Укыту – методик комплекты




Гыйльфанова Ф.Р., 1 квал.

- 1. Фәнне өйрәнү максаты: Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

- Туган тел ярдәмендә өзлексез белем бирү һәм тәҗрибә туплау.

- Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру

2.Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

4. Фәннең гомуми күләме: Елга 105 сәгать (атнага 3 сәгать)

  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;
  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, аера белү грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

 

5. Контроль эш формалары: Диктант (контроль, сүзлек), үзлектән эш, тест, сочинение, изложение, контроль күчереп язу.

6. Эш программасының структурасы:

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән тора.

 

7. Укыту – методик комплекты:

- Программа: Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

- Дәреслек: Татар теле Р. Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров 8 кл.,2011

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар


Приказ №86

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

- Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

- Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

- Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

- Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

 

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укыту планында 8 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 105 сәгать каралган: теоретик материал –64 сәгать, кабатлау -13 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 24 сәгать, төрле типтагы тикшерү эшләре - 19 сәгать.

 


Төп темалар Сәг. Белем һәм күнекмәләр
  5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.   - сүз ясалышы, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, фигыль, фигыль юнәлешләре, җөмләдә сүзләр тәртибе;
  Синтаксис турында төшенчә   - синтаксис турында төшенчә, синтаксик берәмлекләр;
  Җөмләдә сүзләр бәйләнеше   - җөмләдә сүзләр бәйләнеше,тезүле бәйләнеш, ияртүле бәйләнеш, сүзтезмә, рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше;
  Ике составлы җөмләләр   - җөмлә кисәкләре, ия һәм аның белдерелүе, хәбәр һәм аның белдерелүе, кушма хәбәр һәм аның белдерелүе, ия белән хәбәр арасында сызык;
  Җөмләнең иярчен кисәкләре     - аергыч һәм аның белдерелүе, аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш; - тәмамлык һәм аның белдерелүе,туры һәм кыек тәмамлыклар; - хәл һәм аның төрләре: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәл, кире хәл; - аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре, төрле хәлләрнең аерымлануы; - аныклагыч; аерымланган аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре,
  Җөмләнең модаль кисәкләре     - эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре; - кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре; - кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре;
  Җөмләнең тиңдәш кисәкләре     - тиңдәш кисәкләр, алар янында бәйләүче чаралар, тиңдәш кисәкләр һәм янында тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр;
  Җөмләдә сүз тәртибе   - сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе, логик басым;
  Гади җөмлә   - әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә;
  Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр   - җыйнак һәм җәенке җөмләләр, гади җөмләгә синтаксик анализ; - бер составлы җөмләләр: исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә;
  Тулы һәм ким җөмләләр. Раслау һәм инкарь җөмләләр   - тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә; - раслау һәм инкарь җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланлышы;
  Туры һәм кыек сөйләм   - туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә, диалог, туры сөйләм янында тыныш билгеләре, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү;
  Кабатлаулар      
  Бәйләнешле сөйләм үстерү    

 

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  • телдән һәм язма сыйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү;
  • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгәли белү;
  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;
  • ана теленеү грамматик категорияләрен белү;
  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
  • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
  • җөмләгә синтаксик анализ ясау;
  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
  • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
  • синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;
  • текстның эчтәлеген телдән яки яәмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
  • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерлзү;
  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;
  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
  • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу”
  • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;
  • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
  • тәкъдим ителгән текстларны рку теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын адлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республиуасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

VIII нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү Фикерләү белән бәйле күнекмәләр Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше
1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү 2. Уку операцияләрен планлаштыру. 3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау. 4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү. 5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты -рырга өйрәнү. 1. Дәреслек белән эш итә белү. 2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү 3. Төрле текстлардан төп фикер не аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. 4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалар -дан файдалану.. 5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: -уку елы башында -90-110 сүз -уку елы ахырында-90-110 сүз 6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән система- лы эшләү. 7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү 1.Уку мәсьәләсен куя белү. 2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру. 3. Танып белү активлыгын үстерү. 4, Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләрен камилләштерү. 5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү: - мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ; - ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ; -гади җөмләгә синтаксик анализ; 6. Тикшеренү ысуллары: - модельләштерү; -охшатып эшләү. 7. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыру. 1. Телдән сөйләм: -Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе; - Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе; - Диалоглар төзү күнекмәсе; 2. Язма сөйләм: -күчереп язу; -фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу- 6 (1) -катлаулы план буенча изложение язу- 5 (2) уку елы башында 270-310 сүзле текст (язма күләме 125-130 сүз) уку елы ахырында 270-280 сүзле текст (язма күләме115-125 сүз); -сүзлек диктанты – 26-34 сүз -контроль диктант- 2 (85-110 сүз); -эш кәгазьләре язу (гариза, хат, акт)

Укыту – методик комплекты

1. “Рус мәктәпләрендәукучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005 .)

3. 8 нче сыйныфта татар теле дәреслеге. (Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров.. Казан, “Мәгариф”, 2005)

4. Тата теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф”, 2005.

5. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф”, 1994.

6. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

 

 

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүмалылык

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

Ø Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

Ø Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

Ø Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

Ø Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

Ø Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

Ø Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

Ø Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

Ø Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

Ø Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Стилистика буенча:

Ø Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

Ø Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

2. продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

Ø Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

Ø Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

Ø Төрле китапларга аннотация язу.

Ø Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

Ø Газета-журналларга мәкаләләр язу. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

 

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –38-48 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант - ел башында 130-140 сүз; ел ахырында 135-145сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 430-450 сүз (165-170 –язма күләме);ел ахырында 450-470 сүз (170-175- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 10—11 нче сыйныфларда 3,5—6 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

 

 

Татар теленнән практик эшләр

 

Эш төре Сәгать саны
  Контроль эш (диктант, сочинение, изложение) 5(2/1/2)
  Диктант 7(2)
  Бәйләнешле сөйләм үстерү: -сочинение -изложение -тәрҗемә итү -эш кәгазьләре язу -диалогик, монологик сөйләм -мәкалә язу - әкият язу -хаталар өстендә эш -хикәя язу   6(1) 5(2)
  Тест биремнәре  

 


Барлыгы Теоретик материал Кабатлау Бәйләнешле сөйләм үстерү Шулардан: диктанат Сочинение Изложение
        7 (2) 7 (2) 5 (2)

 

 

Бүлекләр һәм темалар Сәгать саны Дәрес тибы Төп дидактик максат Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр Контроль төре Өй эше Үткәрү вакыты
   
    8+1 І чирек – 27 сәгать 5-7 С ЫЙ Н ЫФ Л А Р Д А Ү Т К Ә Н Н Ә Р Н Е К А Б А Т Л А У  
  Бсү. Туган тел турында әңгәмә. 1       Укучыларны әдәби телдә сөйләргә өйрәтү.     “И телем,...сыкраулар теле түгел син, күкрәүләр теле бүген” темасына сөйләшү.   Сочинение язу    
  Сүз ясалышы   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Ясалышы ягыннан сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларга бүленүен; кушымчаларның төрләрен искә төшерү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, кушымчаларның сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга бүленүен искә төшерү.   1.9 нчы күнегү, бирем буенча; 2.Күнегүдә бирелгән 5 сүз белән бер-берсе белән бәйләнгән 5 җөмлә төзеп килергә    
  Сүз төзелеше   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату   13 күнегү, 9 бит    
  Сүз төркемнәре   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик синтаксик билгеләрен искә төшерү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү Сүзлек диктанты 1.12 нче күнегү, бирем буенча; 2.”Көзге таби- гать”шигырь яки хикәя.    
  Диктант   Белем күнекмәләрен тикшерү 7 сыйн. үткәннәрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү. Үз-үзеңә контроль ясау З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003, 56 нчы бит Диктант №1 ”Сихри көч” Үткәннәрне кабатларга    
  Фигыль сүз төркеме   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Фигыль төркемчәләрен искә төшерү. Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру Фигыль төркемчәләрен искә төшерү   16 нчы күнегү, бирем буенча    
  Фигыль юнәлешләре   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Фигыль юнәлешләрен искә төшерү. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Фигыль юнәлешләрен (төп, төшем, кайтым, уртаклык, йөкләтү) искә төшерү Тестлар куллану 17 нче күнегү, бирем буенча. 2.”Елмаю” сүзен кертеп 4 юллык шигырь язарга    
  Җөмләдә сүзләр тәртибе   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерү Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. 21 нче күнегү, бирем буенча    
  Бсү. Тәрҗемә күнекмәләре   Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану Дөрес тәрҗемә итү. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү   Тәрҗемә итү Үткәннәрне кабатларга    
2.Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация
  Синтаксис турында төшенчә   Яңа материалны аңлату Сүз, сүзтезмә, сүзләр тезмәсе, җөмлә, текст турында мәгълүмат бирү. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы пунктуация дип аталуы.   Конспект    
      Синтаксик берәмлекләр   Яңа материалны аңлату     Җөмлә төзүдә катнашкан грамматик чаралар белән таныштыру. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең җөмлә дип аталуы   1.31 нче күнегү, бирем буенча 2. 16-17 нче бит -ләрдәге .    
  10+5 Җ Ө М Л Ә Д Ә С Ү З Л Ә Р Б Ә Й Л Ә Н Е Ш Е  
  Җөмләдә сүзләр бәйләнеше   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру Татар телендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен аңлату Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Җөмләдә сүзләрнең түбәндә саналган грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнүе: килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, теркәгеч һәм санау интонациясе яки бары тик санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия белән хәбәрнең бер үк зат-сан формасында килүе.     Кагыйдәнең 2 нче кисәген конспектларга.    
  Тезүле бәйләнеш   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләре белән таныштыру Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуы, санау интонациясе белән әйтелүе. Тезүле бәйләнеш санау интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасында өтер, ә каршы кую интонациясе белән белдерелгәндә, сызык куелу.   1. Кагыйдәне укырга. 2.33 нче күнегү- дәге өзеккә карата үзегез- нең фикерегезне языгыз, тезүле бәйләнешкә кер -гән җөмлә ки -сәкләрен куллан    
  Тезүле бәйләнеш   Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләренең рус һәм татар телләрендә туры килмәвен тикшерү, нәтиҗә ясау. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләренең рус һәм татар телләрендә туры килү-килмәвен тикшерү, нәтиҗә ясау.   35 нче күнегү, бирем буенча.    
  Бсү. Тәрҗемә күнегүләре   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү Монологик һәм диалогик сөйләм, әңгәмә, күчереп язу, китап белән эш Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү. Тәрҗемә итү      
  Ияртүле бәйләнеш   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру Ияртүле бәйләнеш турында мәгълүмат бирү, ияртүче һәм иярүче кисәк белән таныштыру. Укытучы аңлатуы, китап белән эш, тыңлау, күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең берсе ияртүче, икенчесе иярүче сүз булуы.   39 нчы күнегү, бирем буенча.    
  Ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту   Ияртүле бәйләнешне белдерү чаралары белән таныштыру. күмәк рәвештә һәм мөстәкыйль күнегүләр эшләү, күзәтү Ияртүле бәйләнешнең ия белән хәбә


Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-10-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: