Африканы колониаль басып алу 14 глава




Сәнгатьне сәяси максатларда файдалану милләтчелек идея­ләрен таратуда ачык күренә. Гасыр башындагы һәм 1920— 1930 еллардагы Германияне моңа мисал итеп карарга мөмкин.


Данлы үткәннәрне, чын мәгънәсендә «халыкчанлыкны» мак­тау матур әдәбиятта, сәнгатьтә, гадәттә, крестьян дөньясын идиллия итеп сурәтләүгә кайтып кала. Боларның һәммәсе милли үзаңның канәгатьсезлеген яки кимсетелүен чикләргә тиеш була, хакимияткә реваншчы һәм милләтче партияләр килүгә рухи җирлек әзерли.

Сораулар һәм биремнәр

Җәмгыять үсешендә рухи мәдәният нинди урын тота? Ни өчен XX гасырда аның әһәмияте арта?

XX гасырның беренче яртысында дөнья илләренең рухи тормышында, мәдәниятендә барган үзгәрешләрнең сезнең карашка иң әһәмиятлеләрен әйтеп бирегез.

Фәлсәфи, социаль фикер үсеше нинди проблемаларны чагылдыра? Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла, кеше һәм җәмгыять турындагы күзаллауларга нинди яңалык алып керәләр? Җәмгыятьнең рухи тормышына нинди йогынты ясыйлар?

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен 3.Фрейд идеяләре безнең чорда да шактый киң тарала?

Ни өчен XX гасырның беренче яртысында «Европа кояшы баешы» идеяләре киң популярлык казана? Сез ничек уйлыйсыз, Европа цивилизациясенең киләчәгенә песси­мистик карашлар никадәр нигезле була?

Рәсем сәнгате һәм архитектура

Рәсем сәнгатендә XIX гасырда барлыкка килгән стиль һәм юнәлешләр XX гасырның беренче яртысында да үсешен дәвам итә.

Импрессионизмнан модернга

Клод Моне, Огюст Ренуар, Эдгар Дега кебек импрессионистлар дөньяның матурлыгын кеше тирәсендәге гап-гади предметлар һәм күренешләрне буяу төсмерләре аша тасвирлап күрсәтергә омтылалар. Аларга алмашка килгән постимпрессионизм тирәлекне «киңәйтергә» тырыша. Постимпрессионист рәссам­нар — Поль Сезанн, Винсент Ван Гог, Поль Гоген яңа сурәтләү алымнарын эшлиләр, тормыш фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итәләр.

XIX—XX гасырлар чигендә Европа һәм Америка сәнгатендә модерн стиле (ягъни яңа, заманча) барлыкка килә, ул рәсем сәнгатен, төзелеш сәнгатен, гамәли бизәлеш сәнгатен чол­гап ала. Символистлар шигърияте аның рухи игезәге бу­лып санала. Модерн стилендәге биналарга индивидуальлекне ассызыклау, салмак кына үзара бер-берсенә күчүче өслекләр, купшы бизәкләр төшерү, төсле керамика куллану хас. Әлеге юнәлешнең күренекле вәкилләре исәбенә испан архитекторы Антонио Гауди һәм бельгияле Хенри ван де Велде керә.

Модерн стиле массакүләм сатып алучыга исәпләнгән про­дукция, ягъни обойлар, лампалар, савыт-саба һәм җиһазлар җитештерүдә кулланылу сәбәпле, аеруча мәшһүрлек казана. Алар салмак формалары һәм пастель төсмерләре белән ае­рылып тора. Австрия рәссамы Густав Климт иҗатын рә­сем сәнгатендә модернның классик үрнәге итеп карарга мөмкин.

Индустриаль җәмгыять сәнгате

Давыллы Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгалары, револю­цион үзгәрешләр, бик тиз техник прогресс дөньяны танып белүнең яңа сәнгати формалары барлыкка килүгә китерә. XX гасыр башында сәнгатьтә (музыка, әдәбият, рәсем сәнгате) килеп чыккан агымнар модернизм буларак аңлатыла. Модер­нист рәссамнар чынбарлыкны реалистик чагылдыру тради­цияләрен тулысынча инкарь итәләр.

Модернизм юнәлешләренең берсе примитивлык — рәссам­ның дөньяны «балалар күзләре» белән күрергә тырышуы, аның иң гомуми, бөтен кешегә дә аңлаешлы сыйфатларын гәүдәләндерүе. Примитивлыкны нигезләүчеләрнең берсе — фразцуз Анри Руссо. Әлеге стильгә иҗатының элгәреге чо­рында француз рәссамы Анри Матисс та мөрәҗәгать итә. Кубизмны алга сөрүчеләр француз рәссамнары төркемендә Пабло Пикассо, Жорж Брак, Фернан Леже, Гийом Аполли­нер һ.б. була. Алар предметның тышкы күренешен түгел, ә конструкциясен, архитектоникасын бирергә, дөньяны үзара


 

бәйләнгән дөрес геометрик фигуралар рәвешендә сурәтләргә омтылалар.

Италиядә барлыкка килгән иҗат стиле футуризм XX га­сыр башының типик күренешенә әверелә. Ул кешелек тормы­шына индустриаль дәвер алып килгән яңалыкны данлап кына калмый, бәлки киләчәк мәдәниятен төзүгә дә дәгъва итә.

1909 елда барлыкка килгән футуризм манифесты (авторы—язучы Фелиппе Томмазо Маринетти) «иске дөньяны» һәм аның һәйкәлләрен җимерергә өнди, су­гышка, золымга, революциягә, техника казанышларына дан җырлый. Футуристлар яңа техника һәм яңа шәһәрләр турында гына түгел, кешеләрнең яңа расасы турында да хыялланалар. Футурист рәссамнар Умберто Боччони, Карло Карр, Луиджи Руссоло хәрәкәт һәм үзгәреш дина­микасын күрсәтеп бирәләр. Руссоло шулай ук футуризм­ны музыкаль иҗатта гәүдәләндерергә омтыла. Ул, гудок­лар, язу машинкалары, төймәле санау җайланмасы һ.б. предметларны файдаланып, механик шаулар музыка­сын иҗат итә. Кагыйдә буларак, футуристлар җәмгыять тормышындагы кискен үзгәрешләрне яклый. Мәсәлән, Маринетти, фашизмны теләсә нинди утопияне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче үзенчәлекле футуристик эксперимент дип исәпләп, Муссолини белән якыная.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Ф.Т.Маринетти «Манифесты»ннан (1909 ел, 20 фев­раль):

Без яшь, көчле, тулы куәткә яшибез, без футуристлар <...> Яле, куллары пешкән данлы ут кабызучылар кая анда? Әйдәгез әле бирегә! Утны китапханә киштәләренә китерегез! Каналлар­дагы суны музей төрбәләренә юнәлтегез һәм аларны батыры­гыз! Һәм агым борынгы рәсемнәрне агызып алып китсен! Кәйлә һәм көрәкләр алыгыз! Борынгы шәһәрләрне җимерегез! <...> Кайда да булса түгел, ә Италиядә без бу манифестны игъ­лан итәбез. Ул бөтен дөньяның астын өскә китерер һәм ян­дырыр. Бүген бу манифест белән без футуризм нигезләрен салабыз. Италияне бөтен бу йогышлы чирдән—тарихчылардан, археологлардан, сәнгать белгечләреннән һәм антикварлардан азат итәргә вакыт <...> Көрәштән тыш матурлык була алмый,


агрессивлыктан башка җәүһәрләр юк <...> Без сугышка дан җырлыйбыз — дөньяны бердәнбер чистарту чарасына, милита­ризмга, патриотизмга, анархистларның җимергеч кыланышына, үлемгә дучар итүче һәм хатын-кызга нәфрәт уятучы кыланыш­ка <...> Без эшчеләр шау-шуын, халык төркеменең шатлыклы гөрелдәвен һәм бунтарь улавын, безнең башкалаларыбызда революцион өермәнең чуар күп төрле тавышларын; портларда һәм верфьләрдә сукырайткыч электр яктысында төнге гүләүне данларбыз.

Авторның борынгы мәдәниятне юк итәргә чакыруын сез ничек айлыйсыз? Ул кешелек цивилизациясенең нинди казанышларына соклана һәм ни өчен?

Футуризм белән бер үк вакытта диярлек рәсем сәнгатендә абстракционизм дип аталган юнәлеш килеп чыга. Аны пред­метсыз сәнгать дип йөртәләр.

Абстракционизмның башында В. В. Кандинский, Пит Мондриан, К. С. Малевич тора. Алар сәнгатьне рәссамның иҗат иреген чикләүче чынбарлыкны чагылдыру зарурлыгын­нан тулысынча азат итәргә омтылалар. Аларның хезмәтләре төрле формалар һәм төсләрнең әкәмәт уены кушылмасыннан гыйбарәт. К. Малевичның «Кара квадрат» әсәрен (1913) аб­стракционизмның югары ноктасы дип саныйлар.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында дадаизм киң таныла, әлеге атама баланың бәйләнешсез сөйләмен аңлатучы «дада» сүзеннән килеп чыга. Дадаистлар — ша­гыйрь Тристан Тцара, рәссамнар Марсель Дюшан һәм Курт Швиттерс һ.б. шул чор цивилизациясен чирканыч дип исәплиләр, аның төп кыйммәтләрен, шул исәптән нәфасәти (эстетик) кыйммәтләрне дә кире кагалар. Алар иҗатында гротеск стиле, тамашачыны тормышның аеру­ча күңел кайтаргыч якларын сурәтләп шаккатыру омты­лышы өстенлек итә.

Гротеск тенденцияләре Европа цивилизациясе казанышла­рын шик астына алган башка агымда — Германиядә барлыкка килгән экспрессионизмда да чагылыш таба. Экспрессионизм югары дәрәҗәдә эмоциональлек, авазлар һәм буяулар дуамал­лыгы аша күрсәтелүче иррациональ күренешләргә мөрәҗәгать итү белән характерлана. Ул чынбарлыкны социаль тетрәнүләр һәм каршылыклар чорына хас булганча хәвефле, әрнүле тою­ны гәүдәләндерә. Иң танылган экспрессионист рәссамнар — Оскар Кокошка һәм Эдвард Мунк.

Дадаизм һәм экспрессионизм идеяләре 1920—1930 елларда туган мәдәни агым сюрреализмда тагы да үстерелә. Сюрреа- листлар уйлавынча, рәссам, шагыйрь, язучы — болар үз дөнья­ларын— гадәттән тыш чынбарлыкны (сюрреальлек) туды­ручы алла-иҗатчы. Бу гадәттән тыш чынбарлык көндәлек дөнья законнарына буйсынмый, анда вакыт һәм пространство даими түгел, аны аң белән төшенеп булмый, үзенә бер төрле, татлы хыялларга, фантазиягә, могҗизага корылган. Сюрреа­лизмның иң күренекле вәкиле булып Сальвадор Дали исәп­ләнә, рәссам Пабло Пикассо да шушы ук стильдә иҗат итә.

1920 елларда новаторлык, технократии идеяләр үсеше нәтиҗәсендә конструктивизм туа. Аның тарафдарлары мә­дәниятне инженерлык эше белән мөмкин кадәр якынайтырга, иҗатны камилләштерергә тырышалар. Соңыннан конструк­тивизм дизайн сәнгате рәвешендә үсеш ала. Беренче дизайн лабораториясе— Баухауз мәктәбе Германиядә 1919 елда оеш­тырыла. Конструктивизм стиле архитектурада аеруча попу­ляр була. Аның иң алдынгы вәкилләре булып француз Ле Корбюзье һәм рус И. И. Леонидов санала. 1922 елда Корбю­зье «Киләчәк шәһәрләре» проектын иҗат итә, ул шәһәрне гадәттәгечә искиткеч үзәк һәм ярлы өлешләргә бүлеп карау­дан баш тарта. Конструктивизм фикеренчә, чын матурлыкны бары тик пространствоны табигатькә караганда камилрәк һәм зәвыклырак итеп оештыра белүче төзелеш остасы гына тудыра ала.

Гитлер Германиясендә конструктивизмның аерым үзенчәлекләре бар. Биредә сәнгать алдына А. Гитлерның яңа империясен ташта мәңгеләштерү, немецларны да, буйсындырылган халыкларны да шул күренеш белән тет­рәтү бурычы куела. Гитлерның үз фикердәшләре белән мәҗлес әңгәмәләрендә тикшерергә яраткан монументаль корылмалар төзү планнарына (яңа империя чикләрендә 50 м биеклектәге чик баганалары тибында) Германиянең дөнья сугышында җиңелүе комачаулый.

XX гасырның беренче яртысында рәсем сәнгатендә элег­рәк дөнья мәдәнияте үсешеннән читтәрәк торган төбәкләрнең милли традицияләре йогынтысы көчәя. Мәсәлән, Латин Аме­рикасында монументалист рәссамнарның мөстәкыйль мәктәбе оеша. Аның вәкилләре Диего Ривера һәм Давид Сикейрос реалистик милли традицияләрне (лирик пейзаж, көнкүреш мотивлары, чын портрет) тарихның, революцион көрәшнең эпик картиналарын күрсәтү белән бәйләргә омтылалар.

Баштарак Франциядә, аннары башка илләрдә дә плакат сәнгате зур үсешкә ирешә. Француз Пьер Боннар үзенең ли­тография һәм афишалары белән, аның ватандашы Жан Эф- фель һәм данияле Херлуф Бидструп карикатуралары белән танылалар. Үз иҗатларында алар агымдагы сәяси проблема һәм вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен белдерәләр, халыкның киң катлауларына мөрәҗәгать итәләр.

Сораулар һәм биремнәр

Сез ничек уйлыйсыз, XX гасырның беренче яртысын­да рәсем сәнгатендә дөньяны чагылдырудагы реалист рәссамнар һәм модернистик юнәлеш вәкилләре арасын­да булган тамырдан аерма нәрсәдә була?

Сәнгатьтәге төп модернистик агымнарга тасвирлама би­регез.

Конструктивизмның үзенчәлекләрен сез нәрсәдә күрәсез? Әлеге юнәлешне индустриаль дәверне тудыручы дип атап буламы һәм ни өчен?

XX гасырның беренче яртысында иҗат иткән рәссамнар­ның, архитекторларның сезгә билгеле булган әсәрләрен атагыз. Аларның кайсылары һәм ни өчен сездә кызыксы­ну уята?

Ничек уйлыйсыз, гомумдөнья мәдәни процессында Латин Америкасы, Азия һәм Африка милли традицияләренең роле арту нәрсә белән бәйле була?

Дөнья мәдәнияте тарихында сизелерлек эз калдырган XX гасырның беренче яртысы рәссамнарының берсе ту­рында чыгыш әзерләгез.


    6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше
     
§20   Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино
    XX гасыр сәнгатендә элекке традицияләрне инду­стриаль дәвердәге реальлек белән бәйләп алып барырга тырышу сизелә. Көнбатышның индустриаль илләрендә халыкның аң-белем дәрәҗәсе үсеше матур әдәбиятның шактый популярлашуына сәбәп була.

 

XIX гасыр ахыры — XX гасырның беренче яртысында әдәбият

Романтизм яңа яңгыраш ала. XIX гасыр башына хас «искит­кеч принцлар турындагы» сентименталь хатын-кыз романна­ры вакыйгалары ерак колониаль илләрне тасвирлаган китап­ларда дәвам итә. Гади Европа кешесе өчен алар серле һәм куркынычлар тулы булып күренә. Нобель премиясе лауреаты (1907) Редьярд Киплингның Көнбатыш һәм Шәрык мөнәсәбәте, европалыларның «цивилизацияләштерү» миссиясенең әһә­мияте, төрле мәдәниятләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге кат- лаулылыклар турындагы проза әсәрләре һәм шигырьләре дөньякүләм танылу ала. Аның Маугли хакындагы — кайчак хәтта кешеләр коллективына караганда шәфкатьлерәк булган җәнлекләр төркемендә үскән ир бала турындагы хикәяләре бөтен дөньяда билгеле.

XX гасыр әдәбиятына XIX гасырда формалашкан, җәм­гыятьтәге хәл ителмәгән проблемаларга, теге яки бу сәбәпләр аркасында гадәти тормыш шартларыннан аерып алынган кеше язмышларына мөрәҗәгать итүче тәнкыйди (критик) реализм агымы зур йогынты ясый. Аның алга таба үсеше психологик реализмга китерә, иң күренекле вәкилләре Уильям Фолкнер, Эрнест Хемингуэй, Стефан Цвейг, Антуан де Сент-Экзюпери була. Әлеге язучылар иҗатының игътибар үзәгендә — шәхес, үзгәреп торучан дөньяда аның язмышы, тормыш мәгънәсен эзләү. Аларның герое — эзләнүчән, башкалар бәхете өчен дә тырышучы, мәхәббәтне өстен куючы кеше. Аның төп мак­саты— үз-үзен җиңүе. Андый геройны үтерергә мөмкин, тик җиңү мөмкин түгел.


И нтеллектуаль реализм юнәлеше киң тарала, ул әдәби иҗатта фәлсәфи башлангычның көчәюе белән билгеләнә.

Инглиз язучысы һәм драматургы Бернард Шоу, ин­глиз фантасты Герберт Уэллс, чех фантасты һәм драма­тургы Карел Чапек, немец драматургы Бертольт Брехт үз әсәрләрендә кешеләр тудырган дөньяның еш кына кеше кешелеклелеген генә юкка чыгарып калмавын, бәлки кешелексез дөнья буларак барлыкка китерелүен дә күрсәтәләр. Әлеге фикер инглиз кешесе Ричард Олдинг- тон һәм немец язучысы Эрих Мария Ремаркның сугыш­ка каршы язылган әсәрләрендә аеруча ачык яңгырый. Ремаркның «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» романы дистәләгән телгә тәрҗемә ителә.

Интеллектуаль реализмга Анатоль Франс, Томас Манн, Джон Голсуорси, Теодор Драйзер, Синклер Льюис, Арчибальд Кронин иҗатлары карый. Үз кита­пларында алар бер гаиләнең берничә буыны тарихы (Д. Голсуорсиның «Форсайтлар хакында сага» әсәре) уй­лап чыгарылган көчле шәхеснең биографиясен тасвирлау аша (Т. Драйзерның «Америка трагедиясе»ндәге кебек) җәмгыять үсешенең киң панорамасын тудыралар.

Реалист язучыларга гуманизм, кешеләр хәсрәтенә битараф калмау, басым һәм социаль гаделсезлеккә тискәре караш хас. Аларның күпчелеге социаль хәйрия һәм сәяси эшчәнлектә катнашалар һәм дәүләт актив социаль сәясәт алып барырга тиеш дип саныйлар.

Киң катлам укучыларга исәпләнгән әдәбиятның популяр­лыгы арта. Детектив жанры киң танылу ала, аның классик­лары — инглиз язучылары Артур Конан Дойл һәм Агата Кри­сти хәзерге көнгә кадәр режиссёрларны кинофильмнар һәм телесериаллар төшерүгә илһамландыручы шымчы геройлар Шерлок Холмс һәм Эркюль Пуаро образларын иҗат итәләр. Фэнни фантастика укучылар арасында уңыш казана. Аңа нигез салучы француз язучысы Жюль Берн үз заманының фән һәм техникадагы иң яңа казанышларыннан бик яхшы хәбәрдар була. Аның романнарының геройлары — уйлап табучылар, галимнәр, инженерлар. Ж. Берн гигант су асты көймәләре, бик еракка атучы кораллар, һавадан авыррак очу аппаратлары булачагын алдан әйтә.

Детектив һәм маҗаралы жанрларда язылган шактый әсәрләр арзан, «урам» әдәбиятына кертеп карала (болай атау урамдагы лотокларда сатылганга күрә килеп керә).

Әдәбиятта модернизм

Рәсем сәнгате өлкәсендәге модернистик карашлар әдәбиятка да йогынты ясый. Күп кенә язучылар, традицион сюжет сы­зыгын, хикәяләү эзлеклелеген инкарь итеп, авангардизм­га өстенлек бирәләр. Авангардизмга нигез салучыларның берсе— Джеймс Джойс, очраклы рәвештә килгән бөтен уй- фикерләр, тәэсирләр, тойгыларны тасвирлап, «аң ташкыны» методын куллана. Марсель Пруст, Андре Жид һ.б. кебек язучылар да авангардизмга мөрәҗәгать итәләр.

Дөньяның иррациональлеге, аны аңларга тырышуларның мәгънәсезлеге әдәбияттагы экспрессионистик юнәлештә ча­гылыш таба. Австрия язучысы Франц Кафка үз әсәрләрендә көндәлек тормыш мәшәкатьләре эчендә шәхси үзенчәлекләрен югалткан, кешегә дошман көчләр дөньясы хәрәкәт итүен күр­сәтә. Алар артында җансыз дәүләт машинасы күренеп китә. Экспрессионизм өчен гротеск, оптимистик киләчәк булмау, кешенең яклаучысыз һәм ялгыз булуын күрсәтү хас.

Дәүләтнең кешедән һәм аның индивидуальлегеннән өстен­леге идеясе экзистенциализмның нигезен тәшкил итә. Әлеге юнәлештәге язучылар Жан Поль Сартр һәм Альберт Камю шәхесне абсолют кыйммәт буларак бәялиләр. Экзистенциа- листлар өчен реалистик әдәбиятка хас уңай геройлар юк. Аларның персонажларына күбесенчә соң дәрәҗәдә эгоист­лык, бер-берсенә һәм җәмгыятькә дошмани мөнәсәбәт хас.

Авангардизм һәм реализм элементларын берләштергән со­циаль антиутопия жанрына караган матур әдәбият әсәрләре киң тарала. Инглиз язучылары Олдос Хаксли, Джордж Ору элл, күренекле фантаст Герберт Уэллс, Алясканы үзләштергән геройларга багышланган маҗаралы-романтик повестьлар һәм романнар авторы Джек Лондон, рус язучысы Е. И. Замятин киләчәк темасына мөрәҗәгать итәләр. Алар әсәрләрендәге геройлар зур булмаган кешеләр төркеме идарә итә торган җәмгыятьтә яшиләр. Аларның өстенлеге массакүләм сәяси


§ 20. Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино  
   

партияләрдәге аз белемле һәм интеллектуаль яктан чикле әгъзаларга карата бүленмәс хакимлеккә нигезләнә. Яңа оли- гархиянең «тимер табаны» башкача фикер йөртүләрне рәхим­сез рәвештә юкка чыгарып кына калмыйча, хәтта ки чынбар­лыкны күзаллауда мөстәкыйльлеккә һәм тәнкыйтькә сәләтле кешеләрнең килеп чыгуына да юл куймаска омтыла. Мондый җәмгыять сыйфатлары тууны язучылар үзләре яшәгән заман­дагы индустриаль дәвердә күрделәр инде.

Советлар Союзында әдәби иҗатка аерым бер мөнәсәбәтне билгеләгән социалистик реализм дип аталган юнәлеш та­рала.

Иҗтимагый тормышның бөтен өлкәләре дә каты сәяси һәм идеологик контрольдә булган илдә язучылар һәм шагыйрьләр алдында гади совет кешеләре тормы­шын күрсәтү, кешедә коммунистик әхлак сыйфатларын тәрбияләүгә булышлык итү, батырлыкка өндәү бурычы куела. Әмма чынбарлыкта бу еш кына совет строеның өстенлекләрен һәм партия түрәләренең хаклыгын про­пагандалауга, капитализмның кимчелекләрен фаш итүгә кайтып кала. Совет язучылары әсәрләрендә дөнья күп вакыт схематик сурәтләнә, «үзебезнекеләр»гә — комму­нистлар, революционерлар, пролетариат массаларына һәм «читләр»гә — буржуазия, шәхси уңышка һәм байлык­ка омтылучы кешеләргә бүленә.

Шуның белән бергә, соцреализм совет җәмгыятендә бик күпләрне үзенә җәлеп иткән тамырдан үзгәрешләрне дә чагылдыра. Кырыс идеологик контроль булуга карамас­тан, 1920—1940 елларда совет язучылары тарафыннан хаклы рәвештә рус әдәбияты гына түгел, бәлки дөнья әдәбияты хәзинәсенә кергән әсәрләр иҗат ителә.

Социалистик идеяләр чит ил әдәбиятына да зур йогынты ясый. Көнбатыш Европада һәм дөньяның башка төбәкләрендә күп кенә күренекле язучылар һәм шагыйрьләр революцион идеяләр тарафдарлары була, коммунистик хәрәкәттә катна­ша. Франциядә бу — Ромен Роллан, Анри Барбюс, Луи Арагон (элегрәк сюрреализмны яклаучы), Германиядә — Бертольт Брехт һәм Анна Зегерс, Испаниядә — Гарсия Лорка, Чили-


да — Пабло Неруда. Алар әдәбиятка гомуми идея, бердәм аш­кыну белән рухланган, җимерергә дә, төзергә дә сәләтле булган массалар образын кертеп җибәрәләр.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: