Авыл тарихы, халкым тарихында




Һәр авылның халкынакагылышлы үзенә генә хас тарихы, гореф – гадәте, йоласы бар. Авылыбыз тарихын барлаганда аның халкын да барламасак ул бөтен үк булмас.

Ә.Әсфандияровның мәгълүмәтенә килгәндә Көнтүгеш авылында 1795 елда 12 өй булып 101 башкорт, 3 өй булып 12 мишәр, 3 өй булып 14 типтәр донья көтә, Мишәрләр белән типтәрләр Кыр танып волосының асаба башкортлары рөхсәте белән төпләнгән була.

1816 елдагы 7 ревизия 74 башкортны, 16 мишәрне, 20 типтәрне (барсы да ир егет) исәпкә ала. 8 ревизиядә (1834) 216 башкорт, 48 мишәр, 30 типтәр күренә.10 ревизия (1859)

295 башкорт (50 өй),162 килмешәк (20 өй) билдәли. 1906 елда155 өйгә 906, 1920 елда кеше яши.

2007 елда авылда зурлап шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Әзерлек чорында авыл тарихы җентекләп өйрәнелде, шактый тармаклы 8 нәсел барлыгы ачыкланды. Нәсел вәкилләре ата-бабаларының тормыш көнкүрешен сәхнәләштереп, үткәннәргә сәяхәт итеп үз тамырларының серләрен чиште. Хәсән нәселе вәкилләре кыңгыраулы атлар белән килен төшерү күренешен сәхнәләштерде. Бу йоланы алар очраклы рәвештә күрсәтмәде, чөнки Хәсән дигән кешенең Көнтүгеш бабайның кызына өйләнүе билгеле. Бер Хәсән нәселе вәкилләре турында сүз башлагач алар белән сезне якыннанрак таныштырып үтик.

Хәсән нәселе.

Хәсән белән Хөсәен ике бертуган Борай районы Шүнәк дигән авылдан күчеп килүләре билгеле. Бу нәсел заманында бик зур булган әле дә авылда алар күпчелек, мәсәлән:

Хәсәннән туган Габделмәҗит ягыннан Шаихов Кави (авылда бүген иң хәлле кешеләрнең берсе (40 башлап корт кына асрый).

Абыйсы Нәбиулла – ветеран укытучы, Минисламов Рамил, Рәүил, Винерлар яши.

Калимулла ягыннан Якупов Рәүил –Хезмәт ордены кавалеры.

Зәйнулла ягыннан Гәлиәкбәров Хәҗи, Финат, Фидарис, Фидан. Фатхлисламов Фәтих, Гомәров Газихан, Сәетгәлиева Әлфизә.

Гәбделнасир ягыннан Исмәгилов Әгзәм, Исмәгилова Вәгидә, апасыФлидә, сеңелесе Фидая, кызлары Эльвира, Гөлназ Хайдаршин Валидиан, Рафаил.

Бу нәселдән Садретдинов Вилсур М. Күп еллар Балтач районында военком булып эшләде. Исламшин Мәүлимша беренче авыл советы рәисе, Исламшина Зәкия, Мәгсүмнәр беренче комсомоллар, Исламгәлиев Фаман сугыш елларында колхоз рәисе. Сәетгалиев Илдар - Габдуллин Фәтхулла, Гәлиәхмәтов Гәлиәхмәт, Исламшин Мәгсүм, Мәулимша, Рәҗәпов Мөхәрәм, Сафин Зыя, Хәйдәршин Гәлихан, Миннехан, Шәихов Мәлик, Шәйхәттәров Мадат, Шәфиев Хәким. Шарафисламов Шәрифҗан Бөек Ватан сугышында яу кырыннан кайтмадылар.

Гәлиәкбәров Гәлиәскәр Гәйниәхмәт, Гәлләметдинов Гәйнан Гарифуллин Кәлимулла, Денисламов Фәтхрислам, Минисламов Минегәли, Садретдинов Гафур, Сәфәргәлиев Саман, Хәйдәршин Сәфәргәли, Шаихов Хөрмәтулла, Шәрәфисламов Зыя, Якупов Гәйнелҗан Бөек Җиңү яулап кайттылар.

Шәйдуллин Зәйнулла гаиләсе белән 1922 елгы болганышта атып үтерелә.

Хөснияров Мөгтәбәр, Гомәров Фазылкарам империалистик сугышта катнашалар.

Ибихәҗипов Хәнәфи. Гарифуллин Зарифулла гражданнар сугышында катнашканнар.

Көнтүгеш нәселе.

Бунәселнең бүгенгесекөндә 11 буыны билгеле.

Рыскол –Үлмәскол – Гәбҗәлилдән таралып киткәннәр.

Гәбҗәлил –Габделвахит ягыннан бүген авылда Сәетгәрәев Фидаим (заслуженный работник ветеренарии).Мөдәрис ветеран укытучы, Зөбәрҗәталдынгы сыер савучыларның берсе,бүген лаеклы ялда,Мөдәрис улы Ринат,Магрупова Фаизә,Гареева Рәйсә яши.

Габҗәлил –Сабитягыннан Хайретдинов Айдар яши.

Габҗәлил – Сабит-Яхия – Латиф ягыннан Гимадрисламов Әмин,Хәкимҗәнов Зөфәр,Фәдис.Җәмигә (яхшы хезмәте өчен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән) яши.

Бу нәселгәкагылышлыбер ике сүз язып үтәсекилә (Наил Фаизов язмасыннан:Латиф хаҗи булган,аның улы Сәлим дә хаҗи булган

Сәлимне мин күреп беләм.Йорты эәлеге Гимадрисламов Әмин урынында иде. Таштан салынган бер бина да бар иде йортында. Революцияга кадәр шунда магазин тотса кирәк.

Заманында авылның хәлле кешеләренең берсе, бурычка ашлык,акчабирептора торган булган.Латиф улыГөмәр Яңы Казанчыга (Аскын районы)мулла булып китә, шундаүлеп тә кала.Ул якларда ул шактыйавторитетлы кеше булса кирәк.Аның улы “Танып “ санато-риясенәнигезсалучыларның берсе.

Шулай ук Совет чорында бу нәселдән яңача укырга тырышучылар шактый булдылар. Мәсәлән: Габдрахманов Имамөхәммәт, Гайдуллин Шәрифулла, ул вакытта (29-33 еллар) Красная профессура мәктәбендә район масштабындагы җитәкчеләр хәзерли торган мәктәптә укып, Бакортостанның төрле

районнарындаҗитәкчеләр булып эшләделәр.

Габдрахманов И. Октябрьск шәһәрендә,ГайдуллинШ. Тәтешле районында эшләп вафат булдылар.)

Бу нәселдән Гайсин Фәнилполк начальнигы булып хезмәт итте, хәзер мәрхүм инде.

Гайсин Камиль легаль наркотиклар әйләнешен контрольдә тотуда начальник. Гимадрисламов Нәфис районда күп еллар урман хуҗалыгындаҗитәкче булып эшләде.Хайрет

динова Аида язучылар юлыннан китепбара “Яшьлек җырым “исемле китабыбасылып чыкты.Хайретдинов Дамир һәм Аида озак еллар инде район гәзите редакциясендә эшлиләр, “Туган җирдә, туган хисләр “ исемле китап җыентыгына аларның да иҗад җимешләре керде.Гайсин Зөлфәт авылда эшсезлек дипюгалып калмады, пилорама тота, биккүп корт асырый.

Хәкимҗанов Зөфәр,Зиннатшин Нурихан,Гайсин Фәйзелгаян,Гимадрисламов Фәтхирахман, Лукманов Сагаман,Садыков Султанша,Садыков Яхия,Хәйретдинов Фаяз,Төхвәт,Хәмидулла –Бөек Җиңү яулап туган якларына кайтаалдылар.

Габдуллин Хәсән яу кырыннан кайтмады.

Садыков Султанша (1897 елда туган) бик укымышлы кешебулган, бүген без авыл, кешеләренең язмышын аның языпкалдырган шәҗәрәсеннән, язмаларыннан беләбез. Аның сөйләвебуенчааның зүрәтисе Гәбҗәлил “Богач” (ягни 1773-75 елгы крәстиәнсугышында Е.Пугачев җитәкчелегендәге яудакатнашкан.

Сабитов Ибраһим (1793-1883) 1812 елда Наполеонга каршы сугышта катнаша.

Ногоманов Шәхиҗанны (1897-22),Гилманны, Юнысов Әхияретдинне (1897-22),олы абыйлары Локман тукмап тереләй кабәргә күмгән (ни өчен икәнен белмим).

Саяпов Гаязетдин империалистик сугышта вафат булган.

Гобайдулла нәселе.

Бунәселнең 9 буыны билгеле.Бүгенгесе көндә авылда яшиләр: Магрупов Рәис, Әгләмов Илүс,Илшат, Мостафин Фидарид, Вилнар, Хазиева Хәтифә, Фарахова Фәния,Хурматуллина Флүзә.

Менә ниләр языпкалдырган бунәсел турында Наил Фаизов:”... Көнтүгешкә кешеләркилүен дәвам иткән.Кайберләрен, мәсәлән борайларнычкырып ук китерсәләр кирәк.

Әле ул вакытта авылда бер генә мәчет,югары очмәчете генә булган.Ул мәчетбинасы әлегекөндә дә мәчетбулыпхезмәтитә.

Гобәйдулла дигән кеше Борай якларыннан муллабулып килә.Болай кайсы авылныкыдырЧишмә Борай диеберәк ишеткәнем бар иде.

Ул килгәч түбән очка икенчемәчет салдыра.

ГобәйдулланыңГариф дигән улы аның белән бергәкилсә кирәк.Бу Гобәйдулланың күпчелек Буыннары үзләрен Гариповлардип йөртәләр.

Гарипов фамилиясенең килеп чыгуының тарихытүбәндәгеләрдән тора. Гарифҗаннан туган Нигматулланың улыМөхлис беренче коммунистларданбулып улвакытта авторителы гына эшләрдә эшләде.Мөхлисагайболайдипсөйләр иде.Кызыл Армиягә баргач фамилиямне урыслар берничектә язаалмыйлар,шуннан карт әтиемнең исемен сорадылар.

Мин Гариф дидем,шуннансоң Гарипов дип эндәшә һәмяза бшладылар.Шулай итеп Гобайдулла мулла нәселеннән күп кенә кеше Гариповбулып китте.”

Бу нәселдән чыккан язучы Гарипов Нәфиснең“Фетнә” исемле повестендә авыл тарихы да бераз яктыртыла.Нигмәтуллин Гәли колхозлар оешканда беренче рәис,Гарипов Мөхлис беренче большевик, Мотыйгулла –комсомол булганнар.

Хайруллин Борис Гәет улы инде күп еллар районда милиция начальнигыбулып эшли.

Гарипов Вахи, Зариф, Гафи, Тәкмилә, Нигмәтуллин Гәли,Рахматуллин Муллаян, Хәбибулла, Хайруллин Гәит,Файзрахманов ХөрмәтуллаБөек Җинү яулап кайттылар.

Әгәләмов Вафи, Магруф, Гарипов Мөхлис, Гатауллин Гайдуллалар яукырыннанкайтмадылар.

Вәлиәхмәтов Хәервәрә гражданнар сугышында катнашкан.

Мәндеш нәселе.

Мәндеш нәселенең 9буыны билгеле. Наил Фаизовтан кембулган соң ул Мәндеш дипсорагач, ул: “Дөресме, түгелме икәнен белмим болайрак дипсөйләгәннәре хәтердә калган: Мәндеш карт шушы авылдан үтеп баргандамәетҗирләп яткан булалар, аны киендереп,чабатасын кидереп салганнар.Сез кемнәр буласыз дип сорауга, алар мәселманлыкларын әйткән.Шуннанул мөселманхалкын киендереп түгел,ә кәфенгә төреп күмүләрен аңлаткан.Алар

аны авылга мулла булуын сораганнар, ул монда төпләнеп калган.”

Бу нәсел Магаштан башланган –Дәүәй Мәннән-Нәүәй – Фәхретдин –Локман –КыяМетдин.

Кыяметдин ягыннан Киямов Эльмир, Илнар, Луиза авылда яшиләр.

Локманягыннан –Нуршаева Гөлфия.

Фәхретдинягыннан –Шамсунов Рафик,

Фигәт, Зилия, Фаизов Хәмзә.

Нәүәй ягыннан Гәйнетдинов Васвый,

Садриев Рәфил, Филүс.

Мәннәнягыннан Ахметнабиев Файсал.

Әсләмов Фазыл. Әхмәтгәлиев Әхмәтнур,

Әхмәтнәби, Зиннатуллин Хөрмәтулла,КиямовМиннемулла,Фарахов Зәки, Хисамов Нурлыгаян,Хисаметдинов Ялал,Ялалов Камал Бөек Ватан сугышы корбаннары.

Киямов Лотфулла, Рәхим, Корбанов Мөбәрәк, Локманов Рәфкәт,Фаизов Наил, Хисамов Ялал җиңү яулапкайтканнар.

Сәмигуллин Сафа, Шаймөхәммәтов Харис,Гәйнетдинов Әхияретдин,Корбангәлиев Гариф, Уилданов Хафиз, Әхмәтгәле, Зиннатуллин Шәрифулла, Әхмәдулла гражданнар сугышында катнашканнар.

ШәеховМәлик империалистик сугыштаүлгән.

Бу нәселдән Фаизов Наил Дан ордены кавалеры.Ул күп еллар балалар укытты, соңгы елларда мәчетне тергезүче дә Султанша картның языпкалдырган авыл кешеләренең шәҗәрәләрен саклап безгә җиткерүче дә ул.

Локманов Әгзәм беренче укытучыларның берсе.

Бүрес нәселе.

Бүрес нәселенең 8 буыныбилгеле.Бу нәселдән авылда Галин Фәүкәт, Ризат, Галин Илмир, Гөлназ, Галин Илфат, Ридал, Радим, Галин Ким –болар барысыда Бурис Әгеш- Төхвәтулла –Мөхәммәтзаер –Хәмәтгәле-Кәрим һәм Хан ягыннан,Ә Әхметовлар Бүрес-Әшрәф-Айткол-Хәмәди-Әхмәт-Иляс ягыннан-Әлфит –Алмаз, Алсу яшиләр.

Әхмәтханов Габдрахман, Кашапов Сәләхетдин, Нуртдинов Фәтхи, Ахун,Фәхретдинов Шакирҗан,Шәрифҗан гражданнар сугышында катнашканнар. Ә Гыйләҗев Садретдин шушысугыштаюгалган.

Тимергазиев Нурулла,Әхтәриев Миңнемулла 1922 елда үтерелгән.

Хәмзин Даян Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

Әхметов Фазылхак,Фазуллин Әсәдулла Бөек Җиңү яулап кайткан.

Әшир нәселе.

Бу нәселнең 10 буыныбилгеле.

Нәсел 3 бертуган Әмирхан,Сәлих, Рафиктан Башланып киткән. Авылда Рафик ягыннан гына яшиләр.

Авылда яшәүчеләр:

Рафик - Әшрәф – Нәҗметдин –Гыйлметдин –Тимергале (гөмере буе колхозда эшләгән хәзер хаклыялда)

Нәҗметдин – Шәртдин –Фәсәй – Тәлгат,Ринат, Хавис.

Нәҗметдин – Фәрвәй – Закирҗан –Зәйтүнә -Флүзә -Гөлфия –Дилара,Артур.

Бу нәселдән Әлетдинов Әхмәтдин,Ризванов

Глимхан гражданнар сугышында катнашкан.

Шартдинов Фидус Әфганстан сугышында батырларча һәләк булды

Җиханшин Халикшаны 1922 елда гаиләсе белән тереләй күмәләр.

Гилметдинов Имай,Рамазанов Ахун, Шартдинов Садретдин, Шәртдинов Фәсәхетдин Бөек Җиңү яулап кайтучылар.

Әрмәншин Әбүбәкер, Рамазанов Мәүлитҗан, Шартдинов Фәметдин яу кырыннан кайтмады.

Кимай нәселе.

Кимай нәселенең 9 буыны билгеле.

Нәсел җепләре ике бер туган Мансур белән Мәсгүттән башланган.

Авылда яшәүчеләр:

Мансур – Ташбулат –Бахтияр – ФәрхсуарӘхмәтгале- Миңниәхмәт -Әлфәт-Гөлназ,Марат-Айгәл-Дилә,Фәнис.

Мансур –Ташбулат – Сәйфулла – Шакир –Фазлетдин –Фәрхетдин -Әхнәф –Салават.

Мәсгүт –Рахматулла –Хуҗиәхмәт-Хаҗиәхмәт –Хәҗимәхәмәт-Фәрхулла –Зәбир –Рузил.

Хәҗимөхәмәт – Мөхтәбәр- Фирдус – Рәүф.

Мәсгүт-Нигәмәтулла –Баһман – Мәрдән –Гәттәр –Хәтиф – Илмир, Рәфинә-Рәүф.

Бу нәселдән Гәлләмшин Фәхрислам 1 бөтен донья сугышында пленда булган.

Сәгдиев Хәмәтгәле, Шәймөхәммәт гражданнар сугышында аклар армиясендә югала.

Сәетгәлиев Нургәле гражданнар сугышында катнашкан.

Гәлиәхмәтов Гәлиәкбәр 1904-05 елгы Япон сугышында катнашкан.

Баһаманов Рәхим, Кашапов Шәмгүн, Мәрдәнов Рәхим, Хәмәтҗан, Хәзиәхмәтов Фәрхулла, Хәйдәршин Гәлихан Бөек Ватан сугышында һәләк булганнар.

Кәшәфетдинов Гәбделихсан, Мәрдәнов Гәттәр, Сәхипов Фазыл (яу кырында сыңар кулын югатып кайта, шул килеш гөмере буе барлык эшне дә үзе эшли, печәнен дә чаба, утынын да хәзерли), Хәмәтшин Вафа, Җиңү яулап кайтучылар.

Хәмәев Вәгиз Хәмәй улы “Башкортостанның атказанган химигы”, химик фән кандиты, техник фәннәр докторы, УГНТУның прикладная химия кафедрасының җитәкчесе булып эшләде.

Гәбделҗәлил һәм Гәбделвахит нәселе.

Бу нәсел бигәнәйдән килгән, зур түгел.

Гәбделҗәлил белән Гәбделвахит ике бер туган..

Авылда тик Гәбделвахит ягыннан ике гаилә яши. Аларның 7 буыны билгеле.

Гәбделвахит – Фәтхетдин –Бәләгетдин –Фәрәхетдин – Галихан – Салават – улы.

Гәбделвахит – Фәтхетдин –Бәләгетдин –Гаян - Әнәф.

Бәләгетдинов Гаян, Зәрәфетдин, Нәртдин, Фәрхетдин, Гәбдрәшитов Вәли, Гилметдинов Талип Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайттылар.

Гәбдрәшитов Гәбделихсан 1 Бөтен донья сугышында һәләк булган.

Әбделгәлимов Сабир гражданнар сугышында катнашкан.

Бәләгетдинов Фирдәвес Чечен иленнән батырларча һәләк булып кайтты.


Авылымның данлыул һәм кызлары.

Камалтдинов Фәкәетдин

Камалтдинулы.

Камалтдинов Фәкәетдин ишле гаиләдә 4 нче бала булып туган. Көнтүгештә 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, Томск шәһәрендә буровой техникум бетерә. Свердловск шәһәрендә буровой мастер булып эшли.

Бригадасы белән Баймакка эшкә кайта һәм хаклы ялга чыга алмый вафат була. Озак еллар яхшы хезмәте өчен аңа Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә.5 балатәрбияләп үстерәләр. Улларыаның эзеннән китә.

Хәкимҗанова Җәмигә Хәкимҗан кызы.

Авылыбызныңиң өлкән кешесе 1918 елның 1 июлендә крәстиән гаиләсендә доньяга килгән, кечкенәдән эш сөючән кызыкай әтисенең колхозга керүеннән башлап лаеклы ялга чыкканчы туган авылында колхозның төрле эшләрендә хезмәт итә. Сугыш елларында ат карый, гомере буе малчылыкта:бозаулар карый, алдынгы савучылар рәтеннән төшми.

1971 елда яхшы хезмәте өчен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

Хәмәев Вәгиз Хәмәй улы.

1938 елда крәстиән гаиләсендә доньяга килә.Бик иртә әти-әнисез калып ятимлектә үсә.Көнтүгеш авыл мәктәбен тәмамлагач 1957 елә Балтач урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый.

1957-62 елларда Уфа нефтьинститутында1963-67 елларда Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтында аспирантура тәмамлый. 1967 елдан химик фәннәр кандидаты.

1977-82 елларда докторлык диссертациясе өстендә эшли, 1983 елдан техник фәннәр докторы. Аңа “Башкортостанның атказанган химигы” исеме бирелә. УГНТУ да прикладная химия кафедрасын җитәкли.

Шамсунов Рафик Фәтхелулы.

1940 елда туган. 7еллык мәктәпне тәмамлагач төрле эшләрдә катнаша.С.А.сеннән соң Балтачта тркторчылыкка укып чыга, 37 ел тракторчы булып эшләгәне өчен “Хезмәт батыры 111ст.” белән бүләкләнә.

Якупов Рауил Рәхимҗан улы.

1939 елда Көнтүгеш авылында туган.

1958-62 елларда армия сафларында булып кайта. Хаклы ялга чыкканчы шофер булып эшли. Күп тапкырлар социалистик ярышларда җиңүче була, 1976 елда“Орден трудовой славы 111 ст “ белән бүләкләнә.

Шәртдинов Фидус Фларид улы.

1961 елда туган. 1979 елда ул хәрби хезмәткә алына. 1980 елда аларны Әфгәнстан җиренә сугышка алып китәләр. Ул анда механик – водитель булып хезмәт итә.

Каты алышларның берсендә Фидусыбызның күзләре мәңгелеккә йомыла, ул батырларча һәләк була. “Кызыл йолдыз” ордены батырның әти-әнисенә тапшырыла.

Бәләгетдинов Фирдәвес Гәлихан улы.

1971 елда туган. 1988 елда Иванай урта мәктәбен тәмамлагач Нефтекама шәһәренең 59 хөнәрчелек училищесын тәмамлый, хәрби хезмәттә булып кайта. 1993-94 елларда туган мәктәбендә физика, математика фәннәреннән укыта. Аннан Балтачта эретеп ябештерүче булып эшли.

2000 елда Чечен иленә контракт белән хезмәт итергә китә һәм анда ул батырларча һәләк була. Русия Хөкүмәте тарафыннан олы бүләк “Батырлык “ ордены әти-әнисенә тапшырыла.

Б и б л и о т е к а.

Архив не сохранен по этому история написана только со слов старшего покаления. Вот что рассказал бывший учитель истории Фаизов Наиль:

- Библиотеку раньше в народе называли “читалнай”.Первую открыли в 1934 годах, она находилась в одной из комнат здании правления колхоза, которая находилась на месте,где сейчас находится дом Яруллиной Шамгии.

Того кто работал там звали «избач» - Галлямов Кави (из Аскинского района) был первым. В конце 1934 года там стал работать Имаев Васвый, он был намного грамотнее первого, спрашивал содержание прочитанных книг.

В1935-39 годах там работал Габдуллин Васвый. Мы 10-12 летние мальчишки: Акрам, Сагыйть, Малик, Мукамил, Миннехан ходили в библиотеку. Моя первая прочитанная книга – «Ташкент город хлебный» Ч.Айтматова. В 1939 году «читалнай» перевели в одну из комнат с/совета теперь этой здании уже нет.С1939 по 41 год работала учительница Яфаева Магзума, в это время «читалнай» стали называть библиотекой.В 1942 году я уехал на фронт и не знаю кто тогда работал.

С1945 по 48 год библиотекари очень часто менялись:Гарипов Файзелгаян, Габдрахманова Лена, Кыямов Варис, Галин Хан, Валиева Жихан…

Годы работал Галлиев Карим. 50-55 – Шайбаков Мидхат, Гимаев Тауфик. 1955-65 – Лукманова Марьям. В 1965 году построили здание клуба и библиотека перевелась в одну из комнат. В 1965-70 годы работал Исламгалиев Фаман.В 1968 году был пожар и сколько то книг сгорело.

Г.г. работали Шарафиева Мусамма, Шакирова Надя, 1975-83 г.-Валиева Иниза, в 1979 году началась централизация библиотек. 1977-78 г работала Гареева Рафиса.1983-87 г. работали Исламгалиева Фидая, Имамутдинова Гульнара.

С 1987 года работает Мустафина Асия. Если в 1987 году было около 9 тысяч экземпляров, то сегодня более 13 тысяч.В 1998 году закрыли Янтимировскую передвижную библиотеку, там было около 2 тысяч книг. В 2009 году библиотеку перевили в деревянное здание бывшего С/ совета.В библиотек проводятся различные мероприятия, принимают так же участие в проводимых районных конкурсах и занимали призовые места были награждены почетными грамотами и дипломами:»За активное участие в мероприятиях к 55 летию Победы», «Творческий конкурс к Году окружающей среды»(1 место, 2004г.), в марафоне «Жизнь без наркотиков»(2005), за хорошую организацию фестиваля посвященного С.Юлаеву(2006), дни Акмуллы –«Башкорттон якты Йондозо»(2007), конкурс чтецов в номенации «Поэт воитель»(2007), конкурс фольклорных вечеров «Родословная моего села»(2008), в информационном марафоне «мир в котором мы живем» (2009)…



Кулланылган әдәбият:

1.А.Асфандияров “История сел и деревень”

2.”Они вернулись с Победой”, Т.2.-Уфа: Китап, 2002г.

3.”Память”.Т.6.-Уфа: Китап,1994г. Рукописи:

1.Садыков Султанша. Авыл халкы шәҗәрәләре.

2.Фаизов Наил ”Бу язмаларны...”,2000 ел.

3.Фаизов Наил ”История села“ 1965

Авылның өлкән кешеләреннән сорашып язылды: Зиннатшина М.,Хазиева Х.,Т.Фаизова

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-12-31 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: