Ялгышмасам, Барак шикелле?




БАРАК. Әйе, мин бу, язмыш мине бүген,

Туган якларыма китерде.

САРДАР. Ялган белән дучар иткән идең,

Син мине зинданга ябарга.

Фәрманны ишетеп килдең әллә,

Башны чапканнарын карарга?

БАРАК. Гомер буе шулай яшәдеңме?

САРДАР. Яшәмәдем, зиндан эчендә,

Ташта аунап, уйлап ятым гелән,

Нәрсә сәбәп булды үчеңә?

БАРАК. Исеңдәдер дип уйлаган идем,

Мондый очрашуны көтмәдем.

САРДАР. Нәрсә өчен күтәрдем мин моны,

Нигә шуны әйтеп китмәдең?

Унсигез ел кояш күрмәдем мин,

Унсигез ел шулай тилмердем.

Әйт син Барак, минем язмышымны,

Нинди уйлар белән җимердең?

Мин оныттым инде чәчәк исен,

Ат кешнәвен, кызлар көлүен.

Кылыч чыңнарын да, үлән дымын,

Яхшы булды менә килүең.

Тирә—якка карана.

Беркем дә юк, курыкмыйча сөйлә,

Кем урлады ханның гүзәлен?

Мин сөйми дә калдым, сөелмәдем,

Ә нахактан әрни йөрәгем.

БАРАК. Бер сәүдәгәрнең бик чибәр кызын,

Сөя идем мин ул чагында.

Ә ул сине генә сөйли иде,

Булган чакта минем янымда.

Шул көнчелек тартты җинаятькә,

Ул бит сине уйлап саташты.

Сине үзенә карату өчен,

Мине дә үгетләп маташты.

Әгәр белсәм, синең өчен аның,

Берни тормаганын ул чакта,

Безнең тормышларга киртә булып,

Килеп чыкмас иде бу хата.

САРДАР. Шундый намус белән тыныч кына,

Ничек яшәдең син, аңламыйм.

БАРАК. Яшәмәдем, кара көйдем, яндым,

Мин—күләгә сыман, алдамыйм.

САРДАР. Кайда булдың, монда нигә килдең,

Тагын нинди корбан юлыңда?

БАРАК. Әйтә алмыйм, минем гомерем дә,

Язмышым да хуҗам кулында.

Барак чыгып китә. Сардар ул киткән якка карап тора. Бераздан сакчылар белән Хан Һәм вәзир керәләр.

ХАН. Соңгы көне җитә бу явызның,

Ләкин серен ачмый Һаман да.

Моның кебек мәкер саклый торган,

Бер кеше дә юктыр каламда.

ВӘЗИР. Белеп тора башы чабыласын,

Бәлки, әйтер соңгы минутта?

Шул мизгелдә кеше түзми калмас,

Никадәрле явыз булып та.

Сардарга якын бара.

Синең алда олуг ханың тора,

Ник күргәч имисең башыңны?

Аңа әйтәсе сүзләрең юкмы?

Ишетәсе килә тавышыңны.

САРДАР. Онытмагандыр хан, мин бик яшьли,

Сугыш уенына керештем.

Үз—үземне аямыйча, күпме

Дошманнары белән көрәштем.

Мин абруйлы идем хан алдында,

Яралангач сугыш кырында.

Мин булырга тиеш идем мени,

Бүген менә шушы урында?

Минем күңел нахак сүздәнсынган,

Ярсу йөрәк инде гади таш.

Син белеп тор, вәзир, ирексездән,

Киселгәндә иелер минем баш.

ВӘЗИР. Ишетәсезме, ни ди олуг ханым,

Бу тәкәббер сезне санламый.

Ахыры ул чынлап, озакламый,

Башы киселәсен аңламый.

ХАН. Кайчандыр син кыю егет идең,

Атаң да гел данлы ир булды.

Ләкин бер эшләгән явызлыгың

Миңа бетми торган чир булды.

Гомерең аз калып бара инде,

Сөйләмичә китмә кабергә.

Минем гүзәл кызым синең кулдан,

Дучар булды нинди җәбергә?

Мин хан булып түгел, бүген синнән

Башны иеп сорыйм, үтенеп.

Бәлки син акылга килгәнсеңдер,

Кылган явызлыктан үкенеп?

Нәрсә булды минем кызым белән?

Аңла, зинҺар, ата күңелен.

САРДАР. Мин моңача сөйләгәнне Һаман,

Аңламыйсыз ялган түгелен.

Биткә төкерерлек гаебем юк,

Ә чынында мыскал чаклы да.

Тук кешегә ач кеше дус түгел,

Җәяүле дус түгел атлыга.

Әгәр кулда минем малым булса,

Атым булса менеп чабарга,

Бар дөньяны айкап чыгар идем,

Синең кызны эзләп табарга.

ВӘЗИР. Күрәсез хан, гаебен танымый,

Башын чапкач бетәр ялганы.

Язмыш белән килешергә кала,

Ходай эше инде калганы.

САРДАР. Ялгышасың, вәзир, иртә әле,

Тапшырырга Ходай кулына.

Бар эшләрен эщләп бетерергә

Кушкан Ходай җирдә колына.

Үзең үлгәчтән дә шушы җирдә,

Тагын да өч көнлек эш кала.

Намуслы ир китә, явыз кала,

Кара күңелендә үч кала.

ХАН. Синең сүзләрдән соң күңелемдә,

Икеләнү хисе уяна.

Мин зинданда ялгыш тоттыммыни

Сине, чыгармыйча дөньяга?

САРДАР. Әйе, миңа богау салдың ханым,

Сүзләренә карап Баракның.

Бер халыкча уйлап баксаң әгәр—

Бүреге яна, диләр каракның.

Ялганлады Барак, үзе качты,

Әнә шул хәл дәлил түгелме?

Ул явызны әле генә күрдем...

ВӘЗИР. Син баракны күрдең, бүгенме?

САРДАР. Әйе, күрдем Һәм сөйләшеп тордым,

ВӘЗИР. Ул ялганын сиңа ачтымы?

САРДАР. Әйе, ачты үләсемне белгәч...

ВӘЗИР. Аннан тагын чыгып качтымы?

САРДАР. Унсигез ел ышанмаган кебек,

Ышанмассыз миңа бүген дә.

Минем акылым саф, уем дөрес,

Кер дә, мәкер дә юк күңелдә.

ХАН. Ни әйтерсең Вәзир, бу дәлилгә?

ВӘЗИР. Исеме бар, тик юк җисеме.

Олуг ханым, ул котылу эзләп,

Хәйләгә тотынмас дисеңме?

ХАН (куаклыкка күзе төшеп).

Нинди сәер бер карт йөри анда?

ВӘЗИР. Хәзер беләм ханым, баш өсте!

Вәзир чыга. Хан Сардарга караштыргалап, йөреп тора.

ХАН. Әллә нигә күңелем тыныч түгел,

Сүзләреңдә хаклык бар төсле.

САРДАР. Әйе ханым, мине азат итсәң,

Барысы да ачыкланачак.

Минем башны чапсаң, теге явыз

Җәзасыннан качып калачак.

ХАН. Синнән башка да таптыра алам,

Әгәр телим икән—бер көндә!

Сардар көлә.

Ник көләсең?

САРДАР. Ханым, миннән башка

Таный алмый аны беркем дә!

Кагилны ияртеп Вәзир керә. Кагил, башын иеп, Ханны сәламли.

КАГИЛ. Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Түзем бирсен авыр чакларда!

ХАН. Ерак юлдан килгәнсең шикелле,

Ни ташлады безнең якларга?

КАГИЛ. Илдән илгә күчеп йөрим мин Хан,

Күрәзәлек минем бар эшем.

Кешеләргә җиңеллек китерәм,

Сөйләп бирәм гомер агышын.

Хан җанланып китә. «Хәзер ачыклыйбыз синең кемлегеңне» дигән шикелле Сардарга карап ала да, Кагилга якын бара.

ХАН. Күрәзәче дисең? Алай булса,

Сөйлә әле минем үткәнне.

КАГИЛ. Күреп торам Ханым, синең җирдә

Озак еллар газап чиккәнне.

Синең атаң бөек кеше булган,

Үзе ханлык иткән дәвердә.

Мәңге яши халык күңелендә,

Булса да ул үзе кабердә.

Ул васыятъ иткән үзеннән соң,

Сезгә, даҺи, ханлык итәргә.

Абыегыз ризалаша алмый

Мәҗбүр булган илдән китәргә.

Бик яратып өйләнгәнсез ханым,

Бахыр үлгән бала тапканда.

Кечкенә сабыйны явыз бер көч

Урлап киткән йоклап ятканда.

ХАН. Исәнме ул, шуны әйт син миңа,

Бердәнберем, газиз баламны,

Бу гөнаҺлы җирдә берәр вакыт,

Исән чакта күрә аламмы?

КАГИЛ. Кызың исән...

ХАН. Исән?!.

КАГИЛ. Әйе, исән.

ХАН. Кайда соң ул, алтын—көмешкә

Күмәм сине, калган гомерең дә

Бәйрәм булыр, уен көлеш тә...

КАГИЛ. Ләкин язмыш сынау куйган сезгә...

ХАН. Нинди сынау, аңлат, әзер мин!

КАГИЛ. Язмышка язылган күрәчәкне

Сөйләп бирәм сезгә хәзер мин.

ХАН. Тизрәк сөйлә, тизрәк, кызым өчен,

Утка керергә дә курыкмам.

КАГИЛ. Ә язмыш ул гел авырлык кына

Әзерләми, шуны онытмаң!

Ә бу исә сезгә шатлык булыр,

Матур тормыш дәвам итәргә.

Кайгы күлмәген салып ташларга

Күп калмаган инде көтәргә.

Бер урманда бер гүзәл кыз яши,

Яшьли үлгән ата—анасы.

Ул хайваннар, кошлар телен белә,

Булса да бер кеше баласы.

Аның атасын аю үтергән,

Анасы да үлгән сагыштан.

Күрәсең, алар фани дөньяда

Аз вакытка гына кавышкан.

Аны үстергән туганы бик карт,

Гомеренең соңгы чигендә.

Ялгыз яши алмас инде бахыр,

Урман, кошлар, җәнлек илендә.

Урман кызын хатынлыкка алып,

Сүз бирсәгез гомер итәргә,

Туй узгач та сөйгән кызыгызны

Бер генә көн калыр көтәргә.

Хан уйга кала. Башта сынап Кагилга карап тора. Аннан Сардар янына бара. Йөрәген шом басып Кагилгә борыла.

ХАН. Бу егетнең гаебе юкмыни,

Унсигез ел бит ул тоткында.

КАГИЛ. Бер гаепсез кеше минем алда,

Мәкер, ялган, үч тә юк монда.

ХАН. Алай булса, минем кызым кайда,

Ничек яши, кемнәр кулында?

КАГИЛ. Мин бары тик шуны әйтә алам,

Ул гүзәл кыз—кайтыр юлында.

Язмышка язганны үтәсәгез,

Ходай шәфкатеннән калдырмас.

Йөрәгегез мәңге тыныч тибәр,

Сагыш уты бүтән яндырмас.

ХАН. Мин өйләнергә тиеш кыз кайда,

Аны ничек итеп күрергә?

КАГИЛ. Аны эзләп вакыт уздырмагыз,

Кирәк түгел барып йөрергә.

Ул иртәгә үзе килеп чыгар,

Ышан ханым, шушы урынга.

Күрәчәкне күрми үлеп булмый,

Күпләр сөйли шуның турында.

ХАН. Ә шулай да кызым табылганчы

Сардар богавыннан арынмас.

КАГИЛ. Борчылма, олуг хан, гүзәл кызың,

Өйләнмәсәң генә табылмас.

ХАН. Мин, ханбикә үлгәч, кыз югалгач

Бер гүзәлгә дә күз салмадым.

Яшьлегемдә шашып йөргән кебек,

Сөю уты белән янмадым.

Язмышымда шулай язган икән,

Өйләнергә әзер бүгеннән!

КАГИЛ. Шуның белән ханым, котылырсың,

Тормышыңның авыр йөгеннән.

Амин!

ХАН. Амин!

ВӘЗИР. Амин!

САКЧЫЛАР. Амин! Амин!

 

2.

Шул ук күренеш. Иртә белән. Мәйдан буш. Барак белән Айзара керәләр.

БАРАК. Килеп җиттек, әнә хан сарае,

Синең йортың хәзер шушында.

Бүгенге көннән соң минем йөрәк

Күкрәгемдә түгел, учымда.

Төшеп китәр дә ватылыр сыман,

Меңәр кисәкләргә бүленеп.

Мин күрәсең, акылны югалтып,

Буй җитмәскә йөрим үрелеп.

АЙЗАРА. Нәрсә булды сиңа кинәт кенә,

Сагыш галәмәте йөзеңдә.

БАРАК. Гомерем белән хушлашкан сыман,

Бер хис сизәм бүген үземдә.

АЙЗАРА. Мин табиплык остасы, ничек тә

Сиңа ярдәм итә аламмы?

БАРАК. Хәтта Ходай үзе тотынса да

Ямый алмас иде ярамны.

Сөю уты минем йөрәгемдә,

Булмый инде аны сүндереп.

Минем белән бу яктан качарга

Булса әгәр сине күндереп,

Ия булыр идем мин мәңгегә,

Күңелем көткән олы бәхеткә.

Алыштырмас идем аны хәтта

Сарай эчендәге тәхеткә.

Мин ачарга батырчылык иттем,

Ниләр йөргәнлеген уемда.

Хәзер сайла, тик ашыкмый гына,

Киләчәгем синең кулыңда.

АЙЗАРА. Миңа катгый карар чыгарылды,

Монда килергә Һәм калырга.

Батырчылык итә алмыйм инде

Үз сүземне кире алырга.

БАРАК. Хуш алайса, миңа язылгандыр,

Тормышның иң авыр газабы.

Бәлки сине дә сагышка күмәр,

Язмыш уенының азагы.

Барак башын иеп чыгып китә.

АЙЗАРА. Мин нишләргә тиеш инде хәзер,

Кемгә барып нәрсә әйтергә?

Хан янына бар, ул көтә дигән

Сәер сүзләр генә хәтердә.

Кемнәр килә анда? Нинди усал,

Богау салган бахыр егеткә?

Айзара куаклар арасына яшеренә. Сакчылар Сардарны алып керәләр. Калкулыкка алып менәләр дә бәйләп куялар. Сакчылар чыгып китәләр. Айзара урыныннан кузгалырга шикләнеп тора. Ана керә, кулында төенчек. Ана Сардарны күреп кулларын алга суза, урыныннан кузгала алмый тора.

АНА. Балам минем, йокылардан калып,

Очрашуны уйлап тилмердем.

Күзләреңә тутырып карар өчен,

Сизә идем бер көн килерен.

САРДАР. Газиз анам! Күпме теләдем мин,

Тик бер генә сине күрергә!

Сабай чакларымда иркәләгән,

Изге кулларыңны үбәргә.

Язмыш безнең якка борыла ахыры,

КаҺәрле бер чоры үтелде.

Инде өмет сүнде дигән чакта,

Очрашырга рөхсәт ителде.

Ана әкерен генә калкулыкка менә, төенчеген куя да улын кочаклый.

АНА. Насыйп булган икән бер күрергә

Күзләремнең нуры беткәнче.

Тормышымның соңгы сукмагында

Кабер бусагасы җиткәнче.

Төенчеген чишеп җимешләр ала.

Мин җимешләр алып килдем сиңа,

Аша, улым, минем күз нурым!

Аңа җимещләр каптыра.

Бу тормышта минем бер моңым бар,

Күңелемдә яши үз җырым.

Аның ҺҺәр юлында синең исем,

Карашларың яши моңында.

Ана күңеле бик сизгер була,

Бер гаеп юк минем улымда.

САРДАР. Газиз анам! Минем гаебем юк,

Ышанганың өчен сөенәм.

Коточкыч бер мәкер аркасында

Ялгыз калганыңа көенәм.

Минем атам исән түгелмени,

Ник килмәде минем янга ул?

АНА. Балам, йөгреп килгән булыр иде,

Синең белән бер зинданда ул.

САРДАР. Бу кадәрен үк көтмәгән идем,

Күпме кайгы салды явызлык!

Тормыш бозучыга озакламый,

Кидерерләр, бәлки, авызлык.

Күрәзәче булып китте монда,

Киләчәкне әйтте ул ханга.

Дөрес булса, без тик газап күреп

Яшәргә килмәгән җиҺанга.

Кош Һәм җәнлек телен белгән кызга

Ул өйләнсә, кызы табыла.

Кулым белән ярдәм итә алмыйм,

Язмышка күңелем ялына.

Күрәзәче дөрес әйткән булса,

Якын миңа ирек мизгеле.

Соңгы көнгә чаклы рәхмәт белән,

Искә алыр идем изгене.

АЙЗАРА(үзалдына). Минем турыда сөйли түгелме,

Күңелем дә шуны сизенә.

Менә нигә китергәннәр икән,

Бүген мине ханның иленә.

Ике сакчы керә.

САКЧЫ. Озакламый монда Хан киләчәк,

Сиңа инде вакыт китәргә.

АНА (теләмичә генә баласының кочагыннан аерыла).

Сау бул, улым, инде рөхсәт булгач,

Мин килермен тагын иртәгә.

САРДАР. Мин көтәрмен анам! Газиз анам!

Сакчылар ананы алып чыгып китәләр. Яшеренгән урыныннан Айзара чыга. Ул Сардар каршына бара.

АЙЗАРА. Нинди мәрхәмәтсез затлар сине

Төшерделәр шундый хурлыкка?

САРДАР. Кайберәүләр үз халәте өчен,

Оста була ялган, бурлыкка.

Ә андыйлар кеше өчен янмый,

Оят, намус саклап тормыйлар.

Башкаларның малын гына түгел,

Бәхетен дә тотып урлыйлар.

Минем язмышны белмәгәннәр юк,

Син, гүзәл кыз, кайсы яклардан?

АЙЗАРА. Нәрсә әйтим, берни сакланмаган,

Күңелемдә бала чаклардан.

Ата—анам яшьли дөнья куйган,

Яшәдем гел урман эчендә.

Җәнлек, кошлар телен үз телемдәй

Яхшы беләм шуның өчен дә.

САРДАР. Һай гүзәлем, шушы сүзең белән,

Җылы өрдең каткан күңелгә.

Күрәзәче әйтеп биргән иде,

Синең килереңне бүгенгә.

АЙЗАРА. Әйе, күңел өчен күп кирәкми,

Җылы караш җитә җан өчен.

Димәк, мине монда китергәннәр,

Бары бер уй белән—Хан өчен?

САРДАР. Әйе, гүзәл, синең язмышыңда,

Өлешеңә тигән көмешең.

АЙЗАРА. Ә нигә башкалар хәл итәләр,

Минем яралганны кем өчен?

САРДАР. Безнең гасыр шундый, ханнан узып,

Гомер сайлый торган ызгыш юк.

Кеше гомере язмышка бәйләнгән,

Ә язмыштан инде узмыш юк.

АЙЗАРА. Әгәр миңа ул хан ошамаса,

Гел сагышта гомер итимме?

Күңел якын итмәгән тормыштан

Әллә качып кына китимме?

САРДАР. Минем күңелемә җылы өргәч,

Качып китсәң туган ягыңа,

Аннан ханның кызы табылмаса,

Минем генә башым чабыла.

Унсигез ел зиндандагы атам,

Гомер буе шунда калачак.

Сагыш уты йотып кипкән анам,

Көзге яфрак кебек яначак.

Әй гүзәл кыз, син сайларга хаклы,

Үз тиңеңне тормыш юлында.

Шуны да бел, башка чарабыз юк,

Безнең язмыш синең кулыңда.

АЙЗАРА. Ә сезнең хан бик карт, бик ямьсезме?

САРДАР. Хәзер аны үзең күрерсең.

Ә хатыны булсаң, гомер буе

Ләззәт диңгезендә йөзәрсең.

АЙЗАРА. Яратмасам, ул диңгездә йөзү

Минем өчен язмыш ачысы.

Андый диңгезгә тиң булмас иде,

Чын бәхетнең хәтта тамчысы.

Сакчылары белән Хан Һәм Вәзир керәләр.

ВӘЗИР. Күрәсезме, ханым, гүзәл бер кыз,

Күрәзәче әйткән түгелме?

ХАН. Күрәм, Вәзир, кинәт әллә нәрсә,

Ымсындырды минем күңелне.

Кинәт кенә, аның янына мин,

Канатланып, килә очасым.

Чәчләреннән иркәлисем килә,

АҺ, бик килә назлап кочасым!

Тетрәтмәгән иде бер гүзәл дә,

Унсигез ел минем йөрәкне.

ВӘЗИР. Ни эшләргә кирәклеген ханым,

Күрәзәче безгә өйрәтте.

Алар Айзарага якынлашалар. Аларны күреп, кыз куркып, читкә ашыга.

ХАН. Тукта гүзәл, кая ашыгасың?

Ханга сәлам бирмәү килешми!

АЙЗАРА. Гафу итең, шулай килеп чыкты,

Ялгыш үз—үземне белешми.

Мин кешеләр белән аралашмый,

Яшәп үстеп урман эчендә.

Очар кошлар, җәнлекләрнең телен

Яхшы беләм шуның өчен дә.

Кешеләрнең кыргый икәнлеген

Бүген менә белдем таң белән.

 

Күк астында ничек гомер итеп

Була икән усал җан белән?

ХАН. Күреп торам нинди икәнеңне,

Син үскәнсең булыр иркәдә.

Мондый сүзләр өчен бүтән башлар

Күптән йөрмәс иде җилкәдә.

Ләкин сиңа гына рөхсәт итәм,

Ни теләсәң, шуны сөйләргә.

Кайда теләсәң, шунда йөрергә,

Күңелең яткан җырны көйләргә.

Әгәр кирәк булса, бармак селкеп,

Кыенсынып тормый бир әмер.

Синең бар телгең шул мизгелдә

Минем теләгемдәй үтәлер.

АЙЗАРА. Зурлап каршы алган өчен рәхмәт,

Ә сез усал түгел шикелле.

Йөзегез дә миңа бик—бик ошый,

Күзегез нурлы, бар да сөйкемле.

Кирәге булмаса миңа әгәр,

Ялынып сорауларның үгетнең.

Салдырыгыз минем күз алдында

Богауларын шушы егетнең!

САРДАР. ЗинҺҺар өчен, зинҺар, кирәк түгел!

АЙЗАРА. Сиңа ирек кирәк түгелме?

САРДАР. Әгәр атамны азат итсәләр,

Миңа булыр иде күңелле.

Әгәр мөмкин булса үз иркемне,

Аңа бүләк итәм, Олуг Хан.

Инде шуннан үлгән чагында да,

Тыныч булыр иде минем җан.

ХАН. Ни хәл итим, минем карар шундый,

Кабул итәм синең бу шартны.

Сардар үз иреген бүләк итте,

Алып килең монда ул картны!

Ике сакчы аның боерыгын үтәргә ашыгып чыгып китәләр.

АЙЗАРА. Ә егетне коткарып булмыймы?

ХАН. Бу егеттә минем шигем бар.

Син белергә тиеш, кайвакытта

Кылган гамәлнең дә чиге бар.

Күрәзәче дөрес әйткән булса,

Тиздән минем кызым табылыр.

Шул ук көнне фәрман көтеп тормый,

Сардар богавыфннан арыныр.

Унсигез ел кайгы йоттым мин дә,

Сагыш кырыслатты, тилертте.

Сөекле кызымны табарга дип,

Хыял газабында тилмертте.

Инде менә өмет уянды да,

Күңелемдә давыл басыла.

Шатлык көне җитәчәген шәйләп,

Кайгы баскан зиҺенем ачыла.

Сөйлә әле үзең турында син,

Мин күбрәк килә беләсем.

АЙЗАРА. Минем өчен көтелмәгән хәл бу,

Килә бераз хәтта көләсем.

Кайгыларны күреп торып кына,

Аннан минем күңел тыела.

Тик шунда ук кешеләр газабы

Минем йөрәгемә уела.

Язмыш шулай булган, мин үскәндә

Ата—ана назы күрмәдем.

Мин сөйләштем җәнлек, кошлар белән,

Иркәләдем урман гөлләрен.

Мин өйрәндем бик күп үләннәрнең

Күп чирләргә дәва булуын.

Кешеләргә кирәк булды микән,

Шуның өчен җирдә тууым?

ХАН. Сөенергә кирәк, җиҺан үзе

Сайлап биргән андый дәрескә.

Сулган күңелемә дә җан өрдең,

Гади кыз түгел син, фәрештә.

Исемең ничек гүзәл?

АЙЗАРА. Исемем—Гүзәл.

ХАН. Исең китәрлек!

Ходай биргән шушы могҗизаны,

Яшәү өчен зур көч итәрлек.

Гүзәлләрнең дә гүзәле бит син,

Исемеңнән артык җисемең!

Рәхим итеп атла сараема,

Изгелек белән ач ишеген!

Сакчылар Сардарның атасын алып керәләр.

САКЧЫ. Әмерегез үтәлде Олуг Хан!

ХАН. Йә коч инде картлач улыңны.

Ирек алып тәмамларга язган,

Дөньялыкта тормыш юлыңны.

Хан Айзараны җитәкләп сарайга карап китә. Аңа Вәзир ҺҺәм сакчылар иярәләр. Карт әкерен генә улы янына бара. Озак кына карап тора.

АТА. Бу көнне дә күрәсе бар икән!

Ата улын кочаклап тынып кала.

САРДАР. Мин иреккә тиздән чыгармын,

Син көт, атам!

АТА. Көтәм, көтәм, улым,

Аңа чаклы гына чыдармын.

САРДАР. Минем янга анам килгән иде.

АТА. Анаң исән, нинди куаныч!

САРДАР. Атам, мин дә моннан котылырмын,

Син кайт тизрәк, алсын юаныч.

Газиз анам сине күрү белән,

Йөрәгендә яшәү терелер.

Бу газапларның да очы чыгар,

Кырын эшнең колы беленер.

АТА. Ярый, улым, анаңны күрәм дә,

Икәү бергә килеп җитәрбез.

Шушы куанычның очкынын да,

Зур ялкынлы шатлык итәрбез.

Ата, бәхетле елмаеп, улына борылып карый—карый чыгып китә. Кагил керә Һәм Хан киткән якка карап тора.

КАГИЛ. Син хан булган идең мине узып,

Гомерең үтә ләкин кайгыда.

Абыеңның тапкыр икәнлеген,

Күр тормыш дигән бу бәйгедә.

Шушы көнне күрер өчен генә,

Мин яшәдем җирдә хатынсыз.

Үз кызыңны хатынлыкка алгач,

Тормыш җырың бетәр, акылсыз.

 

П Ә Р Д Ә.

 

 

И К Е Н Ч Е П Ә Р Д Ә.

3.

Шунда ук. Сәхнә буш. Айзара белән аны озатып йөрүче ике кыз керәләр.

АЙЗАРА. Мин урманда үскәч Һаман саен,

Агачларны килә күрәсем.

Сезнең дөнья гаҗәп, бүген менә,

Минем шуны килә беләсем...

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Сора гына, синең Һәр сүзеңне

Без үтәргә әзер, ханбикә.

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Синең якын сердәшләрең булып,

Хезмәт итәчәкбез, ханбикә.

АЙЗАРА(үртәлеп). Сез вакыйгаларны ашыктырып,

Миннән иртә хатын ясамаң.

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Ә теләсәң, мин үз ханыбызның,

Бүген сиңа серен ачалам.

АЙЗАРА. Серле ханмыни ул?

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Күреп торам,

Бер дә гади кеше түгелен.

Ә серенә төшенә алсаң әгәр,

Аңлап була аның күңелен.

Йә, әйтегез, шушы көнгә чаклы,

Нигә өйләнмәгән ханыбыз?

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Димәк, безнең ханны эретерлек

Җылы бирә алмый җаныбыз.

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Мин бервакыт Олуг ханыбызның

Йокы бүлмәсенә эләктем.

АҺ, белсәгез иде шул вакытта

Ничек типкәнлеген йөрәкнең!

Барып кергәч сөйгән хатынының

Матур сүрәтенә юлыктым.

Тере кеше сыман басып тора,

Саташам дип башта курыктым.

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Ишеттем мин ул сүрәт турында,

Һәр көн иртә белән, уянып,

Шул сүрәттән аерыла алмый,

Озак күзәткән Хан юанып.

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Шунысы хак, ул да бервакытны,

Кавышуга өмет өзмәгән.

Ул бары тик гүзәл хатынына

Охшаш булган кызны эзләгән.

АЙЗАРА. Ә мин аңа әллә охшаганмы?

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Әйтерсең лә игезәк сыңары!

АЙЗАРА. Бәлки шаяртасың гынадыр син,

Көлеп сөйләвеңдер бу бары?

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Юк, акыллым, шул охшашлык белән,

Бәхетле син, сөен, канатлан!

Унсигез ел ялгыз яшәгән Хан

Күрү белән сине яраткан.

Ә теләсә, беләсеңме, җаным,

Барлык кызлар аның иркендә.

Тик моңарчы әле Хан йөрәген

Яулап алалмады беркем дә.

Оялмыйча әйтәм, ул теләсә,

Шул мизгелдә аңа әзермен.

Тик авыз ачарга ирек бирми,

Чибәр кызы безнең вәзирнең.

АЙЗАРА. Шулкадәрле нык ярата мыни?

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Әле аңа гына түзәрлек.

Ләкин аңа Ходай насыйп иткән,

Сөйләп бирә алмас гүзәллек.

АЙЗАРА(уйланып). Аның йөрәгенә юл тапмаган,

Шулкадәрле гүзәл булып та...

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Үлгән ханбикәгә охшамаган,

Әнә шул турыда онытма.

Ә син нидер сорамакчы идең...

АЙЗАРА. Бу бакчада шундый матурлык!

Төннәрен дә, өйдә йокламыйча,

Кошлар җырын тыңлап ятырлык.

Тик менә бу палач мәйданына

Карап торсаң бетә сабырлык.

Әйтерсең лә махсус ясатылган,

Җәннәт уртасына каберлек.

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Хан зур фәрман игълан иткән чакта,

Бөтен халык монда агыла.

АЙЗАРА. Һәм шунда ук кемнедер асалар,

Йә булмаса, башы чабыла.

Каны чәчрәп кала чәчәкләргә,

Шунда ничек тыныч йөрергә?

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Мин дөресен әйтәм хәзер сиңа,

Бик теләсәң аны белергә.

Элек шулай булган, хәзер инде,

Бер истәлек булып санала.

Безнең хан да халык арасында

Иң гадел хан булып санала.

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Аңламадың әллә эчтәлеген,

Хан яздырган яңа фәрманның?

Әгәр аның кызы табылмаса,

Башы киселәчәк Сардарның.

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Яшереник куак арасына,

Вәзир кызы белән килә Хан...

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Әйдә, әнә тагын, гадәтенчә,

Нидер укый аңа ГөлҗиҺан.

Кызлар куаклар арасына кереп китәләр. Хан белән ГөлҗиҺан керәләр. ГөлҗиҺанның кулында китап. Ул укый.

ГӨЛҖИҺАН. Сугыш Һаман кыза барган саен,

Сирәкләнә ханның гаскәре...

ГөлҗиҺан укудан туктый да Ханны күзәтә. Ә Хан исә, аның турында бөтенләй онытып тирә—якны күзәтә.

Уегызда бүген китап түгел,

Нәрсә икәнлеген мин беләм...

ХАН. Ә, ни дидең?.. Бик игътибар белән,

Тыңлыйм сине, укы гөлгенәм.

ГӨЛҖИҺАН. Мин гөл түгел сезгә, шулай булса,

Бер наз булыр иде бүләккә.

Кая ул наз, җылы бер карашның

Очкыны да юк бу йөрәккә.

ХАН. Әллә ниләр сөйлисең, ГөлҗиҺан,

Син мактаулы минем илемдә.

Ханны юатучы дигән исем

Яшәп килә халык телендә.

ГӨЛҖИҺАН. Ханны яратучы дигәне дә,

Ишетелмәдеме халыктан?

ХАН. Дөресен әйтәм, гомер буена мин,

Китап укуыңнан ялыкмам.

ГӨЛҖИҺАН. Шулгынамы минем өлешемә,

Ут эчендә дөрли йөрәгем...

ХАН. Белсәм иде, синең йөрәгеңә

Тәгаен бер дәва кирәген...

ГӨЛҖИҺАН. Монысы көлү! Хисләремне белеп,

Күреп торып көлү—аяныч...

Булыр идем шушы тормышыңда

Мин иң ышанычлы таяныч.

ХАН. Менә, менә шуның өчен дә син,

Һәрчак минем янда гүзәлем!

ГӨЛҖИҺАН. Теге кызга бик тиз гашыйк булдың,

Шуны уйлап өзелә үзәгем.

ХАН. Ә... Ул кызмы? Күрәзәче әйткәч,

Өйләнмичә мөмкин дисеңме?

ГӨЛҖИҺАН. Аңа өйләнгәч мин ят булырмын,

Онытырсыз хәтта исемне.

ХАН. Юк, онытмам, аның белән бергә,

Китап укуыңны тыңлармын.

ГӨЛҖИҺАН. Тик мин генә инде ул вакытта,

Үзем көткән назга соңлармын.

ХАН. Кайда йөриләр икән соң алар?

Хан куаклар арасына кереп китә. ГөлҗиҺан шунда карап, уйланып тора.

ГӨЛҖИҺАН. Гади малай сыман гашыйк булган,

Сөюенең чиге күренми.

Бер кабынган сөю мәңге яна,

Язмыш давылында сүрелми.

Үз эчемә йотып сагышымны,

Мәңге ялгыз торып калышым.

Тик саргаеп кибәсемне беләм,

Ишетмичә торсам тавышын.

Аларның бәхетен күреп тору,

Газап кына булыр үземә.

Башка илгә китсәм яхшы булыр,

Күренмәсәм аның күзенә.

Нинди көчләр белән яраттым мин?

Яшь егетләр күпме тирәмдә!

Аңлый алмыйм, сөю дигәненең

Фәлсәфәсе, димәк, тирәндә.

ГөлҗиҺан китә. Сакчылар Сардарны алып керәләр Һәм шул ук урынга бәйләп куялар. Сакчылар чыгып киткәч, кызлар белән Айзара керә.

АЙЗАРА Йөрәгемне әрнетә карашы,

Ул гөнаҺсыз, күңелем сизенә.

Ни өчендер үзем гаепле күк,

Туры карый алмыйм йөзенә.

БЕРЕНЧЕ КЫЗ. Ә аны гаепле түгел диләр,

Үзе чибәр, үзе сөйкемле.

ГөнаҺлы дөньяга карар өчен,

Әкияттән чыккан шикелле.

АЙЗАРА. Сез китегез кызлар, ә мин калам,

Озак тормам, хәзер кайтырмын.

ИКЕНЧЕ КЫЗ. Йөрәгенә яра сала күрмә,

Яшьли харап булган батырның.

Кызлар китәләр, Айзара Сардарга якын бара.

САРДАР. Тагын мине кызганып килдеңме?

АЙЗАРА. Аңлыйм, егет, сиңа авырдыр.

Ышан ләкин, шушы газапларың

Бер төш кенә булып калыр бер.

САРДАР. Кайчан килеп җитә әле ул көн!

АЙЗАРА. Үз хәлемне ничек аңлатыйм?

Мин хатыны булам, ә шулай да

Мин бит аны егет, яратмыйм!

САРДАР. Алай булса, минем өчен генә

Барма гүзәл, андый корбанга.

Күңел теләгәнеңне сайлап ал,

Соңга калмый, башка юл барда.

АЙЗАРА. Башка юлын күрмим киләчәкнең,

Күңел генә никтер шомлана.

САРДАР. Бәхетеңнең ул түгелен сизсәң,

Күрәзәче сүзен тыңлама.

АЙЗАРА. Ул чагында сиңа нәрсә булыр?

САРДАР. Мин богауга инде күнеккән.

Нәрсә көтеп була киләчәктә

Ярым тере, ярым үлектән?

Яшьлегемнең матур чагы үтте,

Зиндан ташларына күмелде.

Хисләремнең иң сафлары шунда,

Кара сагыш булып түгелде.

Син яшь әле, җиде ел уйлап та,

Иң дөрес бер юлдан китәрлек.

Минем язмыш лаек дисеңмени,

Сине шуңа корбан итәрлек?

Юк, гүзәлкәй, Һәрбер кеше хаклы,

Үз бәхетен эзләп табарга.

Язмыш шулай кушкан, миңа кала

Соңгы көннәремне санарга.

АЙЗАРА. Ә син мине башта, онытмасаң,

Болай итеп каршы алмадың.

САРДАР. Ирек исен сизеп ашыкканмын,

Ялгышканмын, шуны аңладым.

АЙЗАРА. Күрәзәче сүзе дөрес булса,

Буйсынырга кала бу эшкә.

Син богаудан котылырга тиеш,

Шул язгандыр минем өлешкә.

Мин хәзер үк ханны күреп әйтәм,

Әзерләнсен туйга бүгеннән.

Соңгы сүзем итеп әйтәм моны,

Һәм сүземнән кире чигенмәм.

Айзара китә. Инде чыгып китәм бигәндә каршысына Барак очрый.

БАРАК. НиҺаять, мин сине күрә алдым,

Күңел елый, кара көйдем, яндым...

АЙЗАРА. Газап өчен монда китергәнсез,

Аерып мине туган ягымнан.

Күрәсеңме әнә бер егетне,

Кулларына богау салынган.

Бер карашы белән сихерләде,

Аңа гына тарта күңелем.

Белеп торам, ләкин аның белән

Бергә булу мөмкин түгелен.

Бүгеннән үк туйны ашыктырам,

Тик изгелек минем канымда.

Хәтта җанымны да бирер идем,

Аның өчен кирәк чагында.

Аны сөеп, Ханга хатын булам,

Хәзер үзем газап эчендә.

Кеше булса, ул яшәргә тиеш,

Башкалар бәхете өчен дә. (Китә.)

БАРАК (башын тотып). Нәрсә өчен чын мәхәббәт җыры,

Һәрчак аның белән янәшә?

Димәк, Ходай үзе сайлап алган,

Бәхетле пар гына ярәшә...

Хәтта зиндан каршы тора алмый,

Богау киртә түгел боларга.

Көчем җитми, инде миңа кала,

Айга карап ятып уларга.

Ул Сардарга якын бара, шул вакытта куаклар арасында ГөлҗиҺан күренә, аларның сөйләшүен тыңлап тора.

САРДАР. Нигә тагын килдең минем янга?

БАРАК. Кылган эшләремә үкенәм.

Гафу итәргә тырыш син мине,

Әгәр мөмкин булса, үтенәм.

Гүзәл дә бит сиңа гашыйк булган,

Искитмәле хәл бу, аңламыйм.

САРДАР. Мин андыйны ишетмәдем әле.

БАРАК. Үзе әйтте миңа, алдамыйм.

Синең миннән артык җирең дә юк,

Дан алмаган даҺи зат кебек.

Сөю сукыр дигән сүз, күрәсең,

Бөтен галәм өчен хак кебек.

Кайда аның сере, кемнәр әйтер,

Файдасы юк хәйлә—мәкернең.

Син әйт миңа әгәр серен белсәң,

Телгәли бу минем бәгырьне.

САРДАР. Нәрсә әйтим, минем күккә чөеп,

Мактап була торган даным юк.

Шунысы хак: минем йөрәктә дә,



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-05-15 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: