Шигырьләрдән алкыш күңелдә. (С. Хәким)
— Әһә! Кыйнашамы? Уйнамыйбыз булгач уйнамыйбыз. (Г. Бәширов)
3. Беренче кисәк 1 яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
Ә кияүнең гамендә дә юк... Кырынуы кырыну, очыруы очыру. (М. Әмир)
4. Әйтүен әйтте формасындагы кабатлаулар янында бернинди тыныш билгесе куелмый.
— Син кичә су буена төшүен төштең, тик бик каты йоклаган идең. (Әкияттән)
Бәхете: ике күзе дә исән калган калуын. (А. Гыйлә- щев)
5. Кычкырыпмы-кычкыра формасындагы кабатлаулар арасына сызыкча куела.
Ә без мишәр белән сөйләнепме-сөйләнәбез. (Ф. Хөсни)
Кызларның кайтуына ата-ана гаять шат, куанып- мы-куаналар. (М. Хәбибуллин)
6. Стилистик кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
Хәйдәр. Әтиеңне яратмыйсыңмыни?
Нәзирә. Яратам, яратам, яратам. (Т. Миңнуллин)
Искәрмә 1. Кабатлаулар, көчле интонация белән әйтелсәләр, бер-береннән өндәү билгесе белән аерылалар.
— Икенче андый эшкә катышма!! Катышма!! Катышма!! — дип, эт урынына сүгеп ташлады. (Г. Ибраһимов)
Искәрмә 2. Да/дә (та/тә) кисәкчәләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
Бер-ике йомырка эләгә дә эләгә инде. (Г. Бәширов)
7. Беренче компоненты шарт фигыль формасында булган кабатлаулы сүзтезмәләрдә тыныш билгесе куелмый.
И, сөйләсә сөйләр инде. (Ф. Әмирхан)
Менә сиңа, ишетмәсәң ишет. Менә сиңа, дәшмәс Мәчтүрә апа! (К. Рәхимов)
8. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
Фәйзулла, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, икеләнеп, бераз селкснгәләп торды. (Г. Бәширов)
Ул, кечкенә күзләрен җелтерәтеп, ишек төбендә, чишенергәме-чишенмәскәме дигәндәй, басып калды. (М. Мәһдиев)
9. Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
— Менә бу эшләпә дек эшләпә! (Ә. Еники)
— Туй булгач туй. Кияү бер генә булса да җыр җырлап бирергә тиеш. (Ә. Баянов)
10. Өс (т), арт, урын, ас (т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
Шамил... Каравылчы өстенә каравылчы куйдым, йозак өстенә йозак салдым. (X. Вахит)
АНЫКЛАГЫЧЛАР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
I. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
... түбәнгә, Яманкул төбенә, Фәхринең гәүдәсе табылган җиргә төштеләр. (Г. Ибраһимов)
Сез, язучылар, Хәйдәр абый, гади генә нәрсәләрдән дә әллә ниләр уйлап чыгарасыз. (Г. Әпсәләмов)
Искәрмә. Бәйләүче чаралар белән ияргән аныклагычлар булса, өтер бәйләүче чара алдыннан куела, бәйләүче чарадан соң куелмый.
Ул сөйләүчеләрнең, аеруча председательнең, бер сүзен дә ычкындырмыйча ишетеп калырга тырыша иде. (А. Шамов)
... тагын да астарак, ягъни әлеге теге мактаулы базына, без биргән акылдан файдаланып, чакырмыйча килгән кунакларны ябып куячак. (Ф. Хөсни)
2. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
Больницада аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр: кабат морфий, атропин, кардиамин уколлары ясаганнар, кислород сулатканнар. (Г. Әпсәләмов)
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә. (Г. Тукай)
3. Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкланмыш ике яктан да сызык белән аерыла.
Аның сөйгән егете — мединститут студенты — фронтта үлгән. (М. Мәһдиев)
Искәрмә. Аныклагыч хәбәр белән янәшә килсә, сызык бер якта гына куела.
Үзе шулай үпкәләсә дә, абзасына әллә ничаклы туй күчтәнәчләре — чәкчәкләр, казлар, казылыклар, кактөшләр, бәлешләр, лә- вешләр җибәргән. (Г. Ибраһимов)
Таксидан шактый гына әйберләр — төеннәр, кәрзиннәр, ящик- лар төште, ләкин теге вакыттагы кебек нәфис чемоданнар төшмәде, музыка кораллары салынган футлярлар да күренмәде. (Ф. Хөсни)
4. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерылалар.
Без — руслар, украиннар, татарлар, белоруслар — корыч стена булып, сине якларга киттек. (Г. Кутуй)
5. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.
Карт сибиряклар соңыннан миңа аңлаттылар: Себер тауларында пыяла сыман үтә күренмәле мәгъдәннәр (слюдалар) бар икән. (Г. Әпсәләмов)
Әле дә булса шуларны элекке хәленә кайтару (реставрацияләү) эшләре бара. (Ф. Хөсни)
ГОМУМИЛӘШТЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР ЯНЫНДА
ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
Бөтенесе: өе, алачыгы, келәте, кәҗәсе, тавык-чебеш- ләре күз алдында тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә. (Ә. Еники)
Кала бар да: тал да, гөл дә,
янып йолдызлар да,
сөйгән яр да, яңа калалар да.
(Р. Әхмәтҗанов)
2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
Мәскәү урамнары, йортлар, борынгы Кремль ди варлары, манара башларындагы якут йолдызлар, түбәләргә кунган ак карлар — һәммәсе, һәммәсе ялт итеп балкып тора. (Г. Ахунов)
Лириканың үз стихиясен һәм агышын табу, бу агышка рәссамлык стихиясен микъдарын-чамасын белеп кенә китереп кушу һәм әлегәчә җыйналып килгән тәҗрибәләрне файдалану — барысы да шагыйрь иҗатын тирәнәйтеп, баетып җибәрделәр. (И. Юзеев)
3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң — ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
Шунда штаб тирәсендәге булган барлык кешеләр: штаб офицерлары, телефонисткалар, поварлар — барысы, коралларын алып, байракны сакларга ташландылар. (Г, Әпсәләмов)
Барысы да: мәхәббәтем дә, сафлыгым да, көчсезле- гем дә — барысы да кайнар яшьләр булып чыкты йө рәгемнән. (Ә. Еники)
АЕРЫМЛАНГАН ИЯРЧЕН КИСӘКЛӘР ЯНЫНДА
ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
АЕРЫМЛАНГАН АЕРГЫЧЛАР
1. Аергычлар үзләре бәйләнгән аерылмыштан соң килсәләр аерымланалар.
Яз килде, дулкынлы, ялкынлы,
Чәчәккә төренде җир өсте. (М. Җәлил)
Бер җирдә юк камыш сабаклары,
Андагыдай шаулый торганнар, (һ. Такташ)
АЕРЫМЛАНГАН ТӘМАМЛЫКЛАР
1. Бәйлек ролендәге кайбер сүзләр (тыш, башка, бүтән, бергә, урынына, буларак һ. б.) белән килгән җәенке тәмамлыклар аерымланалар ’.
Язмышларын чын күңелдән сөйләп бирү урынына, ул акланып маташты. (Вакытлы матбугаттан)
Бәйрәмгә карата язасы лозунглардан тыш, минем доклад та әзерлисем бар. (Вакытлы матбугаттан)
АЕРЫМЛАНГАН ХӘЛЛӘР
1. Процесс белдерә торган шарт фигыль, икән ярдәмче фигыле яки сорау кисәкчәсе ялганган сүзләр белән белдерелгән шарт хәле үзен ияртүче сүз белән янәшә килмәсә аерымлана.
1 Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан, 1966. 155б.
Берәр кеше килгәнне күрсә, кыз Хәлимнәргә хәбәр итәргә тиеш иде. (Г. Гобәй)
Үзеңне уйламасаң, безне, бигрәк тә мине кызганыр идең. (Г. Минский)
Тормыш басуын зарарлы чүп үләннәрдән тазартабыз икән, без аларның урыннарын һич тә кысыр калдырырга тиеш түгелбез. (И. Гази)
2. Шарт фигыль һәм да!дә (та!тә) кисәкчәсе белән яки исем фигыль һәм карамастан бәйлек сүзе белән бирелгән кире хәлләр ияртүче сүздән ераклашкан очракта аерымлана.
Зөфәр, күпме колагын салып ятса да, аның сүзләрен аера алмады. (Ә. Еники)
Федосеев дамбасына кабат бармаска ант иткән булуына карамастан, Гөлшаһидә бүген тагын анда килде. (Г. Әпсәләмов)
3. Урын хәле бервакытта да аерымланмый.
Тау астында инде зур бер авыл җәелеп ята иде. (А. Шамов)
Үзем тротуардан тиз-тиз атлыйм, үзем аяк тавышымны тыңлап барам. (М. Хәбибуллин)
4. Хәл фигыльнең -ып, -еп, -л һәм -гач, -гәч, -кач, -кәч формалары, урын-вакыт һәм чыгыш килешендәге яки бәйлек сүзле сыйфат фигыльләр белән, юнәлеш килешендәге исем фигыльләр белән, бәйлекле исем фигыльләр белән белдерелгән вакыт хәле, хәбәр белән янәшә килмәсә, һәрвакыт аерымлана.
Салкын сулар,
Таудан чыккач кына,
Җылы кояш нурын күрәләр. (И. Юзеев)
Ишек төбендә кыюсыз гына басып торган Асафны күргәч, Сылу елмаеп куйды. (М. Мәһдиев)
Искәрмә. Вакыт рәвешләре белән, урын-вакыт килешендәге бәйлекле һәм бәйлек сүзле исемнәр һәм исем ролендәге сүзләр белән белдерелгән вакыт хәлләре аерымланмыйлар.
Ул көнне кич белән без разведкага киттек. (Г, Әпсәләмов)
Сугышның беренче көненнән үк аны төрле җиргә тарткалап, төрле эшкә куша башладылар. (Ә. Еники)
5. Хәл фигыльнең -ып, -еп, -п һәм -а, -ә, -ый, -и фор* маляры, урын-вакыт килешендәге яки бәйлекле үткән заман сыйфат фигыль белән белдерелгән рәвеш хәле ияртүче сүздән ераклашкан очракта аерымлана.
Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне кабатлар. (Ә. Баянов)
Адъютант, серле хәбәр әйткән шикелле, тавышын төшеребрәк җавап бирде. (Ш. Усманов)
Алар, чатыр эченә сыенып, яңгыр туктаганны көтә иделәр. (Ш. Камал)
6. Юнәлеш һәм чыгыш килешендәге сыйфат фигыль, исем фигыль белән белдерелгән сәбәп хәлләре ияртүче сүздән ераклашкан очракта аерымлана.
Маһибәдәр белән Хәерелбанат, башка авыллардан килен булып төшкәнгә, агай-энеләренең күплеге белән мактана алмыйлар иде. (А. Гыйләҗев)
Авыл-район тирәсендә күп эшләп йөргәнлектән, колхоздагы терлекчелек эшен ул бик яхшы белә иде. (Ә. Еники)
7. Исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән белдерелеп, өчен, күрә бәйлекләре, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре аша ияргән сәбәп хәлләре шулай ук аерымлана.
Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (ТИ. Рәфыйков)
Тәҗрибә кырында эшне яхшы оештырган өчен, ун дүрт мәктәп кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. (Ф. Яруллин)
8. Белән, дип, өчен ярдәмлек сүзләре аша теркәлгән инфинитив, исем фигыль һәм киләчәк заман сыйфат фигыльләр белән белдерелгән максат хәле ияртүче сүздән ерак килсә аерымлана.
Кешеләр, тузаннан саклану өчен, йөзләрен яулыклар белән каплыйлар. (А. Расих)
Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде, әмма үзенә таба килүче агрономны күреп туктап калды. (М. Хәбибуллйн)
9. Бәйлекле сыйфат фигыль белән белдерелгән күләм хәле ияртүче сүздән читтә килсә аерымлана.
Унбиш чакрым үткән саен, алар утырып ял иттеләр.
Искәрмә. Процесс белдерелми торган күләм-чама рәвешләре, белән, тапкыр, кадәр, хәтле, дәрәҗәдә кебек бәйлек сүзләр аща белдерелгән күләм хәлләре аерымланмый.
Тешемне кысып булса- да, өч көн буена су эчтем. (Г. Минский)
КУШМА ҖӨМЛӘДӘ ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
Кояш үзенең бөтен биниһая көченә балкый, су өс ләре җем-җем килә. (Г. Әпсәләмов)
Тавыш-тын юк, җил дә исми, Урман тын иде. (Ф. Кәрим)
2. Бер-берсенә кискен каршы кую интонациясе белән бәйләнгән гади җөмләләр арасына сызык куела.
Хезмәтнең тире ачы — җимеше татлы. (Мәкаль) Укыдылар — һич аңламадым. (Сөйләм теленнән)
3. һәм (вә), да!дә, (та(тә), ни — ни, тагын теркәгечләре белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
Тагын яшен яшьни,
Тагын күкри,
Тагын шулай җилләр исәләр,
Тагын, тагын, тагын...
Айлар, еллар шулай үтәләр, (һ, Такташ)
Каты җил исә, һәм яңгыр үзенең тамчыларын, ачу белән, тәрәзәгә китереп бәрә. (Ф. Әмирхан)
4. Ә, ләкин, әмма, тик, бары, фәкать, бәлки каршы куючы теркәгечләре белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
Кечкенә балалар һаман әле йомычка агызалар, тик алар арасында Мостафа гына күренми иде. (/С Нәҗми)
Чиратлап йокларга, чиратлап вахта торырга сөйләшкән иделәр, әмма берәү дә йокламый. (М. Шабаев)
5. Я, йә, яисә, яки, әллә, әле, бер-бер теркәгечләре белән бәйләнгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
Әллә болытлар куерды, әллә караңгы төшә башлады, тирә-юнь эңгер-меңгер белән уралды. (А. Расих)
ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер лексик берәмлек булса, ике арага өтер куела.
Шәмси абзый сүзне оста итеп, матурлап сөйләүче бер кеше булганга, без аны тыңлап тора башладык. (М. Гали)
Сәгать көндезге унбер тулганда, күк йөзе ачылып китте. (Көндәлек матбугаттан)
2. Синтетик иярчен аергыч, тәмамлык, ия һәм урын җөмләләр баш җөмләдән өтер белән аерылмый.
Жан бомба җимергән зур йортның чарлагына менеп посты. (Ш. Рәкыйпов)
Хәйдәров мин әйткәнне ишетмәде. (Т. Миңнуллин)
Искәрмә.. Иярчен тәмамлык җөмлә дип бәйлек сүзе белән иярсә һәм баш җөмләдәге ияртүче сүздән читтә булса, өтер куела.
Безнең отрядта ялкаулар булыр дип, беребез дә уйлап карамадык. (М. Шабаев)
3. Үз эчендә мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә алдан килсә, иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла.
Киңәшем шул: җирдә иң кадерле
Бу дуслыкны, бәгърем, онытма! (М. Җәлил)
Ләкин шунысы билгеле: Хәлим аты күргән тәрбияне бу атларның берсе дә күрмәде. (И. Гази)
Искәрмә. Әгәр мөнәсәбәтле сүздән соң ки сүзе килсә, ике җөмлә арасына өтер генә куела.
Чып сәбәп шунда ки, башта ук миндә ныклы, катгый тәвәккәллек булмаган. (Ә. Еники)
4. Үз эчендә мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә,
иярчен җөмләдән соң килеп, мөнәсәбәтле сүз белән башланса, алар арасына өтер куела. *
Бүлмәдә бөркү иде, шуңа күрә ул урам як тәрәзәне ачып куйды. (Э. Касьшмов)
Минем мәгълүматлар инде бераз искергән, шунлыктан мин аларга ышанып та бетмим. (Г, Газиз)
5. Иярчен җөмләдән соң килгән баш җөмлә эчендәге мөнәсәбәтле сүз алдында башка лексик берәмлек торса, ике җөмлә арасында сызык куела.
Менә хәзер дә, биш-ун минут эчендә күкрәп узган яңгырдан соң, бәрәңге бакчасы үзенә бертөрле күпе реп калган, черегән тирес һәм әчкелтем лапас исе аңкый — элек-электән җир игеп килгән крестьян өчен бик тә өметләндергеч күренешләр иде болар. (Ф. Хөсни)
6. Ияртүче теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләрдә һәрвакыт өтер куела.
Крестьяннар риза булмаганнар, чөнки алпавыт аларның ышна җирләре өчен чокырлы-чакырлы ташландык җир тәкъдим иткән. (И. Гази)
Беренче допростан соң Мостафа бөтенләй икенче төрле булып җиңеләеп чыкты, җилкәдән гүя авыр йөк төште. (К. Нәҗми)
7. Бәйләүче чара булып баш җөмләдә — мөнәсәбәтле сүз, иярчен җөмләдә ияртүче теркәгечләр, теркәгез сүзләр килсә, җөмләләр арасында өтер куела.
Мин аны шуның өчен яратам, чөнки ул һәрвакыт дөресен сөйли. (Ш. Камал)
Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый. (Г. Ибраһимов)
8. Көттерү интонациясе аша бәйләнгән иярченле кушма җөмләләрдә ике нокта куела.
Бөтенебезгә мәгълүм: сугышның беренче айларында немец бик яман килде. (М. Мәһдиев)
Гаҗәп: ялгыз наратларны тырнап,
Тол хатыннар чәер агыза. (Р. Фәйзуллин)
Хәзер бәхәссез инде: мин Зөһрә ханымга гашыйк булдым, мин яратам аны. (Ә. Еники)
9. Иярчен шарт һәм кире җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлгә контраст булган эшне белдереп килсәләр, баш җөмләдән сызык белән аерылалар.
Өеңә барсам — эштән кайтмагансың,
Эшеңә барсам — әле син килмәгән. (X. Туфан)
ТЕЗЕМ ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Төп бүлек санау бүлегеннән алда килсә, аннан соң ике нокта куела, санау бүлеге юл хәрефеннән башлана.
Якын миңа: тымызык елгаларың,
Инешләрең, чишмә, күлләрең, Чәчәк аткан алма бакчаларың, Үрмәләнеп үскән гөлләрең;
Якын миңа: әвен, кибәннәрең, Болыннарың, иркен кырларың, Томан төшкән яшел үләннәрең һәм зәңгәрсу торган урманың. (С. Хәким)
2. Теземдә санау бүлеге төп бүлектән алда килсә, беренче өлештән соң сызык куела.
Алтын-көмештән кыйбат, Актык өлештән кыйбат, Гәүһәр-якуттан кыйбат, Энҗе-мәрҗәннән кыйбат, Бөтен нәрсәдән кыйбат — Туган ил һәм туган җир! (Ш. Маннур)
Искәрмә. Санау бүлегенең ахырында үзенең тыныш билгесе булса, сызык алдыннан шул билге кала.
Уклар тишеп үтсә дә,
Озын юллар кичсә дә, Кыршылса да, кер кунса да,— Югалмый синең ямең, Каптырмалы,
Киң ермалы һәм сырмалы шинелем! (AL Хөсәен)
КАТЛАУЛЫКУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
Катлаулы синтаксик төзелмәләрдә, мәсәлән күп иярченле һәм катнаш кушма җөмләләрдә, тыныш билгеләре җөмлә составындагы гади җөмләләрнең бер-берсе белән үзара мәгънә бәйләнешләренә карап куела. Андый очракта тезмә һәм иярчен кушма җөмләләрдәге тыныш билгеләре кагыйдәләрен кулланырга кирәк.
Яз килеп, көннәр җылыту белән, сабакны ташладым да тагын чүбек җыярга чыгып киттем. (Ш, Маннур)
Кышкы иртә яктырыр-яктырмас, базар җыела башлап, көн керүгә, авыл уртасындагы тигез мәйдан тирә- з.ч
як авыллардан килгән халык белән кайнап тора иде инде. (С. Рәфыйков)
Кичке суык төшә, гөрләвекләр чайрый башлый, ә без — һаман келәт артында. (Ш. Маннур)
ТУРЫСӨЙЛӘМ ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сүзеннән соң ике нокта куела, туры сөйләм, баш хәреф белән башланып, куштырнаклар эченә алына. Җөмләнең төренә карап, туры сөйләмнән соң тиешле тыныш билгесе куела.
Костин Илсөяргә болай диде: «Хәзер син, акыллым, минем кайбер сорауларыма җавап бир». (Г. Гобәй)
Наҗия апа сукранырга тотынды: «Аягым тартмаган иде бүген. Шушыңа булган икән, күрәчәгемә!» (А. Гый- ләҗев)
2. Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
«Әти ашыгырга, бик тә ашыгырга кушты»,— диде Илсөяр. (Г. Гобәй)
«Кортларым алайрак, бал җыемы болайрак, Морзахан абзый. Нишлик икән?» — диләр. (Б. Камалов)
3. Автор сөйләме бүленеп килгән очракта, автор сүзләренең беренче өлешеннән соң — ике нокта, туры сөйләмнән соң, җөмлә төренә карап, я өндәү, я сорау билгесе, я өтер куела, шуннан соң, юл хәрефе белән, автор сөйләменең калган өлеше языла.
Мотор тавышы тынуга, Вадим, елмаеп, Гәрәйгә карады: «Менә шушы инде ул атаклы Зәй! Килеп җиттек»,— диде- (А. Гыйләҗев)
Диктор: «Медицина институты студентларының үзешчән концертын тапшырабыз»,— диде. (Г. Әпсәләмоө)
4. Туры сөйләм автор сүзләре белән бүленгән урында нокта булса, туры сөйләмнән соң өтер һәм сызык куела. Автор сүзләреннән соң нокта һәм сызык куелып, туры сөйләмнең дәвамы баш хәреф белән башлана.
«Күз яше тормыш нигезе корырга ярамый,— диде.— Аңарга көч кирәк,— диде дә укуында дәвам итте». (Г^-Исхакый)
— Әтиләргә сугылдым,— дип, Кафия толып якасын кайтарды, йөзен-битен ачты.— Менә хәзер Буага китеп барам. (И. Гази)
5. Туры сөйләмнең автор сүзләре белән бүленгән урынында өндәү яки сорау билгеләре булса, автор сүзләре алдыннан шул ук билгеләр һәм сызык куела. Туры сөйләмнең икенче өлеше баш хәреф белән башлана.
— Синнән башка кемем генә бар соң минем әйтергә?— диде Гәрәй.— Син миңа өйрәт. Мин берәүгә дә әйтмәм... (К. Нәҗми)
—...Синең чишмә тавышын тыңлаганың бармы? — диде.— Салкын чишмә тавышын, җәй көне? Тыңлап кара әле бер... (Г, Бәширов)
6. Әгәр туры сөйләм автор сөйләме белән бүленгән урында бернинди дә тыныш билгесе булмаса яки өтер, нокталы өтер, ике нокта, сызык куелса, автор сүзләре ике яктан да өтер һәм сызык белән аерыла, икенче өлештәге туры сөйләм юл хәрефеннән башлана.
«Сөенеч,— дигән ул,— китердем, иркәм:
Үзгәртәчәкләр үлем җәзасын!..» (X. Туфан)
7. Туры сөйләм эчендә туры сөйләм килгәндә, беренче туры сөйләм юл башыннан сызык белән башлана, аның эчендәгесе куштырнаклар эченә алына.
Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли:
— Элек миңа безнең урамда да
Тик өч кеше сәлам бирә иде, Ә калганнар гает көнне генә: «Нихәл, Гайҗан агай?» — дия иде.
(Ш. Маннур)
8. Эчтән генә уйланган яки әйтергә теләнгән сүзләр янына тыныш билгеләре туры сөйләмдәгечә куела.
Атасы: «Бу малайга ни булган тагы?» — дип уйлап куйды. (Г. Бәширов)
Уйлады ул:
— Шулай яшерен үлгәч,
Кем белсен,— дип,— соңгы хәлемне... (X. Туфан)
9. Туры сөйләм эченә автор тарафыннан кертелә торган дип, ди сүзләре ике яктан өтер белән аерыла.
Иптәш Тарасов, ди, ул әле бик яшь, ди, ябыкты, ди, обком исәбенә бушлай путевка бирегез, ди. (Г. Ахунов)
10. Автор сөйләменә дигән ярдәмлек сүзе белән аергыч кисәк булып бәйләнгән туры сөйләм куштырнаклар эченә алына.
«Кузгал!» дигән сигнал булу белән
Ыргылырга әзер эшчеләр
Иде алар. (X. Туфан)
Чатыр эченнән Ризванның «Йокларга!» дигән әмере яңгырый, Низамның башы югала. (Т. Миңнуллин)
11. Туры сөйләм эчендә килгән автор сүзләре составында ике хәбәр булып, алар икесе туры сөйләмнең ике кисәгенә караса, автор сүзләреннән соң ике нокта һәм сызык куела, туры сөйләмнең икенче кисәге баш хәрефтән башлана.
— Юк, яңа хәбәр юк,— диде дә бераз эндәшми торгач өстәде: — Хәбәрнең аның төрлесе була, һәрберсенә ышаныр хәл юк... (Ш. Камал)
12. Туры сөйләм белән автор сөйләмен бәйләп килгән дип сүзе үзе бәйләнгән фигыль белән янәшә торса, аннан соң өтер куелмый.
Мин аларга: «Ник сез безне газаплыйсыз, сез бит безнең авыл кешеләре»,— дип әйтәсем килде, ләкин телем аңкауга ябышкан, сүз әйтер хәл юк иде.
Искәрмә. Дип бәйлек сүзе үзе бәйләнгән фигыльдән ераклашса, аннан соң өтер куела.
— Кызым, су читенә төшмә! — дип, бабасы Илсөяр артыннан кычкырып калды. (Г. Гобәй)
13. Автор яисә персонаж сөйләменә кергән мәкальләр һәм әйтемнәр, куштырнаклар эченә алынмыйча, втер белән генә аерылалар.
— Ярый. Син дигәнчә булсын... Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр. Кем булса да чыгып китәргә тиеш бу өйдән... Хушыгыз. (М. Хәбибуллин)
Байлык яраштыра, ярлылык талаштыра, дигәннәр. (Я. Гази)
14. Китап, әсәр, газета һ. б. исемнәре һәм ирония белән әйтелгән яисә туры мәгънәдә кулланылмаган сүзләр, сүзтезмәләр куштырнаклар эченә алына.
Хуҗаларның конкуренция талашларын үз битләрендә чагылдырып килгән «Вакыт», «Ил», «Тормыш», «Йолдыз», «Кояш»ларның эчке серләренә бик тиз төшенде. (К. Нәҗми)
Хәзер ул «Сахалин»дагы авыруларның ни өчен кырын карауларын төшенде. (Г. Әпсәләмов)
«Тынгы белмәс дала баласы» филармония артистлары арасында курайчы булып йөри, кызлардан аңа чәчәкләр ява, имеш. (Г. Ахунов)
Искәрмә. Исемендәге сүзе белән килгән атамалар куштырнаклар эченә алынмый.
Безне Муса Җәлил исемендәге Татар опера театрындагы җырчы булган пенсионер карт өйрәтә. (AL Хәбибуллин)
ДИАЛОГТА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Һәрбер реплика яңа юлдан бирелсә, алар алдына сызык куела.
Ләлә бер минут эчендә бөтен өйне йөгереп чыкты. Төрле сорауларын бер-бер артлы яудырып кына торды.
— Әнием, син миңа яңа күлмәк алырсыңмы?
— Алырмын, кызым, алырмын, ике күзем.
— Ә минем әтием кайда?
— Әтиең хәзер кайтыр, кызым, әйдә әле аны без баскычка чыгып каршы алыйк. (Г. Минский)
ЦИТАТАЛАР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ
1. Цитата һәм аның янында аңа караган автор сүзләре бирелсә, тыныш билгеләре туры сөйләмдәгечә куела.
Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми бер мәкаләсендә болай дип язган иде: «Безгә кимендә йөз егерме меңнәр чамасында татар сүзен белергә, шул запасны барлык чаралар белән тупларга кирәк». (Г. Бәти- ров)
Әмирхан Еники болай ди: «Ләкин күпме генә уйланмасын, аның тынгысыз уе, казыкка бәйләп куелган тай шикелле, һаман шул Сөләймановтан ычкынып китә алмады». («Метод, стиль, жанр» җыентыгыннан)
Искәрмә. Цитата итеп шигырьләр алынса, куштырнаклар куелмый.
Тукай моны, 1905 ел революциясеннән соңгы реакция чорында иҗтимагый җирлеккә күчереп:
Көймә бата...
Иота торган балык өчен
Үзен фида итә алган бер җан кирәк!—
дип, ни өчен фида булырга әзер икәнен әйтә. (X. 'Туфан)
2. Цитата тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куела.
Ул: «...борынгы кыйлган эшләре өчен милләт алар- ны аяк астына салып изсен»,— дип язды. (Г. Тукай. Әсәрләр.— Казан, 3 т., 1976.— 13 б.) (Р. Әмирханов)
3. Цитата итеп бирелгән өзек, җөмлә уртасыннан башланса да, үзе бирелгән җөмлә башына куелса, баш хәрефтән башлана.
«...Мәрхәмәтсез сугыш чорында миңа һәм каләмдәш дусларыма сыеныр урын биргән өчен Татарстанга мин чын күңелемнән рәхмәт әйтәм»,— дип язды 1966 елда Михаил Исаковский, ул вакытларны искә алып. (Җ. Гыйльманов)
4. Цитаталарда библиографик белешмә биргәндә, авторы күрсәтелә, цитата алынган әсәр, басылу урыны, елы, бите бирелә.
Такташ турындагы монографик хезмәтләрнең берсендә бу хакта болай диелә: «Такташ «күңел ачуларга» күп вакыт бирүдән үзен чикләп, бөтен көчен укуга, эшкә, иҗатка биргән. Ул үзенә бай китапханә әзерләгән. Тик, кызганычка каршы, ул китапханә тулысынча сакланмаган». (X. Хәйри. һ. Такташ.— Казан, 1949. — 134 б.)
5. Әгәр цитата автор сүзләре белән синтаксик яктан бәйләнеп килә икән, ул юл хәрефеннән башлана.
Моның өчен, билгеле, барыннан да бигрәк, талант кирәк, шуның өстенә, Маяковский әйткәнчә, дистәләрчә тонна «сүз рудасын» актарырга кирәк. (Г. Бәширов)
6. Цитата өндәү, сорау яки күпнокталар белән тәмамланса һәм җөмлә ахырында килсә, куштырнаклардан соң нокта куелмый.
Өлкән язучыларыбыздан Шәриф Камал ул көннәрдә болай дип язды: «...Без үзебезнең эшебез хак икәнлеккә нык ышанабыз. Бездә гаделлек, бездә хаклык... Әлбәттә, без җиңәчәкбез!» (Җ. Гыйльманов)
7. Эпиграф куштырнаклар эченә алынмый, эпиграфтан соң, җәя эченә алынмыйча гына, авторы языла.
Төштә миңа нәни кызым килде, Чәчләремне сыйпап тарады.
М. Җәлил
Җилләр исә исәр-исмәс кенә, Чәчәк сибелә сибелер-сибелмәс. Уйлады ул: беркем белмәс инде, Шулай яшерен һәлак ителгәч...
(X. Туфан)
РЕМАРКАЛАРДА тыныш билгеләре
1. Ремарка, персонажның фамилиясе яки исеменнән соң ук килсә, җәя эченә алынып, юл хәрефе белән языла, җәядән соң нокта куела.
Зәмзәмбану (салкын гына). Әйбәт әле. (Т. Гыйззәт)
Алтынчәч (килеп утыра).
Дусларым, сердәшләрем... (М. Җәлил)
2. Ремарка, персонаж репликасыннан соң яки уртасында килсә, мөстәкыйль җөмлә булып формалаша һәм,
җәяләр эченә алынып, баш хәреф белән башлана, нокта җәя ябылыр алдыннан куела.
Нурислам. Җырла, Миләүшә. (Үзе, катыргы, кәгазь, карандаш алып, идәнгә утыра.) Җырла. (Т. Миң- нуллин)
Һилал. Әкият. (Китә башлый.) (К. Тинчурин)
ЭЧТӘЛЕК
Тыныш билгеләрен куюның нигезләре. &
Татар телендә тыныш билгеләре
Кызыл юл.. Т
Нокта... 8
Сорау билгесе 9
Өндәү билгесе 10
Күпнокта 11
Янәшә ике билге........................................................................................ 12
Ия белән хәбәр арасында сызык............................................................... 13
Җөмлә кисәкләре арасында сызык........................................................... 15
Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре................................................. 16
Күзаллаулы баш килештәге әйләнмәләр янында тыныш бил
геләре................................................................................................ 17
Ымлыклар янында тыныш билгеләре...................................................... 18
Кереш сүзләр һәм керешмәләр янында тыныш билгеләре. 20 Өстәлмәләр янында тыныш билгеләре 21
Әйе, юк, ярый сүзләре янында тыныш билгеләре..22
Әнә, менә сүзләре янында тыныш билгеләре..22
Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре..22
Кабатлаулар янында тыныш билгеләре................................................... 25
Аныклагычлар янында тыныш билгеләре............................................... 27
Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре...29
Аерымланган иярчен кисәкләр янында тыныш билгеләре
Аерымланган аергычлар. 30
Аерымланган тәмамлыклар. 30
Аерымланган хәлләр.. 30
Кушма җөмләдә тыныш билгеләре
Тезмә кушма