Характеристика – представление




Деревня Бикчантаево – святая колыбель воспитательницы Галиевой Гульфии Вазировны. Успешно закончив десятый класс Атясовской средней общеобразовательной школы, она поступила учиться в Елабужский педагогический институт по специальности учитель татарского языка и литературы.

Педагогический стаж работы 10 лет, в данном учреждении 3 года.

Галиева Гульфия Вазировна работает в данном детском саду с 2015 года. За период работы показала себя энергичным и инициативным педагогом. Методическая проблема: « Развитие разговорной речи детей через татарское народное творчество».

Планирует и организует жизнедеятельность воспитанников и осуществляет их выполнение. Принципиальная, требовательная, тщательно, систематически готовится к каждой организованной образовательной деятельности. Точно соблюдает в группе моменты режима. В процессе воспитания учит детей коллективизму, правдивости, аккуратности, самостоятельности, к труду, самообслуживанию. Во время воспитательно-образовательной работы создает условия для разнообразной и интересной деятельности и хорошего самочувствия каждого ребенка. Воспитывает бережное отношение к игрушкам.

Гульфия Вазировна уделяет внимание на формирование культурно-гигиенических навыков, заботливо относится к детям, обеспечивает охрану их здоровья.

Участвовала в профессиональных конкурсах различного уровня:

Год Название конкурса Уровень (детского сада, муниципальный, региональный, федеральный) Результативность (участник, лауреат, призер, победитель)
  Рассударики Всероссийский Дипломант в номинации «Творческие работы и методические разработки педагогов»
  Рассударики Всероссийский Лауреат в номинации «Творческие работы и методические разработки педагогов»
  Рассударики Всероссийский Дипломант в номинации «Творческие работы и методические разработки педагогов»
  Воспросита Всероссийский Лауреат в блиц-олимпиаде «Методика воспитательной работы»
  Чудеса природы Всероссийский Участник
  Лучший мастер-класс Муниципальный Участник
  Милли киемле курчаклар Муниципальный 3 место
  Рассударики Всероссийский 2 место в номинации «Сценарий праздников и мероприятий»
  Лучший лэпбук воспитателя ДОУ Муниципальный Участник
  Многофункциональный модуль Муниципальный 3 место в номинации «Познавательное развитие»

 

Результаты участия обучающихся (воспитанников) в конкурсах, смотрах, концертах, соревнованиях и др.:

Вид, название мероприятия Уровень (образовательное учреждение, район, город, республиканский, федеральный, международный уровень) Результат (занятое место) Год проведения Документы (материалы) подтверждающие результаты (при наличии высоких результатов)
Районый конкурс «Мама – это счастье» Район Номинация «Открытка» - Хайбрахманов Риназ 2016 г. Грамота
Районый конкурс «Мама – это счастье» Район 3 место – Аглетдинов Альберт 2016 г. Грамота
Районый конкурс «Юный чтец» Район Номинация «Самый эмоциональный исполнитель» - Хусниярова Азалия 2016 г. Грамота
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2016» Район Лауреат 2 степени в номинации «Хореография-соло» - Латыпова Руфина 2016 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2016» Район Номинация «Конферанс» - Хусаинова Ясмина, Галиев Самир 2016 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2016» Район Номинация «Эстрадные танцы» 2016 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2017» Район 3 место 2017 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2017» Район Номинация «Хореография – народные танцы» 2017 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2017» Район Лауреат 3 степени в номинации «Хореография – народные танцы» 2017 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2017» Район Номинация «Конферанс» - Галиев Самир, Хусаенова Ясмина 2017 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2017» Район Номинация «Вокальный ансамбль» 2017 г. Диплом
«Кулъяулыгым - бүләгем» чигелгән кулъяулыклар район конкурсы Район 2 место – Галиев Самир, Галиуллина Исламия 2017 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2018» Район Лауреат 3 степени в номинации «Хореография – народные танцы» 2018 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2018» Район Номинация «Конферанс» - Галиев Самир, Галиева Саида 2018 г. Диплом
Районный этап фестиваля эстрадного искусства «Созвездие - 2018» Район Номинация «Видеоклип» 2018 г. Диплом

 

Решением педагогического совета воспитатель Галиева Гульфия Вазировна представляется на участие в конкурсе «Воспитатель года - 2019».

 

 

Директор МБОУ

«Татарско-Суксинская СОШ»: Ф.Ф. Газизов

“Адым арты адым”

Матур адымнар белән,

Яңа алымнар белән.

Эшли алсаң, шуны беләм:

Кыенлыклар артта кала,

Күрсәткечең алга чаба.

2018-2019 нче уку елында икенче кече яшьтәгеләр һәм кечкенәләр төркемендә тәрбияче булып эшлим. Төркемнәрдә эшләү өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп Н.Е. Веракса, Т.С.Комарова, А.М.Васильеваларның “Туганнан алып мәктәпкәчә” программасына таянып, һәр төркемгә эш планнар төзедем. Региональ компонентлар итеп Р.К. Шаехованың “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү”, Ф.В. Хәзрәтова “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмаларын, К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллиналарның «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе», К.В. Закированың «Балачак аланы», Р.Н.Миннеханов, А.Х.Халиуллиның “Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах”, Андерьянова “Балаларга музыка тәрбиясе бирү” ярдәмлекләрен кулланам.

Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән мультфильмнар, аудиоязмалар, анимацияләр, җырлар җыентыгын проектор һәм экран ярдәмендә балаларга күрсәтеп файдаланам.

Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү татар телендә алып барыла.

Балалар бакчасында ата-аналар белән эшләүдә федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм яңа укыту-методик комплектларына ширма, балаларның модульләп эшләнеп барган бердәм белем бирү эшчәнлегенә атналык нәтиҗә чыгаруга ата-аналарга балаларның эшләреннән күргәзмәлелек ясыйм. “Балаларның яшь үзенчәлекләренә карата тәрбия һәм үсеш бурычлары” дигән темага җыелышта чыгыш ясадым.

Педагогик тәҗрибәм аз, ләкин үземнең эшчәнлегемдә алдынгы педагогларның эш тәҗрибәләрен, интернет-ресурслардан яңалыклар эзләп, бердәм белем бирү эшчәнлекләрдә кулланам.

Техник средстволар, проектор куллангач, балаларның кызыксынулары да югары.

Узган уку елында эшләгән икенче кече яшьтәгеләр төркемчәсенең диагностика күрсәткечләре түбәндәгечә:

“Социаль-аралашу үсеше” “Танып белү үсеше”

“Сөйләм үсеше” “Нәфис-нәфассәти үсеш”

“Физик үсеш”

Узган уку елында эшләгән кечкенәләр төркемчәсенең диагностика күрсәткечләре түбәндәгечә:

 

“Социаль-аралашу үсеше” “Танып белү үсеше”

“Сөйләм үсеше” “Нәфис-нәфассәти үсеш”

“Физик үсеш”

Программа куйган максатларга ирешүдә беренчел әһәмияткә ия булган һәр баланың сәләмәтлеге, эмоциональ иминлеге һәм үз вакытында төрле яклы үсеш алу турында кайгырту йөзеннән, һәр көн һәр эшчәнлекне расланган режим буенча оештырырга тырыштым. Балаларны аралашучан, игелекле, кызыксынучан, инициативалы, мөстәкыйльлеккә һәм иҗатка омтылучан итеп үстрерү максатыннан, төркемнәрдә кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек атмосферасы булдыру өстендә эшләдем. Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен киң кулланып, тәрбия һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен бердәм белем бирү эшчәнлеген интегральләштердем. Һәр бердәм белем бирү эшчәнлеген иҗади оештыру минем теләгем иде. Сабыйларның сөйләм телен үстерү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып барам. Шулай ук балаларда матурлыкны тоя, күрә белү хисләре тәрбияләүгә игьтибар бирәм, халык педагогикасы алымнарына да еш мөрәҗәгать итәм. Бигрәк тә халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йолаларын, фольклорын өйрәтү һәм аларны балаларга җиткерү минем төп бурычым.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр һ.б.ш. балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр.

Бала телне, җырны, көйне башта олылардан отып ала. Шуның өчен ясле төркемен әшләүче тәрбияче буларак күп такмаклар беләм, чөнки баланы әдәбият дөньясына алып керүдә халык авыз иҗаты зур әһәмияткә ия.

Ял сәгатьләрендә дә халык авыз иҗатыннан киң файдаланам. Бакчабызда, мәсәлән, фольклор кичәләре уздырыла. Аларга, билгеле, зур әзерлек эше алып барыла. Балаларны халкыбызның тарихы белән таныштыру максатыннан, борынгы әйберләр җыеп, почмак оештырдык. Балаларны татар халкының бизәк үрнәкләре белән таныштурыга дә әһәмият бирәм. Халкыбыз тудырган бизәкләр үз милләте өчен горурлану тәрбияли.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…”, “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү бердәм белем бирү эшчәнлекләрне җанландыра, дәресләргә кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә.

Мин үз эшемдә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук юаткычлар эндәшләр, мавыктыргычлар, бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланам. “Әти, әти, әттәти…”, “Карга әйтә кар, кар…”. Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын: кул чабу, баш селкетү, аяк басу, яулык болгау, баштан сыйпау һ.б. - күздә тоталар, кечкенә балаларның хәрәкәт итү ихтыяҗына туры килгән бу әсәрләр рифмалашкан авазларны сиземләү, телнең байлыгын һәм матурлыгын тану да тәрбияли.

Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Бу эштә миңа “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Җырлап биеп уйныйбыз” дигән компакт дисклардан торган аудиоязма фонограммалары җыентыгы зур ярдәмгә килә. “Куш кулым”, “Шома бас”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия” җырлы-биюле уеннарын балалар бик яратып башкаралар.

Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табам. Мин үземнең эш дәверендә балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйм, ә бәлки алар белән берлектә яңа табышмаклар да уйлап чыгарырга тырышам. Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә. Бер эшчәнлектә без балалар белән, мәсәлән, предметның 1-2 сыйфаты (төсе, формасы) буенча, ә башка эшчәнлекләрдә инде күбрәк сыйфатларын кулланып табышмаклар уйлап чыгарабыз. Бу алымны ел буена һәр теманы узганда да кулланам (ел фасыллары, яшелчәләр, җәнлекләр, савыт-сабалар һ.б.ш.).

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар…”, “Баралар, баралар, ниһаять, барып җитәләр…” һ.б.ш. Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә. Әкиятләрне сөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулланам. Башта аудиоязмаларда тыңлыйбыз, булганнарын проектор экраннан карыйбыз, сәхнәләштерәбез. Балалар әкиятләрне яхшы үзләштергәч, аерым өзекләрен хәтердән сөйлиләр, шулай ук “Бу нинди әкияттән?” уенын кулланам. Мәсәлән, проектор экранында әкияттән сюжет, өзек куям, бала әкиятнең исемен әйтә, өзекне сөйли. Шушы ук алымны әкият геройларына карата да кулланам. Балалар герой, персонажларның характерын, үз-үзен ничек тотышын сөйли, нинди әкияттән икәнлеген әйтә. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәрьяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк. Бу алымнар балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур этәргеч ясый.

Халык уеннарын уйнау, бәйрәмнәр оештыру да тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора.

Балалар бакчаларында телдән сөйләм үстерү эшләре программаның барлык бүлекләрендә дә уңышлы сайланган әдәби әсәр һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре аша бирергә тырышам. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәръяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирә һәм сүзләрне дөрес аңлап, урынлы итеп оста куллана алганда гына белем үзләштерелгән булып санала.

Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньны танып-белү, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

 


Күңелле мизгелләр...

“Солдат булу-почётлы ул” дигән тематик атналыкта нәниләрем белән бергә режим моментларда ирекле рәсемләү өчен дә шул теманы алдым. Интернет ресурслардан һәм УМК материалларны киң кулланып шушы темага картиналар карадык. Атнаны йомгаклау эшчәнлеге итеп әтиләребезне ярышка чакырдык. Алар командаларга бүленеп, балаларыбыз белән ярышларда теләп катнаштылар. Үзләренең котлау җырларын бүләк иттеләр. Нәниләребез дә җавапсыз калмады: котлап җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, әтиләренә кулдан ясалган бүләкләрен бирделәр.

Февраль аенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә шигырь кичәсе үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. “Күке”, “Сәгать”, “Маэмай”, “Карак песи”, “Әтәч” исемле шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.

“Халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган бәйрәм иртәсе гөрләп үтте. Язларның язы, назларның назы булган әниләргә балаларның котлау сүзләре эчкерсез, йөрәккә барып җитәрлек булды.

“Туган як” тематик атналыгында максат итеп нәниләребезне халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, “Нәүрүз” бәйрәме турында белемнәрен баету, фольклор запасларын арттыру, психологик сыйфатлар, сәләтләрен үстерү, туган якка, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү иде.

Бакчабызга Татарстан Республикасы гражданнар оборона эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган Яр Чаллы ППС отрядының Татар Суыксуы пожар бүлеге командиры Латыйпов Айзат һәм Хәбибуллин Айратлар кунакка килделәр. Максатыбыз балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү, янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыту, игътибарлык, җитезлек, йөгереклек, түземлелек, көч һәм кыюлык кебек сыйфатларын үстерү иде. Сюрприз моментлар, ярышлар аша узган эшчәнлектә көтелгән нәтиҗәгә ирештек дип уйлыйм.

 

 

“Табигать уянды – язга елмайды” тематик атнасында ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тордык. Балаларыбыз әтиләре белән бергәләп ясап алып килгән ояларында сыерчыклар күренеп, капкадан керү белән күзәтә башлыйлар. Аларга түгел өлкәннәргә дә кызык шул. Иртәнге саф һаваны ярып, бер-берсе белән ярышып өздереп-өздереп каеннар башында сыерчыклар сайрый. Кошчыкларны күзәтмичә, җырларын тыңламыйча кереп китәргә ашыкмыйбыз.

Беренче кечкенәләр төркеме өчен 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Туп, туп, тубыбыз” күңел ачу кичәсен уздардык. Максат итептуп белән уен аша балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру; колоннада бер-бер артлы йөрү күнекмәләрен ныгыту; бер кул белән туп ыргытуны ныгыту иде.

“Милләтемнең кояшы син – моңлы, нурлы Тукай” тематик атналыгында авылыбыз китапханәчесе Ленара Галимованы бакчабызга кунакка чакырдык. Ул балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту максатыннан Г.Тукай, аның китаплары, китапларындагы иллюстрацияләре белән таныштырды, әсәрләрен укып күрсәтте. Ул алып килгән китаплардан күргәзмә оештырдык.

Ата-аналар балалар белән бергәләп конкурста катнаштылар.

Еллык план нигезендә "Бергәләп әкиятләр укыйбыз" темасы астында татар халык әкиятләре буенча ата-аналарның кул эшләре конкурсы үткәрелде. Конкурска килгән эшләрдән күргәзмә ясалды.

31 май көнне балалар белән Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Ата-аналар үз теләкләре белән бүләкләр алып килде. Уеннар, җырлар, биюләр белән аралашып барган бәйрәмебез балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте.

6 июль көнне җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү юнәлешендә эш оештыру максатыннан спорт ярышы үткәрдек. Билгеле, призлар да булды. Ярышлардан алган уңай эмоция, күңел күтәренкелеге ата-аналар балаларын алырга килгәч тә сүрелмәде.

Җәйге чорга төзелгән планда билгеләнгән чаралар балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүне ныгыту, куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерү максатыннан төрле урыннарга экскурсиялар үткәрелде.

 

Бу көнне балаларның сөенеч тулы күзләренә карагач, иртәдән үк бүлмәбез яктырып киткән кебек булды. Көз турында үткәргән әңгәмәләр, экскурсия-күзәтүләрдән соң, ниһаять, белемнәребезне ныгыту максатыннан үткәрелгән бәйрәм – “Сөмбелә”. Көз кебек күңелләребез шатлык, сөенечләргә бай булды.

“Татар мәдәнияты” таматик атналыгында әти-әниләребезне кунакка чакырып, бакчабызда региональ компоненттан алынган “Каз өмәсе” үткәрдек. Нәниләребездә бәйрәм шатлыгы тудыру өчен барысын да эшләргә тырыштык. Бәйрәмебезнең максатчан ориентирлары түбәндәгеләр иде: бала гомум кабул ителгән элементар нормаларны үти, “нәрсә яхшы, нәрсә начар” булуы турында беренчел кыйммәтле күзаллаулары бар, әйләнә-тирәгә, башка кешеләргә, үз-үзенә уңай мөнәсәбәттә тора, телдән сөйләме яхшы гына үскән.

 

Ноябрь аенда “Әниләр көне” уңаеннан бакчабызда бәйрәм иртәсе уздырдык. Әниләр турында өйрәнгән шигырьләребезне, җырларыбызны чын күңелдән бүләк итәсебез килде. Бик нык тырыштык. Максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.

“Чыршыкай-матуркай балаларга бик ошый” тематик атналыгында эшне бүлмәбезне матур итеп бәйрәмгә бизәүдән башлап җибәрдек. Табигать почмагына куйган чыршыны яңа ел бизәкләре-уенчыклар белән матурладык. Гомумән, бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Максатыбыз балаларны бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү, бердәмлек, дуслык хисләре, бөтен дөнья халык бәйрәмнәренә карата хөрмәт тәрбияләү. Белем бирүнең максатчан ориентирлары аша нәниләрдә тирә-юньгә, төрле төр эшчәнлеккә, башка кешеләргә һәм үз-үзенә уңай мөнәсәбәттә тора, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән актив аралаша, бәйрәм кәефе туа.

“Яңа елны каршылыйбыз, җырлап, биеп, әйләнеп” атналыгы нәтиҗәсе - Яңа елны каршылау белән тәмамланды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль һәм шәхси үсешләренең психологик-педагогик нигезе юнәлешендә региональ компонентларны тормышка ашыруда “Серле су” эзләнү-эксперимент эшчәнлеге буенча суның төрле халәтен күзәттек. “Бозны эретәбез”, “Бәс”, “Суны туңдырабыз” “Рәсемләргә өйрәнәбез” тәҗрибә-экспериментлары аша куелган максатка нәтиҗә чыгарырга өйрәндек. Гаилә белән тәрәзәдә рәсемләү алымы башта бакчада кулланылды, яңадан өйдә эшләп карарга кушылды. Азалиябызның әнисе Адиева Алия тәрәзәдә рәсемләп күрсәтеп, балаларда кызыксыну уятты.

Январь аенда бакчабызда Нардуган бәйрәме үткәрдек. Нардуган – татарларның борынгыдан килгән, кояшның кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәме.

Бу бәйрәмне 18 нче гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. “Нардуган” сүзенең килеп чыгышы монгол һәм борынгы төрки телләргә бәйләп карала. Ул кояш туган дигән мәгънәгә туры килә.

Бәйрәм чорында кабакка күзләр, авыз кисеп, эченә шәм кебек нәрсә куеп, өйдән-өйгә сәламәтлек, бәхет, муллык теләгәннәр. Америкага бәйрәм Хеллоуин “Кабак бәйрәме” буларак күчә.

Бәйрәмебез кызыклы сюрпризлар белән үрелеп барды.

 

 

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-12-19 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: