ПЕСНЯ: “ВСЁ ЯРЧЕ СВЕТИТ СОЛНЫШКО” (Сергеевой)




8 бала. Бәйрәм бүген бәйрәм бүген
Бар күңелләр сөенә,

Әйдәгез, биеп алабыз,

Язгы тамчы көенә.

ТҮГӘРӘКТӘ БИЮ.

ҖЫРЛАП КЫЗЫЛ КАЛФАК КЕРӘ.

Кызыл калфак. Кара нинди матур алан. Шундый күп балалар, чәчәкләр кебек матур үзләре. Исәнмесез балалар!

Алып бар. Балалар, Бу бит Кызыл калфак. Әйдәгез әле, күрешик үзе белән.

Балалар, Исәнме, Кызыл калфак.

Алып бар. Кызыл калфак, болай иртән-иртүк кая юл тоттың?

Кызыл калфак. Менә әнием күмәчләр пешерде дә, әбиемә илтеп кайтырга кушты. Монда Бүре күренмәдеме?

Балалар. Юк!

Кызыл калфак. Мин бит бүредән куркам.

Алып бар. Кызыл калфак, курыкма. Бу аланда бүреләр юк. Монда бит бүген бәйрәм. Әниләр, әбиләр бәйрәме. Син дә безнең белән бәйрәм яса, Безнең җырыбызны тыңла.

ҖЫР. “ӘНИЕМӘ БҮЛӘК” (Фонограмма бар)

Кызыл калфак. Шундый матур җырладыгыз, Сез миңа чәчәкләр җыярга булышмассыз микән?

Алып бар. Бик рәхәтләнеп.

УЕН “ЧӘЧӘКЛӘР ҖЫЮ”.

Алып бар. Кызыл калфак, без хәзер әниләребезне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйлибез. Син дә тыңла, бәлки берәрсен ошатып өйрәнеп китәрсең

ШИГЫРЬЛӘР. (Минем шигырьләрне дә карагыз)

Алып бар. Кызыл калфак, безнең сиңа охшаган бик матур курчакларыбыз бар. Ә кызларыбыз курчаклар белән биергә бик яраталар, бәлки син дә биерсең.

Кызыл калфак. Бик рәхәтләнеп.

КУРЧАКЛАР БЕЛӘН БИЮ.

Чүкечләр тотып малайлар чыгалар.

Кызыл калфак. Туктагыз, тукта, кая болай тезелешеп киттегез.

Алып бар. Кызыл калфак, безнең малайларны кадак сугарга чыгалар, дип уйладыңмы? Юк, алар хәзер чүкечләр белән уйнап күрсәтәләр.

Кызыл калфак. Ягез әле,я. Бу бик кызыклы булачак.

МАЛАЙЛАР ЧҮКЕЧЛӘР БЕЛӘН УЙНЫЙЛАР.

“МУЗЫКАЛЬ ЧҮКЕЧЛӘР”

Кызыл калфак. Малайларыгыз булганнар, кызларыгыз уңганнар. Әле әниләренә дә булыша торганнардыр.

Алып бар. Әлбәттә, алар үзләренең уенчыкларын үзләре җыеп куя беләләр. Балалар, Кызыл калфакка күрсәтәбезме, без әниләргә ничек булышабыз? Карап тор әле, Кызыл калфак.

УЕНЧЫКЛАР ҖЫЮ. (кубиклар, кечкенә машиналар, шашкалар). Кем тизрәк җыя? (күбрәк уенчык куйсаң, күбрәк бала катнаша).

Русча ике шигырь. ҖЫР “ПОМОГАЕМ МАМЕ”.(инсценировка).

Кызыл калфак. Балалар, менә миндә 4 төсле кулъяулык бар. Мин аның берсен үземә алам, калганнарын сезнең тәрбияче апаларыгызга, музыка җитәкчесенә бирсәм?...

Алып бар. Миндә дә андый кулъяулыклар бар, мин аны балаларга бирәм.

Кызыл калфак. Бик әйбәт, бергәләп уйныйбыз. Музыкага биибез дә, музыка туктауга, без кулъяулыкларын күтәрәбез, ә сез, һәркем үз төсе янына барып басыгыз.. Кайсы төс тизрәк җыела?

УЕН “ТӨСЛЕ КУЛЬЯУЛЫКЛАР”.

Алып бар. Кызыл калфак. Безнең балалар, Кулъяулыклар белән җырлы-биюле уен беләләр. Балалар, күрсәтәбезме?

ҖЫРЛЫ- ХӘРӘКӘТЛЕ УЕН. “Кулъяулыклар юабыз”

Кызыл калфак. Менә хәзер мин чын-чынлап ышандым, сез әниләрегезнең булышчылары да, күңел юаткычлары да икәнсез.

Алып бар. Кызыл Калфак без бит әбиләребезне дә бик яратабыз. Аларны да бәйрәм белән котлап алыйк әле.

Әбиләр турында шигырьләр һәм җыр.

Кызыл калфак. Бик ошады чыгышларыгыз. Сезнең әбиләрегез бик яшьтер әле. Минем әбием картырак. Шулай булса да йөгреп кенә йөри әле. (Телефон шалтырый). Әбием, синмени? Хәзер киләм, нәрсә? Үзең безгә килдең мени? Мин балалар янында. Күчтәнәчләрне аларга биримме? Ярар,ярар, әбием. Әйбәт тә инде минем әбием. Менә бу күчтәнәчләрне сезгә бирергә кушты.

Алып бар. Кызыл Калфак, зур рәхмәт. Без дә әниләребезгә бүләкләр әзерләгән идек. Шул бүләкләребезне әниләребезгә күрсәтик әле. Ә өйгә кайткач, балалар, бик матур итеп әниләрегезгә тапшырырсыз.

Бүләкләрен кулларына алып ярымтүгәрәккә басалар.

9 бала. Барыбыздан иртә тора
Әниебез йокыдан,

Иртәнге ашны әзерли,

Уята безне аннан.

10 бала. Мине бакчага илтә ул,

Аннан эшенә китә.

Кичен мине алырга да дип,

Бакчага килеп җитә.

11 бала. Әниемә яратып та,

Сокланып та карыйм мин.

Иң әйбәт әни дөньяда,

Һич сөенеп туймыйм мин.

ӘНИЛӘР ТУРЫНДА ҖЫР.

Балалар бүләкләрен тапшыралар. Аннан Кызыл Калфак балаларга күчтәнәчләрен тарата.

 

Ә Н И Л Ә Р Б Ә Й Р Ә М Е

(Икенче кечкенәләр өчен төркеме өчен)

Балалар музыкага залга керәләр. Җитәкләшеп ярымтүгәрәккә басалар.

Алып бар. Хәерле иртә, кадерле кунаклар. Сөекле әниләр, яраткан әбиләр!. Сезне музыка залыбызда күрүебезгә без бик шат. Балалар, әйдәгез әле, кунаклар белән күрешик. Исәнмесез, әниләр! Исәнмесез әбиләр! (Балалар кабатлыйлар) Балаларыбыз әле генә бакчага йөри башлаганнар, менә Әниләр бәйрәме дә килеп җитте. Без дә тик тормадык, зур үстек һәм балала белән сезгә бүләккә шушы бәйрәмне әзерләдек. Балалар, бәйрәмне башлыйбызмы?

Балалар. Башлыйбыз!

Җыр “Тамчылар” Г. Гәрәева җыры

1 бала. Яз башланды, тамчы тама,

Кояш җылы нур сибә.

Язның иң матур бәйрәме

Әни бәйрәме килә.

2 бала. Әниләр белән күңелле,

Әниләр белән рәхәт.

Алар безне яраталар,

Әниләргә зур рәхмәт.

3 бала. Әниләрне бик яратып,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Сезгә бүләгебез булсын,

Бер матур җыр җырлыйбыз!

ҖЫР: “ӘНИЕМӘ-БҮЛӘК” (Ф.Зиннәтуллина сүз. Г. Гәрәева көе).

4 бала. Җырлап кына калмыйбыз.

Без бии дә беләбез.

Язгы тамчы көенә

Хәзер биеп бирәбез.

Түгәрәктә парлы бию. Утыралар.

Алып бар. Хөрмәтле кунаклар, кечкенә булсак та безнең балалар чыгышлар ясарга яраталар. Әйдәгез әле, бер тамаша карыйк.

Бер кыз. курчак караватына чыгып ята. Ул “йоклый”. Аңа каршы яктан Әтәч булып киенгән малай чыга.

Әтәч. Ки-кри-күк! Мин торам иртүк

Бу өйдә ялкаулар юк!



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2021-02-02 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: