XXI ГАСЫР БАШЫНДА ЕВРОАТЛАНТИКА




ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ

«Атлантизм» төшенчәсе Америка геосәясәтчесе Нико­лае Спикмен тарафыннан нигезләнә. Аның идеясе буенча, Урта диңгезнең антик рим-эллин цивилизациясе тара­лу ареалы буларак роле Атлантик океанга күчә. Ә аның көнбатыш һәм көнчыгыш ярларында килеп чыгышлары, мәдәниятләре бердәй булып, уртак кыйммәтләргә ия ха­лыклар яши. Бу, аның фикеренчә, арада иң көчле һәм ди­намик дәүләт буларак, АКШ лидерлыгында Атлантика про- странствосындагы илләрнең якынаюын алдан билгели.

Икенче бөтендөнья сугышы елларында салынган «Ат­лантика бердәмлеге» нигезләре 1947 елда АКШ тара­фыннан Көнбатыш Европа икътисадын торгызуда ярдәм буенча Маршалл планы кабул ителгәннән соң ныгый төшә. Дөньядагы Төньяк Атлантика илләре зонасының тотрыклылыгын һәм чәчәк атуын саклауда уртак принцип­лар, кыйммәтләр, мәнфәгатьләр 1949 елда хәрби-сәяси берлек—Төньяк Атлантика шартнамәсе оешмасы (НАТО) төзү турындагы шартнамәдә беркетелә.

«Салкын сугыш» шартларында Атлантиканың һәр ике ягындагы идарәче даирәләрнең стратегик мәнфәгатьләре туры килә. Бу аларны, икътисади көндәшлеккә карамастан, үз сәясәтләрен килештерүгә этәрә. Сәяси лексиконга «атлан­тизм» атамасы 1961 елдан соң, АКШ президенты Джон Кен­неди Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа илләренең бердәмлеген ныгытуны күздә тоткан Атлантика бергәлеге төзүнең бөек проектын тәкъдим иткән вакытта килеп керә.

Евроатлантика цивилизациясе дәүләтләренә АКШ, Бөекбри­тания һәм аның «ак» доминионнары (Канада, Австралия) һәм шулай ук Франция кебек илләр керә. Әлеге илләрнең Көнбатыш Европадагы башка континенталь дәүләтләр белән хәрби-сәяси хезмәттәшлеге тагын да көчлерәк берлек булды­рырга юл ача. Сугыштан соң ук Германия һәм Италиянең, бераз соңрак Көнчыгыш Европа дәүләтләренең сәяси тор­мышны оештыруның либераль-демократик принципларын кабул итүләре нәтиҗәсендә, «евроатлантизм»ның чикләре тагын да киңәя.

Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда Көнбатыш Европа илләре һәм АКШ

1960—1970 елларда Евроатлантика илләрендә—Көн­батыш Европада «мул тормышлы җәмгыять», АКШ- та «бар халык рәхәт яшәгән җәмгыять» дип атап йөртелгән җәмгыять туа. Төрле дәүләтләрдә аның үз үзенчәлекләре булса да, гомуми билгеләренә: хезмәт ияләренең социаль якланганлыгы, күпчелек халыкның югары тормыш дәрәҗәсе, алдынгы сәнәгать һәм фән һ.б. керә.

«Мул тормышлы җәмгыять» өчен тотрыклы, чагыш­тырмача кризисларсыз икътисади үсеш хас. Өстәвенә 1950—1970 елларда аның темплары Көнбатыш Европа­да бөтен XX гасыр өчен иң югары була. ГФР, Италия, Голландия, Австрия, Бельгия, Швейцария, Финляндия «икътисади могҗиза» ясап күрсәтәләр, ягъни аларда тот­рыклы икътисади үсеш (елга 5% ка якын) дистә елдан артыкка сузыла, тормыш дәрәҗәсе шактый күтәрелә, фәкыйрьлек һәм эшсезлек проблемалары тулаем ди­ярлек хәл ителә. Япониянең уңышлары аеруча таң кал­дыра. Кояш чыгышы иле кешелек тарихы үсешендә иң югары үсеш темпларына ирешә—тулай эчке продукт җитештерүнең еллык үсеше 10 % тан артып китә (XX гасыр ахырында Кытай аны да уздыра).

Катнаш икътисад формалашу

Катнашучылардан чиктән тыш киеренкелек таләп иткән ике дөнья сугышы икътисадта дәүләтнең роле күтәрелүгә китерә. Ьәркайда иң мөһим ресурсларны, азык-төлекне һәм эшче көчләрне үзәктән торып бүлү кертелә. Икътисадны сугыштан соңгы торгызу да дәүләтнең катнашуын таләп итә. Аерым алганда, демобилизацияләнгән миллионнарча хәрбиләргә эш


 

урыннары булдырырга, конверсияне — хәрби сәнәгатьне ты­ныч шартларга күчерүне, ягъни гражданлык продукциясе чыгаруны гамәлгә ашырырга кирәк була.

АКШтан кала күпчелек дәүләтләрдә шәхси бизнес җыелып килгән проблемаларны хәл итүгә сәләтле булмый. Бөекбританиядә Клемент Эттли (хакимияттә 1945—1950 елларда) җитәкләгән лейбористлар партиясе Англия бан­кын, тимер юлларны, гражданнар авиациясен, күмер, метал­лургия һәм газ сәнәгатьләрен национализацияли. Аларны модернизацияләү дәүләт хисабына башкарыла. Аларның элеккеге хуҗаларына компенсация түләнә.

Шундый ук чаралар, хәтта киңрәк масштабта, Франциядә тормышка ашырыла. Социалистлар һәм коммунистлар зур роль уйнаган коалицион хөкүмәтләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1954—1958 елларда күмер сәнәгатенең — 97 % ы, газ сәнәга­тенең — 95 % ы, авиация сәнәгатенең —80 % ы, автомобиль сәнәгатенең 40 % ы дәүләт милкенә күчә. Ә дәүләткә барлык милли мөлкәтнең 36 % ка якыны карый. Катгый протекцио­низм сәясәте уздырыла. Национализацияләнгән тармакларны модернизацияләү сәнәгать продукциясе эшләп чыгару күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга мөмкинлек бирә. Алга таба дәүләт шәхси фирмаларга үзләренең көндәшлеккә сәләтен ныгытырга ярдәм итүне планлаштыра. «Ачык икътисад» төзү һәм протекционизм чараларын бетерү бурычы куела. Бераз­дан, шулай ук дәүләт катнашында, инде интеграцияләнүче Европа масштабларында эш итәргә сәләтле эре корпорацияләр оештырыла башлый.

Италиядә сугыштан соңгы катлаулы шартларда дәүләт предприятиеләрне һәм банкларны банкротлыктан саклап ка­луны үз өстенә ала. Ил икътисадында Муссолини заманыннан сакланып калган ИРИ дәүләт корпорациясе әйдәп баручы роль уйный. Хакимияттәге христиан-демократлар партиясе 1950 еллардан башлап илнең көньяк районнарының арт­талыгын бетерү һәм икътисади үсешнең уртача вакытка исәпләнгән гомуммилли программаларын эшли. 1960 еллар башында электротехника сәнәгате дәүләт милкенә күчә.

Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә катнаш икътисад формалаша. Шәхси милек


саклана, ләкин күп банклар һәм эре сәнәгать предприятиеләре дәүләт милкенә күчә һәм аның тарафыннан план нигезендә идарә ителә.

Планлаштыру системасы социализм илләрендә ка­бул ителгәннән аерылып тора. СССРда һәм Көнчыгыш Европада планнар директив характерда була (ягъни аларның үтәлеше мәҗбүри закон булып исәпләнә) һәм бөтен икътисадны күздә тотып эшләнә, аның төп үсеш күрсәткечләрен колачлый. Көнбатыш илләрендә план­нар индикатив, ягъни мөмкин булган сорау һәм тәкъдим тирбәлешләрен исәпкә алып, бары тик гомуми, якынча үсеш ориентирларын гына бирүне күздә тота. Алар базар законнары буенча эш итүче эре шәхси корпорацияләр, урта һәм кече бизнес өчен мәҗбүри саналмый. Шул ук вакытта дәүләт, салым сәясәте чараларын кулланып, заказларны бүлеп, банк кертемнәре буенча табыш алу процентларын үзгәртеп, шәхси секторга йогынты ясый. Аны, базар торышына бәйле рәвештә, сәнәгать үсеше темпларын түбәнәйтергә яки арттырырга мәҗбүр итәләр. Сорау һәм тәкъдимнәр буенча шактый төгәл прогнозлар ясарга мөмкинлек бирүче маркетинг тикшеренүләренең әһәмияте тагын да арта.

Социаль юнәлешле базар икътисады

Әйдәп баручы индустриаль илләрдә социаль юнәлешле базар икътисады формалашу тотрыклылыкның иң әһәмиятле чы­ганагы булып тора. Аның формалашуы озак вакытка сузыла, ныгып урнашуы сәясәтчеләрдән элегрәк яшәп килгән караш­ларны яңадан барлауны таләп итә.

АКШта социаль юнәлешле базар икътисады нигезләре президент Ф.Д. Рузвельт «яңа курс» үткәргән елларда оеша. 1945 елның апрелендә аның үлеменнән соң, 1948 елгы пре­зидент сайлауларында җиңеп чыккан Г. Трумэн хакимияткә килә. «Яңа курс» тарафдарларының күп өлеше хөкүмәттән куыла. Шулай да социаль программалар алга таба үсеш ала. Мәсәлән, демобилизациядән соң элеккеге хәрби хезмәткәрләр, югары уку йортларына кергәндә, ташламалардан файдала-


 

налар, үз торакларын төзү һәм кече бизнес предприятиеләре оештыру өчен кредитлар алалар. Г. Трумэн «гадел курс» алып бару идеясен, ягъни тулы мәшгульлеккә ирешүне, аз керемле кешеләрне арзан фатирлар белән тәэмин итүне, җәмгыятьтә тигез хокуклылык дәрәҗәсенең күтәрелүен яклый.

Социаль сәясәтнең алга таба активлашуы яшь демо­крат— президент Дж. Кеннеди (хакимияттә 1961 —1963 ел­ларда) исеме белән бәйле. Аның «яңа үрләр» программасы сәламәтлек саклау һәм мәгариф системаларын камилләш­терүне күздә тота. Наданлыкны тулысынча бетерү максаты куела. «Икътисади таркалу зоналары» дип танылган район­нар халкына ярдәм итү оештырыла башлый. 1963 елда Кен­нединың фаҗигале үлеменнән соң, югары дәүләт постына вице-президент, демократ Линдон Джонсон утыра. Ул «бөек җәмгыять» яки фәкыйрьлек, расага карап тигезсезлек һәм мохтаҗлык булмаган «бар халык рәхәт яшәгән дәүләт» төзү лозунгы астында 1964 елгы сайлауларда җиңеп чыга. 1964 елда АКШ территориясендә дискриминациянең теләсә нинди формаларын тыя торган Гражданлык хокуклары турын­да закон кабул ителә. Джонсон программасы шактый уңыш китерә. 1960 еллардан 1970 елларга кадәр фәкыйрьлекнең рәсми билгеләнгән чигеннән түбәнрәк дәрәҗәдә яшәүче гаи­ләләрнең өлеше ике мәртәбә кими, 24,7 % тан 12 % ка кала. Ярлылыкны тулысынча бетерүгә Вьетнамдагы сугыш кома­чаулый.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Герма­ниянең икътисадын торгызганда икътисад министры Людвиг Эрхард җитәкчелегендә дә реформалар уздырыла. Нәтиҗәдә илдә социаль юнәлешле базар икътисады барлыкка килә. Сугышның аянычлы нәтиҗәләрен җиңеп чыгу гомуммилли бурыч булганлыктан, хөкүмәт икътисадны торгызудагы кы­енлыклар халыкның бөтен катлаулары арасында бертигез бүленергә тиеш дигән фикердән чыгып эш итә.

1948 елда Германия маркасын тотрыклы иткән финанс реформасы уздырылган вакытта пенсияләр һәм хезмәт хаклары 1:1 нисбәтендә алыштырыла, кертемнәрнең яртысын 1:10 курсы буенча, вакытлыча туктатылган


икенче яртысын 1:20 курсы белән алыштырырга мөмкин була. Кертемнәр, нигездә, баерак кешеләрнеке булганны искә алганда, әлеге чара социаль тигезлек дәрәҗәсен арттыра. Банкларның акча йөкләмәләре бетерелә, предприятиеләр бурычларының 9/10 өлеше юкка чыга­рыла. Хезмәт хакларын түләү өчен, бер генә вакытта акча алып, предприятиеләр алга таба үз продукцияләрен сату бәрабәренә яшәргә тиеш булалар. Социаль партнер­лык актив гамәлгә ашырыла. 1951 елгы закон буенча, профсоюзлар вәкилләре тау казылмалары чыгару һәм металлургия компанияләренең күзәтчелек советларында 50 % ка кадәр урыннарны алалар, аннары корпорация хезмәткәрләренә табышлардан өлеш тәэмин итүче эшче акцияләр барлыкка килә.

Кабул ителгән чаралар ялланып эшләүчеләрнең хезмәт җи- тештерүчәнлеген арттыруга этәргеч бирә. Бу — Германиянең «икътисади могҗиза»сына—аның 1950—1960 еллардагы тиз­ләнешле үсешенә нигез булып тора. Бу вакыйга Германиягә дөнья икътисадындагы алдынгы урыннарның берсен кай­тара.

Көнбатыш Европаның башка илләрендә социаль сәясәткә шулай ук зур әһәмият бирелә. Кагыйдә буларак, хакимиятләр профсоюз хәрәкәте таләпләренә каршы килмиләр. Англиядә лейбористлар 1927 елда кабул ителгән профсоюзларның хо­кукларын чикли торган законны юкка чыгаралар. 1948 елда дәүләт иминият һәм сәламәтлек саклау системаларын төзү, пенсияләрне арттыру турындагы законнар үз көченә керә. Аз керемлеләр өчен муниципаль торак төзелеше башлана. Франциядә 1950 елда хезмәт хакының гарантияләнгән мини­мумы кертелә, 1952 елдан ул, инфляция индексын исәпкә алып, автомат рәвештә арта бара. 40 сәгатьлек, ике ял көне булган эш атнасы билгеләнә, минималь отпуск ике атнадан өч атнага әйләнә.

Социаль юнәлешле икътисадның аерым һәм иң камил моделе Швециядә формалашкан дип саныйлар. Соңрак аны Скандинавия илләренең күпчелеге үрнәк итеп ала.

1931 елдан 1976 елга кадәр Швециядә профсоюзлар ярдәменә таянган социал-демократлар хөкүмәттә әйдәп


баручы көч була. Хезмәт мөнәсәбәтләре социаль парт­нерлык нигезендә корыла. Швеция профсоюзларының үзәк оешмасы (рус. ЦОПШ) һәм Швеция эш бирүчеләре берләшмәсе (рус. ОРШ) әле 1938 елда ук хезмәт кон­фликтларын тыныч юл белән хәл итү турында килешү төзиләр. 1972 елдан профсоюзлар вәкилләре хосусый компания һәм банкларның директорлар советларына керәләр.

Алга киткән икътисадның югары куллану дәрәҗәсенә, мәшгульлеккә һәм дөньяда иң камил социаль тәэминат сис­темасына туры килүе «швед моделе»нэ (1960 елларда аны шулай дип атап йөртә башлыйлар) хас төп билгеләр булып исәпләнә. Илдә массакүләм национализацияләүләр уздырыл­мый. Күпчелек предприятиеләр шәхси милек булып кала (якынча 90%). Шул ук вакытта җитештерелгән керемнең шактый өлеше дәүләт тарафыннан башкача бүленә. Югары керемнәргә салым дәрәҗәсе 70 % була.

XX гасыр ахырына дәүләт җитештерелгән ТЭПның 2/3 сен яңадан бүлә (алга киткән илләрнең күбесендә бу күрсәткеч 1/2 дән азрак). Бюджет акчаларының күп өлеше социаль максатларга билгеләнә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, комму­наль хезмәтләр гамәлдә түләүсез диярлек була, пенсияләр һәм эшсезлек буенча пособиеләр дөньяда иң югары дәрәҗәгә җитә (эш хакының 80 % ы диярлек).

ЦОПШ һәм ОРШ арасындагы килешү буенча, тигез хезмәт өчен бертигез түләү принцибы кабул ителә. Ул ял­ланып эшләүчеләрнең һәр категориясе өчен хезмәт хакы нормаларының бердәй булырга һәм әкренләп бөтен ил бу­енча арта барырга тиешлеген күздә тота. Аз табыш алучы предприятиеләр даими рәвештә хезмәт хакларын арттыра алмыйлар һәм модернизация, югары технологияләрне үзләштерү юлыннан барырга мәҗбүр булалар яки бөләләр. Әмма бу эшсезлекнең үсүенә китерми. Җәмәгать эшләрен оештыру, эшче көчләрнең квалификациясен күтәрү буенча дәүләт программалары, хезмәт ияләренең «икътисади таркалу зоналарыннан» алга киткән районнарга күченүенә булышлык күрсәтү тулы мәшгульлекне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә диярлек.


Реформалар уздыру нәтиҗәсендә, Швециядә соци­аль тигезлекнең югары дәрәҗәсенә ирешелә. XXI га­сыр башына алдынгы илләрдә 10 % иң ярлы һәм иң бай гаиләләр арасында табыш аермасы уртача —1:10, ә Швециядә 1:5,4 нисбәтен тәшкил итә.

Гомумән алганда, «швед моделе» Д.Кейнс идеяләренең дөреслеген билгеле дәрәҗәдә раслый — төп халык массала­рының тормыш дәрәҗәсе күтәрелү түләүгә сәләтле сорауны арттыра, бу исә икътисадның тотрыклы үсешенә китерә.

Социаль сәясәт үткәрү ысуллары

Социаль юнәлешле базар икътисадына күчү озак вакытка сузыла һәм төрле ысуллар белән гамәлгә ашырыла. Әлеге термин ялланып эшләүчеләрнең, үзләрен җәберсетелгән, за­вод һәм фабрика хуҗаларын баету өчен, өч тиенгә эшләргә мәҗбүр булган кешеләр итеп тоймауларын күздә тота. Соци­аль партнёрлык мөнәсәбәтләре аеруча киң таралыш ала.

Социаль проблемаларны чишү өчен, хезмәт ияләре мәнфә­гатьләрен кайгыртучы законнар кабул итүнең әһәмияте зур була. Кешенең хезмәткә, ялга, пенсия белән тәэмин ителүгә һәм медицина ярдәме күрсәтүгә хокукы милли конституцияләрдә, халыкара-хокук документларында һ.б.да чагылыш таба. Боларның һәммәсе җәмгыятьтә тотрыклылыкның саклануын­да мөһим роль уйный. Әгәр дә социаль гаделсезлек белән бәрелешкән кеше закон яклавына таяна алса, аның көч кул­лану гамәлләренә ихтыяҗы юк.

Зур тормышка аяк басучы яшьләргә тигез башлангыч мөмкинлекләр тудыру социаль сәясәтнең иң мөһим бурыч­ларының берсе булып санала. Югары үсешкә ирешкән соци­аль яклау системасында аз керемле ата-аналарның балалары югары белем алу һәм хезмәт базарында баерак гаиләләрдән чыккан яшьтәшләре белән көндәшлек итү мөмкинлегенә ия.

Социаль сәясәт төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашы­рыла.

• Үзәк һәм җирле хакимият органнары бюджеты хисабына социаль өлкә турыдан-туры финанслана. Бюджет акчалары яңа эш урыннары булдыруга, сәламәтлек саклау, мәгариф, пенсия белән тәэмин итүне үстерүгә, эшсезлек, хезмәткә ярак-


§ 30. Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда Көнбатыш Европа илләре һәм АКШ

сызлык, аз керемле гаиләләр өчен торак төзелеше һ.б. буенча пособиеләр түләүгә җибәрелә.

Мондый финанслауның мөмкинлекләре чикле. Аның төп чыганаклары булып турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган салымнар исәпләнә, аларны даими рәвештә күтәрү мөмкин түгел. Артык югары салымнарның булуы җитештерүне киңәйтүне файдасыз итә, капиталның чит илләргә җибәрелүенә сәбәп була. Бу икътисадның дөнья базарларында көндәшлеккә сәләтен юкка чыгара, со­циаль проблемаларны кискенләштерүче икътисади кы­енлыклар тудыра.

• Социаль сәясәт алып баруның турыдан-туры булмаган ысуллары киң таралган. Аларга прогрессив салым салу сис­темасы керә. Ул зур керемнәре булган затларга зуррак са­лымны, байларда күбрәк булган милеккә салымны һәм мирас­ка салымны күздә тота. Әлеге система социаль тигезсезлек дәрәҗәсен киметә, бай һәм ярлы гражданнар керемнәренең нисбәтен көйләргә мөмкинлек бирә.

• Дәүләтнең социаль сәясәте активлашу белән ярлылар файдасына иҗтимагый эшчәнлек алып бару масштаблары арта. Җирле, милли, халыкара оешмалар һәм ассоциацияләр системасы барлыкка килә. Алар дәүләт программалары җи­тәрлек яисә нәтиҗәле булмаган очракларда кешеләргә үз про­блемаларын хәл итәргә ярдәм итәләр.

Икътисадны тизләтелгән модернизацияләү шартла­рында яңа маргиналларны социаль реабилитацияләүгә, аларның яңа профессияләр үзләштерүенә булышуга, эш­сез яшьләрне иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә тартуга зуррак игътибар бирелә башлый.

• Социаль проблемаларны хәл итүдә шактый зур ресурслар­га ия эре корпорацияләрнең роле арта бара. Үз эшчеләрендә тырышып эшләүгә кызыксыну уяту өчен, алар корпоратив ташламалар системасын кертәләр, аларның квалификация­сен күтәрү турында кайгырталар. Корпорацияләр реклама, җәмәгатьчелектә үзләре турында уңай фикер тудыру белән


кызыксыналар. Бу аларны хәйрия ихтыяҗларына зур сумма­лар бүлеп бирүгә, үз предприятиеләре булган регионнарның проблемаларын хәл итүгә этәрә. Күп илләрнең законнары мондый гамәлләрне хуплый, хәйрия максатында бирелгән акчаларны салымнардан азат итә.

Алга киткән демократия илләрендә социаль яклауның күпьяклы системасы барлыкка килә. Ул дәүләт сәясәтенә таяна, дәүләт белән хезмәттәшлек итүче ярым дәүләти һәм шәхси фондлар, хәйрия оешмалары аның әһәмиятле өлешләре булып санала, биредә бизнес та актив катнаша. Әлеге модель сәламәтлек саклау, мәгариф, эшкә урнаштыру һ.б. өлкәләрдәге конкрет мәсьәләләрне чишүгә хезмәт итә.

Мәсәлән, халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә кит­кән чыгымнарның гомуми структурасында дәүләтнең өлеше алдынгы илләр буенча уртача 16,3 % тәшкил итә. Чыгымнарның бер өлешен хәйрия оешмалары үз өстенә ала, бер өлеше, билгеле бер тиешле фондлар хисабына кереп, эшкә алучылар тарафыннан түләнә һәм ялланган эшчеләрнең хезмәт хакыннан тотып калына. Шунда ук кирәк булмаган акчалар акцияләргә, кыйммәтле дәүләт кәгазьләренә салына ала, бу өстәмә ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек тудыра. Пенсия фондлары да шул рәвешчә эш итәләр.

Сораулар һәм биремнәр

Көнбатыш илләре икътисадының Икенче бөтендөнья су­гышыннан соңгы торышын тасвирлап бирегез. Катнаш икътисад формалашуга нәрсә сәбәп була?

Көнбатыш илләрендәге планлаштыруның СССРдагы планлаштырудан аермасы нәрсәдә?

Ни өчен дәүләтнең актив социаль сәясәткә күчү ихтыяҗы туа? Ул нәрсәдә күренә? Аның бурычлары һәм тормышка ашыру ысуллары нинди?

Нәрсә ул социаль юнәлешле базар икътисады? Базар икътисадына социаль юнәлгәнлек сыйфатын нәрсә бирә?


5 Алга киткән илләрдә дәүләтнең социаль сәясәтен гамәлгә ашыруның нинди чараларын атый аласыз? Сез ничек уй­лыйсыз, хәзерге Россиядә чит ил тәҗрибәсе кулланылыш табамы?

6 Хәзерге шартларда социаль хәйрия нинди роль уйный? Көнбатыш илләрендәге аз керемлеләрне социаль яклау системасын тасвирлап бирегез.

«Мул тормышлы җәмгыять» кризисы

Социаль проблемаларны хәл итүнең теләсә кайсы моделе вакытлар узу белән какшый һәм искерә. Бу канәгатьләндерелмәгән социаль ихтыяҗларның артуы һәм элеккеге курс белән бару мөмкинлеге бетү аркасында бу­лырга мөмкин. Әлеге ике сәбәп, кагыйдә буларак, үзара бәйләнгән. Алдынгы илләр икътисадчыларының исәбе буенча, төп халык массаларының тормыш дәрәҗәсе бер буынның яшәү дәверендә якынча ике мәртәбә күтәрелгән очракта гына социаль тотрыклылыкка ирешелә.

Сугыштан соңгы елларда бары тик кайбер алга кит­кән илләрдә генә икътисадның түбән тәгәрәве күзәтелә. Бу—«социаль дөнья» өчен куркыныч булмый һәм озакка сузылмый. Әмма 1960—1970 еллар чигендә аларның икътисады беренче мәртәбә бик нык какшый башлый.

Алга киткән илләрдә кризисларның сәбәпләре

1966 елда Германиядә җитештерүнең күләме бик азга, ни бары 0,3 % ка гына кимесә дә, ул сугыштан соң беренче икъ­тисади кризис кичерә. Аның каравы 1974—1975 еллардагы кризисның масштаблары шактый зур булып чыга, ил не­мецлар инде онытып өлгергән массакүләм эшсезлек (1 млн га якын кеше) проблемасы белән очраша. АКШ 1970—1971 ел­лардагы кризистан соң 1973—1975 елларда яңадан түбәнгә тәгәри, сәнәгать җитештерүе күләме 14,8 % ка төшә, эшсезлек ике тапкыр диярлек арта: бу эшкә сәләтле халыкның 4,8 % тан алып 9 % ка кадәрен тәшкил итә. Кризислар барлык алга киткән илләргә дә, шул исәптән элегрәк аларны урап узган Япониягә дә кагыла. Швеция дә кыенлык кичерә, анда 1970 еллар уртасында икътисади хәлнең начараюы нәтиҗәсендә, 1976—1986 елларда социал-демократлар оппозициядә кала, ә хакимияткә буржуаз партияләр килә.

Икътисади кыенлыклар төп ике сәбәп аркасында килеп чыга.

• Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада, яллы эшче­ләрнең үсә баручы таләпләрен канәгатьләндерү максатында, сугыштан соңгы елларда актив социаль сәясәт алып барыла. Бу — дәүләттән шактый чыгымнар таләп итә. Шунлыктан күп кенә илләрнең хөкүмәтләре бераздан бюджет дефици­ты — дәүләт чыгымнарының керемнәрдән артып китүе белән очраша. АКШта әлеге проблема илнең, бик зур акчалар тотып, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә сугыш алып баруы аркасында да тирәнәя. Нәтиҗәдә инфляция арта һәм ул хәтта кризис ел­ларында да тукталмый. Инфляция һәм аңа бәйле рәвештә бәяләрнең үсүе халыкның сатып алу дәрәҗәсен киметә, бу икътисадның алга таба үсешенә комачаулый.

«Кейнсианчылык» үсеш моделенең җитешсезлекләре бөтен тулылыгында күренә: базар икътисады социаль их­тыяҗларга чыгымнарның бертуктаусыз үсешен (бигрәк тә хәрби чыгымнар даими артып торган шартларда) күтәрә алмый.

Экстенсив үсеш мөмкинлекләренең тәмам бетүе кри­зисның икенче сәбәбе булып тора. Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда икътисади үсеш, нигездә, яңа завод һәм фаб­рикалар төзү һәм эшләп чыгарылган продукциянең күләмен арттыру хисабына гамәлгә ашырыла. Галимнәрнең мондый үсеш юлы табигый ресурсларның ярлылануына китерүе ха­кындагы кисәтүләре игътибарга алынмый.

1973 елда Якын Көнчыгышта Израиль һәм гарәп илләре арасындагы чираттагы конфликттан соң нефтькә бәяләр бик тиз күтәрелә башлый. Ислам илләре, Израильгә булышлык күрсәткән өчен, Көнбатышка «җәза бирергә» булалар һәм нефть чыгаруны киметәләр. Көнбатыш монополияләргә ка­раган нефть чыгару предприятиеләре национализацияләнә, национализацияләр дулкыны башка нефть чыгаручы илләр буйлап та тарала. Нәтиҗәдә 1973—1974 елларда нефтькә бәяләр 4 тапкыр диярлек арта: баррельгә 2,9 доллардан 11,3 долларга җитә. Нәтиҗәдә алга киткән илләрдә автотранспорт­тан файдалануга чикләүләр кертелә, ягу сезоннары вакы­тында биналар эчендәге температура түбәнәйтелә. Ягулыкка бәяләр сикерү чимал җитештерүгә, транспортка чыгымнарны күтәрә. Шуның аркасында күп кенә фирмалар зыянга эшли башлый һәм бөлү чигендә кала. Шулай да нефтькә бәяләр арту дәвам итә. 1979—1981 елларда, Иранда Америка яклы шаһ режимы бетерелгәннән соң, алар яңадан коточкыч тизлек белән күтәрелә, баррельгә 13,3 доллардан 25 долларга кадәр арта.

Европада коммунистлар һәм сул хөкүмәтләр

Икътисади кыенлыклар Көнбатыш Европада эшчеләр хәрәкәте күтәрелүгә китерә. Хезмәт ияләренең бер өлеше яшәп килүче социаль яклау системасына карата ризасызлык белдерә баш­лыйлар. Сул көчләрнең, аеруча коммунистларның йогынтысы арта.

Гитлер Германиясе тар-мар ителгәннән соң, фашизм­нан азат ителгән күп кенә илләрдә (Франция, Италия, Көнчыгыш Европа дәүләтләре) хакимияткә коммунист­лар һәм социалистларны эченә алган коалицион хөкү­мәтләр килә. Алар икътисадны торгызуга өстенлек бирәләр. Әмма аларның хезмәттәшлеге озакка бармый. Көнчыгыш Европада советлар яклы режимнар урнашкан­нан соң, Көнбатыш Европа илләрендә коалиция буенча партнёрларның коммунистларга ышанычы бетә.

«Салкын сугыш» башлану белән, Көнбатыш илләре сайлаучылары коммунистларда иң беренче чиратта үз дәүләтләре өчен түгел, ә Советлар Союзы мәнфәгать­ләрендә хәрәкәт итүче көчне күрәләр. КПССның XX съез­ды (1956) тарафыннан сталинизм җинаятьләренең фаш ителүе, СССР һәм Кытай компартияләре арасындагы, хәтта ике ил чигендә кораллы конфликтларга китергән бәхәс (1960 еллар) коммунистлар хәрәкәтенең абруена җитди зыян сала.

1960 еллар ахыры —1970 еллар башында хәлләр үзгәрә башлый. Компартияләрнең имиджы алар тарафыннан евро- коммунизм дип аталган платформа тәкъдим ителгәнгә күрә яхшыра төшә. Аның теоретиклары һәм җитәкчеләре са­фында Франциядә Роже Гароди, Австралиядә Эрнст Фишер, Италиядә Энрико Берлингуэр, Испаниядә Сантьяго Каррильо бара. Алар социализмның совет моделенең универсальлеген шик астына куялар. Хакимиятне көч кулланып тартып алу, гражданнар сугышы, бер партия диктатурасы урнаштыру, икътисадның тоталь дәүләт контролендә булуы, демократик хокуклар һәм ирекләрне чикләү белән бәйле үсеш юлы ту­пикка алып баручы буларак бәяләнә. Аның урынына социал- демократлар идеалларына якын «кешегә йөз белән борылган социализм» яисә «милли чәчәкләр социализмы» моделе тәкъ­дим ителә.

Европа илләрендә кризистан чыгу юллары турында бәхәсләр көчәйгән шартларда сайлаучылар фикерләренең суллашуы һәм коммунистлар йогынтысының үсүе күзәтелә. Бу вакытта күп кенә либераль һәм социал-демократик партияләр социаль юнәлешле сәясәттән баш тартырга теләмиләр. Алар эшсезләргә ярдәмне арттыру, зыянга эшләүче предприятиеләрне дәүләт тарафыннан финанслау, национализацияләү һәм алга таба байларга салымнарны күтәрү буенча планнар коралар. Әлеге ниятләр коммунистларда яклау таба, алар, дәүләтнең җайга салучы ролен саклау белән бергә, предприятие һәм җирле хаки­мият органнарында хезмәт ияләренең үзидарәсен киңәйтергә тәкъдим итәләр.

Эшчеләр хәрәкәте күтәрелү дулкынында кайбер илләрдә хакимияткә сул хөкүмәтләр килә. Франциядә (анда сайлау­чыларның 20 % ка якыны коммунистларны яклый) 1981 — 1982 елларда коммунистлар, социалистлар белән бергә, хөкүмәт составына керәләр. Италиядә компартия 1970 елларда 30 % тан артык тавыш ала. Аның йогынтысында Италиянең за­вод һәм фабрикаларында администрация эшенә контрольлек итүче фабрика-завод советлары төзелә. 1976—1979 елларда коммунистлар хөкүмәттә күпчелекне тәшкил итә. 1969 елда Германиядә 1956 елда тыелган коммунистлар партиясе үз эшчәнлеген рәсми рәвештә яңадан башлый. Португалиядә, Испаниядә, Грециядә һәм Кипрда коммунистлар зур популяр­лык казаналар.


 

Көнбатыш илләрендәге 1970 елларда хакимияттә бул­ган сул центристлык хөкүмәтләренең социаль юнәлешле сәясәтне элеккеге ысуллар белән алып барырга тырышуы барып чыкмый. Бюджет дефициты арта, инфляция һәм аңа бәйле рәвештә бәяләр күтәрелү дәвам итә, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәя башлый.

Яңа суллар

Социал-демократик һәм либераль партияләр белән хезмәт­тәшлек итә башлагач, коммунистларның кискен оппозиция роле сул радикаллар кулына күчә. 1960 елларда яңа идея агымы — неомарксизм формалаша. Аңа нигез салучы булып Венгрия философы Дъерд Лукач исәпләнә. XX гасырның Эрих Фромм, Герберт Маркузе, Теодор Адорно, Жан Поль Сартр кебек фикер ияләре дә әлеге агым тарафдарлары була. Яңа суллар халыкның игътибарын кешенең сәяси һәм икътисади тормышка реаль йогынты ясаудан читләшүе проблемасына юнәлтәләр. Демократик илләрнең иҗтимагый үсеше, социа­листик илләрнеке кебек үк, тупик хәлендә кала дип саный­лар, чөнки ул әлеге читләшүгә чик куймый, ә аны көчәйтә генә. «Мул тормышлы дәүләт» үзенә үзе хезмәт күрсәтү бе­лән мәшгуль һәм аерым шәхес мәнфәгатьләрен кайгыртуга сәләтсез бюрократик машина буларак бәяләнә. Яңа суллар кешене барлык төр изүдән, унификациядән һәм бюрокра­тия хакимиятеннән азат итүче революция турында хыялла­налар. Уңай идеал тәкъдим ителми, җәмгыятьнең яңа фор­масы көрәш барышында үзеннән-үзе барлыкка килер дип исәплиләр. Сул радикаллар фикеренчә, эшчеләр урта сый­ныфка әверелеп, капиталистик системага керешеп киткәннәр һәм бары үз рәхәтләрен генә кайгыртып яшиләр. Шуңа да революциягә өндәү яшьләргә һәм куллану җәмгыятендә үз урыннарын тапмаган маргиналларга адреслана. Алар исәбенә фетнәчел рухлы интеллектуаллар, расачыл һәм сексуаль азчылыкның эшсез вәкилләре, наркоманнар һ.б. керә. Аз үскән илләрдә— «дөнья авылы»нда яшәүчеләр шулай ук ре­волюцион көч булып саналалар, аларның вазифасы — «дөнья шәһәренә», ягъни алдынгы демократия илләренә чакыру ташлау.


ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ

Г. Маркузеның «Бер үлчәмле кеше. Алга киткән Индуст­риаль Җәмгыять идеологиясен өйрәнү» китабыннан (1964):



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: