Африканы колониаль басып алу 3 глава




4.Австро-Венгрия монархиясенә каршы пропагандада гаепләнүче барлык офицерларны һәм вазифаи затларны хәрби һәм, гомумән, административ хезмәттән азат итәргә <...>

5. Сербиядә монархиянең территориаль кагылгысызлыгына каршы юнәлтелгән революцион хәрәкәтне бастыруда император <...> хөкүмәте органнарының бер-берсе белән хезмәттәшлек итүенә каршы килмәскә <...>

Австро-Венгрия хөкүмәте король хөкүмәтеннән шушы айның 25 числосында, шимбә көнне сәгать 6 га кадәр җавап көтә.

Әлеге ультиматум провокацион характерда булган һәм ул Сербиянең аны кире кагуын күздә тотып язылган дип

Россия үзе белән дус яшәгән дәүләткә куркыныч янавына җавапсыз кала алмый һәм Австро-Венгрия белән чиктәш ок­


ругларда өлешчә мобилизация башлап җибәрә. Моңа җавап итеп, Германия 1 августта Россиягә сугыш игълан итә, Франция хөкүмәтеннән Россия белән союз килешүен өзүне һәм барлык чик буе ныгытмаларын Германия армиясенә тапшыруны таләп итә. Франция, әлбәттә инде, мондый хурлыклы таләпләрне кабул итми. 3 августта Вильгельм II аңа да сугыш игълан итә. Германия гаскәрләре Бельгия территориясенә үтеп керәләр. Әлеге дәүләтнең нейтралитетын бозу Бөекбританиянең 4 ав­густта Германиягә каршы сугышка керүенә сәбәп булып тора.

Әйдәп баручы державаларның сугыш башланыр ал­дыннан үткәргән сәясәте турында галимнәргә шул чорда язышкан яшерен дипломатик хатлар басылып чыкканнан соң гына билгеле була. Россия императоры Николай II Вильгельм II не Австро-Венгрияне йөгәнләп торырга һәм әлеге конфликтта арадашчы булырга өнди. Кайзер анык кына ж,авап бирми. Ул арадашчы булырга вәгъдә бирә һәм Россиягә ж,авап кайтарырга ашыкмаска киңәш итә. Бер үк вакытта Германия дипломатлары австриялеләрне, Россия Сербиягә «ж,әза бирергә» комачаулаган очракта, Германия Австро-Венгриягә ярдәмгә килергә әзер дип ышандырырга тырыша.

Франция президенты Раймон Пуанкаре Николай II гә, сугыш башланган очракта булышлык күрсәтергә әзер бу­луын әйтә. Инглиз дипломатлары исә, киресенчә, немец­ларга Бөекбританиянең Сербия аркасында сугышырга әзер булмавы турында белдерә һәм якларны иң чик ча­раларны эшкә ж,игүдән тыелып торырга өнди. Англиянең сугышка керүе Германиянең идарәче даирәләре өчен көтелмәгән хәл була. Россия тышкы эшләр министры С.Д. Сазонов үзенең мемуарларында инглизләрне Евро­падагы сугышның сәбәпчеләре дип санарга кирәклеген белдерә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Россия тышкы эшләр министры С. Д. Сазонов истәлек­ләреннән (1927):

Иманым камил, һәм хәзерге сәгатькә кадәр мин шул фикеремдә нык торам, әгәр дә... Австрия-Сербия бәхәсе мәсьәләсендә Өчлек килешүе державаларының [Антанта]


 
 

теләктәшлеге турындагы белдерү Берлиннан Бөекбритания хөкүмәте исеменнән үз вакытында ясалса, хуплау урынына ча­малап һәм саклык белән эш итү турындагы киңәшләр яңгырар, һәм, бәлки әле, Европа бүленгән ике капма-каршы лагерь ара­сындагы исәп-хисап өзелмәс, бөтенләйгә үк булмаса да, һич югы тагын берничә елга кичектерелер иде.

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен С. Сазонов сугышның сә­бәпчесе дип Бөекбританияне саный?

Бөек державалар зирәклек күрсәткән булсалар, Австрия эрцгерцогы үтерелү сәбәпле, Европада туган кризис тыныч юл белән хәл ителер иде. Әмма аларның юл куярга теләмәүләрен дә аңлап була. Антанта да, Үзәк державалар да ике хәрби блокның бәрелеше котылгысыз дигән фикердә торалар. Германиянең ил сугышка әзер дип уйлаучы идарәче даирәләре үз фикерләрендә нык торалар. Россия үз хәрби көчләрендә реформалар үткәрә һәм тиздән аның тагын да куркынычрак дошманга әверелүе мөмкин була. Ә Австро-Венгрия, Германия генштабы фикеренчә, елдан-ел көчсезләнә. Ул гына да түгел, Берлин сугышта Англиянең нейтралитетына өмет итә. Әмма Англиянең дә, Германия үзенең хәрби-диңгез программасын төгәлләгәнче үк, тизрәк мәсьәләне хәл итәргә омтылуы исәпкә алынмый.

Көньяк славяннарны үз ж,итәкчелегендә берләштерүне күтәреп чыккан Сербия, Антанта ярдәменә исәп тотып, шулай ук сугыш яклы була.

Башланган сугышның нинди характерда булуы турында­гы мәсьәлә хәзер дә бәхәсле булып кала.

Сугышка кергән илләрдә милли-патриотик рух күтәрелә. Матбугат европалыларны тарихи дошманнар арасында, ни­һаять, исәп-хисап ясалачак дип ышандыра. Россиядә Гер­маниягә каршылык рухы көчәя. Австро-Венгрия һәм Германия халыклары руслар белән сугышның «ярымазиат варварлар­га» каршы сугыш булуына һәм шулай ук Франциянең дә не­мецларга мәңгелек дошман икәнлегенә тәмам ышаналар.

Франция һәм Бөекбританиянең рәсми пропагандасы терри­ториаль басып алуларга омтылган империя режимына каршы,
демократияне яклап, сугышырга чакыра. Антанта илләренең Россия империясе йөзендә союздашы барлыгы, аның сугыш­тагы роле шикелле үк, итагать саклап әйтелми кала.

Хәзерге вакытта күп кенә галимнәр, Беренче бөтен­дөнья сугышында Европаның һәр державасы үз милли мәнфәгатьләрен ул вакытта законлы һәм гадәти саналган чаралар ярдәмендә яклаган, дигән фикердә торалар. Шул ук вакытта хәзерге фәндә сугышны империалистик, ягъни һәр ике яктан да басып алу сугышы дип бәяләү бар. Шушы караш буенча, сугыш хәрәкәтләрен кемнең башлавы түгел, бәлки анда катнашучыларның максатла­ры һәм уй-ниятләре мөһим.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Беренче бөтендөнья сугышы «XX гасыр прологы» дип исемләнгән күмәк монографиядән (1998):

1914елның августында башланып киткән бөтендөнья сугышының характеры һәм табигате «туган илне, Ватанның изге чикләрен» саклау белән дә, мәдәни кыйммәтләрне һәм цивилизацияне варварлардан—герман яисә рус-славян тев­тоннарыннан азат итү теләге белән дә билгеләнми, ә бәлки басып алу, бүлү, чит-ят ж,ирләрне яңадан бүлешү яки йогынты сфералары урнаштыру һ. б.ны белдерә.

Сез бу карашны ничек бәялисез? Бөтендөнья сугышы нинди максатны күздә тоткан?

Сугышның беренче этабы

Германиянең сугыш планы генераль штаб начальнигы Аль­фред фон Шлиффен тарафыннан инде 1905 елда ук төзелгән була. Аның төп идеясе түбәндәгечә: Россия союздашына ярдәм итәргә әзерләнеп беткәнче, Франциягә һөҗүм итәргә кирәк. Германия гаскәрләре, Франциянең чик буе ныгыт­маларын Бельгия территориясе аша әйләнеп узып, Парижга юнәләләр һәм шәһәргә җитәргә 30—40 км кала тукталалар.


Франция хөкүмәте ашыгыч рәвештә Бордо шәһәренә күченә. Әмма Марна елгасы буендагы бәрелештән соң (1914 елның сентябре) немецларның һөҗүме туктатыла. Швейцария чик буйларыннан Ла-Маншка кадәр тиз арада һәр ике яктан да ныгытылган 700 км озынлыктагы тоташ фронт сызыгы су­зыла.

Күп кенә тарихчылар «Марна могҗизасы» турында яза­лар. Шуны да әйтергә кирәк: Көнчыгыш фронттагы ва­кыйгалар Парижның җиңелмәвендә хәлиткеч роль уйный. Союздашларының үтенечен истә тотып, Россия армиясе командалыгы, барлык хәрби көчләрне фронт буенча җәюне дә көтмичә, Германия һәм Австро-Венгриягә каршы һөҗүм башлый. Германия үз гаскәрләрен Көнбатыштан Көнчыгыш фронтка күчерергә мәҗбүр була. Көчле бәрелешләрдә ике як та зур югалтулар кичерә, ләкин Шлиффен планы өзелә. Су­гыш озакка сузыла. Антантаның кешесе дә, матди ресурслары да күбрәк булганга күрә, аңа Германияне җиңү перспективасы ачыла. Шуңа күрә сугышучы илләрнең дипломатлары хәзер яңа союздашлар эзләргә керешәләр.

1914 елда Германия ягыннан Төркия, 1915 елда Болгария сугышка керәләр. Ләкин бу хәл көчләрнең гомуми балансын Үзәк державалар файдасына үзгәртми. Антантага шактый күп илләр ярдәм итә. 1914 елда ук инде Япония аның союздашы була. Ул, сугыштан файдаланып, Азиядәге һәм Тын океан бассейнындагы Германия биләмәләрен басып ала. 1915елда Антантага — Италия, 1916 елда —Румыния, 1917 елда Греция кушыла.

Сугышның беренче айларында ук Антантаның да, Үзәк державаларның да генераллары хәрби хәрәкәтләрне планлаш­тыруда тупас хаталар җибәрәләр. Алар барысы да сугыш берничә ай гына дәвам итәр дип уйлыйлар. Әзерләп куелган сугыш кирәк-яраклары, провиант һәм амуниция, медика­ментлар запасы җитәрлек булмый. Икътисадны хәрби рельс­ларга күчерү дә шактый озакка сузыла. Германия команда­лыгы аеруча җитди хаталар җибәрә: ул дошманнарының, бигрәк тә рус армиясенең, мөмкинлекләрен әле бәяләп бетерә алмый.

Сугышучы илләр 1915 —1917 елларда

1915 елда Германия үзенең бар көчен Көнчыгыш фронтта туплый. Рус армиясе Польша һәм Көнчыгыш Галициядән кысрыклап чыгарыла, фронт сызыгы Ригага һәм Минскига якынлаша. Россия икътисады армияне корал һәм сугыш ки­рәк-яраклары белән тәэмин итү бурычын бик авырдан хәл итә. Шуңа да карамастан Россия каршылык күрсәтүен дәвам итә.

Көнбатыш фронтта Ипр елгасы буенда немецларның агу­лы газ кулланулары (шуннан соң агулы матдәләрне ике як та куллана башлый) ал арга өстенлек бирми әле. Англия һәм Франция Төркияне сугыштан чыгармакчы булалар. Моның өчен алар, Истанбул янына десант төшереп, Кара диңгез бу­газларын яулап алырга телиләр. Ләкин әлеге Галлиполи опе­рациясе җиңелү белән тәмамлана.

1916 елда фронтларда бик авыр котылгысыз хәл туа. Ют­ландия ярымутравы янында Англия һәм Германия флотла­ры арасындагы бердәнбер диңгез бәрелешендә җиңүчеләр булмый. Көнбатыш фронтта Германия союздашларның обо­ронасы дип саналган терәк пунктларның берсенә — Верден фортына һөҗүм итә, һәм ул зур сугышка әверелә: һәр ике як та, бернинди нәтиҗәгә ирешмичә, ярты миллионга якын кешесен югалта. Бу бәрелеш «Верден иттарткычы» дигән исем ала. Инглиз-француз гаскәрләренең Сомма елгасында немец фронтын яңа төр корал — танклар белән кисеп үтәргә тырышулары шулай ук уңышсыз була.

Австро-Венгрия Италиягә каршы һөҗүм башлый. Әмма ул Беренче бөтендөнья сугышында Россия уздырган иң зур операцияләрнең берсе саналган — Брусиловның фронтны өзүе белән туктатыла. Союздашлар командалыгы соравы бу­енча, 1916 елның маенда рус армиясе бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчә. Генерал А. А. Брусилов командалыгында­гы гаскәрләрнең Австро-Венгриягә каршы хәрәкәте аеруча уңышлы булып чыга. Дошман якның 1,5 млн кешесе зыян күрә: һәлак була, яралана һәм әсир төшә. Немецлар Верденга һөҗүм итүне туктатып торырга һәм дивизияләрен союздашка ярдәмгә җибәрергә мәҗбүр була.

1917 елның яз һәм җәй айларында Антанта илләренең сугышта борылыш ясарга омтылулары нәтиҗә бирми. Су­гышучы илләр көчсезләнә баралар. Сугыш башындагы па­триотик күтәрелеш пацифистик рух, халыкны канлы һәм нәтиҗәсез сугышка тартып керткән хөкүмәттән ризасызлык белән алышына. Германиядә диңгезчеләр арасында чуалыш­лар башлана. Россиядә 1917 елгы февраль революциясеннән соң армиянең сугышка сәләте кими, Франциядә 1917 елның җәендә гаскәрләрдә тәртипсезлекләр күзәтелә. Англия, Фран­ция һәм Италия эшчеләре сугышка каршы лозунглар белән чыгалар.

Әлеге вазгыятьтә АКШның Антантага кушылуы мөһим роль уйный. Антанта илләренең хәрби заказларын үтәүче Кушма Штатлар аларга зур кредитлар бирә. АКШ үзенә бу­рычлы илләрнең җиңелүенә һич тә юл куя алмый, ә мондый куркыныч 1917 елгы февраль революциясеннән соң Россиягә турыдан-туры яный. 1917 елның ахырында Капоретто янындагы бәрелештән соң Италия тәмам һәлакәт алдында кала.

АКШның сугышка керү сәбәпләре җитәрлек була. Гер­маниянең хәрби-диңгез көчләре Британия флотын җиңә ал­мый. Аның каравы Бөекбританиягә каршы су асты сугышы яхшы нәтиҗә бирә. Хәтта күп мәртәбәләр Америка граж­даннары да аның корбаны була. АКШ президенты Вудро Вильсонның солых төзүдә арадашчы булу тәкъдимен Үзәк державалар кире кага. Бу АКШның 1917 елның 6 апрелендә аларга сугыш игълан итүенә сәбәп була. 1918 елның уртасына Америка Европага 1 млн солдатын китерә.

Сугыш хәрәкәтләренең тәмамлануы

1918 елның мартында Совет Россиясе һәм Германия сепарат солых төзиләр. Моннан файдаланып, Германия Көнбатыш фронтта вакыйгалар агышын үзгәртергә маташа.

1918 елның җәендә ул Франциягә һөҗүм итә, әмма немец гаскәрләре берничә дистә километр гына уза алалар. Бу соңгы һөҗүм була. Үзәк державалар тәмам хәлсезләнәләр. Америка гаскәрләре Англия һәм Франциягә август аенда инициативаны үз кулларына алырга һәм барлык фронтларда контрһөҗүмгә күчәргә ярдәм итәләр.


§ 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы  
   

Беренче бөтендөнья сугышы мәйданнарында көчләр нисбәте (фронтларда дивизияләр саны)

 

 

Дата Антанта Үзәк державалар
  I Франция Англия Россия Бельгия Сербия Италия Румыния Г реция Португалия АКШ Барлыгы Барлыгы Германия Австро-Венгрия Төркия Болгария
1914, авг.                          
1914, дек.                            
1915, май                      
1915, дек.                        
1916, авг.                          
1917, гыйн.                            
1917, июль                                
1918, гыйн.                            
1918, нояб.                        

 

Таблицага искәрмә. Сугышучы илләрнең дивизияләр составы нык аерылган, сугыш дәвамында үзгәреп торган. Әйтик, сугыш башланганда, Германиянең җәяүле (пехота) дивизиясендә 16,7 мең кеше исәпләнсә, сугыш тәмамланганда, бу сан 9,5 меңгә кала.

Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында көчләр нисбәте ничек үзгәргән? Россиянең сугыштан чыгуы һәм


1918 елның сентябрендә — Болгария, ә октябрьдә Төркия союздашлар белән вакытлы солых төзи. Австро-Венгрия таркала башлый. Чехословакия бәйсезлек игълан итә, 3 ноябрьдә Австро-Венгрия сугыштан чыга. Шундый шарт­ларда шулай ук революцион хәрәкәт чолганышында кал­ган Германиягә союздашлар белән, аларның шартларын кабул итеп, килешү төзүдән башка чара калмый. Германия гаскәрләре оккупацияләнгән территорияләрдән һәм Рейнның көнбатыш ярыннан чыгарылырга, ә немец коралы, самолёт- лар, хәрби суднолар, артиллерия һәм пулемётларны да кер­теп, Антанта илләренә тапшырылырга тиеш була. Император Вильгельм II Голландиягә чыгып кача.

Сораулар һәм биремнәр

Беренче бөтендөнья сугышы башлануга нәрсәләр сыл­тау һәм сәбәп була? Әлеге төшенчәләрнең аермасы нәрсәдә?

1914—1918 еллардагы сугыш нинди характерда була? Аның гаеплеләрен төгәл генә билгеләп буламы? Аның башлануында, сезнең фикерегезчә, кем җаваплы?

Сугышның беренче елына нәтиҗә ясагыз. Сугышу­чы якларның хәрби командалыклары нинди хаталар җибәргән?

Бер-берсенә каршы көрәшүче державаларда кризис нәрсәдә чагыла? Аның сәбәпләре нәрсәдә?

Антанта илләренең җиңүен нәрсә белән аңлатып була? Җавап биргәндә, 67 нче биттәге таблицадан файдала­ныгыз.

Бөтендөнья сугышында АКШның ролен тасвирлагыз. Ни өчен АКШ сугышка керә?

3 нче бүлек

ИҖТИМАГЫЙ ҮСЕШ ТЕОРИЯСЕ

ҺӘМ ТӘҖРИБӘСЕ

XX гасырның беренче яртысы күпчелек дәүләтләр тормышында масштаблы вакыйгалар белән билгеләнә. Бу дәүләтләр социаль тетрәнүләр, реформалар һәм революцияләр аренасына әвереләләр. Яңа сәяси көч­ләр— коммунистик хәрәкәт барлыкка килә, фашистик партияләр оеша. Социал-демократлар һәм либерал­ларның карашлары тирән үзгәрешләр кичерә.

Модернизациянең беренче һәм икенче эшелонына кергән индустриаль илләрнең үсеш юллары аерыла. Беришендә демократиянең ныгып урнашуы күзәтелсә, икенчеләрендә социаль юнәлешле икътисадка нигез салына башлый. Кайберләрендә 1920—1930 елларда демократик булмаган, авторитар һәм тоталитар режим­нар урнаша.

* 8 Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте

Алга киткән илләрдә якынлашып килүче үзгәрешләрнең билгеләре XX гасырның беренче унъеллыкларында күренә башлый. Алар җәмгыятьнең социаль структурасындагы үзгәрешләр, профсоюз хәрәкәте һәм гражданнарның сәяси активлыгы белән бәйле була.

Җәмгыятьнең социаль структурасындагы үзгәрешләр

Индустрия гигантлары төзелү, транспорт, элемтә үсеше, моно­полияләр һәм зур банклар барлыкка килү шәһәрләрнең тиз үсүенә китерә. 1870 елда дөньяда 100 мең кешесе булган 164 шәһәр исәпләнсә, 1900 елда бу сан 360 ка җитә (шуның ярты­сы— Европада). Әгәр дә 1870 елда бары тик Англиядә генә шәһәрдә яшәүчеләр авыл халкына караганда күбрәк булса, 1900 елга инде бу исәпкә АКШ, Канада, Австралия, Германия, Франция, Япония, Италия һәм Европаның Төньягы белән Төньяк-Көнбатышындагы дәүләтләр дә керә.


  3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе
   

Шәһәрләрдәге халык саны, сәнәгать эшчеләре һәм элемтә, сәүдә, банк хезмәте, шәхси хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүче хезмәткәрләр хисабына кызу темплар белән үсә. Мәсәлән, Германиядә 30 ел эчендә сәнәгать эшчеләренең саны — өч, ә хезмәткәрләрнеке дүрт мәртәбә арта. Эш эзләп, шәһәрләргә бөлгән крестьяннар, хроник эшсезләр (люмпен-пролетарийлар) һәм җинаять дөньясы вәкилләре агыла. Һәр шәһәрдә тормыш, эш кайнап торган үзәкләрдән (биржалар, банклар, затлы сәүдә рәтләре һәм бай кварталлар) тыш, сәнәгать зоналары, эшчеләр яшәгән, фәкыйрьләр һәм тормыш тарафыннан кимсетелгәннәр көн күргән җимерек йортлы районнар да була.

1900 елда алга киткән илләрдә эш белән тәэмин ителгәнлек структурасы (эш белән тәэмин ителгән халык саныннан % ларда)

Илләр Авыл хуҗалыгы Сәнәгать һәм төзелеш Хезмәт күрсәтү
АКШ 38,2 33,2 28,6
Англия 17,0 28,5 54,5
Германия 21,6 32,4 45,9
Франция 31,4 20,0 48,6
Италия 27,7 22,3 50,0
Япония 46,9 18,4 34,7

 

Таблицадан һәм параграф текстыннан файдаланып, - — АКШта, Көнбатыш Европада һәм Япониядә барган соци­аль процессларга анализ ясагыз.

Зур шәһәрләрдә индустриаль җәмгыять каршылыклары аеруча ачык күренә. Сәнәгать эшчеләре иң оешкан һәм бер­дәм көч булып таныла. XX гасырда иҗтимагый-сәяси тор­мышта эшчеләр хәрәкәте мөһим роль уйный. Җәмгыятьтә сәяси тотрыклылыкны саклау күп очракта иҗтимагый мөнә­сәбәтләрнең торышына бәйле була.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: