Африканы колониаль басып алу 19 глава




Көнбатыш илләрендәге этник азчылыклар

Этник һәм раса общиналары оешкан яисә оешып килүче ал­дынгы илләрдә әлеге проблемаларны хәл итәргә тырыша­лар.

АКШта афроамерикалы һәм испаноамерикалы общиналар иң эреләрдән исәпләнә. Аларның һәркайсы халыкның 13— 15% ын тәшкил итә. Бу илдә әле 1960 елларда ук эшкә ал­ганда дискриминацияне тыю, җәмәгать урыннарында хезмәт күрсәтү, торакны арендага бирү һәм сату, һәм шулай ук ак тәнле булмаган америкалыларның сайлау хокукларын яклау турында законнар кабул ителә. Күп кенә штатларда квоталар кертелә. Бу җирле үзидарә системасындагы, университетлар­дагы һәм шәхси предприятиеләрдәге урыннарның бер өлеше этник азчылык вәкилләре өчен калдырылырга тиешлекне аңлата. Ул теге яки бу штатта яшәүче этник азчылыкның гомуми санына карап билгеләнә.


Этник азчылыкларның социаль һәм сәяси статусы проб­лемаларына гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз өлеше булган иҗтимагый оешмалар шактый игътибар күрсәтә баш­лый. Мәсәлән, профсоюзлар эшмәкәрләр белән сөйләшүләрдә предприятиеләрдә расачыл һәм этник дискриминацияне юкка чыгаруны таләп итәләр.

Алдынгы сәяси партияләр этник азчылык вәкилләрен сай­лауларда үз кандидатлары итеп күрсәтә башлыйлар. 1989 елда АКШ тарихында беренче тапкыр Нью-Йорк мэры итеп аф- роамерикалы сайлана. Хәзерге көндә латиноамерикалылар һәм афроамерикалылар Кушма Штатлар хөкүмәтендә әйдәп баручы урыннарны билиләр. Кайсыбер көньяк штатларда ис­пан телен дәүләт теле буларак тану мәсьәләсе карала. Испан телендә инде телетапшырулар алып барыла.

Квоталар системасы АКШта еш кына «дискримина­циянең киресе» рәвешендә тәнкыйтьләнә. Аңа каршылар ул кешеләрне, университетларга һәм дәрәҗәле вазифа­ларга белемнәре һәм күнекмәләре өчен түгел, азчылык этносларга керүенә карап кына алалар дип белдерәләр. Кайчак афроамерикалы булу ак тәнле булуга караганда файдалырак диләр.

Хакимиятләр алып барган сәясәт этник азчылыкларның хәлен яхшыртырга мөмкинлек тудыра. АКШта 1960 еллар­дан 1990 елларга кадәр афроамерикалыларның реаль табыш­лары бер кеше башына исәпләгәндә 50% ка (ак тәнлеләрдә — 40% ка) арта. Шулай да социаль тигезсезлек проблемасы әле хәл ителмәгән. XXI гасыр башына АКШта ак тәнле гаиләдә уртача табыш — 45 мең доллар, афроамерикалыда — 29 мең доллар, латиноамерикалыда 34 мең доллар тәшкил итә.

АКШ хөкүмәте ак тәнле булмаган азчылыкларны җәм­гыятьнең сәяси һәм икътисади тормышына тулысынча кертеп җибәрү буенча чаралар күреп, этник плюрализм һәм мульти­культурализм доктринасын игълан итте. Бу — милләтләр бердәмлеге аны төзүче халыклар мәдәниятләрен кире какмый, ә киресенчә, аларга чәчәк атуга булышлык итә дигән сүз.


«Сәяси корректлылык» принцибы кабул ителә. Ул мас- сакүләм мәгълүмат чараларында этник азчылыкларның күңелен рәнҗетә торган атамалар һәм аңлатмалар кул­ланудан тыюны күздә тота. Мәсәлән, АКШта «негр» сүзен куллану тыела, «афроамерикалы» атамасы сәяси яктан корректлырак санала. 1988 елда Канадада да мультикуль­турализм турындагы закон кабул ителә.

Шуңа карамастан этник проблемалар әле ахырга­ча хәл ителмәгән. 2006 елның язында Америка җәм­гыятен Латин Америкасы илләреннән килгән «закон­сыз» иммигрантларның массакүләм, күп миллионлы кеше катнашындагы манифестацияләре тетрәтте. Алар, илнең коммуналь хуҗалыгын көчсезләндерүгә китерә торган забастовкалар белән янап, үзләренең АКШ терри­ториясендә яшәүләрен легальләштерүне таләп итәләр.

Көнбатыш Европа илләрендә башка төрлерәк хәл күзә­телә. Мультикультурализм рәсми рәвештә аларның бер­сендә дә игълан ителми. Шулай да чынбарлыкта ул үтәлә. Бөекбританиядә 1980 елларда профсоюзларда этник азчылык­лар мәнфәгатьләрен кайгыртучы бүлекчәләр төзелә. 1987 елда беренче тапкыр общиналар палатасына алардан дүрт вәкил үтә. Германиядә профсоюзларга эшле иммигрантларның 54% ы (немецлар арасында —бары 30%) керә.

Яңадан килгән легаль иммигрантлар өчен социаль адапта­ция программасы гамәлгә ашырыла. Алар өчен, дәүләт хисабы­на, килеп урнашкан ил телен өйрәтү һәм квалификацияләрен күтәрү курслары оештырыла. Этник азчылык вәкилләре арасында кече бизнесны яклау программалары аерым урын тота.

Дини азчылык башлыклары белән сөйләшүләргә омтылыш ясала. Кайчак алар нәтиҗәле булып чыга. Мәсәлән, 2004 елда Франция хакимиятләре мәктәпләрдә дини символика йөртүне тыялар. Бу мөселман яшьләре арасында ризасызлык туды­ра. Аларның күбесе Франциядә 2005 елда кабынып киткән урам чуалышларында катнаша. Әмма мөселман общиналары башлыклары, тотнаклылыкка чакырып, Франция хөкүмәтен хуплап чыгалар. Шуңа күрә яшьләр бунтлары Франция мөселманнарының массакүләм чыгышына әйләнеп китми.


Шулай да үз позицияләре һәм йогынтылары ны­гыган саен, ислам общиналары хакимиятләргә тагын да катгыйрак таләпләр куялар. Бу аларны кабул иткән җәмгыятькә кушылырга теләмәү турында гына түгел, бәлки аны оештыру принципларын үзгәртергә ниятләү хакында да раслый. Европа илләрендәге мөселманнар, ислам дәүләтләрендәге шикелле үк, дини белем алып, тиешле бөтен йолаларны башкарып, Мәккәгә хаҗ кылу мөмкинлеген булдырып һ.б. ны үтәп яшәргә телиләр. Ләкин моңа охшаш таләпләрнең күбесе Көнбатыш Ев­ропага хас дөньяви белем бирү системасына, сәнәгать предприятиеләрендә һ.б. да ныгып урнашкан законнарга һәм кагыйдәләргә каршы килә. Иң радикаль ислам дине башлыклары киләчәктә Европа илләренең исламлашуы турында сөйлиләр.

Этник азчылыкның иҗтимагый-сәяси активлыгы җир­ле халыкта җавап реакциясе тудыра. Милләтчелек һәм расачыл карашларны таратучы хәрәкәтләр барлыкка килә. Аларның күпчелек илләрдә (Франциядән кала) йо­гынтысы бик зур түгел. Алай да шундый группировкалар Көнбатыш Европадагы илләрнең барысында да яшәп килә.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Энтони Смитның «Егерменче гасырда милләтчелек» китабыннан (1979):

Беренчедән, һәр демократия каршында, атап әйткәндә, аз­чылыклар яки системадан тыш төркемнәр таләпләренә нин­ди мөнәсәбәт күрсәтергә дигән классик проблема бар. Әгәр җәмгыятьтә сәяси системаның нигезендә ятучы төп принцип­ларны һәм кыйммәтләрне бүлешмәүче азчылыклар бар икән, күпчелекнең хөкүмәте социаль ризасызлык кебек бик тә кискен проблема белән бәрелешергә мәҗбүр. Икенчедән, Көнбатыш илләренең үзләрендә хәзер милләтчелек күтәрелеше күзәтелә, еш кына ул социал-демократик төсмер ала һәм интеллиген­ция тарафыннан зур яклау таба. Әлеге милләтчелек азчылык хәрәкәте булып тора. Ул яшәп килүче хәлгә каршы, азатлык һәм аермалар саклауга хокук хакына, күпчелекнең институтларына каршы ризасызлыкны гәүдәләндерә. Шуның белән беррәттән,
әлеге ризасызлык сәяси спектрның гадәти уң һәм сул көчләр кысаларына кертеп карала алмый <...>

Мин Көнбатышта милләтчелекнең хәзерге күтәрелешен этник азчылыкларның күбесе либераль-демократик булган тотрык­лы дәүләтләрнең аларның үзенчәлеген һәм хокукларын тануга әзерлексез булуына каршы ризасызлыгы дип карыйм. Бу—соңга калган, үтәлмәгән, уңышсыз гамәлләргә каршы ризасызлык.

 
 

Сез этник проблемаларның Көнбатыш илләренең идарәче даирәләре аларны үз вакытында танырга һәм хәл итәргә ны чишү өчен сез нинди юлны максатка ярашлы дип исәплисез?

Дөньяда югары тормыш дәрәҗәсенә ирешкән һәм этник проблемалар килеп чыкмый торган бердәнбер алга киткән ил—Япония, анда иммиграция каты кон­троль астында тотыла, һәм ул үз территориясендә этник азчылыклар общиналары формалашуга юл куймый.

Икътисадны глобальләштерү һәм интеграция процесслары тагын да күбрәк дәүләтләрне колачлый. Әкренләп товарлар һәм капиталлар, белемнәр һәм технологияләрне генә түгел, кешеләрне күчерү өчен дә каршылыклар кими. Күпчелек этнос һәм милләт вәкилләре, яхшы тормыш эзләп, дөньяның чәчәк атучы регионнарына омтылалар. Шуңа күрә мигрант- лар һәм күп илләрдә җирле халыкның янәшә тыныч яшәү проблемасы XXI гасырда тагын да әһәмиятлерәк булачак.

Сораулар һәм биремнәр

1 Ни өчен Көнбатыштагы күпмилләтле илләрдә XX гасырның соңгы өч дистә елы эчендә этносара мөнәсәбәтләр киеренкеләнә? Аларны хәл итүнең нинди юллары бар?

2 XX гасырда халык миграциясе кисәк активлашу нәрсә белән аңлатыла? Нәрсә ул хезмәт миграциясе? Мисал­лар китерегез.

3 Көнбатыш Европадагы расачыл азчылыклар община­лары барлыкка килү турында сөйләгез. Алга киткән


илләрдә халыкның этник составы ничек үзгәрә? Бу нинди нәтиҗәләргә китерә?

Раса арасындагы конфликтларның алшартлары нинди? «Турыдан-туры булмаган дискриминация» атамасын аңлатыгыз.

Хәзерге дөньяда этник проблемаларны хәл итүнең нинди халыкара хокукый нигезе барлыкка килә? Ни өчен аның тууы мәгълүмати җәмгыятьтә этник конфликтларны ту- лысынча хәл итүгә китерми?

Мультикультурализм һәм квоталар системасы нәрсә ул? Сез ничек уйлыйсыз, алар этник каршылыклар пробле­масын чишә алалармы?

Көнбатыш Европа илләрендәге 2005 елда булган мас- сакүләм чуалышларны нәрсә китереп чыгара? Алардан котылып калу мөмкин буламы? Аларның кабатлануы мөмкинме?

Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге АКШта этник каршылыклар хәл ителгәнме? Җавабыгызда Интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларын файдаланыгыз.

Сез этносара проблемалар хәзерге Россия өчен әһәмият­ле дип саныйсызмы? Аларны хәл итү өчен Америка яки Көнбатыш Европа тәҗрибәсен кулланырга мөмкинме?


9 нчы бүлек

ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫННАН СОҢ ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР

Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә халыкара мәйданда көчләр чагыштырмасы тамырдан үзгәрә. Гер­мания һәм Япония җимерек хәлдә. Англия һәм Франция колонияләрендә азатлык хәрәкәте күтәрелеше күзәтелә. Аларның икътисады сугыш аркасында җитди көчсезләнә, хәтта бу илләрдә азык-төлек тә карточка буенча бирелә. Сугыш елларында АКШ, һичшиксез, иң көчле ил булып кала. Бу илнең милли табышы 1938 елгы 64 млрд дол­лардан 1944 елда 160 млрд долларга кадәр үсә. АКШ өлешенә дөньядагы сәнәгать җитештерүенең — 60 % ы, алтын запасының 80% ы туры килә.

Советлар Союзы сугышта кеше саны буенча да, матди яктан да гаять зур югалтулар кичерә. Әмма, фашизмны тар-мар итүгә иң күп көч куйган ил буларак, аның дөнья­күләм абруе бик зур була. Совет армиясе Евразиядә иң куәтле гаскәргә әверелә, бөтен Көнчыгыш Европа дияр­лек һәм Үзәк Европаның шактый өлеше, Төньяк Иран, Маньчжурия һәм Төньяк Корея аның контролендә тотыла. Зур табигый һәм кеше ресурслары совет икътисадын тиз арада торгызуга исәп тотарга мөмкинлекләр тудыра.

СССР һәм АКШ арасында дөньяның сугыштан соңгы корылышын билгеләү хокукы өчен көндәшлек башла­на. Алар тирәсендә союзлар системалары оеша. Милли дәүләт мәнфәгатьләре бәрелеше икътисади һәм иҗти- магый-сәяси үсештәге, өстенлек итүче кыйммәтләр системасындагы тирән аерымлыклар белән катлаулана. Көрәшнең нәтиҗәсе хәрби көчләр чагыштырмасы белән генә түгел, бәлки Совет һәм Америка үсеш модельләренең социаль-икътисади нәтиҗәлелеге, аларга карата башка илләрдә кызыксыну артуы белән дә билгеләнә.


«Салкын сугыш оның башлануы һәм ике полюслы дөнья оешу

«Салкын сугыш» СССР һәм АКШ җитәкчелегендәге ике хәрби-сәяси блокның бер-берсенә каршы торуын аңлата. Ике ил дә дөньяда лидерлык роленә омтыла. Алар, бер- берсен хәлсезләндерү өчен, икътисади блокада, сәяси пропаганда, ашкынып кораллану, локаль конфликтлар кебек чаралар кулланалар. Шул ук вакытта һәркайсы дошманы белән турыдан-туры хәрби бәрелешкә керүдән тайпылырга омтыла.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Хәзерге фәндә «салкын сугыш»ның башлану вакыты, сәбәп­ләре һәм аның башлануында кем гаепле мәсьәләсендә бердәм фикер юк. Әлеге игълан ителмәгән, кайбер очракта «өченче бөтендөнья сугышы» дип аталган сугыш үзе тудырган регио­наль конфликтларда миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзде. Ул дөньяның әйдәп баручы илләренең ресурсларын кот­очкыч дәрәҗәдә корал җитештерүгә сарыф итүгә китерде. Аларны тыныч максатларда файдалану кешелек алдында тор­ган проблемаларның күпчелеген хәл итәргә мөмкинлек бирер иде.

«Салкын сугыш» елларында (1945—1985) совет тышкы сәясәте. Яңача караш» китабыннан (1995):

СССРда озак еллар дәвамында агрессив Америка импе­риализмының «салкын сугыш»ны башлаучы һәм аңа этәрүче булуы турындагы тезис, ул китереп чыгарган афәтләр һәм аңа карата бәяләмәләр бәхәссез булып кала бирде. Көнбатышта исә «салкын сугыш»ны башлауда бөтен җаваплылык СССР өстенә йөкләнде <...> 80 нче елларның икенче яртысында <...> тарихчыларның халыкара очрашуларында һәм конфе­ренцияләрдә «Салкын сугыш»ның кабынуы һәм аның шулай озак дәвам итүе өчен ике як та тигез дәрәҗәдә җаваплы түгелме?» дигән сорау ешрак яңгырый башлады. Шулай да галимнәр бу мәсьәлә буенча әлегәчә уртак фикергә килә алмадылар <...>

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен «салкын сугыш»ка этәрүче гаеп- леләр турындагы мәсьәлә хәзергәчә бәхәсле булып кала?

«Салкын сугыш оның алшартлары

Сугыш елларында Гитлерга каршы коалициядәге союздашлар арасында берничә тапкыр аерым мәсьәләләр буенча каршылык­лар туа. Әмма уртак дошман аларны бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең компромисслы юлларын эзләүгә этәрә.

АКШ президенты Ф.Д.Рузвельт үзара ташламалар ни­гезендә СССРны конструктив диалогка тарту, аның белән су­гыштан соң да уңай мөнәсәбәтләр саклау мөмкин дип исәпли. 1945 елның апрелендә ул вафат була. Яңа президент Г.Трумэн Рузвельт позицияләрен уртаклашмый. 1945 елның маенда АКШ СССРга ленд-лиз буенча әйберләр җибәрүне туктата. Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре башлыкларының Пот сдамдагы очрашуында (1945 елның июле-августы) Трумэн сугыштан соң Көнчыгыш Европадагы хәлне җайга салу шарт­лары мәсьәләсе буенча Советлар Союзы белән кискен бәхәскә керә. Бу исә совет җитәкчеләрен шок хәленә куя.

• И. В. Сталин һәм Г.Трумэн арасында туган шәхси нәфрәт, һичшиксез, СССР һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараюына китерә. Ләкин моның тирәнрәк сәбәпләре дә була.

• АКШта атом-төш коралы барлыкка килү белән, халыкара мөнәсәбәтләрдә хәрби көч роле үсә. АКШ һәм СССР хәрбиләре бер-берсенә потенциаль дошманнар итеп карый башлыйлар.

Американың Штаблар башлыкларының берләште­релгән комитеты (ШББК—генераль штаб ролен уйный) фикеренчә, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң АКШ мәнфәгатьләренә зыян китерерлек бердәнбер ил—Со­ветлар Союзы була, аның белән сугышкан очракта атом-төш коралы АКШның җиңүен гарантияләми. СССР Евразиянең Кушма Штатлар өчен стратегик яки икъти­сади яктан мөһим төбәкләрендә үз контролен урнашты­ра алыр иде дип исәплиләр. Совет генералитеты АКШ, атом-төш коралына һәм аны йөртерлек авыр бомбар­дировщикларга ия ил буларак, Советлар Союзына гаять зур зыян китерә алачак дип саный.

• Советлар Союзында да, Кушма Штатларда да дошман образы тудыру кулай була.

СССРда аның тарихындагы иң җимергеч сугыштан соң җәмгыятьтә тиз арада яхшы якка үзгәрешләр булачагына өметләр уяна. Илнең кайбер җитәкчеләре, халык хуҗалыгын торгызу өчен, нэп тәҗрибәсеннән файдалану идеясен тәкъдим итәләр һәм соңрак репрессиягә дучар ителәләр. Сталин һәм аның даирәсе ил үсешенең мобилизация моделен саклауга һәм аны катгыйландыруга өстенлек бирәләр. «Шөрепләрне кысу»ны аклау һәм дәлилләү өчен, тышкы дошман булуы таләп ителә. Ул дошман Кушма Штатлар була.

Сугыш тәмамланганнан соң, АКШта хәрби җитештерү тук­талуга йөз тота, бу исә җитди икътисади какшау куркынычын тудыра. Хакимиятләр, бигрәк тә эре корпорацияләр (хәрби сәнәгать комплексы), хәрби заказларны сакларга омтылып, ил халкын Американың яңа җитди дошманы барлыкка килде, ул — СССР дип ышандырырга тырышалар. 1947 ел алдыннан бу максатка ирешелә, америкалыларның 2/3 өлеше «совет янавы»на ышана.

• Фашизмнан азат ителгән илләрнең язмышы ачыклан­маган шартларда СССР һәм АКШ арасында ул илләрнең ал­дагы. үсеш юлларын билгеләү хокукына ия булу өчен көрәш башлана.

Советлар Союзы, Бөек Ватан сугышы сабакларын исәпкә алып, яңадан үзенә һөҗүм ясау өчен плацдармга әверелерлек дус булмаган дәүләтләрне үз чикләре тирәсендә булдырмаска тырыша. Моның өчен төрле чаралар кулланыла. Шундый чаралардан Көнчыгыш Европа илләре территориясендә со­вет гаскәрләренең урнашуы, фашизм белән көрәштә җирле коммунистларның зур абруй яулавы аеруча кулай була.

1945—1947 елларда Көнчыгыш Европада СССРга карата дустанә мөнәсәбәттәге коммунистлар һәм эшчеләр партияләре хакимияткә киләләр. АКШ һәм аның союздашы булган Ан­глия вакыйгаларның шул рәвешчә борылыш алуына кома­чаулый алмыйлар. 1948 елда Советлар Союзы Көнчыгыш Европа илләренең күпчелеге белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамәләр төзи. 1949 елның гыйнварында СССР һәм Көнчыгыш Европаның кайбер илләре икътисади союз — Икътисади ярдәмләшү советы (ИЯС —рус. СЭВ) оештыралар.

Икътисади ярдәмләшү советы

СССР Болгария   Албания (1949 ел, февраль—1961 ел)
Польша ияс 1949 ел, гыйнвар) J ГДР (1950 елның сентябреннән)
Румыния Монголия (1962 елдан)
Чехословакия  
Венгрия Куба (1972 елдан)

 

АКШ һәм Бөекбритания коммунистларның позицияләре көчле булган Франциядәге һәм Италиядәге хәлләрне борчы­лу белән күзәтәләр. 1947 елның июнендә АКШның дәүләт секретаре Джордж Маршалл сугыш китергән бәла-казаларны бетерүдә Европа илләренә ярдәм күрсәтү идеясе белән чыга. Ярдәм итү каралган дәүләтләр үз икътисадының торышы, ихтыяҗлары, читтән киләчәк ярдәмне файдалану планнары турында мәгълүмат бирергә тиеш булалар. Әлеге мәгълүматлар нигезендә АКШ конгрессы ярдәмнең күләмнәрен билгели. Маршалл планы, бер яктан, европалыларга икътисадны торгы­зуда ярдәм итүне, икенче яктан, АКШ өчен артык капиталдан котылу һәм аңа үз продукциясен сатуда түләүгә сәләтле ба­зарлар булдыруны күздә тота. Моннан тыш, Америка ярдәмен алган илләрдә компартияләрнең йогынтысын йомшартуны да исәптә тоталар.

Чыннан да, Көнбатыш илләренең СССРга карата дустанә компартияләре Маршалл планыннан баш тарталар, аны ха­лыкларның мәнфәгатьләренә каршы дип бәялиләр. Алар хө­күмәтләр составыннан чыгарга мәҗбүр булалар һәм сәяси йогынтыларын әкренләп югалта башлыйлар.

1949 елның 4 апрелендә Көнбатыш илләре хәрби-сәяси Төнь­як Атлантика шартнамәсе оешмасы — НАТОны төзиләр. Аңа АКШ, Канада, Англия, Франция, Италия, Бельгия, Голландия, Люксембург, Норвегия, Дания, Исландия һәм Португалия керә. НАТОның оешуы аның әгъзалары арасында үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәләр белән тулыландырыла. 1952 елда блокка Греция һәм Төркия кушыла. Шул рәвешчә, хәрби-сәяси союзлар оеша башлый. АКШ җитәкчеләре Көнбатыш Европа илләренә Маршалл планы буенча ярдәм итеп дөнья базарында үз конкурентларын тергезүләрен аңлыйлар. СССР кебек гому­ми дошман булуы гына аларны Америка мәнфәгатьләре белән исәпләшергә мәҗбүр итә ала.

Совет хөкүмәте Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа иллә­ренең гомуми икътисади мәнфәгатьләр нигезендә үзара якы­наюына юл куярга теләми. Совет гаскәрләре тарафыннан фа­шизмнан азат ителгән илләрне социализм төзүгә һәм СССР белән союз булдыруга этәрү нәтиҗәсендә генә моңа комачау­лау мөмкин була.

Күп кенә тарихчылар отставкага чыккан, әмма зур абруйга ия сәяси лидер булган У.Черчилльнең 1946 елда Америкада­гы Фултон шәһәрендә Г.Трумэн күз алдында ясаган чыгышын «салкын сугыш»ның башлануы буларак бәялиләр.

ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

У.Черчилльнең Фултондагы чыгышыннан (1946 ел, 5 март):

Балтикадагы Штеттиннан Әдрән диңгездәге Триестка кадәр континентка тимер пәрдә төште. Бу сызык артында Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы борынгы дәүләтләрнең хәзинәләре, Вар­шава, Берлин, Прага, Вена, Будапешт, Белград, Бухарест, Со­фия сакланалар. Әлеге атаклы шәһәрләр һәм алар урнашкан төбәкләрдәге халыклар советлар йогынтысына керәләр; алар барысы да теге яки бу формада совет йогынтысына гына түгел, Мәскәүнең үсә барган контроленә дә шактый дәрәҗәдә буйсы­налар. Бары тик үлемсез даны булган Афина гына сайлауларда инглизләр, америкалылар һәм французлар күзәтчелегендә үз киләчәген хәл итәргә ирекле <...>



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: