VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар




Татарстан Республикасы

Мәгариф министрлыгы

“Сүз күңелдә очкын булып көйри,

Сүз арыслан итә йөрәкне...”

Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре

ШКОЛА

Казан


УДК 821.512.445

ББК 84 (2 Рос.-Тата)-47

С 89

 

Төзүчеләр:

 

Юсипова А.М.

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының төп белгече;

 

Әхмәдуллина Г.А.

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының төп белгече;

 

Һадиева Р.Г.

Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары;

 

Шәфигуллина З.А.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 62 нче мәктәп укытучысы.

 

 

Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре.− Казань: РИЦ «Школа», 2003.− 296 с.

 

 

© РИЦ «Школа», 2003


Эчтәлек

Төзүчеләрдән. 5

I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (Г. Афзал) 6

Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе. 6

Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе. 10

Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе. 12

Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе. 15

Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе. 18

Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе. 21

Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе. 24

Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе. 27

Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе. 29

Гөлназ Гәрәева, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе. 33

Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе. 35

Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе. 39

Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе. 42

Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе. 44

Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе. 46

Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе. 48

Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе. 50

II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы.. 53

Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе. 53

Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе. 55

Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе. 58

Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе. 60

III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры.. 62

Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе. 62

Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе. 65

Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре. 67

IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары.. 69

Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия. 69

Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе. 71

Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе. 74

Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе. 76

V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы.. 80

Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе. 80

Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе. 82

Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе. 84

Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе. 87

VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар. 90

Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе. 90

Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе. 92

Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе. 96

Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе. 98

Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе. 101

VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... 103

Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе. 103

Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе. 106

Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе. 108

Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе. 112

Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе. 115

Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе. 116

Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе. 119

Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе. 121

Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе. 124

Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе. 126

Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе. 129

Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе. 131

Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе. 134

Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе. 138

VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр. 141

Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе. 141

Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе. 143

Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе. 145

Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе. 147

Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе. 149

Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе. 151

Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе. 153

Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе. 155

Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе. 157

Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе. 159

Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе. 161

Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе. 163

 


 

«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...»
(Г. Афзал)

Төзүчеләрдән

Тел һәм әдәбияттан үткәрелгән һәр язма имтиханның төп максаты − укучыларның әдәбият белемен, язма сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәсен, үз фикерләрен ачык һәм аңлаешлы итеп яза белүен, шәхес буларак җәмгыятькә, халыкка, мәдәнйятка һәм әдәбиятка мөнәсәбәтен, әсәрләрне анализлый белүен бәяләү.

Иҗади эшләрнең кыйммәте, бер яктан, укучыларның әдәби, мәдәни, тарихи чыганакларны яхшы белүендә булса, икенче яктан, мөстәкыйль фикер йөртүе, язу стиле, тел байлыгы, фикерен нигезле һәм дәлилле итеп әдәби чаралар аша бирә белүендә.

Язма эшләрдә шулай ук укучыларның шәхес буларак формалашуы, рухи байлыгы, җәмгыятьтә үз урынын табарга тырышуы, туган теленә, милләтенә, халыкның үткәне һәм киләчәгенә, аның гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә булган мөнәсәбәте, гражданлык позициясе, гомуми кешелек кыйммәтләрен аңлый белүе чагылырга тиеш.

Язма эшләрне башкарганда укучыларга берничә таләпне истә тотарга киңәш ителә:

− эчтәлекнең темага туры килүе;

− сайлап алынган теманың төп фикерен ачыклап, куелган сорауларга дәлилле, тулы җавап бирү;

− язучы һәм аның иҗаты турында язганда, аның җәмгыятьтәге урынын, тарихи үсеш шартларын истә тоту;

− һәр әйтелгән фикернең нигезләнүе;

− цитаталардан дөрес һәм урынлы файдалану;

− әдәби әсәрне белү дәрәҗәсен күрсәтү, ләкин күчереп язмау;

− язма эшне башкарганда әдәби фактларны аерым төгәллек белән сайлап алу һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләрдән урынлы файдалана белү;

− җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзү;

− язма эшнең һәр өлешендә фикер бәйләнешен саклау;

− язма эшне дөрес, камил әдәби телдә язу.

Имтихан эшләрен бәяләгәндә укучыларның сайлаган тема буенча мөстәкыйль фикер йөртүләре зур әһәмияткә ия.

Җыентыкка Татарстан Республикасы мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы ике елда имтиханда язган сочинениеләренең кайберләре тупланды.

Бер үк тема буенча язылган сочинениеләр укучыларның фикер аерымлыгы белән генә түгел, төрле әдипләрнең иҗатын анализлау белән дә үзенчәлекле.

Укучыларның язма эшләре үзгәртүсез бирелә.


I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне...»
(Г. Афзал)

Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе

Укытучысы З.Ә. Маннапова.

Яңа дәүләтләргә мәйдан булып, Нигез булып сүзләр яттылар... Сүзләр көрәшәләр, сүзләр җиңә, Сүзләр тавыш биреп Атлыйлар...
Рөстәм Мингалимов.

«Иң әүвәле Сүз булды...» − диелгән Тәүрат китабында. Барысы да сүздән башлана. Ә сүз ул − кешенең дөньяны танып-белү тәҗрибәсен башкаларга җиткерү, аралашу коралы. Кешенең акыл-зиһен матурлыгы аның сүзләрендә күренә. Халыкта: «Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр» дигән шактый борынгы мәкаль бар. Сүз, телнең күрке буларак, тылсымлы көчкә ия. Тикмәгә генә халык: «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз− баш казыгы», − димәгән. Чыннан да, яхшы сүз кешеләрнең күңелен күтәрә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә, батырлыклар эшләргә рухландыра. Яман сүз изге хисләрне үтерә, кешенең кулыннан эше төшә, хәтта кешене упкыннар читенә китереп тери. Җылы, йомшак сүзләр бер-беребезгә булган мөнәсәбәттә уңай мохит тудыра: кешенең игътибары, ихтирамы арта.

Җылы сүздән күңелдәге
Суыклар шартлап сына.
Матур хыял шытып чыга
Җылы сүз җылысыннан, −

дип язган шагыйрь Ренат Харис.

Әйе, сүзнең көче зур. Бөек Ватан сугышы елларында шигъри сүз − поэзия утлы коралга әйләнгән. Үлем ялкыны дөрләгән, кан дәрьялары актарылган чорда шагыйрьләрнең ялкынлы сүзе, туплар шартлавына ачу итеп, торган саен тулырак, көчлерәк яңгырый барган. Шигъри сүз бу чорда Ватанга булган иң нечкә хисләрне дә, дошманга булган иң көчле нәфрәтне дә образлы гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелгән. Муса Җәлилнең сугышның беренче чорында ук язылган «Әйдә, җырым!» шигыре иң характерлысы һәм иң уңышлысы була. Автор җырны кешеләрнең рухи дөньясын ачып бирүче иң күркәм чара итеп гәүдәләндерә. Шагыйрьнең нәфрәте дә, җыры белән дошманга каршы аяусыз көрәшергә булган ялкынлы дәрте дә шигъри җанлана:

Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен
Алып керик ялкын эченә.
Мин калмасам җирдә, син калырсың
Һәйкәл булып үлмәс эшемә!

Шагыйрьнең йөрәгеннән саркып чыккан утлы юлларын укып, меңләгән батыр сугышчыларыбыз ил азатлыгы өчен яу кырында гомерләрен дә кызганмыйча көрәшкәннәр.

Үлемнән курыкмау, Ватан өчен кирәк булса, гомереңне дә кызганмау фикере сугышчы, патриот, шагыйрь Ф. Кәримнең фронт шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылып бара:

Бөек җыр ул − Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

Үлем − җыр! Искиткеч ихлас күңел белән әйтелгән йөрәк сүзе. Моны тик кристаллдай саф күңелле, арысландай батыр йөрәкле көрәшче генә әйтә ала:

Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң
Гомерең озын була.

(«Сөйләр сүзләр...»)

Татар шагыйрьләре, корал белән дә, йөрәктән чыккан ялкынлы сүзләре белән дә дошманга каршы көрәшеп, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын бөтен дөньяга таныталар. Утлы елларда язылган, чын шигъри ялкын белән сугарылган күп әсәрләр бүген дә тулы көчкә яңгырыйлар, кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр.

Сүзләр бүген дә үзенең тылсымлы көчен югалтмый. Сүзләргә дөнья йөге йөкләнә. Алар − тере, алар яши. Аларның үз дөньясы, үз үлчәнеше, үз язмышлары бар. Серле дә, хикмәтле дә, бизәкле дә ул сүзләр. Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә кайберләре, язгы ташкын кебек, ургып агалар.

Шагыйрь Зөлфәтнең:

Сүзләр остасы кемнедер
Күтәрер биек −
Уйлары төпсез күкләргә
Уйнаклар тиеп! −

дигән юлларын укыганда, минем күз алдыма Гамил Афзал иҗаты килеп баса. Ул чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясый сыман.

Шагыйрь Г. Афзалның шигырьләре үзенчәлекле, анда һәрбер сүз урынлы кулланылган, энҗе-мәрҗәннәр кебек тегелгән. Шигырьләре җор телле, хикмәтле сүзләргә бай. Ул үзе дә:

Үткер сүз, тапкыр сүз − уй бинасы,
Тәмле сүз, татлы сүз − ил йоласы.
Тыңлап кына торса ни буласы,
Фикерсез озын сүз − тел зинасы, −

дип яза үзенең шигырендә.

Г. Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы, иҗтимагый сатирасы белән Ш. Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән Гамил Афзал остазларын кабатлый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам итә, шигырьләрендә дөньяның мәгънәлелеген ачарга омтыла. «Дөньяны бизәүче − кеше. Бүгенге матурлык кешедә», − ди шагыйрь. Дөньяның мәгънәлелеге − кешенең бәхетле булуында. Шуңа да шагыйрь кешене олылауга, кешенең бәхетен җырлауга киң урын бирә:

Кеше − даһи тереклекнең терәге ул,
Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул,
Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап
Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.

Шагыйрь − «табигатьнең нәфис сәнгать үрнәге», ул кешегә сак мөнәсәбәттә булырга, аны аңларга һәм яратырга чакыра:

Таралсын күгелҗем болытлар,
Якты көн карасын кешегә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә!

(«Чәчәкләр бирегез!»)

Шагыйрьнең лирикасы бик бай һәм төрле. «Татарстан», «Татарстан таңнары», «Татар халкын яратам» кебек шигырьләренә фикерләү киңлеге, ирешелгән уңышларга сөенә белү, аларны күңел күзе белән иңләү хас. Үзе бер шигырендә язганча, ул − «урманнар, болыннар кешесе». Табигать − шагыйрьнең якын дусты, сердәше. Аңарда шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә:

Мин, мөгаен, арыш кырларында
Рәшә булып мәйдан тотармын.
Сез үтәсе басу юлларында
Чыңлы чәчәк булып шытармын.

(«Бу кырларда».)

Шагыйрьдә әйтеп, аңлатып бетереп булмый торган моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң тәэсирендә туган сүзләр тургай җыры булып һавага күтәрелә, урамнарда рәшә булып агыла. Үләннәрдә күз яше чык булып ялтырый, күңелләрдә очкын булып көйри:

Шигырь, шигырь − илдә изге очкын,
Йолдыз булып күккә атылдың.
Син йөрәктән давыл булып чыктың, −
Утка кердең, яуга чакырдың.

(«Уймак-уймак уйлар»)

Г. Афзал табигатьне үзенчә күрә: аның һәрбер үсемлеген, агачын үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә зирекләре җырлый, тирәкләре төш күрә, хәтта апрель җиле бии-бии исә.

Әйе, шагыйрь туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтләгән вакытта, кеше рухын табигать сурәте аша тирән итеп тасвирлый ала, шуңа күрә дә аның лирик каһарманы − көчле ихтыярлы шәхес.

Г. Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да җитди уйлана, шуңа күрә аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең «Шагыйрь язмышы» дигән шигырендә ачык күрсәтә:

Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына,
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.

Автор бу юллары аша шагыйрь язмышының үз халкы алдында никадәр җаваплы икәнен чагылдыра. Миңа бу юллар бигрәк тә тәэсир итте. Миңем уйлавымча, ул үзен үткән тарихыбыз өчен дә, киләчәк язмышыбыз өчен дә җаваплы саный. Халкы өчен газиз җаныннан аерылырга әзер булган шәхесләр барында милләтебез үз йөзен югалтмас дип ышанам.

Халкыбызны фаҗигале хәлләрдән чыгара торган бик көчле бер чарасы бар: ул − табигый көлү сәләте. Шулай да юмор-сатираны үз дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп бары тик халыкчан шагыйрьләр генә иҗат итә ала. Минем яраткан шагыйрем − Афзал ага да юмор-сатираны терелтеп, яңа югарылыкка күтәрүдә җиң сызганып эшли. Көлү − көлкеле эш булса да, уен эш түгел. Ул − халыкның рухи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш.

Шагыйрь кулындагы коралының көчен аңлап эш итә:

Бернидән дә курыкмаган, таш күңелләр
Хур булудан куркып кала куян төсле.

Гамил Афзал шигырьләрен сәхнәдән ишеткәч, чынлап та, күңелләре мүкләнгән кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлыйлар. Әхлакый, рухи кыйммәтләргә кытлык бу заманда аның кеше тәрбияләүгә багышлаган әсәрләре бигрәк тә тәэсир итә. Мәсәлән, бала тәрбияләү. Кыз баланы да, ир баланы да бертөрле җаваплылык белән үстерергә кирәк. Шул исәптән, «Өф-өф итеп», «Сайладым, их сайладым», «Флүрәттәй акылы», «Әсмәбикә җаным, ахирәт» әсәрләре бик тә тормышчан итеп иҗат ителгәннәр.

Әйе, Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, иң абруйлы өлкән шагыйребез. Үткен телле яраткан шагыйребез хезмәтенә зур бәя бирелгән. Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Г. Афзал:

Шигырь булып туды әманәтем,
Шигырь булып чыкты хәсрәтем;
Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем,
Явызлыкка − чиксез нәфрәтем, −

дип, җырлый-җырлый бүгенге көндә дә иҗат итә.

Сүзләр − тәмам бер могҗиза.

Сүзләр... сүзләр!.. Бу якты дөньяда яши-яши мин сезне чын-чынлап аңлый башладым кебек. Минем туган телемдә нинди генә сүзләр юк! Ипле, ягымлы, матур, җыйнак сүзләр булган кебек, керпе кебек чәнечкеле, елан сыман чагып ала торган, күтәреп булмаслык авыр, шыксыз, иләмсез, ямьсез, тәмсез сүзләр дә күп. Соңгы вакытта безнең телебез тагы да чуарлана, чүпләнә бара. Бу күренеш зыялыларыбызны һәрвакыт борчып тора, бу мәсьәләнең әле дә көн үзәгеннән төшкәне юк. Шагыйрь һәм әдәбият галиме З. Мәҗитовның түбәндәге шигъри юллары бик урынлы:

Халык сүзен безнең отасы бар,
Сүз түтәлен чүптән утасы бар,
Алтын сүзне бергә тупласы бар,
Кадерен белеп кенә тотасы бар.

Телләр турындагы Законны тормышка ашырып, быел Республика күләмендә «Чиста сүз» акциясе уздырылды. Без дә бу лекциядә теләп катнаштык. Туган телебезгә булган мәхәббәт шигырь юллары булып бөреләнде. Шуларның берсен үземнең язмамда бирәсем килә.

Күзкәй урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Шәрипова Ландыш:

Хатын-кызның теле балдан татлы,
Сыгылмалы, йомшак, ягымлы.
Әниемнең әйткән җылы сүзе
Нурга күмә тирә-ягымны.
Хатын-кыз да кайчак усаллана,
Ызгыша да, хәтта сүгенә.
Илаһи зат ямьсез сүзләр әйтсә,
Тыңлап тору рәхәт түгел лә.
Хатын-кызның теле тәмсезләнсә,
Дөнья ямьсезләнә, карала.
Гүзәл зат дип яраткансың, Раббем,
Шакшылыктан аны арала, −

дип язды.

Ай буена барган акция тел белгечләренең генә түгел, бөтен халыкның игътибарын туган телебезгә булган карашын тамырдан үзгәртергә, сөйләм культурасын үстерүгә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.

Сүзләр... сүзләр!.. Мин сезне бик яратам. Мин сезгә бурычлы. Сез мине туган телемне − Әнкәм-Әткәм телен яратырга, тормыш кадерен белергә өйрәтәсез. Туган телемдәге бөтен матур сүзләр Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә, барлык кешеләрне бары тик Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Мәхәббәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп торсыннар дип, бөтен Җиһанга ишетерлек итеп аваз саласым килә. Бу сүзләр минем йөрәгемдә очкын булып көйри, чөнки мин − Яңа гасыр башында олы тормышка аяк басарга әзерләнүче меңләгән яшьләрнең берсе.

Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе

Укытучысы Р.Х. Гыйниятуллина.

Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк, Сүз йөрәккә ялкын үткәрә; Сүз киптерә, төп башына терәп, Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Г. Афзал.

Каршымда торган тугыз темадан ни өчендер күңелемә нәкъ менә сүз турындагысы якын тоелды. Сүзгә, гади бер Сүзгә карата игътибарым, хөрмәтем зур булгангадыр, мөгаен. Сөйләм, сүз − табигатьнең бары кешелеккә генә биргән бүләге ул. Тик кешелек кенә моны аңламый сыман, юкса җылы сүз ярдәмендә дөньяга бер генә тамчы булса да шатлык өстәрләр, ә шул тамчылар, бергә җыелып, бар дөньяны ямьләндерер, якты итәр иде.

Тел − кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Ә тел күрке − сүз ул. Фикерне аңлаешлы, йөрәктәге хисне матур итеп әйтә белү һәрбер мәдәниятле кеше өчен бик мөһим, һәр кеше, бер генә сүзне әйткәндә дә, үзендә җаваплылык хисе тоярга тиеш.

Үткер сүз, тапкыр сүз −
уй бинасы,
Тәмле сүз, татлы сүз −
ил йоласы.
Тыңлап кына торсаң, ни буласы,
Фикерсез озын сүз −
тел зинасы, −

ди, сөйләм турында татар халкының күренекле шагыйре Гамил Афзал.

Сүзләрнең ниндиләре генә юк! Юкка гына халык «Сүз − басу, җыр − чәчәк» димәгән. «Җылы сүз − җан азыгы», «Сүз канатсыз, ләкин оча» дигән хикмәтле гыйбарәләр халык тәҗрибәсе, үткән тормыш юлы аша туа. Ул инде борын-борыннан әһәмияткә ия булган. Сүз сәнгате кешеләргә мөнәсәбәттә чынбарлыкны тудырган, яшәешнең күп төрле якларын ачкан, җанландырырга омтылган, тәрбияви максатларны бергә туплаган. Шуңа күрә хәзер дә сүз сәнгате аша яшь буын һәм, гомумән, кеше дөньяны, үз-үзен танып белә, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә, үткәннән үрнәк алып яши.

Дөньяга аваз салган сабыйларның олы тормыш юллары беренче адымнардан башланса, рухи үсеше авазлардан торган беренче сүзләрдән юл яра. Юкка гына безгә «әннә», «әттә» сүзләре шулкадәр якын һәм кадерле түгел. Борчуыбыз, сызлануыбыз булса да, кинәттән куркып китсәк тә, без, үзебез дә сизмәстән, «әни!» дибез. Ә аналарның бер ягымлы карашы, бер йомшак сүзе яшәешебезгә ышаныч тудыра, кайгыларны оныттыра.

Бер җылы сүз
Олы кояш итте
Сүнеп бара торган өметне.
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз мине терелтте.

(«Бер сүз саклыйм йөрәктә», И. Юзеев.)

Шуңа күрә әби-бабалар оныкларын кечкенәдән тәмле телле, тәмле сүзле булырга өйрәтәләр. «Тәмсез телле булсагыз, сезне беркем дә яратмас», − диләр алар. Әхлакка өйрәтүнең серләрен белгәнгә күрә, шулай әйтә алар. Сабый чакта бала өчен иң мөһиме аны яратулары булса, олыгайгач, әхлагы зур урын били.

Бала бу өлкәдә аң-белемгә омтылсын өчен, матур әдәбият та үз көчен куя. Юкса Н. Исәнбәтнең Әлифбадан ук таныш булган «Өч матур сүз» шигыре барыбызның да күңелендә сакланмас иде. Ә. Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» хикәясе, Җ. Тәрҗемановның «Иң кадерле сүз» әкияте, Р. Миңнуллинның «Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе» шигыре һәркайсыбызга кечкенәдән таныш һәм хәзергәчә яратылып укыла.

Рәхмәт. Тынычлык. Дуслык. Бу сүзләр үзләре генә дә никадәр мәгънә бирә, хәтта алар аңлатма да сорамыйлар. Моны Р. Фәйзуллинның икеюллыгында да күрергә була.

«Дус» сүзе бар. Бер иҗекле генә...
Ә мәгънәсе − чиксез һәм тирән.

Сүзләр табигать күренешләре кебек. Салкыны да, җылысы да бар аларның. Күк йөзен болыт капласа, аның артыннан иртәме-соңмы ялтырап кояш чыга, яки, киресенчә, язын хуш исләр таратып бөреләнгән агач, көзен инде, «моңсуланып», яфракларын коя... Бер сүз дә кешегә нәкъ шундый тәэсирләр ясарга мөмкин. Исәнләшүдән, рәхмәт әйтүдән, яратып эндәшүдән күңелең булса, нахакка әйтелгән сүздән, тәмсез теллелектән җаның әрни, йөрәк рәнҗи. Чөнки «тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми». Моңа мисал итеп, мин Әмирхан Еникинең «Бер сүз» хикәясен китерер идем. Әлеге хикәя турында Туфан Миңнуллин болай язган: «Әмирхан аганың «Бер сүз» дигән кыска гына хикәясен ипләп кенә, ләззәтләнеп йотып барганда, кинәт шул бер сүзне укыйсың да тетрәнеп куясың. Ходаем, мин дә, шундыйрак сүз әйтеп, берәрсенең җанын рәнҗетмәдем микән, дип уйланасың». Әйе, юктан гына кешенең хәтере калырга, үпкәләргә мөмкин. Ләкин әсәр герое Нина үзенең яраткан кешесеннән бары ике сүз ишетә һәм аның күңел дөньясы караңгылана, кешегә ышанычы югала, киләчәккә булган өмет-теләкләре бер минутта эреп юкка чыга. Ул үзенең никадәр түбән дәрәҗәдә бәяләнүен ишетә, әмма бу лаеклы бәя булмый, әлбәттә. Шул ике сүз аның рухи халәтен бөтенләй икенчегә үзгәртә дә куя. «Ник әйтте шул сүзләрен, нигә эчендә калдырмады?» − дигән уй борчый аны.

Бер авыр сүз −
Хаксыз әйтелгән сүз
Кургаш булып килде кай яктан?
Бер авыр сүз,
Бер авыр сүз,
Бер авыр сүз екты аяктан.

Гүя Илдар Юзеев Нинаның уйларын үзенең «Бер сүз саклыйм йөрәктә» шигыренә салган һәм аның хисләрен чагылдырган. Мондый фикерләрне Ф. Яруллин «Сүзләр», Д. Хөйруллин «Суз», Г. Моратовларның «Сүз тәме» шигырьләрендә очратырга була. Укып кына түгел, ә Сүзнең бөеклеген аңлап гыйбрәтләнергә була. Без үзебезне Сүзгә сакчыл булырга, Аңа ышанырга, табынырга өйрәтергә, Аның кодрәтен тоярга, «рәнҗешеннән» куркырга тиеш. Чөнки Кеше туганда да, шатлык-борчу килгәндә дә, яуга күтәрелгәндә дә, иң кадерлесен назлап иркәләгәндә дә, соңгы сулышын алганда да, иң мөһим сүзләрне әйтә. Шуңа күрә гомерне бушка уздырырга ярамый, һәрбер сүз дөньяга ямь алып килсен. Чөнки матур итеп сөйли белгән кешенең күңелендә дә матур теләкләр, башкаларга карата җылы мөнәсәбәт яши. Иншамны Й. Баласагунлының «Котадгу белен» поэмасыннан бер өзек белән тәмамлыйсым килә.

Тел белән сөйләнә кешенең сүзе,
Сүз яхшы булса, нурлана йөзе.

Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе

Укытучысы Л.И. Умнова.

Башым тубал. Ә тубалда сүзләр, Сүзләрнең бар төрле-төрлесе... Халык белән хаклык сүзе кебек Аерылмыйча яши торганы, Ике кулдай бер пар булганы.
Ф. Яруллин.

Сүзләр... Сүзләр!.. Минем туган телемдә − дөньяда тәүге тапкыр «Әннә», «әттә» дип әйттергән газизләрдән газиз Ана телемдә − нинди генә сүзләр юк... Серле дә, хикмәтле дә ул сүзләр... Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә бер ишеләре язгы ташкын кебек ургып агалар.

Сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Алар авыздан чыпчык булып очып чыга да кире әйләнеп кайтмый... Нәкъ менә җәядән атылган ук шикелле. Аларның кайберләре − усал сүзләр, явызлык булып, ә изге яхшы сүзләр, игелек булып, кире кайтучан.

Шуңа күрә халык «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − дип, юкка гына әйтмәгән.

Без гомер буе сүзләр белән аралашып яшибез. Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы...

«Язмыш − бик кызык бит ул: кешегә байлыкны өеп бирә дә, соңыннан, үкенгәндәй, кайбер нәрсәләрне кире ала башлый... Ул тазалыкны, максатка омтылучанлыкны, көчне, сәләтне, ярыйсы гына буй-сынны, коңгырт-кара маңгай күзләре өстенә тирәнгә карый белүче күңел күзләре биргән дә: «Тукта әле, бер кешегә күпкәрәк китте бугай бу», − дип, кайберләрен кире тартып алган һәм: «Болардан башка нишләр икән бу?» − дип читтән генә күзәтеп тора башлаган». (Ф. Яруллин)

Сүз − күңел көзгесе, ди халык. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә. Шагыйрьнең күңеленнән очкын булып чыккан һәр сүзе йөрәкләргә үтеп керә, битараф җаннарны уята.

Язучы һәр әсәре, шигыре аша ата-анага, туганнарга, табигатькә, бер-беребезгә карата миһербанлы, кешелекле, изге күңелле, шәфкатьле булып яшәргә өйрәтә. Ак кәгазь битенә язылган тылсымлы сүзләрне укыган саен укыйсы килә. Кат-кат укып, төрле мәгънә, бизәкләр табасың, үзеннән-үзе көй сорап торган, заман сугышын тоеп язылган сүзләр генә безне уйландыра, яңадан алып укырга мәҗбүр итә.

«Син әле кабынмаган ут,
Сине кабызасы бар», −

дип язган шагыйрь Ф. Яруллин, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итеп.

Үзенең шигырьләре белән башкалар күңеленә дә ут салырлык нинди көчле ялкын соң ул Ф. Яруллин?! Бу сорауга җавапны без «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендәге Фәнияр язмышы белән танышкач табабыз. «Җилкәннәр җилдә сынала» − нигездә, бер герой язмышына багышланган повесть. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр Фәнияр турында, аның фаҗигале язмышы, рәхимсез тормыш белән өзлексез көрәше турында сөйләнә. Фәнияр язмышы − Фәнис Яруллинның үз язмышы да. Телиме-юкмы, автор үз тормышы, үз хисләре, үз кичерешләре турында язарга мәҗбүр. Фәниярның батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, үҗәтлеге бездә ихтирам хисләре уята. Тән авыру булса да, җан сәламәт, йөрәк тулы хыял, күңел тулы өмет. Шушы хыял-өметләр очкын булып көйри, шигъри сүзләр булып ургылып, кәгазьгә төшүне сорый.

«Шагыйрьне шигырь коткара. Тормышта чишеп булмастай мәсьәләләр, авыр кичерешләр булганда, шигырь язсам, җиңеллек тоя башлыйм», − дип яза Фәнис абый. Көн саен, сәгать саен язмыш яңаклап торганда, күз яшьләреңне йөрәгеңә яшерә белү, башыңа ташлар яуганда да җаныңда йомшаклык саклау, күкрәгеңдә мәрхәмәт гөлләре үстерә алу сокланырлык батырлык түгелмени?!

Белмим, кайда җаным саклана?
Аптырыймын кайчак мин үзем.
Күрешергә дә яраксыз куллар
Нык тотканнар тормыш тезгенен...
Тоелса да мәңге сүнмәс күк,
Бер өзелер минем гомер дә.
Язмышларга буйсынмас җанны
Калдырасы иде шигырьдә...

Шигырь ул − шагыйрь күңеленең бер халәте, бер балкышы. Күңелнең тетрәнгән, тибрәнгән минутлары була. Шулчак шагыйрь, кәгазь-каләм алып, мөлдерәмә күңелен бушата. Иң беренче, образлар эзли, шулар аша кичерешләрен сурәтләп бирә.

Шагыйрь тормыштагы иң әһәмиятле вакыйгаларны үзенчә күрә, үзенчә тасвирлый. Аның иҗаты бай тематикасы белән аерылып тора. Ф. Яруллинны тормышның бөтен ягы да кызыксындыра. Ул җаны белән күзлеләрдән күбрәк күрә, аяклылардан күбрәк йөри, куллылардан күбрәк эшли, бервакытта да шәхси кайгысын бөтен ил, милләт кайгысыннан югары куймый.

Әдипне Туган ил, Туган җир мәсьәләсе даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.

Гомер буе куркып яшәдек без,
Бар нәрсәдән үлеп курыктык.
Гел калтырап яши торгач шулай,
Кеше икәнлекне оныттык, −

ди ул.

Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтең белән, телең белән горурланып яшәрг&#



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: