Кызлар малайлар кара-каршы басып калалар.




ПЕСНЯ ПРО ПАПУ. Утыралар.

1 Алып бар. Хөрмәтле Әтиләр, бүген сез бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Без беләбез, сезнең эшегез күп, вакытыгыз юк. Эштән сорап китүләре дә бик авыр шул. Рәхмәт, җай табып килгәнегез өчен. Бүгенге кичебезне балалар белән күңелле итеп үткәрик.

2 Алып бар. Балалар, без уеннарны башлап җибәрәбез, сез әзерме? Әтиләр сез дә әзерме? Беренче уеныбыз, бик гади. Мин команда бирүгә башта балалар үз әтиләренең исемнәрен әйтәләр, аннан әтиләр балаларының исемнәрен әйтәләр. Кемнәр кыюрак, балалармы, әтиләрме, хәзер ачыклыйбыз.

УЕН “ИСЕМНӘР ӘЙТҮ”.

2 Алып бар. Сөбханалла, нинди генә матур исемнәр юк безнең балаларда һәм әтиләрдә.

1 Алып бар. Һәм без хәзер әтиләрне бирегә чакырабыз Ике команда булып басабыз. Менә сезгә хәрефләр язылган табличкалар. Монда барыбызга да билгеле герой-шәһәрләрнең исемнәре яшерелгән. Кайсы команда тизрәк шәһәр исемен таба? (ЛЕНИНГРАД, ВОЛГОГРАД)

УЕН “ГЕРОЙ ШӘҺӘРЛӘР”.

2 Алып бар. Молодцы!. Халкыбызның, бигрәк тә ир-егетләребез-нең БӨЕК ВАТАН сугышында күрсәткән батырлыкларын сөйләп бетерү мөмкин түгел. Кеше нинди генә халәттә булса да җыр аның якын дусты булган. Менә шундый җырларның берсе “КАТЮША”. Әлбәттә инде, бу җырны әтиләр башкара.

ҖЫР “КАТЮША” Ике бала чыга.

Малай. Әле кайчан менә шулай,

Бергә җырлар идегез.

Көчле чыга тавышыгыз,

Матур яңгырый көегез.

Кыз. Рәхмәт сезгә, җырлап барсын

Тормышта сезнең эшләр.

Шулай булмый мөмкин түгел,

Сез бит безнең әтиләр.

1 Алып бар. Билгеле инде. Әтиләребезнең мондый чыгышыннан соң уйнап алмыйча мөмкин түгел. Хоккей карарга яратасызмы? Үзегезнең уйнаганыгыз бармы? Борчылмагыз, хәзер бу хатаны тәзәтәбез. Хоккей уйныйбыз. Кайсы команда күбрәк һәм тизрәк шайба кертер?

УЕН “ХОККЕЙ” Әтиләр утыралар. Аннан балалар уйныйлар.

2 Алып бар. Сүзебезне кызларга бирәбез.

1 кыз. Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр,

Әтиемә карата.

2 кыз. Минем әтине эшендә

Универсал ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эш тә, диләр.

3 кыз. Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч.

Бәлки минем офисымда

Кайберләрегез эшләр.

4 кыз. Минем әти компьютерны

Биш бармагы күк белә.

Әти кебек компьютерда

Мин дә эшлисем килә.

5 кыз. Әтиемнең кулы алтын

Бөтен эшне булдыра.

Кулы эшкә ята, диләр,

Андый кеше турында.

Кызлар башкаруында обручлар белән бию. УЕН

2 Алып бар. Балалар,23 февраль безнең илебездә моннан 100 ел элек бәйрәм ителә башлый. Башта ул хәрби кешеләр көне дип үткәрелсә, тора бара Ватанны саклаучылар дип үзгәртелә. Ә без балалар, аны гади генә итеп Әтиләр, малайлар, бабайлар көне дибез. Чөнки, ир егетләребез барысы да, кайда гына эшләмәсеннәр, алар безнең яклаучыларыбыз. Безнең илебезне саклаучыларыбыз. Ә шулай да элек-электән егетләр Армия хезмәтен үтәргә тиеш булганнар.

1 Алып бар. Безнен әтиләребез арасында Солдатта хезмәт иткән кешеләр бармы? Ягез эле, басыгыз. Без сезне күрик. Сезгә безнең көчле алкышлар һәм шушы чыгышларыбыз.

КҮМӘК БИЮ. “АТЫ-БАТЫШЛИ СОЛДАТЫ”

Кызлар малайлар кара-каршы басып калалар.

6 кыз. Мы мальчишек поздравляем,

С 23 февраля.

Всем ребятам нашим скажем

Только добрые слова.

7 кыз. Хоть вы не носите мундира,

Но знаем мы, что в трудный час.

Вы так же, как и все солдаты,

Спасёте Родину и нас!

2 Алып бар. Звучит солдатская песня времен 1812 года.

ПЕСНЯ “СОЛДАТУШКИ”

2 Алып бар. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Безнен татар халкында борынгыдан эти кешегә гаилэ башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар. Бу бугенге көндә дә шулай. Ни әйтсәң дә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы әтиләр җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы. Балалар, гаиләдә ничек соң безнең әтиләр?

1 Алып бар. Өй эшләрендә булышалармы? Бергәләп ял итәргә чыгасызмы? Көньякларга ял итәргә барасызмы? Әйдәгез, менә шул чакларны искә төшереп, уйнап алыйк әле.

УЕННАР. “ТРОПИКТА МАЙМЫЛЛАР”, Балалар өчен “КӨҢГЕРӘ” уены.

2 Алып бар. Афәрин, менә ничек күңелле әтиләр белән уйнау. Хәзер сүзне малайларга бирәбез.

1 малай. Әтиемне бик яратам,

Ул булганда өй ямьле.

Барыбыз да шат күңелле,

Пешкән ризык та тәмле.

2 малай. Күргәнегез бармы сезнең,

Минем әтине рульдә?

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса, әлбәттә.

3 малай. Әти белән без кичләрен,

Шахмат - шашка уйныйбыз.

“Мат” куйганым юк югын да,

“Шах”ка җиткәч туктыйбыз.

4 малай. Как хорошо с папой вместе

Веселиться и гулять.

Идти рядом вот так просто,

Крепко за руку взять.

5 малай. А я обниму папу, и тихо скажу

“Мой папочка, я тебя очень люблю,

Ты самый хороший, ты самый родной,

Любимый. Единственный, и ты только мой!”

6 малай. Ты мой друг, и он, и я,

Все мы верные друзья!

Так давайте для гостей

Споёмте песню веселей.

ПЕСНЯ “ВСЕ МЫМОРЯКИ”

1 Алып бар. Менә хәзер без бәйрәмебезнең иң кызыклы урынына җиттек. Игътибар—экранга карыйбыз. Бу фотоларда безнең әтиләребезнең кечкенә, сезнең кебек чаклары сүрәтләнгән. Таныйсызмы, әтиләрегезне?

“ЭКРАН” “ӘТИЛӘРЕБЕЗНЕҢ КЕЧКЕНӘ ЧАКЛАРЫ”

Бала. Дәртле көйләргә күмелсен,

Безнең бакча залыбыз.

Барыбыз да әтиләрне

Биергә чакырабыз.

ӘТИЛӘР БЕЛӘН БИЮ.

Балалар бүләкләрен тотып ярымтүгәрәккә басалар.

Бала. Яшәсен безнең әтиләр

Сәламәт һәм яшь булып.

Улларының, кызларының

Кадерлеләре булып.

Бала. Әти-әни, бу ике сүз,

Ай белән кояш кебек,

Әни елмаеп торганда

Әти карасын көлеп.

Бала. Кояш сипсен җылы нурлар,

Тыныч булсын ил-көннәр!

Тагын бер кат чын күңелдән,

Бәйрәм белән, әтиләр!

Бергә. Бәйрәм белән, әтиләр!

БҮЛӘКЛӘРЕН ТАПШЫРАЛАР.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-04-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: