Уразаева Гүзәлия Шамиль кызы, Шарафутдинова Ильмира Рөстәм кызы,
3нче “Әллүки” балалар бакчасы, тәрбияче, Яр Чаллы
Перспектив тематик план.
Проект төре: информацион-практик юнәлешле.
Дәвамлылыгы: 2 ай.
Проектның масаты: балаларга юлда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү.
Бурычлары:
1. Юл йөрү кагыйдәләренең әһәмиятен төшендерү һәм аларны практикада мөстәкыйль куллана белергә әзерләү.
2. Белемгә омтылыш, үзеңне кызыксындырган сорауларгаҗавап табу теләген үстерү.
3. Юлда һәм транспортта үз-үзеңне куркынычсыз, культуралы тоту нигезләрен тәрбияләү.
Катнашучылар: әрбиячеләр, әти-әниләр, балалар.
1. Әзерлек этабы:
- проектның темасын уйлау;
- максат һәм бурычларын кую;
- проект планын төзү;
- әти- әниләрне эш белән таныштыру;
- тема буенча әдәбият туплау.
2. Төп этап:
а) балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге:
- рәсемнәр карау, шигырьләр, табышмакләр өйрәнү;
- кисеп ябыштыру юлы белән шәһәр урамын ясау;
- бистә макетын ясауда катнашу;
- светофор төсләрен ныгыту;
- дидактик уеннар аша юл билгеләрен танып белергә өйрәнү;
- ЮХИДИ хезмәткәренә бүләк ясау.
б) әти-әниләр белән эш:
- анкета тутыру;
- макет ясауда катнашу;
- эстафетада катнашу.
в) тәрбияче белән эшчәнлек;
- балаларның ЮЙК буенча белемнәрен ачыклау максатыннан әңгәмәләр уздыру;
- юл билгеләрен өйрәнү, истә калдыру максатыннан дидактик уеннар ясау;
|
- үзләре яшәгән бистәдә дөрес ориентлашу максатыннан бистә макетын ясау;
- проект башында, ахырында белемнәр дәрәҗәсен билгеләү максатыннан диагностика уздыру;
- яңа хәрәкәтле уеннар өйрәнү;
- әти-әниләр өчен консультацияләр әзерләү;
- балаларны ЮЙК буенча әдәби әсәрләр белән таныштыру, шигырьләр, табышмаклар өйрәтү;
- тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча газета чыгару;
- физкультура җитәкчесе белән берлектә эстафета уздыру;
- ИКТ уен ясау “Светофор һәм аның сигналлары”
3. Йомгаклау этабы:
- әти-әниләр белән бердәм, ачык белем бирү эшчәнлеге. Тема: “Фликер – юл талисманы”.
№ | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм әшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль әшчәнлеге | Эти-әниләр белән бердәм эшчәнлеге |
1. | Әңгәмә “Кагыйдәләрне беләсенме?” | Сорауларга җаваплар | Дидактик уен “Нәрсә,ничек төзелгән?” | Әти-әниләргәанкеталар тарату |
2. | Әти-әниләр катнашында макет ясау | Сорауларга җаваплар | Дидактик уен “Что как устроен?” | Өйдә тәфсилләр ясап килү, макет өчен |
3. | Җыр өйрәтү “Светофор” | Сүзләрне дөрес әйтү | Дидактик уен “Истә калдырырга өйрәнәбез.Билгеләр” | Уен өчен битлекләр әзерләүдә ярдәм |
4. | Әвәләү “Төсле светофор” | Төрле материаллар(пластилин, камыр) | Светофор әвәләүләре | Дәвам итү |
5. | Рәсемнәр карау | Эзләнү, рәсемнәр сайлап алу. | Рәсем ясау “Транспорт” | Табышмак уйлап табу |
6. | Матур әдәбият уку “Велосипедлы Мөнир” Н.Фәттах | Эчтәлек буенча сорауларга җавап, үстерешле диалог | Рәсемнәр карау,тәшерү | шигырьләр уку |
7. | Хәрәкәтле уен “Кошлар һәм автомобиль” | Уйныйлар | Уйныйлар | ИКТ уенны өйләренә бирү |
8. | Кузәтү: “Кеше белән транспорт ничек бәйләнгән” | Проблемалы сорауларга җавап бирү,күзәтү. | Рәсем ясау | Кагыйдәләрне өйдә кабатлау |
9. | Кургәзмә: “Мин яшәгән урам” | Рәсемнәр карау | Дидактик уен “Нинди урам? ” | Әти-әниләрнең балалар белән бергәләп рәсем ясаулары |
10. | Күңел ачу, эстафета | Табышмаклар чишү,уеннар уйнау | Уйныйлар | Табышмаклар уйлап табу. |
11. | Тел көрмәкләндергеч | Сүзләрне дөрес әйтү,истә калдыру | Уен “Очты-очты” | Әти-әниләр белән өйдә кабатлау. |
|
Көтелгән нәтиҗәләр:
- балаларның юлда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен турында белемнәре киңәйде, күзәтүчәнлекләре һәм кызыксынучанлыклары артты, сөйләм теле үстерелде;
- әти – әниләр белән элемтә артты.