Күңел түрләрендә сине йөртәм

Иңнәремдә иде канатлар

Шул бәхетле изге мизгелләрен

Яшлек таңым кайчан кабатлар?!

 

Синнән башка яшәү яшәү түгел

Сагынмыйча бер көн торалмам.

Минем хисләр гел кисәтә төсле

Гомер үткәнен дә тоялмам.

 

Күп эзләдем бәгырем сине елап

Үтте гомерем, синсез вакытлар.

Син сизмәдең кайнар күз нурларын

Ә өстенә яптың салкын кар.

25.03.2011

 

Синсез дөнья күңелсез

 

Тыныч кына яшәп булмады шул

Шундый матур иде иртәләр.

Сине эзләп көндә чыгып китәм

Гашыйк җаным ялгыз үтәләр.

 

Кушымта:

Күктә сүнгән йолдыз кебек

Мин ялгызмын гел синсез.

Чыдап булмый сагышларга

Синсез дөнья күңелсез.

 

Тик бер генә икән җан яраткан

Мәңгелеккә үзенә караткан.

Күктә янган якты йолдыз булып

Көнем кайтмас микән кабаттан.

 

Кушымта шул ук.

Бу дөньяда хәзер мин ятиммен,

Сагышларда үтә көннәрем.

Шәмнәр кебек эреп өмет сүнде

Нинди йокы булсын төннәрен?

Кушымта.

5.05.2011.

Син генә

Рәүф Багаутдинов сүз.

Саф сөюем чын күңелдән

Янып көйдергән чагы.

Бер иркәләп алыр өчен

Гомергә камчылавы.

 

Өстен күрәм мәхәббәтнең

Ак чагын кара чагын.

Януымның көюемнең

Булса да авыр чагын.

 

Өстен күрдем мәхәббәтне

Булыр диеп азагы.

Саф сөюем күмер итте

Тынгы бирми газабы.

 

Мәхәббәтне югалтудан

Кыйналудан мин янам.

Йөрәгемдә саф сөюем

Сиңа гына юл салам.

 

Әрнеп үксеп елаган бар

Хәтерлим елын, аен.

Сөйгән ярың тиңдәш булсын

Булмасын аерым җаның.

 

Тормыш арбасында

 

Ничек яшәсәк тә гомер уза

Гашыйк җанны салмыйк ялкынга.

Тормыш арбасын да бергә тартыйк

Бергә барыйк таулпар атында.

 

Тормыш арбаларын бергә тартыйк

Гел уйлармын синең хакыңда.

Мин булырмын синең чын юлдашың

Иң яраткан йөкче атың да..

 

Сиңа булыр җыйган чәчкәләрем,

Сиңа булыр минем җырларым.

Тормыш арбасында гел без бергә

Үтәр минем йөгерек елларым.

 

Язмышым да, көткән бәхетем дә

Өлешемә төшкән көмешем.

Һәр байлыгым синдә, тын алышым

Синдә минем йөрәк тибешем.

 

Гомер арбасында гел без икәү

Бирдең миңа күңелең сафлыгын.

Таң нурыдай миңа карашларың

Гөмеремнең чиксез шатлыгын.

3.04.2011.

 

Тагын килсәң иде...

 

Исемеңне әйтеп җырлар җырлыйм

Күңелем сөйләр сиңа серләрен.

Сине күрсәм дөнья балкып китә

Чәчкә ата бакча гөлләрем.

 

Син һаман да матур, гөл-чәчәктәй

Болыннарга иркәм чык тагын.

Тургай кошлар күреп сокланырлар

Керфегеңнең нәфис чукларын.

 

Күз нурларың өтте йөрәгемне

Баш өстендә кояш балкуы..

Сүрелер дип өмет итмә икән

Җан эреткеч сөю ялкыны.

 

Йөрәкләрдә хисләр кайнаганда

Әгәр сөйсәң килче, иркәлә..

Мәхәббәтем күкрәк сулышында

Тагын килсәң иде иртәгә.

5.04.2011

 

Хәзер белдек

Роберт Миңнуллинга ияреп

 

Балалар ямьсез булалмый

Туганда матур була.

Әгәр дусы начар булса

Үзедә начарлана.

 

Балалар начар булалмый

Анадан яратылган.

Салкын җилдән сакланылган

Өс башы каратылган.

 

Бала әйбәт тә булалмый

Төннәрен чыгып китсә

Йокылардан да яздырып

Якты көнне төн итсә.

 

Үсеп җиткәч баларның

Чага торганнары бар.

Кайгылардан интектереп

Утта яндырганы бар.

 

Төрлесе бар, тик берсе дә

Ят түгел, бик тә якын.

Җилкендереп йөрәкләрен

Әнисен эзли тагын.

 

Мин бәхетле идем...

 

Син утырткан гөлләр гел чәчкәдә

Һәр чәчәге миңа кадерле

Гомереңнең якты төсе булып

Наз уятып өзде бәгырьне.

 

Кушымта:

–Андый көчне кайдан алдың, чәчкәм?

Еллар аша мине уятып.

Гөлләрең дә иркәм синең кебек

Һич туймадым сине яратып

-.

Мин картаймас идем мәңгегә дә

Яннарымда булсаң үзең дә.

Гөлләр кебек үреләм яннарыңа

Кояш нурлы якты йөзеңә.

 

Кушымта шул ук.:

Яннарыңда мин бәхетле идем

Бер таяныч идең үземә.

Синнән башка ямь табалмыйм бәгърем

Керфек какмый үтә төнем дә

10.04.2011.

 

Моңсу иттең

 

Хушлаштың да китеп бардың,

Аерылулар авыр бит...

Бер күрүдә якын иттең

Тукта, дустым, сабыр ит!

 

Оныталмадым эзләдем мин –

Сокланып күрер өчен.

Ул – йөрәктә йөрер өчен,

Җырларга керер өчен.

 

Күкрәп килде ялт иттереп,

Сөеп-сөелеп кенә.

Карашына кояш кунган

Карый гел көлеп кенә.

 

Сагышларга түзә алмагач

Хатлар да язып үттем.

Сызылып таңнар аткан чакта

Зарыгып сине көттем.

 

Тәрәзәмә ятып ай да

Нурлары мине үпте.

Без танышкан сукмакларда

Мәңгегә моңсу итте.

Ник бирмисең теләген

 

Ник кешегә язмыш бирми икән

Бүләк итеп аның теләген.

Матур хисләр генә бирсен иде,

Телгәләми торган йөрәген.

 

Ник кешегә язмыш бирми икән

Бәхетләрнең зарыгып көткәнен.

Ул сүндерсен иде сулар сибеп

Сары сагышларның өткәнен.

 

Ник кешегә язмыш бирми икән

Көйгә салып мәңге сөюне.

Аккош кебек алар яшәр иде

Аңламыйча янып көюне.

 

Ник кешегә язмыш бирми икән

Хәстәрләрне үлчәп ичмаса.

Тормыш сынаулары авыр булды

Йөрәгемне шулар сызлата.

 

Сабый чак

 

Иң беренче тапкыр тәпи басып

Атлап киттем туган йортымнан.

Мин бәхетле идем, еласам да,

Йөгерә алдым әнкәм артыннан.

 

Ул балачак, ул кечкенә эзләр–

Татлы төшле сабый чакларым.

Әнкәй белән бергә йөргән көннәр

Хәтеремдә мәңге сакланыр.

 

Бала чакта бар да матур була,

Аяз күктәй хисләр яп-якты.

Хәтерлим мин кош баласы кебек

Үсеп кенә килгән ул чакны.

 

Ачыласы телләр ачылмаган,

Җырланмаган җырлар күп әле.

Бала чагым, синдә хыялларым,

Җырларымның синсез юк яме.

 

Югалган кошым

 

Җылы яктан кайткан кошлар белән,

Ургып ага гомер агышым.

Күңелләргә күчә моңнар булып

Күзләремә күчә сагышым.

 

Тиңләшәм мин очкан кошларыма

Сиңа кайта еллар уянып.

Мин үрелеп малай чакка карыйм

Мин йөримен озак уйланып.

 

Кайтып сыйрый идең син, кошчыгым,

Яшьлек язым үтте бик күптән.

Көткән язым берүк килми калма,

Бер килерсең, килче – мин көтәм.

 

Сагышларым калды канатланып,

Шатлыкларның бирдең бөртеген.

Син керәсең төнлә төшләремә,

Зәңгәр күзләр, кара керфегең.

 

Ап-ак күлмәк язмышы

 

Иң беренче тапкыр күлмәк кидем,

Сокланырлык гүзәл чагы бар.

Синдә калды минем яшьлегем дә,

Күкрәү сала җанга чаңы бар.

 

Кушымта:

Ап-ак күлмәккәем,

Яшьлек күзәлкәем,

Синдә калды минем елларым.

 

Ап-ак күлмәгемне кигән саен,

Күк өстендә нурлар балкышы.

Тантаналы көнем ак күлмәгем

Яшьлегемнең гөлләр алкышы.

 

Кушымта шул ук.

 

Ап-ак күлмәк кебек бүген көнем

Мин мохтаҗмын синең ачыңа.

Ак моңнарга күңел ашкынасың

Сагышымның гашыйк назына.

..

Синсез үткән гомер

 

Бик еракта, Идел буйларында

Ашкынып гел сине эзләдем..

Син кабызган кайнар хисләремне

Кояш нурларына тиңләдем.

 

Синнән башка гомерем ямьсез минем.

Сагынмыйча бер көн тормадым.

Синсез ялгыз дөнья көтә торгач

Гомер үткәнен дә тоймадым.

 

Синсез ялгыз, тышта карлы яңгыр

Барыр юлларыма чәчәләр.

Үксеп искән җилдә кар сибелә

Башын игән көзге чәчкәләр.

 

Күп эзләдем мәхәббәтне елап

Үтте гомерем, синсез вакытлар.

Син сизмәдең кайнар күз нурларын

Ә өстенә яптың салкын кар.

25.03.2011

 

 

Яшьлегем учаклары

 

Йорт түрендә кыйбла яктылары,

Яшь чагымны күрәм,баш кага.

Шушы хисләр миңа илһам өсти,

Алмагачлар, миләш бакчада.

 

Олыгайган саен искә төшә

Үткән яшьлегемнең учагы.

Сагышымның гашыйк назы калган

Сокланырлык гүзәл яшь чагы.

 

Сине зурлап озын көйләр язам,

Сиңа кайта күңел, ут яна.

Яшьлегемнән үрелеп йолдыз алам,

Олы бәхет – якты дөньяда.

 

Калган яшьлек учаклары гына

Көч бирәдер сафлык, саф һава.

Сәлам сиңа, ялан тәпи чагым,

Табынамын, күктән моң ява.

 

Матурлыйм мин яуган моңнарыңны,

Тәрәз пыяласын чылатып.

Ихласлыгы белән сугарылган

Көз яңгыры сирпи елатып.

 

Яшен булып күңел актарыла,

Үткән көннәр калды ялтырап.

Йөрәгемдә нәни гөрләвекләр

Күңелемнән ага чылтырап.

...

Яшьлек китте, сагышларын төяп,

Утлы кузын салып йөземә.

Түзалмадым шулчак, күңел тулып,

Җырлар яздым саг(ы)нып үзеңә.

 

Күңелемә ниләр булган

Рауф Багаутдинов сүз.

 

Их, күңелем сиңа ниләр булган?

Язгы мрңнар назлар китерми.

Авыр уйлар баскан әллә сине

Элеккечә йөрәк сикерми.

 

Сандугачтай көйли идең элек

Һәр таң моңлы сөю җырларын.

Бүген җырың матәм төсен алган,

Җанны телә сагыш уйларым.

 

Их күңелем, ни дип юатыйм соң?...

Сөйгән ярың киткәч еракка?...

Сагышыңа - бары вакыт дәва,

Тынычлык юк ярсып елап та...

Җыр шыттырдың

 

Җыр шыттырдың көйләп колагыма

Йөрәгемә үтә кагылып.

Борчуларга салдың, юксынганда,

Күңелемә кереп сарылып.

 

Сагышларда калдым канатланып,

Шатлыкларның бирдең бөртеген.

Син керәсең төнлә төшләремә

Нурлы күзең, кара керфегең.

 

Алтын кошым -мәңге сүнмәс моңың

Мин мондамын, ә син кайдасың?

Оя кордың күңелем түрләренә

Бәхет серен белеп файдасын.

 

Җыр шыттырдың кереп колагыма

Сайрар коштай булып кагынып.

Нигә шулкадәрле талпынасың

Минем кебек, өзелеп сагынып?...

Каен булсаң

 

Күл өстендә ап-ак томан,

Күл ача куеннарын,

Искән җил дә ялгыз түгел -

Иркәли каеннарын.

 

Кушымта:

Туган җирнең каеннары

Яфрак яра язларын.

Гомер үтә сине сагынып

Күңелемдә назлрың.

 

Каен кебек сөйгән ярым,

Кайлардан эзлим икән?

Узган еллар, синнән аерып,

Ялгыз иттегез мине.

 

Кушымта;

Синсез җылысы юк кебек

Кояшлы иртәләрнең.

Син әле дә каен булсаң

Җил булып иркәләрмен.

 

Көтәм җырларыңны

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Таң сарысын ярып кояш чыга

Сездә туган якты таңыммы?

Сезгә багышлыймын мин җырымны

Җылытасыз йөрәк канымны.

 

Алтын кошым безне олыладың,

Оя корып кереп йөрәккә.

Көннәремне иң бәхетле иттең

Моңнар сузып безнең тирәккә.

 

Чиге юктыр тирән хисләремнең

Рәхмәт сиңа бирдең пар канат.

Моңнар сузап тылсым бишегендә

Син очырдың базне син кабат.

 

Моңла кошым син сагышым минем,

Йөрәгемдә оя - кил очып.

Изгелекләр генә, җырлар гына

Бүләк итсәң, калмам мин посып.

 

Киләм әкәм кабереңә

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Кабереңә әткәм бик еш киләм

Газапланган, ярсу чагымда

Бик-күп еллар сине онаталмадым

Киләм инде, киләм тагын да

 

Тагын килдем әткәм кабереңә

Сагыш йөген алып күтәреп

Өметләнәм кире кайтыр сың дип

Җаннарымны кыеп бетереп.

 

Гомерем буе синсез яшимен шул

Кайтмас җирдән сине сагынып.

Сагыну газабында җәфаланып

Күңелемдә моңнар кабызып.

 

Моңнарым

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Сагыш моңнар күңелемдә

Тыңлый гашыйклар зарын.

Күктә тургай сайрап очты

Инде тапкандыр парын.

 

Чишмәләр булып моңнарың

Атылып чыктымыни!

Пар канатлы аккошлардай

Һавага очтымени?

 

Моң зарлрга тулышканда

Әрнегәндә җазадан.

Көтә сине моң дарьясы

Дәваларга ярадан

 

Төрле моңлы көйоәрең бар

Үткәннең тавышлары.

Очрашулар, кавышулар

Аерылу сагышлары..

 

 

Туган көнең,

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Туган көнең дустым, туган көнең

Гүзәлләрнең бигрәк гүзәле.

Хыял бөреләрең чәчкә аткан

Гомереңнең якты бер мәле.

 

Туган көнең синең иң бәхетле

Сандугачлы, моңлы чишмәле.

Киләчәктә синең белән бергә

Кайткан кошлар бүтән китмәде.

 

Туган көнең синең гүзәл көнең

Әнкәеңнең шатлык еллары.

Кылган гомерендә җырлар өчен

Сиңа атап җырын җырлады.

 

Туган көнең - иң бәхетле көнең

Йөлдызлы төн, айлы кичләрең.

Озын гомер ак бәхетләр сиңа

Якын иттеп, ялгыз итмәдең.

 

Тугн авылым Иске Куктау

Мударис Газетдиновка

Рәүф Багаутдинов сүз.

 

Бала чактан хәтеремдә калган

Авылымның серле кичтәре.

Шул кичләрдә сызылып моңнар акты,

Күңелемдә һаман хисләре

 

Кушымта:

Онытылмый чәчкә исләре

Авылымның серле кичләре.

Сагындыра печән өсләре

Шулдыр инде сагыну хисләре.

 

Иске Куктау, киң далалары&



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-06-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: