Мохэммэд (с.г.в.) – пэйгэмбэрлеккэ кадэр




КУРС ЭШЕ

Темасы: МОХЭММЭД ПЭЙГАМБЭР (с.г.в.) – ДОНЬЯ ТАРИХЫНДА ИН ЯХШЫКЕШЕ

 

 

Башкаручы: Ибрагимова Фэнзилэ Мирзэхмэт кызы 3д

Житэкчесе: Нугманова Голчирэ Габдерэшит кызы

Эш тапшырылды: ___________

Шэкертнен имзасы __________

Могаллим-житэкче имзасы ___

Эш «____» билгесе

«____» _____________ 2019 ел

Мэдрэсэ модире: ___________

Р.И. Курамшин

Кукмара – 2019

ЭЧТЭЛЕК

КЕРЕШ ОЛЕШ 3

ТОП ОЛЕШ 5

1. Мохэммэд галэйхиссэлэм Пэйгэмбэрлеккэ кадэр. 5

2. Аллахы Тэгалэнен Мохэммэд галэйхиссэлэмне Коръэн белэн тэрбиялэве. 8

3. Пэйгэмбэребезгэ хас булга н куркэм эхлак сыйфатлры. 11

4. Пэйгэмбэребезгэ хас булган башка эхлак сыйфатлары 13

ЙОМГАКЛАУ 16

ФАЙДАЛАНГАН ЭДЭБИЯТ ХЭМ ЧЫГАНАКЛАР 18

 

 

КЕРЕШ

Эгузу биллээхи минэш-шэйтанир-ражиим. Бисмиллээхир-рахмээнир-рахиим. Элхэмду лиллэхи Раббил гээлэмин, эссалэту вэссэлээму гэлээ расулихи Мухэммэдин вэ гэлэ ээлихи вэ эсхэбихи эжмэгыйн. Ботен галэмнэрнен Раббысы булган, без кешелэрне акыл нигъмэте белэн булэклэп, барлык мэхмуклэрдэн остен кылган, безгэ хэрвакыт узенен нигъмэтлэрен биреп торган Аллах Собехээнэху вэ Тэгалэгэ мактауларыбыз,олуглауларыбыз булсын. Барлык галэмнэргэ рэхмэт буларак жибэрелгэн, ботен пэйгэмбэрлэрнен, рэсуллэрнен солтаны булган камил, ин нурлы, ин соекле Пэйгэмбэребез Мохэммэд Мостафа салэлаху гэлэйхи вэссэлэмгэ, анын хормэтле гаилэсенэ, барлык сэхэбэлэренэ сэламнэребез вэ салаватларыбыз ирешсэ иде.

Хак Тэгалэ Мостафаны «чын мэхэббэтем» диде,

Барчасыннан артык кылып, галэмгэ хужа кылды.

Барча галэмне анын хакында бар иткэн очен,

Жэннэт киемен узенэ лаек кылды.

Хэр ни эмер булса Раббымнан, шул вакытта Жабраил

Куз ачып йомганчы хэзрэткэ аны китерде.

(Шамсетдин.)

Дин хэм шэригать китереп, безне хидият юлына тошергэн зат – Мохэммэд салэллаху галэйхи вэссэлэмдер. Шуна нигезлэнеп, безгэ ин мокэтдэс хэм ин мохтэрэм кеше дэ ул булу табигыйдер. Анын тэржемэи хэлен белу хэм тормышы белэн танышу дин ягыннан ин зур бурычыбыз хэм рухыбызга ин боек ризыктыр.

Бу курс эшендэ мин Мохэммэд (с.г.в.) доньяда ин яхшы кеше икэнлеген ачыклауны максат итеп куйдым. Мин дингэ килеп, Аллах кушканнарны утэргэ тырышып яши башлагач, минем кунелемдэ Галэмнэргэ рэхмэт итеп жибэрелгэн сонгы Пэйгэмбэр Мохэммэд Мостафа (с. г. в.) нен тормышын, эхлагын ойрэнуне уземэ максат итеп алдым. Бу тема хэзерге заманда бик актуаль дип уйлыйм. Бу доньяда хэрбер кеше Мохэммэд (с. г. в.) нэн урнэк алырга тиеш. Мохэммэд (с.г.в.) доньяда ин яхшы, ин эхлаклы хэм ин гадел кеше. Мохэммэд (с.г.в.) нен урнэк сыйфатларын ойрэнеп уземдэ, гаилэмдэ хэм шэкертлэремдэ бу сыйфатларны тэрбиялэугэ тырышлык куюны зур бурыч дип уйлыйм. Анын урнэк сыйфатларын ойрэну беркайчан да эхэмиятен югалтмый. Рэсулуллахнен тормышы белэн таныш булу – хэркайсыбызнын бурычы, халкыбызга аны таныту, донья тарихында анын ин яхшы кеше икэнен анлату, бигрэктэ яшь буынга, балаларга анлату – безнен ин зур бурычыбыз булып тора. Балаларнын саф калеблэренэ, фитри утыртылган дини тойгы хэм яхшылыкка тарту куэтлэрен устерергэ, алар усеп житеп зур тормышка аяк басканда торле агымнарга кереп китмэсен очен, аларнын калеблэренэ фазыйлэт, камиллек хэм куркэм эхлак орлыкларын чэчугэ – безнен ин беренче ярдэмче, элбэттэ пэйгэмбэребезнен тормыш юлын, тэржемэи хэлен уку хэм укыту, динебезнен нинди юл белэн таралуын, анын эхлагы белэн танышу аша булачактыр.

Безнен эранын 6нчы гасырында, бу доньяда ботен кешелек очен урнэк камил кеше жибэрелэ – сонгы Пэйгэмбэр Мохэммэд галэйхиссэлэм. Боек Аллах изге Коръэндэ, жирдэге хэм Ахирэттэге тормыш бэхетле булсын очен, барлык кешелэргэ Пэйгэмбэребез Мохэммэд гэлэйхиссэлэмгэ иярергэ куша.

 

ТОП ОЛЕШ

Мохэммэд (с.г.в.) – пэйгэмбэрлеккэ кадэр

Гарэп ярымутравынын ин узэгендэ Мэккэ шэхэре урнашкан. Исламга кадэр ул мохим сэудэ узэге булган. Анда хэр жирдэн хаж кылырга кешелэр килгэн. Алар Пэйгэмбэр Ибрагим галэйхиссэлэм, анын улы Исмэгыйль галэйхиссэлэм тозелгэн Кэгьбэ тирэли йоргэннэр, торле товарлар сатып алганнар. Мэккэдэ Габдуллах ибне Габделмоталлиб дигэн яшь егет Вэхэбнен Эминэ исмеле кызына ойлэнгэн. Туйдан сон бары берничэ ай гына уткэч, Габдуллах, инде балага узган Эминэне калдырып, сэудэ эшлэре белэн Суриягэ киткэн. Юлда ул авырып, Ясриб шэхэрендэ туганнарында тукталган. Анда авыруы кочэеп вафат булган.

Вэхэб кызы Эминэ иренен вафатын бик авыр кичергэн. Ул баласынын ятим усэсен анлаган. Берничэ айдан сон улы туган. Бу кон душэмбе кон, 12 рабигуль-эувэл, фил елында – 571 нче елда булган. Балага Мохэммэд диеп исем кушканнар. Гарэплэрдэ чулнен кырыс шартларына кунексеннэр хэм килэчэктэ тормышнын авырлыкларын жинелрэк кичерсеннэр очен, балаларны чулдэ яшэуче сот аналарына озату гадэте булган, алар турында сот аналары кайгырткан.

Ул ятим бала булганга курэ, башта аны бурэудэ алырга телэмэгэн. Хэлимэ Эс-сэгъдия Мохэммэд (с.г.в.) не алырга хэм имезергэ ризалашканнан сон, Аллахы Тэгалэ Хэлимэнен сотенэ хэм ризыгына бэрэкэт индергэн. Мохэммэд Хэлимэ янында 4 яше тулганчы торган.

Уз энкэсе янында, анын союе ышыгында 2 ел яшэгэн, алар Ясрибкэ этисенен каберен зиярэт итэргэ киткэннэр. Кире кайтканда Эминэ авырып китеп, вафат булган. Малайны тэрбиягэ анын бабасы Габделмоталлиб алган. Ул оныгында бэхет тойган, анын яраткан хэм иркэлэгэн. Эммэ бабасы канаты астында яшэу озак дэвам итмэгэн. Бабасы улгэндэ малайга 8 яшь булган хэм Мохэммэд (с.г.в.)не тэрбиягэ этисенен абыйсы Эбу Талиб алган, ул аны гаилэсендэ уз баласы кебек соенеп кабул иткэн. Мохэммэд (с.г.в.)гэ 12 яшь тулгач, ул абзыйсы Эбу Талиб белэн сэудэ эшлэре буенча Шамга киткэн. Аллахы Тэгалэ Мохэммэд (с.г.в.) не эссе кояш нурларыннан кулэгэлэп йоруче болыт индергэн.

Алар Басрага житкэч, аларны хожрэдэ яшэуче Бэхирэ атлы монах очраткан хэм аш-суга чакырган. Шунда ул Мохэммэд (с.г.в.) не кургэч, анын Пэйгамбэр булачагын анлаган. Абыйсы Абу Талибка шушыларны эйткэн: «Энен белэн иленэ эйлэнеп кайт хэм анны яхудилэрдэн сакла. Хак, Аллах белэн ышандырам,эгэр аны танысалар хэм мин белгэнне белсэлэр, алар хэрторле зыян салырга тырышачаклар. Синен туганыннын алдында боек эшлэр тора. Алар турында безнен китапларда язылган хэм безнен аталар тарафыннан бу турыда сойлэнгэн.» Шуннан сон Абу Талиб Мохэммэд (с.г.в.) белэн кире Мэккэгэ эйлэнеп кайткан.

Мохэммэд Галэйхиссэлэм этисеннэн фэкыйрь хэлдэ ятим калганлыктан, яшь вакытын куй коту кебек эшлэр белэн уздырган. Пэйгэмбэребез (с.г.в.) аз гына хезмэт хакы алып, Мэккэ халкынын сарыкларын коткэн. Аллах Тэгалэ Коръэн Кэрим дэ анны болай сурэтлэгэн.

«Раббын сине ятим хэлендэ табып тэрбия урынын насыйп итмэдеме? (Атасы белэн бертуган кардэше Эбу Талиб тэрбиялэп устерде) Пэйгамбэр булганчы хак диннэн адашучы табып, аннары бай кылды тугелме?» «Эд-Духээ» 6 аять.

Мохэммэд галэйхиссэлэм дэ башка кардэшлэр кебек мэктэп дигэн нэрсэне курмэде, ишетмэде хэм уку_ язуны белмэде. Башка кучмэ кабилэдэ усуче балалар кебек мал-туар тирэсендэ балалык дэверен кичерде. Мохэммэд галэйхиссэлэм егетлек дэверенэ кергэч, сэудэ эшлэре белэн шогыльлэнэ башлады. Егерме биш яшендэ Хэдичэнен маллары белэн Шамга сэфэр чыкты. Хэдичэгэ ойлэнгэч тэ, анын малын устерергэ тырышты. Анын малына гына салынып ятмыйча, мангай тиресе белэн тапкан уз малын ашар булды.

Мохэммэд галэйхиссэлэм потларга гыйбэдэт кылмады. Мошриклэр тарафыннан уткэрелэ торган бэйрэмнэргэ эзерлэнмэгэн хэм аларга бармаган. Хэмер эчу гарэплэрдэ кин таралса да, ул бу тубэнчелектэн пакъ булып гомерендэ бер мэртэбэдэ шэраб эчмэгэн. Сыннар исеменэ чалынган корбаннарнын итен ашамаган. Начар гадэтлэрдэн хэм жахили гамэллэрдэн ерак торган. Мохэммэд галэйхиссэлэм яшьтэн ук уз кавеме арасында туры сузлелек хэм эманэтне утэу белэн билгеле була. Шунын очен Мэккэ гарэплэре анны «Мохэммэд-эмин» (тугрылыклы, ышанычлы) дип йорткэннэр.

Ботен Мэккэ гарэплэренен пот хэм сыннарга гыйбэдэт итеп, аларнын файда хэм зарар китергэннэренэ ышанып, уз куллары белэн ясалган таш хэм агачларга баш иеп, аларда эллэ нинди яшерен коч бар дип ышанып, аларнын ризалыгын алу очен каршыларында тез чуккэн, аларнын ачуыннан котылу, аларга якынаю нияте белэн корбан чалган, аларнын исемнэренэ сэдакэ бирэ торган, зина, фэхеш хэм хэмер эчу кебек булган бер мохит эчендэ Мохэммэд галэйхиссэлэмнен бер ялгызы куркэм эхлактэ яшэве бик гажэплэнерлек бер нэрсэдер. Ботен гаилэсе, яшьтэш иптэшлэре, кавем хэм кабилэсе потларга табынганда, Мохэммэд галэйхиссэлэмнен бер Аллахыны гына танып усуе акылларны хэйрэн калдыручы бер могжиза тугелме? Гарэплэр иллюзия хэм хорафатлар арасында адашкан, ата-бабаларыннан мирас булып калган начар гадэтлэр эсирлэре хэм ахмаклык белэн батылнын коллары булган хэлдэ, бер Мохэммэд галэйхиссэлэмнен мондый гонахлардан саф булып усуе дикъкатне жэлеп итэрлек бер куренеш тугелме? Кавеме тоткан диннен батыл булганлыгы хакында анлатучы берэр остазы бар идеме эллэ? Эллэ Мохэммэд галэйхиссэлэм бу турыда мэктэптэ укыдымы? Эллэ бу тэрбияне сот анасы Хэлимэ Эс-Сэгъдия, энисе Эминэ Эз-Зухрия, бабасы Габделмотталиб бирдеме, бэлки Эбу Талиб ботен кэвеме арасында аермалы башка тэрбия биргэндер?

Элбэттэ юк! Мохэммэд галэйхиссэлэмнен табигый эхлагы хэм жэмгыятькэ каршы буларак шушы хэлендэ тормыш итуе илахи тэрбиянен нэтижэсе иде. Мондый тэрбия бируче Ибрагим, Муса хэм Гайсэ кебек боек Пэйгэмбэрлэрнен уз мохитлэренэ каршы торырлык иткэн хэм аларны халыкка имам урнэк буларак эзерлэгэн зат Аллахы Тагэлэ иде.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-03-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: