Африканы колониаль басып алу 12 глава




СССР, чыннан да, сугышка 1930 еллар башыннан ук әзерләнә. Сугыш котылгысыз дип саналса да, кон­крет дошман билгеле булмый. Совет җитәкчелеге ка- рашынча, теләсә нинди һөҗүмгә җавап итеп җимергеч контрудар ясалачак, шуның нәтиҗәсендә сугыш агрес­сор территориясенә күчереләчәк. Шуңа күрә Кызыл армиянең нигезен, Германиянеке шикелле үк, кискен һөҗүмгә сәләтле куәтле танк һәм механикалаштырыл- ган берләшмәләр тәшкил иткән. Бик зур роль СССРның Көнбатыш илләрдәге «дуслары»на — йогынтылары бик нык арттырып күрсәтелгән чит ил компартияләренә бирелә.

Европада сугыш башлану белән, СССР хәрби көчлә­рен ныгытуны тизләтә. Финляндия белән сугыш Кызыл армиянең җитди кимчелекләрен күрсәтә. Анда шактый күп вакыт таләп иткән үзгәртеп корулар башлана. Ар­мияне яңа техника, аерым алганда, немецларныкыннан өстенрәк Т-34 һәм КВ танклары белән коралландыру 1942 елда гына төгәлләнергә тиеш була.

И. В. Сталинны 1941 елның башыннан ук АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре дә, совет разведкасы да Германиянең СССРга һөҗүм итү ихтималы турында кисәтәләр. Әмма бу мәгълүматка ышанучы булмый. Шу­лай да 1941 елның апрелендә Кызыл армия сафларына 800 мең резервист чакыртыла. Май аенда И. В. Сталин үз чыгышларының берсендә Германиянең Европадагы тулы гегемонлыгы СССР мәнфәгатьләренә туры килмәве турында белдерә. Әмма совет Генераль штабының Германиядән элегрәк һөҗүм ясау тәкъдимен ул кире кага. Чөнки Көнбатыш хәрби округларда тупланган көч теләсә нинди һөҗүмне дә кире кайтара алыр дип исәпләнә.

Сүз дә юк, Германия озын һәм авыр сугыш алып ба­рырга, җитмәсә әле кышкы чорда әзер булмый. Герма­ния командалыгы андый сугыш алып барырга җыенмый да. Ул Кызыл армиянең сугышка сәләтлелеге зур түгел, беренче бәрелештән соң ук биреләчәк дип уйлый. Гит­лер уйлавынча, күпмилләтле Совет дәүләте, 1917 елдагы Россия шикелле үк, сугыш башлану белән, эчтән таркала башлаячак.

СССР өчен Германия агрессиясенең көтелмәгән характерда булуы — И. В. Сталинның иң зур ялгышларыннан берсе. Ул һөҗүм әзерләнүе турындагы кисәтүләрнең җитдилеген аңлап җиткерми һәм чик буе гаскәрләренә сугышка әзер булырга дигән боерык бирүне, немецларны «котыртмас» өчен, соңгы моментка кадәр тоткарлый. Совет лидеры немецларның тиздән басып керүе турындагы хәбәрне СССРның Германия белән бәрелешен көтеп торган Англия тарата дип уйлый. Ул немец армиясенең бер үк вакытта берничә фронтта сугышыр­га сәләтле булуына ышанмый. 1941 елның апрелендә Гер­мания һәм Италия Югославия белән Грецияне басып алалар, майда Германия гаскәрләре инглизләрне Крит утравыннан кысрыклап чыгаралар, Төньяк Африкада да хәрби хәрәкәт­ләр бара.

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә вермахтның сугышка бик нык әзерлекле көчләре СССР өстенә ябыры­ла. Һөҗүм кинәт булганлыктан, Совет авиациясенең зур өлеше аэродромнарда юк ителә, гаскәрләр белән идарә итү һәм аларны тәэмин итү бозыла. СССРның сугыш башланган көннәрдәге уңышсызлыкларының бердәнбер сәбәбе бу гына булмый әле. 1939 елда элекке чик буе ныгытмалары сүтелгән, ә яңаларын әле торгызырга өлгермәгән булалар. Кызыл армия зур югалтулар кичерә. Совет гаскәрләренең сугышның берен­че мәхшәр көннәрендә һөҗүмгә каршы һөҗүм ясарга маташу­лары немецларга аларны камарга һәм юк итәргә мөмкинлек кенә тудыра.

Әмма Германия генераль штабы бер мөһим шартны — күп­милләтле совет халкының ватанпәрвәрлеген, аның көчле рухлы һәм үз-үзен корбан итәргә әзер булуын исәпкә алма­ган. Нәкъ менә шуның аркасында гитлерчыларның баштагы уңышлары ахыр чиктә рейх өчен һәлакәткә әйләнә.

Гитлерга каршы коалиция төзелү

Өчлек пакты державаларының агрессив сәясәте антифашис­тик коалиция барлыкка килүгә сәбәп була. СССРга Германия һөҗүм иткәннән соң, Бөекбританиянең премьер-министры Уинстон Черчилль һәм АКШ президенты Франклин Дела­но Рузвельт Советлар Союзына теләктәш булуларын бел­дерәләр.

АКШ территориясенә бернинди куркыныч янамаса да, аның хөкүмәте, Германия Европада хакимлек урнаштырган очракта, Америкага да җитди куркыныч тудырачагын бик яхшы аңлый. Изоляцияләнү рухы көчле булуга карамастан, 1941 елның мартында АКШ сенаты ленд-лиз законы ка­бул итә. Аның нигезендә АКШ фашизмга каршы көрәшүче дәүләтләргә хәрби техника, корал, сугыш кирәк-яраклары, транспорт чаралары, азык-төлек белән ярдәм күрсәтә. Ленд- лиз буенча килгән әйберләргә сугыштан соң, әгәр дә алар хәрби максатларда кулланылмаган булсалар гына, акча түләнергә тиеш була.

1941 елның августында АКШ һәм Бөекбритания Ат­ланта хартиясенә — сугыш вакытында һәм сугыштан соң хезмәттәшлек принциплары турында декларациягә кул куя­лар. Яклар яулап алуларга омтылмау, халыкның үзенә идарә формасын сайлап алуына хөрмәт белән карау, бәйсезлекләрен югалткан халыкларның суверенитетларын торгызу йөкләмә­ләрен үз өсләренә алалар. 1941 елның сентябрендә СССР Ат­ланта хартиясенең төп принципларын кабул итә, ноябрьдә ленд-лиз законы да киң таралыш ала.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Атланта хартиясе текстыннан (1941 ел, 12 август):

Америка Кушма Штатлары президенты һәм Кушма Корольлек (Соединённое Королевство) галиҗәнаплары хөкүмәте вәкиле булган премьер-министр Черчилль, бергәләп киңәшкәннән соң, илләрнең милли сәясәтендә кайбер уртак принципларны ха­лыкка чыгаруны максатка ярашлы дип таптылар. Әлеге прин­ципларда аларның якты киләчәккә булган бөтен өмет-ышаныч- лары чагыла:

1) аларның илләре яңа территорияләр һәм табышлар алыр­га омтылмыйлар;

2) алар халыкның ирекле рәвештә белдерелгән теләге белән туры килмәгән территориаль үзгәрешләргә риза булмаячак­лар;

3) алар бөтен халыкларның үзләре яшисе килгән идарә формасын сайлап алуларын хөрмәт итәләр; алар көч куллану басымы астында бәйсезлекләрен югалткан халыкларның суве­рен хокукларын һәм үзидарәләрен торгызырга омтылалар;

4) үз йөкләмәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәп, алар барлык илләр—бөекләре дә, яшьләре дә, җиңүчеләре дә, җиңелүчеләре дә —икътисади яктан чәчәк ату өчен зарур булган сәүдәдән һәм дөньякүләм чимал чыганакларыннан бер үк дәрәҗәдә файдала­на алырдай яшәешне тәэмин итәргә тырышачаклар;

5) алар, икътисад өлкәсендә һәркайсына яхшы тормыш дәрәҗәсе, икътисади үсеш һәм социаль яктан тәэмин ите­лүне булдыру максатында, бөтен илләр арасында тулы хезмәт­тәшлеккә ирешергә омтылалар;

6) алар, нацистлар тиранлыгы тәмам юк ителгәннән соң, дөньяда барлык илләргә үз территорияләрендә имин көн


итәргә мөмкинлек бирүче тынычлык урнашуына, шулай ук дөнья халыкларының гомерләре буена курку да, мохтаҗлык та күрми яшәүләре тәэмин ителәчәгенә ышаналар;

7} андый тынычлык барысына да, бернинди тоткарлык­сыз, ирекле рәвештә, диңгезләр һәм океаннар буйлап йөзәргә мөмкинлек бирәчәк;

8) алар, реалистик һәм рухи карашлардан чыгып, дөньяның барлык дәүләтләре көч кулланудан баш тартырга тиеш дип саныйлар. Әгәр дә үз чикләреннән тыш агрессия белән янаучы яки янарга мөмкин дәүләтләр коры җир, диңгез һәм һава сугыш кораллары куллануны дәвам итәләр икән, булачак тынычлык сакланмаячак дип саныйлар, алар карашынча, алга таба гомуми иминлекнең киң һәм ышанычлы системасын булдыру өчен, илләр коралсызланырга тиеш. Алар тынычлык сөюче халыкларның ко­раллану газабыннан котылуын җиңеләйтәчәк барлык чараларны шулай ук хуплаячак һәм шуңа ярдәм итәчәк.

АКШ һәм Бөекбритания хезмәттәшлегенең төп принцип- " ларына һәм алар тарафыннан игълан ителгән сугыш мак­сатларына сыйфатлама бирегез.

Сугыш Европа һәм Төньяк Африканы гына түгел, Азияне дә чолгап ала. 1939 елда СССР-Германия арасында һөҗүм итешмәү турында шартнамә төзелгәннән соң, Япония Кытай белән сугышуын дәвам итә һәм Европадагы вакыйгаларның алга таба үсешен күзәтә. Франция җиңелгәч, ул Франция колониясе — Нинд-Кытайны басып ала. Япониянең идарәче даирәләре, Азия-Тын океан регионында хакимлеккә дәгъва итеп, шул юнәлештә экспансия башлыйлар. 1941 елның апрелендә Япония Советлар Союзы белән нейтралитет, ту­рында шартнамәгә кул куя. СССР җитәкчелеге аның үтәлүенә бик үк ышанмый да, әмма совет-япон килешүе, өлешчә булса да, Ерак Көнчыгышта Совет иле иминлеген гарантияли.

1941 елның 7 декабрендә Япония флоты, көтмәгәндә, АКШның Тын океандагы төп хәрби-диңгез базасы — Пёрл- Харборга һөҗүм итә. Анда булган бөтен корабльләр юк ителә яки зур зыян күрә. Бер үк вакытта Англиянең Азиядәге колонияләренә дә һөҗүм ясала. Нәтиҗәдә дөньяның зур
державаларының барысы да сугышка тартып кертелә. Герма­ния АКШка да сугыш игълан итә. Бу Гитлерга каршы коали­ция барлыкка килүгә соңгы этәргеч була.

Сораулар һәм биремнәр

Сугышның беренче этабындагы төп вакыйгаларны әйтегез. Аларда СССРның урынын һәм ролен билгеләгез.

Документ һәм параграф тексты нигезендә, «сәер су- гыш»ка сыйфатлама бирегез.

Германиянең Көнбатыш илләрендә җиңел генә җиңү яу­лавын сез ничек аңлатасыз?

Ни өчен Германия СССРны да тиз җиңәренә ышана? Немец хәрби командованиесенең исәп-хисаплары дөрес булып чыгамы? Сугышның беренче айларында СССР кичергән уңышсызлыкларның сәбәбе нәрсәдә була?

Ни өчен Германиянең СССРдан «уздыру» максатында һөҗүм итүе турындагы фашистик пропаганда хәбәре хәзер дә популярлыгын югалтмый? Сез бу версиягә ни­чек карыйсыз?

Гитлерга каршы коалиция ничек барлыкка килә? Ул нинди принципларга корыла?

Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы

Сугышка АКШ керү белән, фашистларга каршы коалиция формалашып бетә. 7942 елның 1 гыйнварын­да Өчлек пактына каршы сугыш алып баручы илләрнең хөкүмәтләре 26 дәүләт декларациясенә кул куялар. Алар, дошманны тар-мар итү өчен, бөтен чараларны да кулла­нырга, сепарат солых төземәскә йөкләмә алалар, сугыш­тан соң тынычлыкны Атланта хартиясе принципларына нигезләнеп урнаштырырга килешәләр. Декларациягә Өчлек пактының бер генә иле булса да сугыш игълан иткән теләсә кайсы ил килеп кушыла ала.


Гитлерга каршы коалиция төзелү

Җиңүгә таба авыр юл

 

АКШ сугышка кергәннән соң, Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре матди яктан да, халык саны буенча да өстенлек ала. Әмма сугышта борылыш бик тиз генә булмый. 1941 ел­ның декабрендә немец гаскәрләре Мэскәү янындагы сугыш­ны оттыра. Шуңа карамастан вермахтның һөҗүмгә омтылы­шы әле кимеми. 1942 елның яз-көз айларында гитлерчылар Иделгә таба үтәләр, Төньяк Кавказга чыгалар. Африкада Германия-Италия армиясе Мисырга яный, Япония Малайяны, Бирма, Филиппинны, Индонезияне басып ала, Ьиндстан һәм Австралиягә керү юлларында аның гаскәрләре тора.

1942 елда сугышта тамырдан борылыш башлана. Төп ва­кыйгалар Совет-Германия фронтларында җәелә. 1942 елның ноябрендә Кызыл армия Сталинград янында контрһөҗүмгә күчә: Германиянең генерал Фридрих фон Паулюс команда­лыгындагы 22 дивизиядән торган зур берләшмәсен камап алып тар-мар итә. 1943 елның февралендә алар капитуляция ясый.

Сталинград янындагы җиңелү Өчлек пакты илләре өчен һәлакәт белән бер була. Германия, сугышка сәләтлелеген торгызу максатыннан, «тоталь мобилизация» игълан итә. Көнчыгыш фронт немецларның бөтен булган резервын йо­тып бетерә, нәтиҗәдә союздашлар 1943 елның маена Италия- Германия гаскәрләрен Африкадан чыгаруга ирешәләр.

Азия-Тын океан фронтларындагы хәл дә әкренләп үзгәрә башлый. 1942 елның июнендә Япония флоты Мидуэй утравы


янындагы сугышны оттыра. Бу Япониянең диңгез позиция­ләрен көчсезләндерә.

1943 елны Өчлек пакты илләре инициативаны үз куллары­на алмакчы булалар. Әмма 1943 елның июлендә Орлов-Курск дугасы сугышында немец-фашист гаскәрләренә җимергеч удар ясала. Совет армиясе, тагын берничә операциядә дошманны тар- мар итеп, контрһөҗүмгә күчә. 1943 елның сентябрендә союз­дашлар Италиягә килеп җитә. Муссолини хакимияттән чит­ләштерелә, яңа хөкүмәт Германиягә каршы чыга. Җавап итеп, Германия гаскәрләре Төньяк Италияне яулап ала һәм анда фашистик режим урнаштыра. Япония Цейлонны басып алырга һәм Яңа Гвинеяне оккупацияләргә ниятли. Әмма 1943 елда АКШ япон гаскәрләрен Тын океаннан кысрыклый башлый.

1944 елда Советлар Союзы үз территориясен тулысынча диярлек азат итә, аның гаскәрләре Көнчыгыш Европага керә. Финляндия, Болгария, Румыния сугыштан чыгалар, совет гаскәрләре Варшава һәм Будапештка җитәләр, Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугыш алып баралар. Союздашлар июньдә, икенче фронт ачып, Нормандиядә урнашалар. Фран­ция һәм Бельгия азат ителә. Сугыш Германия чикләренә ки­леп җитә. Гитлерчыларның Арденнада контрһөҗүмгә күчү һәм Англия-Америка гаскәрләрен диңгезгә төшерү омтылыш­лары нәтиҗәсез була. У. Черчилльнең шәхси үтенече буенча, СССР 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш фронтта һөҗүмгә күчә, бу Германияне бөтен булган резервын Кызыл армиягә каршы ташларга мәҗбүр итә.

Фашизмга каршы көрәштә Каршылык хәрәкәте аерым урын алып тора. Ул Германия-Италия гаскәрләре оккупацияләгән илләрнең милли-патриотик көчләрен берләштерә. Франциядә Каршылык хәрәкәтенең сугышчан оешмалары 1944 елның язында 0,5 млн кешелек армия туплыйлар. Ул Франциянең берничә шәһәрен (шул исәптән Парижны да) союздаш Англия- Америка гаскәрләре килеп җиткәнче азат итә. Югославиядә партизаннар сугышы киң колач ала. 1943 ел ахырына баш күтәрүчеләр отрядлары ил территориясенең яртысына дияр­лек контрольлек итә. Совет гаскәрләре белән бергә Югославия­не азат итүдә И осип Броз Тито (илнең булачак президенты) командалыгындагы Халык-азатлык армиясе катнаша.


 

Фашизмга каршы Европа һәм Азиянең башка дәүләт ха­лыклары да күтәрелә. Аларның сәяси карашлары антифашис­тик коалициягә кергән дәүләтләрнең өметләре һәм планнары белән һәрвакыт туры да килми. Грециядә инглизләр фашизм­га каршы көрәшчеләрнең коралланган төркемнәрен корал­сызландырырга тырышалар, ул төркемнәрдә коммунистларга зур урын бирелгән була. Бу хәл канкойгыч гражданнар сугы­шына китерә. Польшада Совет хөкүмәте Крайова Армиясенең отрядларына булышлык күрсәтми. Ул отрядлар Лондондагы поляк эмигрантлар хөкүмәтенә йөз тотканнар. Аларның үз планнарын совет командалыгы белән хәл итмичә генә Варша­ваны азат итәргә маташулары Германия гаскәрләре тарафын­нан аяусыз бастырыла.

1945 елның башына Германиянең жцңүгә бернинди дә өмете калмый. Ул бары тик 9 майда, фашистлар армиясенең төп көчләре тар-мар ителеп, совет гаскәрләренең Берлинны алулары һәм А. Гитлерның үз-үзен үтерүеннән соң гына ка­питуляция ясый.

1945 елның августында, союздашлары алдында үз бурыч­ларын үтәү йөзеннән, СССР Япониягә сугыш игълан итә. Аның Маньчжуриядәге коры ж,ир көчләренең зур төркеме санаулы көннәр эчендә тар-мар ителә. АКШ, 6 август көнне — Хироси­мага^ августта Нагасакига атом бомбасы ташлап, шәһәрләрне халкы белән бергә юк итә. Корбаннар саны йөзләрчә мең кешегә ж,итә. Атом һәлакәте районындагы кешеләрнең нур­ланыш тәэсиреннән коточкыч зур зыян күрүләре дистәләгән елларга сузыла. 1945 елның 2 сентябрендә Япония, Кызыл армия Маньчжурия һәм Төньяк Кореяда аның гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, капитуляция ясый.

1945 елда да Германия лидерлары сугыш барышында борылыш булыр дип өметләнәләр. Бу ышаныч нинди­дер бер «могҗизалы корал» белән бәйләнешле була. Германиядә хәрби-техник идеяләр континентара баллис­тик ракеталар һәм атом бомбалары ясау юнәлешендә, чыннан да, нык алга киткән була. Моннан тыш, фашист лидерлары Гитлерга каршы коалициядә каршылыклар туар, һәм болар аның таркалуына китерер дип ышана­лар. Мондый өметләрнең берсе дә акланмый.


СССР һәм Көнбатыш илләре: үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре

Гитлерга каршы коалиция буенча союздашларның үзара мөнәсәбәтләрендәге бәхәсле мәсьәләләр СССР, АКШ һәм Бөекбритания лидерлары — И. В. Сталин, Ф. Д. Рузвельт, У. Черчилль катнашындагы конференциядә хәл ителә. Сугыш барышында шундый өч очрашу булуы билгеле — Тэһранда (1943), Ялтада (1945) һәм Потсдамда (1945). Җиңү белән уртак кызыксыну бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ләкин аларның күбесе яклар тарафыннан мәҗбүрият булганда гына һәм киләчәктә генә хәл ителәсе дип табыла. Союздашлар бер-берсенә тулысынча ышанып җитмиләр.

Сугышның СССР өчен бик авыр булган вакытларында Көнбатыш илләре ленд-лиз буенча корал белән тәэмин итүне туктаткалап торалар. Соңрак алар бу адымнарын Сталинның Гитлер каршында капитуляция ясавыннан шикләнүләре белән аңлаталар. СССРның союздашларыннан канәгатьсезлеге үсә —1944 елның җәенә кадәр Кызыл армия Германиянең Европадагы төп көчләре белән көрәш алып бара, бу вакытта Англия һәм АКШ исә икенчел дәрәҗәдәге юнәлешләрдәге операцияләр белән чикләнәләр. Бу хәл, СССРның да, Гер­маниянең дә ныграк көчсезләнүенә ирешү максатында, алар икенче фронт ачу вакытын күрәләтә сузу өчен шулай эшлиләр дигән шик тудыра. АКШның идарәче даирәләрендә булачак дошманнарын хәлсезләндерү максатында сугышны сузу кур­сын яклаучылар үз карашларын яшермиләр дә. Аларның берсе — Гарри Трумэн (1944 елдан — вице-президент) 1945 ел­дан, Ф. Д. Рузвельт үлгәннән соң, АКШ президенты була. 1944 елда Англия һәм Америка дипломатлары сепарат солых турында Германия белән яшерен сөйләшүләр алып бара. Раз­ведка аша моны белгәч, Совет хөкүмәтенең үз союздашларына ышанычы тагы да кими. Ләкин сугыш барган вакытта, хәтта Германия капитуляция ясагач та, союздашлар арасындагы каршылыклар беренче планга чыкмый.

АКШ һәм Бөекбритания өчен СССРның Япония белән сугышка керүе кулай була (шулай булмаган очракта, сугышның 1947 елга кадәр сузылуы ихтимал дигән караш­лар да яши). Бөекбритания үзенең колониаль империя­сен саклап калырга, Европада үз позициясен ныгытырга исәп тота. 1944 елның октябрендә У. Черчилль, Мәскәүгә визит белән килгәч, И. В. Сталинга фашизмнан азат ителә торган илләрдә «йогынты баланслары» урнаштырырга тәкъдим итә. Англия үз йогынты сферасына Грецияне кертү бәрабәренә Румыниядә һәм Болгариядә СССРның өстенлек итүен танырга әзер булуын әйтә. Венгрия һәм Югославиядә ике илнең мәнфәгатьләре бер дәрәҗәдә куелырга (50 % ка 50 %) тиеш була. Совет лидеры әлеге тәкъдимне җавапсыз калдыра. СССР ягыннан Италиянең Төньяк Африкадагы элеккеге колонияләренә контрольлек итүне үз өстенә алуга кызыксыну белдерелә.

Советлар Союзы 1939 — 1940 елларда ирешкән террито­рияләр аерым каршылыклар тудырмый. Финляндия һәм Ру­мыния Германиянең союздашлары булганлыктан, СССРга кушылган территорияләрен аларга кире кайтару турында сүз күтәрелми. Тәһран конференциясендә (1943) Рузвельт, АКШның, Литва, Латвия, Эстониянең СССР составына керүен законлы дип санамаса да, Балтыйк буе илләре аркасында кон­фликтка керергә теләмәвен Сталинга ачык итеп әйтә. Ялта кон­ференциясе барышында союздашлар Көнбатыш Украинаның һәм Көнбатыш Белоруссиянең Советлар Союзына керүе белән килешүләрен әйтәләр. Польшага Германиянең көнчыгыш һәм көнбатыш җирләренең бер өлешен бирү күздә тотыла.

Поляк эмигрантлары хөкүмәтенең СССР белән мөнәсә­бәтләре 1943 елда өзелә. Моңа Катыньда (Смоленск янын­да) НКВД тарафыннан атылганнарның, шул исәптән по­ляк офицерларының да, җирләнгән урыны ачыклану сәбәп була.

1943 елда совет җитәкчелеге Коминтернны тарата. Мон­дый карарның сәбәпләре күптөрле була. И. В. Сталин чит ил «дуслар»ының ярдәменнән баш тартырга уйламый. Шулай булса да сугыш елларында чит ил коммунистлары белән ара­лар бозылып тора. Әмма алар фашизмга каршы көрәш алып баруны дәвам итәләр, бу бәйләнешләр Каршылык хәрәкәтендә дә зур роль уйный. Нәтиҗәдә чит ил коммунистлары Мәскәү күрсәтмәләреннән һәм ярдәменнән башка да мөстәкыйль эш итәргә сәләтле милли көчкә әйләнәләр. Алай гына да түгел, Сталин Гитлерга каршы коалиция буенча союздашларына фашизмны җиңү СССР өчен идеологик ниятләрдән өстенрәк булуын күрсәтә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: