ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 5 глава




 

КҮРЕНМӘС ЧИКМӘН

 

Борын заманда фәкыйрь крестьяннардан бер егет солдатка алына. Унҗиде яшендә була ул алынганда.Өч ел җәяү барасы була. Бу җәяүләп чыгып китә. Өй саен сорашып, тамак туйдырып бара инде бу.

Бер картка керә фатирга. Карт әйтә: “Җәяү чиләнеп йөрмә син, ди, мин сине ике сәгатьтә итеп куярмын, ди, миндә бер ел хезмәт ит син”, – ди.

Егет моңа ышана да керә. Эшли бу бер ел. Бу картның бер кара айгыры була. Шуны туйдыра бу. Моның абзарга да керәсе түгел: бер төймәгә баса – печән килеп чыга, икенчесенә баса – солы килеп чыга, өченчесенә баса – су килеп чыга, башак боланып чыга, тагын берсенә баса – тизәкләрен тазарта.

Шулай бер ел хезмәт итә. Елы тулгач, бу сорый:

– Бабай, мин китәр идем инде, – ди. Исәп–хисап ясавын сорый.

Бабай ат янына чыгып сорый:

– Яхшы туйдырдымы сине? – ди.

– Юк, яхшы туйдырмады, ди, бер тапкыр ашатмый калдырды ул мине, – ди.

Теге егет беркөнне, йоклап төймәләргә басмый калдырган була.

– Яхшы туйдырмагансың, улым. Тагын бер ел каласың инде, – ди.

Тагын бер ел хезмәт итә. Йокламый инде бу юлы, яхшы карый. Бабай, елы тулгач, аттан чыгып сорый. Ат әйтә:

– Бу юлы яхшы тәрбияләде, – ди.

Карт әйтә:

– Менә, улым сиңа бер иске чикмән, ди, бер иске бүрек, бер сыбызгы белән бер кылыч, бер иске киез итек, ди. Сыбызгыны сызгыртсаң, шушы ат килеп җитә. Бүрек белән чикмәнне кисәң, күренмәс кешегә әверелерсең, ди. Киез итекне кисәң, йөзәр чакрым атларсың бер атлаганда. Бу кылыч кырык чакрымнан кырып сала, – ди.

Шуннан соң, бу хәзер киез итекне киеп сынап карый: бер атлагада йөз чакрым атлый. Ике сәгать эчендә барып керә патшага. Патшага бер ел элек килеп җитә.

Бу патшаның бер кызы бер көндә кырык кием ботинка туздыра, ди. Кырык кием ботинканы кая туздырганын белү өчен сакчы куялар, ди. Бер елдан соң сакка чыгып баса бу егет. Чыга да ятып йоклый.Патша кызы әйтә: “Іи, хәзер үк йоклаган”, –ди. Кырык кием ботинка күтәреп чыгып китә бу.

Бу киткәч, егет уяна. Уяна да бөтен киемнәрен киеп чыга тегене эзләргә. Йөз чакрым болайга, йөз чакрым тегеләйгә атлап карый да кызны таба; кыз бер алтын агачтан алма өзеп алды, бу егет тә алды, “миңа да кирәк булыр”, дип. Патша кызы шул алманы диңгез чыкканда диңгезгә ыргытты да бу алтын алма кораб булды, кыз шул корабка утырып диңгезне чыгып китте, ди. Бу егет диңгезне атлап кына чыгып китте, ди.

Хәзер бу кыз янып торган утка барып чыкты: егерме киемне ботинканы киеп, шул уттан узды. Бу егет утны атлап кына чыгып китте, ди. Хәзер бер тауга җиткәч, бу кыз алманы ыргытты да, тау тишелеп, кыз шул алма артыннан кереп китте, ди. Тау эчендәге землянкада бик матур бер пәри егете утыра, ди. Бу кыз әйтә пәри егетенә: “Менә, ди, мине каравыллар өчен бер солдатны бер ел өйрәттеләр, ди, ул каравылларга чыккач та ятып йоклады”, – ди. Боларның сөйләшкәннәрен тыңлап тора да бу егет чыгып китә.

Иртә белән патш чакыртып кертә моны:

– Нишләдең, ди, тота алдыңмы? – ди.

– Тоттым, – ди солдат. Барысын сөйләп бирә патшага.

Патша кызын чакырып кертә. Солдат патша кызы алдында да күргәннәрен сөйләп бирә. Патша кызы әйтә:

– Дөрес түгел, ди, әйткәне дөрес булса, бер төс әйбер алып кайтып бирсен, – ди.

Икенче көн кыз иртүк чыгып китә. “Их, ди, барысын да сөйләп бирде теге солдат, каян белгән ул аны?” – ди.

Пәри егете әйтә:

– Аның берәр сихерче хатыны бардыр, каян белер иде ул аны, – ди.

Бу көнне егет пәринең башына кия торган таҗын алып кайтып бирә. Иртә белән тагы чакырып кертә патша:

– Күрдеңме, ди, берәр төс әйбер алып кайттым, – ди.Кызын чакырып кертә патша. Кызы әйтә:

– Дөрес, ди, мин, болай булгач, бу егеткә барам инде, – ди.

Патша кызы бу егеткә кияүгә чыга. Шулай егеткә чыгып тора башлагач, патша кызы пәри егетен бик сагына, саргая бу. “Синнән башка торыр хәлем юк минем”, – дип, җен егетенә хәбәр җибәрә. Җен егете патшага хат җибәрә: “Ике вакыт сиңа, ди, кызыңны бирмәсәң, сугышып алам”, – ди. Патша бу егеткә киңәш итә. Егет әйтә: “Курыкма, бабай, ди, мин аны җиңәргә тиеш”, – ди.

Атына атланып, кылычын тагып, чикмәнен киеп чыгып китә бу. Пәринең гаскәрен кырык чакрымнан кырып сала моның кылычы. Пәри хәзер хәбәр җибәрә егеткә: “Сугышны туктатыйк”, – ди.

Шул дәвердә пәри егете патша кызы белән сөйләшеп ала:

– Син бел әле, – ди пәри егете, – ничек минем гаскәремне җиңде икән ул? – ди.

Теге кыз моны юмалаштырып сорый хәзер:

– Син миңа бернәрсә дә сөйләмисең, ди. Ничек минем артымнан бара алдың соң син, ди, ничек бу пәри гаскәрен җиңдең? – ди.

Егет бик озак моңа берни дә әйтми тора. Аннан соң бик аптырата башлагач, әйтә:

– Шушы кылычым белән киемнәрем исән булсын минем, – ди.

Егет, сугыштан соң арып, йокларга ята. Кыз моның кылычын, бөтен киемнәрен алып, аның урынына икенче әйберләр куя да егетнең кылычын, сыбызгысын, чикмәнен, итеген пәри егетенә җибәрә.

Пәри егете тагын гаскәр белән килә. Патшага ике сәгать вакыт бирә. Бу егет, чикмәннәренә ышанып, тагын сугышка чыга. Чыккач, сызгырып җибәрә, аты килми, итеге йөз чакрым атламый, кылычы да кырык чакрымнан кырып салмый. Бу егетне күрәләр дә чабып үтерәләр. Пәри егете патша кызын үзенә алып кайтып китә.

Моны укыткан карт бик зур гыйлем иясе икән. Бу егеткә нәрсә булганын белеп, аны эзләргә чыга. Егетнең сөяген төяп алып кайта. Казанда кайнатканнан соң, егеткә иске җанын куя. Егет терелә. Егет әйтә бабайга:

– Бабай, мин хәзер нәрсә эшлим инде? – ди.

Бабай әйтә:

– Хәзер син, улым, укы инде, – ди.

Бу егет укый. Кыз булыйм дисә – кыз була, ат булыйм дисә – ат була, бәләкәй кеше булып кала ала. Бабай әйтә моңар:

– Хәзер син, улым, өеңә кайт инде, ди, мин өйрәткәнне бер кешегә дә әйтмә, ди. Үзеңне саткан чагында, ничек тә бер төс әйберне алып калсыннар, – ди.

Шулай итеп, өенә кайтып керә бу. Атасы бик ярлыланган моның, бернәрсәсе калмаган. Бу әйтә атасына:

– Әти, син мине ат итеп базарга чыгарып сат, ди. Миңа унбиш мең тәңкә бирерләр, ди, тик йөгәнемне сатма, – ди.

Бабай моны иртә белән тарантас арбага җигә. Бу егет бик матур бер җирән айгыр була. Базарга җиткәч, айгыр халыкка карап кешнәп җибәрә, бөтен халыкның іушы китә. Моны сатулашып, унбиш меңгә сатып алалар. Йөгәнен бирми бабай, үзе белән алып кайта. Хәзер атны сатып алган кеше айгырны алып кайта да ишегалдына бәйләп куя. Үзе чәй эчәргә керә. Бу егет шул арада бәләкәй генә малай булып, бакча артыннан чыгып китә. Ат хуҗасы йөгереп чыга өеннән: ат юк. Теге малайдан сорый:

– Бер җирән айгыр күрмәдеңме? – ди.

Теге малай:

– Юк, – ди, тиз генә кош була да очып өенә кайтып китә. Икенче базарда бу егет юртак булып чыга. Бабай хәзер моның өчен утыз биш мең сорый.

– Бер сәгатькә ике йөз чакрым китә бу, – ди.

Халык ышанмый:

– Юырттырып карыйк, – диләр.

Атны җигеп әйләнеп кайталар. Бер сәгатьтә ике йөз чакрымны әйләнеп кайта бу. Пәри егете бабайны “йөгәне белән сат” дип алҗытып бетерә, ике өлеш бирә. Бабай, аптырагыч, йөгәне белән сатып җибәрә.

Пәри егете моны белеп алмаган икән. Өенә кайткач әйтә сихерче карчыкка:

– Менә, әби, ди, җитмеш меңгә нинди ат алып кайттым мин, – ди.

– Алып кайттың шул көндәшеңне, – ди теге карчык.

Боларда бер унбиш яшьлек асрау кыз бар икән. Бу кыз ат янына чыккач, теге егет әйтә бу кызга:

– Хәзер мине үтерәләр, ди. Минем урт төшем читкә чәчрәр, син шуны алып нигез туфрагына күм, ди, шул минутта алмагач үсәр, – ди.

Атны үтерделәр. Теге кыз моның тешен алып нигез туфрагына күмде. Бер сәгать эчендә моннан бик матур бер алмагач үсеп чыкты, ди, алмасы да пеште, ди.

Пәри егете әйтә сихерче карчыкка:

– Кара, нинди матур алмагач үсеп чыкты, – ди.

Сихерче карчык әйтә:

– Ие, үсте үзеңнең көндәшең, – ди.

Хәзер унбиш яшьлек кыз тагын ишегалдына чыга. Теге алмагач әйтә кызга: “Мине хәзер кисәрләр, ди. Мине кискәндә, бер зур йомычка читкә атылыр, син шуны мөмкин булса, үзегезнең су коена торган күлегезгә илтеп ташла”, – ди.

Шуннан пәри егете бу алмагачны чыгып кисә. Алмагачның зур йомычкасы читкә чәчрәп төшә. Кыз бу йомычканы ала да күлгә илтеп ташлый.

Хәзе пәри егете теге чикмәннәрне, итекләрне киеп, патша кызы белән су коенырга бара. Киемнәрен су кырыена чишенеп калдыра да су керә башлый. Теге егет бик матур яшел түшле үрдәк булып йөзеп йөри. Пәри егете куып йөри тегене: “Әгәр дә мин сине тотсам, тәрәзә төбендә генә тотар идем”, – ди.

Үрдәк моны бер читкә алдап алып китә дә, суга чумып, күлнең икенче кырыена барып чыга. Тиз генә киемнәрне киеп әүвәлге егет була. Тегеләрнең бөтенесен шунда ук турап ташлый. Сыбызгысын сызгыртып җибәрә. Үзенең аты килеп чыга. Теге япь–яшь асрау кызны алып, матур гына итеп көн итә башлый.

 

МЕНӘ СИҢА ЯРДӘМ

 

– Дустым Мортаза, ун сум гына акча биреп тора алмассыңмы? Бик кирәк иде.

– Ун сум гына нәрсәгә җитә ул? Синең күбрәк сорарга да хакың бар!

– Алайса, син инде, дустым, илле сум итеп бирә күр.

– Хәтта аннан да күбрәк сорарга хәлеңнән килә, чөнки минем бер тиен акчам да юк.

 

МУЛЛА ҺӘМ АНЫҢ МӨРИТЕ

 

Элекке заманда бер мулланың мөрите була. Ул кеше мулланың сүзеннән һич тә чыкмыйча, шуның шәригате белән генә тиеш инде.

Бервакытны рамазан аендә мулланың бу мөрите карыны бик ачкач, ашарга эзли. Бернәрсә дә таба алмагач, шәмгә ут кабыза дә, кулы белән әйләндерә-әйләндерә, шәм кызуында йомырка пешерә.

Әзрәк җылынгач, әрчи дә ашый башлый. Ул арада тегенең ике як авызыннан йомырка сарылары агып төшә. Шулвакыт килеп керә дә тегене ачулана башлый.

“Нишләдең, бәдбәхет, ди, рамазан аенда көпә–көндез ашап утырырга, нинди эш бу!” – ди.

“Әй, хәзрәт, ялгыштым, шайтан гына котыртты, ди, шайтан котыртмаса, мин бу хәлне эшләмәс идем, ди, шайтан гаепле, мин гаепле түгел, гафу ит, хәзрәт,” – ди.

Ул арада мич артыннан суырылып килеп чыга бер шайтан.

“Хәзрәт, ышанма, ялганлый,”– ди. “Кая аны котыртырга шәм башында шулай итеп йомырка пешерергә үзем дә белмидер идем әле, аңа крап торып шаккатым,” ди. Бөтен начарлыкны үзләре эшлиләр башта, аннары һич гөнаһсыз шайтанга аударалар да куялар, – ди.

 

МӘГЪНӘЛЕ КЫЗ

Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән. Беркөнне әтисе әйтә бу егеткә:

– Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап–күреп кайт әле, хак сүзме икән? – ди.

Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.

– Исәнме?

– Саумы?

– Әти–әниең өйдәме?

– Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алыштырырга йөри.

Егет кызның җавабыннан берни аңламаса да, сер бирмәгән булып күренергә тырыша.

– Мин атымны кая бәйлим?

Кыз моны тагын аптырашта калдыра:

– Теләсәң, җәйгә бәйлә, теләсәң, кышка бәйлә, – ди.

Ярый. Болар өйгә керәләр. Кыз тиз генә коймак пешерә, чәй өлгертә. Егет юлда килгәндә ачыккан, күрәсең, коймакны икешәрләп–икешәрләп тотып ашый икән. Ашап туйгач, бу, кулларын тез өстенә куеп, өй өчен күзәтә башлый. Ни дә булса сөйләргә кирәк бит:

– Ай–яй матчагыз бик юан икән, моны ничәшәрләп тотып менгердегез? – дип сораган, ди бу.

– Икешәрләп менгердек, икешәрләп, – ди моңа кыз.

Шуннан егет өенә кайтып китә.

– И–и, әти, шыр тиле бер кыз икән ул, – ди.

– Ни өчен?

– Менә шулай–шулай, – ди, сөйләп бирә бу ишеткән–күргәннәрен.

Тыңлап бетергәч әтисе әйтә моңа:

– Юк, улым, син ялгышасың. Ул чынында бик акыллы кыз икән, – ди. – Бурычка җыларга китү – үлек өстендә елау ул, яки ата–ана каберенә бару; йөз тәңкәне биш тиенгә алыштыру – кызның әтисе ауга киткән дигән сүз, ягъни йөз тәңкәлек айгырга атланып биш тиенлек куян артыннан куа–куа атны яндырып харап итәргә мөмкин. Атыңны кышка яки җәйгә бәйләү – ишегалдындагы арба яисә чанага бәйләү була. “Матчага икешәрләп менгердек” дип, кыз синең әдәпсезлегеңнән – коймакны икешәрләп ашавыңнан көлгән.

Карт шул көнне үк кызга яучы җибәртә.

 

НИГӘ ПЫЛАУ АШАМЫЙЛАР ИКӘН

 

Бохара әмиренә:

– Быел Идел буенда иген уңмаган, халык бик ачыга, ачтан үлүчеләр дә күп икән, – дип әйткәннәр. Әмир моңа бик гаҗәпләнгән:

– Нигә пылау ашамыйлар икән?– дигән.

 

САК–СОК

 

Яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бер улы белән бер кызы булган, ди. Болар дус яшәмәгәннәр, вак–төяк аркасында да еш кына талашканнар, хәтта сугышканнар да. Бу хәл әниләрен бик борчыган. Ул аларны дус яшәргә үгетләсә дә, балалары аны тыңламаганнар.

Бер көнне ире урманга ауга кикәч, хатыны намаз укый башлаган. Балалар шулвакыт тимер ук табып, шуның өчен тарткалаша башлаганнар. Алар әниләренә намаз укырга комачаулаганнар. Әниләре чыгырыннан чыккан, аларны: “Сак–Сок булыгыз!”– дип каргаган. Шул ук минутта балалар кошка әверелгәннәр. Намаздан соң әниләре кылган эшенә үкенеп елый башлаган.

Балалары аның янына очып килеп, гафу итүен үтенгәннәр. Әниләре гафу иткән, ләкин балалары иске хәлләренә кайта алмыйча, кош булып калганнар.

Алар хәзер урманда яшиләр, тик бергә түгел икән. Араларында биек тау тора сәбәпле, алар бер–берләрен күрә алмыйлар, тавышларын гына ишетәләр икән.

Төннәрен аларның тавышларын ишетергә мөмкин икән. Берсе: “Сак!”– дип кычкыра. Икенчесе: “Сок!”– дип җавап бирә. Алар кеше күзенә күренмиләр.

Кайвакыт алар әниләренең каргышы турында, үзләренең кош булып әверелүләре турында җырлар җырлыйлар икән.

 

САЛАМ–ТОРХАН

 

Булган, ди, шулай бер Салам–Торхан. Бик ярлы булган, җәй көне кырда йоклый икән. Килә беркөнне моның янына Төлке:

– Әй, Салам–Торхан, ди, үтте гомерең, өйләнмәдең дә, – ди. Өйләндерәем мин сине, – ди Төлке.– Алып чык бер тавык, ди, шушы авылдан, мин сине өйләндерермен, – ди.

Тавыкны алып чыкты Салам–Торхан, Төлке ашады. Шуннан төлке торды да бер шәһәрнең баена китте. Байга керде барып, исән– саулык сорашты.

– Бир әле син бер подаука, – ди Төлке. – Салам–Торханның бакыр акчаларын амбардан амбарга алыштырырга кирәк, ди, яңа амбар салдыра, искеләрнең өрлекләре сынган, – ди.

Ала да кич белән подауканы илтеп бирә бу. Иртәгәсен тагын бара.

– Салам–Торхан көмеш тәңкәләрен күчерә, ди, бир әле подаукаңны, – ди.

Бай әйтә:

– Миннән дә бай кеше бар икән, агай, ә!– ди.

Өченче көнне тагын барып сорый Төлке:

- Бир әле тимер подаукаңны, алтыннарын алыштыра Салам–Торхан, – ди.

- Бай тагын аптырый: “Миннән дә бай кеше бар икән”, – дип уйлый.

- Төлке илткән саен подауканың читләренә берәр тәңкә кыстырып илтә. Бай аларны кире бирмәкче була. Төлке әйтә:

- Һәй, аңа чут түгел ул, калсын үзеңдә, – ди.

Шулай подауканы өченче тапкыр илткәч, бай Төлкене өенә кыстый.

- Минем вакытым юк.– ди Төлке. – Иртәгә минем кодага барасым бар, ди,

мин ул егетне өйләндерәм хәзер, аның җәмәгате юк, – ди.

Бай, моны ишеткәч, бигрәк кыстый башлый. Байның кызы бар икән.

– Бик күп тотмасаң, кереп чыгармын чыксам, – ди Төлке.

– Күп тотмам, – ди бай.– Төлке дус, менә минем кызым бар, шуны димләргә кирәк аңар, ди. Мин сине буш итмәм, – ди бай.

– Ярар, әйтеп карармын, – ди Төлке, – миңа түгел бит, ди, аның күңеле әллә кемдә булуы бар, ди. Риза булса, димләрмен, – ди.

Төлке кайтып китә дә, сөйли Салам–Торханга:

– Егет, эш була, ди, хәзер теге байның кызын алабыз сиңа, – ди.

Салам–Торхан әйтә:

– Сөйләмә юкны, ди, кем килсен миңа, ди. Өскә кияргә күлмәк– ыштан булмасын, минем ише хәерчегә кем килсен, – ди.

Төлке әйтә:

– Кайгырма, – ди. Иртә белән тагын барып җитә.

– Ну, Шакир бай, – ди Төлке, – мин тегене бордым, ди. Аклашырга килдем, эшне бетереп кайтырга була, – ди.

– Бик рәхмәт, бик яхшы эш, – ди бай.

– Күпме сорыйсын акча, күпме кием– салым, әйт шушында, – ди Төлке.

– Безгә бернәрсә дә кирәкми, – ди бай.– Кияү үзебезнеке, безнең бар нәрсәкәй дә бар, – ди бай.

– Ну, алайса. Кияү үзеңнеке, – ди Төлке, – яхшы, ди. Туйны ни вакытка куябыз, – ди Төлке.

Бер көнне билгелиләр. Егет шунда килә дә кызны да алып китәргә тиеш була. Җзмәгате юк бит.Шунда ук Төлке әйтә:

– Без киләсе күперләрегез начаррак икән, ди, аны ныгытырга кирәк, – ди.

Кода әйтә:

– Аннан күп атлар, күп йөкләр йөри, ди, ватылмас, нык ул күпер, – ди.

– Ярый, алайса, ватылмаса, – ди Төлке.– әмма безнең атлар бик зур, арбалар бик авыр, чыдар микән!– ди.

Төлке кайтып китте хәзер сөенеч алырга.

– Ну, Салам–Торхан дус, эш булды, – ди Төлке, – менә фәлән числога туйга барырга, җәмәгатьне дә алып кайтырга, – ди.

– Юкка йөрисең, – ди Салам–Торхан, – мин аны алып кая куйыйм, миңа нигә килсен соң ул, – ди мескен.

– Булгач була инде, булдырабыз, – ди Төлке.

Көне килеп җиткәч, киттеләр болар икесе җәяүләп.

– Соң мин анда ничек барып керим шушы кием– салым белән, – ди егет, ул бит бай кеше икән, – ди.

Төлке әйтә:

– Кайгырма, керербез, – ди. Хәзер күпергә барып җиттеләр болар. Төлкенең киңәше буенча, күперне сүтеп, агызып җибәрделәр. Салам–Торханны чишендерде дә Төлке, суга кертеп, бер зиреккә ябыштырып куйды. Төлке тегендә үзе генә барып җитте хәзер.

– Кода, әйттем бит мин сиңа, күперләреңне төзәттер дип әйтеп, ди. Менә монда килгәндә күпер җимерелеп. Кияү суга төште хәзер, белмим, исәнме, юкмы.– ди Төлке.– Мин үзем генә коткара алмагач, монда чыгып чаптым, – ди. Байның кешеләре хәзер чыгып чаптылар күпер янына.

– Салам–Торхан!– дип кычкыралар.

Тегендә Салам–Торхан аваз бирә түбәннәнрәк. Салам–Торханны судан алып, төрештереп алып кайттылар хәзер йортка, киендерделәр, ашка– суга утырттылар. Аккан мал өчен бер дә кайгырмыйлар болар.

Төлке әйтә:

– Безнең бетәрлек түгел, – ди.

Кияү бер дә ашамый, гел киеменә карап кыны утыра сыпыргалап. Бабасы сорый:

– Нигә ул кияү бер дә ашамый,ди, гел киеменә генә карап утыра.– ди.

– Ул ашар иде дә, аның кием– салымы нинди иде, ул шуны юксына, – ди Төлке. Ә Салам–Торханга аулакта гына әйтә: – Син киемең белән генә булышма инде, азрак аша да, ди. Сиздерзсен бит, – ди. Аннары Салам–Торхан ашарга ябыша. “Алай икән”, ди.

Мәҗлесләр үтте, туйлар бетте, хәзер Төлке кайтып китә, алдан Салам–Торхан белән сөйләшә: “Син фәлән авылдәгы фәлән карчыкка кайт, ди, мин фатырны шунда алырмын”, – ди Төлке. “Ярар”, – ди Салам–Торхан.

Төлке юлдан кайтканда ат көтүчеләренә очрый. Аларга әйтә:

– Иртәгә моннан зур начальство үтә, ди. “кем көтүе?” дипсорасалар,“Салам–Торханныкы” дип әйтегез, алар сезгә күп бүләкләр бирерләр, – ди.Аннан соң сыер көтүчеләрне очратып та, шул сүзләрне үк әйтә.Аннан сарык көтүчеләрне очратып та шул ук сүзләрне әйтә. Аннары теге авылдагы карчыкка барып керә. Ул бөтен тирә– якта атаклы купец карчык булган икән.

– Ну. әби. Нишлибез?– ди Төлке.– Яу килә, команда килә, нишләрсең, кая барырсын микән?– ди.– Сине бетереп китәрләр бит алар, ди. Булмаса син, әби, коега төшеп тор, ди, алар киткәч мин сине алырмын, – ди.

Карчык риза б ула. Төлке аны чиләккә утыртып коега төшерә дә бу вакытта арканны да кисеп җибәрә. Карчык кое төбенә китә.

Шуннан сон Салам–Торханнар тегеннән төялеп чыктылар кыз белән. Әллә ничә ат байлык, ата– анасы, туганнары, якыннары юл тутырып киләләр. Килеп җитәрәк юл тирәсендә йөргән ат көтүенә. Сорыйлар:

– Кемнеке бу көтү?– диләр.

– Салам–Торханныкы, – ди көтүчеләр.

– Һәй, хатын, бар икән кияүнең байлыгы, – ди бай, – безнең көтүчеләр икән, бүләк ташлыйк, – ди.

Боларга күп кенә бүләкләр биреп, алга китәләр. Бераз баргач сыер көтүе очрый.

– Кем көтүе бу?

– Салам–Торханныкы.

– Ай, хатын, ди, бар икән кияүнең байлыгы, – ди бай. Безнең көтүчеләр икән, бүләк ташлыйк, – ди.

Барып җитәләр сарык көтүенә.

– Кем көтүе бу?

– Салам–Торханныкы.

– Менә, хатын, ди, без бай дип әйтәбез, бездән дә әллә ничә рәт бай икән безнең кияү, – ди бай. Тагын бүләкләр чәчеп узып китәләр.

Хәзер Салам–Торхан йорты дип теге карчык өенә барып керделәр. шуннан соң өйгә бөтен нәрсәләрне урнаштырып,ашка– суга тотындылар. Ә анда пешекчеләр бөтенесен әзерләп торганнар икән.

Хәзер кунак булып өч– дүрт кич кунып, кода белән кодагый кайтып киттеләр. Болар хәзер әшне бик яхшы алып баралар. Төлке дә шунда бик рәхәт тора. Салам–Торхан Төлкене бик кадерли: “Үлсәң, мин сине алтын табутта күмдерермен”, – ди.

Төлке беркөнне авырый башлый. Карасалар– иртә белән үлгән. Салам–Торхан хезмәтчеләрен чакыртып кертте дә, Төлке үлгән икән, ди, шул тау башындагы чокырга илтеп ташлагыз, ди. Алар киттеләр моны чуманга салып, өстенә салам төяп



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-01-14 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: