Шигырь. Что такое спорт.




С П О Р Т Л ЫТ А Т А Р С Т А Н

Алып баручы. Исәнмесез, Хәерле көннәр, дусларым. Сез беләсез инде быел, ягъни, 2020 елның 27 маенда Татарстан республикасы төзелгәнгә 100 ел. Мин горурланып әйтәм, Татарстан ул спортны сөюче, үстерүче, дөньяга танытучы республика. Без бүген менә шундый Татарстанның яңалыклары, уңышлары турында сөйләшербез. Әлбәттә, ул ярыш формасында үтәр. Әйдәгез, Салих Сәйдәшевнең данлыклы Совет Армиясе маршы астында уенчыларыбызны залга чакырабыз.

Музыка астында командалар залга керәләр. Әз генә почмак ясап кара-каршы басалар.

1 бала. Татарстан минем-туган җирем,

Халкым яши дус, тату,

Хезмәте белән мактаулы,

Эшчән, тырыш һәм матур.

2 бала. Физкультура, спорт белән,

Һәркем бездә дуслаша.

Теләсә, көчен күрсәтә,

Көрәшләрдә ярыша.

3 бала. 100 ел эчендә спортның

Дәрәҗәсе зур үсте.

Татарстан республикасы

Күпме Чемпион бирде.

4 бала. КАМАЗ белән бер танылса,

Татарстан дөньяга.

СПОРТ белән ярдәм итә,

Халыклар дуслыгына.

5 бала. “ О, Спорт, ты—мир,

Звучит по всей планете,

О, спорт, жизнь!»--

Поёт нам вольный ветер.

6 бала. Да, Спорт – это жизнь!

Это легкость движенья.

Спорт вызывает у всех уваженье.

Спорт продвигает всех вверх и вперед.

Бодрость, здоровье он всем придает.

СПОРТ ТУРЫНДА ҖЫР. М. Хөсәен сүз. Ф.Әхмәтов муз.

Белмибез ару-талуны, уйныйбыз зур дәрт белән.

Авырмыйбыз, чөнки яшьтән дуслаштык спорт белән!

Куш: Корыч чыныккан шикелле ялкында, утта

Үсәбез чыныгып шулай - спортта! Спортта!

Йөгерәбез, сикерәбез, тирән суда йөзәбез

Салкын кыштан зарланмыйбыз, эссе җәйгә түзәбез.

Кушымта:

Бик күңелле саф һавада футбол белән хоккей да

Кош кебек очып йөрибез боз өстендә конькида.

Кушымта.

Алып баручы. Балалар, инде хәзер Командаларның исемнәрен, девизларын белик.

1. Безнең команданың исеме “Ак барс”.

Девизыбыз. Җитез, кыю, көчле бул,

Сынатма син, алда бул.

2. Безнең команданың исеме “Рубин”.

Девизыбыз: Ераграк, биегерәк

Алга барырга кирәк.

Командалар

Алып баручы. Күрәм, ике команда да Татарстан спортчылары клубы белән үз исемнәрен бәйләгәннәр. Беренче уеныбыз. “Футбол” уйныйбыз. Һәрберегез менә шушы тупны, билгеләнгән урыннан, аяк белән тәгәрәтеп урап киләсез һәм иптәшегезгә бирәсез. Кайсы команда җитезрәк булыр? Ансын безнең жюрида утыручы хөкемдарларыбыз билгеләр. Алар: (Исемнәрен әйтә). Ярышны башлыйбыз, ә команданы, балалар, бергәләп бирәбез. Бер, ике, өч!

УЕН-ЭСТАФЕТА “ Футбол тубы тәгәрәтәбез”.

Алып баручы (Кулына алка “шайба” тоткан). Балалар, бу нәрсә, беләсезме? Әйе, бу шайба. Аны татар телендә “алка” диләр. Менә шушы алканы әнә тегендәге капкаларга кертергә кирәк. (Алдан дугалар куелган була). Ә алканы нәрсә белән йөртәбез?. Әйе. “клюшка”. Татарча бик матур имтеп кәшәкә таягы дип атала ул. Һәрбер уенчы бер омтылыш ясый, ягъни, бер тапкыр алканы шушы кәшәкә белән капкага ыргытырга тиеш. Кайсы команда кубрәк алка кертер икән?

УЕН-ЭСТАФЕТА “ ХОККЕЙ УЕНЫ”

Һәрбер уеннан соң хөкемдарлар нәтиҗәләрне әйтеп баралар.

Алып баручы. Хөрмәтле уенчылар, сез үз командаларыгызга ни өчен шундый исемнәр сайладыгыз? Безнең бик беләсе килә.

“Ак барс” уенчысы. Татарстанда хоккей клубы 1956 елда төзелгән. 1995 елдан ул “Ак барс” исемен йөртә. Барс җәнлеген без көчле, гадел, яклаучы символ итеп күз алдына китерәбез. Безнең “Ак барс” клубы да көчле командаларның берсе. Без аның уеннарын яратып карыйбыз.

Экранда балалар сөйләгәндә кадрлар күрсәтелә.

Алып баручы. “Ак барс”ларга рәхмәт, “Рубин” командасына сүз бирәбез.

“Рубин” командасы уенчысы “Рубин” футбол клубына 1958 елда Казан Авиация заводы җирлегендә нигез салына. Рубин- ул матур кызыл төстәге якут таш. Футбол сөючеләр арасында иң танылган клуб.

Алып баручы. Футбол турында сүз чыккач, мин әйтмичә булдыра алмыйм. 2018 елда безнең илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты була. Башкалабыз Казанда менә шушы “Казан-Арена” мәйданында 6 матч үткәрелә. Франция, Австралия, Иран, Колумбия, Польша, Испания, Германия, Корея футболчылары көч сынаша биредә. (Экранда кадрлар)

Бала. Җилдән җитез тимераяк,

Җилдән җитез туплар бар.

Кечкенәдән өйрәнәбез,

Бу уенга малайлар.

Футболчы Ринат Дасаев,

Һәм Руслан Нигматуллин,

Данис Зариповка кебекләр

Үсеп киләләр бүген.

Алып баручы. Спортта иң популяр сүз ул—“Алга”. Әйдәгез без дә алга барабыз.

Балалар, менә бу ике бинага карагыз әле, аның берсе баскетхолл, икенчесе, “Санкт-Петербург” исемен йөртүче волейбол үзәге. Алар икесе дә 2013 елда төзелгәннәр. Чөнки ул елда Казанда Ботендөнья студент-яшьләрнең 27 нче җәйге Универсиадасы була. 162 илдән спортчылар 27 төрле уенда көч сынашалар. Иң күп медальләрне Россия уенчылары ала. Хәзер без дә уйнап алабыз. (теннис ракеткасы белән тубын ала). Бу әйберләр белән нинди уен уйныйлар? Әйе, ТЕННИС. Без инде теннис уйнамабыз, ә шушы кечкенә тупны теннис калагына куеп, билгеләнгән урыннан йөгереп килербез.

УЕН-ЭСТАФЕТА. “ Теннис тубы белән”.

Алып баручы. Ә менә безнең гимнастиканы яратучы кызларыбыз туплар белән чыгыш ясыйлар.

Гимнастик чыгыш. Кызлар туплар белән бииләр.

7 бала чыга. Бер-бер артлы сөйлиләр.

Бала. Гаиләбез белән бергә

Телевизор карыйбыз.

Спорт ярышлары булса,

Берсен дә калдырмыйбыз.

Без карыйбыз биатлонны,

Ай-яй, кызу чабалар.

Ятып та, аннан басып та

Ничек туры аталар.

Фигуралы шуу булса.

Барлык эшемне ташлыйм.

Татар кызы Алинәне

Исләрем китеп карыйм.

Хур кызлары мени суда

Тамаша күрсәтәләр.

Тигез, матур хәрәкәтләр

Ничек әшли беләләр?

Кроль. Брасс, баттерфляй

Суда йөзү төрләре.

Бассейнга йөрим хәзер,

Өйрәнергә теләгем.

Спортчы җиңсә әгәр дә

Татарстан җиреннән,

Мин тагын да горурланам,

Мин тагын да сөенәм.

Менә шундый җанатарлар

Спортны сөючеләр,

Бәлки, әле үзләре дә

Зур спортка килерләр.

Алып баручы. Балалар, безнең җанатараларыбыз йөзү спортын да бик яраталар икән. Ә беләсезме, 2015 елда башкалабыз Казанда су спорты төрләре буенча Дөнья Чемпионаты булды. Экранга карап алыйк әле. 190 илдән 2500 спортчы катнашты бу ярышларда. (Әкранда ярышның төрле төрләреннән кадрлар). Бу чемпионатка бик югары дәрәҗә бирелде. Ә беләсезме, уеннар бит гел җитди генә булмый, шаян ярышлар да була. Менә шундыйларның берсе, без хәзер “балык каптырышлы уйныйбыз. Кармакларны бер-беребезгә биреп һәркем бер балык каптыра. Кайсы команда балык тотарга оста икән? Карыйк әле.

УЕН. “Балык каптыру”.

Бала. Мин кыш көне чаңгы шусам,

Җәй көне дә тик тормыйм,

Велосипедта, роликларда

Рәхәтләнеп мин йөрим.

Дусларым белән бергәләп,

Елгада су коенам.

Йөгерәбез, сикерәбез,

Шулай чыныгу алам.

Ә менә балык каптыру.

Җанга бирә рәхәтлек.

Су буенда ял итәсең,

Саф һава--сәламәтлек.

Алып баручы. Балалар. Ә минем хәзер сезнең спорт буенча белемнәрегезне тикшерәсем килә. Мин сораулар бирәм. Сез тиз генә, бер сүз белән җавапларын әйтегез. Кайсы команда кул күтәреп беренче җавап бирә, аңа очко языла. Киттек!

1. Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак. Каток)

2. Анда йөзәргә өйрәтәләр. (*бассейн)

3. Футболны нәрсә белән уйныйлар? (Туп)

4. Теннис уйный торган мәйдан? (Корт)

5. Ат узышлары кайда үтә? (Ипподром)

6. Хоккейда кем уйнымый? (куркаклар)

7. Татарның милли спорт ярышы? (Көрәш)

8. Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә бирәләр? (Медаль, кубок)

Алып баручы. Балалар, безнең спорт бәйрәмебез ахырына якынлаша. Без бүген уйнап кына калмадык, ә 100 еллык Татарстаныбызның бүгенге көнгә булган спорттагы үсешләре белән дә таныштык. Казанда гына түгел республикабызның барлык шәһәрләрендә, район үзәкләрендә бассейннар, боз сарайлары, бик күп спорт комплекслары эшли. Теләге булган һәр балага спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Уенның нәтиҗәләрен әйтер өчен сүзне.......бирәбез

Хөкемдар нәтиҗәне әйтә. Үзенең сүзен дә әйтә.

Алып баручы. Балалар, сез барыгыз ды булдырдыгыз, Молодцы. Спорт белән дус яшәрсез дип уйлыйм. Чөнки, спорт-Сәламәтлекнең нигезе.

Шигырь. Что такое спорт.

Что такое спорт?

Спорт-это жизнь.

Это лёгкость движения.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-03-12 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: