Африканы колониаль басып алу 11 глава




Франция сайлау алдында кала: СССР белән берлектә, Че­хословакиягә ярдәм итеп, Германиягә каршы чыгаргамы, әллә фашистларның тынычлык турындагы вәгъдәләренә ышанып


юл куяргамы? СССР килешү буенча үз бурычын үтәргә тулы- сынча әзер булуын белдерә.

Соңыннан билгеле булганча, Германия генераллары, ул вакыттагы шартларда сугыш Германия өчен һәлакәткә әйләнәчәген аңлап, А. Гитлер хакимиятен бәреп төше­рергә ниятлиләр, һәм бу турыда Бөекбритания хөкүмәтенә җиткерәләр. Ләкин җавап кына булмый.

1938 елның 30 сентябрендә Мюнхенда Германия, Ан­глия, Франция һәм Италия арасында килешүгә кул куела: бәхәсле Судет өлкәсе (Чехословакия мәйданының 1/5 ен, халкының 1 /4 өлешен тәшкил итә) Германия карамагына күчәргә тиеш була. Чехословакия, Европаның әйдәп баручы илләре басымы астында, Германия белән чиктәш ныгытма­ларыннан һәм икътисади потенциалының байтак өлешеннән колак кага. Германия исә Англия һәм Франция белән һөҗүм итешмәү һәм бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү турында декларация төзи.

1939 елның мартында Германия, сугыш игълан итмичә, бөтен Чехословакияне оккупацияли. Фашистик агрессиянең чираттагы корбаны Польша булырга тиеш — аңа да террито­риаль дәгъвалар белдерелә. Шул ук вакытта Италия Алба­нияне яулап ала. Әлеге гамәлләрдән фашистлар блогының килешүләрне хөрмәт итмәве һәм бары тик «көч теле»н генә санлавы аңлашыла.

Һөҗүм итешмәү турында СССР һәм Германия арасындагы шартнамә

1939 елның язында Англия һәм Франциянең идарәче даирә­ләре күмәк куркынычсызлык системасына кире кайтырга тырышалар, әмма инде соң була. Аларның Көнчыгыш Европа илләрен Германия-Италия агрессиясеннән яклау турындагы вәгъдәләре соңга кала. Чехословакия язмышыннан котлары алынган Венгрия, Румыния һәм Болгария Берлин һәм Рим белән шартнамәләр төзеп куялар.

Англия, Франция һәм СССР арасында үзара ярдәмләшү ту­рында шартнамә төзү буенча сөйләшүләр башлана. Алар озак­ка сузыла, дипломатлар, вак-төяк сорауларга артык игътибар биреп, вакыт әрәм итәләр. Германия Франциягә һөҗүм иткән


очракта, һәр ике як белән дә уртак чикләре булмаган СССР Франциягә ярдәмгә килә алмаячак. Әмма Германия агрессиясе янаган Польша һәм Балтыйк буе илләре (Литва, Латвия, Эсто­ния) Кызыл армияне үз территорияләренә кертүдән катгый рәвештә баш тарталар. Әлеге проблеманы хәл итүдә Англия һәм Франция дә нык тормыйлар. Сөйләшүләр 1939 елның 23 августында СССР һәм Германия арасында һөҗүм итеш­мәү турында Пакт төзелү белән тәмамлана.

СССР һәм Германиянең бу адымы дөньякүләм көтелмәгән хәл була. Германия мотивлары шактый ачык аңлашыла. Евро­паны яулап алуга йөз тотып, Гитлер режимы үзен ике фронтта сугышу алып барудан саклап калырга тырыша. Нәкъ шуның өчен дә ул әлеге пактка кул куя.

СССРның да үз ниятләре була. Ул «Коминтернга кар­шы пакт» илләре, аеруча Япония белән киеренке мөнәсәбәттә яши. 1937 елда СССР Япония агрессиясенә каршы көрәштә Кытайга ярдәм итә, бу СССР белән Япония арасында­гы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерә. 1938 елда Япония гаскәрләре СССРның Маньчжурия белән чиктәш Хәсән күле районында илебез чикләренә үтеп керәләр, әмма һөҗүмнәре кире кайтарылып тар-мар ителәләр. Тагы да зуррак бәрелеш 1939 елда Халхин-Гол елгасы буенда уза. Май аенда 75 мең кешелек япон гаскәрләре Монголиягә һөҗүм итә. Үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәгә кул куйган СССР үз со­юздашына ярдәмгә килә. Ике яктан да танклар һәм авиа­ция кулланып сугышу илбасарларның тар-мар ителүе белән төгәлләнә. Әлеге конфликт СССР һәм Япония арасында һәм аның «Коминтернга каршы пакт» буенча союздашлары белән дә зур сугыш чыгару куркынычы тудыра.

Мондый хәлдә совет җитәкчелегенең Англия һәм Франция белән үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәгә карата туган шикләре аңлашыла да. Андый килешү СССР белән Япония арасындагы конфликтка кагылмас иде, әмма сугышның ике фронтта: көнбатышта — Германия, көнчыгышта Япония белән җәелеп китү куркынычын тудыра. «Мюнхен хыянәте»ннән соң СССР җитәкчелеге Көнбатыш илләренең үз йөкләмәләрен намус белән үтәүләренә ышанып бетми. Советлар Союзы белән үзара ярдәмләшү турындагы шартнамә Англия һәм Фран­циянең халыкара хәлен ныгытыр һәм аларга Германия белән «сатулашу»ны дәвам итү мөмкинлеген бирер иде. Шунысы ап-ачык: СССР җитәкчелеге йогынты сфераларын кабат бүлү турында яңа «килешү»гә ярдәм итәргә һич тә теләми.

1939 елның июль —августында Лондонда Англия белән Германия арасында дөньяны йогынты сфера­ларына бүлгәләү турында яшерен сөйләшүләр бара. Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа Германия йогынты сферасы дип таныла, Англия аны, Кытайдагы хәрәкәтләренә ирек бәрабәренә, үз колонияләре һәм до­минионнары базарларына кертергә вәгъдә итә. СССРны бүлгәләү ихтималы турында да сөйләшү була. Бер үк ва­кытта Англия Япония белән дә килешү төзи, аның буенча ул Япониянең Кытайдагы хәрәкәтләренә комачауламас­ка тиеш була. Британия хөкүмәтенең бу адымы СССР җитәкчелегендә Англиянең асыл ниятләренә карата шик уята. Шушы шартларда Берлин тарафыннан килгән Гер­мания белән СССР арасында һөҗүм итешмәү турында пакт төзү тәкъдимен И. В. Сталин кире какмый.

СССРның 1939 елда Германиянең агрессив омтылышла­рына каршы көрәштән баш тартуы Европада көчләр чагыш­тырмасын кискен үзгәртә. Мәскәүдә дә, Берлинда да СССР- Германия пактының Германиянең алга таба агрессиясенә ирек куячагын бик яхшы аңлыйлар. Пактка яшерен беркетмә өстәлә: Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия (1920 елда Польша тарафыннан яулап алынган), Балтыйк буе илләре, Финляндия, Бессарабия (Румыния составына керә торган Молдавия җирләре), ягъни Россия империясенең элеккеге территориясе СССР йогынты сферасы дип таныла. Польша дәүләтенең сакланып калуы турындагы мәсьәләнең максатка ярашлы булу-булмавы соңрак, СССРның Германия белән киңәшүеннән соң хәл ителергә тиеш була. Бу беркетмә Совет дәүләтенең соңгы көннәренә кадәр яшерен саклана. 1939 елда СССР Германиягә анда җитешмәгән стратегик чи­мал һәм энергия чыганаклары җибәрә башлый.

СССР белән Германия арасында төзелгән пакт СССРны ике фронтта сугыш алып бару куркынычыннан коткара, Ерак Көнчыгышта тынычлык урнашуны тәэмин итә. Халхин-Гол янында зур югалтуларга очраган Япония Германия ярдәменнән омет өзә. Шуңа күрә ул СССР белән мөнәсәбәтләрен җайга са­лырга мәҗбүр була: 1939 елның сентябрендә аның бу нияте хәл кылына.

Шул ук вакытта СССР, пактка кул куеп, Германиянең су­гыш алып бармаучы союздашына әйләнә. Дөньякүләм җәмә­гатьчелек күз алдында фашизмга һәм аның агрессив сәясәтенә каршы эзлекле көрәш алып барган ил образы таркалып бара.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Германия һәм Советлар Союзы арасында һөҗүм итеш­мәү турындагы шартнамәдән (1939 ел, 23 август);

1 нче маддә. Һәр ике Килешүче Як һәртөрле көч кулла­ну, агрессия һәм бер-беренә аерым-аерым, шулай ук башка державалар белән берлектә һөж,үм ясаудан тыелып торырга йөкләмә алалар.

2 нче маддә. Килешүче Якларның берсе өченче держава ягыннан хәрби хәрәкәт объектына әйләнсә, икенче Килешүче Як бу державага һичнинди ярдәм күрсәтмәячәк <...>

4 нче маддә. Килешүче Якларның берсе дә державаларның теге яки бу юнәлештә икенчесенә каршы юнәлтелгән төркемендә катнашмаячак.

Германия һәм Советлар Союзы арасында һөҗүм итеш­мәү турындагы шартнамәгә яшерен өстәмә беркетмәдән (1939 ел, 23 август):

Германия һәм Совет Социалистик Республикалар Союзы арасында һөжум итешмәү турындагы шартнамәгә кул куй­ган һәр ике якның вәкаләтле вәкилләре үтә конфиденциаль тәртиптә Көнчыгыш Европада ике якның да йогынты сферала­рын аерып күрсәтү мәсьәләсен тикшерделәр. Әлеге тикшерү түбәндәге нәтиж,әгә китерде:

1. Балтыйк буе дәүләтләре (Финляндия, Эстония, Латвия, Литва) составындагы өлкәләрне территориаль-сәяси үзгәртү була калса, Литваның төньяк чик буйлары бер үк вакытта Гер­маниянең дә, СССРның да йогынты сферасы чиге дип санала­чак <...>

2. Польша дәүләте составына кергән өлкәләрне терри­ториаль-сәяси үзгәртү очрагында, Германия һәм СССР йогын­ты сфералары чикләре якынча Нарев, Висла һәм Сан елгалары буйлап узачак.


Бәйсез Польша дәүләтен саклап калу ике як өчен дә кирәкме һәм ул дәүләтнең чикләре нинди булачагы мәсьәләсе бары тик киләчәктәге сәяси үсеш дәвамында гына аныкланачак...

3. Европаның Совет иле ягыннан көньяк-көнчыгышы мәсь­әләсендә СССРның Бессарабия белән кызыксынуына басым ясала. Германия бу өлкә белән бөтенләй кызыксынмавы ту­рында белдерә.

Документны анализлагыз. Картадан Германия һәм СССРның йогынты сфералары чикләрен күрсәтегез.

Сораулар һәм биремнәр

1 Икенче бөтендөнья сугышының сәбәпләрен ачыклагыз. Алар Беренче бөтендөнья сугышы сәбәпләреннән аеры­ламы? Аермаларын әйтегез.

2 Ни өчен Көнбатыш лидерлары Германияне «тынычлан­дыру» сәясәте уздырганнар?

3 «1931 — 1939 елларда Япония, Италия һәм Германия аг­рессиясе» таблицасын тутырыгыз.

Япония Германия Италия
Дата Вакыйга Дата Вакыйга Дата Вакыйга
           

 

Кайсы дәүләт территорияләр яулап алуны беренче бу­лып башлап җибәрә? Кайсы агрессияләр уңышсызлыкка очрый? Ул нәрсә белән бәйле була? Япония, Италия һәм Германиянең сез билгеләп куйган яулап алулары ни өчен Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерми?

Көнбатыш илләренең Германия, Япония һәм Италиянең агрессиясенә җавап сәясәтен характерлагыз. Ни өчен Көнбатыш илләре сугышны булдырмый кала алмый­лар?

Сез ничек уйлыйсыз, СССР һәм Германия арасында Һөҗүм итешмәү турындагы пакт ни өчен төзелде икән? Бу адым СССР өчен котылгысыз буламы? Ул сугыш­ка кадәрге халыкара хәлнең торышына нинди йогынты ясый?


Европа сугышыннан ботендөнья сугышына

Бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Гер­маниянең Польшага һөҗүм итүеннән башланып китә. 1939 елның 3 сентябрендә Англия һәм Франция Герма­ниягә сугыш игълан итәләр.

Сугышның башлангыч этабы

Германия «блицкриг» — яшен тизлегендәге сугыш алымын куллана, Польша һәм аның союздашлары моңа, әлбәттә, әзер булмыйлар. Төп ударны танклар һәм механикалаштырылган берләшмәләр ясарга тиеш була. Алар дошман ныгытмаларын урап узалар да тылдан бәреп керәләр. Коры җир гаскәрләренә авиация ярдәмгә килә: тимер юллар, күперләр шартлатыла, артиллерия һәм танклар юкка чыгарыла. Шәһәрләр бомбага тотыла, бу тылда паника кубуга сәбәп була. Десант төшерү киң кулланыла. Диверсантлар штабларны һәм элемтә үзәкләрен юк итәләр, стратегик әһәмиятле күперләрне чолгап алып, аларны төп гаскәр килеп җиткәнче саклап торалар.

СССР Германия гаскәрләренең, ягъни вермахтның Поль­шаны бик тиз яулап алуына этәргеч ясый. Польша армия­сенең тиздән тар-мар ителәчәгенә ышанып, Совет иле җитәкчелеге үз гаскәрләрен 17 сентябрьдә Көнбатыш Бело­руссия һәм Көнбатыш Украина территориясенә кертә. По­ляк офицерларының күбесен Кызыл армия әсир төшерә һәм репрессиягә дучар итә. Брестта Совет иле һәм Германия гас­кәрләренең тантаналы парады уза. 1939 елның 28 сентяб­рендә СССР һәм Германия арасында Дуслык һәм чик турын­да шартнамәгә кул куела. Ике ил хөкүмәтләренең уртак белдерүендә, Польша таркалгач, Англия һәм Франциянең Германиягә каршы сугышны дәвам итүе нигезсез дип белдерелә. Германия һәм СССР тынычлыкны тәэмин итү бу­енча бер-берсе белән киңәшләшергә йөкләмә алалар.

Англия һәм Франция Польшага ярдәм күрсәтергә уйламый­лар да. Көнбатыш фронтта туган хәл «сәер сугыш» дигән исем ала. Ьәр ике як актив хәрби хәрәкәтләрне һәм шәһәрләрне
бомбага тотуны туктатып торалар. Хәрби бәрелешләр, бик кыска булып, диңгездә генә күзәтелә, анда Германиянең су асты көймәләре Англия судноларын батыра.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Бөекбритания хөкүмәте әгъзасы, консерватор Лео­польд Эмериның «Минем сәяси тормышым» исемле хати­рәләреннән (1955):

...Англия һәм Франция хөкүмәтләре, сугыш башлану белән, декларация бастырып чыгаралар. Анда алар үзләренең хәрби хәрәкәтләрен халыкка мәрхәмәт итү нияте белән алып барачак­ларын һәм борынгы һәйкәлләрне саклаячакларын тантаналы төстә раслыйлар, шулай ук хәрби көчләргә «иң тар мәгънәсендә саф хәрби» объектлардан кала башка объектларны бомбага тот­маска күрсәтмә бирелүе (әлбәттә инде, дошман үзе дә шулай эшләсә генә) турында белдерелә. Тиздән миңа «хәрби объект» дигәннәрен бик тар мәгънәдә аңларга кирәклегенә инанырга туры килде. 5 сентябрьдә мин авиация министры Кингсли Вуду янына кердем <...> Ул миңа, Эссеңдагы хосусый милек булып саналган хәрби заводларны яисә элемтә челтәрләрен бомбага тоту турында сүз дә булырга мөмкин түгел, чөнки моннан соң Америка җәмәгатьчелеге бездән йөз чөерер иде, дигәч, мин гаҗәпләнүдән катып калдым. «Без, полякларга ярдәм итү өчен, кыл да кыймылдатмабызмыни?»—дигән сорауга ул бөтенләй җавап бирмәде.

Германиянең Польшага һөҗүменнән соң Англия һәм Франция хөкүмәтләренең кыюсызлык күрсәтүен сез ничек

 
 

1939 елның ноябрендә СССР, үз территориясенең Фин­ляндия ягыннан утка тотылуын сәбәп итеп, аңа каршы хәрби хәрәкәтләр башлый. Әмма Финляндияне тиз генә җиңеп, аны Совет республикасы итү ышанычы акланмый. Совет-


 

фин сугышы, СССРның Англия һәм Франция белән арасын кискенләштереп, озакка сузыла. Алар Германиягә каршы актив хәрәкәт күрсәтүдән һаман тыелып торалар. Шул ук вакытта Көнбатыш илләренең хәрби җитәкчелеге Бакуда- гы нефть промыселларын яулап алырга һәм Финляндиягә ярдәмгә экспедиция корпусы җибәрергә әзерләнә башлый. Әлеге хәл СССРны солых төзергә этәрә, аңа 1940 елның мар­тында кул куела. Советлар Союзы Финляндиядән территория алуга ирешә, әмма аны үзенә буйсындыру планыннан баш тартырга туры килә. Союздашларның экспедиция корпусы 1940 елның апрелендә Норвегиягә җибәрелә, анда да, Даниягә шикелле үк, немец гаскәрләре бәреп керә.

1940 елның маенда Германия Франциягә һөҗүм итә. Вермахтның танклар һәм механикалаштырылган дивизияләре, Люксембург территориясе аша үтеп, көтмәгәндә Англия- Франция гаскәрләре тылына килеп керәләр. Союздашларның зур төркеме камап алына һәм Дюнкерк районы тирәсендә диңгезгә таба кысрыклана, аннан соң Англиягә эвакуацияләнә. Голландия һәм Бельгия капитуляция ясыйлар. Франциянең төшенкелеккә бирелгән командованиесе алга таба көрәшне дәвам итә алмый. Париж ачык шәһәр дип игълан ителә һәм сугышып тормыйча бирелә. Мондый уңышлар йогынтысын­да Англия һәм Франциягә каршы Италия сугыш башлый. 1940 елның 22 июнендә Франция капитуляция ясый.

Франциянең җиңелүе Европада көчләр торышын та­мырдан үзгәртә. Континент тулысынча диярлек Германия контрольлегендә кала. Аз югалтулар аша (100 мең кешедән кимрәк) ул 27 млн кешелек территорияне яулап ала, җитмәсә әле сугыш башындагыга караганда да күбрәк корал кулга төшерә. 1940 елның сентябрендә Өчлек (Тройственный) пак­тына— Германия, Япония, Италиянең хәрби союзы турын­да килешүгә кул куела. Тиздән пактка Венгрия, Румыния, Словакия, Болгария дә килеп кушыла. Бөекбритания исә фашистлар белән сугышуын дәвам итүче бердәнбер ил булып кала. Гитлер тупланган һава һөҗүмнәре һәм диңгез блока­дасы ярдәмендә аның каршылыгын тиздән сындырачагына ышана.


 

Фашистик державаларның һәм аларның союздашлары блогының формалашуы

 

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Өчлек пакты текстыннан (1940 ел, 27 сентябрь):

1 нче маддә. Япония Германия һәм Италиянең Европада яңа тәртип урнаштыру эшендә җитәкчелек итүен таный һәм хөрмәт итә.

2 нче маддә. Германия һәм Италия Япониянең бөек Көнчыгыш Азия киңлегендә яңа тәртип урнаштыру эшендә җитәкчелек итүен таный һәм хөрмәт итә.

3 нче маддә. Германия, Италия һәм Япония югары­да күрсәтелгән шартларда хезмәттәшлек итәргә риза. Алар хәзерге вакытта Европа сугышында һәм Кытай-Япония кон­фликтында катнашмаучы нинди дә булса держава Килешүче өч Якның берсенә һөҗүм ясаган очракта, алга таба да барлык сәяси, хуҗалык һәм хәрби чаралар ярдәмендә бер-берсенә булышырга йөкләмә алалар.

4 нче маддә. Әлеге пактны гамәлгә ашыру өчен, кичекмәстән, әгъзалары Германия, Италия һәм Япония хөкүмәтләре тара­фыннан билгеләп куелучы гомуми техник комиссияләр тө­зеләчәк...

Өчлек пактының төп юнәлешләрен характерлагыз.

Францияне яшен тизлегендә җиңү СССР җитәкчелеге очен көтелмәгән хәл була. Ул, Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсеннән чыгып, хәрби хәрәкәтләр озаккарак сузы­лыр дип фараз итә. Яңа вазгыять Советлар Союзын яшерен беркетмә күрсәткән «йогынты сферасы»на контрольлек итүне ашыктырырга этәрә. Париж бирелергә мәҗбүр булган 14 июнь көнендә СССР Балтыйк буе илләреннән алар территориясендә үз гаскәрләрен урнаштырырга рөхсәт алуга ирешә. Бер ай да узмый, Литва, Латвия һәм Эстониядә, Совет гаскәрләре шунда булган чакта, хакимияткә коммунистлар килә. Әлеге дәүләтләр Совет иле республикалары дип игълан ителә һәм СССР составына кертелә. Франция капитуляция ясагач та, Советлар Союзы, Румыния белән чиктәш урында үзенең зур көчләрен туплап, аны Бессарабиягә кушуга ирешә.

Хәзерге заман халыкара хокук күзлегеннән кара­ганда, СССРның гамәлләре гаепләнергә тиешлеге бә­хәссез. Ләкин шуны истән чыгарырга ярамый: ул гамәл­ләр башка державалар оятсыз һәм катгый рәвештә үз мәнфәгатьләрен кайгырткан шартларда кылынган. Сәясәттә төп аргумент булып бары тик хәрби көч тора. Советлар Союзы чик сызыкларында ул башламаган су­гыш бара.

1940 елда Совет иле дипломатиясе янә катлаулы сайлау алдында кала. СССР тышкы эшләр министры В. М. Молотовка, ноябрьдә Берлинга визит белән килгәч, Өчлек пактына кушылырга тәкъдим итәләр. Бу СССРның Англиягә каршы сугышка керүен аңлата һәм «Көньяк диңгезләр» ягына — Иран һәм Һиндстан юнәлешендә экспансия ясау мөмкинлеге бирә. Әгәр Англия җиңелсә, СССР иминлеге Германия һәм Япония лидерлары план­нарына бәйле булып калачак, ә алар халыкара йөкләмәне санга сукмауларын инде бер генә тапкыр расламады­лар. Көнчыгыш Европа илләре союзларының фашистик системасына Финляндиянең дә катнашып китүе Совет хөкүмәтен җитди сагайта.

Германиянең СССРга һөҗүм итүе

1941 елның 22 июнендә Германиянең СССРга һөҗүм итү тарихында байтак серләр әле ачылмаган. Державалар ара­сында бәрелеш котылгысыз була, чөнки А. Гитлер Көнбатыш Европаны буйсындыруны үзенең төп бурычы — Көнчыгышта «яшәү киңлекләре»н яулап алуның бер этабы итеп кенә күрә. 1939 елның 23 ноябрендә зур гаскәр башлыклары киңәш­мәсендә фюрер Россия белән сугышның Көнбатыштагы бөтен дошманнарны тар-мар иткәннән соң башланачагы турында белдерә. Советлар Союзы Өчлек пактына керүдән баш тарткач, Гитлер кичекмәстән «Барбаросса» планын раслый, ул план буенча СССР яшен тизлегендә тар-мар ителергә тиеш була.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Фашистик пропаганда белдерүенчә, Германия, СССРга бу ил Көнбатыш Европага басып кергәнче дип, аннан уздыру ниятеннән ясала. Соңгы елларда бу версияне күп кенә публицистлар эләктереп алды, шуларның иң танылганы—Англиягә качкан Со­вет разведкасы офицеры В. Суворов (чын фамилиясе — Резун). Ул Кызыл армиянең басып алу сугышына әзерләнүе, 1941 елның җәй башына СССРның чик буйларында зур хәрби көчләр тупла­нуы һәм вермахтның җитди сугыш алып бара алмаячагы турында язып чыга. Аның фикеренчә, «Барбаросса» операциясе СССРның Германиягә уйламаганда ясаячак һөҗүмен кисәтү максатында уздырылган чарасызлык акты була.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: