Балалар утыралар. Бер кыз елап чыга.




Бер малай “Апа, мин булам, дип чыга”.

Алып бар. Таныш булыгыз, минем боцманым …...

Алып баручы. Барысын да корабльгә чакырырга.

Боөман. Матрослар, сәяхәтчеләр, сез әзерме кузгалырга.

Бергә. Без әзер!

Боөман. Иптәш капитан, без әзер!

Капитан. Корабльгә рәхим итегез, үз урыннарыгызны алыгыз.

Балалар утыралар. Бер кыз елап чыга.

Боцман. Алия, син ник елыйсың?.

Кыз. Яр буенда безнең әтиләребез тора бит. Алардан аерыласы килми. Үзебез белән алырга ярыймы?

Капитан. Әлбәттә алабыз. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр әле. Рәхим итегез, хөрмәтле әтиләр, безнең янга.

Боөман. Капитан, корабль кузгалып китәргә әзер,

Капитан. Хөрмәтле кунаклар без сәфәргә кузгалабыз.

Дулкын шаулавы, корабль гудок бирә. Йөзеп киткән тавышлар.

Капитан. Уңышлы булсын сәфәрләр! Дусларым, хәзер мин сезгә шулай дәшәрмен. Әйдәгез, җыр белән кузгалдык.

Малайлар “Все мы моряки” җырын башкаралар.

Малайлар шигырь сөйлиләр.

1малай. Ел да гаиләбез белән,

Без диңгезгә барабыз.

Су коенып, рәхәтләнеп

Яллар итеп кайтабыз.

2 малай. Шаулый, ярсып кага дулкын,

Һавасы җанга шифа.

Күпме көч һәм дәрт бирәсең,

Рәхмәт, диңгезем, сиңа.

3 малай. Кем белә бит, үсеп җиткәч,

Кемдер булыр капитан.

Хәрби диңгез флотында,

Моряк, боцман, штурман.

4 малай. Кем булсак та, сынатмабыз,

Дөньялар имин булсын.

Кояш белән көн уянсын,

Кояш белән баесын.

Капитан. Дусларым, әйдәгез күңелләрне күтәреп уйнап алыйк. Мин сезгә төрле сүзләр әйтәм, диңгезгә кагылышлы сүз була икән, сез кул чабарга тиеш. Башладык. Көймә, машина, диңгез, фил, штурвал, кайчы, якорь, пластилин, шторм, парус, сәгать, утрау, моряк, палуба. Молодцы, булдырдыгыз! Боцман, безгә бит палубаны юып алырга кирәк, онытмадыгызмы?

Боөман. Юк, иптәш капитан! Без хәзер.

Капитан. Менә сезгә чиләкләр, швабралар. Ике командага бүленеп ике яктан тиз генә юып алагыз.

УЕН-ЭСТАФЕТА. “Палубаны юабыз”. Чиләккә швабраны тыгып алалар, билгеләнгән урыннан “юып” киләләр, Кайсы команда тизрәк башкара?

Капитан. Молодцы!. Сезнең ашыйсыгыз киләме?. Анда безнең поварларга бәрәңге әрчергә булышырга иде. Кемгә тапшырабыз ул эшне.

Кыз. Минем әти бәрәңгене

Шулкадәр җитез әрчи.

Кабыгы да юка була,

Шаккатып тора әни.

Ял итәргә чыккан чакта,

Әти безнең главный,

Бәрәңге әрчү буенча

Зур белгеч, ансыз булмый.

Капитан. Мин аңладым, бу эшне әтиләргә тапшырабыз.

УЕН-ЭСТАФЕТА. Әтиләр ике командага бүленеп бәрәңге әрчиләр. Соңнан капитан белән боцман нәтиҗә ясыйлар.

Капитан. Да, әтиләр бәрәңге әрчү буенча беренче класслы белгечләр. Инде бу эшләрен җыр белән бәйләсеннәр. Менә сезгә җырның сүзләре (Экранга күрсәтә, кулларына да текстларны тоттыра). Бәрәңге яратучы әтиләр, “Бәрәңге” җырын башкаралар.

ӘТИЛӘР ҖЫРЛЫЙ “БӘРӘҢГЕ”. М. Хөсәен сүз. И. Хисамов муз.

Капитан (Экранда корабль, дулкын шаулавы). Дусларым, алда мин утрау күрәм, әйдәгез, тукталып алыйк әле.

Боцман. Команда, туктарга! Барыбыз да ярга чыгабыз.

Балалар түгәрәккә басалар. Капитан спасательный круг алып уртага чыга.

Капитан. Дусларым, бу нәрсә? Кем белә? Әйе, бу коткару түгәрәге, спасательный круг була. Мин аны түгәрәккә җибәрәм, сез кулдан-кулга бирәсез, музыка туктаганда кемдә кала, шул диңгез турында бер мәкаль әйтә. Татарча да, русча да ярый.

Мәкальләр. Диңгез янында кое казымыйлар;

Бер тамчыдан диңгез булмый;

Диңгезнең чиге, елганың яры бар;

Диңгездә су кыммәт;

Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.

Капитан. Молодцы, дусларым!

Боцман. Иптәш капитан, Рөхсәт итегез, сезгә бер үтенеч җиткерергә.

Катитан. Сөйләгез, боцман,

Боцман. Поварлар уха пешерергә балык сорадылар.

Капитан. Булыр. Дусларым, поварларны диңгез телендә “кок” диләр. Кокларның теләген үтәмичә булмый, әйдәгез тиз генә балык каптырыйк әле.

УЕН-ЭСТАФЕТА, “Балык каптыру”. Ике командага бүленеп уйныйлар.

Капитан. Боцман, бу балыкларны поварларга кертеп бирегез. Ә безнең бер дустыбыз “Диңгезче булам” дигән җырны башкара торсын. Кызлар-морячкалар аңа кушылып биесеннәр.

Биемәгән кызлар шигырьләр сөйлиләр.

1 кыз. Безнең төркем малайлары

Чып - чын моряк булганнар.

Бескозыркаларын күрегез.

Ничек кыңгыр салганнар.

2 кыз. Йөрешләре гел икенче,

Хәрбиләр күк баралар.

Аларны күргән кешеләр

Арттан карап калалар.

3 кыз. Ут уйнатып бии алар,

Ду китереп җырлыйлар.

Тәмле итеп сөйләшәләр,

Ялындырып тормыйлар.

4 кыз. Берәрсе мактый башласа,

Яхшы, диеп үзләрен.

Безнекеләр алар, диеп

Килә әйтәселәрем.

5 кыз. Карагыз инде боларны,

Берсен-берсе уздырып,

Мактыйлар малайларны.

Үзебез дә бик шәп кызлар,

Уздырабыз аларны.

Экранда агачлардан сикереп йөрүче маймыллар күрсәтелә.

Боцман. Иптәш капитан, сез күрәсезме, бу утрауда маймыллар бар икән.

Капитан. Дусларым, сез алардан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, нигә куркып торырга, без үзебез дә алар кебек шаян, уйнарга яратабыз. Уйныйбызмы?

УЕН. “Тропикта маймыллар”. Бу уенда малайлар гына катнаша. Ике командага бүленеп басалар. Һәр командага ике әти чыга. Таяк тоталар. Малайлар шул таякка куллары белән асылынып баралар. Билгеле урыннан йөгереп килгәч, икенче бала таякка тотына. Уен шулай дәвам итә.

Корабль гудок бирә.

Капитан. Боөман, сәяхәтчеләрне кораблҗгә чакырыгыз.

Боцман. Тыңлыйм, капитан. Матрослар, кунаклар без кайтырга кузгалабыз. Кораблҗгә утырабыз.

Капитан. Кузгалдык! Дусларым, әйдәгез, кунакларыбыз-әтиләребез турында сөйлик әле. Алар нинди һөнәр ияләре икән?

Малайлар атрибутлар белән чыгып басалар.

Мальчик с рулём в руках:

Дрожит мостовая и воет ветер-

Это к нам едет папа- шофёр.

Мальчик с самолётиком:

По синему небу летит самолёт-

Им управляет папа -пилот.

Мальчик в военной фуражке:

Дружно шагает с военными в ряд,

В серой шинели папа-солдат.

Мальчик с гантелями:

Кто в многоборье унас рекордсмен,

Мы отвечаем папа-спортсмен.

Девочка в белом халате.

Вылечит сотни сломанных рук,

В детской больнице папа-хирург.

Мальчик с отвёркой.

Кран установит, прочистит засор,

Папа-сантехник или монтёр.

Девочка с букетом цветов:

Кто выступает на сцене на бис,

Это известный папа-артист.

Девочка обращаясь к мальчику:

что же ты один молчишь,

Ничего не говоришь?

Мальчик. Мой папа самый лучший, он всё может.

Девочка. А что он может?

Мальчик. Может он в футбол играть,
Может книжку мне читать,
Может суп мне разогреть,
Может мультик посмотреть,
Может поиграть он в шашки,
Может даже вымыть чашки,
Может рисовать машинки.

Может собирать картинки,
Может прокатить меня

Вместо быстрого коня,
Может рыбу он ловить,
Кран на кухне починить.
Для меня всегда герой -
Самый лучший папа мой!

Все дети (кто сидят, стоят возле стульчика. Или с двух сторон выходят к детям). Самый лучший папа мой!

ПЕСНЯ ПРО ПАПУ.

Бала. Хыялда гына булса да,

Бүген диңгездә йөздек.

Әтиләр дә янда булгач,

Һич куркуны белмәдек.

Бала. Сез бит безнең терәгебез,

Сез бит безнең горурлык.

Әтиләр тату булганда,

Илдә булыр тынычлык.

Бала. Без сезгә нык ышанабыз,

Сезне бик яратабыз.

Бәйрәм белән сезне котлап,

Уңыш теләп калабыз.

Бала. Юлларда имин йөрегез,

Сәламәт, шат булыгыз.

Онытмагыз, сезне өйдә,

Көтә ул һәм кызыгыз.

Бергә. Бәйрәм белән, бәйрәм белән

Бәйрәм белән, әтиләр!

Капитан. Кораблебезнең палубасында әтиләрне балалары белән биергә чакырам. Дусларым, сез әзерме?

Балалар, Боөман. Без әзер.

Әтиләр белән бию. “Морячка” О.Газманов җыры.

Гудок тавышы. Экранда яр буе, пристанҗ күренеше.

Капитан. Боөман, Кораблҗне ярга туктатырга,

Боөман. Әзер. Иптәш капитан.

Капитан. Дусларым, кунаклар, менә без әйләнеп кайтып та җиттек. Ярга чыгабыз.

Әтиләр утыралар. Балалар бүләкләрен алып ярымтүгәрәккә басалар.

Кыз. Малайлар булса, бер дигән,

Әтиләр искитәрлек.

Бу бәйрәмне көтеп алдык,

Бүләкләр әзерләдек.

Малай. Рәхмәт сезгә барсы өчен,

Безне яраткан өчен,

Безнең белән бала булып,

Һәрчак уйнаган өчен.

Бергә. Без ясадык, чын күңелдән,

Кабул итеп алу сездән.

Яратабыз, кадерлибез,

Матур сүзләр сезгә бездән.

Бүләкләрен тапшыралар.

 

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-04-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: