Африканы колониаль басып алу 4 глава




§ 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте  
   

Социаль мөнәсәбәт формалары

 

Яллы эшчеләрнең үз матди хәлләрен яхшыртырга, ә эш­мәкәрләрнең һәм идарәчеләрнең күбрәк табыш алырга омтылулары нәтиҗәсендә, җәмгыятьнең әлеге ике катлау мәнфәгатьләре үзара бәрелешә.

• Эшчеләрнең бер өлеше хезмәт хакының үсүен корпора­ция эшчәнлегенә үз көченең күбрәк керүе һәм корпорация эшенең уңышлы баруы белән бәйләп карый. Үз чиратын­да эшмәкәрләр һәм идарәчеләр яллы эшчеләр өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга стимул булдырырга тырыша­лар. Әлеге вазгыятьтә идарә ителүчеләр һәм идарә итүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне социаль партнёрлык дип атау гадәткә кергән.

Социаль конфликтлар да еш туып торган. Күп кенә яллы эшчеләр фикеренчә, хезмәт хакы арттыруга, башка төрле льготаларга бары тик эш бирүчеләр белән катгый бәхәсләшү нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Забастовкалар һәм каршылык күрсәтүнең башка формалары да кулланылырга мөмкин.

• Кайвакыт социаль конфронтацияләр дә барлыкка килгән. Алар теге яки бу сәбәп аркасында хәл ителмәгән социаль конфликтның кискенләшүе аркасында туган. Нәтиҗәдә үз таләпләрен яклаган эшчеләр хәрәкәте кораллы, төс алган, ә таләпләр, аерым эш бирүчегә карата дәгъва гына булып калмыйча, еш кына яшәп килүче сәяси стройны үзгәртергә чакыру булып яңгыраганнар.

Социаль мөнәсәбәтләрнең кайсы формасын сайлау җәм­гыятьтә хакимлек иткән социаль тигезсезлекне аклый яки гаепли торган кыйммәтләр системасы, мәдәни стандартлар белән билгеләнә. Бик күп нәрсә эшчеләр хәрәкәтенең, аеруча профсоюзларның, оешканлык дәрәҗәсеннән, парламентларда эшчеләр мәнфәгатьләрен якларга сәләтле партияләрнең бу­луыннан торган.

Япониядә феодаль җәмгыять традицияләре сакланган. Алар буенча аксөякләр үз подданныйлары турында алар берсүзсез буйсынган очракта гына кайгыртырга тиеш. Индустрия дәверендә дә сакланган әлеге традицияләр эшкә гомерлеккә яллану системасы барлыкка килүдә


чагыла. Хуҗаның «үз йөзен югалтасы килми» икән, ул кризислар заманында һәм җитештерү вакытлыча тук­талып торганда да, хезмәткәрләренә эш хакы түләүдән туктамый. Эшчеләр үз чиратында бар көчләрен, тырыш­лыкларын куеп эшләүне, кайвакыт хәтта билгеләнгән эш сәгатеннән артык эшләүне үзләренең бурычы итеп саныйлар. Бу—профсоюзлар төзелүгә һәм забастовка акцияләренә китерә, әмма Япониянең күп кенә профсо­юзлары Европаныкыннан аерылып тора. Алар Урта гасыр­лардагы цех структурасын хәтерләтә. Елга бер мәртәбә, крестьяннар традициясе буенча (уңышны җыеп алганнан соң), көз көне, профсоюзлар эшмәкәрләре белән яңа коллектив килешүләр төзиләр. Бу вакытта (иртәрәк тә, соңрак та түгел), эшчеләрнең теләктәшлеген күрсәтеп, забастовкалар узарга мөмкин.

Көнбатыш Европада социаль мөнәсәбәтләр Яңа заман дәверендәге дин сугышлары һәм буржуаз революцияләр тәҗрибәсе йогынтысында барлыкка килә. Әлеге вакый­галар масштаблы конфликтлар, репрессияләр, дошманга карата миһербансызлык белән характерлана. Шунлыктан XIX гасырның икенче яртысында күзәтелә башлаган социаль каршылыклар башта күп кенә фикер ияләре тарафыннан яңа иҗтимагый тетрәнүләр чыганагы буларак кабул ителә.

АКШта хәлләр башкачарак тора. Европадан күчеп килгән кешеләр сыйнфый көрәш идеяләрен тараталар, социаль конфронтациягә юнәлеш тоткан профсоюзлар төзергә омтылалар. Алар Европа социал-демократла­рының булышлыгына таяналар. 1882 елда Чикагода полиция, эш хакын киметмичә, 8 сәгатьлек эш көне (ул вакытта 10—12 сәгатьтән тора) таләп итеп күтәрелгән эшчеләрне бастыра. II Интернационалның оештыру кон­грессы карары буенча (1889), 1 май Эшчеләрнең халык­ара теләктәшлеге көненә әверелә. Бу көнне эшчеләр сыйныфы, эшмәкәрләрдән ташламалар ясауны таләп итеп, урамга чыгарга тиеш була. Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә беренче май демонстрацияләре 1890 елда башлана, һәм бу традиция хәзергәчә дәвам итә.


 
 

Әмма нәкъ менә АКШта 1 май, кагыйдә буларак, билгеләп үтелми. Аңа алмашка хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән 1 сентябрь—Хезмәт көне килә. Ул эш­мәкәрләр һәм эшчеләр мәнфәгатьләренең берле­ген чагылдыра. Шулай итеп, АКШка беренче булып күченеп килүчеләрнең Көнбатыш Европаныкыннан үзгә традицияләре җиңә. XVII—XVIII гасырларда халык аз яшәгән, табигый ресурсларга бай Яңа Дөньяга килеп төшкән колонистлар түбәндәге принципны үзләштерәләр: һәр кешенең яхшы, мул яшәве аның булдыклылыгыннан һәм үз-үзен яклый белүеннән тора. Көчләрне вакытлыча берләштерүне күздә тоткан әлеге принцип, чит илдә яшәп калу шартлары таләп иткән очракта, АКШта үзенең дөреслеген берничә мәртәбә раслый. Бу илдә XIX гасыр һәм өлешчә XX гасыр эшмәкәрләре, инглизчә әйтсәк, self-made тап, ягъни «түбәннән» күтәрелгән кешеләр булып, зур байлыкка бары тик үзләренең энергияләре һәм сәләтләре ярдәмендә генә ирешкәннәр. XX гасыр ахырының типик мисалы булып Уильям Гейтс карьерасы тора. Ул хезмәт юлын гади программист булып башлый һәм дөньядагы иң бай кешеләрнең берсенә әверелә.

АКШның төп халык массалары арасында күмәк хәрә­кәтләр җәелеп китә алмый. Бу илдә профсоюзларның саны һәрвакыт түбән була. АКШта социал-демократлар һәм коммунистлар партияләре дә үсеш ала алмый.

Яллы эшчеләр бердәй халык массасыннан гына тормый. XX гасырның беренче яртысында сәнәгать, авыл хуҗалыгы эшчеләре, хезмәт күрсәтү сферасында (транспорт, коммуналь хезмәт күрсәтү системасында, элемтә, склад хуҗалыгында һ. б.) эшләүчеләр булган. Тау эшләре, эшкәртү һәм төзелеш сәнәгатендә хезмәт куючы эшчеләр аеруча күп була. Бу тук­таусыз яңа эшче куллар таләп итеп торган массачыл, кон­вейерлы җитештерүнең нык үсеп китүе белән аңлатыла. Сәнә­гать эшчеләренең, нинди хезмәт вазифасы башкаруларына карап, түбәндәге төркемнәре аерыла:

• инженер-техник, фәнни-техник хезмәткәрләр, идарә итүчеләрнең түбән катлавы — мастерлар;


 


• югары һөнәри әзерлекле, зур тәҗрибәгә һәм күнекмәләргә ия квалификацияле эшчеләр;

• гади операцияләр генә башкарырга сәләтле ярымквали- фикацияле эшчеләр;

• ярдәмче эшләр башкаручы, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнүче квалификациясез, укымаган эшчеләр.

Яллы эшчеләрнең берише социаль мөнәсәбәтләрнең соци­аль партнёрлык кебек формасына тартылса, икенчеләре — со­циаль конфликтны, өченчеләре социаль конфронтацияне сайлый. Җәмгыятьтәге социаль климат кайсы форманың өстенлек итүенә бәйле була.

Эшчеләр сыйныфының социаль структурасы
һәм социаль мәнәсәбәт формалары

 
 

 
 
Ярымквалификацияле эшчеләр
 
 

       
   
Мастерлар, идарә итүчеләрнең түбән катлавы
 
 
Квалификацияле эшчеләр
       
   
 
 


 

Квалификацияле эшчеләр һәм мастерлар саны үсү белән җәмгыятьтә социаль партнёрлык рухы да ныгый, ә социаль

Профсоюз хәрәкәтенең үсүе

XIX гасырда ук яллы эшчеләр мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә төп чара булып профсоюзлар хәрәкәте торган. Ул Бөекбри- таниядә барлыкка килә. Иң элек профсоюзлар аерым пред-


§ 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте  
   

приятиеләрдә барлыкка килә, аннан соң бер өлкәдә эшләүче­ләрне берләштерә торган гомуммилли профсоюзлар оеша.

Профсоюзларның саны үсү, аларның сафларына эшчеләрне торган саен күбрәк тарту XIX гасыр — XX гасыр башында Европаның алга киткән илләренә хас социаль конфликтларга китергән. Мәсәлән, бер предприятиедә оешкан һәм эш бирүчегә таләпләр куйган профсоюз еш кына профсоюз әгъзаларының массачыл эштән китүе һәм түбәнрәк хезмәт хакына да риза профсоюз әгъзасы булмаган эшчеләрне эшкә алу очраклары белән очрашкан. Эшмәкәрләр белән коллектив килешүләр төзегәндә, профсоюзлар эшкә бары тик үз әгъзаларын гына алуны сораганнар. Шуңа күрә, профсоюз әгъзаларының саны үскән саен, алар баш күтәргән эшчеләргә озаграк матди ярдәм күрсәтә алганнар. Забастовкаларның ахыр нәтиҗәсе еш кына эшчеләр каршылыгының күпме дәвам итә алуы белән бил­геләнгән: җитештерүнең тукталуы зур югалтуларга китергән һәм эшмәкәрләр ташламалар ясарга мәҗбүр булганнар.

Профсоюзга кергән һәр эшче аның файдасына взнос — эш хакының бер өлешен керткән. Меңләгән эшче хезмәт иткән зур сәнәгать комплекслары барлыкка килү профсоюзларның йогынтысын көчәйтергә ярдәм иткән. Забастовкалар хәрәкә­те колач җәйгән. Бердәм циклга корылган сәнәгать җитеш­терүен төзү өчен, эшнең бер цехта туктатылуы да җиткән. Эшмәкәрләрнең юл куймавы аркасында, бер цехтан икенче­сенә күчеп йөри торган забастовкалар формасы барлыкка килгән.

Гомуммилли оешмалар төзегәннән соң, профсоюзларның теләктәшлеге һәм бер-берсенә ярдәмләшүе тагын да арта. Әйтик, Бөекбританиядә әле 1868 елда ук Тредюнионнарның (профсоюзларның) Британия конгрессы, төзелә. XX гасыр башына Бөекбританиядә яллы эшчеләрнең —33% ы, Герма­ниядә— 27 % ы, Даниядә 50 % ы профсоюзда тора. Башка илләрдә эшчеләр хәрәкәтенең оешканлык дәрәҗәсе түбәнрәк була.

Гасыр башында профсоюзларның халыкара элемтәләре дә үсеп китә. 1903 елда Копенгагенда (Дания) төрле илләр­нең профүзәкләре хезмәттәшлеген тәэмин итеп торучы Проф­союзларның халыкара секретариаты (ПХС,рус. МСП) оеша.

  3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе
   

1913 елдан әлеге оешма Профсоюзларның халыкара федера­циясе дип йөртелә башлый. Ул 7 млн кешене үз эченә алган 19 милли профсоюз берләшмәсеннән тора. 1908 елда христи­аннар профсоюзларының халыкара берләшмәсе төзелә.

Профсоюзлар хәрәкәте үсеше яллы эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелүдә мөһим чыганак ролен үти. Бу бигрәк тә квалификацияле һәм ярымквалификацияле эшчеләргә — элек­кеге профсоюз әгъзаларына, ягъни эшчеләр аристократиясенә карый. Эшмәкәрләр аз гына ташлама ясауга, алар социаль партнёрлыкка юнәлеш ала башлыйлар. Түбән хезмәт хакы алучы квалификациясез эшчеләрне берләштергән яңа оешкан профсоюз оешмаларында катнашучылар социаль конфликтка йөз тоталар. Мәсәлән, АКШта 1905 елда төзелгән «Дөньяның индустрия эшчеләре» («Индустриальные рабочие мира») профсоюзы революцион позицияләрдә тора. Ул, нигездә, квалификациясез эшчеләрне берләштергән. АКШның иң зур профсоюз оешмаларының берсе — квалификацияле эшчеләр мәнфәгатьләрен чагылдырган Америка хезмәт федерациясендә (АХФ, рус. АФТ) социаль партнёрлыкка омтылыш өстенлек иткән.

Социал-демократиянең барлыкка килүе

XIX гасырның башы һәм уртасы классик либерализмның чәчәк ату чоры булса, XIX гасыр ахыры —XX гасыр башы социал- демократик идеяләрнең киң таралуы белән билгеләнә. Алар үз үсешләрендә эволюция һәм яңа шартларга яраклашуның катлаулы чорын узалар.

Социал-демократия идеяләре тарафдарларының карашлары башта Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс теорияләренә нигез­ләнә. Алар капитализмның (марксистлар индустриаль җәм­гыятьне шулай атаганнар) үсеш ресурслары бетеп килә дип ышандырырга тырышканнар. Сыйнфый көрәшнең, социаль конфронтацияләрнең кискенләшүен күздә тотып, Маркс һәм Энгельс аларның алга киткән илләрдә социалистик революция белән тәмамланачагын фараз итәләр. Париж коммунасының җиңелүе һәм әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән I Интернационалны 1876 елда мәҗбүри рәвештә таратуга ка­рамастан, социалистик фикерләрне яклаган төрле агымнар ара-


сында марксизм аеруча популярлык казана. Радикаль фикер­ле яшьләр марксизмның төп идеяләрен җиңел үзләштерәләр. Алар кризислардан, хәерчелек һәм фәкыйрьлектән азат җәм­гыять төзү турында хыялланалар.

Индустриаль илләрнең күбесендә XIX гасыр ахыры—XX га­сыр башында социал-демократик партияләр барлыкка килә, алар профсоюзлар хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә торалар. Шундый партияләрнең беренчесе 1869 елда Германиядә төзелә.

1889 елда төрле илләрдәге марксистик партияләр һәм төр­кемнәр яңа халыкара оешма — II Интернационал төзиләр. Аңа социал-демократик идеологияне яклаучы яңа төзелгән партияләр килеп кушыла. 1900 елда Бөекбританиядә, проф­союзлар вәкилләрен парламентка уздыру өчен, Эшчеләр вә­киллеге комитеты төзелә. 1906 елда ул Лейбористлар пар­тиясенә әверелә. АКШта Социалистлар партиясе 1901 елда, Франциядә 1905 елда оеша.

Социал-демократлар XIX — XX гасырлар чикләрендә кү­зәтелгән икътисади һәм социаль үзгәрешләр йогынтысын­да марксизмның кайбер положениеләрен яңадан карап чы­галар (ягъни марксизмга ревизия ясыйлар). Социалистик фикер юнәлеше буларак ревизионизм 1890 елларда форма­лаша. Аңа нигез салучыларның берсе — Германия социал- демократиясе лидеры Эдуард Бернштейн. Ревизионизм II Интернационалның күпчелек социалистик һәм социал- демократик партияләрендә киң тарала.

Ревизионизм теоретиклары — Германиядә Э. Бернштейн һәм Карл Каутский, Австро-Венгриядә Отто Бауэр, Россиядә Л. Мартов — марксизмның күп кенә положениеләрен инде искергән дип санаганнар. Бу положениеләрнең күпчелек Европа илләрендә хакимият аристократлар кулында булганда эшләнүе ассызыкланган, ә парламентлар булган урыннарда, цензлар (утраклык, милек, яшь, хатын-кызларның сайлау хокукы булмау) системасы аркасында, халыкның зур өлеше сайлау хокукыннан мәхрүм булган. Законнар чыгаручы юга­ры органнарга эре җирбиләүчеләр, банкирлар һәм сәнәгать­челәр вәкилләре кертелгән. Хакимият иң элек аларның таләпләренә җавап бирергә тырышкан. Нәтиҗәдә мохтаҗларга, үз мәнфәгатьләрен яклау өчен, бары тик бер генә юл кала:
эшмәкәрләргә һәм дәүләткә үзләренең кискен таләпләрен кую, революцион хәрәкәткә, көч куллануга күчү. Әмма сайлау хокукының киңәюе яллы эшчеләр мәнфәгатьләрен чагылдырган партияләргә парламентларда позицияләр яуларга мөмкинлек бирә. Шунлыктан хәзер, яшап килүче саяси строй кысаларында реформалар өчен революцияләрсез генә көраш — төп бурыч булып тора, дип саныйлар ревизионистлар.

Э. Бернштейн фикеренчә, социализм һәм коммунизм идеясе утопик, чөнки ул, теориядә генә калып, гамәлдә расланмаган. Бәлки, киләчәктә яңа сыйныфсыз җәмгыять тә булыр, дип уйлый ул. Ләкин эшчеләрнең мәнфәгатьләре белән турыдан- туры бәйләнмәгән нәрсәләр өчен аларны көрәшкә өндәү аның карашынча хаталану булыр иде. Соңрак әлеге караш түбән­дәге лозунгта чагылыш таба: «Ахыргы максат берни түгел, хәрәкәт — барчасы ».

Социал-демократиянең радикаль, революцион өлеше ре­визионизм һәм реформизмга капма-каршы булган. Россия­дә ул — В. И. Ленин җитәкчелегендәге большевиклар фрак­циясе, Германиядә сул төркем йөзендә чагылыш таба. Аның җитәкчеләре: Клара Цеткин, Роза Люксембург, Карл Либ­кнехт. Радикаллар фикеренчә, эшчеләр хәрәкәте иң беренче чиратта яллы хезмәтне һәм эшмәкәрлекне бетерүгә омтылырга һәм хосусый милекне юк итәргә тиеш.

Социал-демократик хәрәкәтнең икегә аерылуы

Социал-демократия

Ревизионизм     Революцион радикализм
Революцияләрсез реформалар («Ахыргы максат берни түгел, хәрәкәт—барчасы») Социалистик революция һәм пролетариат диктатурасы урнаштыру
Э. Бернштейн, К. Каутский, Л. Мартов В. И. Ленин, К. Цеткин, Р. Люксембург, К. Либкнехт

 

Социал-демократик хәрәкәтнең икегә аерылуы индустри­аль җәмгыятьтәге нинди икътисади процесслар белән бәйле була?


В. И. Ленин яңа җәмгыятькә күчүнең матди алшартлары бөтен җирдә дә диярлек бар дип ышана. Капитализмның яшәүчәнлек сәбәбен ул хезмәт ияләре массаларының рево­люцион көрәшкә күтәрелергә әзер булмавында күрә. Шушы вазгыятьне үзгәртү, эшчеләр сыйныфын реформачылар йогынтысыннан азат итеп, аларны җитәкләү өчен, В. И. Ленин һәм аның тарафдарлары, революция әзерләүгә, хакимиятне көч кулланып яулап алуга һәм пролетариат диктатурасы ур­наштыруга йөз тоткан яңа типтагы партия кирәк, диләр.

Сораулар һәм биремнәр

Индустриаль дәвергә аяк баскан җәмгыятьнең социаль структурасы ничек үзгәргән?

Индустриаль җәмгыятьтә иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең нинди формалары урнаша?

Яллы эшчеләрнең нинди төркемнәрен беләсез? Аларның тәртибе нәрсә белән билгеләнә?

Профсоюзлар хәрәкәте ни сәбәпле барлыкка килә? Ул нинди максатларны күздә тота?

Профсоюзларның халыкара бәйләнешләре үсүе турында сөйләгез.

Марксизмның төп положениеләрен исегезгә төшерегез. Социал-демократик хәрәкәттә нинди агымнар бар? Ре­формизм һәм ревизионизмның барлыкка килүе нәрсә белән аңлатыла?

Марксизм, ревизионизм һәм социал- демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр

Социал-демократик хәрәкәттә ревизионизм һәм ре­формизм барлыкка килү белән башланган конфликт аның таркалуына китерә. Бу 1920—1930 елларда Евро­падагы күп кенә илләренең сәяси тормышына зур йо­гынты ясый.


Социал-демократиянең таркалу сәбәпләре

Социал-демократиянең реформачыл һәм революцион агымна­ры арасындагы каршылык тирәнәйгәннән-тирәнәя бара. Алар торган саен күбрәк мәсьәләләргә кагылалар.

Ревизионистлар, реформалар үткәрү ихтыяҗы белән дәлил­ләп, буржуаз партияләр (либераллар) белән хезмәттәшлек итәләр. Революцион фракцияләр реформалар өчен көрәшне халык массаларын революциягә әзерләү һәм аны гамәлгә ашыру максатыннан мобилизацияләү чарасы дип кенә карый­лар. Ул гына да түгел, алар реформаларның уңышлы чыгуы эшчеләрдә капитализмның гаделрәк һәм гуманлырак строй булып үсеп китүенә өмет уятыр дип шикләнәләр. Социал-де­мократларның буржуаз хөкүмәтләр белән якынаюына ради­каллар катгый каршы киләләр.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

В. И. Ленинның «Карл Маркс өйрәтмәләренең тарихи язмышлары» мәкаләсеннән (1913):

Бөек бәрелешләргә дип көчләр әзерләү чорын алар (ре­визионистлар.— Авт.) әлеге бәрелешләрдән баш тарту дип аңлаталар. Яллы коллыкка каршы көрәшү өчен, колларның хәлен яхшыртуны алар колларның азатлыкка хокукларын сату дип аңлаталар. Курка-курка гына, «социаль дөнья»ны (ягъ­ни колбиләүчелек дөньясын), сыйнфый көрәштән ваз кичүне һ. б. ны алга сөрәләр. Диарның социалистик парламентарийлар, эшчеләр хәрәкәтенең төрле чиновниклары һәм «хәлгә керүче» зыялылар арасында тарафдарлары шактый күп.

В. И. Ленинның ревизионизмга һәм реформизмга мөнә­сәбәтен характерлап бирегез.

1899 елда француз социалисты, парламент депутаты Алек­сандр Мильеран, сәүдә министры буларак, буржуаз хөкүмәткә керергә тәкъдим кабул итә. Бу вакыйга Европа социалистик хәрәкәтен аз гына җимерми кала. «Мильеран казусы» II Ин­тернационалның барлык партияләрендә кузгатыла һәм, ниһаять, 1904 елда ул социалистик партияләр рәтеннән дә чыгарыла. Монополия кебек яңа күренешләрне бәяләгәндә дә төрлелекләр туа. Алга киткән илләрдәге үзгәрешләрнең



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: