Африканы колониаль басып алу 16 глава




Күп кенә кулланучылар Интернетны буш вакытны уздыруның төп чарасы, яңа компьютер уеннары, фильм­нар, музыкаль язмалар табарга, таныш-белешләр белән аралашырга мөмкинлек бирүче нәрсә буларак карыйлар. «Интернет-бәйлелек» дигән атама да барлыкка килде, ул кайбер кешеләрнең виртуаль чынбарлыкка реаль тор­мышка караганда зуррак әһәмият бирүен аңлата. Баш­ка кулланучылар өчен Бөтендөнья пәрәвезе исә—-бары белешмәләр алу, эшкә урнашу мөмкинлекләрен өйрәтү, товарлар соратып алу чыганагы гына. Сатып алучыга өйдән чыкмыйча гына теләсә нинди товарны алырга мөмкинлек бирүче интернет-сәүдә Көнбатыш илләрендә бик тә табышлы бизнес санала. Интернет, чыннан да, барлык бу гамәлләрне дә башкара. Әмма аның роле болар белән генә чикләнми.

Интернет, барыннан да бигрәк, дөньяның бер генә хөкүмәте тарафыннан да күзәтчелектә тотылмаган һәм беркемнеке дә саналмаган глобаль Челтәр булуы белән уникаль. Ул интерак- тивлыкны — кулланучыларга бер-берсе һәм төрле оешмалар белән аралашу мөмкинлеген тәэмин итә. Моның һәм сәяси, һәм икътисади нәтиҗәләре бар.

Интернет аша теләсә нинди мәсьәлә буенча мәгълүмат алу тормышка ашырыла. Ул теләсә кайсы гражданга яисә кешеләр төркеменә үзләренә мәгълүмат, фикерләр һәм бәя­ләүләр чыганагы булырга, дөньяның теләсә кайсы кисәген­дәге фикердәшләре белән аралашырга, үз гамәлләрен алар белән яраштырырга мөмкинлек бирә. Асылда, бу кешенең иреклелеге дәрәҗәсен шактый киңәйтә, «түбәннән» килүче идеяләрнең дәүләткүләм яки хәтта глобаль йогынты ясавына мөмкинлек тудыра — һәм болар һәммәсе бик аз чыгымнар бә­рабәренә.

Глобаль Челтәрнең икътисади әһәмияте бик зур. Ул корпо­рацияләргә һәм банкларга саналган минутлар эчендә дөнья­ның теләсә кайсы районында коммерция операцияләрен башкарырга, бәяләр һәм инвестицияләр сәясәтен үзара ки­лештереп алып барырга, чит илдәге филиаллары белән идарә итүне тормышка ашырырга мөмкинлек тудыра. Интернет глобальләшүче икътисадны барлыкка китерүче чараларның берсенә әверелә, ә аның өчен дәүләт чикләренең һәм милли аерымлыкларның әһәмияте юк.

Җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру Электрониканың уңышлары нәтиҗәсендә сәнәгать җитеште­рүен автоматлаштыру, ә аннары роботлаштыру да мөмкин була. 1970 елларда ук инде һәркайда диярлек санлы програм­ма идарәсенә корылган станоклар (ЧПУ) кулланыла башлый. 1980 елларда аларга алмашка компьютерлар белән идарә ителә торган станоклар килә. Локаль (предприятие, җитештерү ком­плексын колачлаган) компьютерлар челтәре барлыкка килү ав­томат проектлаштыру, технологик әзерлек һәм җитештерү белән идарә итү системалары тууга китерә (SAD/SAM). XXI гасыр башына алар АКШ машиналар төзү комплексы заводларының 65%ында кулланыла (Көнбатышның башка илләрендә алар азрак таралалар).

Сәнәгатьтә роботлардан файдалану тулысынча ав­томатлашкан «кешесез» җитештерү комплекслары төзергә мөмкинлек бирә. Роботлаштыруның өстенлеге роботларның эшкуарларга таләпләр куймавында гына түгел, бәлки аларны тәүлеккә 24 сәгать буе файдала­на алуда, алар хаталар җибәрми, тизрәк эшли, кешегә караганда операцияләрне төгәлрәк башкара, кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы шартларда да кулланыла ала. Эшче көчләрне туплауга бәйле булмаган, яңа продук­ция җитештерүгә җиңел үзгәртеп программалаштырыла торган җитештерүләр оештыру мөмкинлеге туа. Кеше җитештерү процессыннан бөтенләй төшереп калдырыла ала. Ул бары күзәтчелек функцияләрен генә үти. Ә компь­ютер челтәре булганлыктан, аларны тормышка ашыру кайчак хәтта кешеләрнең предприятиедә турыдан-туры булуын да таләп итми.

Хәзерге шартларда роботлаштыру әлегә һәркайда да кул­ланылмый, әмма компьютерлардан файдалану белән берлектә, ул кешенең әйләнә-тирә чынбарлыкка мөнәсәбәтендә тамыр­дан борылыш баруын күрсәтә. Моннан алдагы бөтен техник камилләштерүләр фәкать кешенең физик көчен генә арттыра­лар. Конвейер җитештерүе эшчеләрне машинаның иң гади функцияләр башкаручы кушымтасына әйләндерә. Компь­ютерлар исә кешеләрнең мускул көчен түгел, бәлки интел­лектуаль мөмкинлекләрен арттыра торган корал булып тора. Бу техник алгарыш темпларын тагын да тизләтү өчен шарт­лар тудыра.

Белемнәр индустриясе

Мәгълүмат һәм белемнәр төп кыйммәт булып исәпләнгән җәм­гыять бик зур үсеш потенциалына ия. Белемнәр индустриясе өлкәсендә артык җитештерү кризисы була алмый, ул даими технологик камилләшүгә мөмкинлекләр ача.

XX гасырның соңгы өч дистә елында халыкара капиталлар, товарлар, чималлар, энергия йөртүчеләр, эшче көчләр, хезмәт күрсәтү базарлары белән беррәттән, белемнәр базары — патент­лы фәнни-техник мәгълүмат базары (ноу-хау) барлыкка кил­де. 1970 еллар уртасында әлеге базарда сату бәясе чимал һәм энергия йөртүчеләр бәясе белән тигезләшә. Белемнәр әзерләү, җитештерү компания яисә фирманың көндәшлек сәләтен арт­тыру чарасы гына түгел, бәлки капитал туплауның шактый табышлы өлкәсе булып әверелә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Джон Нэсбитт һәм Патриция Эбурдинның «90 нчы ел­ларда безне нәрсә көтә. Мегатенденцияләр: 2000 ел» ки­табыннан (1982):

Алга киткән, үзенең глобаль икътисади күтәрелеше чорына кереп баручы хәзерге дөньяда һәрбер шәхес аңлы рәвештә ке­шелекне яшәтү өчен хезмәт куярлык, йөк ташучы терлек кебек көчәнми яшәрлек яңа алтын гасыр билгеләре инде күренә баш­лады... Югары түләүгә корылган мәгълүмати икътисадта күмәк мускул көче өчен түгел, ә аеруча әһәмиятле нәрсәләр—кешенең интеллекты һәм иҗаты өчен түләнә.


Питер Друкерның «Хөкүмәттә һәм сәясәттә, икътисадта һәм бизнеста, җәмгыятьтә һәм дөньяга карашта яңа факт­лар» китабыннан (1990):

Интеллектуаль хезмәт башкаручыга мөнәсәбәт үзгәрде. Барлык алга киткән илләр эшлеклелектән соң килүче (пост- деловой) интеллектуаль җәмгыятьләргә әверелә. Алга киткән илләрдә яхшы эш урыны табу һәм карьера ясау мөмкинлеге университет дипломы булуга көннән-көн ныграк бәйле була бара <...>

Яхшы эш урыны һәм карьера ясау мөмкинлеге сыйфатында гыйлемлелек һәм белем алуның әһәмияте, барыннан да бигрәк, уңышның төп юлы булып бизнес саналган җәмгыятьтән бизнес бары тик мөмкинлекләрнең берсе, өстәвенә иң яхшысы да бул­маган җәмгыятькә күчүне аңлата. Асылда, бу—эшлеклелектән соң килүче җәмгыятькә күчү дигән сүз. Бу үзгәреш Америка Кушма Штатларына һәм Япониягә барысыннан да тирәнрәк үтеп керде, ләкин шул ук тенденция Көнбатыш Европада да күзәтелә.

 
 


 


Яңа технологияләр тууга милли һәм халыкара базарларда­гы конкуренция генә түгел, дөньяның әйдәп баручы держава­лары арасындагы көндәшлек тә һәрвакыт сәбәп була.

Хәрби-техник программалар фәнне дәүләт бюджеты хи­сабына өстәмә финанслауны тәэмин итәләр. Мәсәлән, «сал­кын сугыш» елларында АКШ, Бөекбритания, Франциянең фәнни тикшеренүләренә һәм конструкторлык эшләренә аларның хәрби бюджетының 10 % тан артыгы җибәрелә. Шуның исәбеннән АКШта гына да аэрокосмик техника эшләнмәләре өчен киткән чыгымнарның 55 % ы, электротех­ника эшләнмәләренә тотылганның 28,2 % ы каплана.

Хәрби-техник эшләнмәләр тыныч тормыш өлкәләре өчен кирәкле яңа технологияләр — элемтә чаралары, көнкүреш тех­никасы, корабльләр, космосны өйрәнү приборлары һәм аппа­ратлары җитештерү чыганагы да булып тора. Алар «икеләтә


вазифалы» технологияләр (технологии «двойного назначе­ния») дип аталалар.

«Салкын сугыш»ны туктату алга киткән илләрдә хәрби ихтыяҗларга киткән чыгымнарны кыскартуны аңлатмый. Мәгълүмати эрага керүче дәүләтләрнең башка илләргә кара­ганда өстенлекләре зуррак. Алар үзләренең хәрби куәтләрен кораллы көчләрнең санын арттыру хисабына түгел, ә корал­ларны һәм сугыш техникасын сыйфат ягыннан камилләштерү юлы белән көчәйтәләр.

1990 елларда АКШта «мәгълүмати сугыш» концепция­се эшләнә. Ул каршы як турында бөтенесен дә белүне һәм аңа үзенең максатлары һәм көче турында ялган мәгълүмат бирүне күздә тота. Югары технологияләр кул­ланып, ату объектына үзләре төби торган канатлы раке­талар һәм «акыллы» бомбалар эшләнә, алар радарларга күренми торган «Стеле» самолётларыннан ыргытыла. Сугыш кырында төбәү һәм ориентлашу максатында спут­ник системасы эшли. АКШ корпорацияләре тарафыннан меңнәрчә сугыш роботлары тудырыла, алар разведка, миналардан арындыру һәм каршы яктагы аерым нокта­ларга һөҗүмнәр ясау өчен кулланыла.

Кешенең интеллекты — аның үсеше дәүләтне дә, корпора­цияләрне дә кызыксындырырлык иҗат потенциалы мәгълү­мати җәмгыятьнең иң әһәмиятле ресурсына әверелә. Белем алуга, сәламәтлек саклауга, социаль яклауга һәм кеше хокук­ларын саклауның үтәлешенә аерым игътибар шуның белән аңлатыла. 1960 еллардан 1990 елларга кадәр колледж һәм университетларда укучылар саны АКШта һәм Япониядә — 3,5 тапкыр, Германиядә — 6, Бөекбританиядә 7 тапкыр арта. Белем бирү оешмаларында уку вакыты 14 елга җитә. Шулай да күпчелек алга киткән илләрдә бу җитәрлек саналмый. Белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләсе һәрьяктан тикшерелә.

Сораулар һәм биремнәр

1 Мәгълүмати җәмгыять нәрсә ул? Ни өчен аны постинду- стриаль дип тә атыйлар?


  7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре
  Ни рәвешле компьютерлаштыру, роботлаштыру кешенең
  кеше—табигать—җәмгыять системасындагы урынын үзгәртә? Белемнәр (мәгълүматлар) базары нәрсә ул? Белемнәр җитештерү ни өчен капитал салуның табышлы өлкәсенә әверелә?
  Ни өчен мәгълүмати үсеш стадиясенә җиткән җәмгыятьтә
  фән-техника прогрессы темплары даими тизләшә? Интернет барлыкка килү дөнья цивилизациясе үсешенә, кешегә ничек йогынты ясый?
  Хәрби ихтыяҗларга киткән чыгымнар Көнбатыш илләрдә
  фән-техника прогрессы үсешенә ничек тәэсир итә? Ни өчен «салкын сугыш» тәмамланса да, алар үзләренең хәрби чыгымнарын кыскартмыйлар, уйлап карагыз.

 

Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре

Алга киткән илләрдә мәгълүмати җәмгыятьнең урнашуы халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә тирән үзгәрешләр тууга китерә. Дөнья икътисадын глобальләштерү про­цессы башлана, ул трансмилли корпорацияләр — ТМК (транснациональные корпорации—ТНК) һәм трансмилли банклар —ТМБ (транснационалные банки— ТНБ) барлык­ка килү белән бәйле була.

ТМК һәм ТМБ барлыкка килү

Мәгълүмати, югары технологияләр куллануга күчү конвейер­лар файдаланып зур җитештерү комплекслары төзүгә кара­ганда да күбрәк капитал һәм ресурслар туплауны таләп итә.

1960 еллар уртасына инде АКШта автомобиль сәнә­гатендә бөтен автомобильләрнең 94% ын эшләп чыгар­ган өч эре корпорация («Дженерал моторе», «Крайслер», «Форд») кала. Германиядә дүрт компаниягә—«Фольксва­ген», «Даймлер-Бенц», «Опель» һәм «Форд-Верке»—91%, Франциядә «Рено», «Ситроен», «Симка» һәм «Пежо» компанияләренә 100% диярлек, Италиядә бер «Фиат»ка


автомобильләр җитештерүнең 90%ы туры килә. Башка өлкәләрдә дә җитештерүне алга таба эреләндерү про­цесслары күзәтелә.

Гигант корпорацияләр, чит ил филиаллары оештырып, халыкара хезмәт бүленешенең өстенлекләреннән максималь файдаланырга омтылалар. Соңгы 50 ел эчендә диңгез юлы буйлап халыкара транспорт күчерүләре — өч чиреккә, ә һава буенча 6 тапкырга арзаная. Бу корпорацияләргә заводлар һәм фабрикаларны эшче көчләр арзан булган дәүләтләргә күчерергә мөмкинлек бирә. Әзер продукцияне җыю алга таба аны сатып алачак илләрдә үк тормышка ашырыла. Аның югары технологик компонентлары АКШ, Япония, Көнбатыш Европада чыгарыла. Индустриаль гигантлар төзүнең мәгънәсе калмый. Хәзерге җитештерү дистәләгән илләр территория­сен колачлаган зур конвейерны хәтерләтә. Транснационали­зация юлыннан киткән монополияләр элеккечә эшләүче компанияләргә караганда 10—15 % ка күбрәк табыш алалар. Бу ТМКның тиз үсешен һәм аларның дөнья икътисадында әйдәп баручы көчкә әверелүен тәэмин итә. 1970 елда дөньяда 27,3 мең чит ил филиаллары булган 7,3 мең ТМК исәпләнә. XXI гасырда ТМК саны 60 меңгә, ә аларның чит илләрдәге филиаллары 600 меңгә кадәр җитә. Алар дөнья сәнәгатендәге җитештерү өлкәсенең якынча яртысын, халыкара сәүдәнең 2/3 сен, дөнья фәнни-техник белемнәр базарының 4/5 өлешкә якынын контрольдә тота.

Хәзерге ТМК, элеккеге эре компанияләрдән аермалы була­рак, нәтиҗәлерәк һәм сыгылмалырак. Алар җирле шартларны исәпкә алырга сәләтле. ТМКның үзәк штаб-фатиры үзенең башка илләрдәге предприятиеләре белән турыдан-туры идарә итми, бәлки аларның эшчәнлеген координацияли.

ТМКга хезмәт күрсәтү өчен, яңа дәрәҗәдәге банклар таләп ителә. Банкирлар, мәгълүмати технологияләрне файдаланып, бик тиз чит ил филиалларын үстерәләр, башка ил банкла­ры белән хезмәттәшлек принциплары турында килешүләр төзиләр яисә алар белән берләшәләр. Нәтиҗәдә трансмилли банклар (ТМБ) барлыкка килә. Аларның чит илдәге капита­лы «үз» дәүләте кысаларындагы кертемнәрдән шактый ар­тып китә. Мәсәлән, 1970 еллардан 1990 елларга кадәр алар 208 млрд доллардан 8 трлн га кадәр арта. ТМБның көндәлек валюта операцияләре күләме бик зур суммага—1,5 трлн дол­ларга җитә. Бу —дөньядагы бөтен илләрнең валюта суммасы резервларыннан да артык дигән сүз.

1980—1990 елларда Көнбатыш илләрендә банклар эшчәнле- генә контроль кими. Бу банкларның финанс операцияләренә салым һәм комиссия җыемнарының түбәнәюенә китерә. Аларның күбесе оффшор зоналарда үз филиалларын ачалар. Оффшор зоналар дип чит ил корпорацияләре һәм банкла­ры эшчәнлегенә салымнар минималь күләмдә булган, алар үткәргән валюта операцияләрен контрольдә тотмаган кече дәүләтләр (Люксембург, Кипр, Мальта, Монако, Багам утрау­лары һ.б.) яисә регионнарны атыйлар. Алар бик тиз арада криминал структуралар тарафыннан акча «сыгу», халыкара терроризмны, валюта һәм кыйммәтле кәгазьләр белән закон­сыз махинацияләрне финанслау үзәкләренә әверелә.

БМО оффшор зоналар булып исәпләнүче илләрнең сәясәтен күп мәртәбәләр тәнкыйтьләп чыга. Аларның күбесенең хөкү­мәтләре халыкара бергәлеккә валюта операцияләре буенча контроль урнаштырырга вәгъдә итәләр. Әмма аның төгәл ва­кытлары әлегә билгеләнмәгән.

Дөнья икътисадын глобальләштерү нәтиҗәләре

Дөнья икътисадына контрольнең әкренләп ТМК һәм ТМБ ку­лына күчүе инде 1980 елларда ук аның үсешендә үзгәрешләр китереп чыгара. Дөнья сәүдәсендә әзер продукция түгел, ә ТМК филиаллары алмаша торган узеллар (товарның вак өлешләрдән беркетеп җыелган эре-эре өлешләре) һәм деталь­ләр сату өстенлек итә башлый. Нык алга киткән илләрдә алар­ның экспорттагы өлеше 30—40% ка, ә алардан калышкан илләрдә 80 % ка җитә.

ТМК һәм ТМБ эшчәнлеге дөньяның күпчелек илләренең икътисади хәленә бер генә төрле йогынты ясамый. Гигант кор­порацияләр аерым илләрнең икътисади мәнфәгатьләре белән исәпләшмиләр диярлек. Алар җитештерүне кайда иң зур та­быш алып була, шунда күчерәләр. Нәтиҗәдә халыкара хезмәт бүленешенең яңа моделе оеша, бер үк вакытта икътисадның структурасын үзгәртеп кору бара. АКШ, Канада, Көнбатыш


 

Европа илләре, Япония һәм Австралия фәнни белемнәрне эшкәртү һәм югары технологияләргә корылган продукция җитештерү үзәкләренә әйләнә. Аларда хәрби һәм авиакосмик сәнәгать чәчәк ата, электроника һәм роботлар техникасы, фар­макология үсә, медицина җиһазлары, композит материаллар җитештерелә, нанотехнологияләр эшләнә һ.б. Индустриаль дәвердә икътисади куәтнең нигезе булып исәпләнгән өлкәләр, аерым алганда металлургия, автомобильләр һәм суднолар төзелеше, үсеп килүче илләргә күчә бара.

Мәсәлән, АКШта әле XX гасыр башында ук төзелгән металлургия заводларының күбесендә җиһазлар бик нык искерә. Аларны камилләштереп яңадан ясап тормый­лар, ә әкренләп яба баралар. ТМКда кара металлургия продукциясенә чит илләргә заказлар бирүне табышлы­рак дип саныйлар.

Әлеге сәясәт нәтиҗәсендә Төньяктагы алга киткән илләрдә «таркалу зоналары» — зыянга эшләүче яки эшләүдән тукта­ган завод һәм фабрикалар урнашкан территорияләр барлыкка килә. Шул ук вакытта Көньяктагы күп кенә илләргә (нигездә, Латин Америкасы, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә) автомобильләр, көнкүреш техникасы, компьютерлар (ком­плект өлешләре алга киткән илләрдән китерелә) җыю, корыч, алюминий эретү кебек җитештерү өлкәләре күчеп урнаша.

«Таркалу зонасы»ның ачык мисалы булып Америка шәһәре Детройт тора. Автомобильләр җитештерүнең кисәк кыскартылуы аркасында, 1970—1980 елларда шәһәрдә эшсезлек арта, урам җинаятьчелеге көчәя, юга­ры квалификацияле эшчеләр читкә китә. Күп кенә эшлек­ле һәм мәдәният үзәкләре, элиталы йортлар ташландык хәлгә килә. Детройт АКШның иң уңышсыз шәһәрләренең берсе булып санала.

Бөекбританиядә текстиль җитештерү өлкәсе, суднолар төзелеше, металлургия һәм күмер чыгару таркау хәлдә кала. Нәтиҗәдә Шотландия, Уэльс һәм Үзәк Англиядә «таркалу зоналары» килеп чыга. Анда яшәүчеләрнең ке­реме Лондон буенча уртача керемнән 3 мәртәбә кимрәк. Гомумән алганда, Көнбатыш Европада «таркалу зона- лары»нда халыкның биштән бер өлешкә якыны яши.


ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Америка социологы Уолт Ростоуның «Ни өчен ярлылар байый, ә байлар белә» дигән китабыннан (1980):

Бөтен континентны чолгап алган эре масштаблы икътисадта барлык регионнарда да бертигез икътисади үсеш көтеп бул­мый. Әмма регионнар буенча реаль табышның үсеш темплары төрлелегеннән гаҗәпкә каласың. Ул илдәге макроикътисади модельләр һәм сәясәтнең нигезсезлеген күрсәтә. Халык саны үсә бару темпларыннан торып караганда, АКШта стагнация белән чолгап алынган регионнар һәм үсә баручы илләрдәгегә караганда халкы тизрәк арткан башка регионнар бар.

У. Ростоу икътисадтагы нинди процесслар турында яза?

ТМК сәясәте дөнья икътисады үсешен тулаем тизләтә. Төньякта зур темплар белән белемнәр җитештерү өлкәсе үсә. Көньякның күп кенә дәүләтләрендә эш урыннары барлыкка килә, сәнгатьнең яңа өлкәләре туа, алар, чикләнгән күләмдә булса да, югары технологияләргә ирешү мөмкинлеге ала.

Шул ук вакытта дөнья икътисадын глобальләштерүнең тискәре нәтиҗәләре дә бар. ТМКны «таркалу зоналары»ндагы эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең социаль хәле борчымый дияр­лек. Бу районнардагы эшсезлек һәм фәкыйрьлек белән көрәш шул дәүләт хөкүмәте җилкәсенә төшә. ТМКның Көньяк илләрдәге филиаллары, нигездә, АКШ, Япония, Көнбатыш Европа базарларына хезмәт күрсәтә. Милли валюталар кур­сы үзгәреп торудан ТМБ бик зур табыш ала башлый. Азия, Африка һәм Латин Америкасы халкының шактые аларны шушы илләр мәнфәгатенә зыянга эшли дип исәпли. ТМК аз үсешле дәүләтләр хөкүмәтләренең кыйммәтле чистарту корылмалары булмаган заводлар төзүгә рөхсәт бирүләренә, шулай ук җирләрен экологик яктан куркыныч калдыкларны саклау өчен арендага алуга ирешә.

Милли хөкүмәтләргә җитештерүнең бик зур күләмдә тыш­кы базарларга юнәлеш алуы һәм ТМК тарафыннан контрольдә тотылуы белән исәпләшергә туры килә. Аларның җитәкчелеге, гадәттә, икътисадка дәүләт контролен киметүне, тышкы сәүдәне либерализацияләүне һәм салымнарга ташламалар бирүне таләп итә. Әлеге таләпләр еш кына милли икътисадларның үсеш ихтыяҗларына каршы киләләр һәм сайлаучыларда ри­засызлык тудыралар. ТМКның мәнфәгатьләренә зыян килер­лек булса, алар тиз арада капиталларын табышлырак шартлар булган башка илләргә күчерәләр. Бу шактый зур регионнарны «таркалу зоналары»на әйләндерә.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: