ЗАМАНЧА БИЮ. Балалар утыралар.




ПАРЛЫТАТАР БИЮЕ. (“Без биибез-биибез”).Утыралар.

Тәрбияче белән Тавык булып киенгән Актүти зур “йомырка күтәреп керәләр.

Актүти. Хуҗабикәм, зинһар өчен, минем йомыркама күз-колак булыгыз әле. Кибеткә барып кайтасым бар иде. Хәзер килеп җитәм.

Алып бар. Актүти, ай безгә дә кибеттән әйберләр кирәк иде.

Актути. Нәрсәләр кирәк соң, әйтегез, алып кайтырмын.

Алып бар. (язган кебек эшли) Менә монда барысын да яздым.

Актүти. Ярар, киттем.

Алып бар. Актүти, син озак йөрмә, чебиең чыкса, без нәрсә эшләрбез?

Актүти. Сез нәрсә инде, хәзер килеп җитәм.

Китә. Ике тычкан чыгалар.

1 тычкан. Әйдә, дустым, кил монда,

Кара нинди йомырка.

2 тычкан. Ничек шулай зур үскән,

Әнкәсе кая киткән?

Бергә. Тук-тук-тук, тук-тук-тук,

Йоклап ятма, монда чык.(Йомырка “ватыла”)

Алып бар. Тычканнар, сез нәрсә эшләдегез? Йомырканы ваттыгыз бит.

Тычканнар(елыйлар). Без бит белмәдек. (Утыралар)

Йомыркадан әкрен генә чеби башы күтәрелә.

Алып бар. Ой. Монда чеби башы күренә. (Янына килеп). Әйдә, әйдә. Якты дөньяга рәхим ит.

Чеби. (әкрен генә баса. Күзләрен уа, канатларын кага)

Пип-пип-пип, пип-пип-пип!

Ай-яй-яй, шундый якты,

Ай-яй-яй. шундый рәхәт.

Тик кайда мин аңламыйм,

Беркая да баралмыйм.

Алып бар. (йомырка эченнән Чебине күтәреп алып куя). Сарытүш, син бит балалар бакчасында. Эйдә, сине җиргә бастырыйм әле. Менә болар—безнең балалар. Ә бу кунаклар—балаларның әниләре. Бүген бездә Әниләр бәйрәме бит. Әйдә, син дә безнең бәйрәмгә кушыл. Балалар. бәйрәмебезне дәвам итәбез.

3 бала чыгалар. Русча шигырьләр сөйлиләр.

8 бала. День весенний, золотой,

Солнышко сияет.

С женским днём Восьмое марта,

Мам мы поздравдяем! 3

9 бала. Пусть звучат сегодня в зале,

Песни, музыка и смех.

Мы на праздник мам позвали,

Наши мамы лучше всех!

10 бала. Мамочек красивых,

Добрых и любимых.

Мы сейчас поздравим,

Песню им подарим.

ПЕСНЯ “О МАМЕ”. Садятся.

Чеби. Сезнең барыгызның да әниегез бар. Ә кая соң минем әнием? (елый).

Куян сикереп чыга.

Чеби. Әнием, әнием!

Куян. Мин синең әниең түгел.

Чеби. Кем соң син?

Куян. Мин Куян. Әнием янына бакчага барам. (китә)

Чеби. Ә кая соң минем әнием? (елый).

Эт (чыга). Һау-һау-һау!

Чеби (кочаклый). Әнием, әнием!

Эт. Мин синең әниең түгел.

Чеби. Син кем соң?

Эт. Мин Акбай исемле эт. Әнием янына барам.

Чеби (елый). Кая соң минем әнием, әйтегез әле.

Песи (үтеп бара). Мияу, мияу.

Чеби. Әнием, әнием.

Песи. Мин синең әниең түгел.

Чеби. Ә кем соң син?

Песи. Мин песи кызы Мияубикә. Әниемне көтәм. (Китә).

Чеби (елый). Барысының да әнисе бар, минеке генә юк.

Шулвакыт кытаклап Әнкә тавык—Актүти керә. Кулында сумка. Йомырка юклыгын күреп, кулыннан сумкасы төшеп китә.

Актүти. Кыт-кыт-кыт... Кая минем йомыркам?

Алып бар (Чебине җитәкләп). Менә ул.

Актүти (күтәреп ала). Бәбкәм, йомры йомгагым, кай арада өлгердең соң син?

Чеби (кочаклап ала). Син минем әнием?

Актүти. Әйе, әйе, бәбкәм. Син минем сары томшыгым. Кадерлем. Күз нурым! (Яратышалар).

Алып бар. Сарытүш, менә синең дә әниең табылды. Син хәзер иң бәхетле чеби. Әйдә, дусларың белән биеп җибәр.

ЧЕБИЛӘР БИЮЕ.

Алып бар. Менә бит бәйрәмнәр ничек матурланып китте. Актүти, ә син мин кушкан әйберләрне алдыңмы соң?

Актүти. Әй, онытып торам, кая әле минем сумкам.

Бер бала, “Менә сумкаң”,- дип алып бирә.

Актүти. Менә кашыклар алдым мин сезгә.

Алып бар. Рәхмәт, Актүти. Бу кашыкларны балаларга бирик әле.

11 бала. Без уйныйбыз кашыкларда

Бер- берсенә сугабыз.

Кемгә ошый безнең уен

Кул чабып утырабыз.

КАШЫКЧЫЛАР АНСАМБЛЕ.

Актүти. Шундый булдырдылар. (Яулыклар ала). Менә бик күп яулыклар алдым. Алар белән нишлисез?

Алып бар. Яулыклар белән без уйныйбыз. Һәм бу уенга әниләрне дә чакырабыз.

УЕН “ТӨСЛЕ ЯУЛЫКЛАР” 4 төсле яулык балаларга таратыла. 4 Әни катнаша. Аларга да 4 төсле яулык бирелә. Барысы да музыкага бииләр. Музыка туктауга Әниләр яулыкларны күтәрәләр. Балалар үз төсләре буенча җыелалар. Кайсы төс беренче җыела?

Алып бар. Актүти, менә синең әниең бармы? Димәк ул синең чебиең Сарытүшнең әбисе була. Менә безнең балаларның да әбиләре бар. Безнең аларны бәйрәм белән котлыйсыбыз килә.

Актүти. Менә әбиләргә бер дигән шәп бүләк була бу.

БАЛАЛАР БАСАЛАР.

12 бала. Әбием, кил яныма,

Утыр сөйләшик әле.

Эш бетмәс, ял итеп ал,

Әйдә, серләшик әле.

13 бала. Әбием, минем кебек

Син дә нәни булдыңмы?

Әллә нәни булмыйча

Әби булып тудыңмы?

14 бала. Бу көмеш чәчләреңә

Син дә бантик тактыңмы?

Комда, чирәмдә уйнап,

Пычыранып кайттыңмы?

15 бала. Сиңа әйтер бер сүзем бар,

Мин сине бик яратам.

Ешрак кил, әби, безгә,

Син килсәң мин шатланам.

16 бала. Язның ягымлы җилләре

Әбиләр кебек җылы.

Бәйрәм белән әбиләргә

Бүләк итик бу җырны.

ҖЫР. “ӘБЕКӘЙ АЛТЫНЫМ”

17 бала. Без замана балалары,

Биергә яратабыз.

Әниләрне шаккаттырып

Ягез, биеп алабыз.

ЗАМАНЧА БИЮ. Балалар утыралар.

Актүти. Минем сумкада сез алырга кушкан тагын бер әйбер калды бит әле. Менә алар-Кулъяулыклар. Уйныйбызмы? Әйдәгез, түгәрәккә басыгыз. Мин уртада. Сез миңа арка белән борылып басыгыз. Кулларыгызны артка куегыз. Музыка башлангач, мин сезнең кулларга кулъяулык бирәм. Музыка туктауга барыбыз да борылабыз, ә кулъяулык алган балалар уртага чыгып бииләр. Уенны башладык.

УЕН:КҮҢЕЛЛЕ КУЛЪЯУЛЫК”. Башта балалар, аннары әниләр уйныйлар. Әниләр өчен төрле музыка куела.

Алып бар. Актүти, син бит бик күңелле кунак булып чыктың бит әле.

Актүти. Рәхмәт, яхшы сүзегезгә. Мин чебием белән кайтып китәрмен инде. Өйдә бит әле мине тагын чебиләрем көтеп тора.

Алып бар. Рәхмәт сиңа, Актүти. Сине дә бәйрәм белән котлыйбыз. Ярый, исән булыгыз. Актүти белән Чеби китәләр. Соңнан бала кереп утыра.

18 бала. Шундый күңелле үтә.

Бакчабызда бәйрәмнәр.

Әйдәгез әле бергә,

Биеп алыйк, әниләр!

ӘНИЛӘР БЕЛӘН БИЮ. Балалар бүләкләрен алып басалар.

19 бала. Кояшлы бәйрәм белән,

Чын күңелдән котлыйбыз.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

20 бала. Бакчабызда өйрәтәләр,

Безгә бик күп һөнәрләр.

Апалар белән бергәләп

Ясадык шәп (зур) бүләкләр

Алып бар. Бүләкләрнең дә бүләге, безнең күз нурларыбыз.

Кадерлеләр, сөйкемлеләр, газиз балаларыбыз.

Һәрбер көннән шатлык алып, бергә яшәргә язсын,

Әни һәм бала бәхете гөлдәй үрелеп барсын.

Балалар бүләкләрен әниләренә тапшыралар.

Б Е Т Т Е

 

Г. Гәрәева, Яр Чаллы.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-04-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: