Алып баручы ике пакет тотып чыга.




Бар да утыралар.

Алып баручы. Дусларым, вакытлар бик тиз утәр, сез дә тиз үсәрсез, Ватаныбызны саклап хәрби хезмәткә китәрсез. Ә бүген, без сезнең белән уйныйбыз. Кызларыбыз, әтиләребез дә малайларга кушылалар

Бездә ике команда. Капитаннар үз командаларыгызны тәкъдим итегез.

Командалар кара-каршы тезелеп басалар.

1 Капитан. Безнең команда “Пограничники-чик сакчылары”. Безнең девиз. “Уяу бул, сизгер бул! Алда бул, җитез бул!

2 Капитан. Безнең команда: “Моряки-диңгезчеләр”! Безнең девиз: “Диңгез белән шаярма, йөзгәндз артта калма”.

Алып баручы. Ике командага да уңышлар телим, (кулына ике кәрзин ала). Менә бу кәрзиннәрне өстәлләргә куям. һәм бу матур йолдызларны җиңгән команданың кәрзиненә салып барам. Соңнан бергәләп санарбыз.

Алып баручы ике пакет тотып чыга.

Алып бар. Менә минем кулымда ике пакет, монда ниндидер әһәмиятле задание-бирем язылган. Шуны тизрәк штабка китереп җиткерергә кирәк. Ә штабта безнең генераллар утыра. Ике әти бирегә чыгыгыз әле. Менә сезгә фуражкалар, генералныкы булмаса да, алар Хәрбиләр кия торган баш киемнәре. Сез пакет көтеп торасыз. Калган кунаклар белән без команда бирәбез. Бер, ике, өч! Башладык!

Уен-эстафета. “Кайсы команда пакетны тизрәк илтеп җиткерә? Пакетны кайсы әти беренче ала, кулын күтәрә. Балалар утыралар.

Алып бар. Сез аңлагансыздыр, дип уйлыйм, бу уен гына түгел,ә анда чынлап та хәрби биремнәр язылган. Ачып укыгыз әле.

1 Әти (укый). Шушы хәрефләрдә хәрби дәрәҗә яшерелгән.

Алып бар. Ә хәзер сез дәвам итегез.

2 Әти (укый). Аның өчен хәрефләр санынча әтиләр чыгарга тиешләр. Хәреф язылган битләрне таратыгыз һәм тиз генә сүзне җыегыз.

Алып бар. Катлаулы бирем түгел бит. Ничә әти кирәк, әйтегез, тиз генә чакырабыз. Без балалар белән команда бирүгә, хәрефләрне таратабыз, сүзне җыябыз.

УЕН: Хәрефтән сүз җый. (Солдат. Матрос). 6шар әти чыга.

Алып бар. Молодцы. Җингән команданың кәрзиненә йолдыз салабыз. Болай гына утыртмыйбыз. Солдатлар бер түгәрәк маршка атлыйлар. Балалар, карыйк әле, әтиләребезгә, кул чабып торыгыз.

“Солдат” сүзен җыючылар маршка әйләнеп киләләр.

Алып баручы. “Матрос”ларга күңеллерәк, алар “Яблочко”га түгәрәктә биеп килсеннәр.

“Матрослар” биюе. Балалар кул чабып торалар.

Алып бар. Афәрин, ике командага да йолдызлар салам. Әтиләрне көчле кул чабып озатабыз. Бу матур биюдән соң үзләренең осталыкларын “Диңгезчеләр” күрсәтәләр.

Башта 4 малай шигырь сөйли. Аннан кызлар матрослар биюен башкаралар

Мы, ребята, любим море. Без, малайлар, елга-күлне,
По морям да по волнам. Диңгезне яратабыз.
В боевом идём дозоре — Бүген монда, ә иртәгә,
«Нынче здесь — а завтра там!» Зур корабта барабыз.

 

Капитан прикажет строго — Капитан биргән приказны,
Дать машинам полный ход! Җәһәт кенә үтибез.
Здравствуй, синяя дорога! Корабльгә зәңгәр юллар,
Наш корабль идёт в поход. Диңгез буйлап йөзәбез.

 

Бескозырка и тельняшка, Бескозырка тасмасында,
И на лентах якоря, Якорь чагылып.
На ремне большая пряжка — Пряжкалы каеш, тельняжканы
Моряку даны не зря! Бары моряклар кия.

В поход, в поход! Походларга, сәфәрләргә,
Море смелого зовёт. Диңгез безне чакыра.
Море смелого зовёт — Көчле рухлы булсаң, әйдә,
Мы пойдём служить на флот! Хезмәт итик флотта.

(Шигырьнең татарчасын да, русчасын да бирәм).

Алып баручы. Диңгезчеләргә рәхмәт әйтеп, гөрләтеп кул чабабыз, алга барабыз. Балалар, хәзер сезнең зиһен, акыл кылларыгызны тикшереп алам. Мине сорауларга “Әйе, юк”,- дип кенә җавап бирергә кирәк. Игътибарлы булыгыз. Һәрбер дөрес җавапка йолдызларны салып барам.

Уен тиз темпта бара. Балалар урыннан гына җавап бирәләр.

Сораулар. Безнең Армия көчлеме?..

Ул тынычлык яклымы?..

Малайлар Армиягә баралармы?

Кызларны алалармы?..

Шүрәленең борыны озынмы?

Ул корабта матросмы?..

Су анасы очамы?..

Елгада коенамы?...

Летчик (очучы) чик сагында торамы?

Әти бабай буламы?

Алып бар. Була, әлбәттә!. Ә хәзер әтиләргә сорауларым, сез дә минем сорауларыма “Әйе, юк”-дип кенә җавап бирегез.

Сораулар. Карт, тәҗрибәле сугышчы---ветеран.

--- Дәрәҗәсе буенча Капитаннан югарырак. (Майор)

--- Повар Флотта....(Кок)

--- Самолет руле (Штурвал)

--- Төньяк, көньякны күрсәтә... (Компас)

--- Стенада эленеп торса да атарга мөмкин..(Мылтык)

--- Ил чигендә сакта тора. (Пограничник)

Алып бар. Молодцы, әтиләр!. Әйдәгез әле, “Пограничниклар” командасына сүз бирик. Алар да үз осталыкларын күрсәтсеннәр.

“Пограничниклар”. Малайлар җырлыйлар. “Тулпар атым”. Башкорт балалар җыры.

Кызлар шигырь сөйлиләр.

 

Пограничник на границе, Ил чигендә хезмәт итә,
Нашу землю стережет, Безнең кыю солдатлар.
Чтоб работать и учиться Тыныч укысын, эшләсен
Мог спокойно наш народ. Җир йөзендә халыклар.

Охраняет наше море, Бөркет кебек уяу тора,
Славный, доблестный моряк. Илебезнең һәр ягында.
Гордо реет на линкоре Тора солдат көн дә, төн дә
Наш родной российский флаг. Горур басып ил сагында.

Наши летчики-герои,Чик сакчысы постта тора,
Небо зорко стерегут. Яшь балалар уйнасын дип,
Наши летчики-герои Кайгы-хәсрәт күз яшьләре
Охраняют мирный труд. Безнең илдә булмасын, дип

Наша армия родная Ил чигендә сакта торыр,
Стережет покой страны, Диңгез кичәр малайлар.
Чтоб росли мы, бед не зная, Туган илгә хезмәт итеп,
Чтобы не было войны. Турылыклы булырлар.

Алып бар. Солдат хезмәте, авыр хезмәт. Аны чын-чынлап Армиядә үзе хезмәт иткән кеше генә аңлый. Бармы безнең арада шундый әтиләр. Бирегә чыгыгыз әле, без сезне күрик.

Әтиләр чыгып басалар. Балалар сораулар бирәләр.

--- Кем булып хезмәт иттегез?

--- Сагындыгызмы?

--- Иртән тору кыен булдымы?

--- Мылтыктан аттыгызмы?

--- Солдат боткасы тәмлеме?

--- Спорт чыныктырамы?

Алып бар. Рәхмәт сезгә, әтиләр, спорт чыныктырамы, дигән сорау, миңа бик ошады. Ә менә музыка бар идеме Армиядә? Менә сезгә музыка уен кораллары, матур, дәртле марш. Шуңа кушылып ансамбль белән уйнап бирегез әле.

ӘТИЛӘР ОРКЕСТРЫ. (Музыка залында нинди бәрмә инструментлар бар, шулар бирелә).

Алып бар. Безнең әтиләр, менә дигән музыкантлар да икән, рәхмәт сезгә. Балалар, тагын бер уен уйныйбыз. Ул “Тоннель” дип атала. Тоннель ул җир астыннан үтә торган озын юл. Ә безнең туннелебез ул төпсез капчык кебек. Кайсы команда тизрәк тоннелдән үтәр икән?

Уен. “Тоннель”. Башта балалар аннан әтиләр уйныйлар.

Алып бар. Менә йолдызларны санар вакыт җитте.

Балалар белән бергә саныйлар. Нәтиҗә ясыйлар.

Бала чыга.

1 бала. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм диеп

Мөмкин хәтта әйтергә.

2 бала. Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Көне диеп йөртелә.

3 бала. Бик күңелле бәйрәм булды

Әтиләр белән бергә.

Вакытлар табып килгәнсез

Бик зур рәхмәтләр сезгә.

4 бала. Әйдәгез, бергә биибез

Залыбыз гөрләп торсын!

Бу шатлыктан, куанычтан

Тагын да ямьле булсын!

Әтиләр белән бию. Флешмоб ясарга да була. Әтиләр утыралар, балалар бүләкләрен тотып басалар.

5 бала. Бүгенге бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз,

Сезнең өчен, сезнең өчен

Шушы җырны җырлыйбыз.

ӘТИЛӘР ТУРЫНДА ҖЫР.

Җыр тәмамлаганда “Бәйрәм белән, әтиләр”,дип әйтәләр.

Бүләкләрен тапшыралар.

Сценарийны Г. Гәрәева язды.

Эшләрегездә уңышлар телим. Аңлашылмаган нәрсәләр булса, личкага языгыз.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-04-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: