МАРИ БИЮЕ. 4 кыз, 4 малай башкара.




Дурт кыз башкаруында башкорт биюе.

1алып бар. Афәрин, кызлар! Балалар, мин әле Башкорт халкының бер уенын беләм. Ул уен “Тирмә” дип атала. (Экранга күрсәтеп сөйли). Башкортстан республикасы бер яктан Татарстан белән чикләшсә, икенче яктан Европа белән Азияне аерып торган Урал тау буйларын колачлый. Башкорт далаларында халык менә шундый тирмәләрдә яшәгәннәр. Ә бала-чага, кайда да бала-чага. Алар бик уйнарга яратканнар.

УЕН”Тирмә”. 4 урындык куела. Алар өстенә башкорт бизәкләре төшерелгән зур яулыклар ябыла. Балалар башта 4төркемгә бүленеп кечкенә түгәрәкләрдә йөриләр, аннары зур түгәрәк ясыйлар. Башкорт биюенә хас хәрәкәтләр белән түгәрәктә бииләр. Музыка туктауга һәр төркем үзенең урындыгындагы яулыкны тота. 4 бала 4 почмактан, бишенче бала бармагы белән уртадан яулыкны өскә күтәрә. Бу тирмәнең “түбәсенә” ошап тора. Кайсы төркем “Тирмәне” беренче ясый. Нәтиҗәне Алып баручылар чыгара. Җыр “КАРАБАЙ” көенә башкарыла.

Түгәрәк, түгәрәк

Нинди матур түгәрәк.

Кечкенә түгәрәкләрдән

Ясыйбыз зур түгәрәк. (2 тапкыр)

2 алып бар. Балалар, башкорт милләте, безгә, татар милләтенә бик якын. Чөнки телебез охшаш, динебез бер, уртак гореф-гадәтләребез бар. Ике милләткә дә хезмәт итүче язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчыларыбыз бар. Ә башкорт халык герое Салават Юлаевны белмәгән кеше юктыр. Сез беләсез микән, башкорт халкының танылган шәхесләрен?

Балалар җавап бирәләр. Кунаклар тулыландыралар.

Шагыйрьләр: Мәҗит Гафури, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев...

Язучылар: Галимҗан Ибраһимов. Сәйфи Кудаш...

Композиторлар: Заһир Исмәгыйлев, Рим Хәсәнов...

Җырчылар: Мәгафур Хисмәтуллин, Айдар галимов...

1 алып бар. Әйдәгез, шушы урында Башкорт балаларының яраткан җыры “Тулпар атым”ны тыңлыйк. Аны малайлар башкара.

ҖЫР “ ТУЛПАР АТЫМ”

2 алып бар. Балалар, карагыз әле, безнең Наиләбез ничек матур киенгән.Нинди милләт киемендә икән ул? Сез ничек уйлыйсыз? Әйе, Наилә чуваш халык милләте киеменнән. Наилә, ә син нишләргә җыенасың?

Наилә. Апа, мин үземнең дус кызларым белән чуваш халык җырын башкарам.

2 алып бар. Рәхим итеп тыңлагыз, чуваш халык җыры “КАЙ-КАЙ, ИВАНА”. Акыллы, шат күңелле, эшчән чуваш егете Иван турында ул.

ҖЫР.Кай, кай, Ивана” 4 кыз җырлыйлар. Малай чыга.

Малай. Кызлар, ә мин чувашча көн исемнәрен беләм. Сөйләп күрсәтимме?

Кызлар. Күрсәт.

Малай. Тунти кун — (понедельник)
Ытлари кун —(вторник)
Юн кун —(среда)
Кеçнерни кун — (четверг)
Эрне кун — (пятница)
Шăмат кун — (суббота)
Вырсарни кун — (воскресенье)

Бу балалар утыралар. Тагын бер малай чыга.

Малай. Апа, ә мин көн исемнәрен мари телендә беләм. Тыңлагыз: шочмо (дүшәмбе), кужкыжмо (сишәмбе),

Вуркече (Чәршәмбе), изарня (пәнҗешәмбе),

Кугуарня (җомга), шуматкече (шимбә),

Рушарня (якшәмбе).

Алып бар. Рәхмәт, Азат! Балалар, сез беләсезме, марилар үз республикаларын Марий Эль-Мари иле дип йортәләр. Мари-эльнең башкаласын кем белә? Дөрес, Йошкар- Ола. Менә безнең арада мари балалары да бар, ахры. Сүзне Зөлфиягә бирәбез. Ул мари шагыйре Виктор Абукаевның “Йочасадыште” исемле шигырен сөйли. Тәрҗемәсе “балалар бакчасы” була.

ШИГЫРЬ. “Йочасадыште” В. Абукаев. Мари телендә.

Эрта кече да арня,

Эрта угыч рушарня.

Йочасадыш толына,

Икте-весым туслена.

--Коу виянгын?

--Коля, Толя!

--Коу чолгангын?

--Марина!

--Коу кугемын?

--Чыланат!

Вий-куат кулеш моткоч!

Да чолгалык лийже ток!

Лач тыге кугу лият,

Пашалан йорен кушкат.

Т Ә Р Җ Е М Ә С Е.

Көн үтә, атна бетә. Якшәмбе үтеп китә. Без киләбез бакчабызга бер-беребезне күрергә. –Кем иң көчле?—Коля,

Толя!--Кем күңелле?—Марина! --Кем зур ускән?—Барыбыз да! Безгә кирәк сәламәтлек Зур булып үсәр өчен! Киләчәктә туган илгә хезмәт итеп яшәр өчен!

1 алып бар. Ә хәзер Мари халык биюен карыйбыз.

МАРИ БИЮЕ. 4 кыз, 4 малай башкара.

Бер бала Вәсимә Хәйруллинаның “Күршеләр” шигырен сөйли.

Уң якта да күршеләр, Көн буена ничә тапкыр.

Сул якта да күршеләр. Сорашабыз хәл-әхвәл.

Безнең күршеләр барсы да Шатлык-кайгың уртаклаша

Менә дигән кешеләр. Күршеләрең иң әвәл.

Күрше кызы, малайлары

Туганнар кебек якын.

Безне өлкәннәр өйрәтә

Хакларга күрше хакын.

1 алып бар. Әй, күршеләр белән дус-тату яшәү үзе бер бәхет инде. Менә безнең бер күршеләребез—марилар. Кунаклар чакырсалар, матур итеп такмакларны җырлап та күрсәтәләр инде.

2 алып бар. (1 алып баручыга мөрәҗәгать итеп). Ул такмакларны безнең әти-әниләр дә кара-каршы җырлыйлар.

М А Р И Т А К М А К Л А Р Ы.

2 алып бар. Афәрин! Булдырдыгыз! Молодцы! Китми торыгыз, мари халкының “Ки-го-гок” дигән уенын өйрәтәм. Авылга казлар ауларга Бүре килгән. Ә ата каз бәбкәләрен җыйган да канатларын җилпи-җилпи аларны саклый һәм барысы да “ки-го-гок,ки-го-гок” дип кычкыралар. Бүре арттагы “бәбкәне” тотса, ул “Бүре” була. Менә Булатның әтисе Бүре була. (Маска бирә). Калганнар “бәбкәләр”—тезелеп бастык. Башладык!

УЕН. ” Ки-го-гок”. Башта әти-әниләр, аннары балалар уйныйлар.

1 алып бар. Балалар,безнең Татарстан республикасы Башкортстан, Чувашия, Марий Эль, Удмуртия, Мордовия республикалары белән чиктәш. Безнең халыкларыбыз бер-берсе белән дусларча, туганнарча аралашып яши. Без Россия иленең үзәгендә яшибез. Рус теле безне тагын да берләштерә. Руслар белән безнең дуслык борын-борыннан яшәп килә. Россия илендә без бер ата-ананың балалары кебек яшәвебез белән горурланабыз.

2 алып бар. Әйдәгез, малайлар башкаруында рус халык җыры “Во кузнице”ны тыңлыйк әле.

Рус халык җыры “Во кузнице». Малайлар башкара.

Бала. Очень любим мы танцевать,

И трепак, и барыню.

А сегодня мы покажем

Пляску-кадриль задорную.

ТҮГӘРӘКТӘ БИЮ, “КАДРИЛЬ”. Ярымтүгәрәктә калалар.

1 алып бар. Балалар, рус халык мәкальләрен искә төшерик әле. Сез мәкальнең башын әйтәсез, әти-әниләр ахырын.

УЕН. РУС ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ.

2 алып бар. Хөрмәтле кунаклар, балалар, бәйрәмебез ахырына якынлаша. Татар халкының тезмә биюләрен биесәк, бик урынлы булыр.

1 бала. Яшьләруенга җыелган,

Яңгырый шат көйләре.

Күңелләрне җилкендерә

Түгәрәк биюләре.

2 бала. Кул сугышлы, өчле, бишле,

Сигезле һәм күрешле.

Биисе килгәннәр өчен,

Биюләр бик күп төрле.

3 бала. Сез дә шулай безнең кебек

Түгәрәктә биегез.

Ничек күңелләргә рәхәт,

Үзегез дә белерсез.

Т А Т А Р Т Ү Г Ә Р Ә К Б И Ю Л Ә Р Е Н Н Ә Н Т Е З М Ә.

Балалар зур ярымтүгәрәккә басалар.

4 бала. Менә шулай бар милләтләр

Бик дус, тату яшиләр.

ТАТАРСТАН—үз йортыбыз,

Туган йортыбыз, диләр.

5 бала. Төрле телдә сөйләшсәк тә

Уйлар, хыяллар уртак.

Барыбыз да рәхәт яшәр,

Дус, тыныч, бердәм булсак.

ҖЫР. “Пусть всегда будет солнце». Җыр рус, татар, мари, чуваш телләрендә башкарыла.

Кушымта мари телендә:

Тек эре лийже кече,

Тек эре лийже кава.

Тек эре лийже авам.

Тек зре мый лиам.

Кушымта чуваш телендә:

Ялан ах пулдырь хевель,

Ялан ах пулдырь пелет.

Ялан ах пулдырь анне,

Ялан ах пулап әбә.

Искәрмә: Башка милләт телендәге чыгышларны өйрәнгәдә, сүзләрне дөрес әйтү өчен шул милләт вәкиле белән киңәшләшү кирәк.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-03-12 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: