Фотография Халиды Хуснутдиновой




Мин Башкортстанның Туймазы районы Чулпан авылында (Салкын-Чишмә авыл Советы - хәзерге Татар-Олкан авылы) 1935 елның 25 гыйнварында дөньяга килгәнмен.

Һөнәрем икътисад-хисапчы, 46 ел эш стажы белән лаеклы ялга чыктым. Хезмәт ветераны, 5 бала үстердем, 10 онык, 11 оныкчыкларым бар. Беренче хезмәтемне 1941 елның 30 декабрендә авыл сәхнәсендә башладым. «Анам кабере янында» спектаклендә ятим кыз ролен башкардым. Балачагымда бик күп җәмгыять эшләре башкардым.

Хаклы ялга чыккач, балаларым, оныкларым белән Андиҗан шәһәрендә татар-башкорт милләтләрен җыеп «Идел» ансамбле оештырып, 10 ел җитәкчелек иттем. Кыргызстан, Үзбәкстан республикаларында гастрольләрдә йөрдем. Фестиваль, конурсларда йөреп беренче урыннар, кыйммәтле бүләкләр, диплом, Мактау кәгазьләре алдым. Ташкент Мәдәният министрлыгыннан үзем оештырган ансамбль коллективыма Халык ансамбле дигән диплом бирелде.

1991 елда Андиҗанда юлланма юнәтеп, Казан каласына Корылтайга бардым. Шәһри Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашып, лауреат дипломы һәм значогы белән бүләкләндем.

1995 елда Туймазыга кайткач, янә шул эшемне дәвам итеп, Башкортстан, Татарстанның авыл-шәһәрләрендә гастрольләрдә йөреп, күп санлы бүләкләр алдым. Җырларым, шигырьләрем, биюләрем белән чыгыш ясадым.

Бүгенге көндә 16 китап авторы.

Изгелекләр кылыгыз!

Кешеләрнең гомерләре -

Икегә бүленгән юл.

Дөньялыкта куана ул,

Бакыйлыкны белми шул…

 

Дөньяда кылган изгелек

Сине җитәкләп йөри.

Бакый дөньяга баргач та,

Дөнья әҗәтен түли.

 

Беләгеңдә көчең барда,

Изгелекләр эшләгез!

Явызлык ул үзең өчен –

Мәңгелек «икмәгегез».

 

Дөньяда без кунак кына,

Гүрдә бакый-мәңгелек.

Гөнаһыңны төяп барсаң,

Мәңгелегең – әрнерлек.

 

Гомер буе эшләгәнең

Илеңне нурландырсын.

Үзең үлгәч игелегең

Халкыңны куандырсын.

 

Нинди күркәм якты дөнья

Табигате – хозурлык.

Кояш нурларына манчып,

Эз калдыр сокланырлык.

 

Маяк булырлык булсын

Синең якты маягыңнан

Дөнья нурларга тулсын!

Синнән соң да дәреслегең

Яшь буыннарга калсын!

 

Татулык безнең илдә

 

Йөздән артык милләт яши

Башкортстан җирендә.

Үз телендә сөйләшәләр,

Кимсетмиләр берсен дә.

 

Бик күп илдә милләтчелек,

Җәберлиләр бер-берсен.

Утлы сугышлар ачтырып

Ишәйтәләр каберен…

 

Каберлеккә әйләндереп

Күпме ил басу, җирен.

Гөнаһсыз халык кичерә,

Милләтчелек җәберен.

 

Ыңгыраша җир күчәре,

Халык гөжли шау-шуга.

Илемә мәдхия җырлыйм,

Күп җыр туадыр шуңа.

 

Буыннан-буынга күчә

Барча гореф-гадәте.

Халкымның бик озак еллар,

Сакланган хәзинәсе.

Һәвәскәр күп җырчылары

Туймазы каласының.

Моңын-җырын онытмыйлар

Баба, ата-анасының.

 

Үтә төрле бәйгеләр

Башка ил белән бергә.

Фестивальләрдә катнаша,

Югары урын бездә.

 

Республикам Башкортстан,

Туймазы - туган калам.

Халкым тату яшәгәнгә

Бөтен ил хәйран кала.

 

Сөйлә, данлы калам, Туймазы!

 

Сөйлә, данлы калам, Туймазы!

Сөйлә миргә үткән көннәрне!

Чабаталар киеп җәяү йөргәнне,

Сугыш газапларын күргәнне.

 

Сөйлә илгә үткән көннәрне!

Дала тулы иген иккәнне.

Ил бәхете, тыныч тормыш өчен

Ничә миллион солдат үлгәнне.

 

Сөйлә, гүзәл калам, Туймазы!

Сабан туйлар гөрләп үткәнен.

Үсеп бара илләр үтәли…

Куанычлы көннәр көткәнен.

 

Сөйлә, гүзәл калам, Туймазы!

(19) 90 еллар газабын.

Хаослардан исән калганын

Ничә мең халык үтерелгәнен…

 

Кайтавазлар кайта ыжгырып

Утлы күмер кала коелып…

Кем-кемнәргә явызлыклар кылса,

Үзләренә кайта борылып…

 

Сөйлә, данлы калам, Туймазы!

Ничек җиңдең авырлыкларны?

Кардәшлектә күп милләтләр белән

Тәртипсезлекләр ярып үткәнен.

Туймазыны нурга күмгәнен.

 

Тимер юлы шәһәрдән үтте,

Халкыбызны бәхетле итте.

Йолдызларга үрелгән йортлар

Үз халкына горурлык иңде.

 

Тормыш шундый берни булмагандай

Дәвам итә, туктауны белми.

Нефть-газы, азык төрлесеннән –

Бөтен ил халкын бәхеткә сөйри…

 

Бай Туймазым, бүләк иттең син,

Якты нурың сеңде күңелгә.

Шуңа күрә рәхмәт халкыма,

Йөрәгемнән моңым түгелә…

 

Сөйлә, калам, үзең турында!

Син бүген беренче урында.

Йөз яшеңнән үтеп киткәнсең

Яшен кебек күкрәп яшәрсең.

 

Алар көчле затлар

 

Ак халатлы фәрештәләр

Шаккатмалы хезмәте.

Нәкъ кырмыска, бал кортына

Тиңлим алар хезмәтен.

 

Бик аз алган эш хакына

Һәрберләре канәгать.

Шуның өчен һәр урында

Эшләр бара тәгәрәп.

 

Әй, кояшым, табибларга

Юмарт сип син таң нурын!

Кояш нурына кушылып

Халкыбыз да зурласын!

 

Йөзе якты, эше яхшы,

Көчледән-көчле затлар.

Шәфкать туташы да алар -

Гомер өстәүче затлар.

 

Хатын-кызлар ирләр белән,

Бер-беренә аркадаш.

Сәламәтлек өсти торган,

Бер-берсенә һөнәрдәш.

 

Табиб халкы иҗат иткән

Дөньяга гүзәллекләр.

Галәмне гаҗәпләндерә,

Эштәге гаделлекләр.

 

Сез бит изгедән-изгеләр,

Көчледән-көчле затлар.

Табиб һөнәренең даны

Һәрдаим алга атлар,

Бөтен ил халкы яклар.

 

«Алтын башак» һәм «Сердәшләр» коллективыма арнап

Газиз дуслар! Шатлык белән

Үтсен гомер юлыгыз.

Кулларыгыз һич талмасын,

Күп әсәрләр языгыз!

 

Шундый әсәрләр языгыз,

Укыган хәйран калсын.

Җир йөзендә барча галәм

Ил сездән үрнәк алсын.

 

Йөрәк хисен телдә әйтеп

Балыклар җырлатасыз.

Явызлык чәчелгән җирдә

Сандугач сайратасыз.

 

Сүзләрегез садәлеген

Гәзитләрдән укыйбыз.

Узганнарның моң авазы

Сынаулардан үттегез.

 

Хакыйкать юлын эзләүдә

Көрәштә минем теләк.

Хакны язган шагыйрьләрнең,

Эзе җуелмый, димәк.

 

Ут белән су бер-берсенә

Мәңгегә каршы бара.

Халык язмышын ачыклап,

Бары шагыйрьләр яза.

 

Туган җирнең кадерен белик,

Яшәгән бу мәзәк халәттә.

Илебезгә бәхет, тынычлык теләп,

Шигъри хисләр туды йөрәктә.

 

Бар җир шарын иңләп-буйлап йөреп,

Җилфердәгән илем әләме.

Өнди бит ул безне бөеклеккә

Безнең якты дуслык сәламе!

 

Дөнья күләмендә йөзең ак

 

Рәхмәтле мин сиңа, туган илем,

Юк бер җирдә синең тиңең дә.

Җәйрәп үстем синдә Башкортстан,

Туймазының изге җирендә.

 

Башкортстан - минем Республикам

Мәңге сиңа мин тугры калам.

Син бит күп мөстәкыйль илләрдән

Беренче булып йөрисең алдан.

 

Башкортстан илен дөнья таный,

Туган илем мөстәкыйль булгач.

Татулыкта үрнәк бөтен илгә,

Күп милләтле халкы дус булгач.

 

Сүнмәс рухың белән горурланам,

Рәхмәтле мин сиңа, туган як.

Мәңге яшьнәп яшә, туган илем,

Дөнья күләмендә йөзең ак.

 

Комсыз, кансыз Америка кебек

Тыныч илләр басып кермәдең.

Шәһәрләр җимереп халкын үтереп,

Күп илләргә кайгы китермәдең.

 

Башкотстан илен өлге итеп,

Күпме илләр синнән көнләшә.

Мин тарихка, барча дәүләтләргә

Илемә тиң юк дип эндәшәм…

 

Барлап чыктым Бөек дәүләтләрне

Табалмадым сиңа тиңдәшен.

Ил байлыгың халкыңа җитәрлек,

Дошман коткысына кермәдең.

Һаман эзлим әтием каберен

Кабереңне эзләп барыр идем,

Ятып калган урынын табалсам.

Йөрәккәем бушап калыр иде,

Туфрагына гөлләр салалсам.

 

Әткәемнең кабере өстендә

Кар эрегәч, гөлләр үсәдер?

Бәлки, аның гәүдәсе өстеннән

Яңа юллар басып үтәдер?

 

Бәлки, җимеш агачлары үсеп,

Һәр ел көздә җимеш бирәдер?

Бәлки, имән, чаган, каен үсеп,

Кошлар бала үстерәләрдер?

 

Бәлки, сугыш ялкыннары ялмап

Җир туфрагын яралагандыр?

Яраланган җирдә һич ни үсми,

Кара күмер булып калгандыр?

 

Әтиемә тапшырылмаган хат

Җилләр назлап сөйсен гүрегезне,

Җир уллары белми кадерен.

Йөгәнсез җилләргә тапшырдым мин

«Билгесез солдат»лар каберен.

 

Баралмадым, әткәй, кабереңә,

Дөнья мәшәкате көчлерәк.

Минем язмышымнан исән калган

Кеше бу дөньяда бик сирәк.

 

Сине бездән аерган көннән соң

Үтте гомерем чумып күз яшькә.

Без сабыйлар кечкенә, хәлсез идек,

Һич бармады куллар зур эшкә.

 

Йөрәккәем бушап калыр иде,

Кабереңә куялсам гөлләр.

Сугышта югалган солдатларның

Дөрес санын ачык белмиләр.

 

Сталинград җирен бик киң диләр,

Каберең бит, әткәй, билгесез.

Меңләгән билгесез каберләр,

Игътибарсыз калды бер гөлсез.

 

Чулпан авылыннан хат юнәттем,

Гаилә хәлебездән яңалык.

Хатым сиңа барып җитәлмәгән,

Март аенда кара хат алдык.

 

Без биш бала әнкәм итәгендә,

Җилкәсенә йөкләп мең газап.

Исән калган аталар кайттылар,

Күкрәгенә орденнар кадап.

 

Сугыш җәрәхәте җаныбызга,

Кайнар кургашындай асылды…

Утлы кисәү белән имза язып,

Тозлы маңгаема басылды.

 

Мәхәббәт нәрсә түгел

 

Күзең белән кара да син –

Йөрәктән мине ярат.

Кыргый болан баласыдай

Кыргыйны үзең карат?!

Ай, кояш, йолдызга тиңләп,

“Күпертмә” күңел кылын.

Һәр нәрсәдән кыйммәт миңа

Саф йөрәгең, пакъ күңелең.

Һич кемнең дә кулы җитми

Ай, кояш, йолдызларга.

Зинһар әйтәм, минем күңел

Ышанмый андыйларга.

Һәркемнең гүзәллеге

Йөзендә генә түгел...

Йөрәге саф кеше белән

Ачыла бикле күңел.

Күңелдәге бар өметне

Алтынга тиңләп булмый.

“Нәрсә”гә тиңләп булмый ул,

Мәхәббәт нәрсә түгел.

Бер-береңә ышанычлы

Теләккә зар һәр күңел.

Сафтан-саф мәхәббәт кенә

Гомерлеккә бәйли ул.

Минем өчен кадерле

Җаным куанычы бул,

Күңелем юанычы бул.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-12-31 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: