В.Ф.Шаталов технологиясе.




Бу укытыны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Технология берничә принципка нигезләнә:
- материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү контрольдә тоту;
- материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкьдим ителүе;
- эре блоклар белән өйрәнү;
- терәк материалга таяну;
- һәр укучыга шәхси якын килү;
- гуманлылык (һәр бала талантлы!);
- мәҗбүр итмичә укыту;
- конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару, үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;
- укыту һәм тәрбия берлеге.
Уку-укыту процессы яңа материалны сыйныфта такта янында аңлату, яңадан бер кат терәк конспект-плакат ярдәмендә аңлату, аны тагын бер тапкыр күздән кичерү, укучыларның үз конспектлары белән эшләүләре, ныгыту. Өйдә мөстәкыйль эш укытучының анлатканын конспект аша искә төшерү, китаптан әлеге материалның бирелеше белән танышу, укыганны конспект белән чагыштыру, дәреслек материалын конспект ярдәмендә сөйләп карау, конспектны истә калдыру, истә калдырганны язып карау һәм конспект белән чагыштыру. Беренче кат кабатлау: сыйныфта конспектны яттан кабатлау, укытучының тикшерүе, башта язмача аннан телдән, икенче кат кабатлау: зачет сораулары нигезендә әзерләнү, такта янында язмача, телдән, үзара сорашу, дөресләргә ярдәм итү, уен элементлары кертү, контроль, билге кую.

"Мәдәниятләр сөйләшүе" технологиясе.

Технологиядә сөйләшү ике яссылыкта файдаланыла: укытуны оештыру формасы; предметны кабул итү. Ул укучының аң һәм фикерләү мөмкинлекләрен сөйләшүгә әзерли, аны "мин-минлек", рационализмнан азат итә, укыту предметын бер-берсенә охшамаган мәдәниятләр сөйләшүе итеп оештыра. Бу технологияне тәкъдим итүчеләр фикеренчә, теләсә кайсы шәхестә сөйләшүгә омтылыш, аралашу ихтыяҗы бар. Әлеге технология укыту материалын укучы өчен табышмак итеп күзаллау һәм шул табышмакның чишелеш моменты хәтердә ныгытылу өчен уңай булу белән билгеләнә. Сүз-табышмак, тарих-табышмак, сан-табышмак һ. б. - менә болар дәрес-сөйләшүләрнең эчтәлеген билгели.

Үстерелешле укыту технологияләре.

Бу технологиянең эчтәлеге берничә закончалык, "гомумиләштерү" белән билгеләнә. Гомумиләштерүләр:
1) үстерелешле укыту - яңа, актив-эшлекле укыту төре, ул аңлату -күрсәтүгә корылган укытуга алмашка килә;
2) үстерелешле укыту укучының үсеш закончалыкларын исәпкә ала, шәхеснең үзенчәлекләренә яраклаша;
3) бала педагогик эшчәнлекнең тулы хокуклы субъекты булып тора;
4) үстерелешле укыту баладагы барлык сыйфатларны да үстерүне күздә тота;
5) үстерелешле укыту максатчан эшчәнлек. Бу вакытта бала аңлы рәвештә максатлар куя һәм аларга иҗади эшләү аша ирешә;
6) үстерелешле укыту уку-укыту мәсьәләләрен чишү аркылы тормышка ашырыла һ. б.
Дәрестә балалар төркемнәргә бүленеп эшлиләр, бәяне һәр укучы үзенә үзе куя, үз-үзен тәрбияләү планы яза. Ялгышса, хатасын үзе төзәтә. Бу концепция буенча, һәр бала һәр дәрестә үз-үзен җиңәргә өйрәнә.

Блоклы - модульле укыту. Бу укытуның уңай яклары:
- чагыштырмача зур вакыт аралыгында (3 дәрес әдәбият) предмет белән тирәнтен шөгыльләнү;
- модульнең һәрбер өлешен тулы бербөтен итеп кабул итү;
- алынган белемнәрне мөстәкыйль фикерли алуга куллану, системалы рәвештә китеп һәм башка мәгълүмат чыганагы белән эшләү күнекмәсе булдыру;
- үзара мөнәсәбәтләрне демократияләштерү. Блоклы укытуда укытучы контролер түгел, ә укучыларга белем бирүче;
- белемнәрне тикшерү регуляр рәвештә алып барыла, шуңа күрә укучыларның эшчәнлеге көчлерәк;
- стресс халәтенең булмавы, чөнки уңай билге әле алдагы этапларда гына алыначак.
Дәресләр түбәндәге максатларны күздә тотып бүленә:
1 нче модуль: материалның җентекләп әзерләнгән булуы. Төгәллек. Лекциянең кыскача язылып баруы укучының аңын дисциплинага буйсындыра. Бу шәхесне тәрбияләүгә этәрү, һәрвакыт уйларга мәҗбүр итү.
2 нче модуль: белемне укучы үзе ала. Дәреслек һәм тәнкыйть мәкаләләре буенча мөстәкыйль эшли. Укытучы аларга юнәлеш кенә биреп тора. Мөстәкыйль эзләнү эше. Биремнәрнең конкрет булуы мөһим.
3 нче модуль: практик дәрес. Текст белән төрле практик эш, әңгәмә, художество алымнарын тикшерү. Катлаулы план төзү. Шигырьләр уку һәм аларны анализлау. Бу дәреснең максаты: әсәргә кызыксыну уяту, язучы куйган проблемалар турында уйлау, геройның эчке дөньясын аңларга тырышу.

Гомуми урта белем укучыларның фәннәрнең нигезен белүен, тормышка социаль ияләнүен тәэмин итә, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булыша. Белем бирү бурычлары мәктәп алдына куелган максатларның социаль грамоталы җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаеклы шәхес формалаштыруга юнәлтелгән булуын билгели. Ә шәхес үзенең гражданлык хокукларын һәм бурычларын, үзе сайлап алган юлын гамәлгә ашыру ресурсларын һәм алымнарын белергә тиеш. Әлеге максат һәм бурычларны профильле белем биргәндә генә уңышлы гамәлгә ашырып була. Бу өлкән сыйныфларда укытуны индивидуальләштерүгә һәм социальләштерүгә, хезмәт базасы ихтыяҗын истә тотуга юнәлтелгән махсус әзерлек системасыннан профильле укыту-укытуның дифференцияләштерү һәм индивидуальләштерү чарасы. Бу белем бирү процессының структурасында, эчтәлегендә һәм аны оештыруда укучыларның мәнфәгате, сәләте, һәвәслеге тулырак искә алына, өлкән сыйныф укучыларына укуларын профессиональ мәнфәгатьләре һәм теләкләре нигезендә алга таба дәвам иттерү өчен тиешле шартлар булдыра. Укучыга үзе теләгән белем һәм күнекмәләр алу, үзенә киләчәккә һөнәр сайлау мөмкинлеге арта, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юллар ачыла.

Профильле укытуга әзерлекне оештыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тәкьдим ителә:
- сайлап алу курсларын оештыруда классларны төркемнәргә бүлү, бу исә укыту процессын индивидуальләштерергә, проект һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген тагын да активрак кулланырга мөмкинлек тудыра;
- профильле укытуга әзерлек курсларын укытуга башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортларында, производство өлкәсендә һ.б. тармакларда эшләүчеләрне тарту;
- хәзерге заман мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне (интернет, СD-дискларны, укытуның дистанцион формаларын) куллану;
- экстернатны куллану, мондый очракта укучыга теге яки бу фәннән укыту формасын мөстәкыйль сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Бу уңайдан татар теле һәм әдәбиятын укыту да эчтәлеге һәм укыту формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш. Моның өчен мәгариф оешмаларына татар теле һәм әдәбиятын профиль буларак өйрәнүче мәктәпләрне (сыйныф һәм төркемнәрне) стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел, тел һәм әдәбият фәннәренең бүгенге казанышларына, югары уку йортларының программаларына нигезләнгән, өстәмә материал белән тәэмин итүне сорый. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлаган укучылар белән югары дәрәҗәдә теоретик белеме, оештыру сәләте булган тәҗрибәле укытучылар гына эшли ала.

Профильле белем бирүдә яңа дәреслекләр дә кирәк булачак. Әдәбият дәреслекләре турында әйтелгән кайбер фикерләр: - әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, аларда әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына да программада урын бирергә;
- бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өчен бердәм таләпләр булдырырга;
- дәреслекләрдә әдәбият теориясе турындагы материалларны күбрәк бирергә;
- төрле тематика һәм жанрга караган әдәби әсәрләргә анализ үрнәкләрен киңрәк яктыртырга.
Профильле укыту әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыруга күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә ала. Тел-әдәбият укытучысына автор иҗатын һәм әсәрләрне үзенең зәвыгына һәм укучыларның ихтыяҗларыннан чыгып сайлауга күбрәк хокук, мөмкинлек бирә.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-06-30 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: