Пэйгэмбэргэ хас булган куркэм эхлак сыйфатлар




Пэйгэмбэребез (с.г.в.) узенен куркэм нэсыйхэтлэрен житкергэндэ кешелэргэ узлэренен ата-аналарына карата, хэттэ моселман булмасалар да, хэрвакыт игелекле хэм яхшы монэсэбэттэ булырга васыять итеп калдырган.

Риваять ителэ: Эсмэ бинту Бэкер Эс-Сиддыйк (р.г.) эйтте: «Минем янынма энием килде хэм ул миннэн нэрсэдер тели, мина анын белэн аралашырга кирэкме? » - дип Пэйгэмбэребезгэ (с.г.в.) морэжэгэть иттем. Ул: «Эйе, сина моны эшлэргэ кирэк. » дип жавап бирде. (Бохари Мослим)

Риваять ителэ: Пэйгэмбэребез (с.г.в.) нэн: «Аллахы Тэгалэ нинди эшне барысыннан да кубрэк ярата?» - дип сорагач, ул: «Вакытында укылган намазны, ата-анага хормэт итуне хэм Аллах юлында корэшуне, » - диде. (Бохари Мослим)

Ана баласын тэрбиялэгэндэ купме авырлыклар курэ, анын очен купме игелеклэр эшли. Ананын баласыннан бернинди дэ жавап игелек котмэгэнлеген хэр акыллы кеше белеп, куреп тора. Барлык бу хезмэтлэр, чиклэулэр юкка китэчэк мени? Шушы анна да хормэт курмэсэ, кем хормэт курер? Шушындый ананы хормэтлэмэгэн балага каргыш тошуе бар.

Шушы изгелеклэрнен барысын куздэ тотып, Пэйгэмбэребез (с.г.в.) узе аналарга хормэт курсэтудэ урнэк булган. Бервакыт, Пэйрэмбэребез (с.г.в.) ит таратканда, анын янына бер ханым килэ. Пэйгэмбэребез галэйхиссэлэм шундук чапанын салып жиргэ жэя хэм ханыма утырырга тэкъдим итэ. «Бу нинди ханум?» - ди сорагач: «Ул Пэйгэмбэрнен сот анасы,» - дип жавап кайтаралар. Пэйгэмбэребез (с.г.в.) эйткэн: «Атага итагать иту – Аллахка итагать иту ул. Атага гыйсьянлык иту – Аллахыга гыйсьянлык кылу ул,» диде. Ата- ананы рэнжету – ин зур гонахларнын берсе. Пэйгэмбэребез (с.г.в.) сэхабэлэрдэн оч тапкыр кабатлап: «Гонахларнын ин зурларын эйтимме сезгэ?» - дип сорый. Сэхабэлэр: «Элбэттэ эйт, йэ Аллахнын илчесе,» - дилэр. Ул: «Аллахка тиндэш кылу хэм ата-ананы рэнжету,» - дип жавап бирэ.

Аллахнын илчесе кешелэрнен ин тыйнагы, ин кыю, ин гадел, ин куп яхшылык кылучысы булган. Эгэр хатын-кыз анын колы, яки хатыны, яки якын туганы булмаса, анын кулына да кагылмаган. Ул кешелэренен ин юмарты булган, иртэнгэ кадэр анда берниниди динар да, бирхэм дэ тоткарланып тормаган; эгэр анда берэр нэрсэ калса, аны мохтаж кешегэ бирмичэ оенэ кайтмаган. Аллах биргэн нэрсэлэрнен бер елга житэрлеген узенэ калдырган да, калганнарын анын юлында сарыф иткэн. Узеннэн нэрсэ генэ сорасалар да ул аны биргэн, э аннары узендэ калганын да таратырга тотынган. Шуна курэ, бер ел уткэнче ук узе янадан мохтажлык кичерергэ хэм узенэ кирэкне бурычка алып торырга мэжбур булган. Ул узенен аяк киемнэрен узе тозэткэн, киемнэрен ямаган, хатыннарына йорт эшлэрен эшлэргэ ярдэм иткэн. Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм кешелэрнен ин оялчаны булган, кешенен йозенэ беркайчанда текэлеп карамаган. Ирекле кешенен хэм колнын чакыруын кабул иткэн. Бер йотым сот кадэр генэ булса да булэкне кабул иткэн, узе дэ булэклэр биргэн. Булэк итеп биргэн нэрсэне ашаган, садэка итеп китергэнгэ тимэгэн. Кол яки мохтаж кеше сораса тэкэбберлэнмэгэн. Ул Раббысы очен кешелэрне ачулаган, лэкин узенэ караган мэсьэлэлэрдэ ачуланмаган. Ашарына булса, бернэрсэдэн дэ баш тартмыйча ашаган. Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэм ярым-ятып та, остэл артына утырып та ашамаган. Ул беркайчан оч кон рэттэн туйганчы бодай ипие дэ ашамаган, лэкин ул моны ярлылык сэбэпле тугел, э башкаларны узеннэн остен куру сэбэпле эшлэгэн. Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэм кешелэрнен ин басынкысы булган. Озак эндэшмичэ тора алган. Кешелэрнен ин оста теллесе булган, лэкин купсузлектэн сакланган. Кешелэрнен ин ачык йозлесе булган хэм бу доньяга караган бернэрсэдэ аны куркыта алмаган. Мэдинэнен ин ерак читендэ яшэуче авыруларнын хэлен белгэн; хушбуйлар яраткан, ярлылар белэн аралашкан, мохтажлар белэн ашаган, яхшы кешелэргэ игелеклэр кылган. Ул кардэшлек монэсэбэтлэрен саклаган, беркем белэн дэ кырыс булмаган; акланучынын аклануын кабул иткэн; шаяртканда да бары тик хаклыкны гына эйткэн; елмайган, лэкин кычкырып колмэгэн; рохсэт ителгэн уеннрны курсэ, ачуланмаган. Кайбер вакытта хатыны белэн узышып йогергэннэр. Берэр кеше ана тавыш кутэрсэ, Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм сабыр иткэн, узенен колларыннан, хезмэтчелэреннэн яхшырак ашамаган хэм киенмэгэн. Ул хэрвакытта Аллах юлындагы эшлэр белэн шогыльлэнгэн, кирэк эшнен барсын да эшлэгэн. Сэхабэлэрнен бакчаларына барган, мохтажларны ярлылыклары сэбэпле хурламаган, житэкчелэрдэн кулларында идарэ булган очен генэ курыкмаган. Хэммэсен дэ Аллах юлына чакырган. Укый-яза белмэсэ дэ кешелэр белэн аралашу фэнен камил рэвештэ узлэштергэн хэм Аллахнын рэхмэте белэн лаеклы тормыш алып барган. Ул наданлык хокем соргэн чулдэ ускэн, ярлылыкта яшэгэн, ятим булган, сарыклар коткэн, лэкин Аллах анда мактаулы сыйфатлар тэрбиялэгэн. Пэйгэмбэр галэйхиссэлэмгэ ин яхшы юлны – Мэнгелек даньяда коткарачак хэм бу доньяда бэхеткэ илтэ торган нэрсэлэрне курсэткэн. Аллах безгэ Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэмнен боерыкларына буйсынырга хэм анын гамэллэреннэн урнэк алырга насыйп итсен.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-03-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: