ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 2 глава




Гөлчәчәк бик курка икән, ди.

Инде монда кайтып җиткәч тә әниләрне күрмичә үләрмен микәнни соң? – дип әйтеп, бик елап утыра икән, д

Ала муен сыерчык,

Кола муен сыерчык.

Чәч бөртегем әманәтем,

Илтеп бирче, сыерчык,

Илтеп бирче, сыерчык.

Гөлчәчәк сыерчыкка бер–ике чәч бөртеген алып биргән, ди. Сыерчык аны алып, Гөлчәчәкләрнең әниләренә очып киткән дә, ди, чәч бөртеген аларның капкаларына элеп куйган, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы капка төбенә чыккан икән, чәч бөртекләрен күргән.

Әһә, кара юргам кашынып торганда ял бөртекләре калган икән, – дип әйтеп, чәч бөртеген алып кереп думбрага кыл итеп тарткан, ди.

Гөлчәчәкнең җиңгәсе думбраны аяк тибеп бии–бии уйный башлаган икән, думбра кылы Гөлчәчәк булып җырлап җибәргән:

Бии–бии уйнама,

Билгенәем авырта,

Тибә–тибә уйнама,

Түбәләрем авырта...

Моңар җиңгәсенең исе киткән: “Әбәү, бу думбрага ни булган?” – дип, әйтеп, думбраны иренә биргән. Ире чиертеп–чиертеп уйный башлаган икән, думбра тагын җырларга тотынган:

Басма–басма, абыем,

Башкынаем авырта.

Чиертмә–чиертмә, абыем,

Чәчкенәем авырта.

Урман буе, кушкаен,

Кушкаенда сеңлең бар,

Кушкаенның көбендә

Каенанам–убыр бар.

Думбраңны куй, абый,

Кушкаенга кил, абый.

Шуннан соң абыйсы: “Карасана, Гөлчәчәк сеңлем харап була язган бит,” – дип, чукмарын алган да, ди, бүре тибә торган атына атланып, урман буена чапкан, ди. Ул барып җиткәндә, соры бүре кушкаенның тамырларын актарып бетерә язган иде, ди, кушкаен менә авам, менә авам дип кенә торадыр иде, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди.

Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган, ди.

 

ГӨЛЧӘЧӘК БЕЛӘН САНДУГАЧ

Дәрҗия Аппакова

Кышлакның иң читендә ялгыз бер өй булган. Бу өйдә үзенең Хәлимә исемле кечкенә кызы белән Мәрьям апа дигән бер хатын яшәгән. Ишегалларында гөлчәчәк куаклары үскән. Хәлимә чәчәкләрне бик ярата, куакларның кызыл яфракларын җыя да, кояшта киптереп, шуннан чәй ясый икән. Бик тә хуш исле була Хәлимәнең ул чәе!

Күңелгә юаныч та булгач, хуш исле чәй дә биргәч, ана белән кыз әлеге куакларны бик кадерләгәннәр. Көз килсә, аларны камышлар белән төреп салкын кыштан яшереп куя торган булганнар. Камышларга төрелгән куаклар, салкынга бирешмичә, хәвеф–хәтәрсез, кышны исән–сау чыга бирәләр икән.

Көннәрдән бер көнне ана белән кыз, яңа йортка күчмәкче булып, йорт әйберләрен ташый башлаганнар.

– Әнкәй! Безнең гөлчәчәкләребез каламыни? – дип, әнкәсеннән сорап куйган Хәлимә.

– Без күчәсе яңа йортның алдында гөлчәчәкләр тагын да күбрәк булса да, боларны да ятим итеп монда калдырмабыз, үзебез белән бергә күчерербез. Тәрәзә буенда гөлләр ничаклы күп булса, шул чаклы ямьле ул, – дип җавап биргән әнкәсе.

Ләкин алар ваграк куакларны тамырлары белән казып күчерә алсалар да, арадан берсенә – иң зур куакка көчләре җитмәгән.

– Кызым, монысы калсын инде. Казый торгач тамырларын харап итеп ташлавыбыз бар. Ул инде чыныккан куак, суыкка да бирешерлек түгел. Шунда, үз урынында тик үсә бирсен, – дигән әнкәсе кызына.

Кыз, карт куакның үзен генә калдырырга кызганса да, көче җитмәгәч, нишләсен? Шулай итеп алар, иске өйләре алдында карт гөлчәчәк куагын ялгыз калдырып, китеп тә барганнар.

Зур куак, авыр сулап:

– Мин әле бөтенләй үк ялгыз түгел. Минем янда иске өй белән балчык коймалар калды. Андый–мондый хәл була калса, алар мине якларлар, – дип, үз–үзен юата икән. Ләкин коры юану гына булган шул ул. Көз үзе белән салкын җил, кыш рәхимсез суык бураннар алып килгән.

Зур куак, куркуыннан калтыранып:

– Зинһар, акрынрак кыланыгыз. Мин картайган инде, сынып китүем бар, – дип, көзге җилгә ялварып караган.

Бу сүзләргә әллә ни исе китмәгән көзге җил һаман үз эшен белгән: дулаган, сызгырган, ыжгырган, әллә кайлардан, таулар, диңгезләр артыннан куе болыт көтүләрен куып китергән дә ялгыз куак өстенә эре–эре тамчыларын сибәргә дә тотынган.

Ә төн җиткәч, кинәт каты суык китереп бәргән. Куакның барлык ботаклары бозланып, пыяла шарлар шикелле, шукланып–чукланып катканнар.

Куак, салкын үзәгенә үтүен сизеп:

– Үлемем шушыдыр инде! – дип, куркынып уйга калган.

Иртәгесен күкне калын болытлар каплап алган, күбәләк–күбәләк кар яварга тотынган. Мескен карт куак, күз ачып йомганчы, ап–ак кар белән күмелеп калган.

Көн артыннан көн үткән, берничә ай узып та киткән, кояшлы, көләч яз килгән. Үләннәр яшәреп киткәннәр, агачлар чәчәкләргә күмелгәннәр, көмеш төсле җирдә агачы да, сап–сары чәчәк атып, дөньяга хуш ис бөркергә тотынган.

Бары куак кына язны котлап елмая алмаган. Ул, кышкы суыктан чирләгәнгә, кара янып, ялангач көенчә, тереклектән мәхрүм булып боегып утырган да утырган. Тик кайдадыр, бик тирәндә, тамырларының ерак очларында зәгыйфь кенә тормыш җылысы саклый икән ул.

Ничектер бер көнне Мәрьям апа кызы Хәлимә белән куак яныннан үтеп бара икән, Хәлимәнең күзләре әлеге зур куакка төшкән дә, ул аны кызгануыннан чак кына елап җибәрмәгән.

– Әнкәй! Әнкәй! Безнең ялгыз куагыбыз корыган бит, – дип, әнкәсенә сарылган.

– Ай, харап булган шул! – дигән әнкәсе. – Янында агып тора торган арыгы да кибеп беткән икән, ичмасам. Аны тазартып, су җибәрергә кирәк. Бәлкем, шуннан соң яшәреп китәр...

– Чынлап та, әнкәй. Чәчәк атып җибәрсен иде...

Ана белән кыз арыкны тазартканнар, буасын ачып, аңа саф су агызып кикәннәр.

Бәхет өстенә бәхет, нәкъ шул кичне сандугач очып килгән дә, зур куакның корыган ботагына кунып сайрый башлаган. Таңга чаклы сайраган. Матур итеп сайраган, дөньяны яратып сайраган:

Чут–чут–чут–ти–тивә. Сәлам сиңа, яз! Сагынганыңны белдем. Мин килдем, мин килдем. Фип–фип–питти–питти–тияряр...

Аның җыры һаман көчәйгән, һаман үсә барган.

Аһ! Тормыш нинди күңелле! Мин иртә белән Хәлимә дигән кызчыкның яңа үсеп килгән бакчасында сайрадым. Могҗиза, могҗиза!

Нинди ямьле аның ул бакчасы. Яңа йортларның зур–зур тәрәзәләре гөлләргә карап, көлеп торалар. Аларда яшәү нинди күңелле! – дигән кебек итеп сайраган сандугач.

Бу җырчы кошның җыры шундый саф, шундый тәэсирле булган, аның җырын тыңлаганнан соң, хәтта картаеп беткән ялгыз гөлчәчәк куагы да беленер–беленмәс кенә тетрәнеп киткән, тамырларына рәхимле дым йөгергәнен сизгән.

Зур куак кинәт ботакларын селкеп куйган. Моны сандугач та сизгән. Сандугач аз гына тыныч торган да тагын сайрарга тотынган. Аның саф тавышы зәңгәр күкләргә ашкан, йокыдагы кешеләрне уяткан, җирнең иртәсен үзенә бер ямь белән ямьләндереп торган.

– Әйе, әйе, яшәү нинди рәхәт! – дип, аңа кушылып кешеләр дә җырлап җибәргәннәр.

Чынлап та, кинәт зур куакның тамырларына дым йөгергәне сизелгән. Кечкенә Хәлимә арыкны тикмәгә генә ачмаган бит! Ботакларда беренче бөреләр күренә башлаган, алар күбәйгәннәр, тулыланганнар, ә үзләре барысы да яшәү, яшәү бөреләре булганнар

Ә сандугач сайраган да сайраган. Сайрый торгач арып, керфекләрен йомган. Ул керфекләрен яңадан ачып җибәргәндә, карт куак, яшәреп, матур яшел яфракларга күмелеп утыра икән. Гәүдәсе белән кояшка таба үрелә башлаган. Бөреләр ярылганнар, ботаклар кызыл чәчәкәгә күмелгәннәр.

Сандугач, йокысыннан уянган да, гаҗәпсенеп, сызгырып җибәргән.

– Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң?

Зур куак аңа:

– Җырың белән миңа җан бирүче син үзең бит! – димәкче булган икән дә, тик кыюлыгы гына җитеп бетмәгән. Аннан соң бит әгәр алай дип әйткән булса, сандугачны куандырам дип, Хәлимәне бер читтә калдырган булыр иде – арыкны арчучы, карт тамырларга дым җибәрүче кеше кем соң? Кечкенә Хәлимә бит.

Чәчәкләрнең хуш исенә исереп, сандугач шул тикле матур, шул тикле дәртле сайрап җибәргән, куак үзенең бу яңа дөньясына үзе дә сокланып бетә алмаган.

Сандугач сайраган, сайраган да пырылдап очып та киткән.

Менә берзаман зур куак янына әнкәсе белән Хәлимә килеп туктаган.

Хәлимә:

– Әнкәй! Кара әле, Куагыбыз чәчәк аткан бит безнең! – дип, кул чабып кычкырып җибәргән. – Арыкка су җибәрүебез бик яхшы булды, әнкәй. Чәчәкләре элеккегә караганда да матуррак!

– Әйе шул! Яхшы эш, хезмәт беркайчан да әрәм булмый ул, – дигән әнкәсе һәм чәчәкләр арасыннан берсен, иң матурын өзеп алган да кызының чәченә кадап куйган.

 

ДӨЯДӘН ДӘ ЗУР ТҮГЕЛ

 

Шулай бервакыт Аксак Тимернең зурлыгы, көчлелеге турында сүз кузгалгач, шәһәр башлыгы әйткән:

– Бу дөньяда күпме ханнар булса, арада иң зурысы Аксак Тимер.

– Нинди генә зур булса да, дөядән дә зур түгел, – дигән Хуҗа Насретдин.

 

ДҮРТ ДУС

 

Бер заманда Мачы, Әтәч, Каз һәм Үгез бик дуслашканнар, бик тату, бик күңелле яшәгәннәр. Көз җиткән, мачы өши башлаган, шуңа күрә ул әтәчкә:

– Салкыннар җитә, әйдә өй салыйк, – дигән.

Әтәч:

– Нигә ул өй, мин лапас башыннан лапас башына йөрим, – дигән.

Шуннан соң Мачы Казга:

– Каз дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк, – дигән.

Каз:

– Мин ишек төбеннән ишек төбенә йөрим, нигә ул өй, – дигән.

Шуннан соң Үгезгә дә шул сүзләрне әйткән.

Үгез:

– Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим нигә ул өй, – дигән.

Шуннан соү Мачы үзе өй сала башлаган. “Өй салуның ние бар, өйясе дә мүклисе”, дисәләр дә, Мачыга өй салу бик җиңел булмаган. Ул иртәдән алып кичкә чаклы бик күп көч куеп эшләгән. Аның маңгай тирләре чыккан.Көне буе эшләгәч, кичкә гәүдә сөякләре авырткан. Шулай күп тырышып Мачы өй салып бетергән, тора да башлаган.

Көннәр бик салкынланганнар. Мачыга хәзер рәхәт, салкынга исә дә китми, ләкин Әтәч салкынны сизә. Аның җылы йоннары салкынга каршы тора алмый башлаган, ул йши, калтырый икән, шуңа күрә иске дусы Мачыга барып:

– Мачы дусым, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин бит бик өшим, чыдар хәлем калмады, – дигән.

Аңар Мачы:

– Лапас башыннан лапал башына йөр син, Әтәчкәй, миндә урын юк, – дигән.

Әтәчнең бик ачуы килгән:

– Мин, дигән, кертмәсәң, тибенеп, өй түбәңнең бөтен туфракларын таратырмын, – дигән.

Мачы уйлап торган да шүрләгән, чыннан да Әтәч туфракларны тарата ала бит, дип уйлап:

– Ярый, кер, дус, кер, бергә торыйк, – дигән.

Менә Каз де Мачыга килгән, аның да мамык туны салкыннарны тоталмый башлаган. Ул да:

– Мачы дускай, миңа өеңдә урын бирсәңче, мин өши башладым, чыдарым бетте, – дигән.

Мачы:

– Каз дус, ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәң булмасмы, минем өйдә урын юк, – дигән.

Казның бу җавапка бик ачуы килгән дә:

– Әгәр кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерермен, – дигән.

Мачы курка төшеп:

– Кер, Каз дускай, кер, алайса бергә торыйк, – дигән.

Менә Үгезнең туны да салкынга каршытора алмый, аны да салкын калтырата башлаган. Ул да кая барсын, шул иске дусы Мачы янына килгән:

– Мачы дускай, салкыннар бик көчәйдә бит, чыдар хәл юк, син өеңдә урын бирсәңче, – дигән.

Мачы:

– Үгез дус, гадәтәң буенча капка төбеннөн капка төбенә йөрсәң ничек була соң, мине өйдә урын юк бит, – дигән.

Үгез ачуланып:

– Алайса өйеңне төртеп аударам, – дигән.

Мачы “ач кешенең ачуы яман” дигәндәй, туңган үгез чыннан да сөзеп аудармасын дип:

– Ярый, кер Үгез дус, кер, – дигән.

Шулай итеп, болар тагын дүртәү бик дус, бик тату, бик күңелле тора башлаганнар.

Боларның дүртәү бер өйдә яшәгәннәрен Аю бәлән Бүре белгәннәр дә икәүләп килгәннәр. өйнең ишек төбенә җиткәч, Бүре Аюга карап:

– Син башлап кер, Аю дускай, – дигән.

Аю:

– Син, Бүре дус, алдан кер, син көчлерәк, – дигән.

Кайсы да алдан керергә шикләнгән, Шул рәвешле үзара сүз көрәштергәннән соң, җирдән бер озын гына чыбык алып тотышырга булганнар. Тотышуда Бүре өскә чыккан, шуңа аңа башлап керергә туры килгән. Бүре кинәт кенә ишекне ачып керүе булган,Үгез моны күреп койрыгын күтәреп, көчле мөгрәп сөзеп җибәргән. Каз, канатларын җилпи–җилпи, каңгылдап чукырга ябышкан, кай ңире кычыта. Мачы йоннарын кабартып, тырнакларын чыгарып, мыекларын тырпайтып, мыраулап, әрле–бирле йәри икән. Әтәч ачы тавыш белән “кик–ри–күк” дип кычкырырга тотынган. Бүре ничек кирәк алай котылып чыккан. Чыккач Аюга, әйтә икән:

– Әй, Аю дус, башым бетә язды: берсе чабата ясап утыра иде, шөшлесе белән чөшкели башлады. Берсе коймак пешерә иде, әй, табагач белән борып ала башлады. Берсе киштә башына баскан да “кинҗә, кинҗә” дип җикерә. Берсе идәндә “тотыгыз, тотыгыз” дип кычкыра. Йөрәгем ярыла язды, уф... – дигән, ди.

ЕЛАН ПАТШАСЫШАҺМАРА

 

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн күрә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташыйт торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында, моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: “Бу нинди тимер?” – ди, ипләбрәк карый. Казый–казый бу зур капкач булып чыга. “Бу, – ди, – караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр”, – ди. Таш белән, агач белән каера–каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. “Бу, – ди, – бал кебек нәрсә икән”, – ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.

Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны чбып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри–йөри ара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә:

– Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек, – дию

Күәс чиләкләр алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр.

Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегндә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады.

Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барысы килә ярлының: “Тагын булмасмы?” – ди. Бер көнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәкәлләп төпкә төште. “Бер хикмәт бардыр анда”, – ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач бу уйлый: “Монда ни булса да бардыр”, – ди. Тәвәккәләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир. Шунда тәвә–тәвә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еленнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: “Тик торыгыз!” – дигән кебек койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар.

Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота аламый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә.Бу кыймылдарга куркып утыра: “Кыймылдасам, еланнар йотар”, – дип. Шул чагында Ак елан телгә килә:

– Егет, ди, минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, ди. Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагыналар, ди. Инде син моннан кайта алмыйсың, шушында безнең белән гомер итәрсең, – ди.

Теге елап җибәрде. Ак елан әйтә:

– Курыкма, мин сиңа тидертмәм, ди. Карының ачса, шушы ташны килеп яла. Ашыйсың да килмәс, эчәсең дә килмәс, – ди.

Аптырагач, бу курыкса да барып ялый инде. Ялагач, моның эчәсе дә килми, тамагы да тук.

Бу бер көнне хатынын, балаларын искә төшереп елый. Акелан моны җәлли. Шул чагында егет Ак еланга әйтә:

– Син, ди, кем буласың соң, бу еланнардан бер дә курыкмыйсың? – ди. Телгә килгәч, сөйләшергә була бит инде.

Ак елан әйтә:

– Мин аларның патшасы, ди. Минем исеме Шаһмара, – ди.

Егет әйтә:

– Миңа моннан чыгарга булмасмы? Зинһар, тыңласана сүземне, – ди.

Шаһмара әйтә:

– Мин сине чыгарыр идем, син минем гомерем кыскаруга сәбәп буласың. Син мине кешегә сөйләрсең. Кешегә сөйләвең – минем үлүем, – ди.

Теге егет әйтә:

– Әйтмим, – ди, ант эчә, каргана. – Шушында ничек күрдем, шулай калыр, – ди.

Шулай дигәч, бер еланга кушты: “Бар, чыгар моны”, – ди, Койрыгы белән изен ясый үзенчә. Тагын егеткә әйтә:

- Кешегә әйтсәң, минем гомерем бетә. Әйтәсе булма, рәнҗермен, – ди.

- Әйтмәм, – диде егет, карганды, елады.

Шуннан егет елан ойрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды.

Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә. Дәштерә дә, сихерчеләргә:

- Бу авырудан тергезү өчен Шаһмарны күргән кеше кирәк, – диләр.

Патша әйтә:

- Нәрсә соң ул Шаһмара? Мин аны белмим, – ди.

Бер сихерче әйтә:

- Шаһмара ул Ак елан – еланнар патшасы, – ди.

Патша әйтә:

- Аны күргән кеше күп булыр, аны каян белербез соң?– ди.

Аны үзебез белербез. Ясат бер мунча. Бөтән кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмарны күргән кешенеңтәне ала булыр, – диләр сихерчеләр.

Патша мунча салдыра, яктырта. Тәмам булгач, кешеләрне тиген генә чабынырга өнди. Тиген мунчага охота керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар. Соңыннан: “Син мунча кердеңме?” – дип, эзләп кертә башлыйлар. Шаһмарны күргән фәкыйрьне дә китереп тоталар:

- Син мунча кердеңме?– дип сорыйлар.

- Кердем, – ди.

Книжкадан карыйлар:

- Исемең ничек?– диләр.

- Фәлән, – ди.

Книжкада исем юк. Моны көчләп мунчага алып керәләр. Салды күлмәкне. Каралы–аклы буй–буй тәнле бу. Белделәр моны сихерчеләр, шулай да сорыйлар:

- Синең тәнең ник болай?– диләр.

- Мин кечкенәдән шулай, – ди егет.

Сихерче әйтә:

- Юк, синең тәнең кечкенәдән үк болай түгел. Син еланнар патшасы Шаһмараны күргәнең, тәнең шунлыктан ала, – диләр.

- Юк, елан патшасы түгел, еланны да күргәнем юк минем, – ди. Еланнар патшасын үтерәсе килми, ялганлый бу.

 

ЗИРӘК КАРТ

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.

Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:

– Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? – ди.

– Егет күргәнен–ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.

Шулай беркөнне егет кайта, кайта да әтисе янына керә.

– Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? – ди әтисе.

– Әти, – ди егет, – патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, ди.

Су төбендә яп–якты ялтырап торган гәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эзлиләр, – юк, менгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, ди. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән, ди.

Карт әйтә:

– Әй улым, – ди, – анда берәр агач бармы, су буенда? – ди.

– Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр, – ди егет.

– Ул агач башында кош оясы бармы? – ди карт.

– Бар.

– Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, – ди карт.

Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар – тагын юк. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә:

– Падишаһым–солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа, – ди. – Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле, – ди.

Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңарга. Вәзирләрен бик орыша бу:

– Үзегез барыгыз да укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк, – ди.

Патша егеттән сорый:

– Моны сиңа кем өйрәтте? – ди.

– Үзем белдем, – ди егет.

Вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет үзләреннән өстен чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр:



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-01-14 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: