ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 9 глава




Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр ялкаулыклары аракасында хурлыкка калганнар.

 

ӘТӘЧ БЕЛӘН ТӨЛКЕ

 

Төлке бер вакытны агач янынна үткәндә күрде: агач башында бер әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:

– Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, – диде.

Әтәч әйтте

–Әле хәзер дә имам агач артында йоклап ята, имамны уят! – диде.

Төлке карады, күрде: агач артында бер эт ята. Курыкты, качып китә башлады.

Әтәч әйтте:

–Кая барасың, җәмәгать булып намаз укырбыз, – диде. Төлке әйтте:

–Тукта, сабыр ит, тәһәрәтем бозылды, тәһәрәт яңартып килим, – диде дә койрыгын күтәреп сызды.

 

ӘТӘЧ ПАТША

 

Элек заманда булган икән, ди, бер Әтәч.

Бу Әтәч ишегалдына чыгып, тәртип саклагандай, як–ягына каранып, эре генә атлап йөри икән, ди. Шулай кукыраеп йөргән–йөргән дә, ди, бу, биек койма башына менеп кунаклаган, ди.

–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк! Мин – Шаһ–әтәч, Патша–әтәч, мин – Хан– әтәч, Солтан–әтәч!– дип кычкыра икән, ди.– Чибәркәйләрәм, сөекле тевыкларым, карабикәләрем, акбикәләрем! Әйтегезче, матурлардан матур кем матур, батырлардан батыр кем батыр?– дип сорый икән, ди, бу.

Шул тирәдә булган барлык карабикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр йөгерә–йөгерә җыелдылар, ди, үзләренең шаһлары, бөек падишаһлары, мактаулы ханнары, куәтле солтаннары янына. Җыелдылар да, ди, болар җырлый башладылар, ди.

–Кая инде, кая инде ул безнең ханыбызга тиң кеше, кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз, кая инде, кая инде ул безнең сөекле падишаһыбызбелән тиңләшерләк кеше! Юк, юк, юкинде ул, ханым–солтаным! Синнән дә акыллы, синнән дә матур, синнән дәбатыр юк инде бу дөньяда, – диләр моңа Тавыклар.

Әтәч тагын да кйчлерәк итеп:

–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк!– дип кычкырды да, ди, тагын сорады, ди, болардан:

–Арыслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә кемнең кием–салымы зиннәтлерәк?

–Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишаһыбыз, синең аягың тимердән дә ныграк, солтаныбыз, арыслан дигәннәре синәң белән тиңләшә аламы соң, синең тавышың арыслан тавышыннан да гайрәтлерәк!– дип җырлаштылар, ди, Тавыклар.

Әтәч масаюыннан шартларга җитте, ди. Шуннан соң кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде дә, ди:

–Кик–ри–күк! Кик–ри–күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә кемнең башындагы таҗы затлырак?– дип сорады, ди.

Тавыклар йөгерә–йөгерә биек койманың янына ук килделәр дә, ди, кукыраеп утырган Әтәчкә башларын иеп:

–Тәхетләрдән биек – синең тәхетең биек, таҗлардан затлы – синең таҗың затлы, синең таҗың бит ул җем–җем итеп тора. Син бит безнең бердәнбер падишаһыбыз!– дип әйттеләр, ди.

Шул арада юан пешекче, койма артыннан, аяк очларына гына басып килде дә, ди, Әтәчне эләктереп тә алды, ди.

–Менә бәла! Менә кайгы!

Пешекче куәтле патшаны аягыннан тотып алып койма башыннан сөйрәп төшерде де, биленнән пычагын алып, бөек шаһны бугазлап, мактаулы ханның зиннәтле киемнәрен йолкып ташлап, җиңелмәс солтанның итеннән тәмле шулпа пешерде, ди.

Кунаклар ашыйлар–ашыйлар икән дә ашны мактап куялар икән:

–Ай–яй, тәмле дә икән әтәч шулпасы! Ай–яй, симез икән бу әтәч!– дип әйтәләр икән, ди.

