Кызык – мэхэк Хаерланамов Ильфир




Концерт «Язгы могжиза» 07.03.2019 ел

Бэйрэм буген музыка

РАМЗИ Хәерле кич, Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар, килгән кунаклар! Бүген без бирегә 8нче март, халык – ара хатын кызлар бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!

ИЛЬДАР Бүгенге матур яз бәйрәмендә ир-егетләребез үзләренең якыннарына бүләк эзләгәндә, хатын-кызлар ниндидер бер могжиза көтәләр.

РАМЗИ Ярый, әйдә, без дә үзебезнең бэлэки генә язгы могжизабызны башлап жибәрик..

Тиздән 8 нче март -
Хатын-кызлар бәйрәме.
Әйдәгез соң, егетләр,
Бәйрәм итик без дә әле.

Иртән иртүк уянып,
Тиз генә чәй кайнатыйк.
Бик мул өстәл әзерләп,
Иркәләп кенә уятыйк.

Ачыйк шампан шәрабын,
Коньякны әрмәннекен.
Күзен ачкач аңласын ул
Бүген бәйрәм икәнен.

ИЛЬДАР Өстәл уртасына куйыйк,
Бер букет матур чәчәк.
Мәтрүшкәле сөтле чәйгә
Булсын тәм-том һәм чәк-чәк.

Назлы сүзләр сөйли-сөйли
Иртәнге чәйне эчик.
Көне буе күгәрченнәр
Кебек гөрләшеп яшик.

Бер генә көн булса да,
Барысына да түзик.
Булыр бәлки күңелләре
Матур сүзләр гел тезик.

Шатлансыннар, куансыннар.
Алар бит моңа хаклы.
Көйләрен гел көйләп торсак,
Күңелләр булыр аклы.


РАМЗИ Хөрмәтле гүзәл затлар! Бугенге жырларыбыз,моннарыбыз тик сезнен очен генэ.

Баянистлар ансамбле

РАМЗИ И, хатын-кыз!

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр доньяда.

Искерсә дә жирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында.

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Котлау очен сузне Рахмангулов Вагиз В.бирэбез

ИЛЬДАР Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И, жаным, дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүтән көндә сине хөрмәтләүдә

Без, ир-атлар, бераз талымсыз.

Бүген исә рыцарь егетләрчә,

Кулларыңны үбеп сәлам бирә

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

СЕЗНЕН АЛДЫГЫЗДА егетлэр вокаль ансамбле «Татар кызлары матур»

РАМЗИ Алкышларыгыз өчен зур рәхмәт. Концертыбызны дәвам итәбез. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кызлар да жиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнәр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң ачык төсне тапканнар, тылсымлы планеталарга һәм күңелне жилкендереп янучы йолдызларга-- алар исемен биргәннәр. Бүген дә без, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз, матур сүзләр әйтәбез.

СКЕТЧ Зифин хэм Эрнест

РАМЗИ Прекрасный наш пол, сегодня ваш праздник! Вы осветили всю планету своей красотой, женственностью, нежностью и обаянием! Желаем вам наши любимые, прелестные, обворожительные дамы, оставаться всегда такими женственными, неотразимыми, нежными и ласковыми. Пусть в вашу жизнь придет чудо и волшебство, пусть самая заветная мечта исполниться, и пускай вас окружают самые любимые и преданные люди. Желаю вам наши милые женщины, любить и быть любимыми, быть независимыми, успешными и самодостаточными. Счастья вам дорогие женщины!

Волков Эдуарт

ИЛЬДАР Беләсезме, ә бит ир-атлар хатын-кызлар алдында зур бурычлылар. Бары тик бер мисал. Күптән түгел галимнәр чутлавынча, өйдә хатын-кыз бер ел эчендә тормыш көн кирәк-яраклары комбинаты эшләгән чаклы эш башкара. Шушы нәфис затлар 40 меңгә якын табак-савыт юалар.

Ул гына мени! Шуңа кушып ире, балалары, йә сәдәф тек, йә сүтелгән жиңне яма.

РАМЗИ. Эээй,_Ильдар, якыннарыңның сиңа яратып караган күзләрен күрсәң, болар барысыда вак-төяк булып кына күренәчәк.

Э бэйрэм конендэ хатын -кызларыбызга шундый кинэш

Бэйрэм конне түшәмгә генә төкереп,
Кырын ят син диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.

Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гөнаһ булыр аларга.

Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!

6.Хөрмәтле тамашачылар! Каршы алыгыз сезнен алдыгызда моннары жырлары белэн Рэвис Нурылгаянов

 

ИЛЬДАР Рәхмәт алкышларыгыз өчен.

Рамзи Фаизович син үзеңнең белгәнең белән бүлешмәссең микән?

РАМЗИ Бик теләп бүлешәм. Ә нәрсә турында?

ИЛЬДАР Еш кына безнең нәфис затлардан мондый сүз ишетергә була: Ах, чын ковалер, чын ир-егет, рыцарь!

Синеңчә чын ир-егетләр нинди булырга тиеш?

РАМЗИ Ой, Ильдар, син мине бик уңайсыз хәлдә калдырдың бит әле. Минемчә, чын ир-егет кеше һәрвакыт хатын-кызга карата ягымлы, әдәпле булырга тиеш. Комплемент ясый белергә дә тиеш дип уйлыйм мин.

 

ИЛЬДАР Син нәрсә, уйланып киттең?

РАМЗИ Уйлап торам әле, әйдә залда утырган апалардан сорыйбыз!?

ИЛЬДАР Әйдә.

- Сезнеңчә чын ир-егетләр нинди булырга тиеш?

- Э чын хатын – кызлар нинди булырга тиеш?

РАМЗИ Эй хатын –кызлар

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

7.. Жырлый Зарипов Ильгиз

ИЛЬДАР
Әни дә сез, апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!

Жырлый Гараев Рамзи

кызык – мэхэк Хаерланамов Ильфир



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-07-12 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: