Африканы колониаль басып алу 10 глава




Ниндстандагы милли-азатлык хәрәкәте инглизләргә Иранны да үз йогынтыларына буйсындырырга комачаулый. 1918 елда ул тулысынча диярлек Британия гаскәрләре та­рафыннан оккупацияләнә. Иран шаһына «Персия прогрес­сына этәргеч буларак Британия ярдәме турында килешү»не көчләп тагалар. Тәбриз,Хамадан һәм Гилян шәһәрләрендәге күтәрелешләр илнең протекторатка әйләнүенә сәбәп була. 1921 елда башкала Тәһранда (Тегеранда) дәүләт переворо­ты була. Хакимият хәрби министр Реза-хан Пәхләви кулы­на күчә. Ул Россия империясе ярдәме белән төзелгән казак бригадасының җитәкчесе (соңрак Иран шаһы) була. Реза хан үзен сәләтле дипломат итеп таныта. 1921 елда ул Совет Россиясе белән кичекмәстән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаш­тыру турында шартнамә төзи. Россия патша хөкүмәтенең Ирандагы өстенлекләреннән баш тарта. Реза-хан Иранны Россиягә дошманлык гамәлләрендә файдаланмаска дигән йөкләмә ала. Иранга куркыныч янаган очракта, Россия аның территориясенә гаскәрләрен кертү хокукына ия була. Әлеге килешүгә кул куелу белән, Реза хан илдән инглиз гаскәрләре­нең чыгарылуын таләп итә. Бөекбритания Иранга хуҗа булу ниятләреннән баш тартырга мәҗбүр була.

Реза хан чикләнгән реформалар үткәрә: җирле феодалларны үзенә буйсындыра, дәүләт файдасына җирләренең бер өлешен конфискацияли, һөнәрчелек, сәүдә, сәнәгать предприятиеләре үсешенә булышлык итә.

Колонизаторлар Төркиядә дә уңышсызлыклар кичерәләр. Антанта илләре оккупацияләгән Истанбул шәһәрендә калган солтан хөкүмәте илне бүлгәләү шартларын кабул итә. Бу хәл милли-азатлык хәрәкәте җәелеп китүгә этәргеч ясый, аны талантлы полководец буларак танылган генерал Мостафа Ке­маль җитәкли. Аны Ататөрек (төрекләр атасы) дип атыйлар. Беренче бөтендөнья сугышы елларында ул Истанбул тирәсенә килеп җиткән Англия-Франция гаскәрләрен тар-мар итә.

Кемаль Әнкарада бердәнбер законлы хакимият дип игълан ителгән Бөек милли җыелышны җыя. Ататөрек Совет Россия­се белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра, аннан хәрби ярдәм кабул итә. Совет полководецы М. В. Фрунзе төрек армиясен үзгәртеп коруда булышлык күрсәтә. Англия һәм Франциянең союздашлары Әрмән республикасы һәм Греция Төркиягә кар­шы чыгалар. Ләкин бу каршылык алар өчен һәлакәт белән тәмамлана.

Әрмән гаскәрләре инде 1920 елда ук тар-мар ителгән була, аның территориясенә төньяктан М. Кемаль ар­миясе белән беррәттән Кызыл Армия килеп керә. Грек армиясе шулай ук тар-мар ителә. 1922 елда ул Төркия территориясен калдырып китә. Англия, Франция һәм Италия Төркия белән зур масштаблы сугышка (СССР булышлыгында) әзер булмыйлар әле.

1923 елда Лозанна шәһәрендә Антанта илләренә Төркия чикләренең кагылгысызлыгын таныткан килешү төзелә. Ата­төрек хөкүмәте илне модернизацияләүгә юнәлеш тота: тимер һәм шоссе юллар төзелә, милли банк системасы барлыкка килә, эшмәкәрлек эшчәнлеге хуплана, дөньяви белем бирү системасы үсеш ала. Феодаллар хакимлеге һәм мөселман


руханилыгы чикләнә. Бер партияле сәяси система урнаша, 1940 елларның урталарына кадәр бөтен хакимият М. Кемаль төзегән Халык-республика партиясенә карый.

Антанта державаларында һәм мөселман илләрендә кыенлыклар туа. Мәсәлән, Испания һәм Франция ко­лониясе булган Марокко территориясендә яшәгән тау кабиләләре Риф Республикасы төзелү турында игъ­лан итәләр һәм 1921 — 1924 елларда колонизаторлар­га каршы күтәрелеп чыгалар. 1926 елда Франция һәм Испаниянең берләштерелгән көчләре ярдәмендә баш күтәрүчеләр бастырыла, әмма Марокко территориясендә хәрби хәрәкәтләр бары тик 1934 елда гына туктатыла. 1920 елда колонизаторларга каршы чыгулар Сүрия (Си­рия) һәм Ливанда күзәтелә. Күтәрелеш бастырылса да, бу колонияләрне восстание ялкыны 1925—1927 елларда тагын чолгап ала. Восстание аяусыз рәвештә бастырыл­са да, Франция хакимияте кайбер ташламалар ясарга да ризалаша. Сүриялеләр һәм ливанлылар колонияләр белән идарә итү мөмкинлеге алалар, ж,ирле предприятие хуждлары өчен салым ташламалары кертелә.

Колонияләрнең югары катлавын үз ягына тарту тәҗри­бәсенә ия Англия исә зирәгрәк сәясәт үткәрә. Мисырда (Египет) һәм Гыйракта (Ирак) азатлык хәрәкәте ж,әелеп китүгә, Британия хөкүмәте ташламаларга бара. Ул монархия булып киткән (Мисыр—1922 елдан, Гыйрак— 1930 елдан) әлеге колонияләрнең формаль яктан бәйсез булуын таный. Ләкин инглизләр үз гражданнарының ае­рым статусы һәм Гыйрак, Мисыр территорияләрендә үз хәрбиләренең торуы турында алдан әйтеп куялар, әлеге илләрнең хәрби көчләренә һәм таможня сәясәтенә контрольлек итүне дәвам итәләр. Мисыр һәм Гыйрак колониядән бәйсез дәүләтләргә генә әвереләләр. Мон­дый вазгыять тулы бәйсезлек өчен көрәшнең кабынып китүен вакытлыча туктатып тора.

АКШ та үз биләмәләрендә ташламалар сәясәте алып бара. Филиппинда, мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк сәяси партияләр төзергә рөхсәт ителә, чикләнгән вәкаләтле парламентка сайлаулар үтә. 1935 елда Филиппин формаль яктан бәйсез дәүләт була: конституция кабул итә, президент сайлаулары уза. Ләкин чынлыкта хакимият Американың югары комиссары кулында була, ә ил территориясендә АКШ гаскәрләре кала.

Кытайда революция һәм гражданнар сугышы

Кытайдагы революцион вакыйгалар колониализмга җимергеч удар ясый. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Япония Кытайны авыр килешүгә барырга күндерә. Бу хәл җәмгыятьтә зур ризасызлык тудыра, япон товарларына бойкот башлана, провинцияләрдә восстаниеләр кабына.

1921 — 1922 еллардагы Вашингтон конференциясендә Япония үзенең Кытайдагы өстенлекләреннән баш тартырга мәҗбүр була. Кытайга мөнәсәбәтле рәвештә «ачык ишекләр» принцибы раслана, ягъни җиңүче державалар Кытай база­рын үзләштерүгә тигез хокук алалар. Бу хәлдән соң Кытай җитештерүчеләренә бөлгенлеккә төшү куркынычы яный. Провинцияләрдә хакимият өчен көндәшлектә яшәгән фео­далларның милитаристик төркемнәре бөек державалар дик­татын кабул итәләр. Нәтиҗәдә азатлык көрәшенең яңа дул­кыны күтәрелә. Хәзер инде ул читтән килгән ярдәмгә — СССР ярдәменә таяна.

1921 елда Коминтерн булышлыгында Кытайда Коммунист­лар партиясе (ККП) төзелә. Ул илне модернизацияләүне яклау­чы гоминьдан белән килешү төзи. Сунь Ятсен (1925 елда вафат булуына кадәр) Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге Гуандун провинциясенә контрольлек итә. Әлеге территория 1925 —1927 елларда Кытай революциясе базасына әверелә. Монда, СССР булышлыгы белән, Милли-революцион армиягә (МРА) җитәкче кадрлар әзерләнә.

Колонияләр биләүгә каршы һәм милли лозунглар күтәреп чыккан революцион хәрәкәт Кытайның зур шәһәрләренә җәелә. 1925 елның маенда Англия-Америка полициясе Шан­хайдагы патриотик демонстрациягә ут ача. Анда катнашучылар чит ил кешеләрен өстенлекләрдән мәхрүм итү таләбен куялар. 1925 елның 1 июлендә Гуандун хакимияте үзен Кытай Милли хөкүмәте дип игълан итә. 1925 —1927 елларда МРА көчләре


зур шәһәрләрне — Ухань, Нанкин, Шанхайны ала. Кытай ба­зарына контрольлек итүне югалтудан куркып һәм СССРның Кытайга йогынтысыннан шикләнеп, Англия һәм АКШ илнең яр буйларына үзләренең хәрби корабларын җибәрәләр. Нан­кин утка тотыла. Вашингтон конференциясендә катнашучы­лар (Англия, АКШ, Франция, Япония, Италия) интервенция белән яныйлар һәм гоминьданның яңа җитәкчесе — генерал Чан Кайшига, илдә тәртип урнаштыруны таләп итеп, ультима­тум белдерәләр. Япон гаскәрләре —Циндаоны, америкалылар Тяньцзиньны (Пекинга керү юлында иң якын порт) алалар.

Чан Кайшиның дөньядагы әйдәп баручы илләр белән кон­фликтка керәсе килми. 1927 елның апрелендә гоминьдан белән ККП арасындагы союз юкка чыгарыла. Коммунист­ларны эзәрлекли башлыйлар. Чан Кайши үзен Милли хөкү­мәтнең башлыгы дип игълан итә. 1928 елда аңа тугрылыклы гаскәрләр Пекинны ала. Кытай СССР ярдәменнән баш тарта.

Кытайда озакка сузылган гражданнар сугышы башлана. Милли-революцион армиянең коммунистлар, хәрби киңәш­челәр, шулай ук сул гоминьданчылар йогынтысы көчле булган хәрби частьлары Чан Кайши хакимиятен танырга теләмиләр. Алар авыл җирләрендә азат ителгән районнар төзергә то­тыналар. Коммунистлар крестьяннарга алпавыт җирләрен бүлеп бирәләр, ал арны Чан Кайши хөкүмәте җибәргән салым җыючылардан яклыйлар. Моның белән алар үзләре таяныр­дай социаль җирлек әзерлиләр. 1931 елда азат ителгән рай­оннар вәкилләре съездында Кытай Совет Республикасының Мао Цзэдун җитәкчелегендәге Вакытлы хөкүмәте төзелү турында белдерү ясала. Англия һәм АКШның матди һәм хәрби ярдәме тиеп торуга карамастан, гоминьдан хөкүмәте азат ителгән районнарны бетерүгә ирешә алмый.

Кытайдагы хәл 1931 елда илнең төньяк-көнчыгыш провин­цияләрен — Маньчжурияне Япония басып алганнан соң кискенләшә. Оккупацияләнгән территориядә Манъчжоу-го дәүләте төзелә. Аны Кытайның соңгы императоры, Япониягә вассаллык анты биргән Пу И җитәкли. Маньчжурия Япония протекторатына әйләнә.

Чан Кайши Япония белән көч сынашырга жөрьәт итми, җитмәсә, аңа ни АКШ, ни Англия комачауламыйлар. Ул үз


хәрби көчләрен «азат ителгән районнар» белән көрәшкә туп­лый. 1933 елда гоминьдан гаскәрләре Кытай коммунистлары күзәтүе астындагы территорияләргә зур һөҗүм башлый. Бу җиңел булмый. 1934 —1936 елларда Кытайның Кызыл ар­миясе (300 меңгә якын кеше), Чан Кайши гаскәрләре блокада­сын өзеп, үзәктән илнең төньяк-көнбатыш районнарына үтеп керәләр. Бик зур авырлыклар, сугышлар нәтиҗәсендә байтак югалтулар белән (поход вакытында анда катнашучыларның 9/10 өлеше һәлак була), коммунистлар отрядлары 12 мең км юл үтә. Шулай да революцион гаскәрләрнең исән кал­ган өлеше СССР һәм Монголия чикләренә килеп җитә, анда инде аларга ярдәм кулы сузыла. Төньяк походы коммунист­лар җитәкчесе Мао Цзэдунның абруен күтәрә. Кытайда бу поход тарихы сәнгать чаралары тарафыннан данлана, ул революциягә тугры коммунистларның батырлык үрнәге бу­лып тарих битләренә языла.

Көнчыгыш илләрендә моңарчы күрелмәгән революцион һәм милли-азатлык хәрәкәтенең киң колач алуына карамастан, колониаль система әле яшәвен дәвам итә. Әмма 1920 —1930 елларда булып узган вакыйгалар әлеге системаның киләчәктә җимерелүен күрсәтә.

Сораулар һәм биремнәр

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң җиңүче держа­валар колонияләр мәсьәләсендә нинди карарлар кабул итәләр?

Ни өчен Антантаның әйдәп баручы илләре сәясәте Азия һәм Төньяк Африка илләренең каршылык күрсәтүенә китерә? Аларда революцион азатлык алшартлары нәр­сәдән гыйбарәт була?

3 Колония биләүче державаларның гамәлләрендә нинди аермаларны билгеләп күрсәтә аласыз? Аларны ничек аңлатып була?

4 Колония биләү мәсьәләләрен хәл итүгә Совет Россиясе нинди йогынты ясый? Россия тарихы курсыннан искә төшерегез: аның гамәлләренең мотивы нинди була? Ни өчен Совет хөкүмәте Беренче бөтендөнья сугышы бу­енча үзенең союздашлары сәясәтенә дошманлык мөнә­сәбәтендә торган?

5 Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Беренче бөтендөнья сугы­шыннан соң колониаль система җирле халыкның каршы­лык күрсәтүенә карамастан яшәп кала?

6 Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Кытай үсеше ту­рында сөйләгез. Кытайдагы гражданнар сугышының сә­бәпләрен әйтегез. Аңа тартылган эчке һәм тышкы көч­ләрнең сәясәтен һәм мәнфәгатьләрен характерлагыз.

Икенче бөтенденья сугышы алдыннан

Икенче бөтендөнья сугышының озакка сузылуы, кан­койгыч булуы, халыклар һәм дәүләтләрнең алга таба үсешенә йогынты ясавы күп кенә тарихчыларны һәм пуб­лицистларны, ярты гасырдан артык вакыт узганнан соң да, сугыш вакыйгаларын җентекләбрәк өйрәнергә этәрә; аларны бүген дә «Сугышны булдырмый калып була иде­ме? Аның башланып китүенә кем гаепле?» сораулары борчый.

1930 елларда халыкара мөнәсәбәтләр чиктән тыш кис­кенләшә. Беренче бөтендөнья сугышында җиңүдән файда күргән Англия һәм Франция союздашлык бәйләнешләрен дәвам итәләр һәм АКШ белән тыгыз мөнәсәбәттә торалар (аеруча Англия). Шулай да әлеге илләр Версаль-Вашингтон системасының җимерелүенә тиешле дәрәҗәдә каршылык күрсәтә алмыйлар. Ул гына да түгел, алар Европада һәм Азиядә үз көндәшләренең ныгып китүенә булышлык итәләр.

Совет тарих фәне Көнбатыш илләр сәясәтен аларның Япо­нияне, Германия һәм Италияне СССРга һөҗүм ясарга этәрергә омтылуы белән аңлата. Чит ил тарихчылары Көнбатыш дипло­матларының, барыннан да элек, яңа кан коюны булдырмас­ка тырышуына басым ясыйлар. Шул максаттан Англия һәм Франция Беренче бөтендөнья сугышына яңабаштан нәтиҗә ясарга маташучы державаларга җитди ташламалар ясый. Мондый сәясәтнең ялгышлыгы шунда ки, агрессия юлына


баскан илләр «йогынты сфераларын» яңадан бүлгәләргә түгел, ә бәлки дөньякүләм хакимлеккә омтылалар. Теләсә нинди юл куюларны да алар җитәрлек түгел дип саныйлар.

Сугыш куркынычы чыганаклары

Тынычлыкны беренче булып Япония боза. Маньчжурияне оккупацияләгәннән соң (1931 —1933), аның гаскәрләре СССР чик буйларына килеп җитә һәм бер үк вакытта Кытай ком­мунистлары карамагындагы Кытай провинцияләренә таба хәрәкәт итә. Япон агрессиясенең төньякка — СССРга каршы һәм көньякка Кытайга каршы киңәю куркынычы яный.

Германия хакимиятенә А. Гитлерның национал-социа­листлар партиясе килү белән (1933), Европада сугышның икенче чыганагы туа. Англия, Франция, АКШ җитәкчеләре Германиядә расачыл идеологияле тоталитар режим урнашуның куркыныч булуын бәяләп бетермиләр. Көнбатышның кайбер сәяси эшлеклеләре фашизмны коммунизмга караганда кур- кынычсызрак дип санауларын яшермиләр.

1933 елда ук Гитлер режимы Версаль килешүенең Герма­ния хәрби көчләрен чикләүгә кагылышлы маддәләрен кире кагуны таләп итә. Ризалык бирелмәгәч, Германия Милләтләр Лигасыннан чыга. 1935 елда А. Гитлер илдә гомуми хәрби йөкләмә кертүне белдерә, хәрби авиация һәм куәтле хәрби- диңгез флоты оеша башлый. Бу инде — Германиянең Версаль килешүеннән баш тартуы дигән сүз.

Нацистларның кылган гамәлләре Көнбатыш илләрендә, бигрәк тә Франциядә курку тудыра. Фашистик агрессиягә каршы торырдай коалиция булдыру чарасы күрелә башлый. СССРның союздаш булырлыгы бар дип фараз ителә. 1934 елда ул Милләтләр Лигасына кабул ителгән була. 1935 елда СССР, Франция һәм Чехословакия арасында үзара ярдәмләшү турын да килешүләр төзелә. СССРның актив катнашлыгында Европа­да күмәк куркынычсызлык системасы булдыру идеясе турын­да фикер алышу бара. Анда катнашучылар Европаның теләсә кайсы дәүләте агрессиясенә каршы көрәштә бер-берсенә ярдәм итешү турында сүз куешалар. Әмма Көнбатыш илләрендә күмәк куркынычсызлыкның төп тарафдарлары — Франциянең тыш­кы эшләр министры Луи Барту һәм Югославия короле Алек­


сандр I Карагеоргиевич — Германия агентлары тарафыннан үтереләләр. Бу хәл күмәк куркынычсызлык системасы бул­дыру турындагы сөйләшүләрне өзә.

Франция дипломатларының Германиягә каршы төзелеп килгән союзга фашистик Италияне тартып кертергә тыры­шулары уңай нәтиҗә бирми. Б. Муссолини белән сөйләшүләр вакытында Франция Африкадагы бәйсезлеген саклап калган бердәнбер Эфиопия дәүләтен Италия мәнфәгатьләре сферасы дип танырга әзерлеген белдерә. Моннан файдаланып, Италия 1935 елда Эфиопиягә каршы сугыш башлый. Милләтләр Ли­гасы агрессорга каршы икътисади санкцияләр кертә. Герма­ния Б. Муссолинига ярдәмгә килә. Бу — Милләтләр Лигасы белән арасын өзгән Италия диктаторына 1936 елда хәрби кампаниясен тәмамларга мөмкинлек бирә.

Агрессорларны «тынычландыру» сәясәте

Бөекбританиянең консерватив партиясе лидеры Невилл Чем­берлен фашистлар Германиясен беркадәр ташламалар ясап «тынычландырып» була дип уйлый. Шуңа күрә Англия хөкү­мәте нацистларның Версаль килешүе шартларын бозуларына каршы да килми. 1935 елда Англия белән Германия арасында диңгез килешүе төзелә, ул Германиядә Англия флотының 35 % ы күләмендәге хәрби-диңгез флоты төзүне санкция­ли. Мондый югарылыкка ирешү өчен, Германия верфьләренә 10 еллап вакыт кирәк була. 1936 елда Германия гаскәрләрен демилитаризацияләнгән Рейн зонасына кертүгә Көнбатыш илләре шулай ук каршы килмиләр.

Хәзер Көнбатыш илләренең күп кенә тарихчылары «ты­нычландыру» сәясәтен ялгыш адым дип карыйлар.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Инглиз тарихчысы Джон Гренвиллның «XX гасыр тари­хы. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар» китабыннан (1994):

Чемберлен <...> Гитлерның тышкы сәясәт өлкәсендәге мил­ли амбицияләрен күпмедер территориаль ташлама ясау юлы белән генә канәгатьләндереп булыр дип ялгыша. 1939 елга


кадәр, сугыш башланганчы, Чемберлен Гитлер сәясәтенең ра- сачыл булуына төшенеп җитә алмый <...>

Чемберленның икенче ялгышы <...> гомуми сугыш кебек зур афәтне булдырмый калу зарурлыгы бар дип ышануында. Мондый позиция әллә ни көч куймыйча гына зур өстенлеккә ирешергә тырышучы Гитлер өчен бик кулай булып чыга. Ул Германиягә, зур сугышка катнашып китүдән курыкмыйча, килә­чәктәге яулап алулары өчен, көчле база булдыру мөмкинлеге тудыра <...>

Чемберленның өченче хатасы континентта Бөекбританиянең чынбарлыктагы һәм потенциал союздашларының тоткан позицияләрен көчсезләндерүдән гыйбарәт <...>

Германияне «тынычландыру» сәясәтенең ялгыш булуын » инглиз тарихчысы нәрсәдә күрә? Сез аның фикере белән килешәсезме?

Дөньякүләм вазгыятькә 1936 —1939 елларда Испаниядә булып узган вакыйгалар зур йогынты ясыйлар. Анда сай­лауларда сул көчләр (коммунистлар, социалистлар һ. б.) кат­нашында Халык фронты, җиңеп чыкканнан соң, хәрбиләр хөкүмәткә каршы фетнә күтәрәләр. Аның белән фашист­ларның Испан фалангасы партиясе лидеры генерал Франсис­ко Франко җитәкчелек итә. Илдә халыкара мәйданда авыр нәтиҗәләргә китергән гражданнар сугышы башланып китә. Милләтләр Лигасында торган илләр Испаниянең эчке кон­фликтына катнашмаска сүз куешалар. Әмма Германия һәм Италия франкочыларга ярдәм итә башлыйлар. Испаниягә Германия авиациясенең удар көчләре—«Кондор» легио­ны төшерелә. 1937 елның 26 апрелендә немец самолётлары Испаниянең борынгы шәһәрләреннән берсе — Герниканы бом­бага тота. Шәһәр чын мәгънәсендә җир белән тигезләнә. Бу хәл сәясәтчеләрне һәм дөньяның мәдәният эшлеклеләрен нык тетрәндерә. Рәссам Пабло Пикассо, һәлакәткә дучар булган шәһәргә багышлап, «Герника» картинасын иҗат итә, әсәр бөтен дөньяга таныла.

Италия Ф. Франкога ярдәмгә доброволецлар сыйфатында 150 мең сугышчы озата. СССР да Испаниягә ярдәм күрсәтергә тырыша: республикачыларга корал, танклар, авиация җибәрә.


Испаниягә совет хәрби киңәшчеләре, франкочыларга каршы сугышта катнашкан ирекле интернационалистлар килә. Рес­публиканы яклап, Көнбатыш илләреннән дә ирекле сугыш­чылар көрәшкә күтәрелә. Алар арасында танылган Америка язучысы Эрнест Хемингуэй да була.

Әлеге ситуациядә АКШ Испаниягә корал җибәрүен тук­тата. Англия һәм Франция, Испаниядән интернационалист­ларны чыгаруга ирешеп, андагы вакыйгаларда катышмау позициясенә күчәләр. Соңрак алар Ф. Франко режимының законлы булуын таныйлар.

1936 елда Германия һәм Япония «Коминтернга каршы пакт» төзиләр, аңа 1937 елда Италия дә кушыла. Пакт үз әгъзаларын Коминтернга каршы көрәшкә өнди һәм СССРга каршы юнәлеш ала. Шул ук вакытта ул дөньяны яңадан бү­ләргә омтылучы илләр союзы төзелүен дәлилли.

1937 елда Япония Үзәк Кытайга бәреп керә. Аның бу адымы уңаеннан АКШ һәм Англиянең җавапсыз калуы Германияне Европада актив эш итәргә этәрә. 1938 елның февралендә Гитлер немецлар барысы да «бер түбә астында» яшәргә тиеш дип белдерә, ә март аенда Австрияне үзенә куша. Германия гаскәрләре аның территориясен бер каршылыксыз яулап алалар. Оккупация шартларында референдум оешты­рыла: австриялеләрнең күпчелек өлеше Австриянең Гитлер империясенә кушылуы өчен тавыш бирә. Шуннан соң чират Чехословакиягә җитә: Германия Чехословакиянең күпчелек өлеше немецлардан торган чиктәш Судет өлкәсен үзенә алу максатын куя.

Германия армиясе Чехословакиянең чик буенда манёвр- ларга күчә, яшерен дипломатик элемтәләр аша үзара янаулар китә. Немец сәясәтчеләре инглиз һәм француз җитәкчеләрен сүз Германиянең соңгы таләбе турында бара дип ышандырыр­га телиләр, Көнбатыш илләренә һәм аларның союздашлары­на куркынычсызлык гарантияләре вәгъдә итәләр. 1938 елда сугыш мәсьәләсендә Европа тигезлек хәленә килгән кебек тоела.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: