Пэйгэмбэргэ хас булган башка эхлак сыйфатлары




Риваять кылулары буенча, Аллах юлындагысын санамаганда, ул беркайчан да уч алмаган. Лэкин Аллахынын кануннары бозылса, шулар очен уч алган. Рэсулуллах гэлэйхиссэлэмне куп торле кыерсынулар сындырмаган, аны тагын да сабыр булырга, наданнарнын гамэллэре андагы сабырлык дэрэжэсен арттыруга гына ярдэм иткэн. Гайшэ (р.г.) эйткэн: «Рэсулуллахка, ике эшене берсен сайларга туры килсэ, ул алардан жинелрэген сайлаган, эгэр ул гонахлы, тыелган булмаса, эгэр анда эз генэ гонах булса, ул аннан барлык кешелэргэ караганда да ерагырак торган. Рэсуллулах галэйхиссэлэм шэхсэн узе очен, беркайчан да, беркемнэн дэ уч алмаган.» Барысыннан да сонрак ачуланган, э яхшылык телэгэндэ беренче булган. Янына кол ир яки хатын-кыз килсэ, хэрвакытта да ул кешенен йомышына игътибр иткэн. Энэс сойлэгэн: «Аны хаклык белэн жибэргэн Зат белэн ант итэм, эгэр дэ ана нэрсэ булса да ошамаса ул мина беркайчан да: «Син нигэ алай эшлэден?» - дип эйтмэде. Эгэр дэ хатыннарынын берсе мине гаепли башласа, Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм хэрвакытта да: «Калдырыгыз аны, бу хэл тэкъдирдэ язылганга гына булды,» - дип эйтэ иде.»

Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм хэрвакыт кешелэрне беренче булып сэламлэгэн; нинди дэ булса сэбэп белэн ана килсэлэр, Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэм сабыр иткэн. Сэхабэлэрнен берсен кургэч, исэнлэшер очен беренче булып кул сузган. Аллах исемен искэ алмыйчаутырмаган да, басмаган да. Намаз вакытында янына кем дэ булса утырса, намаздагы Коръэн аятлэрен кыскарткан хэм: «Сина нэрсэ дэ булса кирэкме?» - дип сораган. Сэхабэлэре белэн очрашу вакытында телэсэ кайсы буш урынга утырган; узенэ килгэн кешелэргэ хормэт курсэткэн, кунакны утырту очен уз киемен дэ жэйгэн. Сойлэшкэн вакытта хэрбер кешегэ дэ караган, хэттэ кешелэргэ анын узе белэн генэ сойлэшэ, ана гына игътибар итэ кебек тоелган. Мондый очрашуларда катнашучылар тыйнаклык, басынкылык курсэткэннэр хэм гадел булганнар. Аллахы Тэгалэ эйткэн: «Аллахнын рэхмэте белэн син аларга карата йомшак булдын, эгэрдэ тупас хэм каты кунелле булсан, алар синен яныннан качарлар иде.»

Эл-Гыймран: 159

Пэйгэмбэр гэлэйхиссэлэм сэхабэлэренэ аларнын куньялэре (мактаулы кушаматлары) белэн эндэшкэн, шунын белэн аларга узенен хормэтен курсэтергэ хэм узенэ якынайтырга телэгэн. Ул, шулай ук, хатын-кызларга да, баларга да мактаулы кушаматлар биргэн. Пэйгэмбэр галэйхиссэлэм узенен хэйваннарына, башка эйберлэренэ дэ торле исемнэр биргэн.

Аллах Рэсуле гэлэйхиссэлэм куршелэрен хормэт иткэн хэм кунакларны игътибар белэн кабул иткэн. Анын Аллах очен хезмэт итмэгэн яки яхшы гамэл кылмаган бер минуты да булмаган. Пэйгэмбэребез галэйхиссэлэм килэчэккэ омет белэн караган, тошенкелеккэ бирелуне яратмаган. Ул бэлагэ тошкэннэргэ ярдэм итэргэ хэм мэзмумнэрне коткарырга яраткан. Аллах Илчсесе гэлэйхиссэлэм бик тыйнак булган. Кешелэр жыелган жиргэ килгэч, ул урын бар жиргэ утырган хэм монын белэн барысынын да бертигез икэнен ассызыкландырган. Энгэмэдэше белэн утырганда беркайчан да беренче булып торып басмаган. Ашыккан вакытта хэрвакыт гафу утенгэн. Пэйгэмбэребез гэлэйхиссэлэм беркайчан да ярлыларга фэкыйрьлеклэре очен жирэнеп карамаган, байлар алдында тубэнчелек курсэтмэгэн. Ул хэрвакыт иминлекне югары куйган. Ашаганда, эчкэндэ ун кулын файдаланган, чонки ана Аллах шулай кушкан. Ул хуш ислэрне яраткан: суган, сарымсак кебек начар ис таратучы нэрсэлэрне соймэгэн. Аллах Илчесе гэлэйхиссэлэм узенен тарафдарларыннан киеме белэн белэн дэ, жыелышларда утырган урыны белэн дэ аерылып тормаган. Берэрсе килсэ: «Сезнен кайсыгыз Мохэммэд сон? » - дип сорый торган булган.

Пэйгэмбэребез Мохэммэд гэлэйхиссэлэм киемнэрдэн ашык соягенэ кадэр житуче озын жилэн киеп йорергэ яраткан. Кием-салымда, ризыкта да бернинди артыклыкны кабул итмэгэн. Башына чалма хэм башлык кия торган булган, э ун кулынын чэнчэ бармагында комеш балдагы булган.

Югарыда санап утелгэннэр, безнен тарафтан Рэлулуллах галэйхиссэлэмнен камиллек сыйфатларынын бары тик аз олеше генэ. Анын барлык сыйфатларын да санап бетерерлек тугел, чонки анын эхлагы Коръэн узе!

 

ЙОМГАКЛАУ

 

Кешенен рухи тэрбиясенэ ин беренче чиратта, кочле рухлы шэхеслэр йогынты ясый. Кешенен энергияле кешелэргэ ияруе – табигый хэл. Шуна курэ кочле шэхес унай яки тискэре урнэк курсэтсэ дэ, янына узенэ ияручелэрне жыя.

Боек Аллах кешелэргэ тормышта туры юнэлеш табарга ярдэм итэ. Аллах Тэгалэ кешелэргэ Изге китаплар хэм уз тормышы белэн Илэхи кануннарны ачып бируче Пэйгэмбэрлэр жибэрде. 6 гасырда бу доньяга ботен кешелек очен урнэк камил кеше – сонгы Пэйгэмбэр Мохэммэд галэйхиссэлэм жибэрелэ. Боек Аллах изге Коръэндэ жирдэге хэм Ахирэттэге тормыш бэхетле булсын очен, барлык кешелэргэ дэ Пэйгэмбэребез Мохэммэд галэйхиссэлэмгэ иярергэ куша. Пэйгэмбэребез Мохэммэд галэйхиссэлэм хэркемгэ урнэк!

Аллахы Тэгалэ Мохэммэд (с.г.в.)не галэмнэрне шатландыручы, ирештеруче хэм кешелэргэ туры юлны курсэтуче итеп жибэрде. Аллахы Тэгалэ ана шэфэгать кылу хокукын бирде хэм анын очен боек урын эзерлэде, моселманнарнын кунеллэренэ карата булган мэхэббэт белэн тутырды.

Пэйгэмбэр (с.г.в.) нен тормыш юлы белэн шогельлэнучелэр шушы юлда гэжэеп тарихи вакыйгаларнын чылбырын курэ. Ул вакыйгалар торле авырлыклар хэм жэфалар белэн бэйлэнгэн, аларны жинеп чыгу Пэйгэмбэр (с.г.в.) гэ бу матди доньядан югарыга кутэрелергэ хэм кешелэргэ эувэлдэ беркайчан ирешмэгэн боеклеккэ килергэ момкинчелек биргэн. Бэлэлэргэ тузудэ, хаклык белэн нык торуда, доньяви хэллэрдэ тынычлыкны саклап калуда., мэрхэмэтлелектэ, йомшак кунелле булуында хэм олуглыкта Мохэммэт (с.г.в.) белэн берэу дэ ярыша алмаган. Ул жирдэге ботен мэхлуклэрдэн фазыйлэтлерэк, бу хэллэрдэн кочлерэк, узенэ матди нэрсэлэрне буйсындыручы хэм ботен галэмнэр очен дорес фикерлэу чыганагы буларак яратылган.

Пэйгэмбэр (с.г.в.)нен вазифасы нэкъ менэ шуна нигезлэнгэн. Анын сирасын укучы бу хакта истэ тотарга тиеш. Пэйгэмбэр (с.г.в.) нен хэр сузенэ игътибар итэргэ кирэк, анын сузлэрен кубрэк фикерлэгэн саен, синен очен алар кубрэк мэгънэгэ ия булалар хэм узен кайсы доньяда булсан, Пэйгэмбэр (с.г.в.) синен белэн бергэ шул доньяда янэшэндэ булыр.

Пэйгэмбэребез гэлэйхиссэлэм, пэйгэмбэрлэр имамы буларак, барлык пэйгэмбэрлэрнен ин матур сыйфатларын узендэ туплаган. Мохэммэд (с.г.в.) – донья тарихында хэм дини хэм доньяви жэхэттэн боек унышларга ирешкэн бердэнбер зат. Хэрбер кеше анын тормышын узенэ урнэк итеп алырга тиеш.

Пэйгэмбэребез Мохэммэд Мостафа (с.г.в.) – доньяда ин зур хормэт курсэтелуче ин абруйлы кеше. Анын исеме Аллахы Тэгалэдэн кала ин куп искэ алына Коръэндэ, Аллахы Тэгалэ эйтэ: «Хактыр ки, Ахирэт конендэ Аллах белэн кавышуга ышанганнар очен хэм Аллахны куп зекер иткэннэр очен Пэйгэмбэрдэ урнэк сыйфатлар бар. »

Эзхэб: 21

«Кунелебездэ Пэйгэмбэребезгэ карата мэхэббэт бармы?» - дип сорау бирэсе килэ. Шул турыда уйланыйк. Соекле Пэйгэмбэребез галэйхиссэлэм нен тормышын, анын куркэм эхлак сыйфатларын ойрэник, аларны балаларыбызгада, оныкларыбызгада ойрэтик. Узебезгэ дога кылучылар тэрбиялик.

Чонки торле бэлэлэргэ тузеп хаклык белэн тынычлыкны саклап, узенэ авыр булса да, мэрхэмэтле, йомшак кунелле булуында хэм олуглыкта Мохэммэд (с.г.в.) белэн берэу дэ ярыша алмаган хэм алмый да!

Пэйгэмбэр (с.г.в.) нен тормышы хэр заман очен бай хэзинэ булып калачак. Анын тормышындагы телэсэ нинди хэбэр ботен тарихибызда хэм хэзерге вакытта да бик зур эхэмияткэ ия булып, мохим урынны алып тора.

Пэйгэмбэр (с.г.в.) нен тормыш юлынын, эхлагынын топ чыганыгы булып Коръэн Кэрим тора.

 

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ЭДЭБИЯТ:

1. «Моэминнэргэ угех-нэсыйхэт.»

2. «Ислм дине нигезлэре.»

3. Сонгэтулла Бикбулат. «Хэзрэти Мохэммэд.», «Хузур» Кзн – 2014

 

ФАЙДАЛАНГАН ЧЫГАНАКЛАР:

1. «Дин тэкъвим» 2015

2. «Татар моселман календаре» - 2012, 2016

3. «Дини календарь» - 2006



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-03-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: