Кабак (тау кабагы) — тау бите




Тарих турындагы дастан

Җиде йөз елда иде* Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды, Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике улы бар иде. Берсе Ал-тынбик, икенчесе — Галимбик. Ул бөлгенлектән соң Казан ел­гасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда торды. Ахыр ул урынны яратмыйча күчтеләр. Ка­зан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман халкының нәселе анда киселде, Ка­зан шәһәрендә хан юк булды исә ул заманда кяфер урыс кулын­да Шәгали хан* тоткан иде. Мөселманнар аны кайтардылар, Казан шәһәрендә ханлыкка күтәрделәр, ул Казанда утыз өч ел ханлык сөрде*. Аннан соң кяфер урыс көчәеп, гаскәре белән Казан шәһәрен алырга килде. Калталы Җәван* иде. Җиде ел­гача орыш-кырыш кылды, мөселманнарны ала алмады. Янә Казан шәһәрен алмас борын, Зөя суының тамагында кяфер урыс кала сукты. Бөтен малын, коралын, азыгын анда куйды. Аннан соң Шәгали хан урыска гаммазлык кылып урыс ханы белән, мөселманнардан уртын белдермәде. Бер көн дарылары­на су койдырды, шәһре Казанны урыска бирде. Мөселманнар­ның бу эштән хәбәрләре юк иде. Күп адәмнәр һәлак булды, кы­рылдылар. Шуннан соң урыс ханы Казанны биләде. Ул вакыт


 




тарих тугыз йөз алтмыш бердә иде*. Казан вилайәтен кяфер урыс алды.

Якшәмбе көн Гакраб йолдызының икенче көне иде, тыч­кан елында иде. Казан шәһәрендә йорт биләгән ханнарның ат­лары болар: Әүвәл Габдулла хан улы Алтын бик хан, Галим бик хан. Аннан соң Мәхмүт хан, аннан соң Мәмнәк хан, аннан соң Хәлил хан, аннан соң Ибраһим хан, аннан соң Илһам хан, аннан соң Габдуллатыйф хан, аннан соң Сәхиб Гәрәй хан, ан­нан соң Сафа Гәрәй хан, аннан соң Гали хан, аннан соң Үтәш хан, аннан соң Ядгәр хан, әмма Ядгәр хан заманында тарих ту­гыз йөз илледә* көн тотылды. Аннан сон Шәгали хан, аннан соң кяфер урыс алды. Аннан соң тарих мең дә унда* иде, каты ачлык булды. Аннан соң тарих мендә унҗидедә* иде. Князь Митрий* ягый булды, тавык елы иде. Аннан соң тарих мен дә егерме дүрттә иде. Җанали* ягый булды, тушкан елы иде. Ан­нан соң тарих мең дә илледә иде*, иргә чирү булды, елан елы иде. Аннан соң тарих мең дә илле өчтә* иде. Михайла Федоро­вич* хан булды, куй елы иде. Аннан соң тарих мең дә алтмыш биштә* иде, үләд булды, елкы елы иде. Аннан соң тарих меңдә җитмеш бердә*, башкорт урыс белән ягый булды*, барс елы иде. Аннан соң мең дә җитмеш тугызда иде*, пәлид казак урыс белән ягый булды, эт елы иде. Аннан соң тарих мен дә сиксән тугызда иде*, асмаңда һавада бер якты йолдыз пәйда булды. Көннән-көн яктылык артты, кырык көнгәчә торды. Көнәш (Кояш) тарафьйна китте. Төрле төстәге йолдыз иде: күкпе-яшелле-кызыллы иде. Күргән адәмнәр таң-гаҗәипкә калып, бу нәрсәнең билгесе дип, елашалар иде. Барча җиһан халкы олы-сы-кечесе, кяфер-мөэмине бу йолдызны ашкара күрделәр, пи-чин елы иде. Аннан соң урыс илеңдә төрле фетнәләр һәм гауга­лар пәйда була башладылар, ягъни урыс бикләре тәмам бергә киңәшеп, мөселманнарны куалар, кул астындагыларны чукын-дырмак ниятен кыла башладылар. Күп мөселманнарны ди­неннән аерып мөртәт кылды, олы фетнә кыла башладылар. Күп җирдә орыш-сугыш булды. Ахыр Хак Сөбханә вә Тәгалә Үзенең рәхмәте белән ул яман киңәш кылганнарны үзләрен һәлак кылды. Үз араларында фетнә салып, кяфер-урыс бер-берсен Мәскәү шәһәрендә кырдылар, дошман булдылар. Ул яман киңәшне кылган Федор* атлы хан иде. Хак Тәгалә яшь вакытыңда һәлак кылды. Аннан соң мең дә туксан бердә кя-фер-урысның тәхетендә ике хан ханлыкка утырды, агалы-энеле иделәр. Икесе бер дәвердә, бер заманда тәхет биләп утырды-


лар» эт елы иде. Берсенең аты Иван*, икенчесенең Петр* иде. Икесе дә Алексей* хан уллары иде. Аннан сон тарих мең дә тук­сан бердә* шул ике хан утырган эт елында башкорт халкы ара­сында бер мөселман хан пәйда булды, халыкны дингә өндәде, әүлияләр көче үзендә, бар иде. Ул ханның аты Сәид Җәгьфар* дип әйтәләр иде. Ахыры бар башкорт халкы ул ханны ханга са­намыйча, аны ташлап, кяфер сөеп, кяфер-урыска кайттылар. Ахыр Хак Тәгаләнең каһәр газап тәкъдире белән кяфер-урыс-ның кулында багланып гаҗиз булып кырылдылар. Урыска әсир булдылар, дин-иманнан мәхрүм булдылар. Гаммаэларның эше һәрвакыт шулай булыр.

Валлаһү әгъләм биссаваб.

Тәммәт тәмам.


 




Искәрмәләр

«Дәфтәре Чынгызнамә» оригиналда тулысыңча бары бер тап­кыр, 1882 елда Казанда басылып чыга. Ул Казан өязе Мәндеш авы­лында яшәүче Рәхимҗан Җиһаншпн акчасына басылган. Нәшер итүче турында башка мәгълүматлар сакланмаган. Академик Мирка­сыйм Госманов язуына караганда Р. Җиханшин кулында «әсәрнең иң борынгы һәм иң яхшы нөсхәләреннән берсе булган, әмма кулъязма бернинди әдәби эшкәртүсез басылганга күрә, анда орфографик хат­лар һәм төшеп калган урыннар да шактый». (М.А. Усманов. Татар-ские историческне нсточникн ХУН-ХУШ вв., Казань, 1972, С. 99).

Әсәр М. Госмановнын югарыда күрсәтелгән монографиясендә тәфсилләп тикшерелгән. Шулай да китапның киң катлау укучылар өчен тәкъдим ителүен күздә тотып, кайбер тариххи вакыйгалар, шәхесләр һәм датадар турында кыскама аңлатмалар һәм төп нәсхәдә очрагап архаик сүзләргә мөмкин булган дәрәжәдә сүзлекчә бирергә кирәк таптык.

* Йуҗн — Җужи, Чыңгыз ханның олы улы әтисеннән бернич»
ай иртәрәк. 40 яшьләрендә 1227 елда үлә.

* Җодай — Чыгтай, Чыңгызның икенче улы (1242 елда үлгән).

* Гәрәй — Үгедәй хан, Чыңгызның өченче улы, 1229-1241
елларда идарә иткән.

* Тули — Тули хан, Чыңгызның дүртенче улы.

* 549 ел — милади белән 1155 ел.

* 624 ел — милади белән 1227 ел.

Аксак Тимер нәселе турындагы дастан

* Аксак Тимер — мәшһүр Урта Азия баскынчысы Аксак Тимер
(1336-1405),

* Җодай — Чыгтай хан. Чыһгыз ханның икенче улы Чыгтай
XIII гасыр башында яшәгән.

* Алмалык — Аксак Тимер монголларның төркиләшкән Барлас
кабиләсеннән булып, Хуҗа Илгәр дигән авылда туган.

* Шаһ Солтан — төрек солтаны Баязид. Аксак Тимер вакытын­
да Истамбул (Константинополь) әле греклар кулында була. Аны 1453
елда төрек солтаны Мәхмүд басып ала.

* Күллү лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун (дөресе: иннә лиләһи '
в» иннә иләйһи раҗигун) — «чынлап та без Аллаһы Тәгаләнеке һәм
чынлап та без Аңа кире кайтабыз» Коръән, 2 (Бәкарә) сүрәсе, 156 аять.

Гансә улы Амәт турыңдагы дастан

* Җаннбәк — Алтын Урда ханы Җанибәк (1341-1357).

* Бнрдебәк — Алтын Урда ханы Бирдебәк (1357-1359).


Идегә би турындагы дастан

* Шам — Сирия.

* Антакия — Антиохи* шәһәре.

* Кастантия — Константинополь.

Тарих турындагы дастан

* Җиде йөз елда — милади белән 1300/1301 ел.

•Шәгали хан —Шаһ Гали бине Шәех Әүлияр, 1519-1521,1546, 1551-1552 елларда Казан ханы.

* Утыз өч ел ханлык сөрде — Шаһ Гали Казанда барлыгы »ч
елга якын гына вакыт хан булып тора.

* Калталы Җәван — Мәскәү кнәзе Иван Калита (1325-1340).
Татар риваятьләре гадәттә аны Иван Грозный белән бутыйлар.

* Тугыз йвз илле — милады белән 1543/44 еллар.

* Мен дә ун — милади белән 1601/02 еллар.

* Мең дә унҗиде — милади белән 1608/09 еллар.

* Князь Митрий — «ялган Дмитрий II»

* Мең дә егерме дүрт — милади белән 1615.

* Җанали— 1616-1619 еллардагы татар баш күтәрүчеләренең
башлыгы.

* Ман дә илле — милади белән 1640/41 еллар.

* Мең дә илле өч — милади белән 1643/44 еллар.

* Михайла Федорович — Россиядә Романовлар династия­
сендәге беренче патша Михаил Федорович Романов (1613-1645).

* Мең дә алтмыш биш — милади белән 1654/1655 еллар.

* Маң дә җитмеш бер — милади белән 1660/61 еллар.

* Башкорт урыс белән ягый булды — сүз 1662-1664 еллардагы
Сарый Мәргән җитәкчелегендәге башкорт-татар баш күтәрүе
турында бара.

* Мен да җитмеш тугыз — милади белән 1668/69 еллар.
1670-1671 клларда Степан Разин өитәкчелегендәге крестьяннар
восстаниесе була.

* Мең д» сиксән тугыз — милади белен 1678/79 еллар.

* Федор— патша Федор Алексеевич (1676-1682).

* Мең дә туксан бер — милади белән 1680 ел.

* Иван — Иван Алексеевич, Петр I нең туганы.

* Петр — патша Петр I (1682-1725,1721 елдан — император).

* Сәид Җәгъфәр — 1681-1688 нчы еллардагы башкорт восста-
ниясе җитәкчесе.


 




Сүзлек


Йүчә (йүксәк, йүкчәк) — биек, Мөлек — патшалык

олуг Мөртәд — диннән язган, мөртәт


 


А

Аварә булды — иярде Айау — кызгану, гафу итү Айры — айрым Алай — полк, төркем.көтү Алапа — хәрбиләргә түләнә тор­ган хезмәт хакы

Алып — гадәттән тыш зур гәүдә­ле, батыр Алыс — ерак

Анча — ничә, бер анча — бераз, берничә

Арбабәр — арба йөртүче Асман — һава, күк Асламчы — төрле товарлар са­тып йөрүче Ашкара —' ачык Ашна — таныш, дуст Ачамай — дөя яки үгез ияре

Ә

Өлкыйсса — кыскасы

Базарган — сәүдәгәр

Балигъ — җитлеккән, үскән

Бәли — әйе

Бетар — үсәр

Булҗал (булчә) — җыелу урыны

Бүдәнә — бытбылдык

в

Вәйран — җимерек, җимерү

Вәли (гарәп.) — изге

Вәли (фарс.) — әмма, ләкин


Гаҗаиб — гаҗәп

Гаҗәм — Иран, иран халкы

Гаиб — югалу

Гакраб — чаян

Гаммаз — әләкче, шымчы

Гәвер — кяфер

Госел — юыну..

Гыйззәт — хөрмәт

Гыйш-гашәрәт — кәеф-сафа

— гаделлек, хөкем Дайә — бала тәрбияләүче

Җ

Җавырын — җилкә, калак сөяге Җаду — сихерче Җэнабәт — шакшылану Җирүк — зирек агачы Җийан — ана ягыннан туган

И

Илтимас — сорау, үтенү

Иркәк— ир бала

Итәлгү — лачынның бер төре

И

Йагый — дошман, сугыш Йагырын — җилкә Йар салу — хәбәр бирү Йарату — ясау, эшләү Йака (су якасы) — су яры Йийде — ашады


Зөбан — тел

Зинҗыр (зәнҗир) — чылбыр

к

Кабак (тау кабагы) — тау бите

Карагай — нарат

Калтак — әшәке, кабәхәт

Казак чыгу — качу

Кани — кайда

Касд — теләк, ният

Кассабчы — итче

Катырга — хәрби корабль

Кәрамәт — могҗиза

Кәшанә — өчаяк, стена

Кортка — карчык

Коум — кавем, халык, төр

Көн — кояш

Көнәш — кояш

Кыдырып — тирәли әйләнеп, йөреп

Кыркын — кол кыз, кол

Кыя — кыек

Куй — сарык

л

Ләшкәр — гаскәр

м

Мәкам — урын

Мәкян — урын

Мәнбәрай — сарай

Мохәсарә—камау, камалышка алу

Мөһер — печать

Мөхтәлиф — төрле


Н

Наиб — ярдәмче, урынбасар Накыс — кимчелек

Нитәк — ничек, ни рәвешле

Нишан —- билге

Ноукәр — хезмәтче

о



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2021-02-02 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: