Африканы колониаль басып алу 15 глава




Музыка һәм театр

XX гасыр башында музыка өлкәсендә шулай ук иҗатта яңа формалар эзләү күзәтелә. Күренекле рус композиторы И. Ф. Стравинский (1910 елдан эмиграциядә) һәм венгр музы­канты Бела Барток иҗатларында экспрессионизм билгеләре чагылыш таба. Алар аң асты (подсознательное) дөньясын му­зыкада яңача башкару алымнары хисабына гәүдәләндерергә тырышалар. 1920 елда француз композиторларының, «Ал­тылык» («Шестёрка») дип аталган иҗат берләшмәсе барлык­ка килә. Ул әлеге берләшмәдә ничә кеше булуыннан чыгып шулай атала. Аңа кергән Луи Дюрей, Дариюс Мийо, Франсис Пуленк һ. б. музыкада хис-кичерешләрне кире кагуны хуп­лыйлар. Алар музыка теленең гади һәм аңлаешлы булуына омтылучы музыкаль конструкцияләүгә нигез салалар.

1920—1930 елларда милли музыка мәктәпләре формала­шу тизләшә. Бостон һәм Филадельфия симфоник коллектив­лары дөньякүләм танылу ала. Композиторлар Джордж Герш­вин һәм Россия эмигранты С. В. Рахманинов, дирижёрлар Артуро Тосконини һәм Леопольд Стоковский иҗатлары аша АКШ музыка дөньясы үзәкләренең берсенә әверелә. Америка шулай ук афроамерикалы халыклар ритмнары нигезендә бар­лыкка килгән җиңел музыка— джаз ватаны да була. Джаз тиз арада бөтен дөньяда таныла, бу стильдә күп кенә күренекле композиторлар иҗат итә.

Театр сәнгате ике дөнья сугышы арасында чәчәк ату чорын кичерә. К. С. Станиславский тарафыннан нигезләнгән реа­лизм традициясе дөньяның күпчелек илләрендә яклау таба. Театр сәнгатенең яңа формаларын эзләү В. Э. Мейерхолъдның Россия театр мәктәбендә, немецларның Макс Рейнгардт мәк­тәбендә аеруча нык күзәтелә. Театрдагы экспрессионизм агы­мы автор текстын традицион күрсәтеп бирүне кире кагу, яңа, символик персонажлар кертү, сәхнә бизәлешендә гадәти бул­маган алымнарны киң куллану белән бәйле була.

Кино сәнгате

1895 елда кинематограф уйлап табылу белән сурәтләү сәнга­тенең яңа төре — кино сәнгате үсеш ала. Кино бик тиз арада документаль фильмнар төшерү кысаларыннан чыга. Техник мөмкинлекләр чыкләнгән булуга да карамастан, уенлы кино­картиналар төшерелә башлый. Әле кино сәнгате үсешенең башында ук комбинацияләргә корылган, трюклы, панорама­лы, эре планда төшерү башлангыч ала, болар киноның иҗат мөмкинлекләрен шактый киңәйтә. Беренче уенлы фильм­нарда, гадәттә, мелодрама һәм комедия жанрлары өстенлек итә, артистлар Макс Линдер (Франция) һәм Чарли Чаплин (АКШ) дөньякүләм танылу ала. Гасыр башында ук инде Лос-Анджелес шәһәре тирәсе Голливуд Америка киноиндус- триясе үзәгенә, ә аннары дөньяның «хыяллар фабрикасы»на әверелә.

1930 елларда тавышлы кино уйлап табылганнан соң, яңа мөмкинлекләр ачыла. 1933 елда АКШта беренче төсле фильм төшерелә. Кино үзенең иҗат мөмкинлекләре буенча театр сәнгатенә якыная, аның аудиториясе тагын да киңәя. Шул ук вакытта күп кенә тавышсыз кино «йолдызлары» югалып кала, чөнки яңа шартларда инде хәрәкәтләр, мимика, ишарәләр экс­прессиясе генә җитми.

Кино сәнгате мөмкинлекләре сәясәтчеләр игъти­барыннан читтә калмый. Фашистлар Германиясендә киностудияләр эшчәнлегенә Йозеф Геббельс җитәкчеле­гендәге Пропаганда министрлыгы күзәтчелек итә. «Ари- ецлар рухы»ның бөеклеген пропагандалаган фильмнар, национал-социалистлар идеологиясенә, вермахтның куәтенә дан җырлаган кинохроника гына күрсәтелергә тиеш була. Үз чиратында демократия илләренең кино сәнгате бернинди «өстән» кушуларсыз фашистлар ре­жимнарын көлкегә калдыра. Мәсәлән, Ч. Чаплинның А. Гитлер һәм аның режимын пародияләгән «Бөек дикта­тор» (1940) фильмы замандашлары рухына зур йогынты ясый.

1920 еллардан радиотапшырулар башлангыч ала, шул исәптән халыкара тапшырулар да алып барыла. Икенче бө­
тендөнья сугышы елларында ул Германия оккупацияләгән территорияләрдә антифашистик хәрәкәтне бергә туплауда зур роль уйный. Гитлерга каршы коалиция буенча союздашлар радиостанцияләре фронтлардагы хәлләр, Каршылык хәрә­кәтенең уңышлары хакында мәгълүматлар җиткереп тора­лар. Оккупацион хакимиятләр радиоалгычларны тартып ала­лар, әмма антифашистик пропаганданы туктата алмыйлар.

XX гасырның беренче яртысында телевидение әле туып кына килә. СССР, Германия һәм башка алга киткән илләрдә даими телевизион тапшырулар 1930 елларда башлана. 1936 елда Германиядә уздырылган Олимпия уеннары берен­че тапкыр телевидение аша күрсәтелгән. Әмма ул вакытта әле тапшыруларның сыйфаты түбән, телевизорлар саны да аз була.

Сораулар һәм биремнәр

XX гасырның беренче яртысында матур әдәбият үсешенең төп юнәлешләрен тасвирлагыз. Сезгә Ватан һәм чит ил авторларының кайсы әсәрләре билгеле?

Тәнкыйди һәм социалистик реализмдагы гомуми һәм үзенчәлекле якларны билгеләгез. Алар арасындагы аер­ма нәрсә белән аңлатыла?

XX гасырда музыка сәнгатендәге төп новаторлык идея­ләренә сыйфатлама бирегез. Алар кайсы композиторлар исемнәре белән бәйле?

XX гасырның беренче яртысында театр сәнгате үсешен нинди сыйфатлар билгели?

Кино сәнгатендә тормыш өчен әһәмиятле нинди проб­лемалар күтәрелә? Аның җәмгыять рухи тормышындагы ролен ачыклагыз.


II КИСӘК

КЕШЕЛЕК

ЯҢА ЭРА ЧИГЕНДӘ

7 нче бүлек

ФӘН-ТЕХНИКА ҮСЕШЕ ТИЗЛӘНЕШЕ

ҺӘМ АНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ

XX гасырның икенче яртысы фән-техника прогрессы темпларының тизләнеше белән тарихка кереп кала. Фән- техника прогрессы казанышлары җитештерүне оешты­руда, җәмгыятьнең социаль структурасында, халыкара мөнәсәбәтләрдә яңа үзгәрешләр китереп чыгара.

       
 
   


 


Атом-төш һәм термик-төш реакцияләрен ачу XX гасыр фәнендә иң зур казанышлардан санала. Ул һәм тыныч, һәм хәрби максатларда кулланыла. Дөньяда беренче атом электр станциясе (АЭС) 1954 елда—СССРның Об­нинск шәһәрендә, икенчесе 1956 елда Бөекбританиядә төзелә.

XXI гасыр башында АЭСлар дөньяда җитештерелгән электр энергиясенең 17 % ка якынын бирә. Гидро­электростанцияләр (ГЭС) бары чама белән 10 % ын гына җитештерә. Геотермаль (Җирнең эчке җылылыгын файдаланучы), кояш һәм җил электр станцияләре әлегә сирәк күренеш булып кала. Электр энергиясенең иң зур өлеше нефть, күмер һәм газ ягу хисабына җитештерелә. СССРда да, АКШта да төш энергиясе шулай ук атом, ә аннары тагын да җимергечрәк водород (термик-төш) коралы ясау өчен кулланыла.


Транспорт, космонавтика һәм яңа конструкцияләү материаллары

Транспорт чаралары үсеше дәвам итә, бөтендөнья транс­порт коммуникациясе системасы барлыкка килә. XXI гасыр башына дөньяда 600 млн нан артык автомобиль (аларның өчтән беренә якыны —АКШта) исәпләнә, ә ел саен эшләп чы­гарылганнары 30 млн данәдән арта. XX гасыр дәвамында судноларның йөк күтәрүчәнлеге даими артып тора. 1970 ел­ларда инде 500 мең т дан артык су сыйдырышлы танкерлар төзелә башлый. Корабльләрнең тизйөрешлелеге ике тапкыр арта. Аларның йөк төяү һәм йөк бушату системасы шактый камилләштерелә. Шунлыктан диңгезләр буйлап күчерелгән йөкләрнең күләме соңгы 50 ел эчендә ун тапкыр арта. Атом- төш энергиясен үзләштергәч, диңгез киңлекләрендә портларга кермичә еллар буе йөрергә сәләтле атом корабльләре һәм су асты көймәләре корыла. Су буйлап кына түгел, Җир өстеннән дә йөрергә сәләтле һава мендәре булган транспорт чаралары әлегә чикләнгән күләмдә булса да төзелә тора.

Транспорт авиациясенең әһәмияте шактый үсә. Англиядә 1949 елда пассажирлар өчен реактив «Комета» самолётының беренче прототибы җыела. Әмма авиалинияләрдә күбесенчә СССРда чыгарылучы (1955 елдан) Ту-104 һәм Америкада эшләнүче (1958 елдан) «Боинг-707» реактив самолётлары фай­даланыла. 1970 елда АКШта үз бортына 500 гә кадәр пассажир алырга сәләтле гигант «Боинг-747» самолёты төзелә. 1950 ел­ларда ук инде хәрби авиация тавышныкыннан да югарырак тизлекләрне үзләштерә. 1970 елларда СССРда тизлекләре шундый Ту-144 (1975) һәм инглиз-французларда «Конкорд» (1976) дигән беренче пассажир самолётлары төзелә. Дөрес, соңрак аларны җитештерү икътисади яктан файдасыз дип табыла һәм туктатыла.

Ракета техникасының сугыштан соң үсеше башлыча СССР һәм АКШның бомбардировщикларга караганда атом- төш коралларын тизрәк илтеп җиткерүче нәтиҗәлерәк чара­сын табу омтылышына буйсындырылган була. Бу өлкәдә Со­ветлар Союзы алдарак тора. 1957 елда көчле ракетайөрткеч ярдәмендә орбитага Җирнең беренче ясалма иярчене чыгарыла


§21. Яңа дәвер технологияләре  
   

(ЛКШ моңа 1958 елда гына ирешә), ә 1961 елда совет кос­мик корабле кеше белән җибәрелә. 1961 елда АКШта «Апол­лон»— Айга идарә ителгән очыш программасы тормышка ашырыла, ул 1969 елда уңышлы төгәлләнә. Автомат космик зондлар Венера, Марс, Юпитер, Сатурнга барып җитеп, Кояш системасы чикләреннән чыгалар.

Космоста Америка-Совет көндәшлеге космик аппаратлар­ның ныклыгын арттыра, бу исә җир тирәли галәм киңлекләрен системалы үзләштерүгә күчәргә мөмкинлек бирә. Куп тапкыр­лар кулланылышлы космик аппаратлар: Америка «шаттл»- лары һәм совет «Буран»ы әзерләнә.

Җирнең орбиталь станцияләре һәм ясалма иярченнәре хәрби функцияләр генә үтәп калмыйча, фәнни экспери­ментлар, астрономик күзәтүләр, радио- һәм телетап- шырулар трансляцияләү, элемтәне тотып тору (берен­че элемтә иярчене 1962 елда җибәрелә), метеорологик күзәтүләр, геологик тикшеренүләр алып бару һ.б. өчен дә кулланыла башлый.

Автомобильләр төзү, авиация һәм космонавтикада яңа конструкциялэу материаллары кулланыла. Химия, химик физика фәннәре үсеше бик нык һәм чыдам матдәләр табу мөмкинлеген ача. Аларны җитештерү XX гасыр ахырында аеруча киң колач ала. 1980 елдан 2000 елга кадәр вакыт эчендә генә дә алга киткән илләрдә кулланыла торган кон­струкцияләү материаллары арасында пластмассалар җитеш­терү 20% ка җитеп, уртача 4—5 тапкыр арта. Металлургия өлкәсе авиациядә һәм космонавтикада кулланыла торган ае­руча нык корыч (вольфрам, молибден кушылган), титан эрет­мәләре җитештерүне үзләштерә.

Биохимия, генетика, медицина

Авыл хуҗалыгы өчен химия, биология һәм биохимия кебек фәннәрдәге тикшеренүләрнең әһәмияте зур була. XX гасырның беренче унъеллыкларында туфракның уңдырышлылыгын арттыра торган минераль ашламалар, ә гасырның икенче яр­тысында авыл хуҗалыгы корткычларына һәм чүп үләннәренә

каршы көрәшү өчен агулы химикатлар кулланыла башлый. Техник чараларны (тракторлар, комбайннар һ.б.) һәм туфрак эшкәртү алымнарын алга таба камилләштерү, ашламалар, пе- стицидлар кулланып, культуралы үсемлекләрнең яңа сортла­рын китереп чагару 1930 еллардан алып 1990 елларга кадәр вакыт эчендә күп кенә культураларның уңдырышлылыгын 2—3 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.

XX гасырның беренче унъеллыкларында ук инде немец галиме Август Вейсман һәм америкалы Томас Морган гене­тикага— үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында нәселдән килүче факторларның буыннан-буынга күчүе турындагы фәнгә нигез салалар. Бу өлкәдәге алга таба тикшеренүләр биотехнологияләр үсешенә китерә. Генетика ялган фән бу­ларак игълан ителгәннән соң, СССРда Н.И.Вавилов исеме белән бәйле генетик тикшеренүләр кысыла. Нәтиҗәдә мон­дый тикшеренүләрдә лидерлык АКШка күчә. 1953 елда Кем­бридж университеты галимнәре Джеймс Уотсон һәм Фрэнсис Крик үзендә организмның үсеш программасын йөрткән ДНК молекуласын ачалар. ДНК төзелешен алга таба өйрәнүләр ясалма организмнар төзүгә башлангыч бирә. 1980 елда Аме­рика галиме Ананда Чакрабарти үзе эшләгән геннар инже- нериясе методы белән чи нефтьне эшкәртүне тизләтә торган микроорганизм китереп чыгаруга беренче булып патент ала. 1988 елда Гарвард университеты генетик манипуляцияләр ярдәмендә тере тычкан үстерә. Хайваннар һәм үсемлекләрнең яңа токымнары китереп чыгарыла башлый. Алар уңайсыз климат шартларына төп төрләргә караганда яхшырак җай­лашалар, күпчелек авыруларга иммунитетлары бар һ.б. Күп кенә галимнәр генетик үзгәрешләр кертелгән (модифи- кациялэнгән) продуктларны ризык итеп куллануга карата борчылуларын белдерәләр һәм нәтиҗәләре кеше өчен куркы­ныч булырга мөмкин дип саныйлар.

XXI гасырга кергәндә клонлаштыру ачыла, бу — донор организмы күзәнәгеннән аны тулысынча биологик кабатлау­чы клонны ясалма рәвештә үстерү дигән сүз. Җәмгыятьтә табигый процессларга һәм нәселдәнлек механизмнарына шул­кадәр тирән тыкшыну кирәкме-юкмы икәнлеге турында кызу бәхәсләр бара, чөнки аның нәтиҗәләргә китерәсен беркем дә

j 21. Яңа дәвер технологияләре  
   

әйтә алмый. Шулай да, күп кенә илләрдә кешене клонлаш- тыру тыелган булуга карамастан, генетик экспериментлар дәвам итә.

Тере материянең асылы турындагы белемнәрнең тирәнәюе трансплантацияләр гэ, ягъни органнарны күчереп утыртуга, нәселдән килүче авыруларны дәвалауга юл ача. Атом-төш физикасы, электроника казанышлары медицина алдында яңа мөмкинлекләр тудыра. 1930 елларда ук инде авыру­лар диагностикасы өчен рентген аппаратлары, электрокар- диографлар, электроэнцефалографлар кулланыла башлый. Гасырның соңгы өч дистә елы эчендә ясалма бөер аппараты, йөрәк тибешен көйләүче кардиостимулятор һ.б. эшләнә. Яңа технологияләр, аерым алганда лазерлы скальпель кулланы­лышка керү, хирургиянең мөмкинлекләрен арттыра.

Электроника һәм робот техникасы

Дөнья цивилизациясе үсешенә электроника өлкәсендәге ка­занышлар зур йогынты ясый. ЭВМ — электрон-исәпләү маши­налары, ягъни компьютерлар уйлап табуның әһәмияте аеру­ча зур була.

Беренче ЭВМнар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң күренә башлый. Аларда лампалы радиоалгычлардагы шикелле үк диодлар һәм триодлар кулланыла. Шундый машиналарның берсе ЭНИАК 1946 елда АКШта төзелә, 30 т авырлыкта була һәм 150 кв. м мәйданны били. Анда 18 мең электрон лампа кулланыла. Әмма, гаять зур бу­луына карамастан, ул хәзер һәр кесә калькуляторы баш­карган гади исәпләүләрне генә үти алган.

Икенче буын ЭВМнар транзисторлар (ярымүткәргечләр) уйлап табылганнан соң кулланыла башлый, алар 1940 ел­ларда электрон лампаларны алыштыра. Транзисторлар көнкүреш электроникасында (радиоалгычлар, телевизор­лар, магнитофоннар) киң кулланыла.

Өченче буын ЭВМнар үсеше 1960 елларда, үзләрендә мәгълүматларны эшкәртүче берничә дистә компонент урнаштырылган интеграл схемалар, платалар килеп чыгудан башлана. Технологияләр камилләшү 1970 ел­ларда бер платада инде дистә меңнәрчә компонентны


урнаштыру мөмкинлеге бирә. Интеграл схемага корыл­ган ЭВМнар миллионнарча ярымүткәргечләрне эченә ала, аларның хәрәкәт тизлеге бер секундка 100 млн операциягә җитә.

Дүртенче буын ЭВМнар нигезендә кремний крис­таллыннан эшләнгән микропроцессор—чип ята, аның зурлыгы 1 кв. см дан кечерәк һәм ул меңнәрчә ярым­үткәргечләрне алыштыра. Ул 1971 елда уйлап табыла. Шундый кристаллның берсе 5 млн битка кадәр мәгълүмат саклый ала, бу исә индивидуаль кулланучылар өчен компь­ютерлар эшләп чыгаруга күчәргә мөмкинлек бирә.

Хәзерге ЭВМнар санлы мәгълүматларны гына түгел, бәлки рәсемнәрне, графикларны, сөйләмне урнаштырып куелган программа нигезендә кеше белән әңгәмәне ка­бул итәргә һәм яңадан бирергә сәләтле. Аларның таби­гый һәм иҗтимагый-сәяси күренешләрне модельләштерү мөмкинлеге дә бар.

Компьютерлар сәнәгать, коммерция һәм фән үзәкләренең, дәүләт оешмаларының һәркайсында киң кулланылыш тап­ты. Компьютерларның мәгълүмат банклары барлыкка килү элемтәнең яңа мөмкинлекләрен тәэмин итә: локаль, ә аннары глобаль комъютерлар челтәре тууга китерә. Аларның иң танылганы — Интернет. Челтәрләр теләсә нинди мәгълү­матларны шунда ук алырга һәм җибәрергә, башка компьютер кулланучылар белән реаль вакыт режимында ике һәм күпь­яклы әңгәмәләр алып барырга мөмкинлек бирә.

Компьютерларның киләсе буыны полимер яки биологик актив матдә (биочип) молекуласы нигезендә барлыкка килер дип фараз ителә, бу үзлегеннән программалашуга сәләтле ясалма интеллект тууга китерер дип көтелә.

Компьютер технологияләре үсеше 1960 елларда сәнәгать роботларын җыюны башлап җибәрүгә юл ача. XXI гасыр башына дөньяда аларның саны 720 меңгә җитә. Күпчелек роботлар Япония, АКШ һәм Германия заводларында кулланы­ла. Робот техникасы киң таралу — җитештерү процессын ка­милләштерү юлында гаять зур адым. XX гасырдагы уйлап та­булар һәм ачышларның кайсы мөһимрәк дигән сорау куюның мәгънәсе булмас иде, чөнки аларның күбесе бер-берсе белән
үзара бәйләнгән. Мәсәлән, Америка инженерлары исәпләүләре буенча, микрочиплар компьютерлар һәм роботларда гына түгел, ә АКШта ж,итештерелүче көнкүреш техникасын (суыткыч, телевизор, СВЧ-мич, кер юу машинасы һ. б.) да кертеп, 24 мең төрле продукциядә кулланылалар. Көндәлек куллану предмет­ларына әверелгән бу техника фән-техника прогрессының күп санлы юнәлешләре уңышын гәүдәләндерә.

Фән-техника прогрессы кешеләрнең көнкүреш һәм ял итү шартларын гына үзгәртеп калмый. Ул хәзерге ж,әмгыятьнең тышкы күренешенә йогынты ясый һәм яңа проблемалар ту­дыра.

Сораулар һәм биремнәр

XX гасырның икенче яртысында фән-техника прогрес­сы үсешенең төп юнәлешләрен тасвирлап бирегез. Фән һәм техниканың бер өлкәсендәге казанышларның баш­ка өлкәдәге фәнни белемнәр үсешенә йогынтысын күр­сәтүче мисаллар китерегез.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен атом-төш энергиясен ачу кеше­ләр тарафыннан иң элек хәрби максатларда файдала­ныла? Бу XX гасыр уртасындагы нинди вакыйгаларга бәйле?

Хәзерге җәмгыять өчен компьютерлар уйлап табуның нинди әһәмияте бар?

Интернет һәм агымдагы матбугат материалларын файда­ланып, XXI гасырда фәнни белемнәрнең үсеш темплары­на һәм юнәлешләренә карата прогноз ясарга тырышып карагыз.

Фәнни тикшеренүләрнең кайсы юнәлешләре кайчак кеше өчен куркыныч буларак бәяләнә? Ни өчен? Аларны тыюны сез кирәкле һәм мөмкин дип исәплисезме?

Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре

«Мәгълүмати җәмгыять» атамасын Канада филологы Маршалл Маклюэн кертә. Аның карашынча, 1950 елларда мәгълүмат җиткерү формаларында революция башлана: басма сүз (китап, газета, хат һ.б.) аны таратучы электрон чаралар тарафыннан кысып чыгарыла башлый (иң элек телевидение тарафыннан).

«Мәгълүмати җәмгыять» атамасы Маклюэн исән ва­кытта киң танылу алмый. Шулай да 1970 елларда техно­логия өлкәсендәге, җитештерүне оештырудагы дөньяның аеруча алга киткән илләренең социаль структурасын­дагы тирән үзгәрешләр чынлап та күренеп тора. Әйдәп баручы Америка икътисадчылары, политологлары һәм социологлары АКШ, Канада, Көнбатыш Европа илләре һәм Япония инде үсешнең индустриаль стадиясен узып киткән дип саныйлар. Мәсәлән, Джон Гэлбрэйт «яңа индустриаль» җәмгыять турында яза, Збигнев Бже­зинский аны «технотрон» дип, Дэниел Белл «постин- дустриаль» дип атый. Шуның белән бергә, һәммәсе дә килеп туган үзгәрешләрнең кешелекнең яңа дәвергә керүен белдерүен таныйлар. Аларны азык җыючылык һәм ауга йөрүдән игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчү яки сәнәгатьтәге кискен борылыш белән чагыштырырга мөмкин. XXI гасыр башында БМО һәм Евросоюз доку­ментларында дөньядагы әйдәп баручы илләр үсешендә сыйфат ягыннан яңа этапны гәүдәләндерүче «мәгълүмати җәмгыять» атамасы кулланыла башлый.

Мәгълүмати революция

Мәгълүмати революция атамасы иҗтимагый тормыштагы белемнәр җитештерү индустриясе барлыкка килү һәм ин­теллектуаль хезмәтнең роле арту нәтиҗәсендә килеп чыккан тамырдан үзгәрешләрне күздә тота.

XX гасырның икенче яртысы телекоммуникацияләрнең бик тиз үсеше белән билгеләнә — радио, телевидение һәм теле­фон элемтәсе һәркемнең хәленнән килерлек була. Мәсәлән, 1950 елдан 1999 елга кадәр дөньяда телефон аппаратлары саны 50 млн нан 1 млрд ка арта. Локаль компьютер челтәрләре, ә бераздан 1989 елдан Интернет — глобаль Бөтендөнья пәрәвезе барлыкка килү чын-чыннан революцион күренешкә әверелә. Ул гаҗәеп тиз арада тарала. 1991 елда дөньяда Интернетка тоташу мөмкинлеге булган компьютерлар саны 5 млн га якын булса, 1996 елда 60 млн, 2007 елда 500 млн нан артып китә. Интернет аша җибәрелә торган мәгълүмат күләме һәр йөз көн саен ике тапкыр арта. Бөтендөнья челтәре белән ясалма ияр­чен (спутник) аша бәйләнешкә керә алучы портатив компь­ютер яки кесә телефоны кулланып, Җир шарының теләсә нинди ноктасыннан элемтә урнаштырырга мөмкин.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: