Аллахы Тэгалэнен Моххэмэд галэйхиссэлэмне Коръэн белэн тэрбиялэве




 

Узенен Пэйгэмбэрлек вазифасы башланганчы ук Мохэммэд (с.г.в.) ялгызлыкта калырга хэм кешелэрдэн ераграк торырга яраткан. Ул Мэккэ тавынын Хира мэгарэсендэ уйлнып кузэтеп коннэрен хэм тоннэрен уткэргэн.

Бервакыт тонлэ мэгарэдэ чагында анын янына Жабраил фэрештэ галэйхиссэлэм килгэн. Бу Рамазн аенда булган. Жабраил фэрештэ анны кочле итеп кыскан хэм «Укы!» - дип эйткэн. Мохэммэд галэйхиссэлэм: «Мин укый белмим», - дип жавап биргэн. Жабраил анны икенче мэртэбэ дэ шулай иткэн хэм шул жавапны алган. Оченче мэртэбэ Жабраил эйткэн: «Ии Мохэммэд, Коръэнне укы хэрнэрсэне халык кылучы Раббын исеме илэ. Ул халык кылды кешене оешкан каннан. Укыгыл, синен Раббын – Аллах бик хормэтле вэ юмарттыр. Ул – Аллах калэм белэн язуны ойрэтте. Кешегэ белмэгэн нэрсэне ойрэтте»

«Галэк», 96: 1-5

Моннан сон вэхи беркадэр киселеп торды. Монын хикмэте Аллахнын илчесен вэхигэ шаукымын арттыру иде. Рэсулуллах вэхинен киселеп торуына бик тээсирлэнде. Мондый боек нигъмэттэн мэхрум булуына кон-тон кайгырды хэм хэсрэттэ булды. Бу боек нигъмэтнен лэззэтеннэн мэхрум булуына, кайгы-хэсрэттэн узенэ кул салу нияте белэн биек тау башларыннан ташлану да уена килгэлэде. Шушы вакытларда Жабраил куренеп: «Син Аллаахнын илчесе,» - дип эйтеп анын кунелен тынычландырды, тау башларыннан атылудан ваз кичтерде.

Жэбраил кабат килеп «Эд-Духэ» сурэсен индерде. Сира галимнэренен хэм тэфсирчелэренен купчелеге «Галэкъ» сурэсеннэн сон «Модэссир» сурэсе индерелде дисэлэрдэ, аятьтэн чыгып «Духэ» сурэсенен алдан инуе анлашылганын Ибне Исхан хэм Мохэммэд Габду сузлэреннэн чыгып, вэхи киселеп торганнан сон «Духэ» сурэсенен инуен остенрэк курдек

Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм урамнан барганда, куктэн тавыш ишетелэ: «Эй, Мохэммэд, мин Жабраил, син Аллахнын илчесе, сина Раббыннан хэбэр белэн килдем,» - ди. Хэм «Мудэссир» сурэсенен 1-6 аятьлэрен индерэ. «Ии тышкы киеме илэ боркэнэгэн Пэйгэмбэр! Торгыл, кешелэрне Аллах газабыз белэн куркыт!» Мохэммэд жир белэн кук арасында тэхеткэ утырган Жабраил фэрештэне куреп курыкты, тиз генэ оенэ кайтып ятты хэм Хэдичэгэ тышкы киемнэре белэн капларга кушты. Шул вакыт Жабраил ошббу сурэнен аятьлэрен китерэ башлады. Бу сурэ икенче ингэн сурэ дер. «Раббынны зурлап тэкбир эйт. Вэ киеменне нэжестэн пакъ кыл. Аллахнын ачуына илтэ торган эшлэрне ташла. Кешегэ бернэрсэ бирсэн, аннан кубрэк омет итеп бирмэ. Вэ Раббын ризасы очен кэферлэрнен дошманлыгына сабыр ит, чыда!» «Мудэссир» 74:1-7

Шуннан сон вэхи янартылды, яна куэт белэн бер-бер артлы инэ башлады.

Аллах Мохэммэд Галэйхиссэлэмне гарэплэргэ дэ, женнэргэдэ жибэрде, хэм анны сонгы Пэйгэмбэр итте. Ана узенен хикмэтле Китабын индерде, анын аркылы динне анлатты, туры юлны курсэтте хэм Аллахы Тэгалэ аны Коръэн белэн тэрбиялэде.

Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм еш кына Аллахка итэгатъ итеп дога кылган хэм узен куркэм эхлак сыйфатлары белэн бизэвен сораган. Мэсэлэн, ул болай дип дога кылган: «Эй Аллах, син минем кыяфэтемне куркэм иттен, холкымныда куркэм ит!» (Эхмэд) Шулай ук болай дип тэ дога кылган: «Эй Аллах, начар эхлак сыйфатларыннан сина сыенам!» (Тирмизи) Аллах анын догасына жавап итеп тубэндэге аятьне индергэн: «Мина дога кылыгыз хэм мин сезгэ жавап бирермен!»

Моэмин: 60

Коръэн Мохэммэд галэйхиссэлэмнен холкына эйлэнгэн. Коръэн тэрбиялэу чарасы булган, чонки Аллахы Тэгалэ эйткэн «Гафу итугэ тотын, яхшылыкка ондэ хэм наданнардан читлэш.»

Эгрэф: 199

«Аллах сезгэ гадел булырга, яхшы гамэллэр кылырга, туганнарга булэклэр бирергэ боерды: бозык, шелтэгэ лаек хэм хэрам эшлэрдэн тыйды.»

Нэкел: 90

«Уз остенэ тошкэн нэрсэлэргэ сабыр ит, дореслектэ, бу – эшлэрдэге тэвэкэллектэн.»

Локман: 17

«Аларны гафу ит хэм кичер, чонки Аллах яхшылык кылучыларны ярата.»

Мэидэ: 13

«… Начар нэрсэгэ яхшылык белэн жавап бир, шул вакытта сина дошман кеше яхшы дус кебек булачак.»

Фуссилэт: 34

«Раббыгызнын гафу итуенэ омтылыгыз хэм тэкъваларга эзерлэнгэн, кинлеге куклэргэ хэм жиргэ тигез булган жэннэткэ омтылыгыз, алар байлыкта хэм ярлылыкта малларын сарыф итэлэр, ачуларын тыялар, кешелэрне гафу итэлэр…»

Эли Гыймран: 133, 134

«Куп шиклэнудэн сакланыгыз, чонки кайбер шиклэну гонахлы,шымчыламагыз хэм бер-берегез турында гайбэт сойлэмэгез!»

Хужурэт: 12

Мондый угет - нэсихэтлэр Коръэндэ бик куп, алар беренче чиратта Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэмне, э аннары башка моселмэннэрны тэрбиялэугэ юнэлгэннэр. Шулай итеп, Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм Коръэн белэн тэрбиялэнгэн хэм узе дэ башкаларны Коръэн белэн тэрбиялэгэн. Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм, еш кына болай дигэн: «Мин кешелэргэ эхлакне камиллектэ житкеру очен жибэрелдем.»

Эхмэт

Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэм кешелэргэ узлэрендэ куркэм эхлак сыйфатларын булдырырга боерган. Пэйгэмбэр галэйхиссэлэмнен холкын камиллеккэ житкергэч, Аллахы Тэгалэ эйткэн «…хэм, хакыйкатьтэ, син – югары эхлакле кеше.»

Нун: 4

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-03-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: