Күп кенә кулланучылар Интернетны буш вакытны уздыруның төп чарасы, яңа компьютер уеннары, фильмнар, музыкаль язмалар табарга, таныш-белешләр белән аралашырга мөмкинлек бирүче нәрсә буларак карыйлар. «Интернет-бәйлелек» дигән атама да барлыкка килде, ул кайбер кешеләрнең виртуаль чынбарлыкка реаль тормышка караганда зуррак әһәмият бирүен аңлата. Башка кулланучылар өчен Бөтендөнья пәрәвезе исә—-бары белешмәләр алу, эшкә урнашу мөмкинлекләрен өйрәтү, товарлар соратып алу чыганагы гына. Сатып алучыга өйдән чыкмыйча гына теләсә нинди товарны алырга мөмкинлек бирүче интернет-сәүдә Көнбатыш илләрендә бик тә табышлы бизнес санала. Интернет, чыннан да, барлык бу гамәлләрне дә башкара. Әмма аның роле болар белән генә чикләнми.
Интернет, барыннан да бигрәк, дөньяның бер генә хөкүмәте тарафыннан да күзәтчелектә тотылмаган һәм беркемнеке дә саналмаган глобаль Челтәр булуы белән уникаль. Ул интерак- тивлыкны — кулланучыларга бер-берсе һәм төрле оешмалар белән аралашу мөмкинлеген тәэмин итә. Моның һәм сәяси, һәм икътисади нәтиҗәләре бар.
Интернет аша теләсә нинди мәсьәлә буенча мәгълүмат алу тормышка ашырыла. Ул теләсә кайсы гражданга яисә кешеләр төркеменә үзләренә мәгълүмат, фикерләр һәм бәяләүләр чыганагы булырга, дөньяның теләсә кайсы кисәгендәге фикердәшләре белән аралашырга, үз гамәлләрен алар белән яраштырырга мөмкинлек бирә. Асылда, бу кешенең иреклелеге дәрәҗәсен шактый киңәйтә, «түбәннән» килүче идеяләрнең дәүләткүләм яки хәтта глобаль йогынты ясавына мөмкинлек тудыра — һәм болар һәммәсе бик аз чыгымнар бәрабәренә.
|
Глобаль Челтәрнең икътисади әһәмияте бик зур. Ул корпорацияләргә һәм банкларга саналган минутлар эчендә дөньяның теләсә кайсы районында коммерция операцияләрен башкарырга, бәяләр һәм инвестицияләр сәясәтен үзара килештереп алып барырга, чит илдәге филиаллары белән идарә итүне тормышка ашырырга мөмкинлек тудыра. Интернет глобальләшүче икътисадны барлыкка китерүче чараларның берсенә әверелә, ә аның өчен дәүләт чикләренең һәм милли аерымлыкларның әһәмияте юк.
Җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру Электрониканың уңышлары нәтиҗәсендә сәнәгать җитештерүен автоматлаштыру, ә аннары роботлаштыру да мөмкин була. 1970 елларда ук инде һәркайда диярлек санлы программа идарәсенә корылган станоклар (ЧПУ) кулланыла башлый. 1980 елларда аларга алмашка компьютерлар белән идарә ителә торган станоклар килә. Локаль (предприятие, җитештерү комплексын колачлаган) компьютерлар челтәре барлыкка килү автомат проектлаштыру, технологик әзерлек һәм җитештерү белән идарә итү системалары тууга китерә (SAD/SAM). XXI гасыр башына алар АКШ машиналар төзү комплексы заводларының 65%ында кулланыла (Көнбатышның башка илләрендә алар азрак таралалар).
|
Сәнәгатьтә роботлардан файдалану тулысынча автоматлашкан «кешесез» җитештерү комплекслары төзергә мөмкинлек бирә. Роботлаштыруның өстенлеге роботларның эшкуарларга таләпләр куймавында гына түгел, бәлки аларны тәүлеккә 24 сәгать буе файдалана алуда, алар хаталар җибәрми, тизрәк эшли, кешегә караганда операцияләрне төгәлрәк башкара, кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы шартларда да кулланыла ала. Эшче көчләрне туплауга бәйле булмаган, яңа продукция җитештерүгә җиңел үзгәртеп программалаштырыла торган җитештерүләр оештыру мөмкинлеге туа. Кеше җитештерү процессыннан бөтенләй төшереп калдырыла ала. Ул бары күзәтчелек функцияләрен генә үти. Ә компьютер челтәре булганлыктан, аларны тормышка ашыру кайчак хәтта кешеләрнең предприятиедә турыдан-туры булуын да таләп итми.
Хәзерге шартларда роботлаштыру әлегә һәркайда да кулланылмый, әмма компьютерлардан файдалану белән берлектә, ул кешенең әйләнә-тирә чынбарлыкка мөнәсәбәтендә тамырдан борылыш баруын күрсәтә. Моннан алдагы бөтен техник камилләштерүләр фәкать кешенең физик көчен генә арттыралар. Конвейер җитештерүе эшчеләрне машинаның иң гади функцияләр башкаручы кушымтасына әйләндерә. Компьютерлар исә кешеләрнең мускул көчен түгел, бәлки интеллектуаль мөмкинлекләрен арттыра торган корал булып тора. Бу техник алгарыш темпларын тагын да тизләтү өчен шартлар тудыра.
|
Белемнәр индустриясе
Мәгълүмат һәм белемнәр төп кыйммәт булып исәпләнгән җәмгыять бик зур үсеш потенциалына ия. Белемнәр индустриясе өлкәсендә артык җитештерү кризисы була алмый, ул даими технологик камилләшүгә мөмкинлекләр ача.
XX гасырның соңгы өч дистә елында халыкара капиталлар, товарлар, чималлар, энергия йөртүчеләр, эшче көчләр, хезмәт күрсәтү базарлары белән беррәттән, белемнәр базары — патентлы фәнни-техник мәгълүмат базары (ноу-хау) барлыкка килде. 1970 еллар уртасында әлеге базарда сату бәясе чимал һәм энергия йөртүчеләр бәясе белән тигезләшә. Белемнәр әзерләү, җитештерү компания яисә фирманың көндәшлек сәләтен арттыру чарасы гына түгел, бәлки капитал туплауның шактый табышлы өлкәсе булып әверелә.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Джон Нэсбитт һәм Патриция Эбурдинның «90 нчы елларда безне нәрсә көтә. Мегатенденцияләр: 2000 ел» китабыннан (1982):
Алга киткән, үзенең глобаль икътисади күтәрелеше чорына кереп баручы хәзерге дөньяда һәрбер шәхес аңлы рәвештә кешелекне яшәтү өчен хезмәт куярлык, йөк ташучы терлек кебек көчәнми яшәрлек яңа алтын гасыр билгеләре инде күренә башлады... Югары түләүгә корылган мәгълүмати икътисадта күмәк мускул көче өчен түгел, ә аеруча әһәмиятле нәрсәләр—кешенең интеллекты һәм иҗаты өчен түләнә.
Питер Друкерның «Хөкүмәттә һәм сәясәттә, икътисадта һәм бизнеста, җәмгыятьтә һәм дөньяга карашта яңа фактлар» китабыннан (1990):
Интеллектуаль хезмәт башкаручыга мөнәсәбәт үзгәрде. Барлык алга киткән илләр эшлеклелектән соң килүче (пост- деловой) интеллектуаль җәмгыятьләргә әверелә. Алга киткән илләрдә яхшы эш урыны табу һәм карьера ясау мөмкинлеге университет дипломы булуга көннән-көн ныграк бәйле була бара <...>
Яхшы эш урыны һәм карьера ясау мөмкинлеге сыйфатында гыйлемлелек һәм белем алуның әһәмияте, барыннан да бигрәк, уңышның төп юлы булып бизнес саналган җәмгыятьтән бизнес бары тик мөмкинлекләрнең берсе, өстәвенә иң яхшысы да булмаган җәмгыятькә күчүне аңлата. Асылда, бу—эшлеклелектән соң килүче җәмгыятькә күчү дигән сүз. Бу үзгәреш Америка Кушма Штатларына һәм Япониягә барысыннан да тирәнрәк үтеп керде, ләкин шул ук тенденция Көнбатыш Европада да күзәтелә.
Яңа технологияләр тууга милли һәм халыкара базарлардагы конкуренция генә түгел, дөньяның әйдәп баручы державалары арасындагы көндәшлек тә һәрвакыт сәбәп була.
Хәрби-техник программалар фәнне дәүләт бюджеты хисабына өстәмә финанслауны тәэмин итәләр. Мәсәлән, «салкын сугыш» елларында АКШ, Бөекбритания, Франциянең фәнни тикшеренүләренә һәм конструкторлык эшләренә аларның хәрби бюджетының 10 % тан артыгы җибәрелә. Шуның исәбеннән АКШта гына да аэрокосмик техника эшләнмәләре өчен киткән чыгымнарның 55 % ы, электротехника эшләнмәләренә тотылганның 28,2 % ы каплана.
Хәрби-техник эшләнмәләр тыныч тормыш өлкәләре өчен кирәкле яңа технологияләр — элемтә чаралары, көнкүреш техникасы, корабльләр, космосны өйрәнү приборлары һәм аппаратлары җитештерү чыганагы да булып тора. Алар «икеләтә
вазифалы» технологияләр (технологии «двойного назначения») дип аталалар.
«Салкын сугыш»ны туктату алга киткән илләрдә хәрби ихтыяҗларга киткән чыгымнарны кыскартуны аңлатмый. Мәгълүмати эрага керүче дәүләтләрнең башка илләргә караганда өстенлекләре зуррак. Алар үзләренең хәрби куәтләрен кораллы көчләрнең санын арттыру хисабына түгел, ә коралларны һәм сугыш техникасын сыйфат ягыннан камилләштерү юлы белән көчәйтәләр.
1990 елларда АКШта «мәгълүмати сугыш» концепциясе эшләнә. Ул каршы як турында бөтенесен дә белүне һәм аңа үзенең максатлары һәм көче турында ялган мәгълүмат бирүне күздә тота. Югары технологияләр кулланып, ату объектына үзләре төби торган канатлы ракеталар һәм «акыллы» бомбалар эшләнә, алар радарларга күренми торган «Стеле» самолётларыннан ыргытыла. Сугыш кырында төбәү һәм ориентлашу максатында спутник системасы эшли. АКШ корпорацияләре тарафыннан меңнәрчә сугыш роботлары тудырыла, алар разведка, миналардан арындыру һәм каршы яктагы аерым нокталарга һөҗүмнәр ясау өчен кулланыла.
Кешенең интеллекты — аның үсеше дәүләтне дә, корпорацияләрне дә кызыксындырырлык иҗат потенциалы мәгълүмати җәмгыятьнең иң әһәмиятле ресурсына әверелә. Белем алуга, сәламәтлек саклауга, социаль яклауга һәм кеше хокукларын саклауның үтәлешенә аерым игътибар шуның белән аңлатыла. 1960 еллардан 1990 елларга кадәр колледж һәм университетларда укучылар саны АКШта һәм Япониядә — 3,5 тапкыр, Германиядә — 6, Бөекбританиядә 7 тапкыр арта. Белем бирү оешмаларында уку вакыты 14 елга җитә. Шулай да күпчелек алга киткән илләрдә бу җитәрлек саналмый. Белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләсе һәрьяктан тикшерелә.
Сораулар һәм биремнәр
1 Мәгълүмати җәмгыять нәрсә ул? Ни өчен аны постинду- стриаль дип тә атыйлар?
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре | |
Ни рәвешле компьютерлаштыру, роботлаштыру кешенең | |
кеше—табигать—җәмгыять системасындагы урынын үзгәртә? Белемнәр (мәгълүматлар) базары нәрсә ул? Белемнәр җитештерү ни өчен капитал салуның табышлы өлкәсенә әверелә? | |
Ни өчен мәгълүмати үсеш стадиясенә җиткән җәмгыятьтә | |
фән-техника прогрессы темплары даими тизләшә? Интернет барлыкка килү дөнья цивилизациясе үсешенә, кешегә ничек йогынты ясый? | |
Хәрби ихтыяҗларга киткән чыгымнар Көнбатыш илләрдә | |
фән-техника прогрессы үсешенә ничек тәэсир итә? Ни өчен «салкын сугыш» тәмамланса да, алар үзләренең хәрби чыгымнарын кыскартмыйлар, уйлап карагыз. |
Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре
Алга киткән илләрдә мәгълүмати җәмгыятьнең урнашуы халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә тирән үзгәрешләр тууга китерә. Дөнья икътисадын глобальләштерү процессы башлана, ул трансмилли корпорацияләр — ТМК (транснациональные корпорации—ТНК) һәм трансмилли банклар —ТМБ (транснационалные банки— ТНБ) барлыкка килү белән бәйле була.
ТМК һәм ТМБ барлыкка килү
Мәгълүмати, югары технологияләр куллануга күчү конвейерлар файдаланып зур җитештерү комплекслары төзүгә караганда да күбрәк капитал һәм ресурслар туплауны таләп итә.
1960 еллар уртасына инде АКШта автомобиль сәнәгатендә бөтен автомобильләрнең 94% ын эшләп чыгарган өч эре корпорация («Дженерал моторе», «Крайслер», «Форд») кала. Германиядә дүрт компаниягә—«Фольксваген», «Даймлер-Бенц», «Опель» һәм «Форд-Верке»—91%, Франциядә «Рено», «Ситроен», «Симка» һәм «Пежо» компанияләренә 100% диярлек, Италиядә бер «Фиат»ка
автомобильләр җитештерүнең 90%ы туры килә. Башка өлкәләрдә дә җитештерүне алга таба эреләндерү процесслары күзәтелә.
Гигант корпорацияләр, чит ил филиаллары оештырып, халыкара хезмәт бүленешенең өстенлекләреннән максималь файдаланырга омтылалар. Соңгы 50 ел эчендә диңгез юлы буйлап халыкара транспорт күчерүләре — өч чиреккә, ә һава буенча 6 тапкырга арзаная. Бу корпорацияләргә заводлар һәм фабрикаларны эшче көчләр арзан булган дәүләтләргә күчерергә мөмкинлек бирә. Әзер продукцияне җыю алга таба аны сатып алачак илләрдә үк тормышка ашырыла. Аның югары технологик компонентлары АКШ, Япония, Көнбатыш Европада чыгарыла. Индустриаль гигантлар төзүнең мәгънәсе калмый. Хәзерге җитештерү дистәләгән илләр территориясен колачлаган зур конвейерны хәтерләтә. Транснационализация юлыннан киткән монополияләр элеккечә эшләүче компанияләргә караганда 10—15 % ка күбрәк табыш алалар. Бу ТМКның тиз үсешен һәм аларның дөнья икътисадында әйдәп баручы көчкә әверелүен тәэмин итә. 1970 елда дөньяда 27,3 мең чит ил филиаллары булган 7,3 мең ТМК исәпләнә. XXI гасырда ТМК саны 60 меңгә, ә аларның чит илләрдәге филиаллары 600 меңгә кадәр җитә. Алар дөнья сәнәгатендәге җитештерү өлкәсенең якынча яртысын, халыкара сәүдәнең 2/3 сен, дөнья фәнни-техник белемнәр базарының 4/5 өлешкә якынын контрольдә тота.
Хәзерге ТМК, элеккеге эре компанияләрдән аермалы буларак, нәтиҗәлерәк һәм сыгылмалырак. Алар җирле шартларны исәпкә алырга сәләтле. ТМКның үзәк штаб-фатиры үзенең башка илләрдәге предприятиеләре белән турыдан-туры идарә итми, бәлки аларның эшчәнлеген координацияли.
ТМКга хезмәт күрсәтү өчен, яңа дәрәҗәдәге банклар таләп ителә. Банкирлар, мәгълүмати технологияләрне файдаланып, бик тиз чит ил филиалларын үстерәләр, башка ил банклары белән хезмәттәшлек принциплары турында килешүләр төзиләр яисә алар белән берләшәләр. Нәтиҗәдә трансмилли банклар (ТМБ) барлыкка килә. Аларның чит илдәге капиталы «үз» дәүләте кысаларындагы кертемнәрдән шактый артып китә. Мәсәлән, 1970 еллардан 1990 елларга кадәр алар 208 млрд доллардан 8 трлн га кадәр арта. ТМБның көндәлек валюта операцияләре күләме бик зур суммага—1,5 трлн долларга җитә. Бу —дөньядагы бөтен илләрнең валюта суммасы резервларыннан да артык дигән сүз.
1980—1990 елларда Көнбатыш илләрендә банклар эшчәнле- генә контроль кими. Бу банкларның финанс операцияләренә салым һәм комиссия җыемнарының түбәнәюенә китерә. Аларның күбесе оффшор зоналарда үз филиалларын ачалар. Оффшор зоналар дип чит ил корпорацияләре һәм банклары эшчәнлегенә салымнар минималь күләмдә булган, алар үткәргән валюта операцияләрен контрольдә тотмаган кече дәүләтләр (Люксембург, Кипр, Мальта, Монако, Багам утраулары һ.б.) яисә регионнарны атыйлар. Алар бик тиз арада криминал структуралар тарафыннан акча «сыгу», халыкара терроризмны, валюта һәм кыйммәтле кәгазьләр белән законсыз махинацияләрне финанслау үзәкләренә әверелә.
БМО оффшор зоналар булып исәпләнүче илләрнең сәясәтен күп мәртәбәләр тәнкыйтьләп чыга. Аларның күбесенең хөкүмәтләре халыкара бергәлеккә валюта операцияләре буенча контроль урнаштырырга вәгъдә итәләр. Әмма аның төгәл вакытлары әлегә билгеләнмәгән.
Дөнья икътисадын глобальләштерү нәтиҗәләре
Дөнья икътисадына контрольнең әкренләп ТМК һәм ТМБ кулына күчүе инде 1980 елларда ук аның үсешендә үзгәрешләр китереп чыгара. Дөнья сәүдәсендә әзер продукция түгел, ә ТМК филиаллары алмаша торган узеллар (товарның вак өлешләрдән беркетеп җыелган эре-эре өлешләре) һәм детальләр сату өстенлек итә башлый. Нык алга киткән илләрдә аларның экспорттагы өлеше 30—40% ка, ә алардан калышкан илләрдә 80 % ка җитә.
ТМК һәм ТМБ эшчәнлеге дөньяның күпчелек илләренең икътисади хәленә бер генә төрле йогынты ясамый. Гигант корпорацияләр аерым илләрнең икътисади мәнфәгатьләре белән исәпләшмиләр диярлек. Алар җитештерүне кайда иң зур табыш алып була, шунда күчерәләр. Нәтиҗәдә халыкара хезмәт бүленешенең яңа моделе оеша, бер үк вакытта икътисадның структурасын үзгәртеп кору бара. АКШ, Канада, Көнбатыш
Европа илләре, Япония һәм Австралия фәнни белемнәрне эшкәртү һәм югары технологияләргә корылган продукция җитештерү үзәкләренә әйләнә. Аларда хәрби һәм авиакосмик сәнәгать чәчәк ата, электроника һәм роботлар техникасы, фармакология үсә, медицина җиһазлары, композит материаллар җитештерелә, нанотехнологияләр эшләнә һ.б. Индустриаль дәвердә икътисади куәтнең нигезе булып исәпләнгән өлкәләр, аерым алганда металлургия, автомобильләр һәм суднолар төзелеше, үсеп килүче илләргә күчә бара.
Мәсәлән, АКШта әле XX гасыр башында ук төзелгән металлургия заводларының күбесендә җиһазлар бик нык искерә. Аларны камилләштереп яңадан ясап тормыйлар, ә әкренләп яба баралар. ТМКда кара металлургия продукциясенә чит илләргә заказлар бирүне табышлырак дип саныйлар.
Әлеге сәясәт нәтиҗәсендә Төньяктагы алга киткән илләрдә «таркалу зоналары» — зыянга эшләүче яки эшләүдән туктаган завод һәм фабрикалар урнашкан территорияләр барлыкка килә. Шул ук вакытта Көньяктагы күп кенә илләргә (нигездә, Латин Америкасы, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә) автомобильләр, көнкүреш техникасы, компьютерлар (комплект өлешләре алга киткән илләрдән китерелә) җыю, корыч, алюминий эретү кебек җитештерү өлкәләре күчеп урнаша.
«Таркалу зонасы»ның ачык мисалы булып Америка шәһәре Детройт тора. Автомобильләр җитештерүнең кисәк кыскартылуы аркасында, 1970—1980 елларда шәһәрдә эшсезлек арта, урам җинаятьчелеге көчәя, югары квалификацияле эшчеләр читкә китә. Күп кенә эшлекле һәм мәдәният үзәкләре, элиталы йортлар ташландык хәлгә килә. Детройт АКШның иң уңышсыз шәһәрләренең берсе булып санала.
Бөекбританиядә текстиль җитештерү өлкәсе, суднолар төзелеше, металлургия һәм күмер чыгару таркау хәлдә кала. Нәтиҗәдә Шотландия, Уэльс һәм Үзәк Англиядә «таркалу зоналары» килеп чыга. Анда яшәүчеләрнең кереме Лондон буенча уртача керемнән 3 мәртәбә кимрәк. Гомумән алганда, Көнбатыш Европада «таркалу зона- лары»нда халыкның биштән бер өлешкә якыны яши.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ
Америка социологы Уолт Ростоуның «Ни өчен ярлылар байый, ә байлар белә» дигән китабыннан (1980):
Бөтен континентны чолгап алган эре масштаблы икътисадта барлык регионнарда да бертигез икътисади үсеш көтеп булмый. Әмма регионнар буенча реаль табышның үсеш темплары төрлелегеннән гаҗәпкә каласың. Ул илдәге макроикътисади модельләр һәм сәясәтнең нигезсезлеген күрсәтә. Халык саны үсә бару темпларыннан торып караганда, АКШта стагнация белән чолгап алынган регионнар һәм үсә баручы илләрдәгегә караганда халкы тизрәк арткан башка регионнар бар.
У. Ростоу икътисадтагы нинди процесслар турында яза?
ТМК сәясәте дөнья икътисады үсешен тулаем тизләтә. Төньякта зур темплар белән белемнәр җитештерү өлкәсе үсә. Көньякның күп кенә дәүләтләрендә эш урыннары барлыкка килә, сәнгатьнең яңа өлкәләре туа, алар, чикләнгән күләмдә булса да, югары технологияләргә ирешү мөмкинлеге ала.
Шул ук вакытта дөнья икътисадын глобальләштерүнең тискәре нәтиҗәләре дә бар. ТМКны «таркалу зоналары»ндагы эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең социаль хәле борчымый диярлек. Бу районнардагы эшсезлек һәм фәкыйрьлек белән көрәш шул дәүләт хөкүмәте җилкәсенә төшә. ТМКның Көньяк илләрдәге филиаллары, нигездә, АКШ, Япония, Көнбатыш Европа базарларына хезмәт күрсәтә. Милли валюталар курсы үзгәреп торудан ТМБ бик зур табыш ала башлый. Азия, Африка һәм Латин Америкасы халкының шактые аларны шушы илләр мәнфәгатенә зыянга эшли дип исәпли. ТМК аз үсешле дәүләтләр хөкүмәтләренең кыйммәтле чистарту корылмалары булмаган заводлар төзүгә рөхсәт бирүләренә, шулай ук җирләрен экологик яктан куркыныч калдыкларны саклау өчен арендага алуга ирешә.
Милли хөкүмәтләргә җитештерүнең бик зур күләмдә тышкы базарларга юнәлеш алуы һәм ТМК тарафыннан контрольдә тотылуы белән исәпләшергә туры килә. Аларның җитәкчелеге, гадәттә, икътисадка дәүләт контролен киметүне, тышкы сәүдәне либерализацияләүне һәм салымнарга ташламалар бирүне таләп итә. Әлеге таләпләр еш кына милли икътисадларның үсеш ихтыяҗларына каршы киләләр һәм сайлаучыларда ризасызлык тудыралар. ТМКның мәнфәгатьләренә зыян килерлек булса, алар тиз арада капиталларын табышлырак шартлар булган башка илләргә күчерәләр. Бу шактый зур регионнарны «таркалу зоналары»на әйләндерә.