 

ӨЙРӘНЕП ҖИТКӘЧ КЕНӘ

 

Борын заманда бер кеше атын ашамыйча гына торырга өйрәтә башлаган. Менә биш көн ач торган ат, җиде көн, сигез көн. Әмма ун көн дигәндә, түзмәгән, үлеп киткән. Шуннан соң хуҗа бик кайгырды, ди:

– Атым ашамыйча торырга өйрәнеп җиткәч кенә үлеп китте ләбаса!– дип әйтте, ди.

 

ӨЧ КИЛЕН

Борын заманда булган бер карт, анын булган өч улы. Улларын өйләндергән бу. Олы килен бай кеше кызы булган. Уртанчысы — урта хәлле кеше кызы. Кечесе ярлы кеше кызы булган. Карт: «Минем малларым да күп, эшемне эшләр»,— дип, яратып, ярлы кеше кызын алган.

Бу карт йөз егерме яшендә булган. Ул, киленнәрен җыеп, әйтә:

— Мина үләргә вакыт җитә инде, минем сезгә өч сүзем бар. Шул өч сүзгә җавап биргән кешегә өч йөз сум акчамны бирәм, – ди.

Шуннан олы киленен чакырып ала. – Атай, ни сүзен бар, әйт, – ди килен.

— Бу дөньяда нәстәкәй симез, киленем, – ди.

Килен:

— Нәрсә симез булсын, абзарда симез үгезен бар, суйсаң биш пот май чыгар, аңардан симез нәрсә булсын, – ди.

Карт аңа сул кулын гына селти дә икенче сорауны бирә:

— Бу дөньяда нәстәкәй якты? – ди.

Килен әйтә:

— Ярминкәдән алып кайткан көзгене ишегалдына чыгарсаң, бөтен дөнья күренер, аннан якты әйбер булмас, – ди.

Карт аның бу җавабына да сул кулын гына селтәгән, ди.

Өченче сорауны бирә инде карт:

— Бу дөньяда нинди тавыш көчле? – ди.

Килен әйтә:

– Абзарда үзең җигә торган айгырың кешнәп җибәрсә, бөтен дөньяң селкенә, – ди.

Карт бу җавапка да сул кулын гына селтәгән дә, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, чыгарып җибәргән.

Хәзер карт уртанчы киленне чакыра да аңарга бирә сорауларны. Ул да кайсына җавап бирә, кайсына юк. Аңарга да, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, сул кулын гына селтәп, чыгарып җибәргән, ди.

Инде карт кече киленне чакыра да әйтә:

– Киленем, ди, сиңа өч төрле сүзем бар, шул өч сүзгә җавап бирсәң, өч йөз сум акча сиңа булыр, ди. Берсе дә үпкәләмәсен дә, сапкаламасын да, әйтәсең икән – өч йөз сумны бирәм, – ди.

Килен:

– Атай, ди, телдән килгәнне әйтеп карыйм, – ди.

– Кызым, ди, бу дөньяда нәстәкәй симез? – ди.

Килен уйлап тора да:

— Бу дөньяда, ди, җирдән дә симез нәрсәне таба ал­мыйм, – ди.

Алаймы, бик яхшы, – ди карт.

Аннан тагын:

– Бу дөньяда нәстәкәй тавышы көчле? – дип сорый.

Килен әйткән:

– Ипи–тоз авазы көчле дип беләм, атакай, – дигән.

– Ярар. Бу дөньяда нәстәкәй якты? – дигән карт.

– Бу дөньяда ай, кояш якты дип беләм, – дигән килен.

Шуннан соң карт киленнән сораган:

– Ни өчен җир симез? – дигән.

– Җирнең симезлеген шуннан беләм, – дигән килене, – җиргә икмәк чәчәбез, шуннан ризыкланабыз, үзебез дә шул җир өстеннән йөрибез.

– Алай булса, ни өчен икмәк–тоз авазы көчле? – дигән карт.

Килен әйткән:

– Син, дигән, бик күп кешеләрне туйдырдың, бик юмарт булдың, ерактан килгән мосафирларны сыйладың. Синең юмартлык хәбәреңне йөз чакрымнан килгән кеше мең чакрымга алып китте. Менә шуңа күрә икмәк–тоз та­вышын көчле дип беләм, – дигән.

– Ярый, килен, – дигән карт, – инде монысын дә әйт: – ни өчен ай, кояш якты? – дигән.

Килен әйткән:

— Ай, кояш бөтен җирне, бөтен илне яктырта, шун­нан да якты әйбер таба алмыйм мин, – дигән.

Карт:

— Ярый, килен, бик дөрес җавап бирдең. Шуның өчен мә сиңа өч йөз сум акча, ана сөтеннән хәләл булсын, – дип, аркасыннан сөеп чыгарган, ди.

Шулай итеп, ярлы гаиләдән алган килен башкаларга караганда акыллы булып чыккан, ди.

 

Өч кыз

Борын–борын заманда яшәгән ди өч дус кыз. Беренчесе – матур, икенчесе – ямьсез, өченчесе – алдакчы булган ди.

Менә бер көнне алар бергәләп урманга җиләк, гөмбә җыярга киткәннәр. Урманда йөри–йөри адашканнар. Кычкырып елап йөргәндә, каршыларына алма, җиләк,гөмбә күтәргән Керпе килеп чыккан.

–Керпе, безгә юл күрсәт әле, – дигән кызлар.

Алдакчы кызсөйләшкән арада керпенең җиләкләрен ашап бетергән.

–Мин бу кыңгырауны үзен яхшы тоткан матур кызга бирәм, Мә! Кыңгырау сиңа юл күрсәтер.

Калган кызлар:

–Безнең дә өйгә кайтасыбыз килә, – дип елый башлаганнар.

–Мин бүтән беркемне дә алдамам, – дип сүз биргән алдакчы кыз.

–Мин башка беркемнән дә көлмәм, – дигән ямьсез кыз.

Керпе:

–Ярар, алай булгач, сез дә өегезгә кайтырсыз. Тик мин сезнең артыгыздан күзәтеп торырмын, – дигән.

...Кызлар инде олы яшькә җиткәннәр. Биргән вәгъдәләрен саклап һаман да дус яшиләр ди.

 

ӨЧ КЫЗ ТУГАН

 

Борын–борын заманда буулган, ди, бер хатын.Аның булган, ди өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын ди–ди, көне–төне эшләгән, ди.

Менә кызлар буйга да җиткәннәр. Алар берсе–берсеннән матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, ди, буй–сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз туган бер–бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына тереклек иткәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда тиен дуств бар икән, шуны дәшеп әйткән:

–Тиен–дустым барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрчн, – дигән.

Тиен шундук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканба, олы кызы җиз ләгәннәр тазартып тора идедыр иде, ди.

–Һай, – дипәйткән, ди, олы кыз, – бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне тазартып бетерәсем бар иде шул, дигән, ди.

Тиен моүар бик ачуланган да әйткән:

–Алаыса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! – дигән.

Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән кызны ике яктан китереп тә кыскан. Олы кыз егылган да шунда ук ташбакага әверелгән.

Тиен уртанчы кызга чыгып чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

–Һай, – дигән, – әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә, менә әрминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, – дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

–Алайса син гомерең буе киндер сугып кына тор! – дигән.

Уртанчы кыз шундук үрмәкүчеә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен кече кызга әйткән:

–И, сөекле бала, – дигән, – гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, – дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

 

ӨЧ СОРАУ

Борын–борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде.

Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләп читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет әйтә:

Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абы кеше, – ди.

Шулай булсын, улым, – ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый: – Каян киләсең, кая барасың? – ди.

Егет:

— Эш эзләргә чыктым, абый.

Шуннан соң ашлык чәчүче әйтә:

— Ярар, егет, эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы. Уйлана–уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер–ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең, – ди.

— Ярар, абы, әйтеп кара.

Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчергә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә:

— Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр, – ди.

Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә:

– Менә монысы бурычка биреп торуым.

Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә:

– Монысы кадерле кунакларым өчен.

Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?» – дип.

– Ярар, абый, – ди егет, – син миңа бераз гына уйларга бир, – ди.

– Уйла–уйла, улым.

Шулай ди дә бу кеше ашлыгып чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу егет янына.

– Йә, нихәл, улым, берәр нәрсә чыгамы?– ди.

– Абый, синең соң әти–әниләрең бармы? – ди.

– Бар, – ди теге.

– Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер?–ди.

– Тәрбияләделәр, – ди.

– Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.

– Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем.

– Синең ир балаларың бармы? – ди егет.

– Бар, – ди теге кеше.

– Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың–эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар, – ди.

– Бусын да бик дөрес әйттең, – ди теге кеше.

– Синең кызларың бармы?– ди.

– Бар, – ди ашлык чәчүче.

– Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр. Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды, – ди.

– Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең, – ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады.

 

ҖИР НИЧЕК ЯРАЛГАН?

 

Элеке заманда дөнья тоташ судан гына торган. Кешеләр әле булмаган. Суда балыклар һәм су кошлары гына яшәгән. Шунда бер үрдәк, су төбенә чумып, борыны белән бер кисәк балчык алып чыккан. Бу зурайган һәм шуннан җир хасил булган, ди.

 


Тәрҗемәләр

 

"АК ЕЛАН"

Борын-борын заманда яшәгәнди бер патша, байлыгы куп булган, бернидә борчымаган. Ләкин көннәрдән-беркөнне моның бар җиредә авырта башлаган. Моңа күрәзәчеләр ак еланның барлыгын әйткәннәр, шуны тотып ашасаң тереләсең дигәннәр. Патша вәзирләре елан эзли торсыннар, ә без кечкенә бер авылдагы гаилә турында тыңлап үтик...

Бер карт утын сатып, гаиләсен тукландырган. Менә бер көнне ул кабат урманга утын кисәргә баргач, җирдә ниндидер тоткыч чыгып торганын күргән. Нәрсә микән дип, казый башлаган. Казый торгач, монда сандык чыккан. Сандыкны ачып караса, бал. Бу карт бу балны әз-әзләп алып, сата башлаган. Гаиләсе тук булган. Тагын бал алырга барган, сандыкны ачса, ак елан, янында кара еланнар. Карт куркып киткән. Теге елан телгә килгән:

- Син минем кышка үзерләгәнне ашап бетердең, инде. Син миңа хәзер хезмәт ит, син монда кал, менә сиңа бу таш, ашыйсың килгәндә дә, әчәсең килгәндә дә, шушы ташны яларсың.

- Ә минем гаиләм нишләр соң? - дигән карт.

- Алдан уйлыйсы иде...

Шулай итеп карт калган. Бер көнне моңа ак елан әйткән:

- Бар өеңә кайт инде. Ләкин сиңа шуны әйтәм, мине күргәнеңне беркемгә дә әйтмә - дигән.

Карт "ярар"- дип кайтып киткән.

Ә тегендә патшаның хәле авырайган. Моңа сихерчеләр, мунча төзетеп, барлык халыкны юындырырга кушканнар.

Менә теге картка да чират житкән, өс киемен салганда, моны тотып алып, патшага илткәннәр. Сихерче әйткән:

- Син ак еланны күргәнсең, әйт безгә кайда икәнен. Әйтсәң сине патша алтын белән күмер.

- Мин аны кайдан күрим, - дигән карт.

- Күргән кешенең тәне ак тимгелле була, Ә синең тәнеңдә тимгелләр бар.

- Мине балачактан ук, - дигән карт куркып.

- Әйтмәсәң без синең тәнеңә энәләр казып чыгабыз,- дигән сихерче.

Карт өндәшмәгән. Шуннан соң картка энәләр казыганнар. Карт түзгән. Аннан соң төрмәдә утыртканнар. Карт утырган, сабыр булган. Аны бик каты җазалаганнар. Ул түзә алмаган әйткән. Аны урманга җибәргәннәр. Карт урманга баргач, еланга барсында сөйләгән. Елан әйткән:

- Бик куп авырлыклар күргәнсең икән. Син мине тотып алып бар. Аннан өчкә бүлеп, өч савытка салып пешер. Соңыннан койрык кайнаткан суны үзең эч, ә баш кайнатканын, теге сихерчегә бир, тик койрыкныкы дип әйт.

Карт кушканча барсында эшләгән. Патша еланнын башын ашагач, башы терелгән, гәудәсен ашагач, гәудәсе терелгән, койрыгын ашагач, аяклары терелгән. Ә теге сихерче, койрык кайнаткан су дип, баш кайнатканын әчкәч, агуланып улгән. Ә карт чын барлыкта койрык кайнатканын эчеп, бар хайваннарның телен аңлый торган булган...

АКЫЛЛЫХӘЙЛӘ ХИКӘЯТЕ

 

Беркөнне Әтәч батыр ирек ачыр өчен авылдан читкә чыккан, имеш. Анда бер дивар өстенә менеп, ары–бире каранып, дөньяның иркенлегеннән, сахраның хушлыгыннан кәефе килеп, канатларын кагып кычкырып җибәргән, имеш. Ул җирдә бер Төлке бар икән. Әтәчнең тавышын ишетеп: «Моны миңа ходай бирде!» –дип, дивар төбенә килгән.

Әтәч, моны күреп:

- Сиңа ни кирәк, ни йомышың бар? – дигән.

Төлке әйткән:

- Мин шәһәрдән кайтып киләмен, синең бик хуш авазыңны ишетеп, тавышыңнан ләззәт алаем дип, синең яныңа килдем, дигән. Шәһәрдә бер яңа хәбәр ишеттем, шуны да сиңа әйтәсем килде, – дигән.

Әтәч:

– Ул нинди хәбәр, сөйләче, ишетием, – дигәч, Төлке әйткән:

– Шушы көннәрдә патша хәзрәтләре фәрман кылган: минем йортымда, ягъни кул астымдагы бар халык бер–бере белән дус булсыннар, тату торсыннар, күңелләреннән усаллыкларын чыгарсыннар. Көчле көчсезгә кул сузмасын, арыслан дәвәнең муенын өзмәсен, эт төлкенең тунын ертмасын, төлке тавыкны бумасын, тилгән чыпчыкны алмасын, бүре белән куй бер абзарда торсыннар, күгәрчен белән карчыга бер ояда тыныч торсыннар, дип боерган, дигән. Алай булгач безнең арабызда ятлык булмасын, күңелләребездә бер–беребез хакында яманлык булмасын. Әтәч дус, син дивар өстеннән төшеп, минем яныма кил, ике дус бергә кочаклашып йөрик, патша фәрманын җиренә җиткергәнне илгә күрсәтик,— дигән Төлке.

Әтәч, Төлкенең сүзләренә колак салмыйча гына, диварның икенче ягына карап тора икән, ди.

Төлке әйткән:

— Әй, Әтәч дус, син патша фәрманын исеңә аласын килмиме, минем әйткән сүземә колак салмыйсың, кире якка карап торасың,— дигән.

Әтәч җавап биреп әйткән:

— Тукта әле, авыл ягыннан арык тунлы, зур колаклы, озын койрыклы бер җанвар бу якка таба чабып килә, шул нинди хайван икән дип хәйран булып карап торамын,— дигән.

Төлке бу сүзне ишеткәч, Әтәчне ауламак кайгысы калмый, үзенә сыенырга урын эзли башлый. Әтәч әйтә:

– Ник тынычсызланасың? Тукта әле, ул монда килсен, күриек, ул нинди хайван икән?—дигән.

– Сүзеңә караганда, эткә охшыйдыр, аның белән күрешүдә күп хәер юк. Килеп мине күрә калса, тунымны ертмый калмас,— дигән.

Әтәч әйткән:

— Син ни сөйлисең? Патша, һичкем беркемгә золым итмәсен, дип боерган, дигән идең. Алай булгач этнең ни куәте бар безгә тиергә? – дигән.

Төлке әйткән:

— Дөрес, шулай булса да, аңа күренмәгәнем хәерлерәк. Ихтимал, ул патшаның фәрманын ишетмәгәндер, – дип, бер якка качып киткән, имеш.

Әтәч тә, аның хәйләсенә хәйлә корып, явызлыгыннан котылган, имеш.

 

Алма агачыннан ерак төшми

 

Борын–борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Аларның булган ди оныклары. Ул бик шук булган, әби–бабасын тыңламаган. Үзе теләгәнне генә эшләгән.

Менә аның әби–бабасы авырып киткән һәм алар бер–бер артлы үлеп тә киткән. Малайга бик авыр булган. Шулай да тирәсендәге яхшы кешеләр ярдәмендә үсеп, буй җиткезгән, үз көнен үзе күрә башлаган. Гаилә корган, озакламый балалары туган. Туган көннән үк ул әти–әнисен борчуга салган, бертуктаусыз көйсезләнгән, гел нидер сораган. Аны тәртипкә китерү өчен ни генә эшләп карамаганнар: көйләгәннәр дә, назлаганнар да, һәр сораганын алып та биргәннәр. Тик малай гына җайга килергә уйламаган, гел киреләнгән. Әти–әнисе улларының мондый килешеннән бик туйган. “Үзем дә әби–бабамны нык рәнҗеткән идем. Үзең нинди – балаң шундый була шул”, – дигән әти кеше. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтем халык теленә әнә шул вакыйгадан соң кереп калган икән.

 

АЛТЫН БАЛТА
(Сирия халык әкияте)

 

Борын–борын заманда бер карт яшәгән, ди. Бик ярлы карт булган, ди, бу! Аның тимер балтадан башка бер әйбере дә булмаган, ди. Якын кешесе дә юк икән моның. Карт көн саен урманга бара, анда әзрәк утын кисә һәм шул утынны күтәреп өенә алып кайта торган булган.

Алып кайткан утынның бер өлешен кышка калдырган. Икен­че өлешен кәҗә сөте белән арыш ипиенә алыштырган, ди, карт. Ул шулай ачлы–туклы көн күргән, ди.

– Әле дә балтам бар, югыйсә ачка үләр идем, – дип кабатлый икән бу.

Бер көнне иртә таңнан торып, карт урманга утынга киткән, ди. Әмма басманың уртасына җиткәч, көчле давыл чыккан да басманы чалшайткан һәм картның аркасындагы утыны белән балтасы суга төшеп киткән, ди.

Көч–хәл белән басмадан чыккач, карт:

– Харап булдым, харап булдым. Инде нишләрмен, каян балта алырмын, нәрсә ашап яшәрмен, – дип, ахылдап, бик озак җирдә елап яткан, ди. Аның елау тавышын елгада йөзеп йөрүче бер балык ишетеп, бик кызганган, ди.

Озак та үтмәгән, яр буенда елап ятучы картка ул алтын балта китергән дә:

– Мә, бабай, елама, сиңа алтын балта китердем, – дип әйткән, ди.

Карт балтаны тотып та карамаган:

– Бик матур балта икән дә, минеке түгел шул бу, – дигән ачынып.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-01-14 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: