Африканы колониаль басып алу 2 глава




Бәйсезлекләрен югалткан илләр әкренләп колонияләргә әвереләләр. XIX гасыр ахырында Кытайны йогынты сфера­ларына бүлгәләү башлана, илнең икътисади һәм хәрби әһә­мияткә ия территорияләре басып алына. 1898 елда Герма­ния якын-тирәдәге территориясе белән бергә Циндао портын оккупацияли һәм Кытай хөкүмәтенә әлеге җирләрне 99 елга арендага бирү турындагы килешүне көчләп тага. Россия Порт- Артур порты белән Ляодун ярымутравын арендалый. Бөек- британия шул ук шартлар белән Цзюлун ярымутравына һәм аның янындагы —1842 елдан Гонконг колониясе урнашкан утрауларга ия була. 1899 елда АКШ Кытайда «ачык ишекләр» доктринасын игълан итә. Аның буенча Кытайда бөек держа­валар да бер үк дәрәҗәдә булырга тиеш. Кытай индустриаль илләрнең берсенә ниндидер өстәмә ташлама ясый икән, ул башкаларга да кагыла дигән сүз. Таиланд (Сиам) —1904 елгы инглиз-француз, Иран 1907 елгы инглиз-рус килешүләре бу­


енча йогынты сфераларына бүленгән була. Англия һәм Россия Кытайныкы саналган Тибет районын шул вакытта ук инде бүлешү турында килешәләр.

Европалылар яулап алынган илләр халкының традицион, гадәти тормыш-көнкүрешен җимереп ташларга омтылмаган­нар. Ьиндстанда инглизләр каста системасына тимәгәннәр, җирле кенәзләргә дә үз кул астындагы крестьян общинала­рыннан салым җыю хокукы сакланган. Шуңа да карамастан колония һәм бәйле илләрдәге халыкның тормышы әкренләп үзгәргән.

Европа товарларының күпләп килүе җирле һөнәрчеләрне бөлгенлеккә төшергән. «Үз» феодалларына гына түгел, ко­лония хуҗаларына да салым түләүче крестьяннар бик тиз бөләләр һәм җирсез калалар. Җирбиләүчеләрне җитен, мамык һәм метрополияләргә китүче башка авыл хуҗалыгы культура­лары игәргә мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә азык-төлек җитештерү кими, ә бу еш кына ачлыкка китерә. Гасырлар буе яшәгән общиналы игенчелек һәм натураль хуҗалык системасы җи­мерелеп бара. Эшсез калган арзанлы эшче көчләр яңа туып килүче, метрополияләр икътисадына хезмәт итүче сәнәгать тармакларында кулланыла башлый. Иң беренчеләрдән булып файдалы казылмалар чыгару тармагы үсеш ала. Ул товар- акча мөнәсәбәтләренең таралу өлкәсен киңәйтә. Товар ташу, чимал һәм плантация продукциясен чыгару, шулай ук хәрби максатларны күздә тотып, колонияләрнең күбесендә тимер юллар челтәре булдырыла. Колонияләр халкына, чикләнгән күләмдә булса да, Европа медицинасы казанышлары да килеп җитә башлый. Беренче һәм аеруча Икенче бөтендөнья сугы­шы елларында Көнбатыш илләренең диңгез аръягындагы би­ләмәләрендә хәрби техниканы ремонтлау һәм җыю предприя­тиеләре барлыкка килә, электр энергиясе җитештерү арта.

Шунысы характерлы: Азиянең үз бәйсезлекләрен саклап кала алган илләре, яисә номиналь яки чикләнгән хакимиятле территорияләр нык үсеш ала алмаганнар. Әйтик, Ьиндстан территориясеннән еш кына инглизләр һөҗүменә дучар ител­гән Әфганстан XXI гасыр башында дөньядагы тимер юлсыз, кабилә-ыру мөнәсәбәтләренә, натураль хуҗалыкка нигезләнгән сирәк илләрнең берсе булып кала бирә.

Европалылар колониаль һәм бәйле илләрнең аеруча йо­гынтылы югары катлаулары ярдәменә таянырга тырышкан­нар. Шул максатны күздә тотып, метрополияләр хакимияте белән хезмәттәшлек иткән җирле феодаллар, сәүдәгәрләр һәм рибачыларның (ростовщиклар) балаларына Европада белем алырга рөхсәт ителгән. Әлеге сәясәтнең нәтиҗәләре берничә яклы булган.

Бер яктан, колониаль һәм бәйсез илләрдәге хакимлек итүче җирле аксөякләрнең, чиновникларның, сәүдә-сәнәгать капита­лы вәкилләренең бер өлеше метрополияләр хакимияте белән хезмәттәшлек итә башлый. Икенче яктан, Европача белемгә ия булган аксөякләр арасында үз ватаннарының хәле белән килешмәүчеләр барлыкка килә. Нәкъ менә шул кешеләр милли-азатлык көрәшен һәм туган илләрен модернизацияләү өчен көрәшне башлап җибәрәләр дә инде. Кытайда — Сунь Ятсен, Ьиндстанда Мохандас Ганди һәм милли-азатлык хәрәкәтенең башка җитәкчеләре шундыйлардан.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Джавахарлал Неруның «Бөтендөнья тарихына караш» китабыннан (1942):

Англия сәясәтенең Һиндстанда эзлекле рәвештә гамәлгә ашырырга омтылган максатларының берсе бай сыйныф бул­дырудан гыйбарәт иде, ул исә, инглизләр креатурасы була­рак, аларга бәйле һәм бу илдә таяныч булыр иде. Шуңа күрә инглизләр феодаль кенәзләрнең позицияләрен ныгыталар <...> һәм хәтта, дин эшләренә катнашмауны сәбәп итеп, со­циаль консерватизмны хуплыйлар. Бай сыйныфларны илне эксплуатацияләү кызыксындыра һәм, гомумән, алар шул экс­плуатация хисабына яши алалар да инде <...> Һиндстанда, әкренләп, урта сыйныф туып килә, эшкә кертеп җибәрерлек капиталы да бар аның <...> Тавышы ишетелә торган бердәнбер сыйныф—яңа урта сыйныф ул; Англия белән бәйләнештән ту­ган шул сабый үзе үк аны тәнкыйтьли башлый. Бу сыйныф үсә, аның белән бергә милли хәрәкәт тә үсә бара <...>

Д. Неру Һиндстанда яңа социаль катлауның туып килүен ничек аңлата? Бу катлауның максатлары нинди була?


Көнчыгыш дәүләтләрдә антиколониаль хәрәкәтләр

 

XIX—XX гасырлар чигендә күп кенә илләрдә азатлык хәрә­кәте күтәрелеш кичерә. Башта традицион тормыш рәвешенә кайту һәм чит ил кешеләрен куып җибәрүне максат итеп куя­лар. Кытайда 1899—1901 еллардагы «боксчылар» восста­ниесе (икенче исеме — ихэтуаньнар, яки «сары бәйләвечләр» восстаниесе) вакытында каршылык күрсәтүчеләр тимер юл­ларны, элемтә линияләрен җимерәләр, чит ил кешеләренә һәм чит ил киемнәре кигән кытайларга һөҗүм итәләр. Восстание­не крестьяннар һәм шәһәрнең ярлы-ябагае башлый, аларга император династиясе әгъзалары да кушыла. Иранда 1905— 1911 еллардагы революция чорында чит ил товарларына бой­кот белдергән өчен көрәш кабынып китә. Мөҗәһитлэр — дин- иман өчен көрәшүчеләр хәрәкәте барлыкка килә. Аның тарафдарлары, суд һәм җирле хакимият органнарын яулап алып, кануннар исламның хокукый һәм дини кагыйдәләренә (шәригатькә) туры килергә тиеш дип таләп итәләр.

ДОКУМЕНТЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Ихэтуаньнар листовкасыннан (1900):

Чит ил дәҗҗаллары үз тәгълиматлары белән килделәр: хри­стианлыкка, рим-католиклыкка күчүчеләр һәм протестантлар саны көннән-көн күбәя бара. Әлеге чиркәүләр бик хәйләкәр рәвештә барлык комсызлар һәм ачкүзләрне үз ягына аудара һәм бик нык кысрыклый; нәтиҗәдә, нинди генә намуслы бул­масын, чиновник сатыла һәм, чит ил байлыгына кызыгып, аның колына әверелә. Телеграфлар һәм тимер юллар нәкъ менә шулай салынды, чит ил мылтыклары һәм туплары шулай ясала башлады, бик күп остаханәләр аларның бозык күңелләре өчен юанычка әверелде. Чит ил дәҗҗаллары локомотивларны, һава шарларын һәм электр лампаларын өстенрәк күрәләр. Ранглары­на туры килмәгән носилкада йөрсәләр дә, Кытай аларны бары­бер варварлар дип саный; аларны Алла үзе хөкем итәр, аларны кырып бетерү өчен, җиргә җаннар һәм даһилар җибәрер.

Ихэтуаньнар восстание сәбәпләрен ничек аңлатканнар?


XX гасыр башындагы бер генә кораллы антиколониаль чыгыш та уңышлы тәмамланмый. Колонизаторлар хәрби-тех­ник яктан күпкә өстенрәк булалар. Өстәвенә җирле халык европалыларны корал көче белән «куып» җибәрергә маташ­кан илләрдә хәл начарлана. Халык кырыла, тигез хокуклы булмаган яңа килешүләр көчләп тагыла. Кытайга, «боксчы­лар» восстаниесенә җавап итеп, колониаль державалар кү­мәк интервенция ясыйлар. Аларның гаскәрләре каршылык күрсәтүчеләрне бастыра, Пекинны талый. Кытай солыхның мәсхәрәле шартларын кабул итә. Ил контрибуция түләргә тиеш була, кытайларга европалылар яши торган кварталларга урнашу тыела, аларга каршы пропаганда җинаять дип карала һ. б. Ирандагы 1905—1911 еллар революциясе рус һәм инглиз гаскәрләре катнашында бастырыла.

Мондый күтәрелешләрнең уңышсыз тәмамлануы аркасын­да, колониаль һәм бәйле илләрдә җәмгыятьнең зыялы катла­мы колонизаторларга каршы кораллы көрәшнең перспекти­васыз булуын аңлый башлый. Яңа партияләр һәм хәрәкәтләр туа, алар үз илләрен тыныч чаралар ярдәмендә әкренләп, этаплап азат итүне яклыйлар. Әлеге чараларга реформа­лар үткәрү һәм җәмгыятьне модернизацияләү, индустриаль җитештерүгә ия булу керә. Болар барысы да метрополияләр белән хезмәттәшлекне таләп итә.

1885 елда Һиндстанда беренче гомуммилли сәяси пар­тия— Һиндстан милли конгрессы (ЬМК) төзелә. Аның про­граммасы шактый чикләнгән була: туып килүче Һиндстан сәнәгатенә минималь таможня яклавы кертү, һинд халкына югары белем алуга, хәрби хезмәткә һәм җирле идарә орган­нарына керү мөмкинлекләре ачу.

ҺМК реформалар өчен көрәштә үзенең лидеры Мохан- дас Ганди тарафыннан эшләнгән тактиканы нигез итеп ала. Аның нигезендә гражданнарның буйсынмавы кампанияләрен оештыру ята. Кампанияләрнең асыл максаты колониаль ха­кимият белән хезмәттәшлек итүдән баш тарту, инглиз товар­ларына бойкот белдерүдән һ. б.дан гыйбарәт була. Алдагы унъеллыкларда да көч кулланудан тулысынча баш тарталар. Көч кулланмый гына каршылык күрсәтү алымнары ҺМКның ил бәйсезлеге өчен көрәшендә төп чарага әйләнә.

1905 елда Кытайда «Кытайның Союз лигасы» оеша. Аның җитәкчесе Сунь Ятсен була. Ул Гонконг университетын тәмамлый, Англиядә, АКШта, Япониядә булып кайта. Сунь Ятсен фикеренчә, Япония модернизация юлына баскан икән, моны Кытай да булдырачак. Лига ил үсеше өчен бернәрсә эшләмәгән монархияне бәреп төшерергә өнди.

Лиганың йогынтысы тиз үсә. Лига 1911—1913 елларда­гы Кытай революциясен әзерләүдә һәм үстерүдә әһәмиятле роль уйный. 1912 елның 1 гыйнварында революцион хәрәкәт чолганышындагы провинцияләр вәкилләре җыелышы илне республика дип игълан итә, аның президенты итеп Сунь Ят­сен билгеләнә. Лига республиканың башка оешмалары белән берләшә, һәм гоминьдан (Милли партия) исеме белән атап йөртелә башлый. Республикачылар гаскәре император армия­сен берничә мәртәбә җиңелүгә дучар итә.

Колониаль державалар, чираттагы интервенцияне баш­лау белән куркытып, икътисади мәнфәгатьләргә зыян салган гражданнар сугышын туктатуны таләп итәләр. Гоминьдан һәм император даирәсе арасында килешү нәтиҗәсендә Кытай республика булып кала. Сунь Ятсен президент постын Юань Шикайга тапшыра. Генерал реформалар яклы һәм армиядә зур абруй казанган кеше була.

1913 елда Юань Шикай Кытайда хәрби диктатура урнаш­тыра. Гоминьдан әгъзалары парламенттан куыла. Сунь Ятсен чит илгә китә. 1916 елда диктаторның үлеменнән соң Кытай провинцияләрдә хакимиятне контрольдә тотучы хәрби төр­кемнәрнең үзара көрәше аренасына әверелә. Шулай да илдә гоминьдан йогынтысы үзен сиздереп тора әле.

1908 елда Төркиядэ яңа госманлылар революциясе булып уза. Аңа илне модернизация юлыннан җибәрергә теләүче хәрбиләр җитәкчелек итә. Конституцион монархия урнашты­рыла. Парламент төзелә, анда күпчелекне икътисади рефор­малар тарафдарлары тәшкил итә. Яңа госманлылар Германия белән хезмәттәшлек итүне яклап чыгалар. Германия капи­талы катнашында тимер юллар төзелеше җәелдерелә, немец офицерлары ярдәмендә армиядә хәрби реформалар үткәрелә. Хәлбуки дөньяның алга киткән державаларыннан артта калу проблемасы әле хәл ителүдән ерак тора.

Гомумән, XX гасыр башында Көнчыгыш илләрендә, Япо­ниядән кала, модернизациянең әле алшартлары гына форма­лашып килә. Кайберләрендә үзгәртеп коруны алга сөргән сәяси оешмалар барлыкка килә. Кытайда һәм Төркиядә сәнәгать җитештерүенең аерым үзәкләренә нигез салына. Шулай да эшчеләр сыйныфы — сәнәгатьтә, төзелештә һәм транспортта ялланып эшләүчеләр — әле күп булмый.

Латин Америкасы дәүләтләренең үсеш үзенчәлекләре

Латин Америкасы илләрендә модернизация процессы Азия дәүләтләрендәгегә караганда активрак бара. Испания һәм Пор­тугалиягә колониаль бәйлелеккә XIX гасырда ук чик куела.

1823 елда АКШ Монро доктринасын игълан итә. Аның төп идеясе Европа державаларын Америка дәүләтләре эшләренә тыкшындырмаудан гыйбарәт була. Латин Аме­рикасын яңадан колониаль бәйлелеккә төшерү куркыны­чы юкка чыга. АКШ үзе Мексика территориясенең бер өлешен басып алу белән чикләнә һәм элек Колумбиянеке булган Панама каналы зонасын үз күзәтчелегенә ала.

XX гасыр башына АКШ һәм Англиядән капитал агылу нәтиҗәсендә, Латин Америкасының күп кенә илләрендә ти­мер юллар челтәре үсеш ала. Кубада гына да аның озынлыгы бөтен Кытайныкына караганда зуррак була. Мексика һәм Венесуэлада нефть чыгарыла. Чили, Аргентина, Перу һәм Бо­ливиядә тау казу сәнәгате үсеш ала. Шулай булуга карамас­тан, гомумән, әлеге илләрнең сәнәгатендә авыл хуҗалыгы җитештерүе өстенлек итә.

Латин Америкасының характерлы үзенчәлеген эре ал­павыт хуҗалыклары — латифундияләр тәшкил итә. Әлеге хуҗалыклар Көнбатыш Европага һәм АКШка кофе, шикәр, каучук, күн һ. б. продукцияләр җибәреп тора. Латин Амери­касында җирле сәнәгать начар үсә, сәнәгать товарларының күбесе индустриаль илләрдән кертелә. Шулай да XX гасыр башында Латин Америкасының күп кенә илләрендә профсоюз хәрәкәте җәелеп китә, сәяси партияләр оеша.

Көньяк Америка ачылганда, анда Колумбка кадәрге цивилизациядә яшәгән индеецлар дәүләтләре дә юкка чыга бара. Континентны колонияләштерү нәтиҗәсендә, сәяси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең өр-яңа системасы барлыкка килә, яңа мәдәният туа. Халыкның төп өлешен католиклар, җирле халыкның, Европадан күченүчеләрнең һәм Африкадан китерелгән кол негрларның катнаш никахларыннан туган ме­тислар, мулатлар, креоллар тәшкил итә. Бары тик Аргентинада гына Европадан килүчеләр күбрәк була. Латин Америкасының Испания хакимлегеннән котылган яшь дәүләтләрендә сәяси һәм иҗтимагый үсештә демократик традицияләр күзәтелми. Еш кабатланып торган хәрби борылышларның, тетрәнү һәм кризисларның сәбәбе дә шунда була. Бәйсезлек өчен сугыш чорларыннан ук инде Латин Америкасы сәясәтендә армия аерым роль уйный. Хәрби диктаторлык режимы алпавыт- латифундиячеләр мәнфәгатьләренә җавап бирә. Аларга план­тацияләрдә эшләүчеләрнең түбән эш хакы һәм авыр хезмәт шартларына каршы протестлары белән берничә тапкыр очра­шырга туры килә. Плантаторларга һәм хәрбиләргә ниндидер үзгәрешләр кертү кулай булмый. Әкренләп үз позицияләрен ныгыткан милли сәүдә һәм сәнәгать буржуазиясе Латин Америкасы илләре икътисадының аграр-чимал юнәлешле булуыннан канәгатьсезлек белдерә.

Реформалар үткәрүгә һәм модернизациягә омтылыш кө- чәйгәннән-көчәя бара. 1888 елда Бразилиядә коллык бетерелә, ә 1889 елда монархия җимерелә, аңа алмашка республика килә. Әмма президент постына әле һаман җирбиләүчеләр һәм хәрбиләр үз кешеләрен куялар.

1910—1917 еллардагы Мексика революциясен Латин Америкасындагы якынлашып килүче үзгәрешләрнең сим­волы итеп күрсәтергә мөмкин. Җирсез крестьяннарның латифундиячеләргә каршы көрәшенә демократиягә һәм ирек­ле базарга омтылган буржуазия дә кушыла. Вакыйгаларга АКШ хәрби көчләре тыкшынуга да карамастан, Мексика революциясе 1917 елда конституция кабул ителү белән тө­гәлләнә, илдә республика строе урнаша. Ул, Латин Аме­рикасының башка илләреннән аермалы буларак, XX гасыр буена саклана.


    2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы
  Сораулар һәм биремнәр
  Колониаль басып алулар нинди нәтиҗәләр бирә? «Коло­ниализм нәтиҗәләре» таблицасын тутырыгыз. Колониализм нәтиҗәләре
Уңай нәтиҗәләр Тискәре нәтиҗәләр
   
  Колониализм колонияләрдә һәм бәйле илләрдә нинди нәтиҗәләргә китерә? XX гасыр башындагы антиколониаль чыгышлар һәм алар- ның җиңелү сәбәпләре турында сөйләгез. Ни өчен колониаль һәм бәйле илләрдә модернизацияне алга сөргән партияләр һәм хәрәкәтләр барлыкка килә? Азатлык өчен көрәштә алар нинди көрәш чаралары кул­ланганнар? Латин Америкасы илләре үсешендә нинди үзенчәлекләр күзәтелә? Бразилиядәге һәм Мексикадагы вакыйгалар Латин Аме­рикасы үсеше характерындагы нинди үзгәрешләр турын­да сөйли?

 

v j Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы

Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында Антанта илләре армияләренә—48 млн, Германия коалициясе илләренекенә 25 млн кеше алына. Хәрби хәрәкәтләр Европа тарихында моңарчы күрелмәгән колач ала. Су­гышта 10 млн кеше һәлак була, 20 млн ы яралана. Гер­мания зур югалтуга дучар ителә (2,0 млн кеше сугыш кырында һәлак була), Россия —1,8 млн, Франция — 1,3 млн, Австро-Венгрия—1,1 млн, Англия 0,7 млн кеше­сен югалта.

Сугышның сәбәпләре һәм характеры

Сугыш башланып китүгә Сараево шәһәрендә (Босния) Австро-Венгрия тәхете варисы, эрцгерцог Франц Ферди­нанд Габсбургның 20 яшьлек Гаврило Принцип тарафын­


нан үтерелүе сәбәп була. Соңгысы чыгышы белән 1908 елда Австро-Венгриягә кушылган Босниядән була, әмма берничә ел Сербиядә яши. Шунлыктан Габсбурглар империясе хөкүмәте әлеге һөҗүмне оештыруда Сербия хакимиятенең дә роле бар дип фараз итә.

Тора-бара бу фаразлар дөрес булып чыга. Австрия­леләр үткәргән тикшерү материаллары күрсәткәнчә, яшь боснияленең Австро-Венгрияне өнәп бетермәвен, үз Ва­танын бәйсез итеп күрергә теләвен Сербия милләтчеләре бик тиз аңлап ала. Алар арасында Балкан ярымутравын­да яшәүче барлык славян халыкларын берләштерәчәк «Бөек Сербия» турында хыялланучы офицерлар, юга­ры дәрәҗәле чиновниклар һәм эшмәкәрләр шактый күп була. Алар, үз максатларына ирешү өчен, көрәш алып баручы берничә яшерен оешма («Народна одобрана», «Кара кул») төзиләр. Әлеге оешмалар эшчәнлегенә Сер­бия хакимияте каршылык күрсәтми.

Г. Принцип боевикларның Франц Фердинандны үтерү өчен җибәрелгән «өчлеге» составына кергән. Алар ба­рысы да босниялеләр була, бу исә Сербиягә карата шикләрне таратырга тиеш була. Аларның нәкъ менә Франц Фердинандны дошман күрүе эрцгерцогның ре­формалар ясарга омтылуы белән аңлатыла. Ул импе­рия славяннарына немец һәм венгрларның хокукларын (шул исәптән үзидарә хокукын да) бирергә ниятли. Әлеге планны гамәлгә ашыру славян халыкларының үз азатлы­гы өчен көрәшен авырлаштырырга мөмкин була.

Бөтендөнья сугышы башлануда гаеплеләр, аны булдырмый калу мөмкинлекләре турындагы мәсьәлә илебез һәм чит илләр фәнендә берничә мәртәбә тикшерелде.

Австро-Венгрия Сербиягә 10 пункттан торган ультиматум куя. Сербия барлык шартларны кабул итә, әмма берсе бе­лән— Австрия хакимиятенә Сербия территориясендә үзләренә каршы юнәлтелгән эшчәнлекне тикшерү хокукы бирелү белән килешә алмый. Бу пункт суверен дәүләт өчен гамәлгә ярак­сыз буларак кире кагыла. Австро-Венгрия, шуны сәбәп итеп, Сербиягә каршы хәрби хәрәкәтләр башлап җибәрә. 1914 елның 28 июлендә аның артиллериясе Белградны утка тота.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Австриянең Сербиягә куйган ультиматумыннан (1914 ел, 23 июль):

28 июньдәге җинаятьчел һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең җа­вапларыннан һәм белдерүләреннән аңлашылганча, Сараево­дагы үтерү Белградта әзерләнгән була, үтерүчеләргә кораллар һәм шартлаткыч матдәләр серб офицерлары һәм чиновниклары тарафыннан китерелгән <...>

Император <...> хөкүмәте Сербия хөкүмәтеннән аның Австро-Венгрия монархиясенә каршы пропаганданы гаепләве турында рәсми төстә белдерүен сорарга мәҗбүр <...>

Болардан тыш, король хөкүмәте түбәндәге йөкләмәләрне ала:

1.Монархиягә карата нәфрәт һәм түбәнсетү уята торган публикацияләр ясамаска <...>

2.«Народна одобрана» дип аталган җәмгыятьне кичекмәстән ябарга, әлеге җәмгыятьнең барлык пропаганда чараларын конфискацияләргә һәм шушы ук гамәлне Австро-Венгрия монархиясенә каршы пропаганда алып баручы Сербиядәге баш­ка җәмгыять һәм учреждениеләргә карата кулланырга <...>

3.Сербия халык мәгарифе өлкәсеннән <...> Австро- Венгриягә каршы пропаганда җәелдерә торган яки шул мак­сатка хезмәт итәргә мөмкин барлык чараларны тиз арада юк итәргә.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: