Африканы колониаль басып алу 13 глава




И. В. Сталин белдерүеннән (1943 ел, 28 май):

Коммунистик Интернационалны тарату дөрес һәм вакытлы булды, чөнки ул барлык азатлык сөюче милләтләрне уртак дош­ман—гитлеризмга каршы туплауны җиңеләйтә.

Коммунистик Интернационалны тарату дөрес, чөнки:

A) Ул гитлерчыларның Мәскәү, имештер, башка дәүләтләр тормышына тыкшынырга һәм аларны «большевиклар» итәргә ниятли дигән ялаларын фаш итә. Бу ялганга моннан соң нокта куела.

Б) Ул эшчеләр хәрәкәтендә коммунистлар дошманнары та­раткан, төрле илләрдәге коммунистлар партияләре үз халык­ларының мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, читтән килгән боерык буенча эш итәләр дигән ялганны фаш итә. Бу ялганга да нокта куелырга вакыт җитте.

B) Ул азатлык сөюче илләрнең патриотларына үз илләренең алдынгы көчләрен, нинди партиядә торуларына һәм дини ина­нуларына карамастан, фашизмга каршы көрәшү өчен, бердәм милли-азатлык лагерена берләштерү эшен җиңеләйтә.

Г) Ул барлык илләрнең патриотларына азатлык сөюче халык­ларны, гитлеризмның дөньякүләм хакимлегенә каршы көрәшү өчен, бердәм халыкара лагерьга туплау эшен җиңеләйтә, моның белән ул киләчәктә халыкларның тигезхокуклылык нигезендә хезмәттәшлек итүенә юл ача.

Мин әлеге хәлләр барысы бергә союздашларның бердәм фронтын ныгытырга һәм башка берләшкән милләтләрнең Гит­лер тираниясен җиңү өчен көрәшендә җиңү яуларга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Сез Коминтернны тарату «дөрес» һәм «вакытлы» булган м дип уйлыйсызмы? «Союздашларның бердәм фронты» дигәннән нәрсә аңлыйсыз?

Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре

Икенче бөтендөнья сугышы кешелек тарихында иң масштаблы һәм иң һәлакәтле сугышка әверелә. Европада гына да 50 млн кеше һәлак була. 1914 —1918 еллардагы сугыштан аермалы буларак, бомбага тоту нәтиҗәсендә, шулай ук халкы «кимче­лекле» дип игълан ителеп оккупацияләнгән территорияләрдә корбан булучылар саны сугыш хәрәкәтләрендәгедән бер дә ка­лышмый. Сугышта иң зур югалтуларга дучар булучы илләр: Кытай — 35 млн, СССР — 26,6 млн, Польша — 5,6 млн га якын, Югославия —1,8 млн, Германия — 6,5 млн, Япония 2,6 млн кешесен югалта.

Дөньяның күпчелек дәүләтләре халыклары һәм хөкүмәтләре халыкара-хокук нормаларын һәм бурычларын бар дип тә белмәгән эгоистик, үз мәнфәгатен генә кайгыртучы сәясәтнең үтә куркыныч булуын тәмам төшенәләр. Бу — сугышның иң мөһим сабагы була. Сугыш башлаган державаларны тар-мар итү, аларның башлыкларын хәрби җинаятьчеләр дип атау, аларга халыкара трибунал тарафыннан җәза билгеләү—бо­лар барысы да сәясәтчеләрнең, халыкка үлем һәм коточкыч хәсрәтләр китергән гамәлләре өчен, тарихта беренче тапкыр шәхсән җавап тоту мисалы булалар.

Антифашистик коалициягә кергән дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр сугыштан соңгы елларда кискенләшеп китә. Җиңүдә кемнең өлеше зуррак һәм хәлиткечрәк булу турында бәхәсләр туа. Аерым алганда, күп кенә совет тарихчылары СССР Германия белән Японияне тар-мар итүгә берьялгызы гына ирешә дип ышандырырга тырышалар. Ә Көнбатыш илләрендә Советлар Союзының фашизмны җиңүгә хәлиткеч өлеш кертүен танырга теләмиләр.

СССР-Германия фронтында Германия коры җир көчләренең 2/3 өлеше юк ителә. Үз чиратларында союздашлар Италиянең төп көчләрен юк итәләр, Германия территориясен бомбага тоталар: аның икътисади потенциалын җимерәләр. Гер­маниянең икътисады сугыш азагында да әле көчен югалтмый. 1944 ел уртасына кадәр Германиядә корал һәм сугыш кирәк- яраклары җитештерү үсә, илнең сугышка сәләтлелеге дә кимемәгән була. Англия һәм АКШның Нормандиягә ке­рүе Германиягә сугышны сузарга комачаулый, сугыш анда


§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы  
   

атом-төш коралы барлыкка китерер иде. Моннан тыш, Тын океандагы сугыш авырлыкларын союздашлар күтәрә. Җит­мәсә, Япониянең коры җир хәрби көчләренең бер өлеше Кы­тайда була. Аның Икенче бөтендөнья сугышында нинди роль уйнавы турында, гадәттә, бөтенләй әйтмиләр.

Җиңүгә Каршылык хәрәкәте дә зур өлеш кертә. СССР, Югославия, Польша, Франция, Бельгия, Греция, Норвегия һәм башка күп кенә илләрнең оккупацияләнгән территорияләрендә антифашистлар эшчәнлеге җәелә. Сугышның беренче елла­рында Германия партизаннарга каршы көрәштә Көнбатыш илләренә каршы сарыф иткәннән дә күбрәк көч куя.

Көнчыгыш фронтның Икенче бөтендөнья сугышындагы роле

Дата Герма­ниянең барлык гаскәрләре (дивизия­ләре) СССР- Германия фрон­тында % ларда Башка фронт­лар % ларда Оккупа­циялән­гән тер­рито­рияләр % ларда
22.06.     69,6   0,9   29,5
1.07.     76,3   1,2   22,5
1.07.     66,0   2,7   31,3
1.07.     51,8   28,8   19,2
1.01     60,6   34,9   4,5

 

СССР өчен ленд-лиз буенча корал белән тәэмин ителеш зур әһәмияткә ия була. Ул СССРда җитештерелгән сәнәгать продукциясе гомуми күләменең 4 % ын гына тәшкил итсә дә, техника һәм аерым кораллану буенча аның роле зур була: самолётлар буенча 13 %, танклар 7 %, автомобильләр буенча 200 %.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелү

Антифашистик коалициягә кергән 50 дәүләт делегатлары Сан-Францискодагы конференциядә (1945 ел, апрель — июнь айлары) Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) төзиләр.


Аның максаты тынычлык һәм халыкара иминлек тәэмин итү була. БМО Уставындагы төп принциплар: кеше хокукла­рын һәм кешелек сыйфатларын хөрмәт итү; аз һәм күп санлы милләтләрнең тигезлеге; халыкара йөкләмәләрне һәм халык­ара хокук нормаларын үтәү; БМОга катнашучыларның соци­аль үсеш һәм кешеләрнең тормышын яхшырту яклы булуы.

Икенче бөтендөнья сугышын булдырмый кала алмаган Милләтләр Лигасының уңышсыз эшчәнлеге сабакларын да исәпкә алу омтылышы күзәтелә. Милләтләр Лигасыннан аермалы буларак, БМО төзүчеләр Устав принципларын уни­версаль дип белдерәләр, ягъни алар барлык дәүләтләр, шул исәптән ул оешмага кермәгәннәр өчен дә мәҗбүри саналалар. Аның мөһим органы булып Куркынычсызлык Советы тора, ул үз составына даими әгъза итеп иң зур дәүләтләрне — БМОны оештыручы АКШ, СССР, Кытай,Англия һәм Францияне ала. Нинди дә булса һөҗүмгә дучар булган теләсә кайсы дәүләт, агрессияне туктату өчен, хәтта хәрби чаралар да куллану хо­кукына ия Куркынычсызлык Советына мөрәҗәгать итә ала.

XX гасыр азагына дөньяның барлык илләре дә диярлек БМОда әгъза булып тора. Бу күренеш халыкара тормышта хокук өстенлеген раслау өчен бик әһәмиятле була. Шул ук вакытта БМО эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге Куркынычсызлык Советы даими әгъзаларының бер фикердә булуыннан тора, аннан башка санкция һәм хәрби көч куллану турында ка­рарлар кабул ителә алмый. Бер фикердә булу принцибы бөек державаларның берәрсенә каршы БМОны куллану куркы­нычын бетерергә мөмкинлек бирә. Шулай булуга карамастан алар арасында бәхәсләр, хәтта конфликтлар туган очракларда БМОның йогынтысы кинәт кими, бу соңрак—«салкын су­гыш» чорында — шулай булып чыга да.

Сораулар һәм биремнәр

«Икенче бөтендөнья сугышының төп вакыйгалары» тема­сына җәенке план төзегез. Сугышның мөһим борылыш чорларын аерып күрсәтегез.

Гитлерга каршы коалиция илләренең үзара мөнәсәбәтләре ничек үсә? Бу коалиция сугышның барышында һәм нәти­җәләрендә нинди роль уйный?

Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәләрен һәм аның кешелек дөньясы өчен сабакларын ачып күрсәтегез. Бе­ренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен ча­гыштырыгыз, нәтиҗәләр ясагыз.

Гитлерга каршы коалициянең фашизмны җиңүгә керткән өлеше турында төрле карашларны әйтегез. Сез аларның кайсысы яклы? Җавабыгызны нигезләгез.

Гитлерга каршы коалиция әгъзалары арасында нинди фикер аермалары булган? Сез ничек уйлыйсыз, фашизм­ны җиңү аларны кискенләштергәнме, әллә җайлаганмы? Ни өчен?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы кайда, нинди максат белән һәм нинди принципларда оеша? Аның Милләтләр Лигасыннан аермасы нәрсәдә?


 


6 нчы бүлек

РУХИ ТОРМЫШ ЬӘМ ДӨНЬЯ МӘДӘНИЯТЕ

ҮСЕШЕ

Бөтен заманнарда да, өлгереп җиткән үзгәрешләрне сәясәтчеләр тормышка ашыра башлаганчы ук, үзгәртеп коруларның кирәклеге турындагы идеяләр формалашыр­га гына түгел, ә халыкның киң катлауларын яулап алыр­га тиеш була. Яңа идеяләрнең формасы һәм эчтәлеге һәрвакыт җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен, аның сәяси куль­турасы торышын чагылдыра. Мәсәлән, Европада дини аң өстенлек иткән чорда яңа идеяләр ересь, альтернатив тәгълиматлар рәвешендә чыгыш ясый. Мәгърифәтчелек дәвере кешегә югары көчләр кулындагы корал итеп кенә карауны алга куйган дини-мистик күзаллауларны җимереп ташлый. Дөньяны рациональ аңлату кешенең үз мөмкинлекләрен ачу һәм тормыш шартларын актив үзгәртә алу сәләтенә ышануга нигезләнә.

XIXгасырда яңа идеяләр аның табигать фәннәре һәм техника өлкәсендәге казанышлары белән бергә фәнни белемнәргә нигезләнә башлый. Кешелек тормышында­гы фәннең роле XX гасырда тагын да арта. Шул ук ва­кытта, кешеләрнең социаль һәм сәяси яктан үз-үзләрен тотышындагы яңа сыйфатларны бәяләүгә бәйле рәвештә, рухи мәдәниятнең әһәмияте алга чыга.

XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш

XX гасыр башына әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә, театр сәнгатендә бик күп яңа агымнар һәм юнәлешләр барлык­ка килә. Алдынгы иҗат әһелләре арасында пессимизм, киләчәк хакында борчылу арта, үткәндәге фәлсәфи һәм тарихи-мәдәни мирасны кабат барлау омтылышы көчәя.

Мондый фикер-караш җәмгыять тормышының иң төрле өлкәләрен колачлаган үзгәрешләрне чагылдыра. Табигать фәннәрендәге уңышлар дөнья хакындагы гадиләштерелгән


күзаллауларны юкка чыгара. Җәмгыятьнең аларны хәл итү өчен әзер булмавы нәтиҗәсендә, социаль проблемаларның кискенләшүе массакүләм партияләр һәм профсоюзлар бар­лыкка килү белән бәйле социаль ризасызлык хәрәкәтләре, митинглар, манифестацияләр иҗат интеллигенциясен бер үк вакытта куркыта да, сокландыра да. Ул, төгәл социаль кыса­ларга куелган элекке дөньяның үткәннәрдә калуын тоеп, аңа алмашка нәрсә килүен аңларга омтыла.

Тарихны яңадан барлау

Үзләрен цивилизацияле дип исәпләгән милләтләр арасын­да кабынган Беренче бөтендөнья сугышы Европа цивили­зациясенең киләчәгенә өметсез карашлар тудыра. Күп кенә фикер ияләре, мәсәлән, немец философы Освальд Шпенглер кебекләр, Европа мәдәнияте кояшына бик тиз баю юрыйлар. Рус философы Н. А. Бердяев «яңа Урта гасыр» эрасы ки­леп җитүе турында яза. Европа интеллигенциясе Көнчыгыш халыклары (Тибет, Кытай, Япония, Ьиндстан), Африка халык­лары, Америка индеецлары, Колумбка кадәрге Америка һ.б. мәдәниятенә мөрәҗәгать итә.

XIX гасырда фәндә җәмгыятьнең даими камилләшә ба­рып, алгарышлы үсеше турындагы фикер өстенлек итә. Әмма хәзер тарихның мәгънәсенә төшенергә теләүче күп кенә фи­кер ияләре әлеге карашның дөреслеген шик астына куялар. Инглиз тарихчысы Арнолд Джозеф Тойнби дөнья үсешен тууларыннан алып какшауларына һәм җимерелүләренә ка­дәр үзенчәлекле яшәү циклы узган локаль цивилизацияләр алышыну процессы буларак карый. Ул яшәгән чордагы Көнбатыш цивилизациянең әлеге циклны өзәрлек көче бар­мы, үсешенең яңа үрләренә җитә алырмы? Тойнби әнә шул сорауга җавап эзли. Шуның белән бергә, ул дөньяда бара тор­ган үзгәрешләрнең эзлекле үсешен дә кире какмый. Галим фикеренчә, һәрбер цивилизация элекке культуралар каза­нышларына таяна һәм шуңа күрә кешелек тарихында сый­фаты ягыннан яңа этап булып тора. Үсеш процессы инде җитештерү һәм куллану күләмнәрен фәкать механик арттыру рәвешендә генә кабул ителми.


 

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ:

Х.Ортега-и-Гассетның «Массалар восстаниесе» кита­быннан (1929—1930):

Европа ниндидер сәер һәм авыру хәлдә. Европага хас ка­гыйдәләр үз көчләрен җуйды, ә башкалары әлегә күренми. Европа идарә итүдән туктый, ә аны алыштыручы юк диләр. Ев­ропа исеме астында, барыннан да элек, Англия, Франция һәм Германия триумвираты күздә тотыла. Планетаның алар биләгән өлешендә кешелек яшәешенең дөньяны үзгәртерлек модуле эшләнә. Һәм әгәр дә, хәзер раслаганча, әлеге өч халык түбәнгә тәгәрәгән һәм аларның тормыш программасы көчен югалткан икән, дөньяның таркалуына гаҗәпләнәсе дә юк <...>

Европаның дәвамчысы булган очракта, аның идарәсе тә­мамлануы ул кадәр үк җитди тоелмас та иде. Әмма аны көтәр урын юк.

Карл Ясперсның «Тарихның башлангыч чорлары һәм аның максаты» китабыннан (1949):

Хәзерге вакытта без барыбыз да тарихлар кисешкән за­манда, инде йөз ел элек үк антик дөньяның бетүе белән ча­гыштырылып, аннан соң аның Европа һәм Көнбатыш мәдәнияте өчен генә түгел, бәлки бөтен дөнья өчен дә чиксез әһәмиятен тирәнрәк тоя башлаган чорда яшәвебезне төшенәбез. Бу техни­ка гасырының нәтиҗәләре кешенең хезмәт, тормыш, фикерләү, символика өлкәсендә мең еллар буе үзләштергәннәренең һәм­мәсен юкка чыгарыр, мөгаен <...>

Техника кешенең аны чолгап алган мохиттәге көндәлек тор­мышын тамырдан үзгәртеп, хезмәт процессын һәм җәмгыятьне бүтән өлкәгә, массакүләм җитештерү өлкәсенә күчәргә мәҗбүр итте, бөтен яшәешне ниндидер техник механизм, бөтен пла­нетаны бердәм фабрика өлкәсенә әверелдерде. Шуның белән бергә, кеше үзенең тамырларыннан тулысынча аерыла бара, һәм бу хәзерге көнгәчә дәвам итә. Ул Ватаны булмаган Җир кешесенә әйләнә, традицияләрнең дәвамчанлыгын югалта. Аның рухы өйрәнергә сәләтле булуга һәм файдалы гамәлләр башкаруга кайтып кала.

Әлеге үзгәртеп корулар чоры, барыннан да элек, җимергеч сыйфатка ия. Бүгенге көндә без үзебезгә кирәкле тормыш рә­вешен табу мөмкин түгеллекне тоеп яшибез. Хәзер дөньяда ае­рым кешенең үзаңына таяныч булырдай чын һәм ныклы кыйм­мәтләр күп түгел.


А. Дж. Тойнбиның «Цивилизация тарих хөкеме каршын­да» хезмәтеннән (1950 еллар):

Көнбатыш дөнья үзенең киләчәге өчен бик тынычсызга әйләнде, һәм үзебезгә янаган куркыныч хәлдән борчылуы­быз—табигый күренеш. Ә хәл, чыннан да, хәтәр. Безгә билгеле мәгълүматлар яктылыгында тарихны күзәтү шуны күрсәтә ки, хәзерге вакытка тарих, җәмгыятьнең безнең Көнбатыш дөньяга караган төре рәвешендәгесен кабат тудырып, якынча 20 тап­кыр кабатланды, һәм, безнең җәмгыятебезне санамаганда, цивилизация дип аталган мондый төр җәмгыятьләр инде үлеп беттеләр яки юкка чыгу алдында торалар. Алай гына да түгел, әлеге үле яки үлеп баручы цивилизацияләрне үзара чагыш­тырып, җентекләп тикшереп караганда, без аларның чатнйу, җимерелү һәм таркалу процессларының кабатланучы схемасы күрсәткечен табарбыз. Табигый ки, без үзебезгә тарихның нәкъ менә бу кисәге безнең очракта да котылгысыз кабатланырга тиеш түгел микән дигән сорау куябыз.

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен үз хезмәтләрен төрле вакыт- » та язган авторлар Көнбатыш цивилизациянең киләчәген бәяләүдә бердәм карашта торалар? Әлеге бәяләмәләр нинди? Бу XX гасырның беренче яртысындагы кайсы вакыйгалар белән бәйле булырга мөмкин?

Кеше турындагы фән яңалыклары һәм фәлсәфәнең үсеше

Кешегә карата артык гадиләштерелгән карашларны җиңеп чыгу галимнәрнең фикерләү рәвешенә һәм дөньяны танып белүенә зур йогынты ясый. Культурология, психология, со­циология кебек фәннәр барлыкка килә.

Философия фәнендә XX гасырның беренче яртысында төп ике юнәлеш: иррационалистик һәм рационалистик-праг- матик юнәлешләр аерыла.

Иррационализм өлешчә Англиягә күчеп киткән Австрия психиатры Зигмунд Фрейд тикшеренүләренә таяна. Фрейд кеше психикасының берничә баскычтан торган катлаулы төзелешкә ия булуын исбатлый. Кешенең аң белән таны­ла торган индивидуаль «Мин»еннән башка, «Миннән тыш» («сверх-Я»)— ата-анадан үзләштерелгән,кешенең җәмгыятьтә үз-үзен тотышын билгели торган әхлакый кыйммәтләр, һәм «Ул» («Оно») — кеше үзе аңлап бетерә алмый торган ин­стинктлар һәм теләк-омтылышлардан гыйбарәт психиканың нигезе бар. Соңгылары, галим фикеренчә, күпмедер дәрәҗәдә кешенең үз-үзен тотышын билгелиләр, ә үз-үзеңне тотуда, кеше культурасында «нормаль» һәм «нормаль булмау» ара­сындагы чик шартлы нәрсә. Ул төгәл приборлар белән түгел, ә төрле җәмгыятьләрдә бертөрле булмаган, вакытлар узу белән үзгәрә торган фикер, хөкемнәренә, дини ышануларына карап эш итүче кешеләр тарафыннан билгеләнә.

Швейцария психиатры Карл Густав Юнг 3.Фрейд идея­ләрен тагы да үстерә. Ул кешенең тормыш мәгънәсенә, эшчән- леккә, яхшылыкка һәм яманлыкка, гаделлек һәм гаделсез­леккә карата мөнәсәбәте нәкъ менә культурада чагылыш таба дип саный.

К. Юнг фәнгә «күмәк,аң катнашыннан тыш» дигән тө­шенчә кертә. Аның карашынча, һәрбер шәхеснең фикерләве, күзаллавы нигезендә ниндидер беренчел образлар — архетип лар ята. Алар бөтен кешеләрдә дә бердәй һәм бик борынгы заманнарда, әле кеше табигать белән бергәлектә яшәгән чорда ук формалашканнар (Җир-ана, зирәк аксакал, иблис образла­ры). Архетиплар мифологиядә, диндә, магия, сәнгатьтә чагы­лыш таба һәм аларга кешенең табигатьтән ерагая баруын аз булса да җиңеләйтү вазифасы йөкләнә. Аңның үсешенә карап, аеруча индустриаль җәмгыять дәверендә, ул күзаллаулардагы архетипларга бирешмәүчәнрәк була бара. Нәтиҗәдә, аерым гына түгел, массакүләм психозлар таралыш ала, алар исәбенә Юнг восстаниеләр, сугышлар, революцияләрне кертә.

Француз философы Клод Леви-Стросс кеше шартлы бил­геләрне, тамгаларны (хәрефләр, саннар) аңлы рәвештә куллан­са да, культура өлкәсендә кеше акылның аң катнашыннан тыш башлангычларын белдерә торган тамгалар дөньясын барлыкка китергән дип саный. Шуңа да рухи культура шарт­лы, ул тамгаларга, иррациональ башлангычларга һәм төшен­чәләргә корыла.

XX гасырның беренче яртысында җитештерү күләмнәренең артуы нәтиҗәсендә, күп кенә товарлар бихисап кешеләр куллануына барып ирешә. Байтак философлар, аерым ал-


§ 18. XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш      
   

гнида Йохан Хёйзинг һәм Хосе Ортега-и-Гассет фикеренчэ, җәмгыятьтә хезмәтне, җитештерүне һәм куллануны идеалга Һәм табыну объектына әйләндерүче утилитар, тормышка ма­териалистик караш урнаша башлый. Ул чын культура рухын юкка чыгара, аны белеме чамалы булган массалар өчен бар­лыкка китерелгән продукция алмаштыра, шул ук вакытта чын рухилык бары тар элитар тирәлектә генә сакланып кала.

Мәдәният тормышына карата рационалистик-прагматик мөнәсәбәткә нигез салучы булып Америка философы Джон Дьюи исәпләнә. Ул танып белү һәм иҗатны үз гамәлләреңне ра­циональ оештырырга мөмкинлек бирүче тормыш мәсьәләләрен хәл итү чаралары итеп кенә карый.

Кеше үз тормышында уңышка ирешсә, ул Дж.Дьюи фикеренчә, әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яши һәм шуннан нәфасәти (эстетик) ләззәт ала. Бу очракта сәнгатьнең мөстәкыйль танып белү һәм рухи әһәмияте юк. Ул—тормыш тәҗрибәсен гомумиләштерүнең аерым фор­масы гына. Әгәр кешенең көндәлек тормышта куллануы белән бәйле булмасалар, үткәндәге мәдәният үрнәкләре бары музей экспонатлары буларак кына кыйммәткә ия дип саный Дьюи.

Нәкъ менә XX гасырда мәдәниятне һәм сәнгатьне идея- сәяси максатларга ирешү чаралары итеп карау тарала. Еш кына мәдәният эшлеклеләре үзләре дә сәяси көрәштә кат­нашалар. Германиядә 1931 —1933 елларда— «Революцион рәссамнар берлеге», Франциядә 1932—1935 елларда «Рево­люцион язучылар һәм рәссамнар ассоциациясе» яшәп килә. Мексикада 1910—1917 еллардагы революцион вакыйгалар йогынтысында «Техника һәм сәнгать хезмәткәрләре револю­цион синдикаты» оеша. Мондый оешмалар башка илләрдә дә күзәтелә. Революцион сәнгатьнең төп сыйфаты җәмгыятьнең социаль проблемаларына игътибар юнәлтү, халык массалары­на аңлаешлы булырга омтылу, аларны хәрәкәт итәргә чакы­рудан гыйбарәт була.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: