Африканы колониаль басып алу 17 глава




Интеграцион процесслар

ТМК һәм ТМБ эшчәнлеге нәтиҗәсендә XX гасырның икен­че яртысында Көнбатыш илләрендә тышкы сәүдә сәнәгатьтә җитештерү өлкәсенә караганда ике тапкыр тизрәк үсә. Дәүләт­ләрнең икътисади яктан үзара бәйлелеге көчәя. Шул яссылык­та икътисадлары интеграцияләнгән, ягъни бердәм хуҗалык комплексын төзегән дәүләтләрнең тотрыклы бергәлекләре оеша.

Интеграция юлында Көнбатыш Европа барысын­нан да алгарак китә, анда Европа союзы (ЕС) барлык­ка килә. Интеграцион процесслар Төньяк Америкада (анда АКШ, Канада һәм Мексика ирекле сәүдә зонасы (НАФТА) төзиләр), Көньяк Көнчыгыш Азиядә (АСЕАН оешмасы), Латин Америкасында (МЕРКОСУР һәм Анд пакты) уңышлы бара. Төньяк-Атлантика ирекле сәүдә зонасы, Азия-Тын океан интеграцион зонасы оештыру проектлары эшләнгән.

Дөнья икътисадын глобальләштерү шартларында интегра­ция ТМК һәм ТМБ йогынтысын чикләргә мөмкинлек бирә. Берничә ил эшкуарлык эшчәнлегенең һәм социаль сәясәт алып баруның гомуми кагыйдәләре турында килешәләр. Бердәм икътисади пространстволар барлыкка килә. Трансмилли бизнес гигантлары алар белән хисаплашырга мәҗбүр була. Мәсәлән, Евросоюз илләре территорияләрендә монополиягә каршы закон, җитештерелгән продукциягә бердәм сыйфат стандартлары гамәлгә куелган шәхси бизнестан «социаль җа­ваплылык» күрсәтү һәм ялланган эшчеләрнең хокукларын


саклау таләп ителә. НАФТА илләрендә, аеруча АКШта, салым­нар түләүдән качу, корпорацияләрнең «эш этикасын», ягъни кулланучылар һәм бизнес буенча партнёрлар мәнфәгатьләренә ихтирамны бозулары закон нигезендә күзәтелә. Оффшор зо­наларда ТМБ эшчәнлеге дә күзәтү астында тора.

Шулай итеп, бердәм икътисади пространстволарның роле үсә, ә сәяси һәм икътисади карарларны ешрак аерым милли дәүләтләрдән югарырак структуралар кабул итә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

П. Друкерның «Хөкүмәттә һәм сәясәттә, икътисадта һәм бизнеста, җәмгыятьтә һәм дөньяга карашта яңа факт­лар» китабыннан (1990):

Икътисад теориясе суверен милли дәүләтне нәтиҗәле икъ­тисади сәясәт алып барырга сәләтле бердәнбер, яки һич бул- маса, иң алдынгы берәмлек дип раславын дәвам итә. Чынлык­та трансмилли икътисадта андый берәмлекләр дүртәү. Әлеге берәмлекләр математиклар «өлешчә бәйле үзгәрешлеләр» дип атаган нәрсәгә туры килә: алар бер-берсенә бәйләнгән һәм үзара бәйлелектә, әмма берсе генә дә икенчесен контрольдә тотмый. Шундый берәмлекләрнең берсе — мил­ли дәүләт-, аерым илләр —аеруча эре, алга киткәннәре <...> һичшиксез, әһәмияткә ия. Тик карарлар кабул итү күбесенчә икенче берәмлеккә — регионга күчә бара, мәсәлән, Европа икътисади бергәлегенә, Төньяк Америкага, ә якын киләчәктә Япония тирәсендә берләшкән Ерак Көнчыгышка да күчәргә мөмкин. Өченче берәмлекне чын һәм автономияле диярлек акча, кредит һәм капитал салу агышларына корылган дөнья икътисады тәшкил итә. Ул бүгенге көндә милли чикләре бул­маган мәгълүматлар булганлыктан яшәп килә. Һәм, ниһаять, дүртенче берәмлек— трансмилли предприятие, аның, болай гына әйткәндә, эре бизнеска каравы мәҗбүри түгел; аның ка- рашынча, алга киткән бөтен <...> дөнья җитештерү өчен дә, то­варлар сату һәм хезмәт күрсәтү өчен дә бердәм базар, бердәм «пространство» булып тора.

Нинди дүрт икътисади берәмлек турында сүз бара? Алар бер-берсе белән ничек бәйләнгәннәр?


Мәгълүмати җәмгыятьтә каршылыклар һәм конкуренция

Товарлар сату базарлары өчен көрәш,табигый ресурсларны контрольдә тоту мәгълүмати җәмгыять яшәгән шартлар­да да саклана. Вакыт-вакыт «сәүдә сугышлары» да чыгып тора, тик аларның үзенчәлекләре бар. Дөньядагы аеруча алга киткән илләрнең үзара икътисади бәйлелеге алар арасында эре конфликтларга урын калдырмый.

Башка илдә җитештерелгән товарларга, әгәр алар үзенең үсеше өчен чыннан да кирәк булсалар, югары таможня тү­ләүләре кертүнең мәгънәсе юк.

Конкурентлык (көндәшлек) хезмәттәшлеге моделе туа, үзара бәйләнеш һәм ярышу бер үк вакытта бара. Конкурен­циядәге кебек үк, хезмәттәшлектә дә хәзер дәүләтләр һәм аларның берләшмәләре генә түгел, ә иң эре корпорацияләр дә катнаша.

Хәзерге шартларда, барыннан да элек, чимал һәм энергия чыганакларына ташламалар өчен конкуренция көрәше бара. Нефть, газ һәм сирәк очрый торган металларга бәяләр арткан саен, ул кискенләшә генә.

Мәсәлән, XXI гасыр башында Көнбатыш илләре БДБның Урта Азиядәге дәүләтләрендә һәм Азәрбайҗандагы нефть-газ ресурсларыннан турыдан-туры файдалану мөмкинлеге алу белән аеруча кызыксыналар. Шуңа ярак­лы рәвештә, Россияне читтә калдырып, газ һәм нефть үткәргечләр төзү планнары эшләнә. Бер үк вакытта ТМК Россия Федерациясенең энергия ресурсларыннан һәм нефть үткәргечләреннән ташламалы шартларда фай­далануга ирешергә омтыла. Продукция сату базарлары өчен көрәш туктамый, ә аңа Кытай килеп кушылганнан соң, аеруча катгый төс ала. Мәсәлән, Россиянең бик тиз үсеш алган автомобильләр сату базары өчен Америка, Көнбатыш Европа, Япония, Корея һәм Кытайның безнең илдә үз филиалларын булдырырга уйлаган автогигантла- ры көрәшә. Бу көрәштә сәяси басым, мәгълүмати сугыш (конкурентлар һәм аларның продукциясенең дәрәҗәсен төшерү) алымнары, икътисади чаралар һәм хәтта кор­рупция дә кулланыла.

Белемнәр һәм мәгълүмат әзерләү өлкәсендә аеруча каты конкуренция бара. Бу өлкәдә бик нык алга киткән дәүләтләр һәм корпорацияләр, куллану сыйфатлары тагын да югарырак булган яңа товарлар тәкъдим итеп, яңа базарларны коралсыз да яуларга сәләтле. Тиешле белемнәр белән коралланып, чи­мал һәм энергия чыганаклары җитмәүне энергиянең альтер­натив төрләрен (кояш, җир, диңгез күтәрелеше, биоягулык һ.б.) энергия һәм ресурс саклаучы технологияләрне куллану бәрабәренә хәл итәргә мөмкин. Конкуренциядәге илләр һәм корпорацияләр турында тулы мәгълүмат туплап, аларның көчсез якларын билгеләү авыр түгел.

Мондый шартларда мәгълүматны саклау һәм сәнәгатьтәге шпионлыкка — белемнәр һәм уйлап табуларны легаль булма­ган юл белән алу яки урлауга каршы көрәшнең әһәмияте арта бара.

Җәмгыятьнең интеллектуаль потенциалы үсешен тәэмин итү бик мөһим төсмер ала. Моңа белем бирү системасын камилләштерү, илдән «миләрнең читкә китүе»н туктату исәбенә ирешелә. Дөньядагы күп кенә дәүләтләр, аерым алганда Көнбатыш Европа, БДБ ил­ләре үзләренең яшь һәм сәләтле гражданнарына АКШ корпорацияләренең ташламалы яллау (найм) шартлары тәкъдим итүе белән очрашалар.

Конкуренция хезмәттәшлекне кире какмый, ә аңа юл куя. Ул экология проблемаларын хәл итү, еш кына дәүләтләргә та­бигать һәлакәтләре салган зыянны җиңеп чыгу, атом электр станцияләреннән файдалануның, һава һәм диңгез юллары буйлап транспорт ташуның куркынычсызлыгын тәэмин итү, эпидемияләрне булдырмау һ.б. өчен кирәк.

Фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек бер дәүләт яисә кор­порация көчләре белән генә гамәлгә кую катлаулы булган эре масштаблы проектларны тормышка ашыруны җиңеләйтә. Мәсәлән, тыныч шартларда космосны үзләштерүдә үзара бәйләнешләр уңышлы үсеш кичерә, Халыкара космик стан­ция (МКС) эше моңа мисал булып тора. Төрле ил галимнәре атом-төш энергиясен тыныч максатларда да файдалану проб­лемаларын бергәләп өйрәнәләр. Эшчәнлекнең күп өлкәлә­
рендә (авиатөзелеш, автомобильләр төзү һ.б.) төрле илләр­нең көндәш булган корпорацияләре үз казанышларын берләштереп, уңышлы хезмәттәшлек итәләр.

Сораулар һәм биремнәр

Мәгълүмати җәмгыятьтә капитал һәм ресурсларны югары дәрәҗәдә концентрацияләү зарурлыгы, ТМК һәм ТМБның әһәмияте арту нәрсә белән аңлатыла?

ТМК һәм ТМБны XX гасыр башы монополияләре белән чагыштырыгыз. Сез алар арасындагы нинди аермаларны күрсәтә аласыз?

Дөньядагы күпчелек илләрдә икътисад структурасын үзгәртеп коруга нәрсә этәрә һәм аның асылы нидән гыйбарәт? Бу халыкара хезмәт бүленешенең яңа систе­масы формалашу белән ничек бәйләнгән? Аның үсеше Төньяк һәм Көньяк илләренә ничек йогынты ясый?

Ни өчен хәзерге дөньяда интеграция процесслары тирәнәя? Алар дөнья икътисадын глобальләштерү белән ничек бәйләнгәннәр?

Мәгълүмати дәвердә алга киткән дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең характеры ничек үзгәрә? «Кон­курентлык хезмәттәшлеге» атамасының мәгънәсен сез нәрсәдә күрәсез?

Дөнья үсешендәге хәзерге каршылыкларны тасвирлап бирегез. Алар халыкара мәйданда XX гасырда барган каршылыклардан кай ягы белән аерылалар?


 


8 нче бүлек

МӘГЪЛҮМАТИ ҖӘМГЫЯТЬТӘ СОЦИАЛЬ

ҺӘМ ЭТНИК ПРОЦЕССЛАР

Төньяктагы алдынгы илләрнең мәгълүмати җәмгыять дәверенә керүе социаль мөнәсәбәтләрнең һәм алар ни­гезендә килеп туган каршылыкларның тамырдан үзгәрүен аңлата. Җәмгыять социаль бердәйлеккә яисә социаль гармониягә үк ирешә алмый. Шул ук вакытта үткәндәге күп кенә проблемалар элеккеге мәгънәсен югалта.

Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Евро­па, АКШ һәм Япония илләренең социаль структурасын­да мөһим үзгәрешләр килеп чыга. Авыл хуҗалыгында шөгыльләнүче халыкның тоткан урыны әкренләп 5 — 7% ка кадәр (сезонлы эшчеләрне исәпләмәгәндә) кими. Аграр җитештерү өлкәсендә геннар инженериясен куллан­мыйча үстерелгән «чиста» туклану продуктларына һәм шулай ук биологик энергия чыганакларына (биологик матдәләрдән алына торган ягулык) ихтыяҗ арту белән бәйле мәшгульлек көчәер дип көтелә.

Индустриядә яллы эшчеләр арасында хезмәт җи- тештерүчәнлеге үсү әкренләп сәнәгатьтә эшчеләр өлешенең—«зәңгәр якалылар»ның кимүенә китерә. 1950—1960 елларда ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәш- гульлекнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Ул сәүдәне, ресто­раннар һәм кафеларны, ремонт эшләрен, ялны оештыру, финанс-коммерция секторын, сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәсен һ.б. үз эченә ала.

Мәгълүмати җәмгыятьтә эшчеләр

1970 еллар ахыры —1980 еллар башында дөньядагы алдынгы илләрдә эшчеләр сыйныфын перспективалы һәм перспективасыз тармак хезмәткәрләренә бүлеп карау башлана. Соңгыларының продукциясенә сорау кими. Перспективасызлар исәбенә файда-


л ы казылмалар (аеруча күмер) чыгару һәм кара металлургия керә. Икътисадны структур үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, кайбер профессияләр турыдан-туры юкка чыга. Алар хезмәтен робот­лар һәм автоматлар башкара. «Зәңгәр якалылар»ның саны кыскару, барыннан да бигрәк, квалификациясез һәм ярымква- лификацияле яллы эшчеләргә кагыла. Шуның нәтиҗәсендә, һәм шулай ук зыянга эшләүче җитештерү өлкәләрен ябу ар­касында, структур дип аталган эшсезлек көчәя.

Хәзер «ак якалылар», ягъни инженерлар, техниклар, про­граммистлар хезмәтенә сорау тагын да арта. Белемнәр җитеш­терү үзәкләре — лабораторияләр һәм университетлар әһә­мияте буенча кайчандыр элегрәккә караганда шактый зуррак урын тота башлый. Вак, гаилә бизнесы актив үсеш ала, ул эре корпорацияләрне кызыксындырмаган эшчәнлек өлкәләрен үзләштерә. Болар — бензоколонкалар һәм автосервис үзәкләре, кафе һәм рестораннар, туристлык агентлыклары, транспорт һ.б. хезмәтләрне тәкъдим итүче кече фирмалар. Алар, яңа заманча җиһазлар кертү нәтиҗәсендә, завод һәм фабрикалар­дан эштән җибәрелгән кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итәләр.

Хезмәткәрләр һәм «идарәчеләр (управляющийлар) революциясе »

Яллы эшчеләрнең бер өлеше аерым социаль катлау­га— хезмәткәрләргә керә. Бердәй булмаган матди хәле, социаль статусы һәм хакимияттәге урынына карап, хезмәткәрләрнең төрле категорияләре була. Хезмәткәрләрнең түбәнрәк һәм массакүләм катлавы — идарә һәм контора персоналы. Эш урыннарын компьютерлаштыру шартларында аның хезмәт шартлары һәм түләү дәрәҗәсе югары технологияле тар­маклардагы квалификацияле эшчеләрнекенә якыная һәм хәтта алардан калышмый да башлый. Күпчелек алга киткән илләрдә шактый күп санлы дәүләт хезмәткәрләре (чиновник­лар) категориясенең хезмәт хакы законлы рәвештә яллы эшчеләрнең уртача эш хакы күләмендә билгеләнә.

Җәмгыятьнең социаль структурасында фирма һәм корпо­рация идарәчеләре мөһим урын тота. 1960—1970 елларда бизнес белән җитәкчелек итүдә төп функцияләр югары звено


хезмәткәрләре кулына күчә. Әлеге процесс «идарәчеләр рево­люциясе» дип йөртелә. Аларның тормыш дәрәҗәсе шактый иркенәя. Соңгы 20 ел эчендә АКШта эре корпорация җи­тәкчесенең уртача еллык хезмәт хакы 1 дән 2 млн долларга кадәр арта.

Идарәчеләрнең оештыру сәләтләре дә үсә. Алар җитеш­терү үсешен планлаштыра, кулланучылар соравын алдан билгели, комплект детальләрен, узелларын һәм җиһаз­ларын җитештерүче төрле цехларның, чит ил тәэмин итеп торучыларының үзара ярашып эшләвенең төгәллеген тәэмин итә башлый. Кагыйдә буларак, капитал хуҗасы булмаган урта һәм югары звено идарәчеләрнең роле элеккегә караганда әһәмиятлерәк була бара.

Элеккеге компанияләрдән аермалы буларак, хәзерге корпорацияләр маркетингтан башка — базарны алдан өйрәнмичә, рекламадан башка гына продукцияне күпләп, серияләп эшләп чыгаруга алынмыйлар. Кадрлар менедж­менты — персонал белән эшләүнең әһәмияте арта, аның бурычы — хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне, хезмәткәрләрдә үз фирмаларына карата лояльлек тәр­бияләүне тәэмин итү.

Соңгы унъеллыкларда эре корпорацияләр эшчән- легеннән күренгәнчә, хезмәткәрләре турыдан-туры үз хезмәт нәтиҗәләре турында уйлаган оешмалар иң яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Бу ел йомгаклары буенча юга­ры түләүләр, предприятиенең акционерлары исәбенә керү, индивидуаль эш графигы, төрле ташламалар һәм хезмәтләргә мөмкинлек бирү, корпоратив мероприя- тиеләр оештыру хисабына гамәлгә ашырыла.

Эшмәкәрләр һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге

Икътисадны структур үзгәртеп кору күп кенә компанияләр өчен җитди кыенлыклар тудыра, аларның бөлүенә китерә. Бер үк вакытта ул эшмәкәрлекнең яңа төрләре үсүгә юл ача. Мәсәлән, һәркайда компьютер технологияләре һәм Интер­нетның таралуы программалар белән тәэмин итүне, компь­ютер уеннарын, интернет-сәүдә системаларын һ.б. эшләүне читтән тыш табышлы һәм уңышлы бизнеска әйләндерә.


Мәгълүмати җәмгыять барлыкка килүнең бизнес өчен перспективалар ачуын Уильям Гейтс карьерасы ачык күрсәтә. Ул 1955 елда туа, 1973 елда АКШтагы иң алдынгы исәпләнгән Гарвард университетына укыр­га керә. 1975 елда «Майкрософт» компаниясен оешты­рып, 3 дистәдән дә азрак вакыт эчендә Гейтс дөньяда 46,6 млрд доллар капиталы булган иң бай кешеләрнең берсенә әверелә.

Дөньяның күпчелек илләрендә соңгы унъеллыкларда кор­порацияләр саны бик тиз үсә, димәк, эшмәкәрләр һәм югары эш хакы алучы идарәчеләр саны да арта. Мәсәлән, АКШта акционерлык җәмгыятьләре саны 1970 елда 1,6 млн нан 2000 елда 5 млн га кадәр җитә. Кече фирмалар (индивидуаль предприятиеләр) шул ук вакыт эчендә 6,5 млн нан 18 млн га җиткән дип исәпләнә.

Базарларны яңа технологияләр кертүгә исәп тоткан вен чур предприятиеләре (сүзгә-сүз — тәвәккәл предприятиеләр) яулап ала. Аларның барысы да уңышка ирешми. Мәсәлән, АКШта 2000 елда 574 мең яңа фирма төзелә, ә 543 меңе бөлгенлеккә төшә. Венчур компанияләрнең нигезе интеллек­туаль милеккә корыла. Аның хуҗалары — эшлекле кешеләр һәм яңа тип эшмәкәрләр. Фәнни ачыш һәм аны җитештерүдә куллана башлау арасындагы вакытны кыскарту күп кенә уйлап табучыларга, яңа технологияләр эшләүчеләргә бизнес­меннар рәтендә урын алырга мөмкинлек тудыра.

Яңа эшмәкәрлектә катнашучы гражданнар саны һаман күбәя бара. Бу яктан Мексика һәм Австралия ли­дерлар булып тора (19% һәм 16% гражданнар). АКШ дөньяда эшмәкәрлек эшчәнлегенең яңа формаларын үзләштерүдә—7 нче урынны, Германия—22 нче, ә Рос­сия 23 нче урынны били.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Америка социологы Д. Беллның «Постиндустриаль җәмгыять якынлаша. Социаль прогноз ясау тәҗрибәсе» китабыннан (1973):

Белемнәргә таянучы яңа элитаның күтәрелүе хәрби, икъ­тисади, социаль белемнәр һәм планлаштыруның хәзерге җәмгыятьтәге теләсә нинди эшчәнлекнең төп шарты булуын­


нан килеп чыга. Карарлар кабул итүнең яңа технологияләре (системалы анализ, линияле программалаштыру, бюджетны планлаштыру һ.б.) белән коралланган яңа технократик элита әгъзалары чишелешләрне билгеләү һәм анализлауның мөһим элементына әйләнә, сәясәт аларга нигезләнеп алып барыла, хакимият тә шуларга таянып гамәлгә ашырыла дияргә була. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, белем бирү, фән һәм идарәнең әһәмияте үсү яңа гомумилекне — профессиональ технократ интеллектуалларны барлыкка китерә.

Д.Белл технократик элита дигәндә кемне күздә тота? Аның ■в барлыкка килүен нәрсә белән бәйләп карый?

Урта сыйныф: төп сыйфатлары

Көнбатыш илләрнең актив социаль сәясәте нәтиҗәсендә су­гыштан соңгы чорда керемнәре яшәү минимумыннан югары­рак булган кешеләр саны арта (халыкның 1/2 еннән 2/3 сенә кадәр). Алар исәбенә хосусый милекчеләрнең бер өлеше, фер­мерлар, квалификацияле эшчеләр, техниклар, инженерлар, банк һәм биржа хезмәткәрләре, төрле дәрәҗәдәге идарәчеләр, врачлар, хокук белгечләре, укытучылар, чиновниклар һ.б. керә. Алар барысы да үзләрен урта сыйныф дип саный. Аңа карау керем чыганагы белән түгел, керемнең күләме белән билгеләнә. Ул билгеле бер җитешлек булдыруны тәэмин итә. Мәсәлән, АКШта XXI гасыр башында урта сыйныфка гаилә кеременең уртача еллык күләме 45 меңнән 200 мең долларга кадәр булган кешеләр керә. Бу — хезмәт белән мәшгуль якын­ча 50 % халык дигән сүз.

Урта сыйныф вәкилләре якынча бер үк шартларда яшиләр (торак, көнкүреш уңайлыклары, белем алу һәм сәламәтлек сак­лауга, мәдәнияткә юл куелу һ.б.). Алар үз тормышларының матди ягы җитеш булуга зур әһәмият бирәләр. Шуңа да урта сыйныф җәмгыятьне радикаль үзгәртеп кору идеяләренә һәм шуңа өндәгән сәяси партияләргә тискәре карашта тора. Уртача муллыкта яшәүче кешеләрнең социаль үзгәрешләр, гражданнар сугышлары һәм сәяси кризислар булган очракта нинди югалту­лар кичерәсе билгеле. Сайлауларда алар урталар, центристлар программасын алга куючы көчләрне яклап чыгалар. Урта сый­ныф җәмгыятьтә тотрыклылыкның таянычына әйләнә.


Яңа маргиналь катлаулар

Маргиналлар һәрвакыт теләсә кайсы җәмгыятьтә яшәп килгән. Гадәттә, аларга шәһәрнең «түбәндәгеләр» вәкилләрен — очрак­лы эш табып, очын очка ялгаучы озак вакыт эшсез йөрү­челәр, фәкыйрьләр, йорт-җирсезләр һәм җинаятьчеләрне һ.б. кертәләр. Маргиналлар — даими керем чыганагы булмаган кешеләр, укымаучылар, эшләмәүчеләр. Алар социаль бәй­ләнешләр һәм мөнәсәбәтләрдән читтә калалар.

Икътисадтагы структур үзгәрешләрнең социаль нәтиҗәләре

 

Хәзерге җәмгыятьтә яңа маргиналь катлаулар килеп чыга. Алар арасында—икътисадтагы структур үзгәрешләр корбанна­ры, бөтен бер тармаклар һәм профессияләрнең юкка чыгуы, алар хезмәтенең роботлар һәм автоматлар тарафыннан башкарылуы. Бөтен кеше дә яңа икътисади шартларга яңадан җайлаша, мәгълүмати технологияләрне һәм компьютерлардан файдалана белүне таләп итә торган белгечлекләрне үзләштерә алмый.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: