Задания для определения уровня умения общаться детей на татарского языка




 

1.Минем өем” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

 

1. Дидактик уен. "Бу кем?" (I вариант)

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай)

Уен эчтәлеге: Өй рәсеме. Өй тирәсендә гаилә әгъзалары рәсемнәре (комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр). Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый: Бу кем? ("Әни"...).

2. Дидиктик уен "Кем юк?" (II вариант)

(Лексика шул ук).Уен шул ук рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче бер рәсемне алып куя. Баладан сорый: "Кем юк?" ("Әби"...)

Уенны интерактив тактада да, бала белән бала арасында диалог формасында да үткәрергә була)

3. Дидактик уен "Кәрзиндә нәрсә бар?"

(Лексика: ипи, алма, сөт, чәй)

Уен эчтәлеге: Мияу кәрзин белән ашамлыклар алып килгән. Мияу ашамлык муляжларына күрсәтә, исемен сорый: "Бу нәрсә?" ("Алма"...)

4. Дидактик уен "Нәрсә юк?"

Мияу бер ашамлык муляжын яшереп куя: "Нәрсә юк?". Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. ("Алма"...) Уенны рәсемнәр кулланып та үткәреп була.

5. Дидактик уен "Мин әйтәм, син күрсәт һәм әйт"

(Лексика: әти, әни, кыз, малай, әби, бабай; куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи, ипи, алма, сөт, чәй).

Уен эчтәлеге: Балага уенчык яисә уенчык рәсемнәре бирелә. Бала, тәрбияче әйткән уенчыкны яисә уенчык рәсемен табып күсәтергә һәм исемен кабатлап әйтергә тиеш.

6. Дидактик уен "Исемен әйтсәң бирәм"

(Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи)

Уен эчтәлеге: Тәрбияче өстәлендә уенчыклар яисә рәсемнәр. Тәрбияче балага уенчыкны(рәсемне) күрсәтә, сорый: "Бу нәрсә?"- "Алма"...; "Бу кем?"-"Әти"... Бала уенчык исемен дөрес әйтсә аңа уенчыклар, яисә таратма рәсемнәр бирелә.

7. Дидактик уен "Серле янчык"

(Лексика: куян, аю, туп, машина, курчак, эт, песи)

Уен эчтәлеге: Балага уенчыклар күрсәтелә, исемнәрен әйтеп янчыкка салына. Бала янчыктагы уенчыкны капшап исемен әйтә, алып күрсәтә.

8. Дидактик уен "Әйе-юк"

Сүзнең дөрес үзләштерелүен тикшерү йөзеннән (аңлап яки аңламыйча әйтү) төрле вариантта сораулар бирелә: "Бу нәрсә?" - "Аю"...; "Бу аю?" - "Әйе, аю"...; "Бу куян?" - "Юк, песи"...

Югары балл (2.7-3) — сүз байлыгы җитәрлек, уенчык, әйберләрне үзлектән, аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә.

Уртача балл (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән балл (1-1.9) - аңлый, русча җавап бирә.

2. Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”).

Ситуатив күнегүләр:

а) Ситуатив күнегү “Куян аюга кунакка килә”. Ул ишектән кергәндә аюга нәрсә әйтә? (Ничек исәнләшә?), "Исәнме аю".

б) Ситуатив күнегү “Куян аюда кунакта булды”. Ишектән чыгып киткәндә куян аю белән ничек саубуллаша? (Нәрсә әйтә?) "Сау бул, аю".

в) Уен ситуациясе "Кунак сыйлау". Акбайда (Мияуда) кунакта.

Тәрбияче Акбай (Мияу) ролендә. Ул баланы, ашамлык, җиләк-җимеш (алма, груша, банан һ.б.) муляжлары белән "сыйлый". Тәрбияче баланың "рәхмәт" әйтә белүен билгели.

г) Уен ситуациясе "Дустыңны сыйла". Балаларны парлаштырып бер-берсен сыйларга тәкъдим итү. Рәхмәт әйтә белүләрен билгеләү.

д) Ситуатив күнегү "Акбайга ("Мияуга", "Курчакка", "Дустына") уенчык бүләк ит".

Югары балл (2,7-3) - бала ситуацияләрдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2.6) - тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән (1-1.9) - аңлый, сорауга җавапны русча әйтә.

3. Боерыкны аңлап үтәү һәм куллана белү (кил, утыр, сикер, ю, аша, эч).

1. Сүзле уен "Мин әйтәм - син эшлә" ("Командир").

2. Сүзле уен "Шаян уенчыклар" (Уен баланың боерыкларны аңлы рәвештә үтәвен тикшерү өчен бирелә. Уенның эчтәлеге: Тәрбияче уенчыкка боерык бирә, мәсәлән: Утыр! Ә уенчык “ашый” башлый. Бала боерыкны дөрес итеп үтәп күрсәтә).

Югары дәрәҗә (2,7-3) - бала боерыкны аңлап, дөрес үти.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) - ялгыша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-2) - татарча аңламый, боерыкларны үтәми.

4.Тирә-юньдәге предметларның сыйфат билгеләрен, күләмен белдерә торган сүзләрне аңлап сөйләмдә куллану.

  1. Дидактик уен "Уенчык нинди?" (зур, кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур).

Уен эчтәлеге: зур-кечкенә уенчыклар күрсәтелә. Тәрбияченең "Нинди?" соравына бала уенчыкның исемен сыйфат билгесе белән әйтергә тиеш.

-Нинди курчак? - Зур (кечкенә, чиста, пычрак, әйбәт, матур) курчак.

Эш дәфтәрендәге 11 нче биремне кулланып була.

  1. Дидактик уен "Тап, күрсәт һәм әйт " (чиста, пычрак).

Комплекттагы күрсәтмә рәсемнәр кулланып үткәрелә. Тәрбияче әйткән рәсемне бала табып күрсәтә, әйтә.("Чиста туп", "Пычрак аю"...).

Эш дәфтәрендәге 13 нче биремне кулланып була.

  1. Дидактик уен "Курчакка бүләк".

Тәрбияче зур курчакка- зур туп, кечкенә курчакка- кечкенә туп бүләк итәргә куша.“ Мә, зур туп ", “Мә, кечкенә туп".

  1. Дидактик уен "Дөрес сана".

Санау күнекмәләрен билгеләү (1-5 кадәр). Тәрбияче уенчыклар, муляжлар санарга тәкъдим итә. Төркемдәге балаларны да санарга була. "Ничә малай?", "Ничә кыз?".

  1. Дидактик уен "Ничә?".

Санау күнекмәләрен тикшерү өчен шулай ук, укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне дә кулланып була.

- Ничә туп?- Биш туп.

Югары дәрәҗә (2,7-3) - әйберләрнең сыйфат билгеләрен, күләмен исем белән кушып дөрес әйтә.

Уртача дәрәҗә (2-2.6) - 1-2 билгесен әйтә.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1.9) - әйберләрнең билгеләрен, күләмен рус телендә әйтә.

5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сарап алу, тәкъдим итү, инкарь итү, раслау).

1. Уен ситуациясе "Әйдәгез танышабыз".

"Син кем?" соравына аңлап җавап бирүе билгеләнә. К нам пришла новая кукла, она хочет с вами познакомиться: -Исәнмесез. Мин Алсу. Син кем? (Мин Оля (Коля). -Мин Алсу, мин кыз. Син кыз? (Юк, мин малай (әйе, мин кыз).

  1. Уен ситуациясе "Кунак каршылыйбыз ".

а) Тәрбияче: К нам идут гости.

Спроси. "Кто там?". "Кем анда?" - Мин әби (бабай).

"Позови бабушку (дедушку)". - Әби (бабай) кил монда.

"Поздоровайся с бабушкой (дедушкой)" - Исәнме, әби (бабай).

"Спроси у бабушки (дедушки) как дела?" - Әби (бабай) хәлләр ничек?- Әйбәт, рәхмәт.

"Предложи бабушке (дедушке) сесть". - Әби (бабай) утыр.

"Предложи бабушке (дедушке) пить чай" - Мә, чәй, эч.

Скажи: "До свидания!" Сау бул, әби! (бабай).

б) Балага "кунак" белән исәнләшергә, хәлен сорарга, чакырып утыртырга, сыйларга ("аша,эч") һәм саубуллашырга тәкъдим ителә.

Эш дәфтәрендәге 3 нче биремне кулланып була.

  1. Уен ситуациясе "Кунакларны сыйла".

Угости Акбай хлебом, Мияу молоком.

-Мә, Акбай ипи, аша. - Рәхмәт.

-Мә, Мияу сөт, эч. - Рәхмәт.

Эш дәфтәрендәге 16 нчы биремне кулланып була.

  1. Уен ситуациясе "Бер - береңне сыйла ".

(Ашамлык муляжлары кулланып)

"Угости яблоком".

- Мә, алма, аша.- Рәхмәт.

"Спроси, яблоко вкусное?"

- Алма тәмле?- Әйе, тәмле.

Эш дәфтәрендәге 6 нчы биремне кулланып була.

  1. Уен ситуациясе "Уенчыклар илендә"

1. Ты пришел в магазин игрушек. Попроси игрушку, которая тебе нравится.

-Куян бир (әле).- Рәхмәт.

2. Предложи поиграть с игрушкой.

- Мә, туп, уйна. - Рәхмәт.

3. Позови друга, предложи помыть игрушку.

-Коля, кил монда. - Мә, туп, ю.

4. Поменяйтесь игрушками. Попроси у друга игрушку, предложи ему свою.

- Коля, туп бир - Мә, туп.

- Рәхмәт.

Югары дәрәҗә (2,7-3) - аралаша, сөйләм күнекмәләрен актив куллана.

Уртача дәрәҗә (2-2,6) - тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән дәрәҗә (1-1.9) - аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында зурлар, уку елы башында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының

    №     Балаларның исем, фамилиясе Сүз байлыгы Бәйләнешле сөйләм Барлы-гы Уртача балл
“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)     Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “сау бул”, “рәхмәт”. “исәнмесез”, “ сау булыгыз”)   Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал) Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?) Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)      
1.                
2.                
3.                
4.                
5.                
6.                
7.                
8.                
9.                
                 
                 
                 
                 
                 
                 
Нәтиҗәләрне билгеләү
Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.  
Уртача дәрәҗә 2 дән 2,6 га кадәр Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.  
Уртачадан түбән дәрәҗә 1 дән 2 гә кадәр Аңлый, русча җавап бирә.  
                     

1.“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

(Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

1. Дидактик уен “Бу нәрсә?”

(Лексика: аш, ботка, сөт, кашык, тәлинкә, чынаяк).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый:

- Бу нәрсә? (“Аш”...)

2. Дидактик уен “Кәрзиндә нәрсә бар?”

(Лексика: кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә, алма).

Уен эчтәлеге: Куян кәрзин белән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш алып килгән. Куян сорый: “Нәрсә бар?” (“Кәбестә”...)

3. Дидактик уен “Нәрсә юк?”.

(Лексика: кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә, алма).

Куян бер яшелчә муляжын яшереп куя: “Нәрсә юк?”. Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. Уенны рәсемнәр кулланып та үткәрергә була.

4. Дидактик уен “Дөресен әйт”.

(Лексика: күлмәк, чалбар, сарафан, өстәл, урындык, карават).

Уен эчтәлеге: Балага рәсемнәр бирелә. Бала рәсемнәрнең исемен атый һәм күрсәтә.

 

Югары балл (2.7-3) — сүз байлыгы җитәрлек, яшелчәләр, савыт-сабалар, киемнәр, өй җиһазлары атамаларын аңлап дөрес күрсәтә, исемнәрен әйтә һәм куелган сорауларга җавап бирә.

Уртача балл (2-2,6) - сүз байлыгы бар, кайбер сорауларга тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) - аңлый, русча җавап бирә.

2. Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Сау бул”, “Рәхмәт”, “Исәнмесез”, “ Сау булыгыз”).

Ситуатив күнегүләр (уртанчылар төркемендәге ягымлы сүзләр бүлеген кара):

а) Поздоровайся с Акбаем.

б) Спроси как дела у Акбая.

в) Скажи спасибо Акбаю. Спроси как дела.

г) Попрощайся с Акбаем.

д) Поздоровайся с воспитателем, Мияу и Акбай.

е) Попрощайся с воспитателем, Мияу и Акбай.

Югары балл (2.7-3) — бала сөйләмдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2,6) – уен ситуацияләрен тәрбияче ярдәмендә төзи.

Уртачадан түбән балл (1-1.9) – аңлый, җавап бирә алмый.

3. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал).

Балаларның боерыкларны бирә белү күнекмәләрен тикшерү. Балалар бер-берсенә боерык бирәләр. Саша, аша! – Саша ашау хәрәкәтләре күрсәтә. Алга таба Саша үзе башка балага боерык бирә һәм шундый тәртиптә дәвам ителә.

(Лексика: кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна, ки, сал).

Югары балл (2,7-3) – 8-9 сүз.

Уртача балл (2-2.6) – 5-6 сүз.

Уртачадан түбән (1-1,9) – 1-2 сүз.

4. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү. (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

1. Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

Балаларга рус телендә кибет уены үткәрү аңлатыла һәм өч төп сорауны куя белүләрен максат итеп куясың. Уен яшелчә, киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары рәсемнәре кулланып үткәрелә.

(Лексика: Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

2. Дидактик уен “Нинди?”.

Тикшерүдә сорауларны аерым кулланып та үткәрергә була.

Әйберләрне билгесен ачыклау өчен бирелә торган сорауга аңлап җавап бирү һәм ул сорауларны үзлектән куя белү.

(Лексика: нинди? кызыл, сары, яшел, зәңгәр).

3. Дидактик уен “Ничә?”.

Санау күнекмәләрен билгеләү (1- 10 кадәр).

4. Дидактик уен “Дөрес сана”.

Тәрбияче уенчыклар, муляжлар, укыту методик комплектындагы күрсәтмә рәсемнәрне санарга тәкъдим итә. Балалар бер-берсенә сорау бирәләр һәм җавап бирәләр. Шулай ук, сорауны тәрбияче үзе дә бирә ала. “Ничә...?”.

Югары балл (2,7-3) – диалогта 3 сорауны да аңлап куллана.

Уртача балл (2-2.6) – диалогта 2 сорауны аңлап куллана.

Уртачадан түбән (1-1.9) – диалогта 1 сорауны аңлап куллана.

5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау).

1. Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”.

“Син кем?” соравына аңлап җавап бирүе билгеләнә.

К вам пришла новая кукла, она хочет с вами познакомиться:

- Исәнмесез. Мин Алсу. Син кем? (Мин Оля яки Коля).

- Мин Алсу, мин кыз. Син кыз? (Юк, мин малай).

 

2. Уен ситуациясе “Кунак каршылыйбыз”.

а)Тәрбияче:

- К нам идут гости. Спроси. “Кто там?”. “Кем анда?”

- Мин Акбай.

- Позови Акбая.

- Акбай, кил монда.

б)У Акбая сегодня день рождение. Подари свою игрушку

- Акбай, мә кызыл туп.

- Рәхмәт.

в) Угости гостей супом или кашей.

- Мә, аш (ботка) (аша).

г)Что бы сьесть угощение попроси ложку.

- Кашык бир.

- Нинди кашык?

- Зур, матур, зәңгәр кашык.

- Рәхмәт.

 

3. Уен ситуациясе “Кибеттә”.

Бала белән бала аралашуы тикшерелә.

- Исәнме! Хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт.

- Аю бир.

- Нинди аю?

- Зур аю, чиста аю, матур аю.

- Ничә?

- Ике аю.

- Мә, ике аю.

- Рәхмәт.

Сау бул. Югары балл (2,7-3) – бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача балл (2-2.6) – сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1.9) – аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

    №     Балаларның исем, фамилиясе Сүз байлыгы Бәйләнешле сөйләм Барлы-гы Уртача балл
“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)     Ягымлы сүзләр куллану (“исәнме”, “исәнмесез”, “сау бул”, “сау булыгыз”, “рәхмәт”, “зур рәхмәт”, “хәерле көн”,“хәлләр ничек?”, “әйбәт”)   Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, уйна, ю, аша, эч, ки, сал, бие, җырла, йөгер, йокла) Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау куя белү. (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Кая барасың?) Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкарь иү, раслау)      
1.                
2.                
3.                
4.                
5.                
6.                
7.                
8.                
9.                
                 
                 
                 
                 
                 
Нәтиҗәләрне билгеләү
Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.  
Уртача дәрәҗә 2 дән 2,6 га кадәр Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.  
Уртачадан түбән дәрәҗә 1 дән 2 гә кадәр Аңлый, русча җавап бирә.  
                     

 

1.“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

(Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

 

1. Дидактик уен “Бу нәрсә?”

(Лексика: тычкан, бүре, төлке, керпе, тавык, әтәч, үрдәк, аю).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый:

- Бу нәрсә? (“бүре”...)

2. Дидактик уен “Портфельдә нәрсә бар?”

(Лексика: китап, дәфтәр, рәсем, мәктәп).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче портфельдән рәсемнәр яки предмет алып күрсәтә, исемен сорый:

-Портфельдә нәрсә бар?- (“Дәфтәр бар”...)

3. Дидактик уен “Портфельдә нәрсә юк?”

Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. Уенны рәсемнәр кулланып та үткәрергә була.

4. Дидактик уен “Дөресен әйт”

(Лексика: чәк- чәк, өчпочмак, бәрәңге, аш, ботка, су).

Уен эчтәлеге: Балага рәсемнәр бирелә. Бала рәсемнәрне атый.

Югары балл (2.7-3) — 10-14 сүз.

Уртача балл (2-2,6) – 7-9 сүз.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – 1-6 сүз.

 

2. Ягымлы сүзләр куллану

(“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул”, “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Зур рәхмәт”,

“Хәерле көн”,“Хәлләр ничек?”, “Әйбәт”)

Ситуатив күнегү:

Телефоннан сөйләшү.

Эш дәфтәрендәге 1 нче биремне кулланып була.

Югары балл (2,7-3) — бала сөйләмдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2,6) – тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – аңлый, сорауларга җавапны русча бирә.

 

3. Боерыкны бирә белү.

(Лексика: кил монда, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна, ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла).

Дидактик уен: “Командир”

Эш дәфтәрендәге 9 нчы биремне кулланып була.

Бер бала икенче балага боерык бирә. Мәсәлән:

-Коля, сикер! (Коля сикереп күрсәтә).

-Коля, син нишлисең?(Колядан сорый) – Мин сикерәм.

-Коля нишли? (Башка баладан сорый) – Коля сикерә.

Югары балл (2,7-3) — 11-13 сүз белән боерык бирә, син нишлисең, нишли сорауларын бирә белә.

Уртача балл (2-2,6) – бары боерык бирә, сорауларны куя алмый.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – 1-5 сүз белән боерык бирә, сорауларны русча әйтә.

4. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү.

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Кая барасың?)

1. Уен ситуацияләре:

а) “Кибет” (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

б) “Телефоннан сөйләшү” (Кая барасың? Син нишлисең?)

в) “Танышу” (Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли?)

2. Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

Балаларга рус телендә кибет уены үткәрү аңлатыла һәм өч төп сорауны куллана белүләре тикшерелә.Уен яшелчә, киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, йорт кошлары, уенчык рәсемнәре кулланып үткәрелә.

(Лексика: Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

2. Дидактик уен “Нинди?”.

Тикшерүдә сорауларны аерым кулланып та үткәрергә була.

(Лексика: кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара).

3. Дидактик уен “Сана”.

Санау күнекмәләрен билгеләү (1- 10 кадәр).

 

Югары балл (2,7-3) – сорауларны аңлап куллана.

Уртача балл (2-2,6) – аңлый, тәрбияче ярдәме белән куллана.

Уртачадан түбән (1-1,9) – русча җавап бирә.

 

5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкарь итү, раслау)

 

1. Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”

- Исәнмесез. Син кем? - (Мин Оля яки Коля).

- Мин кыз. Син кыз? - (Юк, мин малай).

- Сиңа ничә яшь?- (6 (7) яшь).

 

2. Уен ситуациясе “Телефоннан сөйләшү”.(диалогны сан, сыйфат, күләм берәмлеге кертеп баетырга була)

- Исәнме. Хәлләр ничек?

- Әйбәт.

- Нишлисең?

- Мин уйныйм. Син нишлисең?

- Мин ашыйм.

- Нәрсә?

- Алма ашыйм.

- Алма тәмле(ме)?

- Әйе, алма тәмле.

- Сау бул.

 

3. Уен ситуациясе “Кая барасың?” (мәктәп, кафе, цирк һ.б.)

- Исәнме! Хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт.

- Кая барасың?

- Кафега барам.

- Кафеда нәрсә бар?

- (ашамлыклар атарга мөмкин)

- Саша нишли?

- Саша бәрәңге ашый.

4. Ситуатив күнегү.

а) Син нишлисең?

- Мин биим (утырам, сикерәм, ашыйм, эчәм, уйныйм, йөгерәм, җырлыйм, йоклыйм).

 

Югары балл (2,7-3) – бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача балл (2-2.6) – сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9) – аңлый, русча җавап бирә.

 

Татар телендә күрсәтелә торган мультфильмнар исемлеге:

 

1. Крокодил Гена

2. Чебурашка

3. Шапокляк

4. Как львенок и черепаха пели песню

5. Винни-Пух

6. Винни-Пух идет в гости

7. Винни-Пух и день забот

8. Котенок по имени Гав № 1

9. Котенок по имени Гав № 2

10. Котенок по имени Гав № 3

11. Трое из Простоквашино

12. Каникулы в Простоквашино

13. Зима в Простоквашино

14. Кто сказал «Мяу»?

15. Золушка

16. Двенадцать месяцев

17. Малыш и Карлсон

18. Карлсон вернулся

 

Анимационные сюжеты (до 3-х минут):

1. Әйдә дуслашыйк

2. Качышлы уйныйбыз

3. Шалкан әкияте буенча

4. Безнең кунаклар

5. Тәмле кибетендә

6. Азат кунак чакыра

7. Карусельга сәяхәт

8. Уенчыклар үпкәләде

9. Күңелле уеннар

10. Акбай һәм Мияу маҗаралары

11. Уйный-уйный саныйбыз

12. Күңелле ял итәбез

Аудиозаписи для детей дошкольного возраста:

1. Минем гаиләм

2. Минем туганнарым

3. Әйдәгез танышыйк

4. Минем дуслар

5. Әйе.Юк

6. Кунак килгән

7. Сөт. Чәй

8. Песине сыйла

9. Туган көн

10. Алия кунакка килгән

11. Уйныйбыз

12. Алсуга бүләк

13. Бүләкләр

14. Уйныйбыз да, саныйбыз да

 

Создание мультипликационных фильмовна татарском языке:

1. Өч кыз

2. Алтын бөртекләр

3. Ике кыз

4. Төлке белән каз

5. Бүләк кемгә?

6. Шүрәле 7. Су анасы

8. Кәҗә белән сарык

9. Чукмар белән Тукмар

Использованная литература

Файдаланылган әдәбият

 

Р.К. Шаехова. Региональная программа дошкольного образования. – Казань, 2016

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева.Балалар бакчаларында рус балаларына татар теле өйрәтү. – Казан, 2013.

 

З.М. Зарипова, Р.Г. Кидрячева, А,И Камалова, А.Ю.Сафина.Планирование деятельности по обучению дошкольников татарскому языку – Казан, 2018.

 

К.В. Закирова. На поляне детства: хрестоматия для воспитателей дошкольных образовательных учреждений и для родителей. – Казань: РИЦ, 2011.

 

К.В. Закирова. Балачак аланы: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011.

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева. 4-5 яшьлек балалар өчен эш дәфтәре. – Казан, 2012.

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева. 5-6 яшьлек балалар өчен эш дәфтәре. – Казан, 2012.

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева. 6-7 яшьлек балалар өчен эш дәфтәре. – Казан, 2012.

 

Р.К.Шаехова. Раз – словечко, два – словечко...: занимательное обучение татарскому языку. – Казань: Хэтер, 2011.

 

З.М. Зарипова, Р.С.Исаева. Үстерешле уеннар. – Казан, 2013.

 

К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак. – Казан, 2012.

 

К.В. Закирова, Л.Р. Мортазина. Әй уйныйбыз, уйныйбыз...

 

К.В. Закирова. Уйный-уйный үсәбез. – Казан, 2005.

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева, Л.А. Шарипова һ.б. Татарча сөйләшәбез: методик кулланма. – 4-5 яшь.

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева, Л.А. Шарипова һ.б. Татарча сөйләшәбез: методик кулланма. – 5-6 яшь.

 

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева, Л.А. Шарипова һ.б. Татарча сөйләшәбез: методик кулланма. – 6-7 яшь.

-



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-11-19 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: