V. Оценка деятельности воспитателя общественностью




Протокол – представление.

I. Общие сведения

Фамилия, имя, отчество Галиева Гульфия Вазировна

Место работы, должность воспитатель структурного подразделения МБОУ «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» дошкольного образовательного учреждения «Татарско-Суксинский детский сад «Ромашка»» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Образование «Елабужский государственный педагогический университет», 1996 г., высшее педагогическое

Общий стаж 5 лет

Курсы повышения квалификации, год прохождения, количество часов Курсы повышения 2016 год, 72 часа

Контингент детей, с которыми работает воспитатель 1-3 лет, вторая подгруппа раннего возраста и младшая подгруппа

II. Состояние методической, научно-экспериментальной работы

Методическая проблема, над которой работает воспитатель « Развитие разговорной речи детей через татарское народное творчество»

Организация режимных моментов, выполнение режима дня, наличие умений и навыков детей, соответствующих их возрасту, стиль межличностных взаимоотношений Режим дня выполняется в соответствии с требованиями программы. Умения и навыки детей соответствуют возрастным особенностям детей. Дети относятся друг другу доброжелательно.

Группа, творческая лаборатория, состояние оборудования Группа оформлена по современным требованиям ФГОС и эстетично

В своей педагогической деятельности воспитатель использует компьютерную технологию, тем привлекает детей к совместной деятельности.

III. Уровень общей профессиональной культуры воспитателя

Профессионально-педагогическая, психологическая, нравственно-этическая, коммуникативная культура воспитателя на должном уровне. Воспитатель в доброжелательных отношениях и с детьми и с коллегами, умеет налаживать отношения со всеми, умеет разрешать конфликты и примерять конфликтующие стороны. К детям относится как к личности в партнерских отношениях, поддерживает инициативы детей в различных видах деятельности. В своей педагогической деятельности опирается на знание психофизиологических особенностей дошкольников, строит воспитательно-образовательный процесс с учетом особенностей характера и темперамента воспитанников, признает ребенка полноценным субъектом образовательных отношений.

IV. Цель деятельности

Воспитатель любит детей, свою работу и с интересом готовится к каждой встрече с детьми.

Она создает благоприятные условия развития детей в соответствии с их возрастными и индивидуальными особенностями и склонностями, развития способностей и творческого потенциала каждого ребенка как субъекта отношений с самим сабой, другими детьми, взрослыми и миром; объединяет обучение и воспитание в целостный образовательный процесс на основе духовно-нравственных и социо-культурных ценностей и принятых в обществе правил и норм поведения в интересах человека, семьи, общества; формирует общую культуру личности детей, в том числе ценностей здорового образа жизни, развивает их социальных, нравственных, эстетических, интеллектуальных, физических качеств, инициативности, самостоятельности и ответственности ребенка; обеспечивает вариативности и разнообразия содержания Программ и организационных форм дошкольного образования, возможности формирования Программ различной направленности с учетом образовательных потребностей, способностей и состояния здоровья детей.

V. Оценка деятельности воспитателя общественностью

Галиева Гульфия Вазировна пользуется любовью и уважением среди воспитанников и родителей. Коллектив детского сада верит, что она займет достойное место на педагогическом поприще.


Эссе “Минем һөнәрем тәрбияче”

Тәрбияче, балалар бакчасы... Тәрбияче диюгә, күз алдына балаларны яклаучы, җырларга, биергә өйрәтүче, сабыйлар елаганда аларны кочып алып, иркәләп, назлап юатучы, шатланганда алар белән бергәләшеп сөенүче, аларның яңадан-яңа уңышларын күреп елмая белүче, йөрәк җылысын биреп, җылытучы, әкиятләр сөйләп йоклатучы, ягымлы карашлы, тыйнак, гадел мөгаллимәләребез килеп баса.

Балалар бакчасы тәрбиячесе – ул ата-аналар белән арадашчы да, оештыручы, балаларны яклаучы, аларның ихтыяжларын өйрәнеп, тормышта үз урыннарын табарга юнәлеш бирүче дә.

Мин бу һөнәрне сайладым һәм бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Мин тормышымны эчкерсез, саф күңелле, самими нәни дусларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Алар белән бергә булу, бергә эшләү минем күңелемә рәхәтлек бирә. Иҗат җимешләремне күреп яшәү исә мине тагын да бәхетлерәк итә.

Балачак - үзенчә серле, тылсымлы, шатлыклы дөнья. Бу тылсымлы дөнья кайда бар соң? Әйе, әйе, әлбәттә, балалар бакчасында!

Беренче тәрбияче, беренче бәйрәм иртәсе, төркемдәшләр... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар. Тәрбияче кояш кебек балкып килә, аналарча җылы сүзен әйтеп, һәр баланың күңеленә ачкыч таба. Баланы ишектән үк килеп керүгә гаиләдәге кебек җылы караш, ягымлы сүзләр, серле һәм тылсымлы дөнья үзенә тартып тора. Бала зур ачылган күзләрен тутырып сиңа өмет белән карый. Ул синдә тәрбияче апаны гына түгел, үзенең дустын да күрергә тели. Менә ул сабый сиңа кыюсыз гына үзенең кечкенә генә кулларын суза. Төркемдә алар күп түгел, бары тугыз генә. Шулай булса да, тугыза тугыз төрле. Менә Зәринә. Ул бик көр тавышлы, тиктормас, һәрвакыт лидер булырга тырыша. Ә менә Азалия – аның капма-каршысы. Тыныч, оялчан, күндәм. Аларның һәрберсенең үз дөньясы, үз хыяллары. Һәм бу дөньяны җимерергә түгел, ә ачарга ярдәм итәргә кирәк.

Тәрбия процессы – бик катлаулы һәм четерекле эш. Бу эштә уңышка ирешү өчен һәр кешенең, үзеңнең дә бала булганыңны истә тотарга кирәк. Шундый ук шук, кызыксынучан, бераз кире. Шул чакта түземлелек, балаларга хөрмәт, аңлаучанлык килер.

Балаларда шушы сыйфатларны тәрбияләп, алар тарафыннан да аңлау, тыңлау һәм хөрмәт тоясы килә.

Төп максатымны һәр баланың шәхси сәләтләрен ачырга тырышуда күрәм. Балалар сәламәт, шат булсалар, бакчага теләп йөрсәләр мин максатыма ирешкән булам.

Бер чор икенчесе белән алышынып тора. Килер бер көн фән һәм техника казанышлары зур үрләр яулау. Дөнья бер яшәештән икенчесенә күчәр. Ләкин мин ышанам шушы чорда да балаларга юл күрсәтүче КЕШЕ булыр. Һәм ул КЕШЕ- ТӘРБИЯЧЕ.

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй нәни кешем- өмет йолдызы,

Имин, уң булсын барыр юлларың,

Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм:

“Якты дөньяга ямь биреп яшә.

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син- терәк, исәнме, Кеше!”

Факил Сафин



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2025 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-12-19 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: